Сибгат Хакимнең тууына 75 ел
Бу санда тшсядим итгтл торган яңа шигырьләрен Татар, типның калык шагыйре Сибгат ага Хәким тиздән булачак 75 еллыгына дип у те сайлап китергән иде-. Аксакал шагыйрь китмәгәндә арабыздан китте Ә иҗаты. шул исәптән куп санлы укучыларына ирешәчәк соңгы шигырьләре туган ягы. авылы кешеләре турында уйланулар циклы ди инде ү.темсе т.теккә юл ала—
Арча халкын беләм...
Эшен төшеп, әйтик, элегрәк Барып чыксак шунда Арчага. «Ничек»ка бер салкын җавап иде: Ничек булсын, һаман бер чама. Арча хәзер «бер чама»дан чыкты. Артта калды инде «бер чама». Хәрәкәте, рухы, ритмы белән Бөек эшләр өчен бу заман. Арча халкын беләм, күптән беләм. Арчага ят эштә «урталык». Тукан үрнә(ендә бөеклеккә Карап бара кебек бу халык. «Айгыр уты» Сары айгыр үз иркендә тоеп. Шатлыгыннан гүя пошкырды. Тик урнында хуҗа басып калды. Кабатлады: каһәр, ычкынды... Янгын — авыл абзарыннан кинәт Атылып чыккан сары айгыр күк. Ә шәүләсе — бала чак йөзендә Ятып калган сары кайгы күк. Ялы сары, тояклары сары. Сикерә урам, инеш-су аша. Тирә-якка көлтә-ялкын чәчә. Күкрәген бер киереп суласа. Тотар идең, башта йөгәне юк. Тояклардан оча очкыны. Әнкәй, каушап, кирәклесен түгел. Сөйри иде иске-москыны. Җәй җиттеме, дер калтырап яши. Курка халык «Айгыр утыоннан. Авылдан тик бары бер йорт кала — Читтә, боегып, аерым утырган. Миңа кайчак, була калса, сугыш Сикерер шул «Айгыр уты» күк. Континенттан континентка сикерер. Каплар сагыш айны төтен күк. Диңгезләр һәм океаннар аша Чыгар сикереп, дөнья аһ-зардан Кибәр, көяр... Башланды бит үзе Бер кечкенә генә абзардан. Бу дәүләтләр сары айгыр япкан Абзарлар күк. кайсы лапастан Чыгар хәвеф'’ Утның, уйнавыннан Рәхәт таба кайсы саташкан? «Айгыр уты» купса, каушавыннан Йөри иде әнкәй мүкәләп. Балалары үскән йорт-нигезе Аның өчен үзе бер дәүләт. /985. Көзге ачы җилләрдә Көз. Әллә нинди авыр көз. Күп йөзләрне саргайткан. Гражданнар сугышыннан Исән кайткан солдатлар Капка төбенә жыелды. Түбәсе ышыгына. Шундый көз, ятадыр укып Өзлексез кеше дога. Кулларны иңнәргә куеп. Әйләнеп бер бөтенгә. Бернинди гармунсызнисез. Тирбәлеп бер ритмга. Фронттагыча бертөсле Яңгыр шыбырдавына. Тыкырыкта ялгыз агачның Җилдә шыгырдавына Җырлады алар кушылып. Пычракка бас. суга бас. Төн буе тирбәлде алар. Тирбәлгән кук шул агач. Оедым, омтылдым, тагын Күзне ачып җибәрдем. Моңына, сызгыруына «■Көзге ачы җилләренең Беркем дә йокламый кебек. Юеш. яшьле ястыклар. Үкси тыкрыкта бар толлар. Тәсбих тарткан карчыклар. Иртән җил. яңгыр туктаган Тын. шуңа шомлана баш. Ята карт кулларын җәеп. Кайгыдан сынган агач. 3 февраль. 1985. Миңа җыр бүләк иттеләр 14 август, 1985. <Аккош күле.) Мин егетләр арасында Үстем сугылып-йөреп. Безнең кызларның кашлары Чишмә-су юлы кебек. Зурларга яулык эләкте. Чигүле — тирәклесе. Миңа җыр бүләк иттеләр Күңелләр тибрәткече. Авылымда үсеп дан тоткан Чибәр Хәләлгөлләрнең Моңнарын тан җилләренә Кушып илгә җибәрдем. Кызлар су китерде кичен. Ташыдылар кисмәкләр. Егетләр чишмә яныннан Төнгә чаклы китмәсләр. Кызлар су китерде кичен. Үзләренә иң элек. Туган йорт, туган нигезгә Алдан йөри игелек. Кызлар су китерде кичен. Мөмкин булса кашыкка Салып китерерләр иде Тыкрыкта һәр карчыкка. Тыкрыкта һәр йортта карчык. Рәхмәте чишмәләргә. Кызларның рәхмәте бигрәк Күбрәк буш мичкәләргә. Егетләр көтте... Чакырды. Су буенда калган моң. Суларын бушатты кызлар Төпләренә талларның. Кеше күрмәгәндә генә Хәтта баганаларга Күпме су койдылар алар. Рәхмәт багалмаларга. Шуңа яшел безнең урам. Килеп кипкәннәренең Хисе калган, моңы калган Киме чишмәләренең. Зурларга яулык эләкте. Чигүле — тирәклесе. Миңа җыр бүләк иттеләр — Күңелләр тибрәткече. 1985. Калинин сатлыкларыннан Чыга хәзер үткәннәр. Гармун мехлары шикелле Хәзер минем үпкәләр. Суласам, сулышым җитми. Дәваларга ысул тап Пәке тыккан мехлар кебек Ябылалар пышылдап. Плакат Башында чоры күк горур Папаха, ал тасмалы. Өстендә шинель һәм мылтык, Аягы... Чабаталы. Шул плакат авылда ике. Барлыгы ике данә, Түрдә кадерле урында Саклана идарәдә. Эләләр берсен плакатның Базар көн «Пожарный»га. Миңа шул. солдат булмаса Авылда базар нигә? Ә берсен эләләр илтеп Читтәге тегермәнгә. Җыела халык, улларын Күрергә тилмергәнгә. Мылтыгы корулы, уяу, Билгеле шәп атасы. Үзе мыексыз, мыеклар Җибәргән чабатасы... Өй. Базар... Ике арада Чабам чабалган чаклы. Үсте базарда туктаусыз Чабатаның да хакы. Базарда сатылмый калган Соңгы пар чабатамны Сузам солдатка, сакласын Илне-жирне — ватанны. Төн җитте, кермәде йокы, Бар көчемне җыйсам да; Шул солдат басып тора күк Бер ялгызы җиһанда. 1985. «Сарык аяк» Туган як кирәк шагыйрьгә, Гомергә сагынырга як. Син дә бар, бәхетеңне сына. Марида «Сарык аяк» — Борынгы йоласыдыр ул Күги һәм Тарлюкларның. Мәхәббәт тоттыра кайчак Аягын сарыкларның. Бу бер уен гына бары. Шулай да, дус, алданма. Сарыкларның яшен, картын . Бер караңгы абзарга Өерделәр, шунда бергә Ябылды карт тәкәләр. Та рл ю к л а р н ы ң толымында Чылтырады тәңкәләр. Арыш өлгергән көннәрдә Түзмим, җитми чыдамым. Чыгам кырга, тыңлыйм арыш Башагының чыңлавын. Кыр тып-тын. бер җан иясе Авазы, ниласы юк. Арыш та кояш, зәңгәр күк. Тик изге илаһилык. Кемнәрдер чәчкән дә җирдән Киткән гүя. кешесен Күрмим, ничәмә буынны Искә төшерә шушы чың. һәр башак — бер гомер,бер чың. Чыны белән башакның. Чыны адашкан гармунның - йөрәгемә газап, мои. Яшьлек, синең дә бу җнрдә Бар иде бит бар чагың. Елыйсы килә шул кырда Кочып арыш башагын.