ОХШАШ ХӘЛЛӘР
Степанчиковлар бер-берсеннән беркайчан да сер яшермиләр Әнә шуңа күрәдер дә алар үзләрен бик бәхетле саныйлар. Гаилә тормышының камиллегенә хилафлык килгәләп ала икән инде моңа Телевизор һәм хәсис Телефон әфәнделәр гаепле була, абайламыйча калсаң, шул әшәке жаннар. ямьне жибәрергә генә торалар Бер-берсеннән серләре юк та бит, әмма ире яки хатыны, аркасы белән борылып, телефон трубкасына «әйе-юк»лар белән буташтырып, эһемеһе килә башласа, йон баскан йөрәккә дә шик төшәр шул! Хәләлең кем белән сөйләшүен әйткәч (сер яшермиләр бу өйдә!), күңелдә уянган вәсвәсә басыла-анысы басылуын. Ләкин каһәр суккыры телефон, йөрәккә ут салып, тагын шалтырарга тотына бит Тормыш диген инде син моны. Степанчиковлар кешеләр белән аралашырга яраталар, аларның дуслары күп. дипломатлар әйтмешли, таныш-белешләре белән жылы һәм үзара аңлашу мөнәсәбәтләрен сакларга оста алар Ләкин ашарга утыруга һәм җиде төн уртасында, хәтта сызылып таң атканда да шалтырарга иренмәүче телефон дигәнеңнең ат башыдай ишак салсаң да. авызын томалап булмый шул Кемнеңдер лотореяга машина отуын, кайсыныңдыр дәү нәчәлиик булып күтәрелүен, төлке тун алган Мариянең урамда очраган танышларына да сәлам бирмичә кукраеп узуын, мактанчык Елизаветаның иннек яккач һәм сөрмә тарткач, бөтенләй котсызланып калуын кабалана-кабалана хәбәр итәргә генә тора телефон’ Өеңдә ике телефоның булса, икесе дә тынгы белмәсләр иде. әй! Күпме шалтыраса да. алмыйча тончыктырасы иде үзен, әмма телефон тәгәрмәчен кирәккә әйләндереп интегүчеләр булуы ихтимал бит Телефоннан шалтыратучыларны төркемнәргә аерырга бик мөмкин, әлбәттә Ул чагында бу төркемнәр түбәндәгеләрдән гыйбарәт булыр иде телләре кычытудан шалтыратучылар, канына тоз. ә күңелеңә ут салырга теләүчеләр, үз кирәге төшүчеләр, фәлән фәләнгә фәлән-фәләндә булышырга үтенүчеләр, тырнак астыннан кер эзләүчеләр, сине хилаф эшкә күндерергә омтылучылар, синең гаилә бәхетеңнән көнләшүчеләр һәм һ б . һ. б Степанчиковлар никадәр генә сакланырга тырышсалар да. аларга төрлетөрле мәгълүмат-хәбәрләр өеме-өеме белән ирешә тора һәм бу өемнәр акрынлап тауга әверелә бара Димәк, «әйе-юк» дип жавап кайтарулар тагын да ишәеп кенә китте. Бервакыт Степанчикова. ире чираттагы сәфәрдән кайткач - Син гафу итә күр инде,— диде,— хатыны алдында ир кеше телефон трубкасына «әйе» дә «юк» дип кенә кабатлар, ул һичшиксез сөяркәсе белән сөйләшә булыр Әйе юк... шулай, әйбәт . Моңа Степанчиков шырпы кебек кабынып китте - Син нәрсә, аңгыра баш! Вася белән сөйләшәм бит мин' Кунакханәдә танышкан идек. Ул анда бер асылкошка гашыйк булды Шул Чибәркәйне сагынуын мина сөйләп күңелен бушатуы бит! Ярар инде. ярар, кызма Мин болай гына ич Ә Вася өйләнгәнме соң ул? — Беркатлы да инде син! Өч бала атасы ул! Икенче хатыны' — Кунакханәдәге гыйшык-мыйшыкларсыз ’ ямь тапмыйдыр инде алайса,— дип, ваемсыз гына әйтеп куйды Степанчикова һәм күз кызыктырырлык аякларын селкеткәләп алды. Бу сихри хәрәкәт Степанчиковны әңгәмәдән читкәрәк тайпылдырды Кемнен аяклары матур булу турында кайчандыр хатыны белән бәхәсләшкән иде алар, менә шул исенә төште: — Ирләр аягы мускул көче белән жәлеп итеп тора, хатын-кыз аягының матурлыгы күз буарга гына ярый, чынлыкта эт сыйрагыннан ким түгел,— дип жинешкәи иде хатыны Тик бу очракта ул нигәдер, эшли торган институтында әйтуләренчә. узенен «дөньядагы иң матур аякларына> ишарәләмәде, ә сәнгать музеендагы мәрмәр сынның гүзәллеген кимсетте Бәхәсне чишү өчен, ике дә уйлап тормыйча, музейга киттеләр Хатын-кыз сынының аякларыннан Степанчикова санап бетергесез кимчелекләр тапты Югыйсә, Степанчиков фикеренчә. бу аякларның һәркайсы гүзәл иде һәм ул. хатыны күрмәгәндә генә, аның берсен хәтта сыпырып та карады Хатыны, чагыштырып, тәм тапмасын өчен, ирләр сыннары янына барудан кырт кисеп баш тартты Чөнки ирләр аягын дөнья бетереп мактаганда, хатыны анын — элеккеге кавалеристның камыт аякларын истән чыгарачак иде Ул хатынының аякларына кабат күз төшереп алды да Вася мәсьәләсенә әйләнеп кайтты — Ну башланды-кнтте инде шуннан Кем белән булмый сон диде Степанчиков. кулларын күкрәгенә куеп Чәченә чал төшкән ирләрне шайтан котырта ди бит Хәләле жаөап кайтармады, иренен ак төшкән чигәсен бармаклары белән сыйпап куйды Степанчиковага күбесенчә ирләр шалтырата иде Ул гадәттә ирләр укый торган институтны тәмамлады һәм пеләш курсташларының, аларнын элекке һәм хәзерге хатыннарының, балаларының, дусларының, хезмәттәшләренең, күршеләренең кирәген кайгыртуны хәзергәчә дәвам итә иде Аларнын барысына да исемнәрен кечерәйтеп эндәшә. трубканы куяр алдыннан «үбәм үзеңне» дия иде. ә очрашканда, чыннан да үбә тегеләрне Мондый иркә кыланулар Степанчиковнын кытыгын китерсә дә. хатынының бугазына ябышып, аңлатма сорау дәрәжәсенә барып житмн иде ул Төгәлрәк әйтсәк, аларнын мөнәсәбәте мәхәббәткә һәм үзара аңлашуга корылган, ягъни назлау, эчкерсезлек. хөрмәт итү. бер береңә бирелгәнлек гаилә терәген какшамаслык итеп тота иде Бервакыт . Салкыннан йөзе сөйкемле алсуланып, бәхетле елмаеп кайтып керде Степанчикова Үз артыннан ишекне япканчы ук. кулындагы жыйнак һәм бизәкле тартманы иренә сузды — Сөеклем, бу сина. синең булмәгә куярга Бәясен сорама, бурычка кермәдем Ахирәтем алып килгән Аның нре чит илләргә еш йөри бнт Тартмадан, яссы итеп ясалган телефон трубкасы килеп чыккач. Степанчиков аңа озаклап карап торды Трубка дигәнеңнең әллә ннчәмә төймәләре һәм бәлакәй көянтәләре, төрле төсләр уйратып. йорт хужасына күз кысалар кебек тоелды — Ә .. ә моны нәрсәгә куясы? Аппараты кайда соң моның? дип. тартма төбен капшады ул Степанчикова күңеле булып көлеп жибәрде И-и авыл гыйбаты да сон син! Бөтен хикмәт тә шунда шул аппараты ның аерым булмавында! Трубкага барысы да сыйган Кыскасы. Бангкок Гонконг, дип төзәтте Степанчиков Чит телләр мәсьәләсендә анын белеме хәләленекеннән өстенрәк иде Тәк. тәк. хикмәтенә төшеник әле без бу хикмәти нәрсәкәйнең Монысы хәтер төймәсе икән Ә менә бу төймә кирәк чакта шау шу ясату өчен икән Анысы нәрсәгә тагын? дип аптырады хатыны Әйтик, синен кем беләндер сөйләшәсең килми ди Трубканы куярга да уңайсызланасын Шул чакта шушы төймәгә басасын да. алло, алло мин сезне ишетмим, дисен., линия бозылган ахрысы дип өстисең. Гафу итегез, ягъни һәм шалт трубканы! Степанчикова телефон аппаратының мондый у зенчәлегенә бик тә гажәплән де. хәтта кәефе китте, әмма моны сиздермәскә тырышып - Мондый әкәмәтне бары тик Бангкокта гына уйлап таба алалардыр,— диде — Гонконгта. дип. сабыр гына төзәтте Степанчиков һәм рәхмәт йөзеннәи хатынының аркасыннан сөйде; уенчыктай аппарат, сердәш булырга чакырып, тагын күз кыса кебек тоелды анарга .. Шулай итеп, Степанчиковлар гаиләсенә якалык үтеп керде. Озак еллар буена хуҗаларына хезмәт итүдән какшап беткән, өч җирдән пластырь ябыштырылган иске аппарат бөтенләйгә аш бүлмәсенә күченде. Гарьлегеннән һәм көнләшүеннән элекке таләпчән зәһәр тавышы карлыгып калды. — Хәзер минем сөйләшүләрне тыңлый аласын.- дип эчкерсезләнде гаилә башлыгы. — Син дә минем сөйләшүләрне тыңлый аласың Синнән яшергән серем юк,— дип кин күңеллеләнде хәләле Алар шатланып көлеп җибәрделәр, шөкер, унбиш еллык гаилә берләшмәсен (мона уналты яшьлек малайлары да керә) какшатырлык серләре юк Игезәк телефоннардан әнә шул малай гына җәфа чигәдер хәзер Улларының шәхси тормышына тыкшынуны әнисе дә, әтисе дә кирәк санамыйлар иде Җитеп килүче егет бервакыт әйтә куйды: — Гаҗәп хәл, бер-берегезнен сөйләшкәннәрен тыңлый аласыз, әмма өндә үзгәреш сизелми, икегез арасында җәнҗал купканы да юк — Купмаганга купмый,— диде әтисе. — Бер-беребезнең яманатын чыгарырлык серләребез булмаганга купмый,— дип, иренен фикерен куәтләде әнисе — Барлык мәсьәләләрне дә кнңәшеп-килешеп хәл итәбез. — Борынгы җәмгыятьтәге кебек,— дип төрттереп әйтте уллары — Борынгычарак,—дип төзәтте әтисе — Тарихта шундый чор булган һәр сер алдашуга китерә, ә алдашу исә ызгыш-талашка илтә. — Серләре күбәю кешеләрне бер-берсеннән һаман саен читләштерә геиә бара.— дип нәтиҗә ясады Степанчикова. Үзе плнтә янында термобигудиләр белән кайнашты. — Ә шулай да мин Нелька белән сөйләшкәндә, колакларыгызны трубкага ябыштырып тыңлавыгыз күңелле хәл түгел инде,— дип, әңгәмәгә нокта куймакчы булды уллары һәм урыныннан кузгалды — Үзеңне утлы табага баскан кебегрәк хис итәсең. Әдәпсезлек була бу, картлачлар. . Степанчикова, бигуднләрен дә онытып, улына усал итеп карады Әй. егеткәй, бер генә секундка килегез әле монда! Синең Нелька белән сәгатьләр буена сафсата сатуыңа бу дөньяда ике генә кеше түзеп тора ала— Син дә ул Әтиең белән болай килештек әгәр кайсыбызга да булса уртак танышыбыз шалтыратса, без икебез дә трубканы алабыз һәм өчәүләп сөйләшәбез Шулай уңайлы, вакытка да бәрәкәт, ни хакында сөйләшүебезне берберебезгә кабатлауның хаҗәте юк... — Ә нәрсә турында сөйләшүне әйтү мәҗбүриме? — дип сорады уллары, әнисе кайчак әтисе белән сөйләшкәндәгечә кырыс итеп - Мәҗбүри! — диде әтисе, каршы сүз әйтергә урын калдырмаслык итеп «Хатын хаклы — параллель телефон ике арада киеренкелек чыгарырдай бәләкәй генә нәрсәкәйнең дә юлына шартлатып киртә салды»,— дип уйлады һәр сернең кайчан да булса барыбер ялган коруга яки икейөзлелеккә китерәчәге хак шул Баштарак Степанчиковка хатынының нәрсә турында сөйләшүен, хатыны белән кемнеңдер әңгәмә куертуын тыңлау кызык булып тоелган иде Әмма бу аны тиз туйдырды Ул адәм балаларының сүз боткасындагы закончалыкка игътибар итте Әйтик, аның хәләле таныш фин кешесе белән балалар, спорт һәм чит илләргә сәяхәт хакында гына сөйләшә иде Баксаң, Финляндиядә политика. әдәбият һәм кино турында сөйләшү, гомумән, гадәткә кермәгән, төп игътибар үз кирәгеңә бирелә икән Бездә сөйләшүләр ниндидер кысалар белән чикләнми теләсә нәрсә турында сөйләшәбез, һәм иң гаҗәбе — еш кына бушка сафсата сатабыз Фин кешесе турында Степанчиков хатынына: — Мина мондый чикләнгәнлек ошый,— диде - - Кешенең эчке дөньясы да, тирә-юнь мохит кебек үк, пычранырга мөмкин Мәгълүматлар заманы нәкъ менә шуңа күрә хәтәр дә инде Шуңа күрә начар әсәрләр укымаска һәм талантсыз спектакльләр карамаска, юләрләрнең лыгырдавын тыңламаска һәм вак- төяк хакында озаклап сөйләшмәскә кирәк. — Мин әле телевизордан футбол, фигуралы шуу һәм аэробика кебекләрне бөтенләй күрсәтмәс идем,— дип ялгап китте хәләле Син андыйларны яратасың яратуын Шулай да күңел керләнү мәсьәләсендә еракка кереп китмик әле Бәлки, кешенең аралашып сөйләшүе мәрхәмәтле булу, бүтәннәрнең хәленә керү итеп саналырга тиештер? Менә әле генә Танька белән сөйләштек, сүз вак- төякләр тирәсендә генә барды Ә аның файдасы искиткеч булды Танькйга, әлбәттә. Аның күңеле эреде дә китте, дөньяны җимерердәй ачуын онытты да җибәрде һәм Степаичиковлар, өчәүләшеп, үз күңелләрен керләндерүгә каршы бер батырлык эшләп ташладылар — төсле телевизорларын саттылар' Күрегезче, кичләр бәрәкәтле озын һәм кичләрен өйдә нәрсә дә булса эшләргә мөмкин икән бит! Кайдадыр Колумбиядә, вулкан атып, шәһәр җимерелүен. Мексикада җир тетрәвен. фәлән шәһәрнең кибетләре үтмәс товар белән дыңгычлап тутырылуын. фәлән балеринага сиксән яшь тулуын, фәлән институтта цемент-йомычка плитәләре ясау ысулын табуларын һәм башкаларны телевизордан карау мәҗбүри дә түгел икән ләбаса! Боларны иртәнге чәй янында газеталардан укып та белеп була икән ич! Аннары шунысы да бар бит әле: дускаебыз телефон әһәмиятле яңалыкларны сайлапаралап кына ирештереп тора, өстәвенә, аларга ихластан аңлатмасын бирә бара. Бервакыт Степаичиковлар телефон трубкасына бер үк вакытта сузылдылар Берберсенә сиздермичә тыңлау өчен түгел, әлбәттә, мондый кызыксыну заманнары күптән үтте инде. Гаилә башлыгы үз бүлмәсендә, ә хәләле аш бүлмәсендә иде. трубкаларны алулары шуңа күрә генә бер үк вакытка туры килде. Уртак танышлары — үтә дә серле чыгышына ишарәләп тагылган «Фарсы кызы» кушаматлы Соня шалтырата икән Степанчиков — гадәттәгечә «Фарсы гүзәленә сәлам!» дип исәнләшкәннән соң трубканы куймакчы иде Чөнки Соняның. башка сүз төркемнәрен санга сукмыйча, исемнәрдән генә торган сөйләмен җене сөйми аның — Сәлам! Канистра, өч. зәйтүн мае,— дигән тавыш ишетелде трубкадан — Кирәкме? Кирәкме, зәйтүн мае. өч. канистра. - дип уйлап та тормастан кире баштан кабатлады Степанчиковның хатыны Нәрсә, нәрсә? Ә. аңладым — шәп! Степанчиков телефон трубкасын йотардай итеп ярты минутлар иснәде, гадәти сәламен дә бирмичә трубканы кире куярга гына торганда, үксеп елау тавышы ишетте — Сонечка! Ни булды сиңа? Котярамы? — Котяра. - дип сулкылдады Фарсы кызы — Дача, кыш. мәхәббәт, салкын Степанчиков аның зәйтүн маеннан хәзерге дусты Костяга тиз генә күчүенә гаҗәпләнде. Аларны, әлбәттә. Степанчикова таныштырды; мыекларына караптыр инде. Котяра дип кушамат та тагып өлгергәннәр, әй' — Соня. дим, аңлыйм мин сине Дача өең җәй өчен генә шул синең Кышын анда салкын. Гашыйклар очрашырга яраклы урын түгел. Әгәр синдә очрашсагыз? Көндез дим. төшке аш вакытында дим Син нәрсә?! Әни. Вовка, Тузик — Ә аның фатирында? Кылын тартып карамадыңмы? - Әтисе, әнисе, сеңлесе, мең кыенлык — Өйләнешегез соң алайса, адәм имгәкләре' Трубкадан тагын очкылык тоту аралаш сулкылдау ишетелде Азатлык Бәй-сез-лек Кызганыч — Беләсеңме, ахирәт, син арттырып җибәрәсең! дип ачуланган булды Степанчикова. бу мәлдә иренең икенче телефоннан сөйләшүне тыңлап торуын искәреп Мин үземнеке белән серле очрашулар өчен урын эзләмәдем' Ярата сынмы? Җитәклә дә загска алып бар соң үзен' Аңламассың сезне, хайвани дәрәҗәдә уйланасыз - Мә хәб бәт, ю-ләр! - дип үкседе трубка һәм. Степанчнковны шаккаты рып. борынгы фарсы теленнән хәзерге аңлаешлы рус теленә күчте Артык дулкынланганда мондый хәл була инде, хәер — Котяра теләми бит! Беләм мин сезнең халыкны ди. башта бармакка балдак киертәсез, аннары муенга богау саласыз ди Ярар, алайса. Котяра, дидем үзем дә. безгә болай rfa әйбәт, шушылай очрашкаларбыз. нигә үзебезне арканлап куярга икән дидем Трубка бераз тынсыз торды, һәм Степанчиков Соняның трубкага пышылдаганчы як ягына каранып алуын күз алдына китерде.— Син минем тактиканы беләсең бит инде Җәйне аз гына булса да озайта алсам, беркая да китә алмаячак ул. муенчактан ычкынмас Дачада бик салкынмыни соң? дип, җитди итеп сорады Степанчикова — Үзең барып кара, ачкычын бирәм. дип көлеп бүлде аны Соня һәм. Степанчнковны күз алдына китерептер Синең Баобабың кайда соң әле5 — дип өстәде Иренең йөзе җимерелүен сизенеп, Степанчикова - Сонька, сүзеңне үлчәп сөйлә! дип ачуланды Мин иремне яратам — Ярар, ярар. Баобаб түгел, Цахескаең булсын, алайса. Шулай да безгә кайда очрашырга сон? Кем белән? Цахес беләнме? — дип, аны-моны уйламыйча сорады Степанчикова. Степанчнков, бу көтелмәгән сорауларны ишеткәч, трубканы ачу белән ташлады һәм. иске тәмәке савыты читендә бармакларын биетеп, үзалдына әйтеп куйды: Юләр дисәң дә юләр инде бу хатын-кыз халкы' Зәйтүн мае. Котяра, дача, мәхәббәт, Тузнк. Баобаб — тьфу! Сүз боткасы Әйе Ә. чыннан да, бер-берсен яратучы ике кеше кайда очрашырга тиеш соң әле? Шуклану-узыну өчен түгел, киләчәктә бәхетле гаилә кору максатыннан бер беренне күбрәк белү өчен Әйтик, тегесенең дә, монысының да фатирында очрашу мөмкин түгел балалары бар. картайган әти-әниләре һәм күршеләре, белеп алсалар, киңәшләре белән теңкәңне корытачаклар, өйләрендә килгән- киткәнгә ияләшеп калучы этләре булса тагын Кайда очрашырга тиеш сон алар? Вакытлыча бүлмә алып торыргамы3 Кыйммәт, аннары — табып кара син аны' Дуслардамы3 Рәхмәтләр генә яусын! Бервакыт Степанчнков үзенең булачак хәләлен дустының өенә алып барган иде, кәләшсез .кала язды! Кунакханәдәме? Булмаганны! Мораль яктан тотнаксыз дигән тамга сугачакларын көт тә тор! Шулай да. кайда очрашырга соң?.. Степанчнков дулкынланып йөренә башлады Алай Котяраны кунакханәгә сөйрәп тә алып керә алмассың шул. Тынычлык һәм унайлык булсын да аңа, өстәл нигъмәтсыйдан сыгылып торсын. . Телефонның тагын ягымлы челтерәве (ә аш бүлмәсендә ул таларга җиткән эттәй өрде) Степанчиковның уйларын бүлде Ир белән хатын трубкаларны бер үк вакытта диярлек алдылар Уртак танышлары Костя, ягъни Котяра шалтырата икән. - Сәлам, картлач! Синең Калош аң трубканы колагына ябештергәнче, ишетеп кал Укып күрсәтәм Степанчнков аш бүлмәсендә хатырыныц йөзе ничек җимерелүен күз алдына китерде, әмма ачуланмады — Тыңлыйсынмы? Тынла. давай «Сез бу вакытны һич тә онытмаячаксыз Дәртле унбиш кыз сезне һәм сезнең тәнегезне тели Без аерым бүлмәләрдә массаж ясыйбыз Рәхәтлек бүләк итәбез Су тутырылган махсус түшәкләр Безнең кызларыбыз янына килегез һәм аларның берсен аерым бүлмәгә чакырыгыз Безнең кызларыбыз сер саклый белә Унбиш гүзәл кыз «Мин синең белән булырга телим»,— дип кенә тора Зифа буйлы һәм дәртле кыз сезнең белән өегезгә яки кунакханәгә барырга ашкына Ул сезнең барлык теләкләрегезне үтәячәк. Аны бүген үк телефоннан чакырыгыз Бәясе очсыз Чеклар һәм кредит карточкалары белән дә түләргә мөмкин Телефон: 656-590» — Нәрсә бу? Мәскәү телефоны түгел ич И и, җанкисәгем! Лос-Анжелесның «Голливуд пресс» газетасындагы белдерү бу - Каян алдык син аны? Җанкисәк! Бу белдерүне безнең «Аргументы и факты» газетасы сиксән бишенче елның кырык икенче санында күчереп баскан, «Сары шайтан морале» дигән мәкаләдә. - Ә синең монда нинди катнашың бар соң? Минем аңлавымча, мәкдлә пропагандистларга череп баручы капитализм турында хезмәт ияләре белән әңгәмәдә файдалану өчен басылган. ’ ■ Трубкадан ике кешенең — Котяраның һәм Степанчикованың — сүзсез генә озак мыш-мыш сулавы ишетелде. — Ә бит. картлач, чыннан да,— дип, җитди итеп сөйли башлады Костя,— лектор бу белдерүне ирләр алдында укыса, нәфрәтләнүләренең чиге булмаячак «Менә кабахәтләр' Менә хәсисләр' Бетсен капитализм! Моңа чик куелсын! Әлеге гүзәл унбиш кызны монда җибәрсеннәр! Без үзебезнең сәламәт коллективта ал арны тиз тәрбияләрбез » Костя, дим' Костя' - дип бүлдерде Степанчнков дустын — Син күпертмә әле. яме Син бит барысын да аңлыйсың, шуңа күрә кәефеңне бозма Син лутчы миңа менә нәрсә әйт Мисал өчен, бездә, нык үскән социализм илендә, акыл утырткан бер ир белән бер хатын бер берсен өзелеп яраталар ди Аларның балалары бар. картайган әти-әниләре бар, өйләрендә эт асрыйлар, өстәвенә ир кешесенең аерган хатынын, хатын кешесенең аерылган ирен дә исәптән сызып ташлап булмый — Кыскарак тот. картлач, вакыт кысан минем Нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңламыйм — Менә шул ике гашыйк кайда очрашырга тиеш? Берсенен дә өйләрендә ярамый. фатирлы буйдак дуслары юк - Дачада! — дип шартлатып әйтте Костя — Хәзер һәркемнең диярлек дачасы бар Миннән башкаларның диюем — Ә кышын’ Дачада салкын бит — Салкынын салкын инде, син хаклы.— дип тирән сулады Костя. — Үземнең теңкәгә тигән хәл — Күрче, шундый ук хәл бит. шуңа охшаган хәл!—дип дулкынланып кычкырып ук җибәрде Степанчиков Еллар бара тора, ә аларга кайдадыр очрашырга кирәк ич инде! Лос-Анжелеста яшәмибез ләбаса без — Туктале. борчылма алай ук,— дип пышылдауга күчте Костя — Бер вариант әйтә алам үзеңә - Нинди? Мунча Аерым номер Мунчачыга акча төртәсең дә керәсең дә китәсең Юыну мәҗбүри түгел Әңгәмә корып утырырга мөмкин Телисең икән, чәй аралаш сыра йотымларга була, җаның ни тели, ягъни мәсәлән — Ә әгәр әгәр белеп алсалар? - - Аерым номерда икегезгә җәннәт икәнен тәрәзәдән башыңны тыгып кыч кырсаң, белерләр, әлбәттә - - Кычкырырга кирәкми анысы. - дип уйга калды Степанчиков. аш бүлмәсендә хатыны икенче телефоннан тыңлап торуын бөтенләй онытып Мунчага йөрергә кирәк, җанкисәк! - дип кычкырып көлде Костя - Чисталык сәламәтлек нигезе' Степанчикова. ире янына кереп, ишек яңагына сөялде - Йә, ни диярсең? Син Баобаб, мин Калоша Менә бу нәрсә бул маганда. ул Степанчиковнын язу өстәлендәге телефон трубкасына төртеп күрсәтте, үзебез турында бик аз белә идек, яшәве җиңел иде Әйдә, сатыйк та шул мөртәтне, төсле телевизор алыйк Берничә ай узгач. Степанчиков мунчага барасы итте Югыйсә, кимендә соңгы унбиш елда мунча ягына аягын да атлаганы юк иде аның Мунчага5 дип кайтарып сорады Степанчикова Ул шушы сүзгә бәй ләнешле нәрсәнедер хәтерләргә тырышып карады, тик моны исенә төшерә алмады Үрсәләнүдән аның йөзен кара болыт каплады Степанчиков чыгып киткәч кенә, иренен кайчандыр Костя белән телефоннан сөйләшкәндә әйткән сүзләре келт итеп исенә төште һәм ул бу сүзләрне, үзе дә белештермәстән. кычкырып кат-кат кабатлады - Шундый ук хәл ләбаса! Бер-берсенә тамчыдай охшаш хәлләр!
Русчадан Мәгъсүм ХУЖИН тәрҗемәсе