МУЛЛАНУР ИПТӘШ ВАХИТОВ ҺӘМ ТАТАР ТЕАТРЫ
Кәрим Тинчурин — классик драматург, оста хикәяче буларак укучыларга киң билгеле Соңгы елларда аның театр тарихына караган мәкаләләр язуы да билгеле булды "Кызыл Армия» газетасының 1919 ел 11 сентябрь санында дөнья курган •Мулланур иптәш Вахитов һам татар театры» исемле мәкалә — туларның берсе Бу макала халкыбызның бөек улы. Ленинның көрәштәше М Вахитовның татар совет театрын оештырудагы ролен ачыклау ягыннан зур әһәмияткә ия Мәкалә әдипнең әлегә кадәр донья курган җыентыкларына кермәгән Хәсән ГОБӘЯДУЛЛИН. сәнгать фәннәре кандидаты Иптәш Мулланур Вахитов белән минем беренче танышуым 191" елның апрелендә •Татар социалистлары комитеты* төзелгән вакытта булды Ләкин мин Вахитов иптәшне аңарчы ук сәнаигы нәфисә мөхибе бер истинник 1 итеп таныйдыр идем Аның татар театры хакында пайтәхет" газеталарында язылган мәкаләләре ул вакыттагы татар Театрын ни кадәр сөйгәнлеген һәм татар сәнаигы нәфисәсен аякка бастыру өчен күрсәткән инкыйлаби1 юллары, аның шул вакытта ук сәбатлы* инкыйлабчы һәм зәвык сәлим5 иясе булган чын истинник икәнлеген күрсәтә иде Вахитов иптәшнең 1905 еллардагы сәяси'', иҗтимагый хезмәтләре белән танышлыгым булмаганга, аның татар театры хакында пайтәхет газеталарында язылган мәкаләләренә карап кына мин аның сәбатлы бер инкыйлабчы һәм чын күңеле белән татар сәнацгы нәфисәсен сөюче зыялы бер кеше икәнлеген аңлап, аңа күңелемне утырткан идем Россиядә инкыйлаб кояшы тугач Вахитов иптәш белән якыннан танышырга туры килгәнгә, аның татар сәнаигы нәфисәсе хакындагы карашын да якыннан белергә туры килде Вахитов иптәш сәбатлы көрәшче булганы өстенә. ул шул кадәр ул маһир организатор да иде Шуның аркасында ул кыска бер вакыт эчендә әтрафына хаксызлыктан изелгән бөтен халыкларны жыя алды Шул җөмләдән татарның тәгассыбе татарның тупаслык аркасында изелгән, патша идарәсенең тырнагы эчендә хур-мәсхәрә ителгән татар артистларын да ул үз канаты астына алды Театрга күңел куйган яшь татар һәвәскәрләрен оештырып. «Мөселман социалистлар клубында”, беренче буларак татар сәхнәсе тәшкил итте Сәнаигы нәфисә хакында мөтәхассыйсл ардан лекцияләр укытты Бу эшләрнең һичберсе руслар арасында вөҗүткә килмәгәннәр иде әле Инкыйлабчы Вахитов, инкыйлабчы сәнаигы хадимнәрен1,1 оештырып, татарның зәгыйфь сәнаигы нәфисәсенә моннан өч ел мөкаддәм11 нигез салды Ягъни татар ярлы халкы өчен сәнаигы нәфисә ишекләрен ачу белән бергә ул шул ук зәгыйфь татар сәнаигы нәфисәсен нык нигезгә утыртырга чын күңеле белән тырышты Вахитов иптәш белән очрашкан вакытларда, ул ике сүзнең берендә татар театрын яхшырту, аны алга җибәрү, татар театры өчен махсус бина тәшкил итү, дәүләттән ярдәм алып, театр китапларын күбәйтү шикелле сүзләр сөйләп, безгә артистларга, рух кертеп мәгънәви көч бирәдер иде Сәнаигы нәфисә хакында булачак мөһим лекцияләр хакында артистларга алдан хәбәр әйтеп, безне шул лекцияләргә чакырадыр иде Вахитов иптәшнең Казан татар театры хакында төзегән планнарының күбесе, аның Казаннан китүе белән вөҗүткә чыкмыйча калдылар Ләкин ул Питер Мәскәү- нең сәяси казанында кайнаса да. өстенә йөкләнгән вазифалары ни кадәр күп һәм авыр булсалар да. ул шул вакытларда да татар театрын, татар сәнаигы нәфисәсен. татар артистларын исеннән чыгармады Үткән ел Вахитов иптәш, чехлар Казанга керү алдыннан Казанга кайтып, артистларны махсус күреп татар сәнаигы нәфисәсе хакында алда тоткан планнарын сөйләгән иде Хәтта шул максат белән Васильево дачасында хосусый бер киңәш мәҗлесе сыман нәрсә ясалып та үткән иде. Вахитов иптәшнең шул вакытта сөйләгән сүзләренә караганда, ул -Сәйяр труппа* артистларын Мәскәүгә алың барып, кинематограф ленталарына татарның үз нәрсәләрен уйнап, шуннан соң Мәскәүдә аргистлар мәркәзе*" ясап, артистларның мәгыйшәтләрен13 дәүләт хисабыннан тәэмин иттереп һәм. театр өчен лазем булган14 бөтен әсбабларны хөкүмәт хисабына ясатып, Казан. Уфа. Оренбург. Әстерхан. Самара. Петро- павел һәм Себер шәһәрләрендә татар театрлары ясатып, шул театрларга артистлар һәм музыкантлар җитештерү өчен драма студияләре, музыка мәктәпләре ачарга планы барлыгын сөйләгән иде Ул вакытта Казан артистлары тәгътыйльдә 15 16 булганга. Кариев та Мәскәүдә булганга, бу киңәш мәсьәләсе көзгә кичектерелү муафыйк табылган иде*11 Ләкин бу көз Вахитов иптәш өчен һәм татар театры өчен шомлы көз булды Татар театрына, татарның һәрбер якты якларына аяк чалып килүче татар буржуазиясе татар муллалары изге җан Вахитов иптәшнең җанын килмешәк чехосло вакларга, карагруһ русларга саттылар Вахитов иптәш вәхшиләр тарафыннан үтерелде17 Шуның белән аның татар театры хакында корылган планнары да вакытында вөҗүткә чыга алмый калды Дөрес тә. Вахитовның калган инкыйлабчы иптәшләре. Вахитов омтылган шул ук бер йолдызга омтылганга, барыбер аның планнарын вөҗүдкә чыгардылар Ләкин мәрхүм Вахитов сәламәт булган булса, хәзер инде безнең үзебезнең пролетариатыбыз өчен берничә шәһәрдә үз театрыбыз булып, берничә дистә артистларыбыз да арткан булыр иде Кабереңдә тыныч ят. арыслан йөрәкле инкыйлабчы җегет. татар театры, татар сәнаигы нәфисәсе үзенең беренче чәчәген синең каберең өстенә илтәр Сәнаигы нәфисә нуры белән нурланган татар пролетариаты беренче догасын синең рухыңа баглыйдыр