Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУШ, ИТАЛИЯ! ИСӘНМЕ, ВАТАН!

Без бу илгә «Лунарионуова» әдәби ассоциациясе чакыруы буенча бардык Ассоциация дигәннәре — Сицилиядә чыга торган «Лунарионуова» әдәби журналы тирәсендә тупланган бер җәмгыять. Аның белән күренекле итальян язучысы, журналның баш редакторы Марио Грассо житәкчелек итә Италиядә иҗтимагый, мәдәни, әдәби оешмалар һәм төркемнәр шактый Шулар арасында «Лунарионуова» ассоциациясе үзенең масштабы һәм прогрессив юнәлеше белән үзгә бер урын тота Соңгы елларда беркадәр җанлана төшкән совет-итальян әдәби бәйләнешләре нигездә шушы оешма катнашында бара Соңгы дүрт елда «Лунарионуова» чакыруы буенча егермегә якын совет язучысы Сицилиядә булып кайткан Быел язын СССР Язучылар союзы белән әлеге ассоциация арасында бергәләшеп эшләү турында килешү төзелде Димәк, алга таба элемтәләр тагын да ныгый төшәчәк Шулай итеп. Марио Грассо безне үз иленә дәште. Без дигәнем — совет язучылары делегациясе — шагыйрә Юнна Мориц, публицист һәм тәрҗемәче Афанасий Веселицкий һәм мин Юлдашларым — миңа караганда дөньяны күбрәк айкаган кешеләр Ю Морицның Италиягә икенче тапкыр баруы, ә А Веселицкий. шушы ил буенча белгеч һәм тәрҗемәче буларак, сәфәргә ешрак чыга — елына берничә урап кайта икән ул бу якларны Минем исә Италиягә беренче чыгуым Шулай да. зыян юк, күңел түгәрәк яңа җир-илләр белән беренче күрешүнең кабатланмас үз кызыгы, тәэсирләре була Сицилия, Этна, Сиракуза... Әгәр миннән «Сайла — Италиянең бөтен атаклы шәһәрләрен йөреп чыгасыңмы. әллә Сицилия утравын күреп китәсеңме9 • —дип сорасалар, бер дә икеләнмичә, соңгысына ризалашыр идем Ни өчен алай9 Нигәдер күңел шулай гели Ихтимал, бу '•еләкнең төпле нигезе дә бардыр Сицилия — дөньядагы иң данлыклы утрауларның берсе Картадан карагыз Италия — «итекнең» башында яткан өчпочмаклы таш сыман булып тора ул Әмма гади таш түгел. Урта диңгезнең нәкъ уртасында яткан гәүһәр таш! Сицилия соңгы Дәвердә Италиянең артта калган ярлы аграр ягы исәпләнә. Әмма артталык дип нәрсәне аңлыйсың бит1 Дөрес, кайбер экономик күрсәткечләр түбән биредә, Милан. Туриннардагы кебек, индустрия юк. байлык та кимрәк Аның каравы, монда табигыйлек күбрәк Гореф-гадәтләр ныграк, тел борынгы җыркөйләр сафрак булып сакланган. Монда тавыш, төтен аз Күк зәңгәррәк, әфлисуннар кояшлырак Сицилия — мафия ватаны Мафия турында матбугатта еш язалар, шул нисбәттән бирелгән хәбәрләрдә Сицилия аталмыйча калмый диярлек Сицилия — янартаулар, зилзиләләр иле Этна вулканы яки бүтән берәр янартау ата башлау белән, дөньяның төрле почмакларында янәдән Сицилияне телгә алалар, чөнки бу утрау — вулканнар буенча иң атаклы җир һәм. ниһаять.Сицилия —борынгы антик сәнгатьнең күркәм бер төбәге Олы юлдан читкәрәк чыгып, аяк астына карасаң моннан мең еллар элек кеше кулы белән шомартылган, кайчандыр берәр бинаның бизәге булган мәрмәр-таш кисәген күрүең бар Шуның янында ук куагыннан өзелеп төшкән лимон яки зәйтүн җимеше дә ята булыр Б Сицилия илдәге егерме өлкәнең берсе Сулып саналса да. Италия конституциясе буенча аерым автоном хокукларга һәм вәкаләткә ия Аның үз парламенты һәм региональ хөкүмәте бар Димәк, монда мөстәкыйльлек күбрәк дигән сүз. Төп Апеннин атавыннан читтә булу тарихи традицияләр (Урта гасырларда Италия көньягының байтак өлеше Сицилия исемен йөрткән), климатик шартлар (моннан Африкага — Тунис ярларына да ерак түгел, ара • 200 чакрым чамасы булыр) — һәммәсе Сицилияне халыклар күз алдында - үзгә бер хәлдә, үзгә бер урында тота ' Кыскасы, без Сицилиядә! ӘЙт.эсе дә юк. жылы һәм йомшак жилле = яклар бу Без Рим - Катания самолеты белән утрауга декабрьнең дүртесендә _ килеп төштек 20 градус жылы Кешеләр күлмәкчән юка кофтадан Без. * кар көртеннән чыгып, аллы-гөлле бакчага кергән кебек булдык Булдык ; кына түгел, чыны шул; бакчалар аллеялар, клумбалар шау чәчәктә Безне = аэропортта ассоциациянең актив членнары —» Антонио Грассо һәм бик чибәр 2 яшь шагыйрә Лорелла Фраскана каршылады Менә ике мерседес* машинасы > безне Урта диңгез ярлары буйлап жилдертә «Диңгездә су коеналармы = хәзер ’ дип сорыйм Лорелладан Ул бер кулын рульдән алып гаҗәпсенеб- - рәк миңа карады < Коену сезоны күптән бетте инде1 Кыш җитте, тиздән *> рождество бәйрәме ■ Соңрак белдем, суның җылылыгы 20 градус чамасы ’ Ә без андый суны май кебек җылы дибез инде Менә бит җиренә, иленә * карап, кыш төшенчәсен кем ничек аңлый' Кеше кем генә булмасын, яңа җирдә, бигрәк тә чит ил җирендә, үзен т үзгә, киеренкерәк халәттә тота Андый чакта күзләр үткенрәк, колаклар * сизгеррәк, «күңел локаторы* да гадәттәгедән күбрәк сеңдерүчән Әлбәттә. - һәр сәяхәт-сәфәрнең максаты, башкарасы бурычы була Шактый ук чыгымлы 5 булган (әйтик, бер җанның самолет белән барып-кайтуы гына да мең ике е йөз сум чамасына төшә) безнең сәяхәтебезнең дә үз миссиясе бар иде - Бу хакта алдарак әйтеп узармын Кеше шулай яратылган инде аның җаны = һәрвакыт нәрсәдер яңаны ачарга, ниндидер яңаны белергә омтыла Бу таби- - гый омтылыш кешенең бер бәхетедер инде, күрәсең Яңа җирне аның кеше- “ ләрен күреп, белеп, аңлагач кына, син үз алдына куйган бурычыңны үти аласыңдыр Сицилиягә килеп, мәшһүр Этна вулкан тавын күрми китсәң, үзе бер гөнаһ булыр иде шикелле Әлбәттә, беркем д> сине ирексезләп, янартау итәгенә җибәрергә тормый Әгәр телисең икән, рәхим ит. гид белән машина синең хозурыңда Этна — Сицилиянең үзенә күрә бер символы Аның силуэты биредә һәркайда төсле открыткаларда, юл күрсәткечләрдә, реклама щитларында ■Лунарионуона- тарафыннан эшләнеп, безгә бирелгән чакыру билетларында һәм программа тышлыгында да Этнаның таныш сурәте төшерелгән иде Хәер, биредә әлеге янартау кәгазьләргә төшерүгә артык мохтаҗ түгел, башыңны күтәреп кенә кара энә ул үзе трубкасын тартып*, төтенли дә төтенли Без Этна турында балачактан ук дәреслекләрдән укып беләбгз Ут. бәлки. Вслувиидлн кала, иң билгеле вулкандыр Дөрес, җир йөзендә Этнага караганда чүпкә дәһшәтлерәк вулканнар да юк түгел Андыилар безнең Камчаткада да бар Африкада д.- Әмма Эгна күпкә популяррак Ни өчен ’ Чөнки тегеләре читтә, цивилизация төбәкләреннән еракта, ә Этна. Везувии. Стромболилар һәрчак кеше күзендә, фән. мәгърифәт, сәнгать гөрләгән җирдә Аларның һәр сулышы белгеч-галимнәрнең игътибар үзәгендә Өстәвенә. Этна Италияд.» генә түпл бөтен Европада биек саналучы вулкан Дөньякүләм абруйлы вулканчы Һарун Таҗиев (ул Белгиядә яши) әйтүенчә. Этна вулканнар холкын өйрәнү өчен иң кулай янартауларның бере» Менә мин дә. тигез ялан-болыннар. таллыклар, каенлыклар, инеш-үзен- нәр баласы, әнә шул Этна дигән янартау итәгендә басып торам Диңгез өслегеннән 2 мең метр биеклектә Вулкан- сыхтавык• ның үзәгенә кратерга кадәр әле тагын чакрымнан артык менәсе бар Ләкин моннан ары барырга рөхсәт юк Безнең Миргазыян Юныс мондый вулканнарның авызына якынрак барган Үзенең бер китабында ул шушы хакта матур итеп язып та чыкты Күрәсең диңгезчеләр кыюрак халык, өстәвенә хокуклары да үзләре белән булса кирәк Ә без менә шушы ноктада тукталып калдык Зимагурларча җилбәгойләнеп Такташ әйткәнчә, галстугы белән билең бу да әйдә, киттек энем-. дип кенә чабулап булмый рәсми тәртипләрне сакламый чара юк Ярый, без Һарун Таҗиен түгел, вулкан-тау белән болай аңлашуыбыз да бик җиткән Төп кратерның үзәгеннән тирә-юньгә таралган төтен күзләргә кер;» Учак төтене кебек, ләкин ис. тәме әчелеге бүтән Әнә әле моннан берничә ай элек кенә ташып аккан лава ерганагы Әйтерсең лә сумала агызганнар Гомумән, без басып торган тирәлек кара пенопласт кантарларыннан тора кебек Ниндидер бер илаһи Гулливер кара туфраклы җирне аннан-моннан сөреп ташлаган шикелле Юл кырыеннан ун метрлап эчтәрәк вулкан ату фаҗигасын кичергән йорт калдыклары Шул нигезне карыйм Стенадагы обойлар сакланган электр үткәргеч тасмалар тырпаеп тора, кара янган ташлар арасында чынаяк китекләре, ниндидер кәгазь-документ кисәкләре Ияләре кая бу йортның9 Афәттән котыла алганнармы? Әллә?. Шунысы кызык; янәшәдә генә булачак йортның (масштабына караганда вилла булырга охшый) нигезен салып кайнашалар. Зур гына кишәрлек бүлеп алып, тимер рәшәткәләр корганнар Йөк машиналары каяндыр балчык-туфрак ташый Кемдер бу йортны үзе өчен, үзеннән бигрәк, балалары, оныклары өчен сала бит инде! Ә берничә айдан яки берничә сәгатьтән янә җир тетрәмәс дип кем әйтә ала9 Дөрес, халык сынавынча, лава — кайнар инеш бер йөрелгән эзгә кабат төшми икән Менә, яшәүгә, омтылышка, көч һәм акча салынган эшне аклауга төп аргумент! Ә утлы чишмәнең холкын тәгаен генә аңлап булмый! Соңрак белдек Сицилиядән китеп, берничә көн генә үтүгә, без йөргән төшләрдән янә лава ташкыны шаулап үткән. Газеталар без торган шәһәрдә кайбер кунакханәләрнең җимерелүе турында да язып чыктылар Мәшһүр Сиракуза шәһәрен барып күрү дә ярады Хикмәт шунда: безнең халыкка Сицилиянең бу тирәләре ябык диярлек Әле моннан 10-15 еллар элек киң вәкаләтләргә ия рәсми журналистларга да Сицилиягә фәлән сәгатьлек пропусклар белән генә керү мөмкин булган Сиракуза — бик борынгы шәһәр Аның өч мең елга якын тарихы бар Заманында шәһәр — крепость саналган, бөтен Урта диңгез буенда дан тоткан Безгә фәлән мең еллык тарихлы шәһәрләр турында сөйләү кыен, андый саннар һәм ерак тарих белән эш итәргә әллә ни күнекмәгәнбез. Гасыр башындагы хәлләр дә безгә ерак тарих шикелле тоела Ераграк тарихыбыздан истәлек һәйкәлләре калмаган диярлек Хәер, әле чагыштырмача яшь каберстаннарыбызны да тиешле хәлдә тотарга ирешә алганыбыз юк Моннан егерме биш гасыр элек салынган грек театры ташларына утырып уйланган уйлар бу Төзегәннәр бит Ике аяклы, ике куллы кешеләр төзегән Теминит дигән сөзәк таш тавын чокып төзегәннәр театрны, мәңгегә дип төзегәннәр Цивилизацияле кеше ул. күрәсең, мәңгелек белән уртак тел табарга омтылган кеше буладыр Юкса, таралырга торган кирпеч белән аннанмоннан бина- мазар корыштырып, ничек мәңгелеккә дәгъва итәргә мөмкин9 Айлы төннәрдә, диңгез каршында, шушы борынгы ташларга утырып, Эсхил. Софокл, Еври- пидның бөек трагедияләрен тамаша итү үзе бер вакыйгадыр инде ул... Амфитеатр рәтләре буйлап йөрибез Җылы ташлар арасыннан кәлтә- еланнар шуып үтә Әйтерсең, бу ташлар өстеннән гасырлар да шулай ялт итеп үтеп киткән! Кайбер таш утыргычларга исемнәр уелган, алар — борынгы түрәләрнең, гаскәр башлыкларының. патрицийларның махсус урыннары Егерме биш гасыр буе искән җил дә. яуган яңгыр да аларның исемнәрен һаман юып бетерә алмый әле Дөнья кызык: гүзәл театр корылмалары белән янәшәдә диярлек төрмә бинасы Төрмәләр күргән бар (шөкер, экскурсиядә музей хәленә китерелгәннәрен), ә бу үзгә төрмә. Биеклеге 8 метрлы бу бинаны чүмәлә формасына китереп өйгәннәр Бернинди тишек-тәрәзә шикелле нәрсә юк. тик конус-гөмбәз очында гына бала кулы сыярлык тишек бар Кояш яктысы эчкә, прожектор шикелле, шул уемнан төшә. Ә ул тишекнең калдырылуы да яктылык төшәр өчен түгел, ә түбәндә, җир идәнле зиндан төбендә яткан тоткыннарның сүзләрен ишетеп торыр өчен' Чүмәлә-төрмәнең акустикасы шундый шәп тыңлаучыга сигез метр түбәндә сөйләшкән кешеләрнең сүзләре колакка пышылдаган шикелле ишетелә икән Шуңа күрә аның бинасын «Дионис колагы» дип атаганнар да Шунысы да бар бу төрмә дөньядагы беренче сәяси төрмә исәпләнә. Өйгә кайткач, әлеге төрмәне төзеткән Дионисий турында материаллар караштыргаладым Зур совет энциклопедиясендә аның турында белешмә- мәгълүмат болай башланып китә Дионисий — тиран Исемнән соң беренче атамасы — тиран Мондый хәлне моңарчы очратканым булмагангамы, кызык һәм сәер булып китте Ә бит ул үзе гаскәр башлыгы, ил башлыгы булган Ул исән вакытта Сиракуза зур культура учагына әверелгән Алай гына да түгел, үзе трагедияләр, шигырьләр, җырлар язган' Ә тарих хәтерендә барыбер тиран булып калган Караңгы зинданнан чыккач, яктылыктан күз бер мәлгә әлҗе-мөлҗе килеп ала да якты дөнья шундый ямьле булып күренә1 Янәшәдәге зәңгәр диңгез. күктә ак болытлар, тирә-ягында җимешле куаклар, чәчәк аткан гөлләр Донья ул караңгылыктан бигрәк, яктылыктан, нурдан, изгелектән тора дигән шикелле, экскурсия ахырында безгә Сиракузаның чишмәле урыннарын да күрсәттеләр Әле ниндиен генә1 Моннан 2200 еллар элек бөек Архимед сызымнары буенча корылган торбалардан бүген дә су челтерәп агып ята. игелеклелек бүген дә кешеләргә хезмәт итә Әйе, кемдер төрмә сала, кемдер чишмәгә улак куя Архимед законнарын бала чакта өйрәнеп оныттык инде. Шулай да мәктәп елларында «Занимательная математика" дигән китаптан укыган бер куплет шигырь һаман истә. Грозный Рим трубил победу над стенами Сиракуз Но трудами Архимеда многим больше я горжусь Мондагы кешеләр дә. ихтимал бөек математик һәм физик якташының бар хезмәтләрен белеп тә бетермиләрдер Ә ул корган торбалардан яшәү суы ага да ага. Үзенең бөеклеген эчкән су аша ничә гасыр буе һаман белдереп тора Архимед. Сиракуза диюгә. Архимед исеме хәтергә килә хәзер Әлеге шәһәргә барган көн турында юл дәфтәремә мондый сүзләр язылган «10 декабрь. 1985 ел. Сиракуза. Барып кайтырга өч сәгать вакыт үтте. 3 сәгать буена машинаның алгы утыргычында юлдашларыма сүз катмыйча гына. оеп. үз уйларыма чумып бардым Декабрь, ә җәй Кояш кыздыра Бөркү Юл читләренә кәрҗин-кәрҗин лимон, мандарин әфлисун чыгарып куйганнар. Теләгән кеше акчасын калдырып алып китә Җимешләре өлгергән лимон кырлары ифрат матур Диңгез яры буйлап барабыз Зәңгәр дулкыннар өстендә альбатрослар оча Ара-тирә ялгызак ак йортлар кала Бакча эчендәге түтәлләрдә хатын-кызлар ниндидер кәлшәләр утырта Өзек-өзек җыр авазлары ишетелеп китә Мондагы пейзаж М Сарьян полотноларындагы шикелле Кырым. Кавказны хәтерләткән күренешләр дә бар Җәннәт дигәндә. шушы җирләрне искә алырга ярыйдыр инде Ә кайдадыр якында гына — бәлки әнә теге калкулык артындадыр’ — ракеталар яшеренгән, кайдадыр ерак түгел, күгелҗемләнеп торган дулкыннар астында су асты көймәләре посып тора Аңлашылмый шушы гүзәл дөньяга нәрсәгә алар’ Чыннан да. Сицилиянең үзендә һәм аның тирәсендәге утрауларда хәрби базалар шактый күп. Шактый гына түгел, бик күп Чит ил матбугаты хәбәрләренә караганда. Италия территориясендә Атлантик блок карамагындагы 129 объект исәпләнә. Зәңгәр диңгезгә, яшел калкулыкларга караганда, әнә шундый авыр уйлар да килә. Инде Сицилия турында сүз баргач, мафия турында да. үзем аңлаганча, бер-ике җөмлә язып үтмәү дөрес булмас Мафия төшенчәсе хәзер шулкадәр киң таралыш алды ки. аны белмәгән кеше юктыр Өстәвенә, -мафия> сүзенең мәгънәсе дә киңәйде Оста оештырылган күмәк җинаять турында да хәзер мафия дип кенә җибәрәләр Шагыйребез Гамил Афзал хәтта -Мафия Патшалыгы» исемле шигырь дә бастырып чыгарды Кайбер юллары истә калган: «Череп яткан илләр чүплегендә кара гөмбә үсә- мафия Кара фрак кигән мафиягә сенаторлар килеп баш ия Закон — кәгазь, хөкем — комедия, патша булып тора мафия Юаш халык кирәк мафиягә, мафиягә дәүләт баш ия - Интуиция белән генә язылып, шигырь бераз беркатлы яңгыраса да. асылда, төп фикер-мәгънә белән килешми булмый Мафия, чыннан да. хәзерге вакытта кайбер илләрдә җинаять формасы гына түгел, ә бәлки социаль мөнәсәбәтләрне дә белдерүче системага әйләнеп бара Әйткәнемчә — мафиянең ватаны - борынгы Сицилия Безнең гасырда мафия эшчәнлегенең алымнары бүтән илләргә дә киң таралды. Илленче елларда Америкада тамыр җәйгән Коза ностра» исемендәге көчле мафия оешмасының эшләгән җинаятьләре бөтен дөньяга мәгълүм Мафия үзенең канлы җинаятен дөньяның кайсы почмагында гына эшләмәсен, җепнең очы барыбер күп очракта Сицилиягә килеп тоташа Халыкара масонлык оешмасын да. гангстерлыкны да мафиядән аерып карап булмый Шулай да Сицилиянең үзендә • мафия« дип авыз ачып сөйләргә яратмыйлар Сораштырганда да бу хакта теләр-теләмәс кенә җавап бирәләр Гадәттә, ул җаваптан әллә ни аңлап та булмый Кешенең авыруы турында үз алдында сөйләп тору уңайсыз булган шикелле әллә мафия чынлап та аларның - авырткан җирләремме, әллә традицион куркумы, әллә аны бу якшйң табигый бер күренеше дип санауларымы” Кистереп әйтү кыен Мафия сүзенең этимологиясен дә төгәл әйтеп бирә алмыйлар Бер версия буенча мафия — «онората сочьета», ягъни «абруйлы кешеләр җәмгыяте». Икенче берәүләр бу сүзнең мәгънәсен итальянчадагы «ана» сүзе белән бәйлиләр Янәсе, бер ана балалары кебек якын, теләктәш кешеләр Оешманың структурасы да гыйбрәтле унлап кеше оешкан группа— «коска», берничә коска -- «гаилә» ә -гаиләмнең башлыгы— капо». Кайбер тикшерүчеләр мафияне тарихның билгеле бер этабында Сицилия өчен зарур күренеш булганлыгын да расларга тарышалар Янәсе, ерак заманнарда мафиячелек Сицилиянең мөстәкыйльлеге өчен кирәк булган, аларны - благородный раз- бойниклар» сыйфатында күрергә теләүчеләр дә юк түгел Имеш мафиянең башлангыч кодексында этик нормалар бозылмаган: үз җиреңне ятлардан саклау, күмәк эш йөртү, сүздә тору сатлык җанга мәрхәмәтсез булу, сер саклау һ. б Әмма мафия — тарих барышында нинди генә метаморфозалар кичермәсен.— бүгенге көндә ул Италия җәмгыятенең яман шеш кебек бер әшәке авыруы Без Сицилиядә булган көннәрдә мафиячеләрне күпләп кулга алу. Палермода аларны махсус эшләнгән төрмәләргә җыю башланган иде һәм. ниһаять, быелгысы елның февраль аенда Палермода моңарчы тарихта күрелмәгән процесс башланды 474 кешенең эше судта карала Мафиячеләрнең кылган җинаятьләре коточкыч' Мафия турында сугыштан соң, бигрәк тә соңгы егерме ел эчендә бик күп язылды, китаплар, фильмнар чыкты Соңгы чорда Италия дәүләте, гомумән, илнең прогрессив җәмәгатьчелеге мафиягә каршы чын-чынлап ныклы көрәш җәелдерде (Бу хәрәкәттә Италия коммунистлар партиясенең роле аеруча зур ) Палермода бара торган процесс бу җинаятьчелекнең тамырына балта чабу булачак дип ышанасы килә Ләкин яман көч тиз генә бирешергә теләми. Процесс ни белән бетәр, күрербез Танышулар. Әдәби кичәләр Лунарионуова» ассоциациясе оештырган халыкара очрашуларның Италиядә культура көннәре-нең бу тугызынчысы иде Әүвәлгеләре ничек һәм нинди даирә белән үткәндер, әйтә алмыйм, әмма соңгы бишесендә совет язучылары (нигездә шагыйрьләр) актив катнашкан Оештыручы җитәкчеләрнең әйтүе буенча. Культура көннәре елдан-ел киңрәк колач ала бара Шундый бәйрәмнәрнең тугызынчысында совет язучыларыннан тыш. Америка Кушма Штатлары. Англия. Франция, Конго, Югославиядән килгән әдипләр дә катнашты Унике көнгә исәпләп төзелгән программа бай һәм төрле, эчтәлеге белән байтак әһәмиятле проблемаларны эченә алган иде Докладмы. дискуссион чыгышмы, газеталарда чыккан мәкалә яки интервьюмы,— фикер әйтү формасы нинди генә булмасын.— төп мәгънә һәрбер намуслы иҗат кешесен борчый торган проблемаларга барып тоташа иде Иҗатчы һәм җәмгыять Әдәбият һәм политика Телевидение һәм поэзия Халык иҗаты һәм .модернизм Әдәбият һәм киләчәк Тәрҗемә принциплары Әлбәттә, төрле континентларда яшәгән һәм төрле идеология белән сугарылган каләм ■ ияләренең бу мәсьәләләргә карашы тәңгәл килеп бетә алмый Шулай да. төрле карашларны белеп тору үзенчә гыйбрәтле Без программада күрсәтелгән чараларның байтагында, үзебез өчен файдалы һәм кирәк дип талканнарының барысында да катнаштык. Шунысын да ассызыклап әйтеп узарга кирәк ассоциация җитәкчеләре совет делегациясен игътибар үзәгендә тоттылар, безгә карата аеруча ихтирамлылык күрсәттеләр Төрле шәһәрләрдә безнең делегация белән аерым очрашулар, аерым кабул итүләр дә булды Мөгамәлә шундук сизелә трибунадан сүз биргәндә дә. күрешкәндә дә. утырган урыныңнан да Урамнарда «Совет язучылары делегациясен сәламлибез дигән язуларны күрү, әлбәттә, бик күңелле булды Ни дисәң дә. без бит әле чыкылдап торган капиталистик илдә йөрибез. Хикмәт без-шәрәфләр килүдә түгел.— бүтән иптәшләр килгән булса да. каршылау шулай ук яхшы булыр иде. аш бүтәндә: Сицилиядә безгә кадәр булып киткән совет делегацияләре биредә зур уңыш казанып, җирле халык белән уртак тел табып, үзләрен яраттырып китә алганнар Безгә кадәр яр ты ел чамасы элек биредә Р Гамзатов булып киткән Аңа кадәр мәскәүле шагыйрьләр Юрий Воронов (ул хәзер КПСС Үзәк Комитетының культура бүлеге мөдире). Александр Межиров. Людмила Щипахина. латыш Имант Зиедонис. украинлы Виталий Коротич, грузин Жансуг Чарквиани булган. Безгә эстафетаны дәвам итәргә, ирешелгән биеклектән төшмәскә, булдыра алсак. СоветИталия әдәби мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытырга кирәк иде Хәл кадәре без шуны эшләргә тырыштык та. Кызганычка каршы Италиядә, мөгаен бөтен Көнбатыш Европада дип әйтергә кирәктер, күпмилләтле совет әдәбиятын без теләгән кадәр белмиләр әле Төгәлрәк әйткәндә, кайбер милли әдәбиятлар турында бөтенләй белмиләр ♦ Бу хакта Ассоциация президенты Марио Грассо (Ул СССР язучыларының = VIII съездында да катнашты) күптән түгел -Литературная газета»га биргән интервьюсында болай дип әйтте. «1981 ел ахырында совет язучылары белән = миңа Монделлодагы очрашуда катнашырга туры килгән иде Анда совет язу- - чылары журналистларның күп санлы сорауларына чын йөрәктән күңелдә- = геләрен әйтеп, ихлас җаваплар бирделәр Бу очрашудан соң мин дөрес - информация алышуның. Советлар Союзы белән халыкара аңлашуда Совет- Г Италия язучылары хезмәттәшлегенең зарурлыгын һәм кирәклеген аңладым = Чыннан да бу очракта, Марио Грассоның политик зирәклегенә сокланмый мям- 5 кин түгел Ул җитмештән артык телдә иҗат ителә торган совет әдәбияты = турында объектив фикер йөртергә омтыла СССР Язучылар союзы идарәсе. = шушы табигый ихтыяҗны исәпкә алып, күпмилләтле совет әдәбиятының бү- J гснге хәлен реаль гәүдәләндерә алырлык вәкилләрен Апеннин атавына җибәрә дә инде Ихтимал, бу очрашуларда гел Мәскәү язучылары гына катнашса. _ сөйләшү кимәле никадәр генә югары булмасын, бәлки, сөйләшү һәм тәэсир- : ләр нәтиҗәсе бертөслерәк булыр иде Ә инде төрле телләрдә һәм традицияләре буенча төрле рухта һәм төрле милли үзенчәлекләр белән иҗат итүче , әдипләр белән аралашу — объектив чынбарлыкны белү өчен зарур шарттыр £ Сицилиядә ун көнләп вакыт эчендә без җирле итальян язучылары һәм - чит илләрдән килгән кунаклар белән шактый яхшы ук танышып өлгер- * дек Европа халыклары сөйләшә торган төп телләрне тиешенчә белмәү 2 ныклап аралашырга комачауласа да. тәрҗемәчеләр ярдәме белән без берберебезне кызыксындырган мәгълүматлар алыша алдык Турыдан-туры ара- ' лаша алмау, тәрҗемәче авызына карап торырга мәҗбүр булу аркасында. “ үзеңне уңайсыз халәттә, кимчелекле кеше кебегрәк хис итәсең Кайбер очракта катлы-катлы тәрҗемә итүләр китә Әйтик, әңгәмәдәшең французча әйтә, берәү аны итальянчага күчерә, икенче берәү русчага әйләндерә Куян шулпасының шулпасы килеп чыга Сөйләшүнең тәме, нюанслары югала. Ә язучы өчен фикернең бормалы юлларын белүнең, сөйләм нечкәлекләрен тоюның никадәр мөһим икәнен әйтеп торасы да юк. Моны, болай тәфсилләп, ни өчен әйтәм кызганычка каршы, без. татар язучылары, чит телләрне юньләп белмибез Телләр белмәү — безнең бер кимчел» гебез Әгәр зур максатлар куеп, әдәбиятыбызны зур дөньяларга алып чыгарга телибез икән, без -муму» булып утырып, битараф тәрҗемәчеләр генә безнең эшләрне башкарып чыга алмас Шагыйрь үзенең шигырьләрен укыганда күбрәк ачыла, шул чакта аның күңел тибрәнешләрен күбрәк тоясың Без. Культура көннәрендә катнашучы лар. бер кунакханәдә торып, беркадәр аралашып яшәсәк тә чын мәгънәсендәге аңлашулар әдәби кичәләр вакытында булды шикелле Менә базык гәүдәле, ак чәчле инглиз шагыйре Джон Силкин Ул монда үз хисабына хатыны белән килгән Англиядә киң билгеле шагыйрь һәм үзе чыгара торган поэзия журналының хуҗасы, редакторы Шигырьләрен салмак кына, тавышны артык уйнатмыйча гына, җайлап укый Гуманистик шигырьләр Бөтен сүзләрен аңлап бетереп булмаса да. шигырьнең рухын, эчке экспрессив көчен тоеп утырасың Менә Америкадан, Нью-Йорктан килгән озын һәм нәфис Мария Бритон Негр шагыйрәсе «Бар нәрсәгә орына алсаң икән'- дигән шигырен укуы әле дә күз алдымда Тыңлаучыларны тетрәндерерлек итеп укый Адәм баласы булып туып та. хокукыңның чикләнгәнлеген тоюның авырлыгын җан ачысы белән әйтә иде ул үзенең шигырендә Француз шагыйре Виргелио де Лемос белән мине кыска шигырьләр якынайтты Ул да җыйнак формалар белән мавыга икән Кичәләрдә француз дустыбыз үзенең әле яңа гына язган кыска шигырьләрен укыды Арада Юнна белән миңа багышланганнары да булды Виргелио де Демосның Парижда үз журналы бар Кем белә, балки, әлеге шигырьләр басылып та чыккандыр инде Залда утырганда шундый уй да килеп китә әллә ничә мең чакрым нардан, төрле континентлардан җыелган кешеләрне нәрсә берләштер;» монда’ Ни өчен әле алар берберенә, тыңлаучыларга үз телләрендә шигырьләрен укыйлар’ Нәрсә телиләр алар, нәрсә исбатламакчы булалар’ Әйе. диңгез- океаннар кичеп, таулар-үзәнлекләр үтеп, бирегә килгән кешеләрнең конкретрак максатлары да бар Әйтик, үз халкының, үз иленең әдәбиятын пропагандалау, әдәби журналлар, бу очракта "Лунарионуова белән үз журналлары арасында эшлекле элемтә урнаштыру. Болардан тыш. минемчә, аларны тагын бер уртак теләк берләштерә' шушындый халыкара очрашуда шагыйрьләр бүгенге поэзиянең көчен сынап карыйлар, аның бүгенге заманга, кеше-, ләргә кирәк дәрәҗәсен ачыкларга омтылалар Ә заманасы шигырь өчең өзелеп төшәргә тормый Каты замана, артык аек. артык акыллы замана. Яманлыкның яхшылык муенына менеп атланырга шартлары килеп торган замана Европа илләрендә халыкның поэзиягә бик исе китмәве, шигырь китапларының аз тиражда чыгарылуы яхшы мәгълүм Безнең ил шигырь сөючеләрнең күплеге, шигырь китаплары тиражларының зурлыгы белән бөтен дөньяда дан тотса да. соңгы биш-алты ел эчендә халыкларыбыз- ның шигырьгә беркадәр суынуы сизелә башлады Ә шулай да. без. төрле ил шагыйрьләре. Сицилия җирендә, иркенәеп, шигырь укып йөрибез әле. Күңелдә ышаныч бар шигырь бетә торган сәйгагь түгел ул Кешелек яшәгәндә җирдә сөю һәм өмет яшәгәндә, бишекләр тибрәнгәндә, кошлар сайрап күтәрелерлек зәңгәр күк булганда, поэзия бетә аламы соң ’ Шигырь пуляның очып бару юлын үзгәртә алмый, ә үлем китерә торган кнопкага басуны тыеп калдырырга булышырга мөмкин. Без чыгыш ясаган заллар гадәттә тулы булды Ихтимал, җыелган кешеләрнең бер өлеше, шигырь тыңлап ләззәтләнүдән бигрәк, ничегрәк икән болар дип. безне карарга да килгәннәрдер Анысы да гаеп эш түгел. Ә чыгышларны болай бик җылы кабул иттеләр. Безне аеруча кызыксынып тыңладылар Бу — табигый да Итальяннар инглизләрне яки французларны күп күргән, ә безнең халык — биредә бик сирәк кунак Кайберләренең хәтта рус телен беренче ишетүе Юнна Мориц үзенең шигырьләрен бик оста укый. Алтмышынчы еллар башында күтәрелеп чыккан бу шагыйрәнең шигърияттә үзенең абруйлы урыны бар Аны илебезнең төрле почмакларында алкышлап каршы алалар Сицилиядә дә ул үзен Анна Ахматоваларга хас горур һәм затлы тотып, әсәрләрен артистларча югары осталык белән башкарды Арттырып әйтү түгел минем чыгышка игътибар аеруча зур булды. Татар кешесе чыгыш ясый Бу факт үзе генә дә җирле халык өчен көтелмәгән яңалык иде Татарлар турында ишеткәннәре бар. күрәсең, бу сүз аларда әллә нинди ассоциацияләр тудыра булса кирәк Безнең тарихны чамалы белсәләр дә, дөресрәге, абсолют күпчелек бөтенләй белмәсә дә. «татар' сүзен ниндидер куркыныч дәһшәт-көч белән бәйләп караулары тәгаен иде Алар безне -тат^р» урынына тартар - диләр. (Бу сүз соңрак үзебезгә дә ошап китте, юлдашларым шаяртып, мине -тартар дип йөри башладылар.) Кызыксыну шундый зур булгач, өстәвенә, делегациянең рәсми җитәкчесе дә саналгач, мин һәр чыгышымны бик җаваплы дип санадым Сыналган тәҗрибә; үзеңне артык белдекле санап, артык катлаулы сөйләүгә караганда, гади һәм чын күңелдән сөйләү яхшырак Нинди генә җирдә булмасын, гади халыкка, хезмәт кешесенә шулай кирәк, шулай үтемле. Кыска гына итеп, башта үзебезнең халык, республикабыз, ил тормышында тоткан урыныбыз, әдәбиятыбыз турында сөйләдем Халык игътибар белән тыңлады, чөнки алар өчең бу яңа информация иде Аннан соң русча, татарча шигырьләр яңгырады. Халык җырлары сүзләрен. Тукай әсәрләрен («Туган тел>не бөтен Чыгышдарда да сөйләдем шикелле) һәм үземнең берничә шигырьне укыдым һәммә җирдә бик бирелеп тыңладылар. Башта бер үк шигырьне русча, аннан татарча укый идем дә. тәрҗемәче аны итальянча (шигырьләр алдан ук тәрҗемә итеп куелган) кабатлый иде. Соңрак остарып киттек, вакытны да экономияләдек: татарчадан турыдан-туры итальянчага күчә башладык Бу очрашуларда татар поэзиясе дигән төшенчә дә италия, француз, рус. инглиз шигърияте белән беррәттән саналып йөрде Һәм җирле матбугат битләрендә шулай аерым бер халык поэзиясе булып теркәлеп калды Без җыенысы унлап әдәби очрашуда чыгыш ясадык Аның бер ишләренә Культура көннәрендә катнашучы барлык делегация вәкилләре чакырылды, ә кайбер- ләрендә без — совет шагыйрьләре генә катнаштык. Ачибонаккорсида исә безгә ике тапкыр чыгыш ясарга туры килде. Беренчесендә шәһәр җитәкчеләре — мэр һәм муниципалитет членнары фәкать безнең белән генә очраштылар Залга шулай ук шәһәрнең абруйлы кешеләре дә җыелган иде Очрашу бик рәсми башланды Өстәлдә СССР һәм Италия флагчыклары Тәхет кебек урындыкта пиджак өстеннән күкрәк аша иңгә кыйгачлап киң тасма салган мэр үзе утыра Аның янына безне утырттылар Урындыкларыбыз артында әзмәвердәй карабинерлар Басып сөйләгәндә сулыш алганнары баш чүмеченә сизелеп тора. Башта рәсми тәбрикләүләр булды Мэрның тәбрик сүзенә җавап рәвешендә мин дә нотык сөйләп алдым Муниципалитет китапханәсенә ‘'Казан О. Волга- дигән альбомнар, шулай ук Муса Җәлилнең рус. инглиз телләрендә чыккан сувенир китабын бүләк » итеп калдырдым Очрашу рәсми тостә башланса да. тора-бара теге яки 6v мәсьәлә турында сораулар да бирә башладылар, шигырьләр укуны сорадылар 2 Ахырга таба муниципалитетның актлар залы поэтик салонга әйләнеп китте Z. Атмосфера җылынды Очрашуны оештыручылар да бик канәгать калдылар _ булса кирәк Ихтимал, бераз арттырып әйтүләре дә булгандыр, хуҗалар ' безгә «Көтелмәгән уңыш казандыгыз' —диделәр Ничек кенә булса да. ~ моны ишетү күңелле иде Очрашу ахырында мэр безгә муниципалитетның = истәлек бүләген — исемнәребез уелган көмеш медальләр тапшырды Рәсми өлеш тәмамлангач безне бүтән бинада шәһәркүләм кичке мәҗлес- ~ кә чакырдылар Монда күбрәк яшьләр иде Җырладылар, биеделәр, күңел ач- - тылар Безнең делегация хөрмәтенә оештырылган үзенә күрә бер бал-маскарад 2 иде ул Күрәсең, программа буенча алдан шулай каралган булгандыр Без 5 муниципалитет бинасында тагын бер кат булдык әле Бу юлы бүтән илләрдән килгән делегацияләр белән берлектә Шәһәр үзе зур булмаса да. олыдан * кубып, Культура көннәре уңае белән халыкара әдәби премия билгеләгән = Бу визит шушы бүләкне тапшыру уңае белән оештырылган иде Безнең - өчен бу кич аеруча истәлекле булды Әлеге премиягә безнең юлдашыбыз ' тәрҗемәче һәм публицист Афанасий Веселицкий лаек табылды Ул аңа - тәрҗемә эшләре һәм халыкара әдәби бәйләнешләрне ныгытуга керткән хе тактасы беркетелгән. Бу мәрмәр плитә Римдә яшәүче рус колонисе тарафын- ' нан 1901 елда куелган Язучы башкала турында үзе мондый сүзләр язып ♦ калдырган «Римгә әкренләп ияләнәсең, ә инде бер гашыйк булгач, гомергә ~ онытмыйсың» Рус әдәбиятының икенче бер бөек әдибе А М Горький да - Италия җирендә байтак еллар гомер кичерде тарихта калырлык әсәрләр “ иҗат итте Гасыр башында якташыбыз Ф И. Шаляпин да бу якларда. - Идел улы буларак, үзенең көчле авазын ишеттерде Л Н Толстой токымы- = ның байтак вәкилләре бүгенге көндә дә Римдә яшиләр әле «Барлык юллар да 6 Римгә илтә» дигән тәгъбирдәге шикелле, соңгы гасырларда Россиянең байтак - атаклы кешеләре Италия башкаласында булганнар истәлекюлъязмалар кал- - дырганнар Казан университеты галимнәренең дә Италия университетлары “ белән бәйләнештә торулары билгеле -Волжский вестник-ның 1Н88 елгы - 56 санында бу хакта хәбәрләр дә бар Үткән ел Мәскәүдә. политик әдәбият нәшриятында «СССР — Италия дигән документлар һәм дипломатик актлар тупланган китап чыкты 1917—1984 елларны эченә алган әлеге зур җыентыкта безнең ил белән Италия арасында төрле чорда төрле төсмерләр алган политик экономик һәм культура багланышлары турында бәйнә-бәйнә язылган Италия башкаласы турында күп сөйләргә мөмкин Язмамның бу өлешен боек Гете әйтеп калдырган сүзләр белән тәмамлыйсы килә Италияне һәм Римне күреп белгән кеше беркайчан да үзен бөтенләй үк бәхетсез дип атый алмыйдыр» Самолетта уйланулар Болай әйтү бераз шартлырак, әлбәттә. Самолетта гына түгел, күбрәк җирдә уйланып йөрисең Шулай да, җирдән аерылгач, болытлар арасында уйга чумып баруның үз тәме, үз мәгънәсе бар Менә безнең дә Италиягә сәяхәт тәмам Самолет очыш биеклегенә күтәрелеп килә Рим пинийлары аста калды. Таможня хезмәткәре тамгасы салынган кызыл тышлы совет паспорты кесәдә Көндәлек блокнотым тез өстендә Апеннин ярымутравыннан ераклашкан саен бу җирнең безнең яклар белән бәйләнеше турында күбрәк уйла- ныла, ниндидер мөнәсәбәтләр, вакыйгалар, фактлар белән араларны якынай тасы килә Бәйләнешләр, асылда, бер яклырак Борын-борыннан шулай килгән. Без элекке Рим империясен мәктәпнең беренче елларында ук өйрәнә башлыйбыз Урта диңгез тирәләренең тарихы шундый, цивилизациясе шундый Көнбатыш Европаның фәнен, сәнгатен, әдәбиятын гомумән, культурасын күзалласаң, ирексездән. һәммәбезгә мәгълүм исемнәр хәтергә килә Леонардо да Винчи. Галилео Галилей. Джордано Бруно. Рафахть. Микеланджело. Тициан. Паганини Тагын әллә никадәр исем санарга мөмкин Дөресен генә әйткәндә, безнең күбебез Урта диңгез төбәгендәге цивилизацияне бар бөтенлеге белән ныклап белмибез әле Моның тарихи сәбәпләре- дә бар Борын заманнардан бирле Идел-Урал халыклары бигрәк тә болгар-татарлар. иң әү вә л Шәрык цивилизациясе белән җимләнгәннәр Мәгърифәткә тартылган яшьләр, гадәттә, Бохара. Димәшкъ. Каһирә кебек үзәкләргә барып гыйлем алганнар Миңа калса. Көнбатыш Европа белән безнең моим әбәтләрне Рус дәүләтенә кушылганнан соңгы дәвергә бәйләп аңлату хакыйкатькә якын булыр Дөрес, аңарчы да итальян сәяхәтчеләре дөньяны бик күп айкаганнар. Әйтик Марко Поло, инде XIII гасыр ахырында ук Кытай һәм Үзәк Азия. Кавказ якларында булып, гаять кыйммәтле мәгълүматлар калдырган Каспий. Дон. Идел тирәләренә килеп чыгучылар да булган XV гасырда яшәгән Венеция сәүдәгәре Йосафат Барбаро һәм шул ук Венеция республикасы илчесе Амброджо Контариниларның юлъязмалары шул хакта сөйли. Төрки халыклар өчен тарихи кыйммәткә ия Кодекс куманикус»та (XIV йөз башы ядкаре) италиялеләр тарафыннан төзелгән Аның төп нөсхәсе хәзерге вакытта Ватикан китапханәсендә саклана. Шул ук музейда төрки-татар хикәяләре тупланган итальян телендәге китап та бар Китапчы галим Ә Кәримуллин тикшерүләренә караганда, беренче татар басма китабы чыгуда да италиялеләрнең роле зур булган Антик цивилизация төбәгенә борын заманнарда безнең халык вәкилләре . дә тартылганнардыр һәм барып чыкканнардыр дип уйлыйсы килә Без аларны белмибез генәдер Рәсми дипломатик каналлар буенча булмаса. рус флоты составында диңгезче яки Суворов походлары вакытында солдат сыйфатында бу тирәләрдәге хәрби яки сәүдә операцияләрендә катнашканнардыр. XIX гасыр ахырында ук эре капитал һәм интеллигенция вәкилләреннән кай- берәүләрнең Апеннин ярымутравында булулары билгеле. Әйтик, журналист һәм язучы Ф Кәрими Европа буйлап сәяхәте вакытында Италиягә дә кагылган Революциягә кадәрге татар вакытлы матбугатында Италия сәнгате һәм бу илнең бөек шәхесләре турында байтак материаллар чыккан 1908 елны Сицилиянең төньягында көчле җир тетрәүдән бик күп кешеләр һәлак булганнан соң татарлар арасында махсус бәетләр таралган. (Бу хакта М. Мәһ- диев газетада язып та чыккан иде) Совет чорында безнең нәшриятта һәм вакытлы матбугат битләрендә Италия әдәбияты һәм сәнгате вәкилләренең байтак әсәрләре дөнья күргән Шулай да. соңгы дәвердә (40—50 елны күздә тотып әйтәм) бездә иң күп басылган итальян язучылары — Джованни Джер- манетто һәм Джованни Родари һәр икесе дә үз заманында Казанда булып киткән. Беренчесе Бөек Ватан сугышы чорында бераз вакыт бездә яшәп тә алды. Дж Джерманетто — шактый ук мәгълүм язучы (Иң билгеле әсәре ■Цирюльник язмалары ) һәм Италия Коммунистлар партиясенең күренекле вәкиле Үткән ел әдәби җәмәгатьчелек аның 100 еллыгын билгеләп үтте (1959 елны үлде) Казанда яшәгән чорда ул татар әдәбияты белән ныклап кызыксынган Тукайга багышлап шигырь бастырып чыгаруы әнә шул хакта сөйли Әлеге шигырьнең кайбер юлларын искә төшереп узыйк Юк. үлмәдең, гакыллы ир. мәшһүр Тукай! Тавышың яши кабатланып һәр буында Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга Моннан 15 еллар элек мәшһүр балалар язучысы Дж Родари Казанга махсус килеп киткән иде Бездә аның «Чипполино маҗаралары (1957) һәм • Зәңгәр ук сәяхәте» (1960) әсәрләре аерым басмалар булып чыкты Республикабыз язучылары белән очрашуында ул үзенең татар телендә чыккан әсәрләрен күреп, болай дигән иде "Минем бу китабым үземнән бәхетлерәк, чөнки ул татар балалары белән татарча сөйләшә белә! Хәзер инде Родари исән түгел, әмма ул безнең күңелләрдә сөйкемле, якты кеше булып калды Шагыйребез Зөлфәт үзенең күләмле бер шигъри әсәрен аның якты истәлегенә багышлап язды Италияле Джерманетто Тукайны хөрмәтләп шигырь язса, икенче бер итальян Рениеро Ланфредини. герой шагыйребез Муса Җәлил белән бер камерада утырып, аның соңгы көннәре шаһите булды Нәтиҗәдә без шагыйрьнең гомер җыры азагы турында күбрәк мәгълүмат белә алдык Фаҗигаләр белән тулы бу заманда халыкара бәйләнешнең әнә шундый гыйбрәтле миссаллары, әнә шундый формалары да бар шул Безнең театрларыбыз репертуары һәм концерт программалары турында сүз чыкса, италияле авторларның әсәрләре турында аеруча куп сөйләргә мөмкин Әйтик Севилия чәч алучысы (Дж Россини). «Риголетто Трубадур» ■ Травиата (Дж Верди) Болар безнең опера һәм балет театрының репертуарын бизәүче әсәрләр түгелме? Бу җәһәттән. Татар дәүләт академия театрында К Гольдони, Э Де Филиппо һәм башка драматургларның әсәрләре буенча куелган спектакльләр гөрләп барды Табигый бер сорау туа: ә татар әдәбияты сәнгате турында Италиядә беләләрме соң’ Бу хакта кистереп уңай җавап бирү кыен Төрле елларда безнең хакта аз-маз хәбәрләр басылган Әйтик, 1925 елда бездә беренче милли опера куелу уңае белән Римдә «Көнчыгыш Европа' (L Europa oriental*) дигән журналда бер мәкалә басылып чыккан 1957 елны «Совет чынбарлыгы (Reallo Sovetica) журналында Мәскәүдә үткән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы турында материал басылган 1963 елда -Европа әдәбияты» (L Europa letteraria) журналында Муса Җәлил турында мәкалә һәм аның шигырьләре урнаштырылган Мәкаләнең авторы һәм шигырьләрнең тәрҗемәчесе — Ма- рианно Джузеппе Соңрак чорга килгәндә, 1978 елны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Италиянең төньяк шәһәрләрендә гастрольдә булып кайтты Артистларның бу сәяхәте татар милли сәнгатен Европа үзәгендә күрсәтүдә, гомумән, италия-татар мөнәсәбәтләре тарихында үзе бер якты сәхифә Италь- ян-татар бәйләнешләре турында белгәннәрем шулар Ихтимал, мин белеп бетермәгән тагын бүтән фактлар да бардыр Булса, бик шәп Шулай да безнең бай тарихлы әдәбиятны, шактый үзәнчәлекле сәнгатьне чит илләрдә. Европада, шулай ук Италиядә дә киңрәк күрсәтү, пропагандалау буенча эшләр бик күп, бик күп әле Бу юнәлештә тугандаш халыкларның уңай тәҗрибәсен өйрәнү дә артык булмас Мисалга ерак барасы түгел әйтик, күрше чуваш дусларыбыз үзләренең поэтик анталогияләрен француз, венгр, итальян телләрендә чыгаруга ирешкәннәр икән, бу очракта үрнәк алу яхшы гына булыр Бу мәсьәләдә турыдан-туры безнең «йомшак җиребез» — тәрҗемәче кадрлар тәрбияләү һәм чит тел белүче тәрҗемәчеләр белән бәйләнешне ныгыту кирәклегенә кайтып кала Бүгенге заман — халыкара аралашу заманы Кыйтгалар белән кыйтгалар, дәүләтләр белән дәүләтләр, халыклар белән халыклар аралаша Дәүләт эшлек- леләре белән дипломатлар бер-берләренә йорешә. фән һәм техника кешеләре үзара информация-мәгъл үмат алыша, әдәбият һәм сәнгать, гомумән, культура әһелләре дә бу җәһәттән бер-берен ныграк аңларга, уртак тел табарга, рухи казанышлар алмашырга омтыла Яшәү рәвешләре һәм сәяси юнәлешләр** нинди генә булуга карамастан, замана аралашуны һәм аңлашуны таләп итә Ахыр чиктә, җир йөзендәге тынычлык, иминлек, сугышны булдырмау халыкларның үзара аңлашуына, сүз беркетеп килешүенә, дуслаша алуына бәйле бит Тынычлык очен гомум хәрәкәттә кайбер өлкәннәргә сабак күрсәтеп. нәни балалар да актив көрәшә хәзер Мәскәү укучысы Катя Лычеваның АКШка барып, дуслык, иминлекне ныгытырга өндәп йөрүен бөтен дөнья сөенеп күзәтте. Икенче бер бала — Катяның яшьтәше 10 яшьлек Ника Турбина да Италия буйлап сәяхәттә йөрде Үткән ел аңа гуманистик рухлы шигырьләре өчен Италиянең зур бүләге—«Алтын арслан* премиясе бирелде Самолет Мәскәү өстенә якынлаша Уфалы Ибраһим Абдуллин романы исеме белән әйтсәк, «Хуш. Рим* Исәнме Туган ил1 Без чит җирләрдә йөреп, гыйбрәт алып. Синең якты киләчәгең өчен хезмәт итәргә яңа дәрт, яңа омтылышлар белән кайтып киләбез. Ачиреале — Рим Казан 19X5 ел отыры. 1986 ел башы