ХАЛЫК ХЕЗМӘТЧЕСЕ БУЛУ
Халкыбызның яңа культура учагы буларак барлыкка килгән татар театры тугдн көненнән үк үзен алдынгы карашларны үткәрүче иҗтимагый трйбуна. массаларны идея-эстетик яктан тәрбияләүдә гаять үтемле корал итеп танытты 1906 ел. 22 декабрь Милли профессиональ театрны татар Халкының рухи тормышындагы тарихи ихтыяҗ тудырды Беренче рус революциясе елларындагы гомуми күтәрелеш театрның барлыкка килүен тагын да тизләтте Соңрак кара реакция «бөредән шартлап чыккан* театр юлына теләсә нинди мәкерле киртәләр корырга талпынып карады, әмма. К Тинчурин сүзләре белән әйткәндә, тумыштан ук революцион булып туган .театр хәрәкәтен бернинди коч тә туктата алмады Театрны буу максаты барып чыкмагач, аның демократик асылын юарга омтылдылар, «кулга ияләштереп», аны халыктан аерырга маташтылар Татар театры менә шулай туган көненнән үк демократик үсеше өчен киеренке көрәш башлап җибәрде Театрны эзәрлекләделәр Спектакльләр күрсәтергә рөхсәт ителмәде Цензура революцион идеяләргә ишарәсе булган пьесаларны катгый рәвештә тыйды Актерлар төрле һөҗүмнәргә дучар ителде Шулай булса да. театр яшәде Шушындый авыр шартларда да ул заман ихтыяҗы таләп иткән идеяләрне үткәрү, халыкны революцион көрәшкә рухландыру өчен үзендә бетмәс-төкәнмәс көч тапты «Театр очкыннары Яңа кояшның беренче нурлары* Революционер-ленинчы М Вахитов «Мусульманская газета»да басылып чыккан (1914. 12—13 сан) бер мәкаләсен әнә шулай исемли Театрга каршы чыккан реакцион көчләргә карата катгый сүзен белдереп, ул татар сәхнә сәнгатенең «беренче пионерлары- булган фидакарьләрнең игелекле хезмәтен югары бәяли • Кариев. Болгарская Байкина җиңеп килгән яңа тормышның беренче сәламләү нурлары, киләчәк буыннар куансын өчен армый-талмый эшләүче сукачылары һәм чәчүчеләреБеренче театр труппасын («Сәйяр») җитәкләгән Г Кариев. гомерләре буе сәхнәдән аерылмаган беренче артистлар С Гыйззәтуллина-Волжская. Г Болгарская. В Мор- Тазин-Иманский, А. Кулалаев. К Шамил, шулай ук соңрак оештырылган -Нур*. ■ Ширкәт* һәм Әстерхан труппалары актерлары Ш Шамильский Г Казанский. 3. Богданова. 3 Солтанов. С һәм Җ Байкиннар. яңа реалистик драматургиягә нигез салган Г Камал. Ф Әмирхан. М Фәйзи. Ш Камал күренекле әдипләр Г Тукай. Г Ибраһимов. революционер-ленинчылар X Ямашев. М Вахитов — татар театрын, милли демократик сәхнә сәнгатен үстерүгә менә кемнәр юл ачты Татар театрының демократизмын формалаштыруга, сәхнәнең матурлык һәм яхшылык идеалларын раслаучы көрәш мәйданы булуын аңлауга зур өлеш керткән Тукаебыз үзенең карашларын «Театр» исемле шигырендә аеруча ачык итеп белдерә: Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр. Күңелдә йоклаган дәртне уятыр Театр — яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми уңга илтә Театр көлдерәдер, уйнатадыр. Тагы үткән гомерне уйлатадыр Х Татар театрына 80 ел Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең — Көләрлек булса, булмаса — еларсың Күрерсең тормышың нинди: җит шме’ Җитеш булмаса. кая җире җитешми? Шагыйрь дөнья культурасыннан аерылган хәлдә иҗат итүне күз алдына да китерә алмаган Театрның күпкырлы, интернациональ афишасын тезүдә, мөгаен. Г Тукайның да йогынтысы булгандыр Әлеге беренче афишаларда, белгәнебезчә. Г Камал. Ф Әмирхан. С Рәмиев. М Фәйзиләр белән беррәттән. Гоголь. Островский. Шиллер. Гейне. Мольер кебек дөньякүләм билгеле классикларның исемнәре дә торган Халыкның милли үзаңын уяту, аның гомум культура дәрәҗәсен үстерү кебек катлаулы һәм мактаулы миссияне үтәү өчен яшь театрга сәхнә сәнгатенең иң нәтиҗәле төп алымы —тормыш дөреслеген ышандырырлык итеп чагылдыручы реалистик алымга таянырга кирәк иде Нәкъ менә шушы юлга басып, заманның мөһим мәсьәләләрен күтәреп, театр халык өчен кирәк сәнгатькә әверелде. Труппа шуны яхшы аңлап эш итте: чын мәгънәсендә культура учагына әверелү өчен, иң беренче чиратта, театрга халык интересларын гәүдәләндерүче реалистик драматургия кирәк Менә шуңа күрә, труппа милли репертуар булдыруга зур көч куйды Һәм нәтиҗәдә революциягә кадәрге татар театры үзенең идея-эстетик юнәлешен шактый ук ачык чагылдырган бай афиша барлыкка китерде Беренче татар артистлары халыкка якын театр тудыруның икенче бер мөһим шартын актер уенының ышандыручанлыгында. тормышчан образлар иҗат итүдә күрделәр Халыкчан театр оештыру эшендә алар милли реалистик әдәбиятка прогрессив рус театрының сыналган сәхнә методологиясе ярдәмендә таянырга омтылдылар Рус сәхнәсе реализмының шифалы көче бигрәк тә шунда сизелә: ул. үзенә табынуны таләп итмәгән хәлдә теләсә нинди милли театрга бөтен тулылыгында ачылырга. тормышны дөрес чагылдырырга язучы белән театрны халык дөньясына якынайтырга булыша Татар театрының «чишмә башы»н ачучылар моны аеруча яхшы аңлап эш иттеләр Чынбарлыкны реалистик төстә гәүдәләндерү, шулай итеп, татар сәхнә сәнгатенең нигезенә әверелә Актерлар беренче елларда ук тормышны дөрес һәм төгәл чагылдыруга ирештеләр Һәм алар үзләре дә халыкның ничек яшәгәнен нечкәләп белүләре һәрбер образның асылына төшенүләре ягыннан аерылып торганнар Милли сәхнә реализмына нигез салучы Г Карцевтан, шулай ук «Сәйяр» һәм -Нур» труппаларының беренче артистларыннан башланган эстафета әнә шулай уңышлы төстә дәвам иттерел- гән Халыкка хезмәт итү Беренче профессиональ театр эшлеклеләре әлеге бөек максат хакына чын мәгънәсендә янып яшәгәннәр, кыска гына вакыт эчендә милли актерлык сәнгатен тудыруга ирешкәннәр Менә шулай Кариев мәктәбе. «Сәйяр» мәктәбе туган Әлеге тәгъбирләр, дистәләп ел үтүгә үк. театр җәмәгатьчелеге теленә кергән Революциягә кадәр үк барлыкка килгән бу күркәм традицияләр татар театр сәнгатенең моннан соңгы үсешендә төп юнәлешне билгеләде. Революциягә кадәрге татар театрының шактый ачык төсмерләнүче иҗат юнәлеше аны Бөек Октябрьдән соң турыдан-туры Совет властеның ышанычлы таянычы булуга китерде Бернинди икеләнүләр булмады Берәүләр утлы сугыш кырына китеп барды, икенчеләр сәнгать постында көрәшүләрен дәвам иттерделәр Гражданнар сугышыннан соң алар совет милли сәхнәсенең, аның флагманы — академия театрының әйдәүчеләренә һәм горурлыгына әверелделәр Революциягә кадәр үк танылырга өлгергән күренекле актерлар К Тинчурин, 3 Солтанов. Н Таҗдарова, Ш Шамильский, Н Арапова. К Шамил. Г Болгарская. Ф Ильская һәм алардан соң килгән буын вәкилләре яңа җәмгыять төзүдә театрга йөкләтелгән җаваплы миссияне, аерым алганда сәхнә сәнгатенең төп ике компонентын — репертуар һәм идея-эстетик мәсләк мәсьәләсен һәрвакыт игътибар үзәгендә тоттылар Гражданнар сугышы чорында һәм егерменче еллар башында Ш Госманов. Г Ибраһимов тарафыннан иҗат ителгән революцион пьесалар, агитация-плакат, героик-романтик театр репертуары үрнәкләре буларак, аннан соң да күпмедер вакыт яшәүләрен дәвам иттерделәр Аларны тагын да актуальрәк әсәрләр алмаштырды. Яшь совет театрының югары идеяле заманча репертуарын булдыру өчен сыйфат дәрәҗәсе җәһәтеннән яңа бер сикереш ясарга кирәк иде Һәм ул ясалды да К Тинчурин Ф Бурнаш, Ф Сәйфи-Казанлы Н Исәнбәт Г Кутуй кебек танылган әдипләр, беренче совет пьесаларының иң яхшы үрнәкләренә таянып, тормыштагы көнүзәк мәсьәләләргә багышланган комедияләр һәм мелодрамалар иҗат иттеләр Әлеге авторларның күп кенә әсәрләре, вакыт сынавын уңышлы үтеп, татар драматургиясенең алтын фондына керделәр. һәрбер чорның үз проблемалары була Утызынчы елларда, мәсәлән, бөтен игъ тибар илне индустрияләштерү колхозлар оештыру, кулаклар белән кискен көрәш һ б шундый зур бурычларга юнәлтелде Заман белән бер адымда атлаучы язучы- ларыбыз шул проблемаларны хәл итү барышында яңа кеше тәрбияләнүен төрле яклап күрсәтергә омтылдылар Утызынчы елларның икенче яртысында заман агышын калку рәвештә гәүдәләндергән җитди әсәрләр күренә башлый Шушы чорда язылган • Шәмсекамәр- (М Әблиев). «Чаткылар Ташкыннар- (Т Гыйззәт) кебек әсәрләр хәзер татар драматургиясенең бәяләп бетергесез казанышлары булып санала Халкыбызның яшәү дәрте белән янып йөрүче акыллы һәм җор кешеләрен күрсәткән -Кыю кызлар* (Т. Гыйззәт). «Хуҗа Насретдин* (Н Исәнбәт) кебек комедияләр дә терле буын тамашачылары тарафыннан һәрвакыт яратып карала торган спектакльләргә әверелә Утызынчы елларда театр көнүзәк проблемалы әсәрләргә ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен рус совет драматургиясе хәзинәсеннән дә нәтиҗәле файдалана, атап әйткәндә. В Кирш он, В Иванов. А Афиногенов. В Шкваркин. А Арбузов кебек танылган авторларның революция, социализм төзү һ б җитди темаларга багышланган пьесаларын уңышлы сәхнәләштерә Табигый ки. фашизмга каршы көрәш чорында сугыш тематикасы беренче планга чыкты Илленче һәм алтмышынчы елларда драматургиягә яңа көчләр килү сәхнә сәнгатебезне яңа баскычка күтәрергә мөмкинлек бирде Татар әдәбиятының реалистик традицияләренә тугрылык, заманча фикерләү остал.ыгы. чорыбыз елъязмачысы булырга омтылу Ш Хөсәенов. Т Миңнуллин. Д Вәлиев, А Гыйләжев И Юзеев кебек калам ияләрен театрда яңа бер күтәрелеш тудырырлык әсәрләр иҗат итүгә китерде Татар драматургиясенең илкүләм абруе арту аның күпмилләтле совет культурасы традицияләре җирлегендә үсүеннән киләдер Драматургларыбыз гомум кешелек проблемаларына һаман саен тирәнрәк үтеп керәләр Соңгы вакытта тарихи һәм тарихи-революцион темаларга игътибар артты Театр җәмәгатьчелеге мәсәлән. Н Фәттахның -Кол Гали» Т Миңнуллинның Канкай углы Бәхтияр» Д Вәлиевнең • 1887 яки тәңребез бер— хөррият» исемле әсәрләре буенча куелган спектакльләрне яратып кабул итте Татар драматурглары, производство темасына мөрәҗәгать итеп, бүгенге казанышларыбыз иҗатчысы булган актив герой образларын тудырдылар Шундый замандашыбызны без Д Вәлиевнең Тормыш бүләк итәм -Диалоглар- дилогиясендә. Т Миңнуллинның -Монда тудык монда үстекдрамасында күрәбез Прозаик Г Ахуновның -Хәзинә», -Ардуан батыр» -Чикләвек төше» исемле роман һәм повестьлары нигезендә эшләнгән спектакльләр дә заманны әйдәүче актив геройлар галереясын баетуга хезмәт итәләр Эшчеләр сыйныфы турындагы пьесаларда геройның әхлакый үсешенә ныграк игътибар бирелә Югарыда санап үтелгән әсәрләрдә без моның күркәм үрнәкләрен күрәбез Бүгенге заман татар драматургиясенең новаторлыгы, бөтен совет сәхнә сәнгатендәге кебек үк. конфликтны сюжет нигезенә түгел, ә алынган проблеманы ачу җирлегенә коруда күренә Конфликт теге яки бу күренешнең философик асылын ачуга нигезләнә Уңай һәм тискәре персонажлар арасындагы конфликтка түгел. ә геройның рухи дөньясындагы эчке каршылыкларга ныграк басым ясала Милли сәхнә әдәбиятының әлеге сыйфаты -өченче тип әсәрләр — мораль-этик пьесаларда да шактый калку чагыла Мондый тор әсәрләрдә гадәттә, әхлак мәсьәләләре төрле яклап яктыртыла, халык хәтерен түкми-чәчми саклау, туган туфракка мәхәббәт кебек темалар да колачлана Әйтик. И Юзеевның -Сандугачлар килгән безгә», -Кыр казлары артыннан» А Гыйләҗевның -Югалган бер көн» -Ефәк баулы былбыл кош» Т Миңнуллинның -Нигез ташлары -Әлдермештән Әлмәндәр» • Монда тудык, монда үстек» пьесаларында шундый фикер үткәрел» Кеше хәтер- сез-үткәннәрсез. туган туфрак белән аерылгысыз итеп бәйләүче тамырларсыз яши алмый Югарыда санап үтелгән пьесаларның берсе тикмәгә генә -Нигез ташлары- дип аталмагандыр Нигез ташлары Кешенең дә әнә шундый рухи нигезе була Әсәрдә нигез тошенчәсе тирән мәгънәле символ дәрәҗәсен» күтәрелә Шунысы үзенчәлекле татар драматургиясендә әлеге проблемалар нигезендә халык язмышы үзәгендә яшәгән мөхтәрәм картлар — ил картлары йөзендә гәүдәләндерелә Татар театрында обывательлекне фаш итүнең ерак тамырлары бар Әлеге традицияләр милли драматургиябезнең атасы Г Камалдан ук башлана Хәтерлисездер әдипнең сатира хөкеменә куелган - адәмчекләрле арасында күлмәк өчен газиз улын сатып җибәрергә әзер торучылар да очрый Бүгенге драматургларыбыз классиклар тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнеп җәмгыятебез өчен ят булган бу күренешне заманча ачарга омтылалар Мещанлык һәм рухи чикләнгәнлекне ачып бирү өчен алар драма жанрына мөрәҗәгать итәләр Менә шуңа күрә спектакль көлдерә дә. иң мөһиме уйландыра ла Шулай итеп мещанлыкның асылы антигуманистик - теория *се фаш ител» Драматург Д Вәлиевнең -Әгәр үзеңә хыянәт итсәң- әеарендәге Салихны гына искә төшерегез Үзенең «умырткасызлыгын» фаҗигале төстә тануы белән ул күңелдә кызгану хисе уята Табигать тарафыннан талант бирелсә дә. аның гомере кызыксыз һәм нәтиҗәсез үтә Шундый ук проблеманы күтәрүче «Дуслар җыелган җирдә» пьесасы (Т Миңнуллин) үзенчәлекле притча, диспут рәвешендә язылган. Безгә нәрсә булды' Шәхесләр булып өлгерә алдыкмы’ Тынычлану һәм туклык безне обывательлек сазлыгына батырмыймы’ Спектакль геройларын әнә шундый сораулар борчый Ал арны әнә шундый авыр уйлар эзәрлекли... Рухи сайлык мотивына Р Хәмид башкачарак якын килә Үзенең пьесаларындагы Наил белән Илсурны ул бер-берсен тулыландыручы геройлар итеп гәүдәләндерә. Берсе — агроном икенчесе — инженер Әмма аларның кылган гамәлләре ничектер кеше ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелмәгән шикелле Коры эш өчен эшләү. . Кешеләргә шатлык китерү ләззәтен алар инде тоймый башлаганнар Җансыз роботка әйләнеп баралар Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр салкынлыгы Р Мингалимнең -Өченче бүлмәдә эт яши- драмасында да шактый кискен төстә күтәрелә Тормыш ваклыклары әсирлегенә бирелү, хис-тойгылар салкынлыгы, әнә шулай, балалар яшисе бүлмәдә эт тотуга китерә. Соңгы елларда татар драматургиясендә яшәү мәгънәсе турындагы философик мәсьәләләрне күтәргән интеллектуаль пьесалар иҗат итү активлаша төште. Шундый әсәрләр рәтенә, мәсәлән. Т МиңнуллинНың -Әлдермештән Әлмәндәр». -Моңлы бер җыр- пьесаларын кертергә мөмкин Әлеге әсәрләрнең берсе- — трагикомедия, икенчесе публицистик трагедия жанрында язылган Пьесаларда алга куелган катлаулы мәсьәләне чишү юллары шактый ачык төсмерләнә Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең фаҗигале язмышын өйрәнгәндә -Театр» журналында әйтеп үтелгәнчә, драматургны гадәттән тыш авыр ситуациядә дә сынмаган көчле рух серләре кызыксындыра. Әлеге драматургның каһарманлык нигезләре, кеше рухының үлемнән өстен калуы турындагы уйланулары И Юзеевның символик сурәтләү алымы белән язылган -Соңгы төн» трагедиясенә аваздаш яңгырый Шагыйрь язмышы — халык язмышы Әлеге әсәрдә дә хакыйкатькә әверелгән әнә шундый фикер үткәрелә Җитмешенче елларда иҗат ителгән милли пьесалар кешегә дан җырлаулары белән генә түгел, ә шәхеснең һаман саен тирәнрәк рухи катламнарын ачулары белән әһәмиятле Аларда аерым кешеләрнең образы күпгасырлык үткәннәр, халык дөньясы белән бәйләнештә ачыла. Сәхнә сәнгате методологиясенә килгәндә, татар театры, әйткәнебезчә, беренче адымнарыннан ук реалистик юнәлештә баруын дәвам иттерә Егерменче еллардагы стилистик эзләнүләр тормышны дөрес чагылдыру принцибын тагын да тирәнәйтте, һәм әлеге принцип театрның яшәү рәвешенә әверелде Сәхнәләштерү сәнгатенең яңа формаларын эзләү театрның магистраль юлын киңәйтүгә китерде Утызынчы елларда театрга аяк баскан режиссерлардан Г Исмәгыйлев. Ш Сарымсаков милли сәхнә корифейлары традицияләрен уңышлы төстә үстерделәр Татар театры эшчән- леген бүгенге заман «стандартлары»на якынайтуда, аның илкүләм абруен күтәрүдә М Сәлимҗанов. П Исәнбәт кебек режиссерлар зур өлеш керттеләр Эзләнүләр дәвам иттерелә Безнең карашыбызча, театр үсешендәге яңа этап хәрәкәт логикасын, геройларның фикер сөрешен тирәнәйтү, жанр һәм автор стиле үзенчәлекләрен калкурак ачу белән билгеләнә Актерлык сәнгате үсешен бербөтен ансамбль тудырудан башка күзаллап булмый Хәзерге театр коллективы милли сәхнә традицияләрен яңача үстерергә омтыла Көнкүреш сурәтләнешендәге ышандыручанлык заманча образлылык белән баетыла, театрдагы романтик тенденцияләр шигърилеккә якынайтыла Коллектив һәрбер спектакльнең жанрын төгәл билгеләргә омтыла Репертуарда психологик драма белән беррәтгән. трагедия, фарс, мелодрама, водевиль, героик-романтик драмаларга да зур урын бирелә Ачык театраль формадагы татар спектакльләре мавыктыргыч тамаша төсендә үтә Шунысы игътибарга лаек: спектакльләрнең күпчелеге эзләнүләр барышындагы аерым этап, тагын да тәэсирлерәк сурәтләү чараларына ирешүдә билгеле бер баскыч буларак кабул ителә Әлбәттә, милли сәхнә сәнгатенең үткәндәге казанышларына таянмыйча, спектакльләр куелышындагы яңалыкка ирешеп булмый Менә шуңа күрәдер, күп кенә пьесалар татар тамашачысы өчен якын булган традицион психологик драма рәвешендә сәхнәләштерелә. Традицион актерлык сәнгате характерларның эчке логикасын бирүдә яңа сурәтләү чаралары белән баетылды Тиешле урында тотанаклык күрсәтү, хис-кичереш- ләрне тезгенләү, икенче бер очракта, киресенчә, ташып чыгу сәхнәбездә тагын да табигыйрәк күрсәтелә башлады Кайчандыр штамп тарафыннан кысрыкланган кызыклы уен алымнары сәхнәгә яңадан кайтарылды Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры М Сәлимҗанов үзенең эшкә килү елларын түбәндәгечә искә төшерә. «Актерларны бүгенге категорияләр югарылыгында фикер йөртергә, .парны сөйләмдә! " гадәти төшенчәләр, алымнар һәм шомарып беткән интонацияләрдән качарга мәжбүр итәргә кирәк иде Бездән үзара мөнәсәбәтләрнең заман таләп иткән чынлыгына ирешү бүгенге хакыйкатькә киеренкелек төсмере өстәлүен тою соралды Артистларның эчке чикләнгәнлеген бетерү персонаж характерын импровизацион төстә ачарга ирешү, образга сәхнә иҗатчысының үз карашын булдыру Безнең алда әнә шундый бурычлар торды» Бу җәһәттән шуны әйтергә кирәк М Сәлимҗанов спектакльләрнең тулаем образлылыгына ирешә Пьесаларның куелышыннан аңлашылганча заманча ритмнар актер уенына гына түгел, сценографиягә дә һәм хәтта сәхнә күренешләре алмашынганда да кирәк Бүгенге театрда бер генә мизгел дә «заяга- узмаска тиеш. Бояарнын барысы да театрга халык тормышы белән яшәргә мөмкинлек бирә Режиссер үзенен иҗади эзләнүләрендә щепкинчыларга — Мәскәүдә белем алып кайткан Ф Әхтәмова. Н Дунаев. Г Исәнгулова. Н Ихсанова. Р Тажетдинов М Хайруллина. Ф Хәмитова Ә Шакиров. Р Шәрәфиев кебек яшьләргә, шулай ук бай сәхнә тәҗрибәсенә ия булган Ф Халитов. Г Шамуков. Ш Биктимеров Г Надрюков кебек алкәннәргә ышанычлы төстә таянды Аерым артист ирешкән һәрбер казаныш бөтен ансамбльнең уртак казанышына әверелә барды Мондый күренеш күркәм тенденциягә әйләнде Татар театры сиксән еллык гомерендә мактаулы зур юл үтте Бүгенге биеклеккә күтәрелү җиңел булмады Әмма «яктылыкка, нурга* коендыручы культура учагы буларак туг4н театр үзенең төп үсеш юлыннан беркайчан да тайпылмады туган халкына хезмәт итүне барысыннан да өстен максат итеп куйды һәм. шулай итеп халкыбызның олы мәхәббәтен казанды