Логотип Казан Утлары
Повесть

КАЛА ТАУ ӨНЕ

ай. матур да соң бу тургай сайраулары! Азат, кулларына таянган җиреннән, башын артка ташлый да күккә карый, күзләрен кыса төшеп, тирбәләочына тәкатьсез сайраган тургайны күзәтә. Болын ягыннан тыгыз җил исә, колакларда сызгыра, һавадагы кош та шушы җилдә тирбәлеп сайрый да сайрый Археолог егет кошның сөенә сөенә канат кагуын карап тора Бу минутта ул да тургай кебек бәхетле — чалт аяз көн, болыннан күтәрелгән саф җил. кош сайравы, ялгызың тау башында утыру — барысы да аңа рәхәтлек, өмет, ышаныч бирә... Бүген экспедиция ял итә. Кала-тауда Азат үзе генә калды. Казу эшләрендә катнашучы мәктәп балалары үзәннең аргы ягындагы авылда Ә студентлар, мунча кереп, киемнәрен алыштырып килергә дип, электричка белән Казанга кайтып киттеләр Алар иртәгә килеп җитәчәк. Азат бу атнаны гаиләсе янына кайтып йөрмәскә булды. Лагерьда ялгызы гына калып, тынычта фикерләрен барлыйсы, кайбер нәрсәләрне уйлап бетерәсе, язусызу эшләрен тәртипкә саласы килде. Аннан сон бит монда күз-колак булып торучы да кирәк. Кыскасы, бу ялны ул монда үзе генә калды. • Казан суының урта агымында урнашкан бу Кала-тауда ул инде берничә ел казу эшләре алып бара. Шушы вакыт эчендә күпме әйбер табылды, нихәтле ачышлар ясалды: борынгы шәһәр, шушы төбәктә кайнаган тормыш елдан-ел ачылаачыклана бара иде Бу исә Азатка тарихны торган саен тирәнрәк аңларга, болгарлар тормышын тулырак күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Ничәмә гасыр җир астында яткан әйберләр, казый торгач, якты дөньяга чыга, халыкның үткәнен, элекке заманнарда ничек яшәвен ачыкларга ярдәм итә. Менә бу сезонда да байтак әйбер табылды. Күп тә үтмәде, тургай Кала-тау читеннән башланып киткән арыш кырына төшеп кунды да тынып калды Инде колакка җил сызгыруы белән еракта сайраган кошлар тавышы гына ишетелгәләп куя. Башка вакытта монда көне буе эш кайный, һәркем үз вазифасын үти, әмма, шуңа да карамастан, малайлар уен-көлкене.шаяруны да онытып бетермиләр Азат үзе дә аларга кушылып үртәшә, шулай иткәндә эш шәбрәк бара Авылдан менеп йөрүче малайлар да, студентлар үзләре дә беренче елларын гына эшләми Казуның рәтен беләләр. Аларны артык өйрәтеп торасы юк. Шулай да Азатка барысына да эш бүлеп бирү, балСОЛТАН ШӘМСИ (1946) — прозаик һәм тәрҗемәче «Кимеш чылбыр» исемле китап авторы Казанда яши ПОВЕСТЬ чык арасында табылдыклар күрелми калмасын өчен, игътибарны арттыру кирәклеген аратирә малайларның исләренә төшерү кирәк була. Моннан тыш та анык эше җитәрлек: казу тәртибен кәгазьгә теркәп бару, табылдыкларның урынын сызымда билгеләү. Алардан арынган арада ул да кулына көрәк ала, малайларга булыша Бүген исә Кала-тауда тынлык Ж.ил сызгыра да тургайлар сайрый * Казу мәйданының бер почмагын көз көне язылачак отчет өчен фотога = төшереп аласы бар иде. Азат үткер итеп кайралган махсус көрәк белән > балчык стеналарны кырып чыгарга, аяк астын чистартырга булды Бу осталык һәм тәҗрибә сорый торган гаять четерекле эш Азат аны гел т үзе башкарырга тырыша, сирәк очракта гына студентларның берәрсенә - тапшыра Кырып чистартканнан соң. казу мәйданы, малайлар әйтмешли. ♦ гөлт итә. көлеп тора Балчык стеналарда катламнар ачыла, аларның анык 7 чикләре күренә. Күз алдына үткән заманнар, чал тарихның җуелмас f баскычлары килеп баса Бу баскычлар, археологлар телендә, культуралы = катламнар дип атала Культуралы, чөнки алар кешеләр яшәгәндә хасил - булган Эшләрен бетергәч. Азат билен турайтты да. көрәк сабына таянып. - бераз ял итеп алмакчы булды Шулай басып торганда, авыл күпереннән ; болын ягына чыгып килүче җиңел машинаны күреп алды Күзең төшмәс лек тә түгел машина җете кызыл, күзгә бәрелеп тора иде. Менә ул җиңелчә генә тузан туздырып, бире таба килә башлады Гадәттә, бу юл буйлап Кала-таудан бер чакрымда торган борынгы кабер өстендә гыйбадәт кылырга дип. карт-коры гына үткәли Әмма машина Кала-тау турысында болынга борылды да чабылмаган үлән өстеннән йөгерә башлады. Азат исә машина артыннан сузылып калган карасу-яшел эзне күреп һәм ачу белән көрәген атып бәреп, тау кырыена ук кнлеп басты Ә машина тәгәрәвен белә Тау итәгенә җиткәч кенә тукталып калды ул Аннан уртача буйлы, юантыграк гәүдәле, ялык-йолык кнлеп торган күн пинжәкле. кара күзлек кигән бер адәм чыгып басты Башын күтәреп, тау башына карагач, кул болгады Азат исә аны танымады, шуңа күрә җавап та бирмәде Ләкин аның атап экспедициягә килүе көн кебек ачык иде «Кем булыр икән?» дип. баш ватты Азат Мондый танышлар юк кебек Бу кунак аны кызыксындырып өлгергән иде инде Теге кеше ул арада шапылдатып машина ишеген япты, бикләде, тартып-тикшереп карады багажникка килеп, аннан ниндидер сумка алды Кунаклар Азатка ара-тирә кнлгәлиләр иде Галим-голәмә, тарих археология белән кызыксынучы әдәбият әһелләре, дуслары танышлары Кунарга да калалар Андый чакта алар төне буе җаннарын борчыган нәрсәләр турында сөйләшеп чыгалар, хыялланалар Азат үзенең эше. тарих, халыкның үткәне турында сөйли Тегеләр исә аны культура яңа лыклары. зыялылар арасындагы төрле хәлләр белән таныштыралар Әмма мондый кунаклар электричка белән йөри. Азат янына да тирә-юньнең матурлыгына хозурланып, соклана-соклана. ашыкмыйча килә Археолог аларны ерактан ук танып ала. сөенеп кул болгап, тау башында көтеп тора Ә бу кеше бер дә андыйга охшамаган Башта ул өстенә ишелергә торган биек тауга карап торды Әйтергә кирәк, тау гаять биек булу өстенә шактый текә дә түбәсенә менеп җиткәнче, кара тиргә батарсың Турыдан гына күтәрелү турында уйлыйсы да юк. рульдә утырып ном шаган бу аяклар белән бигрәк тә Машина хуҗасы, тау итәгендә басып торган килеш, шулайрак фикер йөртте Шул ук вакытта Азатның җавап бирмәвенә дә игътибар итте танымады ахры дип. үзалдына көлемсерәп куйды Шулай бераз уйлап чамалап торды да. кыйгачлатып. әйләнеч юлдан менәргә булды Моны күреп. Азат та таралып яткан утыннарны җыештырырга кереште, кәгазь кисәкләрен учакка тыкты билгесез кешене каршыларга әзерләнде Ул арада күн пинжәкле теге кеше, таунын яртысын үткәч, сум касын балтырына сөяп куеп, eui-еш сулап, ял итә. башын төрле якка боргалап, тирә-юньне күзәтә иде. Күзлеген дә салган. Менә ул Азатка таба борылып, якты итеп елмаеп жибәрде. тагын кулын изәде Шул вакыт Азат та аны танып алды. — Нәгыйм?! — дип кычкырды. Юлаучы кайчандыр анын белән бер класста укыган авылдашы иде. — Ай-Һай биеккә кунаклагансың,— диде ул, өскә күтәрелгәч — Яныңа һич менеп җитәрлек түгел. Кочаклашып ук исәнләштеләр Аннан соң Нәгыйм кулъяулык белән түгәрәк йөзен, кыска муенын сөрткәләде, маңгайдан коела башлаган чәчләрен сыйпап, пинжәк чабуларын селкеткәләп, жилләнеп алды Беренче карашка ул аз хәрәкәтләнүче, һавада сирәк булучы юаная башлаган кабинет әһелен хәтерләтә иде. Күз кабакларының кызарып торуы да аның нервылы, киеренке тормыш алып баруына ишарәли иде шикелле. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, Азат шаяртып алды: - Менә күрдеңме инде бабаларыңның зирәклеген? Алар шәһәр-ныгытмаларны кайда салырга кирәклеген белгән! — Нәрсә, әллә монда ныгытма булганмы? — Әйе, бу бит борынгы шәһәр урыны. Нинди дә булса корылмалар күрергә теләп булса кирәк, Нәгыйм Кала-тау өстенә күз салды, тик төрле төстәге өч палатка, ниндидер балчык өемнәре, үсеп утырган кечерәк кенә тал, тәбәнәк өстәл, .ташлары корымланган учак, бүкәнгә чабылган балта һәм турап куелган утыннардан башка бернәрсә дә күрмәде. - Килеп чыгуыма каршы түгелсеңдер бит? — дип. сынап Азатка карап алды — Юк. киресенчә — Ярый алай булгач Нәгыйм өстәл өстенә күн сумкасын китереп утыртты, нигә килүен аңлатырга кереште - Туйдырды, малай, заводта ябылып яту да Бу жәй минем өчен жәй булмады Цехта реконструкция бара, эш муеннан Хет кырыкка ярыл. Ике ай инде адәм рәтле ял иткән юк Ял көннәрне дә заводта үткәрәм... Хәлең аңлашыла дигәндәй. Азат башын какты. - Бүген менә качып киттем әле,— дип дәвам итте Нәгыйм. — Барып кайтыйм әле, мәйтәм, Азат чакырган иде бит. Ичмаса бер сөйләшеп утырырбыз, һавада булырмын. Бик шәп иткәнсәң. Ну, минем монда чегән тормышы инде, үзең күрәсең Азат учакка, палаткаларга таба ымлады. — Гаеп итмәссең. — Нинди гаеп Нәрсә син — Нәгыйм кулын күкрәгенә куеп алды. Үткән кышны, ял көннәренең берсендә, көтмәгәндә чаңгы юлында очрашкан иде алар Бер-берсен танып алып, туктап сөйләшеп тордылар Ул чакны сүз эш, семья хәлләре, балаларны сорашудан, «авылга кайта- сыңмы-юкмы»дан узмады Таяк очы белән чаңгы буявын тырнап, аерылышканда. телефоннарын да алыштылар, икесе дә: «Без бит синең белән авылдашлар, ешрак очрашырга, йөрешергә кирәк»,— дип гөжелдәгәннән соң. Азат якташын жәй көне экспедициягә килеп чыгарга чакырды. Әмма моңа карап кына үзгәреш, якынаю булмады. Дөрес, пөхтәлеккә гадәтләнгәнлектән, өйгә кайту белән, һәркайсы телефон номерын куен дәфтәренә күчереп куйды, ләкин эш шуннан узмады Киеренке шәһәр тормышы мондый очрашуларга вакыт калдырмый иде. һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате, үз мохиты, дуслары-танышлары бар Җайга салынган, эзгә төшкән ул тормышка берсенең дә артык үзгәреш кертәсе килмәде. Аннан соң аларны бер-берсенә тарта торган уртаклык та юк иде бит Шулай булгач, очрашудан ни мәгънә?. Әгәр дә көннәрдән бер көнне Нәгыйм, бакчачылык турындагы бер китапны эзләп, кибеткә килеп кермәсә һәм тышлыгына Азат фамилиясе язылган хезмәткә тап булмаса, тагын очрашырлар иде микән? Әмма тормыш үзенең көтелмәгән хәлләре белән кызык та Кечкенә генә бер вакыйга кайвакытта кеше күңелендә хисләр давылы кубара, йокымсырап яткан жанын кузгатып жибәрә, кискен борылышка сәбәпче була. Бу очракта да шундыйрак хәл килеп чыкты Әлеге китапка юлыгу Нәгыйм өчен, беренчедән, шаккатырлык яңалык булса, икенчедән, моңарчы йокымсырап яткан уйларын, хисләрен дә уятып җибәрде Ул нык гаҗәпкә калып: «Азат китабы? Азатныкымы5 '» дип башын чайкады, күпмедер вакыт аңына килә, бу хәлне башына сыйдыра алмый басып торды ♦ Чыннан да. моңарчы кем иде соң аның күз алдында Азат? Универ = ситетнын гуманитар факультетын тәмамлап, үз белгечлеге буенча фәндә ® эшләүче бәндәләрнең берсе. Ә бу инде. Нәгыйм уенча, шул Лобачевский 2 сыны торган бакча артындагы сары бинага кереп бикләнү, көн яктысы 2 күрмичә, аның моңсу бүлмәләрендә китап актарып, кәгазь кыштырдатып $ утыру дигән сүз. Тормыштан аерылган, китаптан башканы белмәгән ул ♦ мәхлуклар ни майтара алсын соң дип. еш кына үзен алардан өстен куеп = фикер йөртергә ярата иде Нәгыйм. ? Өйгә алып кайтып укый башлагач, китап аны тагын бер кат гаҗәп- 2 ләнергә мәҗбүр итте. Иң элек хезмәт ана саф татар телендә булуы. _ җанлы һәм образлы итеп, күңел җылысын җәлләмичә язылуы белән < ошады Дөрес. Нәгыймнең инде ун елдан артык татарча ңитап укыганы £ юк иде. Башта авыррак булды Шулай да авылда чакта кереп калган - тел, тиздән, кайдандыр эчтән калкып чыгып, аңа ярдәмгә килде Шул чак- ’ ны үзендә ниндидер буалар ерылып китүен сизде Нәгыйм Киң катлам укучыларга багышланган бу хезмәтен Азат чыннан да бик яратып, хәтта ашкынып язды Фәннән ерак торган кешеләрне тарих археология белән таныштыруны гына түгел, туган якның катлаулы үткәнен җанландыруны, аның мөһим дәверләрен яктыртуны да максат итеп Куйды Әлбәттә, китап хәтле китап язганда, аңарга байтак еллар күңелендә йөргән, экспедицияләр вакытында тупланган фикерләре, уйланулары, күзәтүләре. хисләре дә керде һәм. дусларның әйтүенчә, беренче карашка читкә тайпылу булып күренгән бу урыннар, киресенчә, хезмәтне бизи, аңа җан кертә һәм җылылык өсти. аның ышандыру көчен арттыралар гына иде. Ахыр чиктә. Азатның бу китабы унбиш егерме еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау кебегрәк килеп чыкты Кайнар хис. ихлас күңел белән, фәнне һәм хакыйкатьне яратып язылган иде ул. Нәгыймгә болар барысы да чит-ят нәрсәләр иде. Шуңа да кара мастан, ул хезмәтнең рухын сизеп алды «Мин Азатны бөтенләй белмим икән ләбаса?!» дип. уңайсызлану хисе дә кичергәләде. Шулай итеп аның алдында өр-яңа дөнья ачылды, күп сораулар борынлады. Ул гомерендә беренче тапкыр тарих, халык язмышы, буыннар бәйләнеше кебек зур нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр булды Гүя кемдер баз капкачын ачып куйды да. лампа тотып, аска төште һәм күл еллар басты рылып яткан хисләрен уятып җибәрде Шул вакыт Нәгыймдә. Азатны күреп. бер сөйләшеп утыру, археологның эшләгән җирен үз күзләре белән күрү, табылдыкларны тотып карау теләге туды Әмма бу хакта ул Азатка әйтмәскә булды Нәгыйм, минем төгәллисе кечкенә генә эшем бар иде. диде Азат. Биш минутлык кына Ә син әлегә тирә-як белән таныша тор Хуҗа китеп баргач. Нәгыйм, яхшысынмыйча, өстәл өстендәге кукы раеп утырган сумкасын җиргә алып куйды Аннан тагын бер кат Калатау өстен күздән кичерде Ләкин бу юлы да анда күз тукталырлык нәрсә тапмады Ул арада палаткаларның берсеннән фотоаппарат тоткан Азат килеп чыкты Ул кап төймәләрен ычкындыргалап. Нәгыйм янына килде дә аны каралып яткан балчык өемнәренә таба алып китте Казу мәйданына Азат күпьеллык тәҗрибә буенча белә иде археология белән таныш түгел кешегә казу мәйданы берни сөйләми Чокыр да чакыр, балчык та таш өемнәре генә Аерма тик шунда бу чокыр алай ук гади түгел пөхтә итеп казылган, стеналары да. аяк асты да чистартылган, балчыгы үзгәрәк күренгән урыннар махсус билгеләнгән, кайбер җирдә казан кебек батып кергән уентылар бар. яисә берничә чокыр бер берсе белән кисешен, катлаулы сын ясан бетерә. Кайбер җирдә ниндидер балчык баганалар да утырып кала Белгеч өчен монда һәрбер нәрсәнең үз мәгънәсе булса. Нәгыймгә боларның барысы да сәер генә иде. — Менә шушында казынам инде мин,— дип, Азат чокырга сикереп төште Казу мәйданын беренче тапкыр күргән кунак исә, тирәнлеге бер метр чамасы булган бу киң чокырга чыннан да аптырап карап, иңнәрен генә сикертеп куйды. Азат, чистартылган почмакка метр таягы сузып салып, аппаратын чертләтә башлады. Бер яктан төшерде, икенче яктан, сиздерми генә Нәгыймгә дә объективын төбәп алды. Шулай итеп тиз арада эшен дә төгәлләде. — Менә шул гына иде. Хәзер инде нишләсәк тә була,—диде ул, аппаратын капка яшергәч, чокырдан җиңел генә сикереп тә чыкты. — Син. зинһар, мәшәкатьләнмә. Эшең булса, эшлә, бүленмә,— диде Нәгыйм, үзен гаепле сизгәндәй. — Юк, юк, ул турыда авыз да ачасы булма. Бүген бәйрәй итәбез. - диде Азат — Без хәзер синең белән Кала-тауны әйләнеп чыгарбыз. Барысы белән дә танышырбыз. Шуннан соң сүз дә ничектер эзгә тизрәк төшәр. — Килүчегә дә файдалы... - Файдасы тисен дим шул. Рас кеше, кызыксынып, бабалары яшәгән борынгы шәһәр урынына килеп чыккан икән, аның турында мәгълүматлар да алып китсен... — Әллә кемнәрне таныштыру туйдырмыймы соң? — Ул турыда уйлаган юк. Минемчә һәр кеше үз халкының үткәнен белергә тиеш Шунсыз ул чын мәгънәсендә гражданин да. патриот та була алмый. Менә нинди икән Нәгыймнең авылдашы. Үз эшенә бирелгән галим. Тик артык җитди түгелме соң? Хәер, ул бит китабында да нәкъ шундый... Мәктәптә чакта Нәгыйм аны мыштымрак бер малай дип кенә белә иде. Ә хәзер, кара, ничек ут чәчә. Азатның каты буйсынмас чәчләре әле һаман куе, кабарып тора икән. Инде көмеш тә кунган. Гел ачык һавада, кояшта йөрүдән йөзе каралган, янпан, елмайганда күренеп киткән ак тешләре, сеңердән генә торган какча гәүдәсе аны чегәнгә охшатып калдырган. Кызык! Нәгыймнең үзенә карап торуын күреп, Азат: — Әйдә,— диде һәм аны Кала-тауны әйләндереп алган балчык өеменә валга таба алып китте. II Заманнар узу белән шактый утыра, тәбәнәкләнә төшкән бу өем кайчандыр каланы кыр ягыннан ныгыту өчен хезмәт иткән. Хәзер аның сырты тигезләнгән, җигүле ат үтәрлек Шулай да ул әле өч метрлап булыр Менә алар өем өстенә менеп бастылар. Моннан караганда, үлән бе- ләп капланган Кала-тау өсте тигез болынны хәтерләтә иде. Бер читтәрәк казу мәйданы, кара балчык өемнәре күренә. Астан күтәрелгән җил, арыш кырына узышлый, үләннәрне тарап, төрле бизәкләр ясап уза. Йөзләрен рәхәт җилгә куеп, алар беравык тын гына басып тордылар. Күзләрен еракларга сузылып киткән таулар, калкулыклар, болыннар, зәңгәрсу томан эченә кереп югалган үзәннәр иркәләде. - Рәхәт икән монда,- дип куйды Нәгыйм, Азатка таба борылып - КөнИәр аяз торганда,— дип көлемсерәде Азат — Безнең эшне белмәгән кеше археологны менә шулай җәй буе ял итә, табигать кочагында хозурланып ята дип уйлый торгандыр. Аның романтикасын гына күрәдер . — Нәрсә, әллә романтикасы юкмы? - Бар. нишләп булмасын, ләкин ул эчтәрәк, күзгә күренми . Менә шушы балчык өеме кирмәнне иң хәтәр яктан, кыр ягыннан килүче дош- маннан саклаган Азат кулы белән дулкыннар йөгерешкән арыш кырына күрсәтте — Гомумән, бабаларыбыз мондый ныгытмаларны корырга бик маһир булган Аларны дошман кулы житмәслек урыннарга.—биек тау башларына, яр өсләренә — кыскасы, менүе кыен булган жирләргә салганнар. Бу Кала-тау болгарларның гадәти нытытмасы санала Нәгыйм өем алдында сузылган тирән чокырга — урга күз сал галап. ♦ археологны тыңлады. Биш метр чамасы тирәнлектәге чокырның шушы = көнгә хәтле күмелми саклануы гажәп иде. Ай-Һай тирән, дип башын чайкап куйды ул Элек тагын да тирәнрәк булган Өем өстенә имән бүрәнәләрдән * биек стена да бастырып куйсаң, бу корылма гомумән кеше үтеп керә 5 алмаслык ныгытмага әйләнә... ♦ Кунак чокыр төбенә карап торган килеш, шуннан өскә үрмәләүче ~ •борынгы сугышчыны күз алдына китерергә тырышты ж Балчык өеме, күз ку реме жирне дуга кебек борылып үтеп, теге башы 2 белән тирән ерымга барып тоташа иде. Ерым исә кайдадыр кырда ук “ башлана. Кала-тауга килеп житкәндә кызыл ярлы тирән чокырга әвере- < лә. Шулай итеп, ул да кирмәнне кеше менә алмаслык текә яр белән ныгыта, һаман тирәнәя барып, болынга төшә Язгы кар сулары да шушы ° ерымнан агалар, болынны сугаралар. Җәйләрен үлән монда котырып. ’ бил тиңентен булып үсә. Нәгыйм, ерым ярына килеп житкәч. аның тирәнлегенә шаккатып, байтак басып торды. Җитмәсә, төбендә кайдандыр актарылып чыгарылган өстәл киңлеге ташлар да аунап ята иде - Әнә. яр кырыеннан үткән юлны күрәсеңме? — дип сорады Азат Әнә. киртләчләнеп, яр кырыеннан уза. Ә-ә. . әйе Археолог төртеп күрсәтмәгән булса. Нәгыйм моңа һич тә игътибар итмәгән булыр иде. Җир убылу сәбәпле, юл урыны-уры- ны белән өзелгән, аны тәжрибәле күз генә тоташтыра, ялгый ала иде Кала тауга менә шушы әйләнгеч юлдан менеп йөргәннәр, бөтен кирәк-яракны шуннан ташыганнар Хәтта суны да астан алып менгәннәр шикелле Нәрсә, әллә монда су булмаганмы? Әйе Шул хакта хәтта бер риваять тә сакланган Аны заманында Каюм Насыйри да. рус галимнәре дә халыктан язып алган булганнар Анда болай диелә Иске калада ханнар күпмедер вакыт торганнан соң. бер хатын елгадан су алып менгәндә сукрана икән «һай. гакылсыз патшалар. мондый жиргә кеше кала саламы? Бакчы, моннан су алып бу кадәр биек тауга менүе ни газаптыр», — ди икән Аның сүзен берәү ишетеп ала да ханга барып әйтә «Бер хатын сине вә кала салган ханнарны яманлап, сукранып судан менәдер», ди. Ул вакытта монда Гомәр хан хөкем сөргән «Яле. ул хатынны монда тотып китерегез әле. ни сәбәп тән ханнарны яманлый икән, тикшерергә кирәк», дигән һәм үзенең вәзирләрен аны эзләргә жибәргән. Алар тиз арада әлеге хатынны та бып та китергәннәр Хан «Әй. алла бәндәсе, син безне ни өчен болай яманлап, бездән сукранасың?» - дип сораган Хатын «Мин яманлама дым. мәгәр дөресен әйттем, дигән Мондый урынга гакыллы кеше кала салмас дип әйттем», дигән «Каланы нинди жнргә салырга кирәк соң?» - дип сораган хан Хатын «Каланы алтын чабак эләккән жнргә салырлар», дигән. Шуннан соң хан «Бар. эзләгез, алтын чабак кайда эләксә, шунда кала салырмын», дип боерган Берничә адәм, кармак сала сала, елга буйлап китеп барганнар Алтын чабак эзләп килә торгач, хәзерге Сөембикә манарасы турысына килеп житкәннәр Шунда бер ал тын чабак тотканнар Аннары, фәлән жнрдә алтын чабак тоттык дип. тиз генә ханга хәбәрне җиткергәннәр Шуннан хан әмер биргән, осталар җыйдырып. Яңа каланы, ягъни хәзер синең белән мин яшәгән Казан кала сын төзетә башлаган А «ат сөйләп бетерергә өлгермәде. Нәгыйм башын чайкап кеткелдәп куйды. >— Әкият' Ни уйлап чыгармас халык! — Әкият? Түгел шул. бөтен хикмәт тә риваятьнең чын җирлеге булуда. Шуңа күрә ул халык күңелендә яшәгән дә. — Ә моны расларлык берәр нәрсәң... бармы? — Рәхим ит. Сакланып калган бәетләрнең иң борынгыларыннан саналган «Казан бәетеандә дә нәкъ шул хакта әйтелә: Ул беленнең сонында. Казан суы буенда Ике угылы килүбән, Казан шәһәрен салдия. — диелә. Монда, «ул бөлекнең соңында» дигән сүзләр монгол яулары вакытында Болгарның җимерелүен аңлатса, «ике угылы килүбән». дигәне Болган ханы Габдулланың уллары — Алтынбәк белән Галимбәкнең монголлардан качып котылуы. Казан суы буенда кала салдыруларын хәбәр итә. • — Анда бит Казан диелә. Иске кала түгел! — дип каршы төште Нәгыйм — Дөрес әйтелгән. Яңасына күчеп утырмыйча, ул ничек «иске» була алсын? Нәгыйм, гап-гади нәрсәне аңламавына уңайсызланып, теше сызлагандай. йөзен чытып куйды, әмма мизгел эчендә бу йөз чытуы көлемсерәү белән алышынды — Белмим, белмим. Андый нәрсәләргә таянып кына ерак китеп була микән? Бу мине ышандырмый. — Нәрсә ышандырмый? Казанга күчүме? — Юк. анысы шулайдыр. Тик су булмау аркасында күчүләре ышандырып бетерми Ничек инде крепостьны сусыз җиргә салсыннар, ди? Камалышта калсалар, ул чакта нәрсә? — Әлбәттә, якын тирәдә аларның берәр чишмә кебек нәрсәләре булгандыр. Әнә бит. әле дә су агып ята. дип. Азат ерым төбеннән җемелдәп аккан суга ымлады. Ләкин барыбер тау башында су күп булмаганга охшый Ә күчүнең төп сәбәбе шәһәрнең Казан елгасы тамагыннан ерак торуындадыр, күрәсең Татар тарихчысы Гайнетдин Әхмәров та шул фикерне яклый: сәүдә әһленә көймәләр белән килеп йөрү җиңел булсын өчен. Казанга күчкәннәр, ди Нәгыйм кабат башын чайкап куйды, ничектер санга санамагандай елмайды. И-и. слуши... син дә инде... Легендалар кайгысымыни хәзер кешедә? — Алайса мин мөгез чыгарырга тырышам? — Шулайрак. - Ярар Анысы турында соңрак сөйләшербез Тик мин сөйләгән риваять үткән гасырда ук язып алынган. Авыл картлары аларны әле дә булса сөйләп йөри! Нәгыйм аңа ышанмыйча карады. — Әйе. әйе,— диде Азат — Күрше авылларда йөргәндә үз колагым белән ишеттем, язып та алгаладым. — Чынмы? — Ышанмасаң. өйгә кил. вариантларын күрсәтермен Аны һәркем үзенчәрәк хәтерли. Нәгыйм уйланып торды да бераздан тагы шул мәсьәләгә әйләнеп кайтты. — Син менә легендаларның реаль җирлеге бар дисең. Димәк, без һәр легендага ышанырга тиеш? — Юк. Мин бит алай кистереп әйтмәдем. Әмма, утсыз төтен чыкмый дигәндәй, риваять нигезендә, һичшиксез, нинди дә булса реаль вакыйга ята. Әлбәттә, күп вакытта ул үзгәртелгән, күпертелгән була. Ә кайчакта бөтенләй танымаслык хәлгә керә Шулай да хыял җимешен реаль вакыйгалардан аера белгәндә, легенда да мәгълүмат бирергә мөмкин. Фәндә моның шактый уңышлы мисаллары бар Нәрсәне күздә тотасың? — Алыйк үткән гасырда яшәгән немец археол.огы Генрих Шли- манны Ул борынгы грек легендаларында телгә алынган Троя шәһәрен эзләп таба, җир астыннан гаҗәеп әйберләр казып чыгара Ә бит апа хәтле Трояны легендалардагы шәһәр дип кенә уйлаганнар Безнең көн нәрдә дә моның мисаллары бар Сүз озакка сузыласын чамалап. Азат ♦ үләнгә утырырга ишарә ясады Утырышкач, дәвам итте Тур Хейер- = дал. Тим Северин кебек галимнәр турында ишеткәнен бардыр бәлки ‘ Алар төрле тәҗрибәләр үткәреп, борынгы легендаларның, кешелек хә- - терендә сакланган, имеш-мнмешләр дип йөртелгән хәбәрләрнең дөрес- - леген раслыйлар Норвегия галиме Тур Хейердал, мәсәлән, борынгы 2 халыкларның бер континенттан икенче континентка күчүе. ягъни мигра- ♦ чия юллары белән кызыксына, ә ирланд Тим Северин эксперименталь = филология белән шөгыльләнә. Менә күптән түгел ул. бернинди прибор- i лардан файдаланмыйча, борынгы аргонавтлар юлын үтте Урта диң- 2 гездән Грузиянең Колхида төбәгенә килеп чыкты - Булса соң. бу бит әле миф йөз процентка исбатланды дигән • у г - түгел £ Анысы шулай Пөз процентка түгел. Әмма аның булу мөмкин- = легсН тәҗрибә ярдәмендә раслау үзе дә зур эш Тукта, тукта Син моның белән нәрсә әйтмәкче буласың’ дип төпченде Нәгыйм. Үзе дә сизмәстән әңгәмә белән мавыга башлады ул. - Риваять һәр очракта да коры хыял җимеше генә булмый, дим Шул исәптән Иске каладан Казанга күчү дә Нәгыйм дәшмәде, маңгаенда тирән сызыклар хасил булды Гаҗәп диде, ниһаять. Нәрсәсе гаҗәп? Халык борын-борыннан үз тормышындагы ва кыйгаларны буыннан-буынга сөйләп килгән Шулай аның аңы формалашкан Юк. мин ул турыда әйтмим Мине менә нәрсә гаҗәпләндерә җир шарына көлгә әйләнү куркынычы яный, дөнья кыл өстендә тора, шул вакытта кемнәрдер борынгы легендаларны, мифларны өйрәнеп йөри Кемгә кирәк бу? Ни әһәмияте бар моның егерменче гасыр ахырын да? дип ярсып ук китте Нәгыйм Гомерен техникага багышлаган, аңа табынып яшәгән, хәзер барысын ул хәл итә. аннан да зур. көчле, мөһим нәрсә юк дип инанып гомер иткән бу кеше үзенең башка дөньяга килеп керүен сизде Монда башка категорияләр белән һәм башкача фикер йөртәләр иде. Шушындыйрак тойгы Азатның китабын укыганда да үзен сиздереп алган иде Менә кабат шул ук хәл Нәгыйм кулга тотып булмый торган нәрсәләр белән шөгыльләнүче бу халыктан гомер буе эчтән көлен. үзен алардан өстен куеп яшәде һәм шушы өстенлекнең уйламаган- көтмәгәндә югала башлавын тою аны ни өчендер өркетә иде Азат исә кунакның халәтен сизмәде, фикерен очлап куйгандай итеп әйтте: Шундый куркыныч янап торганда да төшенкелеккә бирелмәве, үз-үзен аңларга, үткәнен күбрәк белергә тырышуы кешенең ныклыгы турында сөйләмимени? Азатның җитди тоны, үз үзенә ышанып сөйләве кунакның ачуын китерә башлаган иде инде Ә соңгы сүзләре утка май салгандай килеп чыкты Ныклык ныклык, дип үчекләп алды аны Нәгыйм, яңак сөякләрен уйнатып Мин сине реалисттыр дип уйлый идем Тынлык урнашты Азат теш арасына кыстырылган үлән сабагын чәй нәгәч, авызына ачы тәм таралуын сизде Кунак, тезләрен кочаклаган килеш, каршы ярга төбәлеп утыра иде Шул вакыт Азатның исенә мәктән еллары килеп төште Нәгыймнәр хәлле гаиләдән санала иде Аның атасы гел бригадир булып йөрде, барысы да аның кулында иде ■\ты. утыны, печәне Халык, бил бөгеп, аның каршына бара Малай да. таяныр көч сизеп, үз-үзенә ышанып, яшьтән үк тормышның рәтен- чутын белеп үсте Мәктәп елларында алар әллә ни дус була алмадылар. Азатның әтисе фронттан яраланып кайтты. Ишегалдыннан чыгарлык түгел иде. Шуңа күрә тормышны күбрәк әнисе белән малайның үзенә тартырга туры килде. Институтка да Азат Нәгыймнән соңрак, армиядән әйләнеп кайткач кына керде. Моның үз сәбәбе бар иде. Нәгыйм белән Азат мәктәпне тәмамлаганда авылда бер сәер тәртип гамәлгә кертелде. Хәзер инде аны бер мәзәк итеп кенә искә аласың, ә ул чакта... ул чакта байтак күз яшьләре түгелде, күңелләр төште. Әлеге тәртип буенча авыл мәктәбен тәмамлаган яшьләргә паспорт ике елдан соң гына бирелә иде. Ә паспортсыз кая барасың, сине бер генә институт та кабул итмәячәк, заводка да керә алмыйсың. Шул сәбәпле укыйсылары килгән байтак яшьләр авылда утырып калды. Дөрес, ике елдан соң алар да кулларына документ алдылар, кайбер үҗәтрәкләре барыбер теләкләренә иреште, студент булды Ләкин күп вакыт шушы ике ел мәсьәләне авыл файдасына хәл итеп тә куя иде. Кемдер кияүгә чыга, өйләнә, мәктәптә алган белем дә саега төшә, яисә кеше башкачарак фикер йөртә башлый — кыскасы, авылда төпләнеп кала. Шуның аркасында Азат мәктәпне тәмамлаган елны ук институтка барып керә алмады. Дөресен әйткәндә, бу файдага гына булды. Армиядә ул үзенең киләчәге турында ныклап уйланды, үзе өчен барысын да ачыклап кайтты. Ә менә Нәгыйм, бригадир малае буларак, теге карарны ничектер әйләнеп үтә алды, мәктәпне тәмамлау белән үк Казанга — ул заманнарда бик абруйлы саналган инженерлыкка укырга китеп барды. Тагын тургай тавышы ишетелде. Ул кайдадыр еракта, өемнең теге ягында сайрый иде шикелле. Бу юлы аның сайравы тоныграк ишетелә. Шулай да Азат аны бирелеп тыңлады. Юк, бервакытта да тыныч кына тыңлый алмый ул бу кошның сайравын. Менә шушы минутта да тургай җыры аның җанына кырлар иркенлеге, күкләр зәңгәрлеге сыман килеп керде, күңеленә утыра башлаган юшкынны юып төшерде. Бәлки, Нәгыйм дә тургай җырын тыңлап утырадыр?. Бераздан аларның күзләре очрашты, бер-берсеннән гафу үтенгәндәй, сүрән генә елмаешып куйдылар. Аннан урыннарыннан тордылар да Кала-тауның иң биек, иң матур ноктасына — болын ягына киттеләр. Моннан караганда, аста җәйрәп яткан болынның таулар кочагына ук кереп торуы бигрәк тә күзгә ташлана иде. Таулар кулларын җәйгән, болын исә, иркәләнеп, аларның күкрәгенә килеп сыенган, йокымсырап ята. Үзән аръягында, җиргә сибелешкән шакмакларны хәтерләтеп, авыл өйләре тезелешкән, арырак тимер юл уза, аннан да арырак саргылт кырлар башланып китә Офык читенә җитәрәк алар карасу-зәңгәр урманга барып тоташа, ә икенче тарафта бу басулар зәңгәрсу томан эченә кереп югала, күк белән кушыла. Шушы матурлык, иркенлек Азатның йөрәгенә кереп урнашты, аерылмас юлдашына әверелде. Берничә сезон дәвамында шушы күренешне һәркөн күреп, аңа күнегеп бетсә дә, кабат үзенең дулкынлануын сизде Азат, хискә бирелеп, сокланып басып торды Аның яшерен горурлыгына әверелгән бу тау, елга, тугайлар, тезелешеп киткән калкулыклар һәм кырлар манзарасы Азатның тормышында зур урын алып тора иде. Бигрәк тә Кала-тау!.. Бу ничек шулай килеп чыккандыр, анысын Азат үзе дә әйтеп- аңлатып бетерә алмас иде. Әмма Кала-тау аның өчен үзеннән-үзе тере җан иясенә әйләнде. Археолог аның белән тере зат белән сөйләшкәндәй сөйләшә, кайвакытта күңелен бушата, шатлыгын-кайгысын уртаклаша, хәтта үтенә, киңәш сорый иде. Әйе, хәтта киңәш сорый Андый чакта Кала-тау сыртын күперткән килеш дәшми генә тыңлап тора. Ул бик карт инде, күпне күргән, күпне ишеткән. Үз гомерендә сөй- ләшеп арган Хәзер ул тыңлый гына белә Тик Кала-тау аны хуплыймы, юкмы моны күңеле белән сизә Азат Аңарга ниятләрен, планнарын сөйли дә. тынып калып, тынлап тора. Кала-тау анарга жил сызгыруы, тал яфракларының кыштырдавы, иелә-сыгыла чайкатган үләннәр пышылдавы. бытбылдык яисә тургай тавышы белән жавап бирә И мәһабәт Кала-тау! — дип эндәшә аңа Азат Син инде бу ♦ дөньяда күп яшәгәнсең, бик күп хәлләрнең шаһиты булгансың Хәтерен = дә — чал тарих, халкымның үткәне Болгар бабаларымның бу якларга ® килеп урнашуы да. монда тормыш корып, түбәңә кирмән салып, аны 2 биек өемнәр, тирән урлар, чокырлар..диварлар һәм манаралар белән 5 ныгытып, табигатьнең гүзәл почмагында бөтенләйгә утырып калулары 2 да — барысы, барысы синең күз алдыңнан үткән.. ♦ И мөхтәрәм Кала-тау! Карт булсаң да — зиһенең үткен, барысы * да хәтерендә Синең тәнеңдә тарих үзенең җуелмас эзләрен калдырган. эчеңдә аның серләрен, кыйпылчыкларын саклыйсың Боларны безнең. = бабаларыбыз рухын дәвам итүчеләрнең табуы, күрүе, белүе кирәк Без Z бабаларыбыз мирасын югалтмаска тиеш Шул мирасны саклаган, ана * таянган халык кына яши һәм яшәячәк И мәрхәмәтле Кала тау! Ач син безгә серләреңне! Зинһар, яшермә' ; Алар безнең бүгенгебез өчен кирәк! һәм көннәрдән бер көнне коеп яңгыр яуганда. Кала-тау телгә килде. Азатка ишарә ясады, яшен уты аның күкрәгенә төртеп күрсәтте Азат палатка тәрәзәсеннән табигатьнең ярсып-ярсып бушануын кү зәтеп утыра иде Кала-тау түбәсенә яшен китереп суккач, археолог тетрәнеп китте, бу тикмәгә түгел, дип уйлады Азат аштан алды ул нәрсәгәдер ымлый, күрсәтә иде шикелле. Егет шундук койган яңгыр астына йөгереп чыкты, жиңелчә төтенләп торган урынны таш белән билгеләп, кире палаткага ашыкты Иртәгесен шул урында шурф казый башладылар, күп тә үтмәде, аннан хәзинә чүлмәккә тутырылган борынгы акчалар килеп чыкты Бу Кала-таунын аны үз итүе иде Анын ышанычын Азат шулай казанды... Бәгыре киселгән, кара кайгы килгән чакта да Азат Кала-тау кар- шысына килде, аннан киңәш сорады Хәбәрне төн уртасында Айратның курсташы Рөстәм китерде. Алар болай да. улларының тиешле сәгатьтә кайтмавына борчылып, ут йотып утыралар иде Менә ишектә кыңгырау чылтырады, әниләре ачарга ашык ты. Тик ишектә Айрат урынына Рөстәм басып торганын күрделәр Егетнең күзләре кызарган, иреннәре калтырый иде Егет бусагадан атлап керүгә. әниләре. нидер сизенеп Айрат кайда? Нәрсә булды? дип куркынып сорады Рөстәм күзләрен яшерде, башын аска иле. бүреген сыдырып төшерде һәм стенага капланып үксергә тотынды Азат аны. калтыранган иңнәреннән тотып, стенадан куптарды, үзенә таба бопды. ахыр чиккә җитеп тартылган нервыларын көчкә тыеп Нәрсә булды? дип егетнең күзләренә төбәлде Ул... аны яраладылар дип кенә әйтә алды студент, дөресен әйтергә көче җитмәде Бер бандит Караңгы ишегалдында һәм тагын күзләрен яшерде Моны ишетүгә, әниләре чайкалып китте, стенага тотынып, идәнгә шуыша башлады Улларын җирләгәннән соң ике-өч көн үтүгә, Азат дәшми-тынмый гы на чаңгыларын хәзерләде. Кала тауга барырга җыенды Кабер тынлыгы кергән өйдән, хатынының сүнеп калган күз карашыннан ярты гына көнгә булса да котылып торасы килде анын Хатыны Айрат үлемендә аның да гаебе бар дип саный, сагышлы, рәнҗүле күзләре Азатта еш туктала иде. Син син рөхсәт иттең дружинага йөрергә Жнтмәсә. һаман саен аркасыннан сөен, хуплап тордын Шәһәребезне әшәке бәндәләрдән арын дырырга булыша янәсе III Әниләре шундый сүзләр тәкрарлый-тәкрарлый елады да елады Бат ай да жаны' таш булып каткан Азатның түземе төкәнде, хатынын юатырдай сүзләр дә инде табылмый иде. Аның эчендә нәрсәдер кысыл- ганнан-кысыла бара, сулышы тарая, гүя гәүдәсен нык баулар белән уратып алганнар да, турая алмый азаплана сыман Электричкадан төшеп, авыл аша үтүен дә, ак даладай жәелеп яткан болынга житүен дә хәтерләми ул Шулай бераз баргач кына айнып киткәндәй булды Азат Күңеленә тышкы дөнья үтеп керде Пакь карларны, елга буендагы бәс сарган таллыкларны күрде, соңгы вакытта шундый матур көннәр торганлыгы исенә төште. Атна буе ул моңа игътибар итмәгән, күзләре күрсә дә, күңеле еракта, жаны бикле булган Улын югалту ачысы барысын да кысрыклап чыгарган Бераздан ул Кала-тау өстенә күтәрелде Аның иң биек ноктасына басып, кояш нурларында жемелдәгән зәңгәрсу карларны, аларның, җир яраларын күмеп, бөтенесен тигезләп, сөзәкләнеп калган үрләргә күтәрелүен, аннан, әллә кайларга сузылган офыкка китеп югалуларын карап, байтак басып торды Әмма бүген жаны сыкрый, бу матурлыкны күңеле кабул итми иде — И олуг Кала-тау! — дип. тауга мөрәжәгать итте Азат — Моңа хәтле тормышта минем ике куанычым бар иде берсе — газиз улым Айрат, икенчесе — син1 Мин улымны үз юлымнан китүче, эшемнең дәвамчысы итеп әзерли идем Ул инде хезмәтемне аңлап, аны яратып та өлгергән иде Миңа ярдәме дә тия башлаган иде.. — Шушы сүзләрдән соң Азатның күкрәге кысылды, күзләренә яшь килде— Хәзер ул юк, гомере киселде Улым безнең арадан китте...— Азат тагын беравык тынып торды — Хәзер минем тормышымда син генә калдың, Кала-тау, син генә Нишләргә соң миңа хәзер, киңәш бир, Кала-тау! Дәвам итәргәме миңа бу эшне, юкмы? Ачарсыңмы миңа серләреңне? Монда сарыф ителгән көч. вакыт берәр нәтиҗә бирерме? Әйт миңа шуны, жавап бир, Кала-тау! Үтенәм синнән!.. Шушы сүзләрне әйтте дә Азат, суларга да куркып, тынып калды. Ул жавап көтте... Кинәт Кала-тауның эченнән ниндидер өн ишетелгәндәй тоелды һәм ул аваз көтмәгәндә өермәгә әверелде, үзән буйлап узды, таллыкларның бәсен кагып төшереп, кайтаваз булып сулдагы калкулыкка килеп бәрелде. — Ижтиһат ит' Ижтиһат ит! Тукталма! . Экспедициягә килгән һәр кешене Азат шушы ноктага китереп бастыра да, «Хозурлан, хәтереңдә калдыр, бәлки, синең күңелеңдә дә шушы изге жиргә карата мәхәббәт чаткылары уяныр», дигәндәй, аны читтән генә күзәтеп торй. Ул Нәгыймне дә монда шундый ният белән алып килде... Ә кунак биленә таянган да, аякларын селкеткәләп. сүзсез генә басып тора, гүя музей залына элеп куелган мәшһүр картинага бәя бирә. — Кара, монда күренеш чыннан да шәп икән. Фотосы ничек чыга, ясап караганың бармы? — Юк,— диде Азат, бу күренешләрне күп тапкыр рәсемгә төшергән булса да. — Фотоаппаратны алырга онытканмын. Истәлеккә ярыйсы икән .. Нәгыймнең табигать яменә генә соклануы күңелен төшерсә дә, кунагын үзенчә аңларга тырышты Азат Чыннан да, ни өчен әле Нәгыйм башка нәрсәләргә мөкиббән китәргә тиеш? Анын бит монда беренче тапкыр килүе, күп нәрсәне белми, бүтән һөнәр иясе буларак, аңлап та җиткермидер. . Шуңа күрә бөтенесен бик гадәти нәрсә итеп кабул итә Бу таулар аның өчен бары тик таулар, болын да бары тик болын, елга да Ә Азат исә бу җирләрне бөтенләй башкача күрә: аның хәтерендә бу төбәк турында еллар буе тупланган мәгълүмат, тёрле вакыйгалар, җанлы тарих яши, һәм шушы нәрсә болай да гүзәл төбәкне тагын да җанландыра, аңа рух һәм яна мәгънә өсти. Аерма шунда бу күренешләрне Азат акыл белән генә түгел, хис аша да кабул итә. Күреп торасың, урын хәрби күзлектән караганда да', бик уңайлы сайланган.- дип, сөйләвен дәвам итте Азат — Тирә-юнь ап ачык, дошманның килүе әллә кайлардан күренеп тора. Кыскасы, кирмән кыр ягыннан биек балчык өемнәре, уннан тирән чокыр, болын ягыннан текә яр * белән ныгытылган. Коймалы, манаралы ныгытманы басып алу уен эш = түгел. Азат шушы биек ноктага баскан килеш кунакка борынгы шәһәрнең * тарихыннан мәгълүматлар бирергә тотынды Башта ул үзләре басып | торган тау башында элекке заманнарда шәһәрнең үзәге урнашуын. 2 монда хан үзе, аның якыннары, руханилар, аксөякләр, дәүләт эшләрен ♦ алып баручылар һәм шәһәрне саклаучы гаскәр торуын сөйләде Казып * чыгарылган һөнәрче алачыгы күрсәткәнчә, монда кайбер осталар да яши. s чөнки вак-төяк йомыш белән дә аска төшү, елга аръягындагы бистәгә 2 йөрү уңайсыз булгандыр Ә ул бистәдә хезмәт халкы урнашкан була “ Анда алтынкөмешчеләр, бакырчылар, чүлмәк осталары яшәгән, алачык « лардан металл чыңы яңгырап торган, балта тавышлары ишетелгән. =; балыкчылар елгада зур-зур балыклар тотканнар Ә елганың ул заман- ° нарда мул сулы, тирән булуы шик уятмый — казыган вакытта еш кына эре-эре балык умырткалары килеп чыккалый икән Кыскасы, моннан җиде-сигез йөз ел элек бу урында мәш килеп болгар бабаларыбыз яшәп яткан Моны материаль культура калдыклары, төрле табылдыклар раслый, һөнәрчеләр бистәсен казыганда әле берәр өй яки оста ханә нигезенә, чүлмәк яндыру мичләренә, тимерче алачыгына килеп юлыгасың, эш кораллары, савыт-саба, бизәнү әйберләре, тәңкә ише бик күп тормыш кирәк-ярагы табыла ,тора һәм бу нәрсәнең ин кыйммәтле ягы шунда аларда болгар осталарының эш алымнары, традицияләре ярылып ята Ә бу инде халыкның мәгълүм сәбәпләр аркасында Болгар дәүләтенең үзәк районнарыннан монда күчеп килүе, бөтенләйгә урнашып калуы турында сөйли. Боларны тыңлаганда Нәгыймне каршылыклы хисләр биләп алды Дөресрәге. Азат аны тагын бер кат гаҗәпләнергә мәҗбүр итте Бер караганда, алар менә шәп-шәрә тау башында басып тора Каралып ят кан казу мәйданы белән балчык өемнәреннән гайре монда берни юк Ә ничек яратып, бирелеп сөйли Азат! Теле телгә йокмый, димәк, барысы да аның күз алдында басып тора Икенчедән, чынмы соң болар’ Уйлап чыгарылмаганмы, күпертелмәгәнме’ Гашыйк кеше үзенең мәгъшукасын идеаллаштырган кебек. Азат та үзе казыган Кала-тауны зурайтып, ролен үстереп, идеаллаштырып күрсәтергә тырышмыймы’ Нәгыйм үзе. салкын акыл белән эш итүче буларак, мондый очынуга, бирелгәнлеккә, җирдән аерылган романтизм, дип. шикләнеп карый Ул барысын да бизмәнгә салып, хисләрен йөгәнләп яшәргә өйрәнгән Бәлки, шуңадыр, күңел түрендә канәгатьләндерелмәгән бер ихтыяҗ яшәвен сизә ул — аның да. алны артны уйламыйча. Азат шикелле хискә бирелеп, онытылып бер яшәп аласы килә Археологның хикәятен тыңлаганда, бу теләк аңарда кабат уянды, күтәрелә, үзен ныграк сиздерә башлады кебек Их. аның кул астында да менә шундый үз эшенә бирелгән кешеләр күбрәк булсын иде1 Эшләп күрсәтер иде ул! Таяныр кешеләрең булганда эш тә күп тапкыр җиңелрәк бара бит ... Иске кала турында әйтеп үткән идем инде, дип сөйләвен бел де Азат Су юлында урнашкан бу кала тора-бара төбәкнең үзәгенә әверелә, халкы арта Бабаларыбыз аны Яна Болгар дип атыйлар Монда кайчан ясалуы төгәл билгеле берәр нәрсә табылганы бармы? дип сорады Нәгыйм - Бар. нигә булмасын Нәрсә? «Болгар ӘЛ-Ж.ӘДИД* дип язылган акчалар Галимнәрнең әйтүенә Караганда, аларның кайберләре монда сугылган. Без студент чакларда, монда борынгы бер кабер ташы да табылган иде. Анда да төгәл дата бар иде. Азатның күз алдына әлеге таш табылган бәхетле ел килеп басты. Өченче курста укый иде. Ул чакта инде ана археология жене кагылып өлгергән, экспедицияләрдә катнашып, казып та караганы бар иде. Әмма Азат ул җәйне башка якта эшләде, ташның ничек табылуын күрмәде Көз җитеп, укулар башлангач, гадәт буенча, археология түгәрәгенә йөрүче студентларга үткән сезонның нәтиҗәләрен сөйләделәр, игътибарга лаеклы табылдыклар белән таныштырдылар. — Беләсезме, бу таш безнең өчен нинди кадерле бүләк! — дип, яраткан профессорлары аларның алдына кабер ташының фотографиясен китереп салды да, дулкынланып, арлы-бирле йөренде.— Бу бит болгарларның төньяк районнарга бик иртә үтеп керүен раслый торган менә дигән дәлил Әгәр моңарчы без б> фикерне чүлмәк ватыклары һәм башка матди культура калдыклары белән раслап килсәк, хәзер инде безнең кулда ташка' уелган дата бар. Ә бу кире каккысыз дәлил! Димәк, безнең карашыбыз тулысынча раслана. Бу юлы инде бөтенләйгә!.. Шушы сүзләрдән соң аудитория ду килеп кул чапкан иде. — Бу — Болгар дәүләте җирләрендә табылган кабер ташларының иң борынгысы,—диде Азат, хатирәләреннән аерылып. — Кызык —диде Нәгыйм, озак басып торудан каткан буыннарын язгалап,— шәп-шәрә җирне казып та мәгълүмат алып була икән... — Кайда һәм ничек казырга икәнен белсәң, әлбәттә,— диде Азат, аннары сәгатенә карап, көлемсерәп өстәде: — Җитәр, кунакны гел сүз белән сыйламыйлар. Әйдә, бераз капкалап алабыз. Ill Чыннан да. өйлә вакыты җиткән иде. Кояш инде иң югары ноктасына күтәрелгән, күләгәләр кыскарган, кыздыра. Җил дә тынган, һава ничектер куерып, тыгызланып калган кебек. Тирә-юньдәге тынлык ниндидер дәһшәт вәгъдә итә сыман. Үлән арасында чыркылдаган чикерткә тавышына кадәр ишетелеп тора. Бу бөркү тынлыкны авыл кырыеннан узган поездлар тавышы гына ара-тирә сискәндереп куя. Азат күккә карап торды да: «Ява гына күрмәсен, юкса тагын ярты көн казу мәйданын чистартып үтәчәк»,— дип уйлап алды. Аннары сөй- ләнә-сөйләнә, учакны кайгыртырга кереште Бу эш Нәгыймгә дә тансык иде булса кирәк, урындык алып, ул да якынрак килеп утырды. Бер-ике минуттан учак дөрләп китте, һавага төтен сузылды. Хуҗа кеше корымга буялган кастрюлен, шундый ук кара чәйнеген ут өстенә куйды. Учакка утын өстәде. Аннан соң гына брезент белән капланган фанер әрҗәдән савыт-саба, пычак, ипи-тоз, суган ише әйберләрне берәм-берәм чыгарып, өстәлгә тезәргә кереште. Сүз ничектер өзек-төтегрәк барды. Бер нәрсәдән икенчесенә сикерде, авылны, уртак танышларын искә алдылар, кемнәрнең кайда, нинди эштә, кем булып эшләвен барлап чыктылар. Аннары Азат палаткадан транзистор алып чыкты. Азат күреп белә торган диктор заманнар үтү белән сүзләрнең үзгәрүе, ихтыяҗ булмау сәбәпле кайберләренең кулланыштан төшеп калуы, онытылуы турында сөйли иде. Эфирда «Тел күрке — сүз» тапшыруы бара иде. Гадәттә, Азат аны яратып тыңлый, калдырмаска тырыша Экспедициядә радио зур дөнья белән тоташтыручы бердәнбер әйбергә әверелә, аның кадере арта. Бераз тыңлагач, Азат: — Синең игътибар иткәнең бармы? Без бәләкәй чакта «күмәч» сүзе бик еш әйтелә иде,— дип куйды.— Ә хәзер бөтенләй диярлек ишетелми Батон да батон Бөтенләй башка уйларга бирелеп утырган Нәгыйм сүзсез генә ана карап алды да көлемсерәп куйды — Нинди матур сүз иде ул «күмәч».. Икесенен дә күз алдына балачакның тәмле күмәчләре килеп басты — Кара, кызык тапшыру икән,— диде Нәгыйм, дикторны бераз тынлап торгач ♦ - Син нәрсә, бөтенләй колак салмый идеңме әллә? = — Юк шул. Телевизор гел эшләп торгач, радионы хәзер тыңлаган да * юк Аннан сон минекеләр бит туган телне аңлап та бетермиләр Киләчәктә алар сине якын итәрме икән соң? Нәгыйм җавап бирмәде, бер ноктага төбәлеп, уйга калды Пөзенә 2 караганда, уйлары бик күңеллеләрдән түгел иде ахрысы ♦ Ул арада су да кайнап чыкты Азат туралган бәрәңгесен кастрюльгә * салды, ит консервасы ачып куйды, суган арчыды. Кояш кыздыруына чы J дый алмыйча. Нәгыйм пинжәген урындык аркасына элде, күлмәк төймә- 2 ләрен ычкындырды, аннан соң сумкасыннан зур козыреклы сәер кепка _ тартып чыгарып, башына киде Болай ул бернәрсәгә дә исе китми < торган чит ил туристына охшап калды Ә Азат, авыз эченнән нидер - көйли көйли, һаман учак тирәсендә бөтерелде Ара-тирә шулпаны кабып ~ карый, телен шартлатып куя, шул ук вакытта кунагын да онытмый, ' аңа да бер-ике сүз ката иде Нәгыймнең күптән инде болай иреккә, табигатькә чыкканы юк Шуңа ул бөтен ыгызыгыдан арынып, тугарылып, хәтта завод мәшәкатьләрен дә онытып, Азатның аш пешерүен күзәтте, төтен бөркеп торган учакка карап рәхәтләнеп утырды Бераздан археологның шөгыле аңа табигый яшәүнең бер гәүдәләнеше булып тоела башлады Гасырлар буе шулай барган Бары без генә көннәр буе һавасыз биналарда утырабыз һәм шуны әле тормыш дип атыйбыз (Нәгыйм үзе турында уйлап алды ) Дөресен генә әйткәндә, бу минутта ул Азаттан бераз көнләшә иде Кул һәм акыл хезмәтен берләштерә алган лабаса: җәй көннәрен һавада булса, кышларын бүлмәдә, өстәл янында материалларын тәртипкә китерә Гармония шулдыр, күрәсең. Нәгыйм үзенең Шушы көнләшүенә гаҗәпсенеп куйды Үзе дә сиз мәстән тагын Азат белән бәхәсләшә башлады «Мин нигә аннан көнләшим сон әле? Ничек мин аңардан көнләшә алыйм ди? Мин! Жавап лы вазифа башкаручы, көн саен әллә нихәтле четерекле мәсьәләләрне хәл итүче цех башлыгы ничек инде аннан көнләшим ди?» Башта бик көчле, бөтенесен күмеп китәрлек булып тоелган бу дәлил лар, уйлый торгач, ничектер кечерәя башлады Әлбәттә, аның эше Азат ныкына караганда ыгы зыгылырак һәм мәшәкатьлерәк. Ләкин ул аңа Азат кебек бирелгәнме? Азат кебек яратамы соң ул үз эшен? Борга ланмыйча гына әйткәндә, юк. алай ук яратмый аны. менә бит хикмәт нәрсәдә!.. Аңарда Азаттагы җиңеллек, канат юк. тәртә арасына кереп баскан да тарта да тарта, теләсә дә, теләмәсә дә. һәм көндәлек мәшәкатьләрдән өскәрәк күтәрелә алмаган шушы ыгы зыгы аның бөтен вакы тын йота бара Тарихи урынга килеп чыгу. Азат сөйләгәннәр, мондагы иркенлек, тцнлык Нәгыймне үзеннән-үзе уйга салды Ул үз тормышын, анын төрле дәверләрен күз алдына китереп, шуларны эчтән кичереп утырды Әйе. кеше гомере поезд юлы түгел, анда төрле сикәлтәләр очрап кына тора Кайвакыт, ятып калмас өчен, кемнәрнедер аркылы атлап та үтәсең, күңелең кушканга каршы да киләсең Бигрәк тә анын өйләнүе шулайрак килеп чыкты Лика институттан соң Нәгыйм эшли башлаган цех башлыгының бердәнбер кызы иде Чибәр, зәвыклы, укыган Әмма тормыш итү өчен бер кимчелеге бар кулыннан эш килми Үз үзенә бик нык ышанган, ихтыяр көче ташып торган яшь инженер Нәгыймнең анысына бик исе китмәде, тора башлагач, кулга алырмын дип уйлады Кызны кулга гына төшерсен Аңа өйләнеп алса, Нәгыймнең эшләр пешәчәк. Әти кеше киявен онытмас, үзе пенсиягә китеп барганчы, берәр җылы урынга утыртып калдырырга ничек тә җаен табар_. Бабай белән бер-берсен бик тиз аңладылар. Максатлары туры килде: бабайга юлдан язып барган иркә кызын тизрәк берәр ышанычлы, төпле кеше кулына тапшыру кирәксә, авылдан чыккан сәләтле инженер исә тизрәк шәһәр зыялылары арасына керергә, анда үз кешегә әверелергә ашкынды. Шуңа күрә монда каршылык булмады Лика да бу вакытта инде ышанычсыз, капризлы шәһәр егетләреннән тәмам туйган, берәр нык беләккә таянып ял итү, күпмедер вакыт тынычланып калу турында хыяллана иде. Кызны кулга алырмын, үземә кирәгенчә тәрбияләрмен дип, Нәгыйм генә бик тә ялгышкан, үз өстенә күбрәкне алган булып чыкты. Уйлана торгач, Нәгыйм шуны бик ачык аңлады: ул гомер буе башкалардан өстен булырга омтылган, бөтен көчен шуңа салган, көчәнеп яшәгән икән. Бу көчәнү аны табигый яшәүдән аерган. Нәкъ менә шушы омтылыш, һәрвакыт дулкын өстендә калырга тырышу тота икән аны бу цех дигән авыр һәм җаваплы урында Ул гел кеше күз алдында, һәр минуты исәптә, һәр сүзе, хәрәкәте уйланган булырга тиеш Соңгы елларны аның иңен, авыр таш кебек, җаваплылык басканын сизә Нәгыйм. Бу нәрсә аны уйландыра, борчый, куркыта, канәгатьсезлек уята иде. — Азат, синең белән ничә кеше эшли? — дип сорады Нәгыйм. — Мине дә санасаң, утыз ике. — Кемнәр инде алар? Студентлармы? — Юк. күпчелек — авыл малайлары. Студентлар да бар. Нәгыймнең йөзендә беленер-беленмәс көлемсерәү чагылып үтте. Үз эше белән мәшгуль булганга, Азат моны күрмәде, ул, чыбык очы белән кастрюль капкачын күтәреп, ашны болгатты, кашыгына бәрәңге кисәге эләктереп алды да, өреп, авызына капты. Шулпаны да татып карады. — Булган бу, хәзер утырабыз,—диде һәм, кастрюльне тастымал белән тотып, өстәлгә таба китте. — Мин дә монда бераз кыстырып килгән идем,— дип Нәгыйм дә сумкасын бушатты. — У-у, болай булгач, без туй табынын да уздырып җибәрәчәкбез. Кунак алып килгән ризыклар чыннан да затлы, кыр шартларында бигрәк тә тансык иде. — Нәгыйм! Нәгыйм малай! — диде Азат — Без синең белән бер авылда үстек, бер мәктәптә укыдык.. Икебез дә авылдан чыккан егетләр Әгәр безне шәһәрдә туып, гомере буе шунда яшәгән яшьтәшләребез белән чагыштырсалар, без тормышка якынрак торган, аны тулырак белгән кешеләр. Чөнки авыл тормышында чыныгып үскәнгә, җиргә якын булганга, шәһәр атын да иярли алдык. — Дөрес, бик дөрес әйттең,— диде Нәгыйм, кәефе күтәрелеп — Аның шунысы бар: авыл малаена шәһәрдә аякка басар өчен ике-^ч тапкыр күбрәк тир түгәргә туры килә. Мин моны үз җилкәмдә татыган кеше. — Әйе, берәү дә сиңа квартира әзерләп куймаган, атаңнан калган китапханә дә юк,— дип, Азат та аныкын җөпләде. Ләкин бу әле Нәгыйм теләгән сөйләшү түгел иде. Күңелен борчыган сорауларга җавап ишетәсе килеп, сүзне ничек шуңа борырга белмичә, эчтән кытыкланып утырды ул. Ниһаять тәвәккәлләргә булды — Азат, монда икенче әллә килеп була, әллә юк Шуңа күрә минем барысын да аңлатып китәсем килә... Хуҗа, сәерсенеп, кунагына төбәлде һәм ашаудан туктап. — Рәхим ит! — диде. — Беләсеңме, мин бит бая ничә кеше эшлисез дип, синнән юкка гына сорамадым. Син гафу ит, бәлки кәефеңне кыра торган сүзләр дә әйтермен, шуңа күрә, зинһар, күңелеңә авыр алма. — Борчылма, әйдә, сөйлә’ — дип көлемсерәде Азат — Мин монда килгәннән бирле ирексездән үземне синең белән чагыштырып йөрим Инде тауны да йөреп чыктык, өстән үзәнгә дә карап тордык, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләдең дә. Ләкин мин бернәрсәне аңламыйм — Кызык, нәрсәне аңламый икән соң минем классташ? ♦ — Син көлмә. Мин серьезно. = — Я. я... шуннан? — Әйт әле, сиңа күпме түлиләр? * — Ике йөздән аз гына артык * — Менә күрәсеңме? — Нәгыйм утырган җирендә кыбырсынып алды 2 — Ә сиңа? — дип сорады Азат, Нәгыймгә җайлаша барып ♦ — Ике тапкыр артыграк. = — А! Алайса миңа да синең кебек зур түрә буласы калган — Сөй- s ләшү торган саен кызыграк төс ала барганга, Азатның шаркылдап кө- 2 ләсе килә башлады Ә Нәгыйм һаман җитди — Эш андамыни, дип куйды ул.— Эш бит масштабларда' Белә- < сенме, минем цехта күпме кеше эшли? — Күпме? г — Өч йөздән артык — Шуннан? — Ничек инде шуннан? Ул коллектив белән эшли белергә кирәк бит. Анысы шулайдыр Ләкин бу минем өчен мөһим ту гел — Нәрсә мөһим соң синең өчен? — Эшнең ошавы, канәгатьлек китерүе. Ә минемчә, зур коллектив белән җитәкчелек итү кешегә күп нәрсә - Нәрсә бирә соң? Абруй, үз-үзеңә ышану. Базар - бик зур әйберләр Бөтен кеше шуның өчен тырыша, шушы нәрсәләр булганда, беләсеңме, үзеңне ничек хис итәсең? \ - Ничек? - дип, шаяртып сорады Азат — Әллә син үзеңнең шундый тар дөньяда яшәвеңне аңламыйсыңмы? Ну. нәрсә күрәсең син бу шәрә тау башында? Монда бит гомер буе казы нып ятарга мөмкин Сукырлык түгелме бу? - Мин, бәлки, синнән киңрәк дөньяда яшимдер? Бәлки син аны белми генә торгансыңдыр? — Ай-Һай, малай Нәгыйм, ышанмавын белдереп, башын чайкады, бер мәл яшәреп яткан тау өстенә карап торды - Әйе. бу ген матур, рәхәт монда Ләкин бу бит көн дә кабатлана Туйдырмадымы шушында яту? Нәрсә бирә ул сиңа? Данмы, дәрәҗәме’ Ни файдасы, ни мәгънәсе бар бу казынуларның? Азат беравык сүзсез генә үз алдына карап торды Аңа авыр иде Юк. үпкәләмәде ул Гаҗиз булып утырды Зур коллектив белән җитәкчелек иткән шушы кешегә гап-гади нәрсәләрне аңлатырга туры килә. Мин. Нәгыйм дус. сиңа шуны гына әйтә алам, диде Азат Кеше дигән зат борын борыннан үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп чыгуын аңларга тырышкан Ерак заманнарда аның бабалары кем булган, ничек яшәгән, нәрсә белән шөгыльләнгән барысын ла беләсе килә аның, һәм, иң мөһиме, нинди культураның дәвамы ул монысы да кирәк кеше дигән затка Барысын да аңлыйсы килә анын Мин менә шул сорауларның кайберләренә җавап табарга тырьһиам. һәрхәлдә, аны ачыклау өчен монда эшлим Үз халкымның тарихын күтәрәм, ана уткәнен кайтарып бирергә телим, үз*үзен аңларга, тарихтагы урынын билгеләргә ярдәм итәм дип уйлыйм Син моны аңлый алырсыңмы, юкмы, белмим Шулай да аңларга тырыш снн моны Азат тагын бер кат зур козырек лы кәмит кепки кигән кунакка карап алды Конкрет килгәндә, бу Кала-тауның әһәмияте нәрсәдә соң ул кадәр? Ни өчен син аңа ябышып ятасың? — диде Нәгыйм, тагын да төпченә төшеп. Bv сөйләшүдән аның өстен чыгасы килә иде. Ни өчен ябышып ятаммы? — Азат, сынап, тагын кунагына карап алды: чынлап торып кызыксынамы, әллә болай гына, форма өчен генә- ме? Юк, чынга охшаган — Уникенче гасыр Болгар дәүләтенең чәчәк аткан заманы санала. Бу заманда дәүләт һәр яктан да зур үсешкә ирешә. Мәйданы киңәя, әйтеп үткәнемчә, бабаларыбыз дәүләтнең төньягында урнашкан Казан суына хәтле килеп җитә Монда яңа авыллар үсеп чыга. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, Көнчыгыш Европага монголлар ябырыла. Бу яулар Болгар дәүләтенә зур зыян китерсә дә, аңа карап кына болгарлар таралып бетми. Халык бит ул. Инде шәһәрләшеп, Кол Гали кебек шагыйрьләрен булдырган халык! — Азатның кулы һавада дәртле хәрәкәт ясап алды.— Әлбәттә, яулап алынган ил төзелешенә монголлар күп үАгәреш кертә. Башта — бигрәк тә. Шулай да басып алучылар ничә гасыр буе игенчелек белән шөгыльләнгән, утрак тормышта шәһәр культурасы булдырган илнең төп нигезен тарката алмый. Бу шартларда халык үз культурасын, борынгыдан килгән горефгадәтләрен, дәүләтен саклап калу өчен яңа мөмкинлекләр эзли, шул исәптән монголлар кулы җитмәслек урманлы-сулы аулак төньяк районнарга да күчеп утыра башлый. Иске кала нәкъ менә шушы чорда күтәрелә дә инде. Ул тиздән яңа төбәкнең үзәгенә әверелә... Кыскасы, Иске кала — Болгар белән Казанны тоташтыручы чылбыр ул. Менә ни өчен кадерле ул миңа. Матди культурасы, табылдыклары шул хакта сөйли — күпчелеге болгар материалы... Көн кинәт сүрелеп китте, офыкның көнбатыш читендә болытлар оеша башлады, кояш инде яртылаш шул болытлар астына кергән иде. Кунакның уйга чумып, күңелсезләнеп утыруын күреп, Азат урыныннан торды. — Әллә гармун тартып, бер җырлашып алабызмы? — диде ул. — Әллә гармуның да бармы? — Аны калдырган юк инде,— диде Азат һәм, торып, палаткаларга таба китте. Бу кечерәк гармунны Азат экспедицияләрдә йөртү өчен уңай һәм ачы тавышлы булганга ярата иде. Өйдә аның баяны да бар, анысы моңлы, шәһәр квартирасында уйнарга менә дигән. Ә монысы — чиста, яңгыравык тавышлы хромка — сахраларны яңгырата. Кайвакыт ул шулай, исенә төшеп. Кала-тауның иң биек төшенә килеп утыра да, аста җәйрәп яткан тугайларга, елга аръягындагы авылга карап, берәр көй суза. Тирә- юньгә моң тарала, тирбәлә-тирбәлә, үзән өстеннән үтә, авылга ук барып җитә. Бервакыт хәтта, гармун тавышын ишетеп, фермадан кызлар да йөгерешеп чыкты, капка төбенә тезелешкән килеш, куна-төнә Кала-тауда яткан сәер егетнең уйнавын тыңладылар. — Я, нәрсәдән башлыйбыз? — диде Азат. — Белмим шул — Нәгыйм иңбашын җыерды.— Үзең кара инде. Аз гына уйланып торгач, хуҗа күрекне тартты. Башын кырын салып, күзләрен кыса төшеп, хискә бирелеп уйнады Азат. Шуның ярдәмендә каршысында утырган кунагына, аларны чолгап алган тауларга, тугайларга. үләннәрен җил тараган Кала-тауга хисләрен сөйли, күңелен бушата, гүя риваятьләр, легендалар белән сугарылган бай тарихлы шушы җир белән сөйләшә иде. Ай-Һай гына дими, квйләр килми. Кайгырмыйча гына ир булмый. Ничек кенә итеп сөйләеаң дә. Чит-ят жирләр туган нл булмый Ул, күзләрен йома төшеп, акрын гына җырлый, кушылып китмәсме дип. өмет белән ара-тирә Нәгыймгә дә күз сал галап ала. Ләкин Нәгыйм борынгы җырларны белми, малай чакта колакка кергәннәрен дә инде онытып бетергән иде. Башта сәеррәк тоелса да. тора-бара бу көйләр аның да күңелен кузгатты, сиздермичә генә каядыр тирәнгә, инде әһәмияте беткән, кирәге калмаган дип йөрелгән нәрсәләргә якынайтып жибәрде Заман шаукымына бирелеп, ул күптән инде андый тирәнлекләргә кереп тормаска өйрәнгән, болай да эш белән каткан башын янә катырмаска күнеккән иде. Әмма, ни хикмәттер, гармуннан агылган ♦ көйләр бераздан аны да биләп алды, ул инде бирелеп, ләззәтләнеп тын- = лый башлады Шулай да бу хис, бу ләззәт ана балачактагы кебек ансат кына. - табигый гына бирелмәде, күңеле нишләптер карыша, нәрсәдәндер бизгән - кебек иде. Көйдән ләззәтләнү өчен ана. ни өчендер, көч куярга. ниндидер 2 капкаларны ачкандай, эчке бер хәрәкәт ясарга туры килде Бу хәрәкәт ♦ адашкан кешенең буран эченнән әле күренеп,- әле югалып торган ерак “ утка таба баруын хәтерләтә иде Нәгыймгә бу сәер тоелды, ләкин ни- » лектән алай икәнен ул анлый алмады 2 Азат уйнады да уйнады, башын кырын салып, күзен йома төшеп, кү- 2 ңеле белән әллә канларга китеп уйнады Исеңдә микән, без үсмер чакта шундый бер жыр таралган иде. - Баз ай башлана: Таң атканда, салкын чишмә буенда Очраштык без иркәм белән тагын да — дип, Нәгыйм жырның сүзләрен исенә төшерде — «Вәгъдә» «Вәгъдә»? Исеме онытылган, ә сүзләре хәтердә, диде Нәгыйм үзенекен уйлап. Азат көй сузды, Нәгыйм, жырны хәтерендә яңарта яңарта, акрын гына жырлый башлады Җыр апа кайдадыр зәңгәр томаннар эчендә калган яшьлеген, шул яшьлектә калган сөйгән кызын Нурияне исенә төшерде Хәзер, еллар үткәч, ул чактагы гашыйклыктан, жүләрлекләрдән көлеп була, әмма онытып кына булмый икән. Шул вакыт Нәгыймнең күңелендә нәрсәдер чатнап китте һәм челтерәп коелып төште. Еллар буе бикләнеп яткан хисләре иреккә бәреп чыкты лар. Егетен укырга озатучы Нуриянең, бөтенләйгә аерылышканны сизенгән хәлдә, юл кырыенда аңа кул болгап калуы аермачык булып, Нәгыймнең күз алдына килеп басты ...Тамагына төер утырды IV Кинәт салкынча жил исеп куйды Икесе дә жил искән якка борылып карадылар, күкне каплап өлгергән күгелжем кара болытны күреп, тын сыз калдылар Беренче булып Азат исенә килде, сикереп торды да — Бик хәтәр килә, тизрәк палаткага керергә кирәк, дип, ашыга- ашыга өстәлне, савыт-сабаларны жыештырырга кереште Нәгыйм дә. сикереп торып, тиз тиз булышырга тотынды Палаткада кара каршы куелган ике раскладушка, уртада кечкенә генә өстәл, почмакта ниндидер приборлар, әржәләр. мылтык, кием- салым өелгән Азат кунагына сөлге тоттырды, икенчесе белән үзе сөртенде Аннан икесе дә калын фуфайка киделәр, шәм кабыздылар һәм тынычлана төштеләр Ә тышта мәхшәр. Җил палатканы селкетә, очыртып алып китәргә теләгәндәй, төрле якка йолыккалый. ныклыгын сыный Яңгыр да. жил белән ярышкандай, дөньяны каплап коя, палатканы туктаусыз чәбәкли, ачык калган ярыктан эчкә бәреп керә, идәнгә су жәелә Шулай күпмедер вакыт табигатьнең ярсуын тынлап утырдылар Берәр төрле музыка тоту нияте белән. Азат транзисторга үрелде, ләкин эфирдан музыка урынына тоташ чытырдау гына ишетелде. Радиоалгычны сүндерергә туры килде. Аннан соң ул. нәрсәдер исенә төшкәндәй, палатка почмагындагы әрҗәне ачты, актарынырга тотынды, эчтән кечерәк капчык тартып чыгарып, кире урынына килеп утырды. - Мин бит әле сиңа табылдыкларны күрсәтмәдем,— дип, капчыктан кәгазьгә төрелгән төргәкләрне бушатырга кереште Арадан берсен сайлап алып, чишеп җибәрде һәм Нәгыймнең учына берничә тәңкә китереп салды - Жучи акчалары Теге борынгы кабер ташы турында сөйләгән идем бит, шул заманда сугылган. — Жучи? — дип сорады Нәгыйм - Әйе, Чыңгызның өлкән улы Монголлар яулап алганнан соң Болгар дәүләте Жучи улусына керә бит. Шулай да күпмедер вакыт үтүгә, монголлар исеменнән булса да, бабаларыбыз үзләре акча суга башлыйлар . Мондый нәрсәне беренче тапкыр күргәнгәме, уалып китүләреннән курыккандай, Нәгыйм акчаларны саклык белән карый башлады. Алар турында уку — бер нәрсә, кулга тотып карау бөтенләй башка икән. .Монда ниндидер язулар да бар,— дип тәңкәләрне шәм яктысына китерде Нәгыйм,— Көмеш ахры — Әйе, көмеш. — Укый аласыңмы? — Кайберләрен укыйм Әмма аларның үз белгечләре бар. Гадәттә, аларга биреп укытам Ышанычлырак була,— диде Азат. Тәңкәләрне төреп, бер якка алып куйгач, Азат икенче төргәкне сүтте. Монысыннан кечкенә генә савыт килеп чыкты - Кара савыты,— дип аңлатты археолог — Ничек кара савыты? — дип гаҗәпләнде Нәгыйм — Гап-гадн кара савыты. Каләм манып яза торган Нәгыйм, савытны кулына алып, нидер уйланып торды да: — Кайдан таптың? — дип сөрады. — Астан, авыл урыныннан. — Нинди нәтиҗә чыгарасың инде шуннан? Нәтиҗә бер — кара-савыты укый-яза белә торган халыкта гына була. Нәгыйм килешүен белгертеп, башын гына селекте. Тагын бер төргәкне сүттеләр Анысыннан көмеш беләзек килеп чыкты Кунак моны да шәм утына якын китерде, дикъкать белән әйлән- дерә-әйләндерә карады Аннары беләзекнең очында ниндидер бизәкләр күреп, аларны тырнак очы белән кырып-чистарткандай итте дә әйтеп куйды: — Монда ниндидер рәсем бар, җәнлек башы димме? — Арыслан башы Болгар сәнгатенә бик хас бизәк ул. Шәһри Болгарда табылган хәзинәләр арасында да очрый,—дип аңлатты Азат. Беләзекне кире биргәнче, авырлыгын үлчәгәндәй, Нәгыйм аны үч төбендә селкетеп торды да: — Моны бит кемдер беләгендә йөрткән,— дип, соклануын яшермичә, Азатка карады. Азатның да карашы җылынып китте, үз итеп елмайды Шулай һәрбер төргәкне сүтеп, карап, яңадан төреп, алар байтак вакыт сөйләшеп утырдылар Азат күрсәткән әйберләр арасында кайчы, пычак, җиз йозаклар, шул йозакны ача торган ачкычлар, металдан коелган көзге, бил каешын, ат дирбиясен бизәү өчен эшләнгән төрле аеллар. ук башлары, чүкеч, кечкенә генә ювелир сандалы, мәрҗән бөртекләре, кадак, үлчәү тәлинкәләре кебек төрле тормыш кирәк-ярагы бар иде Шушы әйберләр Нәгыйм алдында, гүя кыска вакытка гына нин- дидер серле пәрдәне ачып җибәрделәр һәм үл ерак бабаларының тормышын үз күзләре белән күргәндәй булды. Шушы әйберләр тарих томаны эчендәге «болгар бабаларыбыз» дигән төшенчәне шактый конкрет итеп анын күз алдына китереп бастырды һәм бу аның элеккеге шөбһәләрен. шикләрен юып төшергәндәй итте. «Димәк. Азат сөйләгәннәр бары- .1,1 .ы tepee булып чыга? • - дип уйлады ул Бу инде үзеңнең күп нәрсә- ♦ ләрдән мәхрүм икәнеңне тану кебек иде Ә тану җиңел бирелми, эчтә = нәрсәдер һаман карыша. - Болар барысы да тормыш-көнкүреш әйберләре Ул заманда киң - кулланышта йөргән әйберләр Табылдыкларның күпчелеге авылдагы му- - зейда саклана. Теләсәң, иртәгә анда да барып килергә була, диде » Азат ♦ Давыл басыла төште, җил инде палатканы баягы кебек тетрәтми. ~ яңгыр тигез һәм тыныч ява иде Палаткада коры, шәм яна. урын s йомшак, теләсәң рәхим ит, йокы капчыгына кер дә чум Бераздан алар чыннан да бил тиңентен капчыкка кереп яттылар " Болай җылы, уңай иде Шәмне сүндермәделәр, чөнки йокы килми, инде * караңгы төшсә дә. иртә иде әле. Шулай да минем эш белән чагыштырганда синеке, малай. — - бала-чага уены гына,— диде Нәгыйм, ниндидер уйларына йомгак яса- ' гандай итеп Ул палатка түшәменә төбәлеп ята иде - Кызык5 - Азат көлемсерәп куйды - Әйе. әйе Карап карап торам да. эх. мина булсын иде. мәйтәм моның ише мәшәкатьләр, дим . Минем өстә бит тоташ бер производство, җаваплы цех. план, күпме кеше Сине монда берәү дә ашыктырмый, өстән чыбыркылап торучы юк Бүген эшләмәсәң, иртәгә дә көн бар - Алай булгач, тарих бүлегендә укыйсын калган - һе ул чакта тарих мине кызыксындырмый иде әле Аннан соң тормыш бит хәзер безнең ише халык кулында Сез түгел, без атып барабыз дөньяны Менә монысы әле бәхәсле нәрсә Мәсьәләгә ничек киләсең бит Азатның җавабы сүлпәнрәк яңгырады, чөнки яңабаштан бәхәскә керә се. сүз куертасы килми иде аның Бүген болай да күп сөйләшенде, дөресен әйткәндә, аның инде ял итәсе килә иде - Монда, минемчә, бәхәсләшерлек нәрсә юк Барысы да ачык дип. кырт кисте Нәгыйм - Нәрсә ачык? — теләмәсә дә. Азат сүзне дәвам итәргә мәҗбүр булды — Барысы да! Үзең уйлап кара егерменче гасырны егерменче гасыр иткән бөтен нәрсә без техника иярләүчеләр тарафыннан эшләнә < Әйе. әйе. без туплаган белем, техника казанышы кешене космоска алын чыкты! — Нәгыйм йөзе белән борылды да терсәгенә таянды Шәм уты тирбәлеп куйды, палатка стенасы буйлап шәүләләр йөгерешеп алды Галәмгә бит зыян китерү өчен дә менеп була Андый планнар коручылар турында көн саен ишетеп торабыз Ә менә кешелеккә зыян китерми торган адәм баласын тәрбияләү, беләсең килсә, безгә гума- нитарийларга йөкләнгән Безнең татарда шундый мәкаль бар корал эшләр. ир мактаныр, диләр Бу очракта сез корал булсагыз, без инде ир. ягъни шул коралны эшкә җигүче. аңа%1өрес юнәлеш бирүчеләр булабыз түгелме5 Азат, көлемсерәп, кунагына карап аллы Корал димәктән дип, үзенекен итте Нәгыйм Менә соңгы сугышны гына алыйк Без унлап тапкан корал булмаса. фашистларны тур мар итә алыр идекме5 Нәгыйм телен шартлатып куйды Юк инде, бәхәсләшмә Ул яңадан чалкан әйләнеп ятты Әлбәттә, сугышта коралсыз бернишләп тә булмый Ләкин шул ук корал дошман ягында да бар иде бит Башта аларныкы күбрәк тә иде әле Бөтен Европа куәтен файдаландылар Барыбер без җиңдек' Чөнки безнең якта сугыш коралы гына түгел. көчле рухи корал да бар нде \л дынгы караш, дөреслек. Туган илгә чиксез мәхәббәт бар нде безнен якта Без җиңдек' — Азат кунак берәр сүз әйтер дип көтсә дә. каршы җавап булмады, һәм ул фикерен дәвам итте: Беләсеңме, андый сынаулар вакытында туган җиреңнең үткәнен, аның тарихын белү кешегә бик нык ярдәм итә Кешене ул эчтән ныгыта, туган җиренең калканы итә. Җәлилгә тоткынлыкта нәрсә ярдәм иткән дип уйлыйсың? Туган иленә, халкына булган мәхәббәт, әлбәттә! Болар аңа көч, рух ныклыгы биргән! Тарихын, халкының үткәнен, культурасын белмәгән кешедә ничек мәхәббәт яралсын да нинди ныклык булсын - Ярар, шулай да булсын ди Ләкин син барыбер гуманитар фәннәрнең. шул исәптән, тарихның да ролен арттырып җибәрәсең шикелле. Нп әйтсәң дә егерменче гасыр ул техника гасыры Азат аңа гаҗәпләнеп карады: — Син нәрсә, әллә мине техникага каршы дип уйлыйсыңмы? Техниканың бөек ролен берәү дә инкяр итәргә җыенмый. Сүз бит техника белән мавыгып китеп, кешене, аның җанын онытмау турында бара.. Ә җанны тәрбияләүдә гуманитар фәннәр төп рольне уйный Шул исәптән тарих фәне дә... — Ләкин син бит ерак заманнар белән шөгыльләнәсең Болгар . монгол ничек әле анда? — Нәгыйм төгәл сүз таба алмыйча Азатка борылды. бармагын шартлатып алды — Урта гасырлар.— дип ярдәмгә килде Азат — Әйе. урта гасырлар Бу бит әле кайчан булган, үткән-беткән . Бүгенге көнгә ни катнашы бар? — Менә монысы ялгыш караш,— диде Азат һәм. аякларын капчыктан чыгарып, торып ук утырды — Туган җиреңнең тарихын, культурасын белү, без яшәгән катлаулы, фән-техника революциясе барган заманда, бигрәк тә кирәк. Шунсыз син билгеле бер ил. халык, милләт вәкиле буларак, бик тиз үз йөзеңне, сиңа гына хас сыйфатларны югалтачаксың, кыйбласыз җан иясенә әвереләчәксең Андый бәндәнең бернәрсә өчен дә җаны авыртмый, исе китми «Ник барысы да кадалып китми, миңа рәхәт булса, шул җиэә»,—дип уйлый ул Андый бәндә инде туган җире өчен беркайчан да утка кермәячәк... Нәгыйм каршы бер сүз дә әйтә алмады. Түшәмгә карап кузгалмыйча ята бирде. Уйлары бик күнелледән түгел иде аның. Бу минутта ул үзен тормышта ниндидер зур нәрсәләрдән мәхрүм калгандай хис итте. Әйләнеп карасаң, гомер инде үтеп тә бара икән бит Ә менә шушы гомер эчендә, тормыш ыгы-зыгысына бирелеп, дәрәҗә, төрле уңайлыклар, шартлар артыннан куа-куа. шулар өчен көрәшә-көрәшә. иң мөһим нәрсәләрне күрми калган, алар турында уйланырга вакыт таба алмаган түгелме соң ул? Азатта Нәгыйм әле төшенә генә башлаган ниндидер зур дөреслек, хаклык, тамырлары тирәнгә киткән имән ныклыгы бар сыман тоелды Шушы нәрсә Нәгыймнең тынычлыгын алды, ниндидер көчәя барган сызлау булып күкрәгенә җәелә иде ' Шул мәлне, инде капчыгына кереп ятып, йокларга әзерләнгән Азат, ниндидер уйларын әйтеп каласы килгәндәй, тагын башын күтәрде. - Без соңгы вакытта һаман сыйфат та сыйфат дибез, аны күтәрү турында сөйләшәбез. Син менә, производство кешесе буларак, туган жирне ярату хисләре белән җитештерелгән нәрсәнең сыйфаты арасында бәйләнеш барын сизәсеңме? — дип сорады. Азат башын күтәргән көенчә беравык җавап көтеп торды, ишетмәгәч, нәрсәдер оизенеп: - Ярар, йокла, иртәгә дә көн бар әле,- дип шәмгә өрде. Ут сүнгәч, палатка кинәт иркенәеп киткәндәй булды, аларны тышкы дөньядан аерып торган элпә .эреп юкка чыкты. Тышта җил тынган иде инде, яңгыр тавышсыз-нисе^. сибәләп кенә ява Аның дымлы сулышыннан изрәп. Кала-тау да, якын тирәдә тезелешеп киткән калкулыклар. болын һәм елга да тирән йркыга талдылар Табигатьнең бу серле халәте палаткадагыларга да тәэсир итте, алар да, үз уйларына бирелеп, акрынлап йокыга талды Нәгыйм иртәрәк уянды. Иңенә сырма элеп палаткадан чыкты Шундый тынлык Яңгырдан соң тирә-юнь тагын да яшәреп, һава сафланып калган. Бераздан ул Кала-тауның кичә Азат белән сөйләшеп торган иң биек ноктасына килеп житте Болын һәм елга өстенә сыек кына томан -жәелгән, һәм ул кояш нурлары астында күзгә күренеп тарала бара Табигать уяна, жир жылына, үлән өстендә ялтыраган чык тамчылары кибә, югала Бу күренешләр Нәгыймдә бүген ниндидер башкачарак хисләр уята иде. — дип шушы сәер халәт турында уйланып торды Нәгыйм Хикмәт шунда: ул кайсы якка гына борылмасын, нәрсәгә генә күзе төшмәсен, хәтеренә Азат сөйләгән легендалар, халык күңелендә яшәгән хикәятләр, төрле вакыйгалар килеп төшә иде Ни әйтсәң дә, кичә Азат аңа байтак әйбер сөйләгән икән шул Бу хәл Нәгыймдә ниндидер сәер халәт тудыра, гүя ул бер үк вакытта ике заманда яши, үзен шул ике заманны бүгенге белән үткәнне — тоташтыручы сыман хис итә иде. Шунысы кызык: Нәгыймне чолгап алган бу халәт, фикер белән хис тәңгәллеге берберсенә һич тә комачауламый, киресенчә, ниндидер эчке татулык белән бер-берсен үзара тулыландыралар гына иде Күз алдында торган бу күренешләргә ниндидер яна мәгънә, яктылык өстәлә иде шикелле Нәгыйм өчен өр-яңа, беркайчан да кичерелмәгән халәт иде бу Гаҗәп - ләнеп һәм сөенеп, кунак шул хакта уйланды Менә, көтмәгәндә, арыш кырыннан яңа туган көнне сәламләгән кош тавышы ишетелде. һай, матур да соң бу тургай сайраулары!