ЧАТЫР ТАУГА ЧАЛ КУНМЫЙ
Бу якларның матурлыгын тояр вчен безгә арышлар серкә очырганда, бодайлар башак кысканда, карабодай чәчәк атканда килегез. Килегез дә Ык буйларында, Мәллә суы үзәннәрендә, Чатыр тавы итәкләрендә йөрегез. Туачак иртәгезне, бер генә тапкыр булса да. девон хәзинәләренә юл яручы буровойларда каршылагыз. нефть коеларының сиртмәләренә күз салыгыз. Югары көчәнешле электр чыбыкларының таң җилләре белән салмак кына серләшкәнен тыңлап торыгыз... Азнакайлылар керосинны сукыр лампага да үлчәп кенә тоткан чакларда шушындый якты таңнар турында хыяллана алдылармы икән? Ансыз булмагандыр, әлбәттә. Кеше күңеле һәрчак яхшыны өмет итә. Ләкин барыбер мондый могҗизаны күз алларына китерә алмаганнардыр. Район бит үзе нефть дәрьясы өстендә утырган. Колхозлашу елларында биредә 80 нән артык авыл исәпләнгән. Аларның да байтагы — 8—15 йортлы вак хуторлар, Столыпин реформасы җимешләре Хәзерге авылларыбызга «авыл» атамасы бик үк туры килеп тә бетми кебек. Кайбер авылларда яшәүчеләрнең шактый өлеше —нефтьчеләр. Һөнәрләре төрле булса да, кешеләр үзара ярдәмләшеп, хәтта ярышып эшлиләр. Промышленность предприятиеләре авылларны шефка алган, ә колхоз совхозлар аларга шулай ук кулдан килгән теләсә нинди ярдәмне күрсәтергә әзер. Кыскасы, шәһәр белән авыл монда янәшә, алар — ут күршеләр хәзер. Революциягә кадәр бу якларда татарлардан эре җир биләүче һәм сәүдәгәр, патша Думасы члены Мингаза, көтү көтү елкы һәм башка терлек асраган, тире эшкәртү, май ясау корылмалары һәм Мәкәрҗә ярминкәсендә сәүдә үзәкләре тоткан Җамали кебек алпавытлар да яшәгән. Кәкре Елга. Әлкәй һәм башка авыллардагы ярлы ябагай түккән тир, күз яшьләре шулар кесәсенә алтын булып агылган. Хәзер авыл халкының материаль хәле Мингаза һәм Җамали кебек байларныкыннан һич тә кайтыш түгел. Рухи байлык, культура, аң-белем хәзинәсе турында әйткән дә юк — алары бу байлар ның төшенә дә кермәгән. Без хәзер материаль байлыклар турында да ныклап сөйләшә алабыз. Авылларга карагыз һәркайда кимендә ике-өч бүлмәле, матурлап-бизәп салынган йортлар, буяп сырлап ясалган капкалар, калай яки шифер белән ябылган терлек каралтылары. Байтагының хуҗалыгында гаражлар, димәк, автомашинасы яки мотоциклы бар. һәр йортта телевизор, радио, суыткыч, электр, газ. Суы да өйгә кер телгән. Әле шушы кешеләрнең тырышлыгы белән барлыкка китерелгән колхоз-совхоз байлыгы күпме! Бусына инде Җамалнларның гына түгел, бәлки үзләре Петербургта яшәп, бу якларда 15 әр мең дисәтинә җир биләгән Елачич. Гиллен кебек помещик ларның да буйлары җитәрлек түгел. Социалистик революция башлангач. Җамали абзый, «ахыр заман җитте, мондагы ларны җир йотар*, дип, илдән чыгып качкан. Җир исә безне йотарга һич тә җыенмый. Киресенчә, ботен байлыкларын бик юмарт рәвештә үзенең чын хуҗаларына кайтарып бирә тора. Аңа кадер хөрмәт күрсәтергә, аның белән сакчыл һәм белеп эш итәргә генә иренмә. Ә «заман* мәсьәләсенә килгәндә, ул чынлап та алпавытлар өчен «ахыр» булды — яңа заман, яңа эра башланды. Чатыр тавы — безнең як табигатенең йозек кашы. Диңгез өсте тигезлегеннән 331 метрга күтәрелгән дә. әйтерсең лә. ботен тирә юньне үз күзәтчелегенә алган. Б О. С. Мөхетдинов, КПССның Азнакай райкомы беренче секретаре Аннан караганда курена торган асфальт юл уйларны тарих тирәнлегенә, моннан 3500 еллар элек булган заманнарга илтә. Археологик табылдыклар, шул исәптән. Азнакайның үзендә 1979 елның җәендә бәрәңге базы казыганда килеп чыккан каберлек һәм андагы чүлмәк китекләре, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы галим нәре фикеренчә. бронза эрасының бура (кабер эчен буралап ясау) культурасы чорына туры килә. Димәк, бик борынгыдан ук инде кешеләр биредә үзләренә яшәү һәм сыену урыны тапканнар. Бу төбәктәге авылларга башлыча XIII һәм XVIII гасырлар арасында нигез салынган. Ягыбызның үткәне Россия хезмәт ияләренең азатлык өчен көрәш тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Районыбызда Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар хәрәкәтенә кагылышлы истәлекле урыннар — байтак. Карамалы авылындагы Җәмәлҗән (Емельян) куаклыгы — шулерның берсе. Биредә патша гаскәрләре белән восстаниечеләр арасында канлы бәрелешләр булган.^ Чатыр тавындагы, бакыр чыгару өчен казылган, элекке чокырларда әле безнең көннәрдә дә шул вакыйгаларның шаһиты булган уклар, кылыч һәм сөнге сыныклары табыла. Аю тавы да халык тарафыннан Чатыр тавы (Пугачев сугышчылары монда, чатырлар корып, берничә тәүлек торган) итеп үзгәртелә, ә шушында агып яткан чишмә «изгеләр чишмәсе» нә әйләнеп китә. Безнең районга кергән Павловка. Микулино. Владимировка. Чемодурово кебек рус авылларының күбесе патша самодержавиесе тарафыннан җирне, урман-суларны эре помещнкларга бүлеп бирү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ләкин бу төбәкнең тарихын килмешәк боярлар түгел, ә халык үзе. аның чын уллары иҗат иткән. Чемодуроводагы земский мәктәп укытучысы, 1905—1907 еллардагы революцион вакыйгаларда кайнаган В. П. Городецкий. Әлкәй волость суды члены, татарлар арасында «иң дөрес кеше» дип аты чыккан Д. П. Павлов кебекләрнең исемнәре әле хәзер дә зур хөрмәт белән искә алына. Совет власте өчен ак чехларга, Колчак бандаларына, сәнәкче кулакларга каршы көрәшләрдә гомерләрен аямаган беренче большевиклар — укытучылар К. Т. Рахманько, Мотыйгулла Набиуллин. Стәрле авылы егете, өяз комсомол комитеты председателе Габдрахман Хикмәтов һәм башка батырларның якты истәлеге алдында баш иябез. Районның мәйданы 2183 квадрат километр. Ә урман-суларга бай булуыбыз да күпләрне көнләштерерлек. Ык елгасы үзе генә дә секундына 75 кубометрлап су алып килә. Мәллә. Стәрле. Зәй елгалары да туган ягыбызга ямь өсти, челтерәп аккан йөзләрчә чишмәләр — юлчылар юанычы. Урманнарыбызның матурлыгына исең китәр. Алар мәйданның 15 процентын тәшкил итә. Биредәге күп санлы ял базалары, пионер лагерьлары, нефтьчеләрнең «Акчишмә» санаторий профилакторие. Актүбә урман санаторий мәктәбе хезмәт ияләренең һәм аларның балаларының иң яраткан урыннары, сәламәтлек чыганагы булып тора. Табигатебезгә тел-теш тидерерлек түгел: Тукай әйтмешли, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Аның гүзәллеге элек рус язучысы С. Т. Аксаков иҗатында чагылыш тапкан булса, хәзер без бу хакта өлкән әдипләребез Гомер Баширов, Сибгат Хәким әсәрләрендә укый алабыз. Райондашларыбыз Гариф Галиев һәм Әнәс Кари язмаларында да туган ягыбызга дан җырлана. Бездә озак еллар буе яшәгән һәм эшләгән Мәхмүт Хәсәновның «Юллар, юллар». «Саф җилләр» романнары һәм башка кайбер әсәрләре районыбыз тормышыннан алып язылган. Хәзер инде роман-повестьлары дистәгә җиткән Мөсәгыйть Хәбибуллинның да әдәбияттагы тәүге уңышлары безнең төбәккә бәйле. Татарстан Язучылар союзы членнары Марсель Галиев, Флера Гыйззәтуллина. Нур Әхмәдиев, «Чаян» журналының баш редакторы Рәшит Зәкиев бездәге авылларның игелекле туфрагында аунап үскәннәр, ягыбызның шифалы һавасы аларны иҗатка рухландырган. Азнакай төбәге элек-электән белемле кешеләргә, сәнгать осталарына бай. музыкагажырга гашыйк як. Галимнәрдән Сәгадәт Ибраһимов һәм Альберт Яхин, Галимҗан Фазлыев. Фоат Вәлиев, Әҗвәт Абдуллин, татар теле һәм әдәбияты буенча күп кенә дәреслекләр төзегән педагог Вәли Хаҗиев кебек якташларыбызның исемнәре еракларга билгеле. Бездә үсеп чыккан фән эшлеклеләрен СССР Фәннәр Академиясенең Себер филиалында. Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институтында да очратырга була. Күренекле артистлар Әзһәр Шакиров. Нәҗибә Ихсанова. Луиза Солтанова — безнең авыллар җирлегендә шытып чыккан талантлар. һәр төбәк үзенең хезмәт сөючән. иртәгәсе турында кайгырта белүче иҗтиһатлы кешеләре белән матур. Үз эшен көндәлек ихтыяҗга әйләндереп, аннан ямь һәм ләззәт табып яшәүчеләр бик Kvn бездә. Социалистик Хезмәт Геройларыбыз гына да сигезәү: нефтьчеләр Михаил Гринь. Гәрәй Баһманов. Әсгать Гарипов. Металлам Гыймаэов. врач Газифә Хәсәншина, элекке колхоз председателе Вәгыйз Хажиәхмәтов. башта тракторчы, хәзер колхозда партком секретаре Алмас Булатов, комбайнчы Фәхразый Кәримов. Атаклы бораулау мастеры Матвей Гринь, карабодай үстерү оста сы Фоат Шакиров һәм колхоз бригадиры Фаяз Таҗнев Дәүләт премиясе лауреатлары булдылар. Беек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән тиңсез батырлыклары өчен райондашларыбыздан Әкрәм Вәлиев. Иван Никитин һәм Петр Манаковка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Якташыбыз, генерал майор Фатих Булатовны. «Генерал язмалары» исемле китабы буенча. Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә яхшы беләләр. Ул команда лых иткән дивизиянең сугышчан юлы әсәрдә документларга нигезләп бик ачык тасвирлана. Сугыш турында сүз чыккач, илебез азатлыгын саклаганда һәлак булган биш мең арысландай ир-егетебез хакында да әйтми китү мөмкин түгел. Алар безнең күңелләрдә һаман яши. исемнәре мәрмәр такталарда мәңгеләштерелгән, авыл һәм мәк тәп музейларындагы тарих сәхифәләренә кертелгән. Сугыш китергән бәла-казаның тәэсире районда әле 70 елларга кадәр нык сизелде. Уйлап карагыз: сугышка кадәр бездә иң югары иген уңышы — гектарына 14.53 цент кер — 1937 елда алына, ә яңадан бу дәрәҗәгә 1966 елда гына ирешелә. ягъни тәмам чыгырыннан чыккан җирләрне рәткә кертү өчен утыз еллап вакыт кирәк була. Халкыбызның сугыш чорындагы һәм ул китергән бәла-казаларны бетергәндәге фидакарьлегенә, ныклыгына һәм түземлелегенә сокланмый булдыра алмыйсың. Илгә - җнргә чиксез мәхәббәт, дошманга карата тирән нәфрәт, якты киләчәгебезгә ныклы ышаныч шундый тиңсез авырлыкларны да җиңеп чыгарга көч биргән аңа. Районыбызда нефть индустриясе, аңа бәйле тармаклар һәм авыл хуҗалыгы эшләре бергә үреп алып барыла. Бездә меңләгән кешеләрне туплаган берничә эре коллектив — нефть газ чыгару, бораулау эшләре һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәләре бар. Районга автомобиль юллары идарәсе, нефть кудыру станциясе, һәрберсе 200— 300 техника берәмлегеннән торучы биш транспорт һәм берничә төзү оешмасы хезмәт күрсәтә. Татарстан биргән бөтен нефтьнең 16 проценттан артыграгы безнең промыселларга туры килә. Үткән бишьеллыкта кара алтын табучыларыбыз планнан тыш 250 мең тонна сыек ягулык. 7.5 миллион кубометр газ озаттылар, бораулаучылар заданиегә өстәмә рәвештә 80 мең метр тау токымнары тишеп үттеләр һәм 51 нефть скважинасы корып тапшырдылар. Төзелеш эшләрендә 200 миллион сумнан күбрәк капитал салым үзләштерелде. Районыбыз нефтьчеләренең Көнбатыш Себердәге җир асүы байлыкларын үаләштерүгә керткәй өлеше дә аз түгел, ул быел тагын да артачак. Авыл эшчәннәре унберенче бишьеллыкны күркәм нәтиҗәләр белән төгәлләделәр. Азык-төлек программасын тормышка ашыру юлында игенчеләребез фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. Кайбер культураларны игү тәҗрибәсе игътибарга лаек. Районда интенсив тех нология нигезендә үстерелгән 5965 гектар арыштан 1985 елда уртача 30 ар центнер уңыш чыкты. Ә «Актүбә» совхозында ул — 44, *«Тырыш» колхозында 46 центнерга җитте. 9300 гектардагы сабан бодаеның чыгышы 31.2 шәр центнер булды Терлекчелоребезнең дә матур эшләре бар. «Тырыш» колхозы уңганнары, мәсәләи. 1984 85 еллардагы кышлату чоры нәтиҗәләре буенча КПСС Үзәк Комитеты. СССР Министрлар Советы. ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Сөт савуда өчмеңчеләр хәрәкәте киң җәелдерелә. Ва хнтов исемендәге совхозның Загорье. «Азнакай» совхозының Уразай. «Авангард» -олхозының Тымытык. «Коммунизмга» колхозының Камышлы фермаларында бу чик тулысынча яуланды инде. Р. Харисова. Е. Скрынник. И. Шакиржанова. Ф. Хоснетдинова кебек уңганнары быз сыерлардан 4000 килограммга кадәр сөт саяа башладылар. • Эконом». Тельман исемендәге колхозларда һәр төп ана дуңгыздан 28—26 шар баш үрчем алып үстерәләр. Озак еллар сарык асраучылыкта эшләүче Н Сираҗиен. Ф Абдуллин. М Шәй хуллов. Ә. Әхмәтханен иптәшләрнең даны республикага билгеле алар елның елында һәр 100 башка 115—117 бәрән үстерәләр, һәр сарыктан 4.2 —4.3 килограммлап йон кыркыйлар Алдынгылар үрнәге — безнең зур ышаныч. Аларга таяну нәтиҗәсендә район сөт. ит һәм йон сату планнарын уңышлы үтәп килә. Халык хуҗалыгының кайсы гына тармагына кагылсаң да. эшнең барышы кадрлар га кайтып кала. Бу иң элек җитәкчеләргә һәм баш белгечләргә карый. Аларның халык белән эшли белүенә, оештыру сәләтенә күп нәрсә бәйләнгән. Бездә, бәхеткә каршы. Н. Якупов. М. Харрасов. Т. Фатихов. И. Гыйләҗев кебек колхоз председательләре. С. Әхмәдишин. X. Шәмсимөхәммәтов кебек агрономнар, республикабызның «Урак-85» чемпионы Р Хәсәншин кебек комбайнчылар. РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы работнигы. Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры М. Хәнруллин кебек тракторчылар. ТАССРның атказанган зоотехнигы М. Гатауллин кебек белгечләр, орденлы ферма мөдире Ф. Җамалиев кебек өлгерләр бар. — Сездә халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, культура хезмәте күрсәтү ничегрәк тора?— дип тә сорарлар инде игътибарлы укучылар. Рәхәтләнеп җавап бирәм. начар түгел. Азнакай һәм Актүбә эшчеләр поселокларында. 9 совхозда һәм 16 колхозда 24 урта. 13 сигезьеллык. 10 башлангыч мәктәп булып, аларда югары квалификацияле 641 укытучы һәм 162 тәрбияче эшли. 6 педагогка атказанган укытучы исеме бирелгән, йөздән артыгы — СССР һәм РСФСРның мәгариф отличниклары, берсе — Крупская исемендәге премиягә лаек булды. Мәктәп реформасын тормышка ашыра барып, соңгы биш елда мәктәп тәмамлаучылардан 3533 укучы төрле һөнәр алып чыкты. Алар арасында шоферлар, тракторчылар, машина белән сыер саву операторлары, төзүчеләр, сатучылар, тегүчеләр һәм башка һөнәр осталары бар. Район халкына тагын ике профтехучилище һәм Лениногорск нефть техникумы филиалы хезмәт күрсәтә. 124 врач һәм 660 урта медицина работнигы халык сәламәтлеге сагында тора. 4 поликлиника. 6 больница. 3 санаторий-профилакторий, авыллардагы һәм предприятиеләрдәге медпунктлар — барысы да хезмәт ияләре карамагында. Культура хезмәте күрсәтү, физкультураспорт өлкәсендә дә уңышларыбыз юк түгел, билгеле. РСФСРның атказанган культура работнигы Касыйм Еникеев җитәкчелегендәге халык театрының даны еракларга таралган, хор һәм бию коллективлары, үзешчән ансамбльләр чыгышлары да күп тапкырлар Дипломнар белән билгеләп үтелде. Музыка һәм спорт мәктәпләре уңышлы эшли, китапханәләрнең китап фонды елдан- ел арта. Ләкин халыкның культурага булган ихтыяҗы һаман үсә бара. Шунлыктан без хезмәт ияләренең ялын оештыруның яңа формаларын эзләүне өзлексез дәвам иттерәбез. Хәл итәсе мәсьәләләр күп- әле. КПССның XXVII съездыннан соң алар тагы да ачыклана төште. Без. беренче чиратта, якындагы елларда сыек ягулык чыгаруның бүгенге дәрәҗәсен киметмәскә тырышабыз. АЛдагы 10—15 ел дәвамында, бөртеклеләр уңышын гектардан 30 центнерга кадәр күтәреп, тулай җыемны 200 мең тоннага җиткерүне һәм дәүләткә ашлык сатуны 100 мең тоннага кадәр арттыруны бурыч итеп куйдык.