Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘРЕЛЕШЛӘР АША

Кама. Аланына барган саен, күңелдә бу төзелешне беренче кат күргән көннәр хатирәсе яңара. Тәүге кичерешләр онытылмый — беренче мәхәббәт кебек. Татарстан җиреңдә күтәрелә башлаган яңа шәһәрчек һәм куәтле электр энергиясе бирәчәк станция корылышының һәр үзгәлеге хәтергә нык сеңеп калган. Безнең АЭС — КамАЗ, «Нижнекамскнефтехим», КамТЗ кебек гигантлар арасында аерым бер яктылык белән балкып торыр, мөгаен. Безнең илдә бүгенге көндә электр энергиясе бирүче станцияләрнең ундүрте атомнан көч ала. Тагын утызлап станция салынып ята. Татарстан АЭСы аларның иң кочлеләре рәтенә басачак. Кама Аланындагы корылманың нинди куәткә ия булачагын аңлату өчен, аны Түбән Кама ГЭСы белән чагыштырып карыйк. ГЭС турбиналарына күз салсаң, мәһабәтлеге сине хәйран итә. АЭС реакторлары, чынында, ундүрт катлы ташпулат биеклегендә булсалар да, аларның күп өлеше җир астында калганлыктан, аз гына калкып торалар. Әмма АЭС энергияне биш мәртәбә артыграк бирә. Татарстан АЭСы бу төр станцияләрнең эш алымына да яңалык алып килә. Әлегә кадәр салынган станцияләрнең берсе генә дә электр энергиясен чамалап бүләргә көйләнмәгән. Аңлатыбрак әйтсәң, болай: алар күпме энергия эшләп өлгертсәләр, шуның барын берьюлы электр челтәренә бирә баралар. Көндез дә, төцлә дә — берөзлексез. Ә, мәгълүм булганча, төннәрен электр энергиясенә ихтыяҗ шактый кими. Татарстан АЭСын проектлаучылар бу хәлне истә тотканнар. Кама Аланындагы энергия чыганагы акыллы хуҗа кебек эшләячәк: төнлә кулланыштан арткан энергия, янга калдырылып, җыелып барылачак һәм көндез, станция көченә өстәмә булып, төп чыганакка кушылачак. Атом энергетикасы — безнең өчен ифрат серле нәрсә. Шуңа күрә мин дә, Кама Аланына барган саен, булачак станциянең директоры Лев Николаевич Журавлев белән сөйләшүне көтеп алам. — Татарстан атом электр станциясе гаять отышлы станция булачак! — дип сөйләп китә ул. Кызганычка каршы, аңардан ишетеп белгәннәремнең барын да язып бетерү мөмкин түгел. Шулай да кайбер мәгълүматлар белән уртаклашуны кирәк саныйм. Лев Николаевич инде утыз ел буе атом-төш гыйлеменең үзәгендә кайный. Ул Коладагы АЭСта да эшләгән, чит илләрдәге бу төр станцияләрне дә күргән. Үзенең хикәяләвен шактый гадиләштереп, башка сыймаетай тоелган катлаулы процесслар турында да бик аңлатып сөйли ул. Үз һөнәрен яратучыларга хас дәрт белән бик теләп тәфсилли. Фәннәр кандидатының көчле теоретик икәнлеге дә әллә каян сизелеп тора. Гүя аның өчен бу фәндә бары да ап-ачык. Хәер, ышаныр-ышанмас хәлдә бу эштә ни дә булса майтару мөмкин дә түгел Директор белән әңгәмәләрдән мин менә нәрсәләрне ачыкладым. Татарстан АЭСы атом станцияләренең башка торкеменә карый. Аны чимал белән тәэмин итү тимер юлчыларга мәшәкать тудырмаячак. Әгәр монда күмер яга калсан. Кама Аланына һәркөнне тулы алты состав килергә тиеш булыр иде. — Монысы яхшы-ы.— дип суздым мин.— Тик бу реакторларның һәм мәсендә Хиросиманы харап иткән бомба куәте ята бит?! К Николай Морозов — Шикләнүең табигый.— Журавлев елмайды.— Атом-төш энергетикасының серләрен белмәгән кешеләрдән берәү дә бу сорауны читләтеп узмый. — Дөресен әйтим: Кама Аланын күргәч, йөрәгем кысылды, шундый хозур урынга атом станциясе салучыларга ачуым кабарды. Бигрәк матур яклар, Швейцария Альпындагы кебек урман белән капланган калкулыклар, көмеш сулы елга, кечкенә генә авыллар, борма-борма юллар... — Тукта, хисләрне калдырып торып, кайбер саннарга күчик әле! — Директор кинәттән, кулын күтәреп, сүземне бүлде. Папкасыннан кәгазь кисәге алды.— Безнең илдә һәр кеше, башка илләрдәге кебек үк. күпмедер миллибар нурланыш ала. Бу — тормыштагы бөтен нәрсәне истә тотып алына торган нурланыш, ягъни монда табигатьтәге радиацион нурланыш та, рентген кабинетларында эләгә торган нурлар да — барысы да исәпкә алына. Шушы микъдарның нибары йөздән дүрт миллибары гына атом электр станцияләре эшчәнлеге аркасында тарала. Хәтта станциянең үз хезмәткәрләре, реакторга бик якын торып эшләгәннәре дә нурланышны кеше сәламәтлегенә куркыныч янарлык күләмнән 5—Ю мәртәбә азрак кабул итәләр. Инде ышандыгызмы? — Ярый инде... — Юк. әле булмаган икән. Тагын бераз аңлатыйм. Беләсезме, гап-гади җылылык электр станцияләре атмосферага, атом электр станцияләренә караганда, йөзләрчә мәртәбә күбрәк радиация тараталар. Кеше рентген кабинетында, атом электр станциясе тәэсире белән чагыштырганда, меңнәрчә мәртәбә артыграк радиация ала. Бу, әлбәттә, рентген кабинетына керергә ярамый дигән сүз түгел. Ул кабинетларда уннарча еллар буена эшләүче врачлар бар. Мин бу сүзләрне АЭСлар эшчәнлегенең кешегә һич тә зарары юклыгын раслар өчен кабатлыйм. — Бу станцияләрдә куркынычсызлыктан саклану чаралары ниндирәк соң? — Мин тәмам тынычлану өчен тагын сорап калырга булдым.— Артык йомшак яки бик кырыс түгелме? — Билгеле булганча. СССР сәламәтлек саклау министрлыгында радиа циядәи саклану буенча махсус комиссия эшли. Шул комиссия моннан биш еллар чамасы элек АЭСлар салу проектларына һәм алардан файдалану ысулларына яңа. тагын да кырысрак таләп-кагыйдәләр булдырды. Безнең әлеге АЭС шул яңа кагыйдәләргә дә буйсындырылып салына. Чернобыльдәге күңелсезлекләрдән соң исә бу таләпләр тагын да җитдиләнде. Кама Аланын дагы төзелеш аларның барысына да җавап бирерлек иттереп алып барыла. Станция табигатькә дә, кешеләргә дә һичнинди дә куркыныч тудырмаячак. Бу юнәлештәге чыгымнарга дәүләт саранлык күрсәтми. Станция эшчәнлеген сынап карау өчен генә дә аерым, бик кыйммәтле объект салына. Тагын шуны да өстәргә кирәк саныйм: АЭСлар төзүгә китә торган чыгымнарның яртысы диярлек саклану чараларына тотыла, алар станция эшчәнлегендәге куркы нычсызлыкны өч-дүрт мәртәбә тәэмин итәрлек дәрәҗәдә ясала... Татарстан АЭСы турында аның директоры Л. Журавлевтан алынган мәгълүмат әңгәмәбезнең җанга ятышлы өлеше булды. Табигый ки. киләчәк турында күңел канатландыргыч сүзләр тыңлау һәрчак рәхәт. Биек ташпулатлардан корылган, әкияттәгедәй серле яңа шәһәрнең, кеше акылы ирешмәстәй көчкә ия станциянең пенопласт шакмаклардан ясалган макеты на карап, бераз елмая төшеп, якты киләчәк турында хыялланып утыру ничек рәхәт булмасын инде?! Хәзерге Кама Аланындагы сазлы урамнарда батып утыручы машиналар өчен кайгырып торганчы, киләчәктә салыначак табадай шома асфальт юллар, дөньякүләм мактанырлык куәткә ия станцияне күзаллау, әлбәттә, күңеллерәк! Тнк чынбарлыгыбыз киләчәктә булачак ләззәтле минутлар турында хыяллануны түгел, мәсьәләләрнең эшлекле төстә төгәл хәл ителүен көтә. Чынында исә бездәге бу төзелешкә беренче көненнән үк күңелсезлек арты күңелсезлек килеп кенә торды. «Камгэсэнергострой»ның төзүчеләр арасында «батя* кушаматы алган шәфкатьле начальнигы Евгений Ника норович Батенчук әйтмешли, станция «алдын артка әйләндереп» салына башлады. Ул, минем аптырап калуымны сизгәч, ипләбрәк аңлатты. — Менә үзегез уйлап карагыз,— диде.— АЭСка кирәкле җир эшләрен без сиксән беренче елда башладык.— Батенчук бераз уйлап алды, аннары, рәттән тезеп китте.— Күз бәйләш уйнаган кебек, тоттык та тәвәккәлләдек. Йортлар да салдык, вакытлы причал әмәлләдек, юл суздык. Хәзер ис китә: ничек батырчылык иткәнбез дим?! Теләсә нинди гаеп тагып, безне җавапка тарттырырга мөмкин иде. Ник дисәгез, станция салынырга тиешле мәйдан бары тик 1982 елны гына бүлеп бирелде бит! Менә хиңмәт нәрсәдә! Проект төрле канцелярияләрнең биек ташпулатларыннан җиргә бик озак төшә. Проектчылар документлаштыруның торле бүлекләре буенча бер елдан өч елга кадәр соңга калалар... КПССның XXVII съезды материалларыннан мәгълүм булганча. Татарстан АЭСы 1989 елны энергия бирә башларга тиеш. Вакыт тар. Хәзер төзүчеләрдән өчләтә тизлек сорала. Шунсыз планның үтәлүе мөмкин түгел. Никме? Чөнки реактор бүлеге урнашырга тиешле җирдә механизаторлар — скреперчылар, бульдозерчылар артык озак кайнашты. Төзүчеләр телендә әйтсәң, «нуль циклы.ның эше бетми торды. Узган елның декабрь урталарында орденлы бригадир Өмет Наурбиев егетләре бу урыннан беренче батман туфракны умырып алганнар иде. Ел узды. Реакторлар бүлегенең нигезенә куелырга тиешле п.титәләрне түшәргә мөмкин. Димәк, 1986 ел шуның белән — вәссәлам! Атом электр станцияләрен салу тарихына карасаң, бер закончалыкны ачарга була: әлеге нигез түшәлгәннән алып энергия бирә башлаганчы төзелешкә берничә ел кирәк. Шунлыктан Кама Аланындагы хәлләр турында, бик тырышсам да, гел күтәренке рухта гына сөйли алмыйм. Әйтергә генә ансат — мең алтынга сатып ала алмаслык ике еллап вакыт исраф ителгән! Хәзер Е. Батенчукның аһ-ваһ килүләрен тыңлап, барын да проект төзүчеләрнең ваемсызлыгына сылтап, тынычланып утырыргамы инде? Мөмкин, әлбәттә. Проектлаучыларның гаебе зур. «Атомтеплоэлектропроект» институтының Рига бүлеге хезмәткәрләре ТатАЭС төзелешенә бу ел башына бирергә тиешле документациянең ун миллион сумлык хезмәткә кирәклесен тапшырып өлгертмәделәр. Биргән кадәресе дә төзүчеләрне канәгатьләнде- дерерлек түгел. Проект килә, тик ул чираттагы эшкә кирәкле кәгазь булып чыкмый. Проект шундый нәрсә: аңардагы кечкенә генә төгәлсезлек тә төзе- лештәгеләрне ике-өч ай буе эшсез утырырга мәҗбүр итй. Аңлашылып җитмәгән деталь турында Ригага сорау китә. Тегеләр ризалашмый, телефон аша бәхәс куера, аннары берәүгә командировкага барырга туры килә. Төзелеш шуларның барын да көтеп утырырга мәҗбүр. 1 Ригалыларга әйтер усал сүзләр күп Күңел җылысын кушыбрак иҗат итсәләр, бу чуалчык хәлләрне булдырмаска да мөмкин бит. Төзелеп ята торган АЭС дирекциясенең эшчән тәкъдиме дә бар: проектлаучыларның бик уңган, тулы хокуклы бер төркемен Кама Аланына китереп утыртырга! Аңлашылмаучылык чыктымы — бер-ике сәгать эчендә төзәтеп өлгертерлек булсын. Юк. Проектлаучыларга заман таләп иткән тизләнеш теләге барып җитмәгән әле. Ә менә заказчы белән төзүчеләр арасында эшлекле мөнәсәбәт туып килә. Соңгы вакытта гына оештырылган СССР атом энергетикасы министрлыгы бу төзелешкә нык таяныч булыр дип ышаныйк. Әйткәнебезчә, мондагы заказчы — төзелә торган атом электр станциясенең дирекциясе, генеральный подрядчы исә «Камгэсэнергострой. берләшмәсе. Җитәкчеләре, алдан телгә алынганча. Лев Николаевич Журавлев белән Евгений Никанорович Батенчук. Бәхеткә, бу очракта заказчы да, эшне башкаручы да бер үк министрлыкка — СССРның энергетика министрлыгына карыйлар. Тик. кызганычка каршы, алар арасындагы мөнәсәбәтләр соңгы айларга кадәр әллә ни җылы түгел иде. Мин, моның сәбәбен аңларга теләп, бик озак күзәтеп йөрдем, төрлечә фикер итеп карадым. Һәм мондый нәтиҗәгә килдем: Татарстан АЭСын төзү мәйданында һәрьяктан бер-берсенә капма-каршы ысулларга таянучан җитәкчеләр очрашкан. Хәзер мин шул фикеремне расларга тырышып карыйм. Сүзне, олылыгын, индустриябезне үстерүгә керткән күп хезмәтләрен хөрмәтләп. Социалистик Хезмәт Герое Евгений Батенчукны тасвирлаудан башлыйк. Кама буендагы шәһәрләрдә безнең «батя»ны белмәгән төзүче бар микән?! Аңа багышланган язмалар, китаплар гына да күпме! Аның турында фильмнар да төшерелде. Андагы көч куәт, инженерлык осталыгы, оештыру сәләте булмаса, ай һай, КамАЗыбыз шундый тар вакыт арасында салынып өлгерер иде микән?! Хәзер искә төшерүе дә куркыныч кебек: проект институты документацияләргә яңалыклар кертергә тотынды. Әмма алар кәгазь өемнәренә батып утырган арада, Батенчук мәсьәләне үзенчә хәл кылды. Бораулап кертелә торган субайлар булдырды да .завод корпусын шуларга менгереп куйды. Зур тәвәккәллек иде бу. Мең төрле шикне, шикләнүчеләрне һәм сак эш итүчеләрне җиңәргә, ышандырырга кирәк иде. Ни булса ул, КамАЗ нәкъ менә Батенчук «аякларында» атлап китте. Евгений Никаноровичның тәвәккәллеге АЭС төзелешендә дә сизелеп өлгерде инде. 30 квадрат километрлы сусаклагыч өчен, наратлыкны кисеп, мәйдан булдырылды. Проектлаучылар шушы киңлектәге меңнәрчә төпләрне тамыры-ние белән казып чыгарырга тәкъдим иттеләр. Шунсыз эшкә тотынырга ярамый иде. Батенчук исә биниһая күп вакытны, коточкыч көчне ала торган әлеге шөгыльне кирәкмәс мәшәкатькә саный. Ул төпләргә тимәскә, ә туфрак суырткычлар ярдәмендә, булачак диңгезнең төбен күтәртергә боера. Бу алым ун миллион сумны янга калдыра. Евгений Никаноровичның икенче фикеренә таянып, чокыр казылырга тиешле мәйданга техниканы тизрәк кертү өчен, хәтта бер елганың агышын да кирегә боралар. Эштә турыдан-туры ярдәм итү өчен, ул бөтен җирдә үзе булырга, барын да үз күзләре белән күрергә тырыша. Мәсьәләне урынында хәл итү ягында ул. Мин аның прораблар будкасында килеш, вакытлыча үткәрелгән телефоннар аша Мәскәү белән сөйләшеп азапланганын, андагы кешеләрне ышандырганын, нидер таләп иткәнен күргәнем бар. Берсендә: — Барын да үзегез хәл итеп йөргәч, урынбасарларыгыз ни эшли соң сезнең? — дип сорадым.— Мөстәкыйльлекләренә хилафлык килмиме? Барын да сез булдырып биргәч, аларның теләге сүнеп куюы да ихтимал. — Катнашуым эшне тизләтә, җиңеләйтә икән, мин кемнеңдер кыймылдавын көтеп утыра алмыйм! — Батенчук елмайды.— Янып-көеп йөрүче кешегә үз вазифасы гына һәрчак аз тоела... Ярар, күпмеңле төзүчеләр коллективының мәшәкатьләре үзәгендә кайнаучы, ару талуны белмәс Евгений Никанорович турында әйтелгәннәрнең шул кадәресе җитеп торыр. Инде булачак АЭСның директоры Лев Николаевич Журавлев эшчәнлегенә күз салыйк. Баштан ук әйтеп куям: ул — югары класслы белгеч, атом төш физикасын һәм теоретик, һәм практик яктан су кебек эчә. Утыз елдан артык шул фән белән мәшгуль. Ленинградта укыган, Кола атом электр станциясендә эшләгән, атом төш институтында укыткан, чит илләрдәге физикларга консультацияләр биргән. Кыскасы, әле оешып кына килә торган, хәзергә әллә ни зур булмаган коллективның җитәкчесе үз эшен шәп белә. Бик төгәл. Башкалардан да шуны таләп итә. Шапшаклыкны, вәгъдәсезлекне, буш сүзне кичерми. Кайчак, артык дәрәҗәдә тәкәллефләнеп китүен күреп, аны вакчыл дип тә уйларга мөмкин. Хәтеремдә: кайсыдыр бина салына торган урыннан бергәләп үткән идек. Әле нигезен генә түшиләр. Нәрсә икәнен дә белерлек түгел. — Кара инде, ә?! — Журавлев ихлас күңелдән борчылырга тотынды.— Шунда бер такта кадаклап, ни эшләгәннәрен язып кую авыр микәнни соң боларга? Тәрбиясезлек бит бу! Һаман да культуралы иттереп эшләргә өйрәтә алмыйбыз. Ул төзүчеләр хезмәтен оештырудагы төгәлсезлекләрне дә, проектлаучыларның урамнарны тарайтырга тырышуларын да ошатмый. Культура яки көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларын, өйләрне салуда кысылып пысылып маташуларны һич өнәми. Башкарылган эштән канәгать булып бетмәү, гел кимчелекләр күреп йорү — җитәкчегә кирәкле сыйфатмы? Әлбәттә. Тик әлеге ике җитәкченең канәгатьсезлеге чынбарлыкта төрлечә чагыла. Батенчук, күргәнебезчә, җиң сызганып, шул кимчелекне бетерү чарасын табарга тырыша башлый. Журавлев исә, эшкә аяг чалучыны белеп алса, кабинетына кереп утыра да... күңелендәген кәгазьгә төшерә башлый. Кулымда — аның дәгъвачыл язмалары. Алар министрга. КПССның Татарстан өлкә комитетына. КПССның шәһәр һәм район комитетларына, проект институтына барын да санап чыгу мөмкин түгел. Хатларның эчтәлеге бер үк: «Төзелеш аксый. Кот карыгыз!» Бата башлаган корабта да шулай — иң әүвәл чаң кагалар. Тик анда читтән ярдәм килгәнне көтеп утыру гадәте юк. Чаңны кага торалар, үзләре күңелсезлекме бетерү чарасына керешәләр. Лев Николаевич 1983 елдан бирле бик хаклы рәвештә: «Генеральный подрядчыбыз «Камгэсэнергострой» бөтен планнарны өзә,— дип аһ ора Төзүчеләр мондый темплар белән эшләсә, станция 19Н9 елда түгел, хәтта бишьеллык ахырына да сафка баса алмаячак*. Ихтыярсыздан: «Лев Николаевич, сезнең үзегездә дә гаеп юкмы соң?» — дип сорыйсы килә. Башта бу сорауга һәрчак кире җавап биреп тордылар. Янәсе, заказчы оешма, ягъни АЭС дирекциясе, төзелешне һич тә тоткарла мый. Шулай да бервакыт тикшереп карарга булганнар. Тикшерүче комиссия мондый нәтиҗәгә килгән: «АЭС тезелешенең тоткарлануына проект смета документларының вакытында бирелмәве сәбәп булып тора. Заказчы проектларны һәрвакыт соңга калдырып тапшыра. Тоткарлаулар бер елга, хәтта аннан да озагракка сузыла*... Күрдегезме: Кама Аланы төзелешенең акрын баруында заказчының да гаебе юк түгел икән. Димәк, эшнең алга таба тизрәк атлавы хакында бергәләп кайгыртырга кирәк булган. Кызганычка каршы, без, кадерле вакыт җилгә очып киткәч кенә, чын дөреслекне аңлап алганбыз. Бу — мәсьәләгә искечә карау нәтиҗәсе. Яңа төр төзелешкә беренче көннән үк бөтенләй башкача мөнәсәбәт кирәк булган. Әмма «Камгэсэнергострой» кешеләренең беренче адымнарын күздән кичерсәң, нәкъ әнә шушы үткәндәге ысуллар искә төшә. Төзүчеләр, Кама Аланына беренче аяк басканда эшкә ифрат дәрәҗәдә дәртләнеп тотындылар. Евгений Никанорович халык алдында хәтта: «Беренче реакторны 1987 елда сафка бастырачакбыз!» —дип тә ычкындыра. Моңарчы зур-зур эшләрне башкарып чыккан шундый абруйлы кешегә ышанмаска урын да юк иде. Алар кулы белән салынган КамАЗ гөрләттереп эшли, мәһабәт шәһәрләр күз алдында. Түбән Кама ГЭСы балкып утыра. Атом станциясен дә күз ачып йомганчы салып куюларына нигә шикләнергә?! Әмма шау-гөр килеп башланган беренче адымнар салмакланып калды. • Камгэсэнергострой» җитәкчеләренең яңа төзелешкә булган дәрте дә сүлпәнәйде. Берләшмә ел буе башкара торган 350 миллион сумлык хезмәтнең нибары 46 миллионлыгы гына АЭС төзелешенә кертелде. Кама Аланына бүленгән материальтехник байлык та бик чамалы. Әйтик, үткән елда бу мөһим төзелешкә бирелергә тиешле алты мең тонна металл-прокатның бары яртысы гына Кама Аланына килеп иреште. Калганын башка төзелешләргә таратып бетергәннәр. Шундый ук мөнәсәбәт төзелеш материалларын гына түгел, җир казучы һәм башка төр машиналар бүлүдә дә сизелә. Эш хәтта шуңа барып җиткән ки, һәркем АЭСка җибәрелгән мөмкинлекләрдән үзенә зуррак файда умырып калырга тырыша башлаган. Мәсәлән, Кама Аланындагы 12 нче йортның идәненә Брежнев шәһәре йортлары өчен яраксыз саналган линолеум җәйгәннәр. Төзелешне тизләтү буенча кичекмәс чаралар күрәсе урында төзелеш җитәкчеләре бер-бер артлы вәгъдәләр яудырдылар, купшы сүзләр артына постылар. Җанга рәхәт вәгъдәләр көндәлек әңгәмәләрдә дә, атна саен була торган утырышларда да. айга бер үтүчән җыелышларда да, квартал азагындагы киңәшмәләрдә дә яңгырап кына торды. Беркетмәләрне алып карасаң, беренче реактор куелырга тиешле чокырның нигезе үткән елның июнендә үк түшәлгән булырга тиеш иде инде. Заказчы белән төзүче арасындагы низагларны тикшерүгә кайтып калган ул бичара беркетмәләр эшкә этәргеч буламы соң? Алардагы йомгаклау сүзләренең күбесе: «...эшне канәгатьләнмәслек дип билгеләргә!», «...игътибарны юнәлтергә!», «...искә алырга!» кебек гомуми күрсәтмәләрдән гыйбарәт. Һәм, гаҗәпкә каршы, төзелешнең шул тын агымына ияләнеп тә җитәләр. Әпентөпен эшләп узган дүрт ел (!) эчендә АЭС директоры Л. Журавлевның министр тарафыннан нибары бер тапкыр шелтә алуы, ә Е. Батенчукның гомумән бернинди усал сүз дә ишетмәве шуны раслый. Аңа карата җиңелчә генә әйтелгән «кисәтергә!», «күрсәтергә!», «җитди рәвештә таләп итәргә!» әйләнмәләре еракта яңгыраган күк күкрәве авазларын гына хәтерләтә. Евгений Никаноровичны тыңлап торсаң, аңардагы ышанычлы йомгаклау сүзләренә, кабаланмый гына аңлату ысулларына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Ул хәтта коточкыч четерекле хәлен аңлатканда да чыгышын шул хәтле оста очлый белә ки, алкышлап кул чаба башлавыңны сизми дә каласың. Вәгъдәләргә ул ифрат юмарт. Эшкә килгәндә исә хәл алкышлардан ерак тора. «Камгэсэнергострой» берләшмәсенең хөртиләнә башлавы 1982 елга ук тоташкан. Төзелеш программасын үтәмәү ул чакта ук 100 миллион сумлык булды. Салынмый калган ун мең квартира дигән сүз бу! Җитәкчеләр яңа ысуллар, төзелешне индустрияләштерү турында фәлсәфә куерта -тордылар, эш артка тәгәри барды. Унберенче бишьеллыкта, унынчысы белән чагыштырганда, төзелешнең механизмнар һәм энергия белән тәэмин изелүе 20 процентка кимегән. Хезмәт җитештерүчәнлеге элекке дәрәҗәсендә калган. Бу күрсәткеч буенча • Камгэсэнергострой» министрлыктагы башка коллективлар арасында иң артта бара. Кама Аланындагы бер генә төзүчедән дә юньле сүз ишетә алмыйсың: бар да Тәэминатчыларны каһәрли. Кирәкле материалны көтеп утыра->тыра. аларның кадерле вакытлары әрәмгә уза. Үткән ел шул сәбәп аркасында эш сәгатьләренең өч проценты исраф ителгән. Татарстан АЭСын салучылар яңа бишьеллыкка әнә шундый ифрат күңелсез күрсәткечләр белән килеп керделәр. Әгәр КПССның XXVII съездын да хезмәт коллективларындагы шушындый ысулларга чик кую турында кискен әйтелмәгә, Татарстан АЭСындагы хәлләр һаман шулай барыр иде, мөгаен. Вәхеткә каршы, съезд кимчелекләргә күз йоммаска, четерекле социаль һәм хуҗалык мәсьәләләрен кабыргасы белән куярга чакырды. Илдә яңарыш, борылыш чоры башланды. Һәркемнән акны — ак, караны кара дий әйтү таләп ителә хәзер. Кама Аланындагы төзелештә дә съезд карарларында күрсәтелгән кискен борылыш рухы сизелә башлады. Бу юнәлештә, минемчә, КПССның Татарстан өлкә комитетында XXVII съезддан соң ук уздырылган бюро утырышы беренче рольне уйнады. Утырышка Татарстан АЭСы төзелешенең бөтен җаваплы кешеләре чакырылган иде. « Атомтеплоэлектропроект» институты ның Рига бүлеге директоры В. Халявский да килде. Шактый озакка сузылган утырышта моңарчы гел мактау-хуплау сүзләре генә ишетергә өйрәнеп, тәнкыйтьтән читтә кала килүче җитәкчеләрдән дЬ эшлекле җаваплар таләп иттеләр. Хәтта республика төзүчеләренә һәрчак үрнәк төсендә йөртелгән «Камгэсэнергостройның» да .маяк булудан тукталганлыгы фаш ителде. Маякның яктырмый башлавына да берничә ел үткән икән ләбаса! Мөхтәрәм Евгений Никаноровичны да бу юлы купшы сүзләр коткарып кала торган түгел иде. Барысыннан да бары тик эш. төп-төгәл үтәлә торган эш таләп ителде. Батенчук агай тәмам пошаманга төште. ’ — Әгәр материаллар вакытында килсә... — Юк инде, хөрмәтлебез! — диделәр аңа.— АЭС турында сөйләгәндә, *әгәрмәгөр*ләрдән башка гына аңлашыйк! КамАЗны корганда, сез үзегез дә һичнинди шартлар куеп тормый идегез. Кирәк чакта җиде төн уртасында кешеләрне күтәрдегез, үзегез дә тәүлек әйләнәсе төзелештә ята идегез, һәркем — «Кирәк икән, димәк, кирәк!» дигән хакыйкатькә буйсындырылган иде. Тәүлегенә миллион сумлык эш башкарган чаклар булды. Хәзер Евгений Никаноровичта көрәш рухы сүнгән, ул сүлпәнләнебрәк калган шикелле. Хәер, еллар буе мактау сүзләре генә ишетеп торгач, сүлпәнләнерсең дә. Әйткәләп торсыннар иде аны: «Карале, начар эшлисең бит сия!» —дип. күзеңә бәреп әйтсеннәр иде. Юк шул, хак сүзне ишетмәде ул. Хатасын төзәтү җиңелрәк булыр иде. Хәзер менә . Озын өстәл янына җыелып утырган кешеләр, әйтерсең лә җиде ят затлар, шактый кыен хәлдә калдылар. Батенчукка хас сыйфатлар — еллар буе юшкын булып утырган мин-минлек чире, җиңел генә җиңү мөмкинлегенә ышану, биргән вәгъдә алдында җаваплылык тоймау — бары да берәм берәм калкып чыкты, фаш булды, тәнкыйть ителде. «Батя»ны бу хәлендә күрү сәер иде: башы иелгән, җиңелче калтыранган бармаклары әйбәт итте pen язылган чыгыш битләрен кыштырдата. Монда алдан әзерләнгән чыгыш ның һич кирәге чыкмады, чөнки Батенчукка җитди сораулар бирелде, дөп-дорес җавап таләп ителде. — Инде эшне нидән башларсыз? — Вез планлаштырган яңа чаралар, якынча, оч йөз эш көнен янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.— Батенчукның тавышын танырлык түгел. Ул калтыранган кулларына ниндидер схема сыЛылган кәгазьләр алды.— Инженерлар уенча... — Дәүләт планы өзелсә, бу кәгазь генә ярдәм итмәячәк! — диделәр аңа.— Моңарчы да күрсәткәләдегез сез андый схемаларны. — АЭС өчен бөтен җавапчылыкны үз өстемә алам! Җитәкченең бу сүзләре тирәннән уйлап әйтелгәнгә охшый иде. Евгений Никаноронич әңгәмәнең җитдилегенә, ялтыравык вәгъдәләр белән генә әллә кая китеп булмасына инанган иде инде. • Атомтеп юэчектропро< i,i. институтының Рига бү iere директоры В. Ха лявский исә утырыш агымын тоеп өлгермәгән иде ахырысы — кыен хәлдә калды. Ул институтның бик шәп план буенча эшләвен тасвирларга тотынды. — Алай булгач, ни өчен Татарстан АЭСына кирәкле докчментларны һәрвакыт соңарып бирәсез? — дип сорадылар. — Димәк, шулай кирәк! Халявский тәкәбберләнеп маташты. Утырыштагыларның ачуы йөзләренә чыкты. Председательлек итүченең дә тавышы кырысланды: — Кичерәсез! — диде ул.— Безгә алай кирәкми шул! Без институт эшендә кискен борылыш ясалуны таләп итәбез! Төзүчеләр сезнең эштәге акрынлыкка түгел, ә сез төзелешнең кызу темпына җайлашырга тиешсез! Шушы кискен борылышны аңлый аласызмы? Ерактан килгән кунакны ничек • пешерү »нең калган ваклыкларына тукталмасак үа ярар. Әмма сөйләшүнең нәтиҗәсе хәзер үк сизелә. Институт вәкилләре Кама Аланына йөрүне ешайттылар. Проектчылар белән төзүчеләр күзгәкүз очраша башладылар. Төзелешкә беренче чиратта ни кирәген үз күзләре белән күргәч, эштә тоткарлык кими төште. Элек курьерлар аша гына йөртелгән кәгазьләр агымы да азайды. Проектлаучыларның махсус төркеме хәзер төзелешнең үзендә торып эшли: андый мондый төзәтү кирәк булса, ерактан рөхсәт килгәнне көтеп, вакыт әрәм итүләр бетте. Заманыбыз һәр урында нәкъ менә шундый эшлекле борылышлар көтә. КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросының әле телгә алынган утырышы алдыннан гына миңа Л. Журавлевтан хат килде. «...Татарстан АЭСының эшләре харап. Шулай да аны коткарырга мөмкин әле. Тик моңа гомуми тырышлык һәм гадәттән тыш чаралар күрү кирәк*,— дип язган иде ул. Бу сизгер күңелле, барына да аек акыл һәм тәнкыйть күзе белән карау- чан җитәкченең дәгъва төсендә язылган соңгы хаты булды. Бюро утырышы аның да моңа кадәрге алымнарын үзгәртебрәк җибәрде шикелле. Ул әлеге утырышта аңа тиеш тә булмаган өстәмә җаваплылык алды. Аңардагы фикер борылышы утырыш агымында булды кебек. Уйлап кына карагыз: бюро карарының проектында Кама Аланы белән Зәй арасында 1987 елның беренче яртысында яңа юл тармагы салынырга тиеш дип теркәлгән иде. Бу арада җир асты коммуникацияләре күп. Алтмышлап урында торбалар, кабельләр челтәрен кисеп үтәргә туры килә. АЭС дирекциясе әнә шул коммуникацияләрнең хуҗалары белән уртак тел табарга тиеш. Авыр эш бу. Ризалыгы алынырга дигән оешмалар Кама Аланыннан еракта: кайсы Казанга, кайберләре Мәскәүгә үк урнашкан. Ризалаштыруы да җиңел түгел, сүзне бик оста алып бара белергә кирәк. Журавлевның шелтәсе дә нәкъ шуңа охшаш эштәге уңышсызлык өчен эләкте. Бу юлы исә Лев Николаевич, бюро карары расланыр алдыннан гына, урыныннан торып басты: —- Зәй белән ике арадагы яңа юлны өлгертү вакытын үзгәртергә кирәк саныйм,— диде ул.— Ул безгә быел ук кирәк! Үзем алынам. Сүзенең ышанычлылыгын раслар өчен, нинди мөмкинлекләргә таяна чагын да әйтте. Карар проектына төзәтү керттеләр. Лев Николаевич утырыштан соң да җитәкчелек алымына яңалык кертүгә йөз тотканлыгын кат кат күрсәтте. Үзе башлап йөрергә, һәр сүзне эштә расларга тотынды ул. Хәзер ул проектларның вакытында тапшырылуы белән генә дә канәгатьләнеп калмый. Проект бүгенге көндә түгел, киләчәккә карап төзелергә тиеш дип таләп итә. Кама Аланындагы өйләрнең бер-берсеннән читтәрәк салынуына, ишегалларының иркенлегенә басым ясый. Шәһәрдәге җирнең тоташкан асфальт белән каплануына да каршы чыкты ул. Өйләр янында гөл түтәлләре, җиләк-җимеш агачлары үсәргә тиеш дип аваз салды. АЭСны төзүчеләргә һәм электр станциясендә эшләүчеләргә һаваның кислородка баерак булуы кирәк. Журавлев бу фикерен республиканың санитария хезмәтләре оешмасына да җиткерде һәм яклау тапты. Хәзер Кама Аланы кешеләренең һәрберсенә, элекке проекттагыча, 4 квадрат метр түгел, 7 квадрат метр яшел мәйдан туры килә. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә дә өстәмә мәйданнар булдырылды. Күпкатлы йортларның иң өстәге балконнарына түбә ясауны проектлауга тәкъдим кертте. Кыскасы, Л. Журавлев яңа шәһәрдәге рәхәт тормышны киләчәктән көтеп торганчы, бүгеннән үк булдыра башларга чакырды һәм һәр эштә шул максатны алга сөрә. Яңа йортлардагы тормыш та Лев Николаевич тәкъдиме буенча үзгәртеп көйләнә. Торакларга күз-колак булуны гаиләләргә тапшыру алымына гына тукталыйк. Әйтик, өйдәге бер гаилә бөтен йорт өчен җаваплылыкны үз өстенә ала: электр, су, чисталык, төзеклек — бөтенесе өчен алар кайгырта. Хатыны, мәсәлән, баскычларның чисталыгын караса, ире өй эчендәге торбаларның- фәләннәрнең. тәрәзә-ишекләрнең, электр челтәренең төзеклеген тәэмин итә, урам себерә. Бу эшкә алынган кешё, әлбәттә, һәр яктан оста булырга тиеш: краннарны да төзәтә белә, чатнаган пыяланы да алмаштыра, ишекләрнең 160 биген дә чамалый. Өйдә яшәүчеләр, үтенечләрен язып, билгеле бер әрҗәгә хат кисәге генә салалар. Гадәттәгечә, йортлар идарәсенең сантехникларына, электрикларщна айлар буе инәлеп, вакыт әрәм итмиләр. Мин Кама Аланының тугыз катлы ике йортында булдым. Берсен — Гыйззәтуллиннар, икенчесен Чебурахтиннар гаиләсе карый. Әлеге яңалык кертелгәнгә елдан артык вакыт үткән. Димәк, ниндидер нәтиҗә ясарга да мөмкин. Нәтиҗә — искиткеч. Бетен кеше рәхмәт укый, йортлар идарәсенә караган өйләрдән аһ-зар ява. Йортларның чисталыгын, төзеклеген чагыштырсаң да — җир белән күк арасы кадәр аерма. Дөрес, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әйтик, йортлар идарәсенең җыештыручылары айга сиксән сум чамасы ала, гаиләсе белән йорт караучыларның һәрберсенә икешәр мәртәбә артыграк түләнә. Финансистлар белән шактый көрәшергә туры килә. Лев Николаевичның тәкъдиме исә барыбер игътибарга лаек. Эш сөймәгән арзанлы слесарьлар тотканчы, өйләрне кадерләп саклаучы хезмәткәргә артык акча түләү барыбер отышлырак. Лев Николаевичка хас омтылыш хәзер яңа шәһәрнең башка кешеләренә дә «йога» бара. Казан химия-технология институтын тәмамлап, егерме елдан артык илнең атом электр станцияләрендә эшләгән Әрхәметдин Бәдертдинов — шундыйларның берсе. Кукмарада туып үскән. Татарстанда да атом энергетикасына нигез сала башлауларын ишетеп, туган якка төпләнеп калу өчен. Кама Аланына кайткан. Станция өчен белгечләр әзерли. Үзе баш инженер урынбасары вазифасына җигелмәкче. — Ул килеп керсә, өстәл сәгатемне каплап ук куям.— Журавлев аның турында сөйләгәндә, елмаеп кына утыра.— Белеп торам, башына берәр кызыклы фикер кермәсә, минем яныма килми дә ул. Бәдертдинов кебек энтузиастларның янып-көеп йөрүе нәтиҗәсендә Кама Аланы үзенә генә хас матурлыкка ия шәһәргә әйләнеп бара. Беренче караш ка гаҗәеп сәер йорт янында тукталып: — Музеймы әллә? — дип сорадым. — Мунча ул безнең! — Журавлев көлеп куйды.— Бөтен җирдә бертөрлелек туйдырган иде. Менә шундый мунча салырга булдык. Шәһәр өчен уңайлыклар уйлап, инде халык арасында исеме дә таралып өлгергәннәрдән балалар врачы Сергей Викторович Попковны да атарга мөм кнн. Балалар консультациясе бинасын бизәүне, аңарда йөзү бассейны булдыруны да Попков башлап йөргән. — Сабыйларны йөзәргә өйрәтеп азаплауның нигә хаҗәте бар? — дим. — Сәламәтлекне саклау өчен.— Попков кинәттән җитдиләнде.— Сабый чактан ук йөзә белүче балалар, бассейн күрмәгәннәргә караганда, ике-оч тапкыр сирәк авырый... Инде КПССның Татарстан өлкә комитетындагы утырыштан соң «Кам гэсэнергострой♦ кешеләренең хезмәтендәге үзгәрешләргә дә күз салыйк. Дөрес, монда да ныклы эзгә төштеләр дип үк әйтеп булмый булуын. Әле анда, әле монда эздән чыккалаучылар очрап тора. Әмма КамАЗны салгандагы кебек көрәшчән һәм җнңүчән рух ныгый бара. Хәзер төзүчеләрне: «Кирәк икән, димәк, кирәк!» дигән омтылыш биләп алган. Татарстан АЭСы төзелешендәге борылыш та. тизләнеш тә сыйфат өчен көрәш белән тыгыз бәйле. Бу эштәге кечкенә генә ваемсызлык та ил өстенә кара кайгы китерүе ихтимал. Чернобыль вакыйгасы мәңге кабатланмасын өчен «Камгэсэнергострой» кешеләре бөтен көчләрен куялар. Әпен-төпен эшләүләр, ашыгу-кабаланулар монда җинаятьтән саналырга тиеш. Брак җибәрүчеләр хәзер премиядән колак кагып кына котыла алмыйлар. Эш прокуратурага ук барып җитә. Кайберәүләр мәсьәләнең болай ук җитдиләнеп китүенә риза да түгелләр: — Нәрсә булган ул кадәр!? — диләр. Әле бит һәлакәт юк, ник шул хәтле аһ орырга? Чыннан да брак — һәлакәт үк түгел. Тагын бераз чыгым тотып, төзәтеп тә куйсаң, эзе дә калмый. Әмма бүгенге эштәге кечкенә генә саксызлык та киләчәктә зур күңелсезлеккә китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, соцна листик гуманизм төшенчәсен ялгыш аңлап, тозелештә ваемсызлыкка юл куючыларга җәзаның иң катысы бирелергә тиеш. Кама Аланында моны тирәннән аңлый башладылар «Башладылар» сүзен төгәл аңлау кирәк. КПССның XXVII съездыннан соң «борылыш», «үзгәреш», «тизләнеш» кебек сүзләр яңа бер мәгънә алды лар. Без яңача яшәү, хезмәткә дә яңача карау өчен көрәш ачтык. Озакка сузылачак, бик кирәкле көрәш бу. Тик бу юлда әлеге төшенчәләрнең купшы модага әйләнеп китүеннән сакланырга кирәк. Кешеләрнең аңындагы, фикер йөртүендәге борылышка ирешү тиз генә була алмый. Ашыгу-кабалану яңа ялгышларга, формализмга китерүе ихтимал. Яңа белән иске, буш сүз белән ышанычлы вәгъдә арасында көрәш бара. Алда әйткәнемчә. Кама Аланындагы эшләр һәр төзелешкә хас кимчелекләрне кичерде: заказчы белән төзүче арасындагы низаглар, язып өркетүче җитәкче белән вәгъдәсез кешенең каршылыклары, олы мәсьәләләргә җиңел карау — бары да булды. Әле дә яман хәлләр бетте дип ышанып әйтергә ярамас. Әмма юнәлеш яхшы якка таба юл яра. ...Соңгы тапкыр очрашканда Лев Николаевич Журавлев бер хат укытты. Аны бик зур оешмага язганнар. Имзасыз хат. Билгесез кеше: *...Журавлев булачак АЭСка кадрларны дөрес җыймый,— дип зарлана.— Мәсәлән, төп һөнәре биолог булган А. Русанова химия цехына начальник итеп билгеләнәчәк. Нәрсә, атом станциясендә балык үрчетмәкче булалар микән әллә?..» Әй, ачуы кабарган Журавлевның! — Русанованың атом энергетикасын үстерүгә караган фәнни хезмәтләре бар. Шуны да белмәгән бит бу адәм актыгы! — ди.— Керсен иде үз яныма, аңлатып биргән булыр идем. — Хат иясен белсәң, тотып алып ачуланыр идеңме. Лев Николаевич? — Дөрес сүз язса.ул кадәр авыр булмас иде. Яла ягу бит бу. — Димәк, эштәге хәлләрне коллективтагы кешеләргә хәбәр иткәләп торырга кирәк. Яшертен пошыртын эшләүләргә юл калдырмагыз. — Анысы да бар шул. Лев Николаевич бераз тынычлана төшкән иде инде, кинәт кычкырып җибәрде: — Белдем! Анонимканы кем язганны белдем! — Инде бәйләнеп интектерәчәксезме? — Әллә рәхмәт әйтимме? — Анысын карарсыз, минем сезне аңлап бетерәсем килә иде, шуңа гына сорыйм. — Беләсезме, бу — беренче анонимка. Элегрәк мондый нәрсә була алмый да иде, чөнки мин таләпчән түгел идем. Хәзер кырыслана барам. Кайберәүләргә ошамый. Әле күптән түгел гомуми эшкә аяк чалганы өчен берәүне эштән чыгарырга туры килде — хатны шул язган... Калганын сорап тормадым. Киңәшнең аңа кирәге юк. Журавлев яңача эшләүгә шактый кыю тотынган. Үзгәрешнең җитәкчелектән башланырга тиешлеген дә, нинди булырга кирәклеген дә аңлаган иде ул. Татарстан АЭСы төзелешендә хәзер бөтен ил күләмендә баш калкыткан яңалык, үзгәреш, мәсьәләләрне башкача хәл итү юл яра. Җиңел түгел. Бәрелешләр аша. Каршылыклар төзелеш мәйданында гына түгел, һәр кешенең үзендә дә җитәрлек. Димәк, яңага борылыш һәр кешедә дә көрәш аша бара. Атом электр станциясе үз вакытында балкып кабына икән, бу зур төзелешнең җиңүе белән бергә кешеләр күңелендәге күркәм сыйфатларның да тантанасы булачак.