Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАНЫГЫЗГА СУКМАК САЛЫЙМ

Харрас Әюповиың 1985 елда басылган «Каен балкышы» исемле шигырьләр китабын быел яз башында гына кулыма алдым. Яңа китапларны. яңа дус тапкан кебек, һәрчак дулкынланып укыйсың: Байлык-фәлән теләмәде безгә. Кичерсәк тә гәрчә кыен чак — Тел ачкычы тели иде әнкәй. Берәребез юлга җыенсак. Байлыгымның олылыгын тоеп Ышанып керәм якты кенемә. Дәверләрне ачар ачкычым бар — Рәхмәт яусын туган телемә! Туган тел барыннан да битәр әти-әни. сөйгән ярлар, дус-ишләр теле, тирән серләр, кайнар мәхәббәтләр теле X Әюпов күбрәк шулар турында уйландыра Тиз үзгәрешле, ашкынулы, фәнни-техник сюрпризлар белән тулы тормышыбызга бу шагыйрь сугыш артының югалтулар сагышын кичергән авылында. тын, идиллик табигать кочагында үскән самими малай күзләре белән карый Кояш баешларында һәлак булган әтиләр, абыйлар кайгысыннан, тол хатыннарның моңзарларыннан мул сут алып, күңелендә нык тамырланган сагыш, юк-юк та, төрле рәвешләр, мотивлар алып, аңарда үзен һаман да сиздереп килә Без дә — Җирнең бер җәйләре генә. Бер генә кат яфрак ярабыз Шатлык булып киләбез дә җиргә. Сагыш булып китеп барабыз... X. Әюповиың лирик герое.— минем күзаллавымча. бәдәнендә көч-куәт, йөрәгендә яшәү яме кайнап торырга тиешле яшь ир. Үлем-китем тирәсендәге уйлар аңа болай ябышмаска тиеш иде. Әмма ул «исеп узган бер җил генә кеше- шикелле төшенке уйларга чумып, бик еш көрсенә . Бушандым, Ярый, яшәүнең Ышану-йоласы бар И әле бар бит безнең дә Күбәләк буласылар! һәр тойгының, фундаментка утыртылган өй шикелле, социаль, психологик нигезләре була Тәнкыйть Харрастагы бу сәеррәк мотивларга ничек карый, аларны ничегрәк бәяли икән? Яшь тәнкыйтьче Ф Зөлкарнәев үз китабында («Кешем, асылың кем?» 1984) Р Фәйэуллин, Р. Гатауллин, Г. Рәхим. Зөлфәт. М. Әгъләмов кебек шагыйрьләр белән беррәттән. безне кызыксындырган автор иҗатына багышлап та аерым мәкалә урнаштырган Тәнкыйтьче X. Әюповиың «Ышаныч». «Кояшлы яңгыр», «Каен балкышы» җыентыкларындагы иҗатын күздә тотып, «йөзе ачыкланган, җитлеккән шагыйрь булуын раслый да, күзаллавын түбәндәгечә конкретлаштыра: «X. Әюповның иҗаты абыйларыннан калган иске күлмәкне киеп үсүче малай кебегрәк Ә малай үсә. тора- бара аңа бу күлмәк кысан була башлый. Югарырак үрелгәндә, җиңнәреннән терсәкләре күренеп киткәли, .» һәм тәнкыйтьче аның «шигырьләр.енең сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсен югарырак күтәрергә комачаулый торган» кимчелекләрне барларга керешә: кабатлаулар, сүз ярлылыгы, форма ярлылыгы, бер үк шигъри үлчәмнәр Мәкаләдән мин үземне кызыксындырган сөальгә тәки җавап таба алмадым тәнкыйтьче шагыйрь иҗатына социаль аспекттан торып бер караш салмыйча китте Ә бит ул мәкалә башында үзен тәнкыйть вәкиле итеп танытып, шагыйрьгә үзе күрмәгән барлык якларын күрсәтергә алынган иде. Сизенүемчә, соңгы еллар татар шигырь тәнкыйтендә поэтика мәсьәләләре белән кызыксыну тенденциясе шактый көчле Хәзер моңа сөенүчеләр күп. Әмма мин шагыйрь Зөлфәтнең «Татарстан яшьләре» газетасында (1984 ел. 19 май саны) урын алган бер фикерен онытмыйм -Бездә поэзия тәнкыйте юк дәрәҗәсендә Рецензияләрдә, мәкаләләрдә сүз күбрәк шигырь төзелеше, рифмалаштыру, ритм кебек әйберләр тирәсендә әйләнә. Әсәр кайсы ягы белән социаль тормышка барып ялгана, гомум-поэ- зия фонында ул нинди яңгыраш ала — менә нәрсәләр борчырга тиеш чын тәнкыйтьчене» Шагыйрь сүзләреннән чыгып, мин ераккарак китеп уйлыйм 20—30 еллар татар совет әдәби тәнкыйтендә шактый нык тамыр җибәреп, аннан соң да. үзен ямьсез яктан сиздереп килгән вульгар социологизмга карХ ты керәшә-көрәшә. чама тойгысын җуеп, икенче бер акка чалулана башлау галәмәте түгелме бу? Тәнкыйть үзенең фәнни эрудициясен, сәнгатьчә зәвыгын, теоретик гөман итүләрен дәлилли, раслый торгач, үзенең башка бурычын — әдәбият белән тормыш бәйләнешен тикшерүне, социологик анализны тәмам оныта, җуя башлады шикелле. Ә дөньяга караш, идеология һәм идея белән азыклану кебек катлаулы проблемалар, әйтерсең, үткән классик әдипләр өчен генә яши. Тәнкыйть заман шагыйрьләренә нисбәттә бу мөһим күренешләрне читләтеп үтә. Нәтиҗәдә шагыйрь иҗатындагы социаль-психологик факторлар, моментлар билгеләнми, үсеш, үзгәреш конкрет барланмыи һәм шагыйрь үзе дә объектив, тулы бәя ала алмый кала Хәер, зур гомумиләштерүләр ясарга ашыкмыйча, Ф Зөлкарнәев китабына килик әле Тәнкыйтьче X Әюповның иҗат кредосы «Мирас». «Шелтә». «Гомер», «Әйтегезче». «Төнге күктә кемдер шырпы сыза» кебек шигырьләр билгели дип гөман итә Минемчә. лирик герой биографиясенең аерым моментларын ачкан бу әсәрләр һич тә Харрасның төп индивидуальлеген характерламый Дөресен әйтим, бу шагыйрьнең китапларын кулыма алсам, тагын шул ук Зөлфәтнең матбугаттагы бер Оыгышын хәтерләп куям Безнең яшь шагыйрьләрнең бер төркеме «башны кискәгә салып язган булып кыланпса, икенчеләре елак дигән иде ул. Менә шул ■елак-лар арасына Зөлфәт тәгаен, Әюповны да кертәдер дип шикләнәм Чынлап та, елау Харрастагы зур бер поэтик халәтне тәшкил итә. Аның шигырьләрендә, мәсәлән, чулпы чыңнарыннан асыл ярлар гына түгел, чорлар елый, метафорик гасырлар эте елап өзгәләнә, хуҗасын эзләп, ат елый Күзен сөртергә күлмәк булмаганга, борынгы әдәби персонаж Ягкуб елый, ялгызлыктан гаҗиз калып, заман карты елый. Аңардагы каеннар да күз яшьләре түгә, кара моңга батып, тон дә елый, сандугачлар да сайрамыйлар бары тик елыйлар гына Ә лирик героиның үзен әйткән дә юк! Елау, моң, бәгырь әрнү хәтта халәт чикләреннән дә ташып чыгып. Харрас иҗатындагы пространстволы фонга да әйләнеп куя Тоташ гел моң гынадыр инде Җир белән күкләр арасы Бу кадәр сентиментальлектә лирик геройның фикерләвенчә, хәтта күзәнәкләренә үтеп кергән «гомер узу«. «җирдән китү» кебек фаталь хакыйкать гаепле Харрас, минем карашымча, шул хакыйкатькә чамадан тыш зур игътибар бирә һәм аңа денья серләренә әле генә тешенә башлаган малай күзләре белән карап кабарта Гасырлардан барлыйм — кешеләр юк1 Бу югалту җирдә кемгә хаҗәт? Кешелекне йота бара вакыт Беркем гаҗәпләнми — Шунсы гаҗәп Шул ук вакытта, нарасый бала акылы сыман, яшәеш законнары каршында үз гаҗизлеген тоймавы белән күңелгә керә ул: Китә алмамдыр җирдән. Юкса дөнья Кемгә калыр, нигә юлыгыр? Яз-көзләрен барлап чыгыйм диеп Йөрү генә минем бу гомер Гомер төшенчәсен үзенчә, мәңгелек масштабындагы мизгел, нокта гына санап һәм яшәүгә гашыйк җан буларак шагыйрь гомер үтүен аерым бер нечкәрү, тойгылану белән кичерә Шагыйрь вакытны каһәрли Беренче очрашуларда Харрас поэзиясендәге Дон Кихотлыкны җитди рәвештә кабул итәсе килми, аны хәтта мистикада, эгоизмда гаеплисең. Чөнки үлем ничаклы зур фаҗига гаҗизлеккә салган хәл булмасын кеше рухы белән аңардан өстен тора Әнә бит яшьләй үлемгә дучар булуын белгән Г Тукай материалист оптимизмы белән әйткән «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошыМ Җәлил баш очында палач балтасы эленеп торган коточкыч халәттә дә үлемнең үзен җиңәрлек рухи көч тапты Фронтта һәлак булган Ф Кәрим «Үзем үлсәм, балаларым кала минем гомерем булып. Ватаным»,— дип, шәхси үлем-китеменә дә чын гражданлык карашы белдерде Әмма Харрасның поэтик фикерләвенә ныграк төшенгән тәкъдирдә, чагыштыруларның, бигрәк тә каршы куюларның урынсыз булуына төшенәсең Аның лирик герое да шәхси җанына хор. ирекле мөнәсәбәттә Хәтта кеше булуына да «табигатьнең үэ- үэен тойган заты» (Ф Энгельс) дигәндәи якын килә ул Мәңгелек буйлап Җиһанга Таралган безнең дәвам Әле ут булып янам мин. Әле су булып агам һәм шул өзлексез процесста яңа, бәхет Инде менә мин дә кеше җирдә Иртә тудым МИКӘН, соң МИКӘН? Харрасның лирик герое кеше булуның катлаулы миссия икәненә ачык тешенә һәм Җиһан, мәңгелек, яшәеш каршында кешелекне яшәтү ечен үзен чиксез җаваплы итеп тоя Шагыйрьнең фикерләвендә Кеше Гомер. Яшәү кебек төшенчәләр артык гомумиләшкән хәтта абстрактлашкан Анда яшәү өчен хәвефләнү тойгысы да еш кына абстракт гәүдәләнә Мәсәлән аның бер шигырендә яшел бәбкәләрне тилгәннәрдән яшел чирәмнәр саклый Тик вакыт чирәмне уңдыра, корыта, бобколәрге куркыныч туа Ә бәбкәләр һаман яшел. Күкләр һаман шулай биек — ле әверелеш Алданалар мескенкәйләр Тилгәннәр күрми диеп Нинди төскә сыенырга, Кайсы төштә чүгәләсе? — Безне кемдер сагалый күк - Җир өстендә күләгәсе. Мин шагыйрьнең сагышын аңлыйм. Хәвеф. сагыш — Харрас поэзиясенең төп нер- высы. Ф Зөлкарнаен исә X. Әюповның мәхәббәт турында язганда, вакытны онытып торалмау хасиятенә гаҗәпләнә. Янәсе, мәхәббәт. тылсым-сихер булып, гомер-гомергә шагыйрьләрне дөньядан, вакыттан ваз киптергән Харрасның сәҗдә тоткан темасы башка шул. Аны «Иске нигез» шигыре бик ачык күрсәтә: Өй урыны. Монда вакыт Бер таба да акмый бугай! Тынгы бирми буш нигезләр... Бер көн берәү минем кебек. Бушап калган Җир шарына Башын иеп килер кебек... Харрасның яшәү концепциясе буыннар турында фикерләү белән органик бәйләнә. Ул үзенең лирик героен да «нәсел тәрәзәсе» итеп саный. Шуның аша дөньяга әллә ничә буын карап тора, герой алар белән яши: Әткәмә һәм ерак бабайларга Мин быелгы җәйнең гөлләрен. Урманнарын, суын күрсәтермен. Улларымның ничек көлгәнен. Харрасның лирик герое халык рухы белән бергә, берлектә. Заманга да ул күбрәк сыналган кануннар, әхлак үлчәмнәре белән килә, бәя бирә Үткәннәр киләчәк белән бәйләнгәндә генә Җирдә яшәү тантанасы буласына шагыйрь ышана... Әйтелгәннәрдән чыгып, мин X. Әюповны фәлсәфи шагыйрь дияргә җөрьәт итәр идем. Әмма бу турыда Ф. Зөлкарнәев катгый әйтә: «X. Әюпов — асылда хис-тойгы шагыйре, аны беркем дә фәлсәфи шагыйрь димәс .» Тагын бәхәсләшә барып, бу фикердәге бер каршылыкка ишарә итәргә кирәк. Әйтерсең, хис-тойгы шагыйре булу — фәлсәфилеккә каршы килә һәм киресенчә. Ф Зөл- карнәевның фикерләвендә җитмешенче еллардагы бер төркем яшьләрнең поэзияне тойгы шигыре, акыл шигыре дип бүлгәләү, каршы кую ялгышы бар. Фәлсәфи лириканың җитди вәкилләре кебек. Харрас та вакыйга, хәрәкәт тасвирына тартылмый, ә образ-уй, образ-кичереш, образидея сурәтләүгә басым ясый. Сүздәге уй тыгызлана, образлылыкка шагыйрь халыктагы гыйбарәләрне, фольклор мотивларын, ассоциативлыкны кыю куллану аркасында ирешә һәм шулай ук, Харрасның үзенчәлекле иҗат манерасы — абстрактлыкта, бушлыкта образ ясый алу осталыгы зур роль уйный. Төнге күктә кемдер шырпы сыза — Офыккача сузыла эзләре, Тик кабынмый никтер шырпылары... Кайсыгызның нәрсә эзләве? X. Әюпов. һичшиксез, фәлсәфи лирика жанрында көчле. Ә менә лириканың башка тармакларында, әйтик, мәхәббәт, гражданлык лирикаларында, политик лирикада шагыйрь үзен тапмаган әле һәрбер сәнгать әсәре кебек шигырьнең оешуы өчен дә драматизм моменты кирәк. Шагыйрь моны күбрәк кичереп таба. Харрасның лирик герое авылда, табигать кочагында үскән кеше икәнлегенә ишарә ясалган иде. Миграция дулкыны аны. үз, табигый яшәешеннән аерып, шәһәргә китерә. Хәзер ул туган төбәген, яшьлеген, ярын сагына. Шул җирлектә «Туган якка үрелеп карар идем, болытларга башым тигәнче» яки «Араларда язмыш киртәләре. очрашулар харам... тыелган!» кебек драматик мотивлар үсеп чыга. Ләкин болар— уйланма, әдәби традицияләр тәэсире белән генә туган нәрсәләр. Иң мөһиме: мәхәббәткә, үз гражданлык тормышына нисбәттә X. Әюповта зур шагыйрьләрдә була торган оригинал концепция юк. Кыскасы, шагыйрьнең бүлгәләнүе һөм таркалуы чиле-пешле шигырьләр язылуга китерә икән, бу турыда җитди уйланырга кирәк аңа. Ә соң сентиментальлек белән ни эшләргә? Урынлы-урынсыз күңел нечкәртүләрдән, гаҗизлектән ничек котылырга? X Әюповның «Олимпия уты» дигән шигырендә ике төрле ут образы тасвирлана. Берсе — сугыш уты, көйдерүче ут; икенчесе — дуслык уты. «Утка каршы ут кабыза Дөнья» — дип, шагыйрь планетадагы сугыш чукмарларына, явыз, шакшы көчләргә каршы куәтләнгән изге көрәшне хуплый. Шагыйрьнең иҗатында да көрәш утының, тормыш ялкынының көчлерәк дөрләве кирәк. Кеше җанына бары тик көрәш рухы һәм пафосы гына ышаныч, дәрт, омтылышлар бирә. Хәер. Харрас үзе дә шуңа омтыла сыман. Аның соңгы китабы лирик геройның эзләнү һәм көрәшкә дәртләнү авазы белән ябыла' Хилаф-хаксыз эшләр кыла алмаслык Итәм әле беркөн мин сезне; Җаныгызга сукмак кына салыйм, Эзләп кенә табыйм шул сүзне!..