АКЧАРЛАК

 Күктүбәдә күгелҗемләнеп кичке шәфәкъ яна Кара диңгезнең офыкка барып тоташкан тарафы, кояшның әле яңа гына баеганлыгын белдереп, куе кучкыл кызыл төскә кергән Шул кызыллык диңгез буенда мәһабәт пәһлеванны хәтерләтеп, калкып торган Кара Лагның көзгедәй шома кара ташларында чагыла Ә аннан аз гына арырак кара төймә күренә диңгез култыгына карап көнм.« йөзә. Без. Күктүбәгә ял итәргә килгән бер төркем язучылар. кичке диңгез киңлегенә карап .хозурланабыз Кайчандыр шушы ярларда мәшһүр Пушкин басып торган Диңгездән искән йомшак җилләр аның бөдрәләрен иркәләгән. Шагыйрь Кара-Дагны Алтын капка белән тиңләгән Эн үзен тотышыннан дулкынлану сизелә иде «Күрмәде, ахрысы .» Кошның шатлыклы дулкынлануы борчылу хисләре белән алышынды «Гажәп. бик гаҗәп. Нишләп әле ул мине танымады икән1 Әллә бөтенләй бүтән кешеме1 Юк-юк нәкъ үзе Кояшта янып ком төсенә кергән аркасы да. кул хәрәкәте дә. кыска итеп алдырган чәче дә - һәммәсе якын, таныш Ә узган ел ул моннан киткән чагында озаклап кул болгап хушлашкан иде» Аның күңелен аңлатып булмаслык сагыш хисләре биләп алды Кайгылы кешеләрнең йөзе ничек моңсу булса, акчарлакның да карашы шундый боек иде Көймәнен үзеннән ераклаша баруын ул озаклап карап торды һәм ниндидер бер ашкынулы гайрәт белән канат кагып һавага күтәрелде Тизрәк-тизрәк күптәнге дустын куын җитәсе килде Узган елдагыча, көймәче аны кармак белән үзе тоткан тәмле-татлы балык белән сыйлар кебек тоелды. Рәхәт иде ул чагында акчарлак үзенең балаларына да ташый иде әлеге сыйны Шуны искә төшергәч, аңа ничектер җиңелрәк булып китте, бер мизгелгә ул әле генә дустына хәтере калуын да онытты Кош көймәне бик тиз куып җитте дә аны әйләнеп очарга тотынды, бер югарыга күтәрелде, бер түбәнгә атылды Тик нигәдер дусты аңа һаман игътибар итми иде. Ә көймәче суга якорь салып, кармак җебен сүтәргә кереште Ниһаять: «Балык, кап кан, яр өстендә ялтырап ят». — дигән таныш сүзләрне кабатлап суалчан кнгертелгән кармагын ыргытты Вак-вак дулкыннар арасында балык канатыдай кызыл калкавыч әле унга, әле сулга анышып тирбәлергә тотынды. Тирбәлгән калкавычны күреп, балык чиртә, дип уйларга да мөмкин иде Әмма ул дәшмибез Тын гына диңгез өстен күзәтәбез Йәгерек хыял шул Алтын капканы ачып үз ирке белән чаба Әй. ул Күктүбәнең кичке шәфәгы' Вакыт агышы да монда бөтенләй үзгә Диңгез өстенә иңеп килгән төнге караңгылык кара пәрдәсе белән куркытырга теләмичә, бөтенесен берьюлы күрсәтеп калырга җыенгандай, сиздермичә генә сине үз кочагына ала. җаныңа сафлык өстәп, бөтен тәненә назлы бер рәхәтлек алып килә. Син канатлы кош кебек хыялыңда шушы кннлекне иңләп очасың, канат очын белән галәм читенә кагылып узасың Моңарчы меңәр еллар буена башка кеше ача алмаган серләрне ачарга хыялла насың Мәңгелекнең үзе кебек серле ул диңгез хәяте Күгелҗем эңгер киңлеген инләп көймә йөзүен дәвам итә Иртәгесен дә мин шуңа игътибар иттем көймә һаман диңгездә иде. Иртәнге сак тынлыкта ишкәкләрнең су өстенә бәрелеп шапылдавы аермачык булып ишетелә. Көймәче Алтын капкага якынлашып килә Шуны гына көткән кебек, каяндыр таулар арасыннан бер акчарлак очып чыкты да. Кара-Дагнын пычактай үткен очлы кыясына килеп кунды Кошның карашы көймәдә иде Аның үз- дулкын хәрәкәтеннән генә шулай тирбәлә иде Моны акчарлак яхшы белә, балык эләксә, калкавыч төпкә чума Чиртер, чиртмичә кая китсен ул балык дигәнен Акчарлак, гадәтенчә, көймә койрыгына очып килеп кунды Карашы аның фәкать калкавычта иде Дулкыннар көченә буйсынып, су өстендә көймә чайкала Юк. көймә генә түгел, көймә белән бергә балыкчы да. акчарлак та «Әйдә якынрак кил. дустым минем'» - Акчарлак балыкчыдан, гадәттәгечә, шушы сүзне ишетергә теләде Ләкин анардан андый аваз чыкмады. «Минем монда икәнлекне күрми микәнни?» Акчарлак бер адым алга атлады, икенче адымын ясады Балыкчынын йөзенә карыйсы кнлә иде аның Барып чыкмады «Күрәсең, балык тоткач кына борылып шатландырырга уйлыйдыр мине» Кош янә дикъкать белән калкавычны күзәтергә тотынды Ә балыкчы көймәсенә акчарлакның килеп кунуына гаять шат иде Моңарчы әле беркайчан да бер генә кошнып да аның янына шулай якын килгәне юк иде Шуңа күрә, кошны куркытырмын, дип аз гына селкенергә дә куркып утырды балыкчы Шәһәр мәйданында ул әллә ничә мәртәбә кү|әрченнәргә жим сибеп карады Тик нигәдер ул сипкән жим янына алар килергә ашыкмыйлар иде Андый чакта ул күгәрченнәр белән мәш килеп уйнаган сабыйлардан, алар янындагы пенсионер әби бабайлардан көнләшә иде һәм. мине кошлар үз итмиләр, дип уйлый иде Бел ай уйлавы белән ул үзенең хаклы түгел икәнлеген дә белә-белүен Ләкин шул чактагы шиге барыбер күңеленнән жу ел малы Кош корт, гомумән, хайваннар, кешеләр хакынта начар уйламый Алар ияләшергә яки читләшергә мөмкиннәр. әмма кешеләрнең холкы турында ниндн дә булса фикер йөртә белми лар Бу жан ияләренә кеше акылы, сөйләшү сәләте бирелмәгән Әгәр бүтәичә булса, көймә койрыгына кунган акчарлак та кошларга гына хас назлылык белән күп нәрсә турында сөйли алыр. «Мин сине, Кешем, яратам», дип әйткән булыр иле Кош үзенең былтыргы дустына шундый ияләшкән иле Чиксез сагыну хисләре белән көтеп алды ул аны Акчарлак яна чыгарган балаларына да аның хакында күп мәртәбәләр сайрады Нәниләре хәзер көн саен әниләреннән «Игелекле y.i кеше килмәдеме әле?» дип сорашалар Акчарлак шулай татлы хыялга чумып утырган арада, кинәт калкавыч төпкә чумды һәм көймәче кояшта көмештәй ялтырап торган бер балыкны тартып чыгарды Кош шунда ук балыкны кармактан эләктереп алырга әзерләнде Былтыр дусты аңа тәмле сыйны әнә шулай кармактан алырга мөмкинлек бирә иде Әмма бу юлы алай булмады көймәче балыкны кармактан ү ге алды «Ни дигән сүз бу?!» Кинәт акчарлакның күңелен хәвефле сагыш биләп аллы, аның күз алды караңгыланып китте Ул янәшәдән генә узып барган катерны да күрмәде Ә катерны берничә дельфин озатып килә иде Пассажирлар һәммәсе палубадан шуларны тамаша кылып хозурланалар иде Диңгез өстенә магнитофон тасмасыннан жыр агыла Чал дулкыннар кочагында Оча чума акчарлак Акчарлактан оча чума Яшьлегемә кайткан чак Акчарлагым, әйт. ү нчзә Мине тиң итәсеңме? Әллә инде сөйгәнемә Сөенче илтәсеңме’ Акчарлак ул жырны ишетмәде Балыкчының кармагы кабат су өстенә сикерде һәм калкавыч баягыча дулкыннар арасында тирбәлә башлады Ә көймәче бөтенләй икенче төрле фикер йөртә иде Әгәр кармак сабын кисәк кенә күтәрсәм, кошны куркытырмын дни уйлады Шуңа күрә ул артык хәрәкәтләр ясарга да тырышмады Бары тик тоемлау хисе белән генә ят кунакны күзәтте Менә ул. аңа үзе тоткан балыкны бирү өчен, сиздермичә генә борылып көймә койрыгына күз төшерде Шулчак анын тәне буйлап электр йөгереп уз гандай булды Ул дертләп китте карашы кошның карашы белән очрашты Акчарлакның күзендә көтелмәгән хәлдә генә була торган ниндидер бер хәвефле очкын чаткысы кабынды Әгәр ул кешеләрдәй сөйләшә белсә «Юк* Юк'» дип ачыр) аланын кычкырган булыр иде Аның каршында бөтенләй бүтән кеше басып тора НДе Кош күзендәге ул чаткы ничек шулай тиз кабынса, шулай ук бик тиз сүнде һәм акчарлак... таштай тәгәрәп су өстенә егылып төште Ул жансыз иде ннде. Балыкчы кинәт исенә килеп, көймә койрыгына атылып барып, суга иелде Акчарлакны алу өчен учын ачты Менә бнт бәхет гомере белән саубуллашкан балык кабат диңгез кочагына чумды Акчарлак гомере ана гомер китерде. Яшәешнең төп кануны бу — берәүнең бәхетсезлеге икенче берәүгә бәхет китерә. Акчарлакның үлеме балыкчыны тетрәндерде Ул аны кат-кат әйләндереп карады Кошның шулай сәер үлеменә сәбәп булыр бернинди дә яра эзе күренмәде Көймәченең кулы сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде. «Әллә миннән курыктымы? Ә мин аны куркуга салырлык берни дә кылмадым. Үзен балык белән сыйларга гына теләдем...» Ирексездән көймәченең бите буйлап ике тамчы яшь тәгәрәде Ирләр әнә шулай тын гына елыйлар Балык каптыруның кызыгы, тәме калмады Ул көймәсен ярга таба борып, ишкәкләрен кулына алды Көймәче ветеринар яныннан чыккач та. ишек яңагына сөялеп озак уйланып торды Әле генә операция өстәле янында булган сөйләшүне исенә төшерде «Синең сөйләвеңнән үк. акчарлак йөрәге ярылудан үлгәндер, дип унлаган идем Кошны ярып карагач, үзең дә күрдең, уйлаганым дөрескә чыкты — Әйе.— диде ана ветеринар кулларын юа-юа. бу жан ияләре кешеләргә тиз ияләшә. Күрәсең, сезгә чаклы ул кем беләндер дустанә мөнәсәбәттә булган һәм Сезне шул кешедер дип саташкан...» Көймәче акчарлак белән очрашкан минутларны янә күз алдыннан кичерде Менә ул ана карап тора һәм кинәт диңгезгә егылып төшә «Күрәсең, ул шундый игелекле кеше булгандыр Йөрәк тикмәгә генә ярылмый шул ул!» Көймәче уйланып бик озак басып торды Күктүбәдә күгелҗемләнеп кичке шәфәкь яна Алгын капка янында акчарлаклар оча Ә диңгезнең кызарган офык тарафында төймә чаклы гына күренеп көймә йөзә Чечен теленнән Госман САДӘ тәржемәсе.

Реклама