Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКЫН ДУСЛАР ИДЕК

Замандашым Байназар турында свйлогәндэ аның мөлаем сурәте күз алдына баса. Куе кара кашлары астыннан сөйкемле елмаеп торучы коңгырт күз- j) ләрен әз генә кыса төшеп каравы, иреннәренең, әле берни дә әйтмичә, нидер әйтергә җыенгандай, сизелер-сизелмәс дерелдәве, көр тавыш белән көлеп исәнләшүе, бүгенгедәй күзгә күренеп, колакка ишетелеп, Байназарны исәннәр арасында исән иттереп гәүдәләндерә. Байназар Әлминов татар сәнгате үзәге Казанга Бөек Ватан сугышына кадәр үк килде. Ул вакытларда мин дә графика белән беркадәр шөгыльләнә идем. Ләкин Байназарның рәсемдәге нык кулын, маһирлыгын күреп бик сокландым, безнең кебек бизәүчеләрдән күп өстен булуын аңлап, иҗади көнләштем һәм аны чын күңелдән хөрмәт итә башладым. Замандаш рәссамнардан П. Григорьев миңа: «Син татар художнигы, Тукай шигъриятен яхшы беләсең, рус сынлы сәнгатендә Врубель тудырган Пан сурәте шикелле, нигә үз милли сәнгатеңдә Шүрәле сурәтен җанландыру турында уйламыйсың?» — дип, ярым шелтәләп, бик кызыклы фикер әйткәне әле дә исемдә. Ул сурәтне иҗат итүдә безнең танылган рәссамнарыбыз күп көч куйдылар, эзләнделәр, һәм, бәхеткә каршы. Шүрәле сурәте төрле вариантларда гәүдәләнде. Аны тудыруда рәссам Байназар Әлминов җиң сызганып эшләүче һәм уңышка ирешүче беренчеләрдән берсе булды. Аның рәссам буларак Г. Тукай иҗатына карата тирән һәм җитди игътибары—шагыйрь әсәрләрен бизәү-сурәтләү тәҗрибәсенә чынлап тотынуы да шул вакытлардан башланып китте дисәк, ялгышмабыз кебек. Әдәбиятыбызны белү ягыннан, элекке һәм хәзерге шигърияттән хәбәрдар булу ягыннан Байназар рәссамнар арасында үзенә аерым бер урын тота иде. Мин сынлы сәнгать осталары белән аралашып яшәгәнгә, аларның нинди зәвыкка ия булуларын, нәрсә белән кызыксынуларын, әдәбият мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә хәбәрдар икәнлекләрен белеп, сизеп йөри идем. Ләкин Байназар кебек рәссамны— әдәбиятны һәрьяклап, бөтен нечкәлекләре белән белгән кешене очратуы җиңел түгел. Байназар Шәрык шигърияте вәкилләре Низами, Ширази, Фирдәүсиләр белән кызыксынган кебек, безнең Кол Гали, Сарай, Кандалый, Акмуллаларыбызны да, Тукай. Дәрдмәнд, Рәмиев, Такташ, Туфан, Җәлилләребезне дә яхшы белә, алар шигъриятенә мөкиббән кеше иде. Сугыш вакытында мин яраланып, госпитальдә ятып чыккач, Байназар мине үзенә чакырып алды. Минем «Зоя<* («Рус кызы») дигән поэмам әле генә китап булып чыккан чак иде. Ул минем беренче китабым иде. Шактый әңгәмәләшкәннән соң мин поэманы Байназарга укып чыктым. Ул миңа. «Дөресен әйткәндә, Нури, мин бу поэманы нәшриятта укыган идем инде. Художник та шигъри әсәр язарлык бай телле була ала икән дип, исем киткән иде»,— диде. Ул вакытларда Байназар худфондта эшли торган булып чыкты. Беркөнне ул миңа буяулар, киндерләр һәм рәсем өчен башка кирәк-яраклар бирде: «Син фронтның үзендә булган кеше, бәлки, сугыш дәһшәтләрен полотнода чагылдырырсың?!» Ләкин соңыннан шаярып: «Ул вакытта мин синең «акварельче» икәнлегеңне онытып җибәргәнмен, сиңа майлы буяулар белән киндерләр түгел, карандаш. Кәгазьләр бирәсе калган, сугыш дәһшәтләрен син төшермисең, ә язасың»,— диде. Байназар, гаиләдә булсын, дуслар белән булсын, үзен гади тотты, һаваланмады, шуңа күрә, аның белән бергә булу, сөйләшү, очрашулар һәркемнең дә .күңелендә ягымлы тәэсир калдыра, җанга җылы бирә иде. Базарга барып, итнең сум җирен яки яхшы каз сайлап алу аның яраткан вазифасы булып, бу яктан ул мәрхүм Кави Нәҗмигә бик охшаш иде Нәшрият коридорын тутырып килгән чакларында һәрвакыт анда бер яңа анекдот булыр, һәм ул аны ашыкмый, түкми-чәчми, ыспайлап «тәштитпләрен җиренә җиткереп сөйләп бирер иде. Байназар белән очрашкан чакларда безнең гәпләшү темаларыбыз сынлы сәнгать һәм әдәбият мәсьәләләренә кагылышлы була торган иде. Ул сынлы сәнгать классикасын. минем шикелле ук, бик ярата һәм аны сәнгатьтә барлык нигезләр нигезе итеп саный Италия рәссамнарыннан Рафаэль. Леонардо да Винчи, Микельанджелоларга соклануын. Франциянең Давид, Делакруа кебек беек күтәрелешләр дәвере осталарын, Гоген кебек лирик «сәйяхлароын. соңгарак — Пикассоларны, сәнгатьтә гаҗәп каршылыклы агымнарны. Испаниянең Веласкес, Гойяларыи һәм башка бик күпләрне искә алырга яратадыр иде Дустым Байназарның тарихка моидый мөнәсәбәте дә безне рухи яктан үзара якынаюга I илткәндер Ул һәрвакыт: «Художникның кулыннан һәрни килгән кебек, ул һәрбер әйберне белергә дә тиеш!» — дия торган иде, Әнә шул девизы инде аны күп әйбер белән кызыксынырга, күп белергә өндәгән дә булса кирәк Байназар Әлминовның Казан шәһәренә килгәндә үк инде нык куллы, үткен һәм дөрес күрүчәи рәсем остасы булуы турында мин башта бер ымлап үткән идем. Ләкин ул графикада гына түгел, җанлы язуда да, аның да иң җитди һәм катлаулы өлкәсе — портрет жанрында да эзләнде. Мин аның Бөек Ватан сугышы елларында язган Гадел Кутуй портретын хәтерлим. Зәңгәрсу-яшел гаммаларда майлы буяулар белән язылган бу портрет миндә, беренче карауга, яз исен, яз җылысын һәм шул фонда оптимист шагыйрьнең җан җылысын бергә үрелдереп, аның елмаерга әзер торган авызыннан шигырь яңгырап чыгар төсле тойгы уяткан иде. Кутуйны бик якыннан белгәнгәдер ахры, рәсеменә карау белән, аның трибунлык сыйфаты да. гади, тайнак кешелеге дә. менә-меиә елмаеп көлеп җибәрергә торган матур иреннәре дә җанланып күз алдыма килде Рәссамның бу рәсеме нишләптер аның күргәзмәсендә күрсәтелмәде. Бәлки ул портрет техник яктан һәм хәзерге таләпләр ягыннан кимчелекле дип табылгандыр. Шулай да. эзләнү процессында бер кыю адым буларак кына булса да, авторның андый хезмәтләренә игътибарсыз калырга ярамас иде дип уйлыйм. Әйе. рәссам эзләнде. Ниһаять, байтак елларга сузылган эзләнү аны иң дөрес, иң кирәкле юлына — график сәнгать юлына алып чыкты. Бу сәнгатькә ул үзе дә эзләнү елларында күп вакыт һәм зур игътибар бирде Уннарча еллар буена, мәсәлән. Г. Тукай әсәрләрен бизәү, аның каһарманнары образларын рәсемдә җанландыру эшендә күл көч куйды. Тукай-Кырлайдагы музей-йортта зур урынны Әлминоа рәсемнәре экспозициясе алып тору — шул тырыш һәм талантлы хезмәтнең күзгә күренеп торган нәтиҗәсе Байназар белән икебезнең арада да иҗади хезмәт нәтиҗәсе булып исәпләнерлек рәсемнәр барлыкка килде. Иң беренче булып ул минем «Рус кызы» поэмасына иллюстрацияләр ясады. Китап аерым басмада дөнья күргән иде. Тышлыгы да, эчке рәсемнәре дә берәр битлек итеп ясалып, ул вакыттагы басмалар арасында китап бии матур булып чыкты Соңгарак минем кайбер китапларыма да тышлыклар аның тарафыннан эшләнде Ә Байназар дусның үземә багышлап эшләгән иң соңгы һәм иң зур эше минем портретым булды. Ул портретны автор миңа 60 еллык кичәмдә бүләк иткән иде Якын дустымнан калган бу бүләкне мин бик кадерләп саклыйм. Рәсемгә караган саен үзен нскә алам. Байназар Әлминов татар совет художниклары арасында үзенә аерым бер күренекле урын алып тора. Ул — безнең график сәнгатьне башлап җибәрүчеләрдән, бүгенге хәленә җиткереп үстерүчеләрдән берсе Береичеләрдән берсе! Аның исеме—бу яктан караганда да, күп кенә яшьләрге остаз булуы ягыннан да телдән төшмичә озак еллар яшәргә, хермәт белән искә алынырга лаек, кадерле исем