ЯҢА ГАСЫР ТРАКТОРЫ
Кама буендагы мәшһүр автомобиль заводыбызның бар куәтенә эшли башлавына әллә ни күп вакыт үтмәде дә әле. төзүчеләребез исә яңа баһадирның каркасларын торгызырга тотындылар. Аларның бу максаты авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә, игенчеләрнең хезмәтен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән Алабуга якларыннан яңа төр тракторлар колхоз-совхоз басуларына юл алса. Азык-төлек программасын тормышка ашыру шактый тизләнәчәк Заводның эшчәнлете табыннарыбыз муллыгында да сизелеп торачак. Шулай да еш кына укучылардан «Безнең илдә трактор заводлары күп иде бит инде, нигә яңасы9» кебек сорауларны ишетергә туры килгәли Чыннан да. бар бездә андый заводлар, байтак алар: Минск. Липецк. Владимир, Харьков. Волгоград. Чиләбе, Чабаксар. Алтай кебек шәһәрләрдә авыл хуҗалыгына кирәкле машиналар чыгарыла. Хәзер яңадан да егермегә якын завод салынып ята Артык күпкә китә түгелме соң9 дигән сорау урынлы да кебек. Безнең ил тракторлар ясау буенча дөнья күләм беренчелекне тота Җитмәсә. үзебез соңгы вакытта экстенсив үсешне тәнкыйть итеп, интенсив ысулны хуплый башладык Ягъни ни булган мөмкинлекләрдән нәтиҗәлерәк файдаланырга. киңлеккә түгел, тирәнлеккә омтылабыз. Бу яңалыклар берсенә берсе каршы килмиме соң9 Кама буенда моңарчы күренмәгән киң колачлы трактор заводы, әле алай гына да түгел, заводлар комплексы торгызу шулкадәр хаҗәт идемени соң91 Чынбарлыкка күз салыйк! Басуларыбызның егерме процент- лабы. ягъни 40 миллион гектардан артыграк өлеше, сабан культуралары яшелчә, бәрәңге, чөгендер, кукуруз, көнбагыш кебек рәт араларын эшкәртеп үстерелә торган культураларга бирелә. Соңгы елларда күп кенә хуҗалыклар ярма өчен өлгертелә торган бөртеклеләрне дә рәт-рәт утыртып, аларны шул ук ысул белән тәрбияли башладылар Мондый алым уңышны күтәрүгә ярдәм итә Табигый ки. рәт арасына кереп йөрердәй универсаль тракторлар кирәк Хәзер бу төр машиналар әлеге эшнең яртысыннан артыграгын үз җилкәләрендә тоталар Әмма механизаторларның техника белән тәэмин ителүе, ихтыяҗ белән чагыштырганда, ике тапкырга кимрәк «Правда» газетасының хәбәр итүенә караганда (7 декабрь, 1985 ел), хәзер чыгарыла торган авыл хуҗалыгы машиналарының утыз процентлавы иске проектлар буенча ясала. Азык-төлек программасын мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашыру өчен, безгә басулардагы хезмәтне ашыгыч рәвештә индустриаль нигезгә көйләргә кирәк Шунлыктан сабан тракторларын күпләп җитештерү сорала. СССР- ның трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары министрлыгы мәгълүматлары буенча безгә андый тракторлар 675 мең данә таләп ителә Хәзергә аларны Минск һәм Липецк заводларында ясыйлар Хәер. Липецкиныкын тракторчылар кабул итәргә теләми. Т-40 AM. Т-40 М машиналары — кичәге көн техникасы Минск тракторларын һич җиткерер хәл юк Бик тырышканда да, аларны тагын 10-15 меңгә артыграк чыгара башларга мөмкин, тик бу гына мәсьәләне хәл итми. Димәк, кичекмәстән киң колачлы чара күрү кирәк иде КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы нәкъ менә шуңа күрә 1984 елның сентябрендә Татарстанның Алабуга шәһәрендә яңа трактор заводы салырга дигән карар кабул итте Моңарчы безнең ил трактор заводының мондый масштаблысын белмәде. Элеккеләрен салуга ун еллар вакыт китә иде. КамТЗ исә нигездә бер бишьеллык эчендә төзелеп бетәргә тиеш Темп КамАЗ салгандагыдан да ике мәртәбә кызурак барачак. КамАЗ темпы исә моңарчы илдә иң кызулардан санала. К КамТЗ алты заводтан торачак: трактор, двигатель, ягулык аппаратуралары, торба компрессорлары, тимерчелек-кою һәм станок-инструментлар заводлары Комплекс эштәге мөстәкыйльлекне тәэмин итәчәк Ул трактор җыюда кирәкле кайбер детальләрне хәтта башка заводларга да җибәреп торачак Безнең КамАЗ автомобиль төзелешендәге иң соңгы яңалыклардан башланган иде Соңгы 10-15 ел эчендә машиналар ясау техникасы һәм технологиясе шактый алга китте КамТЗ бу юлдагы иң яңа ысулларга таяначак- роботлар, конвейерның яңа схемалары системаларны еш үзгәртү мөмкинлекләре — барысы да күздә тотыла Кыскасы, бу комплекс — XXI гасыр заводы, киләчәк заман корылмасы дип аңлатыла Инде тракторларның ниндирәк булачагына тукталыйк Конструкторлар фикеренчә. КамТӘдан чыккан тракторлар бик чыдам, ышанычлы, аз чыгымлы булачак. Механизатор өчен дә барлык уңайлыклар каралган Машинаның моделен СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә куйганнар иде Авторы — Минск трактор заводы баш конструкторының урынбасары Игорь Иванович Кандрусев Игорь Иванович КамТЗның баш конструкторы итеп билгеләнде Ул безгә менә боларны хәбәр итте — 1983 елда ук КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы 150 ат көчле тракторлар һәм аларга кирәкле өстәмә машиналар ясаучы завод булдыру турында карар кабул иткән иде. Аның моделе турында уйлаганда илдәге һәм чит илләрдәге барлык яңалыклар күздән кичерелде Гамәлдәге принциплар, бу юлдагы үсеш баскычлары ныклап өйрәнелде МТЗ-142 моделенә тотынганчы бөтен тәҗрибә иләк аша үткәрелде Аның тарту көче 2 тонна. «Беларусь» тонна ярым гына тарта Яңа трактор, куәте зур булганга күрә, кукурузны, көнбагышны, сояны эшкәрткәндә, берьюлы унике рәт алдыра. бәрәңгене — сигез рәт, «Беларусь» 8-4 рәт кенә эшкәртә ала иде Культиваторның алты рәтлесен, бәрәңге җыю җайланмасының дүрт рәт- лесен тагарга мөмкин булачак Элек ике рәттән арттырып булмый иде Яңа тракторның уникеләп үзгә төре ясалачак Агрегатларның гомуми төрлелеген исәпләсәң, йөз гә якынлаша КамТЗдан чыккан машинаның хезмәт җитештерүчәнлеге. элеккеләргә караганда, 1,3-2 мәртәбәгә артыграк. Яшелчәчелектә аңардан файдалану аеруча зур нәтиҗәләргә китерәчәк, монда кул хезмәтен киметергә мөмкинлек туачак һәм уңышны күтәрүгә юл ачылачак «КамТЗ» маркалы машина ягулыкны сизелерлек дәрәҗәдә янга калдыра ала Моторы капиталь ремонтсыз 12 мең сәгать эшләүгә көйләнгән Хәзергә бу сан 6-8 мең сәгатьтән артмый иде әле Механизаторларга уңайлы шартлар күздә тотыла. Герметик кабинага җил дә, тузан да керми Аңа кондиционер куела Тракторчы рульне үзе теләгән хәлгә көйли ала Утыргыч та. тракторның нинди мәйданнан узуына карамастан, һәрчак тигез горизонталь рәвештә кала торган итеп җайланган Шушындый модель буенча ясалган яңа трактор Солнечногорскидагы басуда сынау үтте һәм дәүләт комиссиясе тарафыннан кабул да ителде инде ТЪҗрибә өчен ясалган берничә трактор Украина. Кубань. Себер. Белоруссия һәм Мәскәү янындагы кырларда эшләп йөри Молдавиядәге бер трактор проектта каралган 12 мең сәгатьне эшләп тутырды да инде Колхоз председателе безгә: «Ул әле һаман яңа тракторлардан да шәбрәк!» —дип белдерде Завод салынып яткан арада конструкторлар әлеге модельне тагын да камилләштерү буенча баш ватачаклар Тракторның тышкы күренеше, мәсәлән. әле җитди эздәнүләрне сорый МТЗ-142 моделен без тирәннән уйланулар өчен бер җирлек дип кенә таныйбыз. Булачак тракторның ничек эшләгәнен күрү өчен без фәнни-тикшеренү институтының Мәскәү өлкәсе Раменский районындагы тәҗрибә басуына бардык Бәрәңге алучылар звеносының җитәкчесе Николай Бабарыкин машинаның бөтен «осталыгын» күрсәтеп бирде — Мин «Беларусь»ның барлык төрләрендә эшләдем —дип аңлата башлады — Бу «МТЗ-142» тракторына утыруыма ел ярымлап кына әле Ни так саң шуны эшләт.» Язын гусеницалы тракторда эшләүче иптәш егет белән ярышып карадык Берсендә юри унике сәгать тоташ эшләдек Тукталгач, карасам, — иптәшем тәмам алҗыган Тузан, өзлексез калтыранып утыру аны эштән чыгарган Мин — яңа туган бала кебек Шәп машина, сүз дә юк' Аңарда бер ел эшләгән хезмәт хакына «Жигули» алдым Ватылып та интектерми Тизрәк чыгарсыннар гына инде' Укучыда тагын бер сорау туарга мөмкин ни өчен заводны Татарстанда салырга кирәк тапканнар’ Бу мәсьәлә төрле оешмаларда бик озак тикшерелә Ниһаять, бурычны «Камгэсэнергострой» берләшмәсенә тапшырырга хәл кыла- лар Монда, әлбәттә, аның КамАЗ салудагы героик тырышлыгы роль уйнагандыр. Бары тик шундый батыр һәм тәвәккәл коллектив кына комплексны тиз арада сафка бастыра алачак. «Камгэсэнергострой»ның начальнигы, Социалистик Хезмәт Герое Евгений Никонорович Батенчук бу хакта: — Бу ике төзелешнең башланып китүен чагыштыруы да кыен,—дип сөйли.—КамАЗны салуда, әйтергә мөмкин, эш тап-такыр бушлыктан башланды Төзүчеләребез Чаллыдан 50-60 чакрым радиустагы авылларга таралды Ашханә, танспорт, мунча —берсе дә җитми иде Төзелеш осталарының азлыгын әйтеп тә тормыйм Трактор заводына тотынырга, шөкер, тәҗрибә дә, белгечләр дә бар Яңа килүчеләрне Брежневтагы тулай торакларга урнаштырабыз Эш урынына ярты сәгатьтә илтеп куялар. Тиздән Алабуганың үзендә дә торак йортлар, ашханәләр сизелерлек артачак.. Сүз дә юк, Алабуга төзелеше башка, чагыштырмача җиңелрәк шартларда җәелеп китте КамАЗ өчен салынган киң юллар, һава, су маршрутлары, тимер юл — барысы да бүген КамТЗ төзелешенә дә хезмәт итә. Алабуганың моңарчы нинди шәһәр булганлыгын Совет энциклопедик сүзлегеннән укып белергә мөмкин район үзәге, елга пристане, җиңел һәм азык-төлек промышленносте бар Нефть җитештерелә. Пединститут, И. И Шишкинның музей-йорты урнашкан Шәһәргә 16 гасырда нигез салынган. Сүзлектә шәһәрнең табигате, гаҗәеп матурлыгы турында сүз юк Шунлыктан өстәп әйтик, бу яклар элек-электән туган ил табигатенең барлык матурлыгын гәүдәләндерүче почмактан санала Иван Иванович Шишкинның мәшһүр «Нарат урманы иртәсе», «Арыш», «Кама» кебек әсәрләре нәкъ менә монда — Тойма елгасының Камага кушылган урыннарында язылган. Алабуга аша Себергә юл тоткан Ермак дружинасы үткән, монда. Казанга барышлый, Емельян Пугачев тукталган Фельдмаршал М. И Кутузовның атаклы ординарецы Надежда Дурова Алабугада илле еллап яшәгән Шәһәрдә күренекле шагыйрә Марина Цветаеваның кабере саклана. Шишкин, психиатр Бехтерев, маршал Говоров, Менделеев кебек данлы шәхесләр Алабуганы дөньяга мәгълүм итеп таныткан Радищев, Салтыков-Щедрин, Короленко, Алексей Толстой, Пришвин кебек әдипләрнең иҗатында да Алабуга аерым урын били Маршал Чуйковның исә хәрби чыныгу юлы шушыннан башланган Бөек Ватан сугышы елларында Алабуга батырларының унберенә Советлар Союзы Герое исеме бирелде Яңа завод салырга ашкынып килүчеләрне дә бу якларның шушындый мактанычлы сыйфатлары үзенә тартып торадыр, мөгаен. Аларга ниндирәк бурычлар йөкләнә, төзелеш нинди масштабларда барачак соң? Татарстанның «Госстрой» председателе Р С Насыйров: — Чаллы төзелеше безгә бу юлы шактый еракка карап эш итәргә сабак булды,— дип. әңгәмәне ерактан башлады.— Мин, Чаллыда миллион кеше яшәячәк, дигәч, күпләр көлгән иде Әнә, анда хәзер үк ярты миллион чамасы кеше тупланды Хәзерге планнарда Брежнев шәһәрендә яшәячәк 800 мең кеше күздә тотыла. КамАЗ заводларының шәһәрдән артык еракка китеп салынуы да урынсызрак булып чыкты. Кем белгән бит аны, ул чакта безнең кулда һава сафландыргыч фильтрларның хәзерге кебек куәтлеләре юк иде Тулай тораклар, торак йортлар янында җәяү йөреп, кәеф-сафа корырлык мөмкинлекләр турында да уйлап җиткермәгәнбез. Алабуга төзелешендә элекке кимчелекләрне кабатламаска тырышачакбыз. Кешеләр йөри торган ял итү мәйданнары тирәсендәге йортлар ике- дүрт катлы гына булачак Дөрес, бу яңалык экономик яктан отышлы түгел, әмма без барыннан да элек кешеләргә рәхәтлек турында кайгыртырга тиешбез Моннан тыш, биредә, ил күләмендә беренче тапкыр буларак, «шәһәр—• якын тирәлек — табигать» комплексы күздә тотыла. Яңа системаның яңалыгы шунда ки, төзелеш табигатькә зарар салмаска тиеш. Алабугадагы яңа йортлар шәһәрнең элекке үзәгеннән үсеп чыккан кебек торгызыла да аны уратып ала Завод каршысындагы мәйданда дирекция бинасы калкып чыкты, ул заводлар бинасын шәһәр белән тоташтырачак. Шәһәр 350 мең кешегә исәпләп салына. Аның үз театры, циркы, зоопаркы, ипподромы булачак Яңа шәһәрнең проекты Мәскәүдә КПССның XXVII съездына багышланган «Без коммунизм төзибез» дигән күргәзмәгә куелды. Проекттагы кыю яңалыклар тамашачыларда зур кызыксыну уяткан иде. Ул вакытта РСФСРның культура фәнни-тикшеренү институты сектор мөдире Вячеслав Леонидович Глазычев проект турында: — Проект КамТЗ салучылар теләге буенча төзелде,— дип сөйләде. _____________________ Монда шәһәрдә яшәүчеләрнең культурасын, камиллеген үстерү мөмкинлекләре иң алгы планга куелды Алабуга кешенең һәрьяклап үсүенә, аның 120 сәләт мөмкинлекләре ачылуга барлык шартларны тудырачак Проект шәһәрнең элекке матурлыгын һәм башка кадерле сыйфатларын файдалануга йөз тота Вячеслав Леонидовичның сүзен СССР Художниклар Союзының Үзәк тәҗрибә студиясе җитәкчесе Евгений Розенблюм дәвам итте — Шәһәрнең элекке йөзенә зыян китермәү, киресенчә, аңардан отышлы файдалану өчен, без тарихны бик җентекләп өйрәндек Алабугада Петр I чорында Полтава яны сугышларында әсир төшкән шведлар җиз кою һөнәрен башлап җибәргәннәр икән. Шәһәрдә җиз кыңгыраулар ясаганнар һөнәр әле дә дәвам итә. (Сүз уңаеннан әйтик КамТЗның генераль директорының төп һөнәре дә — коючы ) Бу хакыйкать шәһәрне бизәгәндә дә файдаланылачак Без фанер детальләрдән түгел, коелган чуен рәсемнәрдән бизәкләр ясаячакбыз Иске урамнардан мөмкин кадәр отышлырак файдалану өчен буш аралыкларга, җимерек йортлар урынына коттеджлар салыначак Бакчалар, куаклыклар һәм агачлар — барысы да шул килеш калачак. Хәзергә ташландык хәлдәге ерганаклар, ермаклар төзекләндерелеп, матурлатылачак Ал арның арада зуррагын зоопарк сыманрак тамаша урынына әйләндерүебез дә ихтимал Шәһәр тирәсендә дачалар, ял базалары төзеләчәк. Аларда спорт уеннары, төрле күңелле тамашалар оештырылыр дип уйлыйбыз Боларның барын да шәһәр кешеләре үзләре башлап йөрергә тиеш булачаклар Бу әңгәмәдәге сүзләргә өстәп, тагын шуны әйтергә кирәк — КамТЗ дирекциясе эшчеләргә бакча итеп бүлү өчен һәм питомник ясауны күздә тотып. 2 200 гектар җирне алды да инде 1985 ел башында Алабугада КамТЗның «Тракторозаводстрой» һәм «Жил- строй» трестлары барлыкка килде Беренче торак йортлар салына башлады. ВЛКСМ Үзәк Комитетының штабы эшкә кереште Төзелеш Бөтенсоюз удар төзелеше дип игълан ителде 1985 елның июнендә станок-инструментлар заводының (СИЗ) беренче субае кагылды Илнең башка трактор заводларына КамТЗның беренче белгечләре өйрәнергә киттеләр Төрле шәһәрләрдә, кайбер чит ил фирмаларында заводка кирәкле әйберләрне җйтештерү турында сөйләшүләр алып барыла Коллективка яңадан-яңа кешеләр килеп кушыла торды Гадәттә, мондый эш кайнаган җиргә кыюлар җыела Мәсәлән. Никарагуа башкаласы Манагуада биниһая зур госпиталь салу хаҗәте тугач, иң беренче булып анда нигезне өйрәнүчеләр китте Арада Казан егете, бораулаучы Мәхмүт Хөсәенов та бар иде Манагуада эшләве җиңел түгел 45 градуска җиткән эссе һавасы гына ни тора?! Әмма Мәхмүтне кешеләр гашыйк итә Берсендә ул кулын җәрәхәтләгән эшченең көлә-көлә көй сызгыруына гаҗәпләнеп карап тора — Нәрсәгә шатланасың син. Карлос7 Кулың авыртадыр бит7—дип сорый — Әй. амиго, ник шатланмыйм, бер кулым гына авырта бит,— ди тегесе.— Икесе дә җәрәхәтләнгән булса, нишләгән булыр идем7 Мәхмүт Никарагуада Мәскәү егете Николай Аниян белән дуслаша Аерылышканда, береен-берсе кунакка чакырышалар Тик Мәхмүт, кайтып, бер атна да тормый. Алабугага китеп бара Хәзер елмаеп сөйли — Борауларга килеп кенә баскан идем, күрше скважина янында Николайга охшаш кеше күреп алдым Янына барсам — ул' Тагын бергә эшлибез Алабуга төбәге бүген киләчәктә туачак матурлык белән рухланып яши КамТЗның генераль директоры урынбасары Борис Иванович Лобода — Без монда яшәячәк кешеләрнең киләчәген формалаштырабыз шикелле,— ди.— Алабуга бик матур шәһәр, төзелеш аны тагын да гүзәлрәк итәчәк Мин кешеләрнең дә матур хыяллар белән килүен телим Җаваплылык тоеп һәм хыяллар белән килсеннәр* Алабуга төзелешенең беренче кыенлыкларын җиңәргә ярдәмгә КамАЗ ветераннары җыелды Таһир Нәфыйков. Иван Стороженко. Владимир Елизаров, Мингали Габбасов. Рафаил Баязитов Станок-инструментлар заводын салучылар төзелеш темпын, КамАЗ салучыларга караганда, ике-өч тапкырга кызулаттылар Ул чакта куллануы мөмкин булмаган ысулларны эшкә җиктеләр Завод корпусын җыйганда конвейерлы агым ысулы аеруча ярап куйды Төзелешнең беренче елында 32 миллион сумлык эш башкарылды. 46 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды КПССның XXVII съезды ачылышына СИЗның беренче чиратына каркас корылып бетте Хәзер еш кына «КамТЗ — XXI гасыр заводы» дигән сүзләрне очратырга була Бу төшенчәне завод XXI гасырда эшләячәк дип кенә кабул итәргә ярамый Әлеге сүзләр — бу төзелешнең техника дөньясына зур яңалыклар алып килүенә дә ишарә КамТЗның генераль директоры Николай Иванович Бех бу хакта: — Кечкенә алачыкта мәһабәт машина ясап булмый.— дип, гади генә аңлата башлый — Тездән сазга батып эшкә килгән слесарьдан да әллә ни көтәргә кирәкми Бары да заманга лаек булырга тиеш Хәзергә кадәрбезгә эшкә алынган кешеләрнең 81 проценты югары һәм урта белемле Югары дәрәҗәдәге техниканы бары тик сәләтле һәм укымышлы белгечләр генә эшкә җигә ала Без яшьләргә зур өметләр баглыйбыз. Киләчәк — аларныкы. Алар көчле, белемле, хыялга бай... Бу сүзләрдә кңләчәк гасырга юл алган завод белән борынгы Алабуга шәһәрен берләштерә торган тирән мәгънә бар кебек