ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Мөхәммәт Мәһдиев: 1 Эчтәлекне тулы килеш саклау-сак- ламау турында бөтенләй дә сүз алып барырга ярамый. Эчтәлекне сакламагач тәрҗемә буламыни ул’ Милли колорит турында да шуны әйтергә кирәк Метафораларны төгәл тапшыру кыен нәрсә, монда тәрҗемә ителгән әсәр күпмедер югалтуларга дучар була, бу — котылгысыз 2 Анкетада санап кителгән сыйфатларның барысы берьюлы уңышны хәл итә Әле тагын тәрҗемәче халыкның көнкүрешен (быт) яхшы белергә тиеш «Фронтовиклар» романын тәрҗемә иткәндә мин тәрҗемәчегә салам эскерте, кибән, көлтә, көлтәдән куелган чүмәлә, кышкы юл буена кадалган чыршы-нарат ботаклары (маяк) турында рәсемнәрен ясый-ясый аңлаттым Авыл тормышын тасвирлаган әсәрләребез. гадәттә, русча яңгырамый Чөнки тәрҗемәчеләр татар авылын күргән кешеләр түгел, күбесе зур шәһәрдә туып, шунда югары белем алып, төпләнеп калган кешеләр Г Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы ни өчен рус телендә популяр булып китте’ Монда Г Әпсәләмовның талантына тәрҗемәче осталыгы килеп кушылган «Ак чәчәкләр» —• шәһәр романы Тәрҗемәче дә — шәһәр тәрбиясе алган кеше Шәһәрдә яши «Ак чәчәкләр» романының эчке закончалыкларында, аерым детальләрдә аның өчен аңлашылмаган берни дә юк Ул аны җырлыйҗырлый, рәхәтләнеп, аңлап, геройлар кичерешен үзе дә кичереп тәрҗемә итә Аның өчен бернинди милли, көнкүреш барьерлары юк бу романда 3 Прозада тәрҗемәче оригиналны биреп бетерә ала дип уйлыйм Тәрҗемә итүдән бик куп югалта торган поэзия әсәрләре, әлбәттә, була Халык җырларыбыз, мәкальләр — әдәби әсәрләр бит Әйтемнәр, чагыштырулар, идиомаларның бик күбесен тәрҗемә итеп булмый Мисаллар Җыр Иртә тордым — иртә икән. Әтәч кунган киртә икән Бу күп исәп, бу күп хәсрәт Башны дивана итә икән ' Тәрҗемәсе Встал утром — оказывается, рано. Петух сидит на плетне Большое горе, большие думы Дурманят голову Әйтемнәр, мәкальләр а) Сукыр тавык юлга чыкса — буран булыр, Если слепая курица выйдет на дорогу — к метели б) Хәзер кибеттә йөзле кадакны им өчен таба алмыйсың. Теперь в магазинах гвоздей-соток для лекарства не найдешь Күргәнебезчә, мондый әсәрләрне тәрҗемәдә үз куәте белән саклап булмый Югалтулар — котылгысыз. 4 Оригиналдан тәрҗемә итү әйбәтрәк инде Разия Фәизова әнә шулай эшли иде Мәҗит Рафиковның да отышлы ягы шунда иде дип уйлыйм 5 Подстрочниклар белән мин бик күп нужа күрдем Минем әсәрләремә «подстрочный» тәрҗемә ясауда бик күп кеше катнашты Арадан берсе «мунча сыерчыгы »н үзенчә аңлап «банный скворец» дип тәрҗемә иткән иде Подстрочник ясаучы бик тирән мәгълүматлы булырга тиеш Берсе, мәсәлән, бик зур хезмәт куйды чыршы үләне, билчән, буаз сарык кысыр калган сыер, кырлык үләне исе. ат бәкәле һ. б сүзләрнең русчасын озак эзләп, сүзлекләрдә казынып кына таба алды «Каз канатлары» романының тәрҗемә процессында исә көтелмәгән нәтиҗә килеп чыкты Мин аны бүлеп-бүлеп, бернинди тәҗрибәсе булмаган яшьләрдән эшләткән идем Карыйм — подстрочник мине канәгатьләндерми Шуннан яңабаштан үзем эшләп, оригиналга мөмкин кадәр якын китереп шомарттым, мөмкин кадәр әдәбиләштерергә тырыштым Мондый ярым әзер подстрочникка тәрҗемәче бик шатланган ара-тирә генә стилистик яктан тө- зәткәләгән дә. тәрҗемә иттем дип, китереп тә тапшырган Кабат эшләтеп, яңадан тикшереп, нәшрият иза чикте Шулай итеп, подстрочникның начары да начар, үтә яхшысы да начар булып чыкты Әмма. рус нәшриятларында чират көтеп ята торган бер-ике әсәремнең подстрочнигы турында миндә нәшрият рецензентларының матур бәясе бар «Должен отметить исключительно добросовестное отношение подстрочного переводчика к тексту • «Нельзя не отметить высокое мастерство подстрочного переводчика» Бу сүзләр моннан күп еллар хпек Р Сабиров эшләгән тәрҗемәләр турында 6 Бу сорау белән кызыксынганым юк 7. Анкетада санап чыгылган авторларның русчага тәрҗемәсе турында мин бик начар фикердә Юк. берәүне дә яңгырата алмадык әле русчада Осталык җитмәүдә түгел, тәрҗемәгә «эш» итеп карауда Авторның эчке дөньясына кермичә генә тәрҗемә итәләр Тукай тәрҗемәләре арасын- да мин А Ахматова һәм Павел Радимов тәрҗемәләрен генә уңышлы тәрҗемә дип саныйм Болай дип сөйлиләр Тукайның «Малая серия»дә җыентыгы әзерләнгәндә нәшрияттан Анна Ахматовага чылтыратканнар «Берничә шигырен русчага тәрҗемә итә алмассызмы9» дигәннәр А. Ахматова бу вакытта авыру икән, болай җавап биргән — В эти дни я плоха (ул бер вакытта да «авырыйм дип әйтмәгән, «плоха» дип кенә әйтә торган булган — М М ). однако для своего поэта постараюсь Ул Тукайны яратып, аңлап тәрҗемә иткән 1922 елда Тукайның беренче русча җыентыгы Казанда басылып чыга Юка гына китап. Начар кәгазьдә, ямьсез тышлыкта Әмма тәрҗемәсе— сокланырлык. Барысы да Павел Радимовныкы 8. Безнең шагыйрьләр русча яңгырамыйлар Авторлар үзләрен-үзләре ышандырып. алданып йөрмәсеннәр, яңгырамыйлар. 9 Проза әсәрләренә килгәндә берсе турында да югары фикердә түгел Шулай да Н Дәүли прозасын. Г Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәрен. Н Фәттахның «Этил суын» әйбәт тәрҗемәгә кертер идем 11 Тәрҗемә эшен оештыру—Татарстан Язучылар союзы идарәсе инициативасы белән булырга тиеш. Югыйсә, әсәреңне тәрҗемә иттерү өчен син. язучы, башкала урамнарында, кулуарларда кеше эзләп йөрергә тиешсең Язучы — язарга гына тиеш Кемнең маңгае нык — шул кеше күбрәк ишек ачып, башкала нәшриятларының идәнен таптап, әрсезләнеп йөри дә, тәрҗемә иттерә Кемгә кем эләгә! Ә автор инициативасыз булса? Таланты бар. әмма маңгае каты булмаса9 Тәрҗемә эшен оештырырга кирәк үз агымына, аерым авторларның «пробивной» сәләтенә кайтарып калдырасы түгел Ахыр исәптә, бу сөйләшүнең төп мәгънәсе әнә шул мәсьәләгә кайтып кала Гөлнар Сафарова: Бездә генә түгел, гомумән, тәрҗемә фәнендә әлегәчә өйрәнелмәгән, бөтенләй диярлек яктыртылмаган кайбер проблемалар бар Аларның берсе — шәхси атамаларны — исем, фамилияләрне, кушаматларны икенче телдә ничек бирү мәсьәләсе. Бу турыда күптән яшәп килгән методика бар алар үзгәртелмичә бирелергә тиеш Иванов — Иванов дип. Петров Петров дип Бу — гомуми кагыйдә. Тәрҗемәчеләр шулай эшлиләр дә Ләкин . Бөтен дөнья әдәбиятында гасырлар буенча бер алым кулланылып килә автор үзенең кайбер әсәрләрендә махсус әдәби максатта, әйтик, борычлы киная, ачы көлү. мәсхәрәләү, шаярту, сүз уйнату оста укмаштырылган каламбур, юмор, сатира сыйфатында нинди дә булса бер исем, кушамат яки үзе иң кирәкле дип хисаплаган фамилия куллана Мәсәлән. Чеховның «Лошадиная фамилия» хикәясе бөтенләй шул нигездә корылган. Ат фамилияле ке- * шене табу ярышында катнашучылар Ло- шадкин. Кобылин. Меринов. Рысаков һ. б , фамилияләрне китерәләр. Әмма бөтен хикәянең әкәмәтен, интригасын чишүче Овсов берәүнең дә башына килми Әсәрнең татарчага тәрҗемәсендә бу фамилияләр үзгәрешсез, русча бирелгән Нәтиҗәдә мәгънәсез, бөтенләй кирәкмәгән тәрҗемә килеп чыккан, аны русчаны бик яхшы белүчеләр генә аңларга мөмкин, ә татар укучысы әсәрнең хикмәтен аңласын өчен, бу фамилияләрне татар телендә дә ат тирәсендә уйнатырга кирәк иде Мәсәлән. Айгырбеков, Юртаков, Атбаев, Алашаул- лин, Солыбаев шикеллерәк итеп Чеховның кайбер хикәяләрен бик әйбәт тәрҗемә иткән С. Ибраһимова да бу хатадан котыла алмаган: «Малайлар» хикәясендә өстәл артында утыручы кунак, гимназистның фамилиясе — Чечевицын. Ни өчен ул Чечевицын9 Чөнки Чеховка бу фамилия бик кирәк булачак. Хикәядә бер гимназистка фамилиясеннән алып, иптәшен төрткәләп шаярта, үчекли башлый,' юри чыгырыннан чыгармакчы була: «— Ә кичә бездә ясмык боткасы пешерделәр — Уразада ясмык ашау файдалы» Күренә ки, гимназистның фамилиясе дә югарыдагы текстка яраклаштырып, Чечевицын дип түгел, Ясмыков дип бирелергә тиеш. Ә биредә әдәби элементларда логик бәйләнеш югалган Менә минем кулда 1962 елның ахырында Татарстан китап нәшрияты русча чыгарган Тукайның проза әсәрләре Аны тәрҗемә итүдә ун кеше катнашкан Тәрҗемәләрдәге искитәрлек, шаккатырлык шаркылдап көләрлек, офтанып, ачуланып еларлык урыннарына тукталып тормастаи, шәхси атамалар турында әйтми үтеп булмый. Тукай күп кенә публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләрендә, аерым памфлетларында ачы сатирик алым, иң кирәкле чара максатында, икейөзле кабахәтләр өстеннән көлү өчен, аларның чын йөзен фаш итү өчен, конкрет шәхесләрнең исем-фа- милияләрен, фонетик яктан әз генә үзгәртеп, оста сүз уйната, чәнечкеле каламбурлар төзи Сапсата Сатаров. Ахмак Шәрик, Ахмакҗан Чәйдәшев (Чәйнәшев) Кишери, Аптрар Аптрарович. Бытбылдыкитднн һ. б һ б Русча тәрҗемәдә бу атамалар шул килеш бирелгән Ләкин бу исем, фамилия. кушаматлар рус укучысына нәрсә аңлата сон’ Бернәрсә дә' Бер уңайдан сөйләшүдә, тәрҗемәләрдә әсәр исемнәренең дә дөрес бирелү мәсьәләсенә кагылырга кирәк дип уйлыйм Бу эштә дә бездә башбаштаклыклар күренә Мәсәлән В Нуруллинның әсәре ни өчен «С ношей гору не обходят» дип тәрҗемә ителгән’ Мондый исем әсәрнең идеясен дә ачмый, ә русларда тискәре ассоциация тудыра «Наоборот, с ношей горы, подъемы следует обходить» —чөнки, йөк күтәреп, тауга менү логикага ябышмый Л Н Толстойның «Воскресение», «Война и мир» әсәрләрен дә «Яңадан туу», «Сугыш һәм тынычлык» (элек «Сугыш һәм солых») дип тәрҗемәләү дә дөрес түгел •Терелү», «Сугыш һәм халык» (яки «Сугыш һәм гавәм») булырга тиеш, чөнки эпопеяда сүз рус халкының сугышка карашы, илбасарларга каршы көрәштә катнашуы, күтәрелеп чыгуы, патриотизмы турында бара Элекке иске славян орфографиясендә «мир» ике төрле язылган м)ръ— халык, донья һәм миръ — тынычлык Романның беренче басмасында да «Война и м(ръ* Әдәби әсәргә автор бик күп уйлаганнан сон гына исем куша. Шуның өчен әсәр исеме игътибар белән тәрҗемә ителергә тиеш. Н. Нәбиуллина: Бу рубрикада басылган язмаларны бик кызыксынып укып барам, андый сөйләшүләр бик кирәк. Редакция бу проблеманы вакытында күтәрә. Ләбиб Леронов «Моңны ачар ачкыч бармы’»— дип сөаль биргән Эзли башладым Моңга тәңгәл сүзне русчада тапмадым «Моң» итеп рус телендә калдырырга кирәк дип уйладым. Әнә бит рус телендә безнең (татарларның) «товарищ» сүзе дә ничек матур яңгырый Моңны да шулай калдырырга кирәк дип таптым Рус телендә ничек яңгырар соң ул сүз: «мон», «монг» (моргка охшап китә) Юк. калдырып булмый икән Саф татар сүзе икән, үзебездә генә кала торган сүз икән Шулай булгач — шигырьләрне, прозаны русчага бик шәп тәрҗемә итсәң дә. моңын югалта икән. Мен» шуны һәркем белеп, бөтен нерв күзәнәкләре белән аңларга тиеш Ана телен белмәү гоурурлык түгел Ана телен өйрәнергә кирәк, һәр татарга татарча укырга кирәк Хәзерге яшьләрнең кайберләре бөтенләй диярләк укый белмиләр Татарчадан русчага тәрҗемә ителгән китапларны укыйлар да. татарча укыган кебек булалар Бу бик сай. өстән генә алган белем, моңсыз калган белем Руслардан күбрәге бу китапларны алмыйлар да Бу хәлне үзем күргәнем бар. бер генә мәртәбә түгел Л Леронов кебек. Рәсүл Гамзатовны миңа да рус шагыйрьләре якын итте, ә тәрҗемәчеләре генә димәс идем Аларның эшләре миңа күренмичә узып китәр иде. әгәр телевидение кызыксыну уятмаса. Башта авар икәнен аңламадым, милләте кем икән дип кызыксындым Безнең татарлардан түгел микән дидем Исеме безнеңчә, матур, язган сүзләре дә йөрәккә сеңә Аннары радиодан ишеттем, тагы да кызыксыну уянды. Китабын эзли башладым, китабыннан алда пластинкасын таптым Аннары гына китабы минем кулыма килеп керде. Шуны әйтәсем килә, хәзерге заманда — шулхәтле күп информация, күп китаплар чорында—алар арасында кайсысына тукталырга белмисең Нихәтле генә русчага тәрҗемә итмәсеннәр, әгәр телевидениедән Мәскәү тапшыруын күрмәсәк Мәскәү радиосыннан ишетмәсәк, популярлык шагыйрьләргә язучыларга, җырчылаога тиз генә килми Мәскәү теле-радио тапшыруына керергә кирәк Казан телевидениесе безгә килеп җитми Менә Шәүкәт Галиеңне русчага тәрҗемә итәләр. Ә аны кешеләр беләме соң’ Русчасы Әгерҗе кибетендә өелеп ята, ә менә Устиновта ул юк «заграница» ул Шәүкәт Галиевкә Бездә аны белмиләр Ә менә Мәскәүдән «Ш Галиев Андерсен исемендәге премиягә лаек булды» дип күрсәтсәләр. радиодан сөйләсәләр, пластинкасы да чыкса. Гамзатов кебек популяр шагыйрь булыр иде ул. Әмма бу эшләнми Мәсьәләнең икенче ягы да бар Мине русчага тәрҗемә итәләр дип мактанасы юк, мине атам-бабам телендә татарча укыйлар, тыңлыйлар дип горурланасы Ә моның өчен ни кирәк’ Яшьләрне татарча укырга өйрәтергә кирәк Бу бер дә кыен түгел Менә бүген телевидениедән «Софья Ковалевская* дигән фильм карыйбыз Аны Стокгольмга эшкә чакыралар, лекцияләрне немец телендә сөйләрсең диләр Швед телен өйрәнерсең дә. ике атнадан швед телендә сөйләрсең диләр һәм шулай була да — чит ил телен бик тиз өйрәнеп, шул телдә лекцияләр укый Ә без үз тугай телебездә укый белмибез Бездә татарларда бер ялгышлык яши — кайберәүләр үзебезнең телдә укымый Укыйсы килә килүен, аңламый торган сүзләр күп очрый, сүзлек юк. вакыт та юк дигән булалар Ниндидер бер ялкаулык. уйлыйсы килмәү җиңел тормыш азләү тәннәребезне башыбызмы яулап алган Менә шуны җимерергә кирәк — бу булыр моңның беренче ачкычы Тәрҗемә турында тирәнтен сүз алып бара алмыйм, бер китапның исеменә генә кагылыйм «Этил суы ака торур» — «Итиль-река течет» (Нурихан Фәттах) Моңы беткән бит русча иткәч. Татарча әйткәндә әллә нинди сихри хисләр йөрәктә уяна, дулкынландыра, саф һава исләре килеп китә. Этил суының ярлары, анда үскән агачлары, яшәгән кешеләре күренеп китә. Үзең дә көймәгә утырып шул судан гасырдан- гасырга йөзеп барасың сыман. Элек-злек- тән Этил суы аккан, ага һәм мәңге агачак ул! Ә русча әйткәндә «течет», ну и что, что течет, вода из крана течет, из дырявого ведра вода течет, непонятная река Итиль течет — пусть себе течет».— кебек тоела. Журнал битләрендә татарчадан русчага тәрҗемә итү турында гына сүз бара Болай берьяклы гына сөйләшү дөрес булмас дип уйлыйм. «Взаимное обогащение языков» булырга тиеш дип уйлыйм. Шул чакта гына без алга китәрбез Безнең гаиләләр дә бәхетлерәк булыр иде. аерылышу һәм бәхетсез балалар саны кимер иде Күп кенә яшьләр гаилә коралар да, татарча укымагач, татарча сөйләшә белмиләр. рус сүзләрен яртысыннан артыгын кушып сөйләшәләр Шулай да татарча беләбез дигән булалар... Менә бер егет ар- миядан кайтты, татар кызын алды. Кыз гаиләсендә татарча сөйләшәләр, ә бу егет татарча белми, әнисе улы белән татарча сөйләшмәгән Кызганып; — Ты. Радик, так и не научился говорить на родном языке,— дидем моңа бервакыт — Ая все понимаю. Я, как собака, все понимаю, а сказать не могу.— ди Рәхәтләнеп, татарчасын да. русчасын да белсә, сөйләшсә, балаларына «Шүрәлемне. «Су анасы»н укыса, бәхет үзе килер иде гаиләгә Кыен бит шулай эт сыйфатында яшәргә. Сөйләшүне башлаган Л. Леронов үзенең шигырьпародияләрен язсын иде менә шундый кешеләр турында. Ма- тур-матур егетләр, кызлар ишетсеннәр иде. татарча сөйләшә башласыннар иде — аңлыйлар бит әле алар ана телен Сөйләшә башлагач, укып та җибәрерләр иде. ярдәмлекләр, сүзлекләр булса. Кыскасы шул: Тукай русча Тукай түгел. Пушкин татарча Пушкин түгел! Шулай булгач татарчаны да. русчаны да без белергә тиеш Берьяклы гына сүз барырга тиеш түгел. Моңны ачар ачкыч — безнең илебездә яши торган бөтен телләрне белү, өйрәнү Устинов шәһәре Касыйм Хәмзин: Шагыйрь Сибгат Хәкимнең «Фазыл чишмәсе» — халыкка кергән иң популяр җырларның берсе Хикмәт телендә, халыкчан рухында. Чишмәнең үзе кебек челтерәп ага. Рус телендә аның берничә тәрҗемәсе бар. Шуларның бер вариантын билгеле тәрҗемәче Вил Ганиев эшләгән Кайбер юлларын чагыштырып карыйк. Менә оригиЧылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем; Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтырмын дигән идем Менә рус теленә тәрҗемәсе. Под горою, под крутою. Серебрясь бежит родник. Я спускаюсь за водою — Возвращусь в единый миг. Болай фикере дә дөрес шикелле. Мәгънәсен бозмаган Ләкин оригиналдагы җылылык югалган, мамыгы беткән. «Суга дип килгән, кайтырмын дигән» сүзләр бу җырны күңелгә якын җыр иткән Чишмәнең борылмалары булган кебек, җырның да борылмалары бар. Менә икенче куплет: Өздереп нигә карадың, Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән. Менә рус телендә ничек яңгырый ул юллар: Заглянул Фазыл в глаза мне, Душу взгляд прожег насквозь! Не вода лилась на камни,— Пламя сердца полилось! Монда да шул ук хәл Тәрҗемә оригиналга якын. Тәрҗемәдә иң куркыныч нәрсә— - якынчалык, русча әйтсәк приблизительность! Бер караганда бик кечкенә деталь: «ник тоттың чиләгемнән?» Авыл егетләре, чыннан да, чиләктән тота. Бу Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ында да шулай. Чишмә буенда Галиябану белән Исмәгыйл- нең очрашуын исегезгә төшерегез Шигъри, халыкчан деталь. Шигырь, җыр шул детальләрдән тора. Шулар коелса —су гына кала.. Тукай шигырьләренең рухына керә алмауның да сере бәлки шундадыр: Тукай көй. моңнан тора. Моң тирәндә ята. Тәрҗемәче аңа төшеп җитә алмый... Билгеле, мин бөтен тәрҗемәләр дә начар дигән карашта тормыйм Шулай да татар поэзиясенең иң яхшы шагыйрьләрен әле без зур дөньяга чыгара алмадык