Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕАТРЛАР ДУСЛЫГЫ

Татар халкының күпкырлы таланты илебездәге халыкларның рухи кыйммәтләрен үзенә сеңдергән үзенчәлекле милли культура тудырды. Сәнгать белгече И. Илялова «Татар театрының милләтара элемтәләре» дигән китабын менә шушы милли культура казанышы булып саналучы театрның формалашуына һәм үсүенә, интернациональ асылына һәм башка халыкларның театр сәнгате белән интернациональ мөнәсәбәтләренә багышлаган. Әлеге монографик хезмәт зур фактик материал җирлегендә милли театрның үткән юлын, социалистик культура үсешенең гомуми тро- цессына кушылуын күрсәтү максатын куйган теоретик эзләнүләр исәбенә керә. Илебез халыклары театр сәнгатенең берберсен баетышу «механизмын» өйрәнү исә социалистик культура үсешенең тирәндә яткан закончалыкларын, сәнгатьтә интернациональ һәм милли башлангычлар диалектикасын ача. Татар театры, китапта күрсәтелгәнчә, бу процесста тулы хокуклы һәм эшлекле катнашучы булды. Әлеге хезмәттә милләтара элемтәләр сәнгатьне интернациональләштерүнең зарур һәм закончалыклы элементы, интернациональ эчтәлегенең чагылыш формасы итеп күрсәтелә. Алдынгы социаль һәм эстетик идеалларны сеңдереп, «алучы» ролендә дә, күп- милләте совет театрының барлыкка килүенә һем үсүенә ярдәм итеп, «бирүче» ролендә дә чыгыш ясаган татар театрының милләтара элемтәләре күпьяклы һәм терпе юнәлештә булуы ачыла. Шуның белән бергә, китапта культураның, шул исәптән театр культурасының үсешен үзара бәйләнеш һәм иҗади хезмәттәшлек тенденцияләре белән генә аңлатырга мемкин түгел икәнлеге дәлилле ител раслана. Театр, сәнгатьнең башка терләре кебек үк, халыкның тормышын, тарихи язмышын чагылдыра. Үзара бәйләнеш тенденцияләре үсеше нәкъ менә шушы объектив нигездә күзәтелә. Тарихка мерәҗәгать итеп. И Иля- лова башка халыклар театрын баетучы багланышлар системасында татар театр сәнгатенең үзенә аерым миссиясе булуын күрсәтә Бу Татарстанның географик урынына, ягъни аның Иляпоаа Европа белән Азия очрашкан төбәктә урнашкан булуына, профессиональ татар театрының алданрак тууына бәйле. Татар театрының формалашуы шома гына бармый Аның юлына мөселман руханилары, мөлкәтле сыйныфның реакцион вәкилләре, карагруһчылар каршы төшә. Карагруһчыларның беренче татар актрисасы С Гыйззөтул- линаВолжскаяга һөҗүме татар милли театрының каты сыйнфый көрәш процессында тууы хакында сөйли. Ләкин халыкның сыйнфый аңы, демократик омтылышлары хаклык һәм азатлык сөрәнчесе булган театр сәнгатендә үзен һаман көчлерәк сиздерә. Татар театрының тууын Мулланур Вахитов, Габдулла Тукай сәламләп каршылыйлар. Милли театрның идея һәм художество юнәлешен билгеләүдә Вахитов һәм Тукайның, татар мәгърифәтчеләренең беренче татар драматургларының өлеше зур. Театр сөючеләр өчен кызыклы булган бай фактик материалда. бетен революцион-демократик культура кебек үк. татар милли театрының да халыкның милли үзаңын уятырга омтылуы, аның әхлакый һәм гомумкультура үсешен» хезмәт итүе исбатлана. Шушы юлдан ул, дөнья театры, бигрәк тә рус театр сәнгате казанышларын иҗади үзләштереп, туктаусыз алга барды. Рус театр мәктәбе татар сәхнә сәнгате эшлеклеләре эчен осталыкка, тормышны реалистик гәүдәләндерүе» ейрәнүд» бәһәсез мәктәп, идеялелек һәм халыкчанлык мәктәбе булды Революциягә кадер рус һәм татар театрлары арасындагы бойләнешләриең тел формасы рус режиссерлары һем актерларының татар театры эшлеклеләре белән шәхси элемтеләре рәвешендә күэаллана. Китапта бу элемтәләр архив документлары, истәлекләр аша күздән кичерелә Рус театрының тәҗрибәсен үзләштерү белән бергә, татар театры Идел буендагы, Урта Азиядәге терки халыклар сенгате белән иҗади элемтәгә кере Терки телле халыклар яшәгән якларда Европа тибындагы театр барлыкка килү әлеге халыклар культурасында милләтара багланьаиларньҗ ачьж гәүдәләнеше булды. Т ТЕАТРЛАР ДУСЛЫГЫ җибәрүче X. Ниязиның татар мәгърифәтчеләре белән аралашуы да, үзбәк театр милекләренең Г. Камал драматургиясе белән танышуы да, татар актерларының үзбәк һәм казах театр труппаларында чыгыш ясаулары да. Башка милли театрларда эшләүче татар артистларына да китапта тәэсирләндергеч юллар багышланган. Сәнгатебезнең иң демократик төрләреннән берсе булып туган совет театры, дөньяны социалистик үзгәртеп кору идеяләрен кабул итеп, массаларга актив йогынты ясау, аларның революцион аңын формалаштыру чарасына әверелә. Әлеге күренеш китапта эзлекле яктыртыла. Совет властеның беренче елларында, гражданнар сугышы чорында театрның агитация-пропаганда роленә багышланган бүлекләр милли театрның һәм халыкның азатлык өчен, социализм җиңүе өчен көрәшенең аерылгысыз бердәмлеге идеясе белән сугарылган. Сәхнә сәнгате тарихында элек билгеле булмаган фронт театры совет сәнгатенең феномены буларак кабул ителә. Ул Кызыл Армия белән бергә героик юллар үтә. Бу юлларда күп кенә фронт театрларында уйнаган татар артистлары дан казана. Октябрьдән соңгы чорда совет культурасының интернациональ асылы һаман ачыграк чагылу татар театры үсешендә, аның башка халык театрлары белән элемтәләре ныгуда төп тенденция була. Милли театрлар рус совет драматургиясе әсәрләренә мөрәҗәгать итәләр. Сәхнәгә революцион героика, иҗади хезмәт темасы килә Станиславский системасының киң җәелүе белән реалистик сәнгать тагын да байый. Сугышка кадәрге татар театрының милләтара элемтәләре спецификасын И. Илялова социаль мотивларның тирәнәюендә, дөньяга караш позицияләренең ачыграк булуында күрә. Бөек Ватан сугышын совет театры социалистик реализм методы белән коралланган хәлдә, идеяполитик бердәмлек, оешу ягыннан җитлеккәнлек чорында каршылады. Кырыс сынау көннәрендә ул. бөтен совет сәнгате кебек үк, «халык күңеленең героик авазы» (А. Толстой) булып әверелде. Сугыш елларында актерлык һәм режиссерлык осталыгында, бигрәк тә репертуар формалаштыруда милли сәхнә культураларының типологик охшашлыгы тагын да ачыграк күренә. Татар театры, илебезнең барлык театрлары кебек үк, совет халкы батырлыгының бөтен тирәнлегенә төшенергә омтыла. Әмма театрның сугыш елларындагы эшчәнлегенә китапта бик аз урын бирелүен әйтмичә булмый (бу чорга нибары 6 бит кенә багышланган). Безнең уебызча, хезмәтне алга таба үстергәндә бу бүлекне киңәйтә төшү яхшы булыр иде, чөнки бу чорда илебезнең эчкәрге районнарына эвакуацияләнгән театр коллективларының һәм башка сәнгать эшлеклеләренең тыгыз иҗади контактлары нәтиҗәсендә милләтара бәйләнешләрнең спецификасы тагын да ачыграк күзаллана. Сугыштан соңгы һәм хәзерге чорга мөрәҗәгать иткәндә. И. Илялова татар театрының милләтара бәйләнешләрендәге гомуми һәм үзенчәлекле якларга игътибарын туплый. Милләтара элемтәләр чагылышының хәзерге этабында гомуми һәм үзенчәлекле якларны тикшерү предметы итеп аерып карау шуның белән аклана; бердәм социалистик, гомумхалык культурасы формалашу процессында аларның диалектикасы интернациональ һәм милли яклар диалектикасының бөр формасы буларак чагылыш таба. Театр сәнгатенең формалашу һәм үсүе процессында үзара бәйләнешләр формасы да үзгәрә. Башлангыч этапта алар шәхси контактлар дәрәҗәсендә һәм очраклырак булган булса, совет театры туганнан соң рухи культура өлкәсендәге милләтара бәйләнешләр планлы, аңлы характер ала. Сугыштан соңгы елларда һәм бигрәк тә хәзер милләтара элемтәләр үзара тәэсир итешү, берсен-берсе баетышу ягыннан тагын да камилләшә бара. Китапта татар театрының хәзерге шартлардагы эшчәнлеге, совет сәхнә сәнгате системасындагы урыны әнә шул күзлектән карала да. Күпмилләтле совет театрының идея-политик бердәмлеген күрсәтеп, автор иң элек төрле театр коллективлары куйган спектакльләрнең тематика уртаклыгына игътибар итә. Мондый уртаклык беренче чиратта кеше турында, яңа социалистик чынбарлык тудырган характерлар турында, яшәү мәгънәсе турында тирәнтен, кызыксынып сөйли торган әсәрләрдә күренә. Тормыш үзе җәмгыятебезнең алга таба хәрәкәт итүендә кеше факторы проблемасын төп, хәлиткеч проблема итеп куйды, һәм бу партиянең соңгы вакыттагы күп кенә документларында ачык күренә. Табигый ки. тормыш логикасына ияреп, күп кенә очракларда аннан алгарак та китеп, сәнгать кешене төрле чабылышларда, тормыш ситуацияләрендә өйрәнә. Татар театры, китапта күрсәтелгәнчә, вакытында һәм тәэсирле итеп, төрле художество чараларын (трагедия дә. мелодрама да, комедия дә) кулланып, Кеше турында зур сөйләшү алып бара. Татар театры сәхнәсендәге Кеше социаль хәле ягыннан да, яше, идеаллары ягыннан дә төрле. Кеше характерлары һәм гамәлләр төрлеле; ендә татар театрының гомуми һәм даими кредосы — чорыбыз героеның югары рухлылык һәм социаль активлык идеалын раславы ачык күренә. Театр эшчәнлегенең гомумкешелек, интернациональ мәгънәсе, гражданлык җитлеккәнлеге дә шушы идеалда чагыла. Театр спектакльләре белән төрле милләт тамашачыларының кызыксынуы юкка гына түгел. Мәскәүдә һәм илнең башка шәһәрләрендә үткәрелгән гастрольләр, үзәк телевидение аша чыгыш ясау, татар драматурглары пьесаларының рус һәм башка милләт сәхнәләрендә куелуы интернациональлек колачының киңәюе турында сөйли. Үз чиратында татар театры да совет драматургиясенең үз рухына җавап бирүче, бүгенге актуаль проблемаларны үзәккә алучы әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Театр сәхнәсендә бүгенге производство һәм төзелеш проблемалары (И. Дворецкий, «Чит кеше»), (Д. Вәлиев, «Тормыш бүләк итәм»), колхоз авылының катлаулы мәсьәләләре (А. Абдуллин, «Унөченче председатель»), кешенең мәңгелек яну пафосы (М. Кәрим, «Ташлама утны, Прометей») калку гәүдәләнеш тапты. Театрның ленинианага багышланган эшләре (Н. Погодин, «Мылтыклы кеше» һәм «Кремль курантлары»). Боек Ватан сугышы турындагы спектакльләре (Б. Горба- тов, «Бер тән»; Л. Леонов. «Ябырылу»; Т. Миңнуллнн, «Моңлы бер җыр») үсеш юлындагы әһәмиятле адымнар булды. Л. Леоновның «Ябырылу» пьесасы буенча Мәскәү гастроле вакытында күрсәтелгән спектакльгә (режиссеры М. Сәлимҗанов) матбугат та, әсәр авторы да уңай бәя бирделәр Спектакльнең концепциясе китапта җентекләп анализлана, пьеса образларының традицион юл белән хәл ителмәве, режиссер һәм актерларның, бигрәк тә Ш. Биктимеров белән Р Шәрәфиевнең үзенчәлекле иҗади эше билгеләп үтелә. Пьесаның хәзерге куелышын сугыш вакытындагы спектакль белән чагыштырып карау театрның идея-художество дәрәҗәсе үсү турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Кызганычка каршы, театр үсешендә аерым зтап булган «Моңлы бер җыр» спектакленә китапта җентекле характеристика бирелмәгән. М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлык чыганаклары турындагы спектакльгә шулай аз игътибар бирелү үкенечле, чөнки автор үзе үк, сугыш темасы өстендә «татар драматурглары аз эшләде», дигән фикер әйтә. Татар театрының милләтара элемтәләрен өйрәнгәндә. И. Илялова нәтиҗәле алым куллана — бер үк әсәрләрне сәхнәгә куйган төрле театрларның спектакльләренә чагыштырмалы характеристика бирә. Мәсәлән, И. Дворецкийның «Чит кеше» пьесасы буенча Мәскәү (Малая Бронная урамындагы) һәм Казан (академия) театрларында, Ч. Айтматовның «Анам кыры» повесте буенча Мәскәүнең К. Станиславский исемендәге рус театрында, Казахстан театрында (Алма-Ата) һәм Әлмөт театрында куелган спектакльләр чагыштырып карала. Татар драматургларының пьесалары буенча төрле театр сәхнәләрендә, аерым алганда, Казандагы 8. Качалов исемендәге рус театрында, Мәскәү, Ташкент, Алма-Ата, Караганда, Харьков, Воронеж, Краснодар, Чабаксар һәм башка шәһәрләр театрларында куелган спектакльләр дә җентекләп анализлана. Художество кыйммәтләрен шулай киң алмашу татар театрының милләтара элемтәләре һаман интенсивлаша бару һәм аларның сыйфаты да үзгәрү турында сөйли. Рус классик драматургиясе пьесаларының хәзерге этапта татар сәхнәсендә куелышларын җентекләп күздән кичерү дә шул юнәлештә бара Театр А. Островский һәм М. Горький әсәрләренә дә әйләнеп кайта. Ләкин бу кайту, китапта күрсәтелгәнчә, диалектик үсеш эчендә карала Татар театрының сугыштан соңгы буыны турында сөйләшү, бер яктан, рус совет театры казанышлары белән органик бәйләнеш җирлегендә аларның иҗади осталык чыганакларын ачарга, икенче яктан, театр сәнгатенең иҗат лабораториясенә үтеп керергә мөмкинлек бирә. Автор китапның бу өлешендә читтән күзәтүче булып түгел, театраль процессның тулы хокуклы катнашучысы һәм шаһиты буларак чыгыш ясый. Театр тәнкыйтьчесе буларак, И. Илялованың эшчәнлеге татар сәхнә сәнгате белән аерылгысыз бәйләнгән. Бу аңа спектакльләрнең кабатланмас атмосферасын ышандырырлык итеп күз алдына бастырырга мөмкинлек бире. Автор хәзерге татар театрының күп кенә күренекле эшлеклеләре — режиссерлар Ш. Сарымсаков, М. Сәлимҗанов. актерлар Ш. Биктимеров, Р Таҗетдинов, Ф Ильская, Г Булатова һәм башкалар турында тәэсирле һәм образлы итеп, күңел җыгысы һәм ихтирам белән сейли. Сәнгатьне шәхесләр тудыра Шуны истә тотып, И. Илялова таланты һәм илһамы, идея инанулары һем эстетик идеалы белән милләтара элемтәләрне гомуми закончалыклардан чын, зур сәхнә сәнгате реальлегенә әверелдерүчеләргә даими мөрәҗәгать итә Сәхнә — тормышка, социалистик җәмгыятьне камилләштерү практикасына актив үтеп керергә чакыручы гражданлык идеяләре, интернациональ идеяләр трибунасы И. Илялова китабы социализмның рухи культурасындагы шушы шифалы яңару процессын данлаучы җитди хезмәт буларак кабул ителә