Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘМДӘЛЛӘРДӘ — ЯКТЫ УТЛАР

.. Татар әдәбиятының... беренче кадим дәверендә... Гали Чокрый кебек талантлы шагыйрьләр күрәчэкмез. Болар һәммәсе үз заманнарының балалары иде: ..шул дәвернең икъ- тисади-мәдэни туфрагында үскән гөлләр уларак җитештеләр. Галимҗан Ибраһимов рта гасыр татар әдәбияты мәшһүр шагыйрьләргә, гали затларга гаҗәеп бай Кол Гали. Мөхәммәдъяр. Мәүлә Колый, Габдерәхим Утыз-Имәни, әл-Болгари, Әбелмәних Каргалый, Шәмсетдин Зәки, Һибәтулла Каргалый, Габделҗәббар Кандалый, әл-Болгари һәм. ниһаять. Гали Чокрый әл-Болгари.. Күпгасырлы бай традициясе булган урта гасыр татар поэзиясе менә шулай мәшһүр Кол Галидән башланып. Гали Чокрый әл-Болгари исеме белән тәмамлана Алга таба инде Акмулла, Акъегетләр яңа дәвер әдәбияты капкасын киң ачып, түргә узалар? Талантларга бай XIX йөз татар поэзиясе күгендә Гали Чокрыйның да үз урыны, үз яктысы бар Үткәннәргә йомгак ясаучы гына түгел, яңа дәвер шигърият диңгезенә коячак яңа ерганаклар ярып калдырган, искелек белән яңалык арасында барган кискен көрәшне сизгер шигъри җаны аша үткәргән, күпчелек башлангычларында фикер, рух кыйбласын Казаннан, Мәрҗаниләр. Насыйрилар мохитеннән эзләгән, үтә каршылыклы, әмма бик үзенчәлекле һәм кызыклы шагыйрь һәм шәхес булган ул. Мөхәммәтгали бине Габдессалих бине Габдел бине Шәриф бине Киек бине Күчкән ал-Чокрый әлГари әл-Вади әл-Ирәктәви әл-Бөри әл-Киеки әл-Болгари (1826—1889)' — XIX гасыр татар поэзиясенең күренекле вәкиле генә түгел, бәлки оста прозаик, танылган мәгърифәт эшлеклесе дә Г Рәхим. Г Газиз әйтүенчә, ул йөздән артык әдәби-гыйльми әсәр иҗат итеп калдырган Кызганычка каршы, бу бай мирас әлегә хәтле тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән хәлдә Казан. Ленинград. Уфа китапханәләрендә һәм аерым кешеләр кулында саклана. Г Ибраһимов 1923 елда ук "Татар әдәбияты тарихына материаллар» исемле рецензиясендә: «Хәлбуки, бездә эзләнгән вакытта, беренче кул материалларның ерак түгеллеге мәгълүм Борынгы шагыйрьләрнең бере булган Гали Чокрый хакында тагы да ачыграк сөйләделәр Яшь шагыйрь Кәрим Әмири әйтүенчә, шагыйрьнең туган иле Чокыр авылында бу хакта мәгълүмат табарга мөмкин»,— дип язган булган2. «Яшь шагыйрь» Кәрим Әмиринең арабыздан киткәненә дә инде байтак 1 Боларныц һаркайсы — шагыйрьнең торле асарлареид» кулланган псепдонимиары чл-Гари , иранчадан. Чокыр - авыл исеме ал-Ирактали — ыруг атамасы. эл-Кнеки —оченче ЯЛ как бабасы исеме ал - Бори — она 1 Ибраһимов Г Әсәрләр Сигез томда, т. 5 Казан. 1»78. 36» б У гомер узды, тик менә Гали Чокрый яшәгән, йөргән юллар буйлап махсус археографик эзләнүләр һаман да. төрле сәбәпләр аркасында, тоткарланып кичектерелеп киленә. Ә бит Г Ибраһимов 1923 елда ук 'ггап*анас«н№ саклама J* «И т 3-J1TO тулы канлы, ачык карашлы, димәк, хакыйкать сүзе әйтергә сәләтле зирәк вәкиле саный Шул позициядән торып, үзенең дошманнарын камчылый, фикердәшләрен, көрәштәшләрен олылый, зурлый Мәдхия, мәрсия жанры Г Чокрыйга чаклы да киң таралган иде Әмма шагыйрЬ бу жанрны тагын да камилләштерә, кирәкле өстәмәләр кертә, нәтиҗәдә, ул язган мәрсия мәет өстендә яшь кою, сыктаудан бигрәк, игелекле эшләр, халыкка файдалы хезмәт кылып киткән күркәм шәхесләрне олылый, ягъни мәрсия белән мәдхиянең үзенчәлекле синтезы хасил була. Бу башлангыч Мифтахетдин Акмулла иҗатында тагын да үстерелеп, татар әдәбияты тарихында күренекле әсәр тууга («Дамелла Шиһабетдин хәзрәт мәрсиясе») китерә. Татар халкының милләт булып формалашкан чорында яшәп иҗат иткән шагыйрь үз халкының катлаулы тарихын яхшы белә һәм өйрәнә. Нәтиҗәдә, татар поэзиясендә борынгы Болгарны һәм Казан каласын зурлаган мәшһүр поэмалар туа Казан аны иң элек «ләбибләр күплеге берлә, әдипләр күплеге берлә, табиблар күплеге бёрлә» җәлеп итә. ул Казанның «саф йортлары», «саф ирләре», «саф җырлары «на соклана. Татар поэзиясендә ел фасыллары турында шигырь язу Г Чокрыйга кадәр дә очрый (Ә Каргалый. Г Кандалый һ б ). әмма Г Чокрый —елның дүрт фасылы турында күләмле шигъри цикл иҗат иткән автор. «Фосуле әрбага» («Елның дүрт фасылы») китабында «Яз» шигыре аеруча күтәренке рух. романтик пафос белән язылган Табигать турындагы шигырьләрендә дә Г Чокрый еш кына традицион поэтика кысаларын киңәйтеп җибәрә, поэзиягә тормышның үзеннән алган яңа табигый образлар, темалар алып килә. Әлбәттә, алда без Гали Чокрый иҗатының көчле, уңай якларына тукталдык. чөнки теге яки бу иҗат кешесенең мирасы халкының рухи хәзинәсенә иң элек нәрсә бирә алуы белән билгеләнә. Шул ук вакытта бу шагыйрьнең үз чорының типик улы булмаганлыгын. димәк, табигый рәвештә. ялгышуын, әмма караңгылыкта да яңалыкка, прогресска юл ярырга тырышканлыгын онытырга тиеш түгелбез. Бер яктан, танылган ишан-мө- дәррис. дин хезмәтчесе, дүрт мәртәбә хаҗ сәфәре кылган абруйлы хаҗи, икенче яктан балаларны укырга-язарга өйрәткән, гади крестьян кебек, шенчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән, халыкны мәгърифәткә, һөнәрчелеккә өндәгән, йөзләгән әдәби-гыйльми хезмәт калдырган, заманы өчен аек. кыю карашлы фикер игГсе ул. Ничек кенә булмасын, халык аны үз күргән, хөрмәт иткән, олылаган. Шагыйрьнең вафатына ачынып, аның күпсанлы шәкертләре мәрсияләр иҗат иткән Шагыйрь үзе дә иҗатының асыл мәгънәсе, әһәмияте турында уйлаган Үләр алдыннан язган түбәндәге юллар шул хакта сөйли: Рухым илә тәрбия кылган гавам Йөз-мең ирдән артык була вәссәлам Йөз-мең улса Урта Ирәктә мәгәр. Бергенәсе купмаган бойлә әсәр! Гали Чокрыйның иң күләмле әсәре «Шәмгыз-зыя». ягъни «Шәм нуры» дип атала Ул аны болгар-татар илендә яшәгән гыйлем, мәгариф ияләрен олылауга багышлаган. Шагыйрь бу әсәрендә 'мактап телгә алынган затларны «мәзкүр кемсәләрнең» йолдызлар кеби әгьла мәкамдә (зур дәрәҗәдә) мәхсубләрдер (саналалардыр)», шуңа күрә алар «таләбе хикмәт (хикмәт таләп итү) юлында гизүчеләргә йолдызлар кеби Һадилардыр (юл күрсәтүчеләрдер)» дип атый Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы үзе дә бабаларыбызның хакыйкать һәм яктылык эзләү юлында нинди сират күперләрен кичә алуын яхшы исбатлый «Шәм нуры» Әлбәттә. Тукай, Такташ. Җәлил. Туфан кояшлары астында Гали Чокрыйның тыныч агымлы шигърияте гасыр карындыгы аша салмак нур сирпегән шәм яктысын хәтерләтәдер Әмма Добролюбов әйтмешли. «караңгылык патшалыгында» сүнмичә яна. балкый алган шундый «нурның» тарихи кыйммәте бермә-бер арта төшә Ә безнең үткән гасыр поэзиясендә, шигъри шәмдәлләрдә» утлар якты яна!