Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮСЕШ, ЯҢАРЫШ ЕЛЛАРЫ

Безнең район — республиканың иң төньягында. Ул Мари АССР, Киров өлкәсе, шулай ук ТАССРның Арча, Кукмара районнары белән чикләнә. Халыкның 83 проценты —татарлар, 14 е —удмуртлар. 1.9 ы —руслар, калганын чуваш, мари, үзбәк, әрмән милләте вәкилләре тәшкил итә. Эш кешеләренең 68 проценты — колхозчылар, башкасы — эшчеләр һәм хезмәткәрләр. Район тарихы бай. Безнең якларга халыкның кайчан урнашканлыгы төгәл билгеле түгел. Тарихи мәгълүматлар халыкның гасырлар буе якты, азат, мул тормыш өчен көрәшеп яшәве хакында сөйли. Пугачев восстаниесе вакытында безнең як халкының актив катнашуы тарихта аерым урын алган Район территориясеннән «Себер тракты» уза, ул юлдан ирек яулаучы күпме каһарманнар Себергә озатылган! Тоткыннарның качарга омтылып талпынганнарын җәзалау өчен махсус кара таганнар әзерләнгән. Хәзерге Карадуган авылының исеме шуның белән бәйле Безнең як халкының газаплы тормышын, изелүен бөек рус шагыйре, язучы Радищев үзенең сәяхәтнамәләрендә бик тегел чагылдыра. Үзе тукталыш ясаган Арбаш. Янгул авыллары турында ул зур мәгълүмат язып калдыра Социалистик революциядән соң да әле фаҗигале хәлләр шактый булган 1918 елның көзендә Мортаза бай җитәкчелегендә сәнәкчеләр хәрәкәте күтәрелә Балтач аша Малм ы ждан Арчага баручы хәрби комиссар алар тарафыннан үтерелә Районнар тезелгәнгә кадәр җитәкче эшләрдә эшләгән Закир Хаертдинов. Сәгыить Фәизуллин, Риза Алкии, Фәләхи Шаляпин кебек партиягә тугрылыклы җитәкчеләр безнең яклардагы шул кискен көрәшләрдә чыныгу алган 1930 елда бездә Түнтәр районы төзелә. Бу авыл район үзәгеннән исәпләнсә дә. анда эшләү өчен шартлар авыр була. Шунлыктан 1931 елда район үзәге Балтачка күчерелә, районның исеме дә Балтач дип үзгәртелә Шушы ук елны 5-6 тракторы, унлап катлаулы сугу машинасы булган МТС төзелә Балтачта *МТС» исемле район газетасы чыга башлый. 1930 елда Арбор волостенда 25 коммунистны берләштергән 5 партия ячейкасы оеша, ә шул ук вакытта чагыштырмача зурлардан саналган Көшкәтбаш. Субаш. Иске Кешкәт авылларында бер генә партия члены да булмый Шушы ук елны күмәк хуҗалыклар тезелә. Колхозлар оештыруда аеруча зур активлык күрсәткән Кадыйр Гайнетдиноә бу чорны тасвирлап, үзенең истәлекләрендә болай дип яза: «1930 елда безгә (Түнтәр авылына) кантоннан бер трактор бүләк иттеләр Аны бетен авыл халкы җыелып карады Бераздан ярым катлаулы сугу машинасы биргәннәр иде Юлда ава күрмәсен дип. аны саклап кайтырга 30 кеше җибәрдек Бар иде еллар, заманнар...» К. Гаинетдиное 1931 елның декабрь аенда Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты сессиясендә катнаша Колхозлашу терле сыйныфларның көчле көрәше аша алып барыла Борбаш авылы кулаклары активист Гадел Гомәроаны үтерәләр М Лыэи авылында да фаҗигале хәлләр була. Райондашыбыз күренекле прозаик Алексей Медведевның «Лызинское поле» трилогиясендә нәкъ шул фаҗига яктыртыла Районның бу чорда эшләгән җитәкчеләрен халык әле һаман олылап, хермәт белән иске ала. Партия райкомының тәүге җитәкчесе Гариф Усманов, райкомның оештыру бүлеге медире Гарифулла Хәйруллин, эшче-крестьян инспекциясе председателе Сабир Хекнмҗаное, Балтач волосте Башкарма Комитеты председателе Закир Мәхәммәтимн. партия активисты Фазыл Рәхметуллин, партия һем финанс органнарында эшләгән Мәгъсүм Өхметҗаноа кебек фидакарьләрне һич тә онытмыйбыз Б 1930 елларда комсомол ячейкалары барлыкка килә. Беренче комсомоллардай да талантлы җитәкчеләр үсеп чыга: Риаз Алкин, Низам Зиатдиное. Галимҗан Шаһимәрданоя, Мөхәммәтгали Закиров һәм башкалар. Бөек Батан сугышына кадәр үк Халык мәгарифен үстерүгә аеруча зур өлеш керткән Габделхәй Хәсәнов Н. К. Крупская чыгышын тыңлау бәхетенә ирешә, Мәгъмүрә Рамазанова ике чакырылыш рәттән — ТАССР Верховный Советы депутаты, Галия Гарифуллина РСФСР Верховный Советы депутаты булып сайлана. Районда әкренләп культура революциясе киң колач ала, 1934 елда Балтачта беренче клуб ачыла. Юсупов Әмин кино күрсәтә башлый, төбәкнең яшь шагыйрьләре Хәбра Раяман, Вәдүт Мифтахов яңа тормышны поэзиядә чагылдыралар. Күмәк хуҗалыклар оешуның беренче елларында ук район халкы зур уңышларга ирешә. 1933 елда хәзерге «Правда» колхозы һәр гектардан 15 центнер уңыш ала, республиканың күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә. 1934 елда хәзерге «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозы да шундый ук байракка лаек була. Район 1933 елда, колхоэчы- ударникларның 2 съезды ачылу хөрмәтенә барган ярышта җиңеп, республика күчмә Кызыл байрагын ала. «Труд» колхозы нәселле атлар үрчетү буенча ирешкән уңышлары өчен. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең Почет китабына кертелә. Фин сугышы кампаниясендә районыбызның өч егете — Ибраһимов Хәбибулла, Хафиз Сабиров, Бакый Рәхимов—Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Бөек Ватан . сугышы чорында районның 9000 нән артык кешесе Ватан иминлеген саклауда катнаша. Шулардай Гайфетдин Гыйльметдинов, Василий Булатов, Габдулла Гарифуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. «Совет сугышчысы» исемле фронт газетасы 1943 елның 3 декабрендә Г. Гыйльмет- диновның авылдашларына язган хатын урнаштыра. Аида түбәндәге юллар бар: «Кадерле авылдашлар, туганнарым! Мин Днепрны кичүчеләрнең беренче сафында булдым. Аны кичкәндә, снаряд ватыгы тиеп, көймәбез су астына китте. Мин йөзеп чыктым, автоматым белән дошман траншеясына бәреп кердем, кулыма немец пулеметын төшереп алдым да үз пулеметлары белән үзләрен кырдым. Туган илем өчен мин җанымны-тәнемне кызганмыйча сугышам һәм киләчәктә дә сезнең ышанычыгызны аклармын. Мин үземнең пулеметым белән 400 немецны үтердем. Сез, колхозчы туганнар, Кызыл Армиянең данлыклы җиңүләренә лаеклы рәвештә колхоз кырларында, терлекчелек фермаларында армый-талмый эшләгез! Ватан өчен, фронт өчен!» Шул ук газета авылдашларының Гыйльметдиновка җавап хатын урнаштыра. «Сезгә Советлар Союзы Герое исеме бирелү хәбәрен ишеткәч, тагын шуны язарга булдык. Без фронтка ярдәм итү өчен тырышып эшлибез. Көз көне 470 гектар урынына, 578 гектар арыш чәчтек. Язгы чәчү уңышлы бара, атлар яхшы. Сез бит үзегез дә 5-6 ел ат караучы булып эшләгән идегез Әниегезнең тормышы яхшы. Колхоз шушы көннәрдә генә аңа бер савым сыер бүләк итте. Дошманны тизрәк тар-мар итеп кайтыгыз, сезне 1 Май бәйрәме белән котлыйбыз». Районыбызның каһарманына туган якларына әйләнеп кайтырга туры килми, ул кадерле пулеметы «Максим» янында батырларча һәлак була. Истәлеген мәңгеләштереп, Шаумян исемендәге колхозда аңа һәйкәл куелды. ВЛКСМ райкомы Г. Гыйльметдинов исемендәге вымпел булдырды, ул кыр эшләре батырларына тапшырыла, урта мәктәптә аңа багышланган күргәзмә бар. пионер дружинасы аның исемен йөртә. Бөек Ватан сугышында районыбыз хатын-кызлары да егетлек күрсәттеләр. Нинди генә хәрби һөнәрләрне өйрәнергә туры килмәде аларга! Мөнәвәрә Гарифуллина — артиллерист, Фатыйма Җәләлова — авиатор. Нәсимә Сафиуллина — элемтәче... Такыялар үрәсе нәфис куллар сугышчан корал алды, иңбашларына ирләр күтәрә алмаслык йөкләр менде, әмма кызлар бирешмәделәр. Тылда да хәлиткеч урыннарда хатын-кызлар эшләде. Җәваһирә Шиһапова, Разия Нәбиева, Сәрвәр Зарипова, Фаизә Шәмсетдинова, Мөнәвәрә Ризванова оста җитәкче буларак танылдылар. Бер Субаш авыл халкы гына да танк колоннасы төзү өчен 200 мең сумнан артыграк акча җыйды. Фронттагы һәм тылдагы райондашларыбызның олы хезмәтен бәяләп бетерү кыен, алар җиңү хакына мөмкин булмастай эшләр башкардылар. Сугыш яраларын төзәтү, халык хуҗалыгын аякка бастыруга районыбыз хезмәт ияләре зур дәрт белән тотынды. Авыл хуҗалыгындагы аеруча зур үзгәрешләр, КПСС Үзәк Комитетының 1965 елгы март Пленумыннан соң башланды. Ул чордан соң терлекләр саны — 2. машина-тракторлар—2,5, хуҗалыкларның энергетика белән кораллануы 5 тапкырга артты. Бу елларда йөзләрчә кешеләр СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде, ә ..Правда» колхозы тимерчесе Сәрвәр Нәфыйковага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Без, Сәрвәребез бөтен дөньяда бердәнбердер, дип уйлыйбыз. 1971 елда К. Тимбикованың аңа багышланган «Синең өчен» исемле повесте басылып чыкты. 1972 елдан башлап безнең терлекчеләр, республикада беренче булып, ике сменалы зшке күчте. Хәзер терлекчелектә эшләүчеләрнең 70 проценты урта белемле яшьләр. Егет-кызларны авылда калдыру ечен ике сменалы эш тә, заманча клублар тезү генә дә җитми икән. Хәзер һәр хуҗалыкта диярлек ясле-бакчалар эшли, яңалары оештырыла. Соңгы елларда колхоз һәм совхозлар, предприятиеләр торак йортларны күпләп сала. Кайбер гаиләләр үзләрендә яңа ей булдыра Андыйларның саны ел саен 200 дәи артык була. Кул хезмәтен механикалаштыру да — яшьләрнең авылда калуына этәргеч. Хәзер сыер саву тулысынча, тирес чыгаруның 90 процентлавы машиналарга йөкләнде. Оештыру һәм масса-политик эшләрне яхшырту нәтиҗәсендә район X бишьеллыкта терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләү планнарын уңышлы үтәде. IX бишьеллык белән чагыштырганда бу чорда сет җитештерү—17, ит — 18, йон—22 процентка артты, ә XI бишьеллыкта X белән чагыштырганда ашлык җитештерү—33. сөт— 18, ит 9 процентка артты. Үсеш терлекләрнең баш санын түгел, ә продуктлылыгын арттыру исәбенә алынды. Район соңгы елларда, кышлату чорында, терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләүне арттыра барганы ечен. 4 тапкыр КПСС Үзәк Комитеты. СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почет грамотасы белен бүләкләнде. Шундый ук грамоталар «Правда». «Алга», «Труд» колхозларына да бирелде 1985 елда район буенча һәр сыердан 3565 килограмм сөт савып алынды, 10 савымчыбыз һәр сыердан — 5000, 70 савымчыбыз 4000 килограммнан артыграк сөт савалар. 3 хуҗалык 4000 килограмм чиген уздылар инде. Максат—райондагы һәр сыердан 3700 килограмм сет алу. 1990 елда исә 4000 килограмм сөтне район буенча һәр сыердан савып алырга чамалыйбыз. Җирне эшкәртүгә игътибар арту, органик ашламаларны ел саен һәр гектарга 10 ар тонна кертә бару, минераль ашламалардан дөрес файдалану, орлыкчылык эшенә игътибарны арттыру нәтиҗәсендә көлсу, ачы туфраклы җирләрдән дә узган ел 23,2 центнер уңыш алынды, ә Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге, «Якты юл» колхозлары һәр гектардан 31 әр центнердан артыграк уңыш үстерделәр. 1990 елда аны 30 центнерга җиткерү район игенчеләренең изге максаты булып тора. Соңгы елларда «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз аеруча югары уңышлар яулап килә. Алар узган ел һәр гектардан 31,2 центнер уңыш алды, һәр сыердан 4200 килограммнан күбрәк сөт савылды, унберенче бишьеллык планнарын 3 вл да 10 айда үтәде. Колхоз, ирешелгән уңышлары өчен, ике тапкыр КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советы. ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчме Кызыл байрагына лаек булды, унынчы бишьеллык йомгаклары буенча колхоз Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде Колхоз председателе ТАССРның атказанган агрономы, СССР Верховный Советы депутаты X Галнмуллинга Ленин, Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары бирелде Районның башка хуҗалыклары да якты омтылышлар белән рухланып эшлиләр. Район үзенең атаклы кешеләре белән хаклы рәвештә горурлана. Алар арасында галимнәр Ишморатов Б М., Велиев Г Г., Фәләхое И. Ф.. Гафаров А. Н.. Әхмәдиеа Ф. Г. Хәеретдинов Р. Г, Гврифҗаное Г Г., Габделхәев Б. Г. кебек фән докторлары бор. Районыбыздан Хабибрахманова Ш X.— I чакырылыш. Кашапова Р К.. Гыйльметди- нова Р. X., IX—X чакырылыш СССР Верховный Советы депутатлары булдылар Фатихов Н. Ф , Гомерова Л. П. КПССның XXV. XXVI съездына делегат итеп сайланды. Әдипләр белән булган тыгыз бәйләнешләр дә шатландыра безне. М. Фәйзи, безнең Шода авылында яшәп, «Галиябануяны язган. Күренекле артистлар Ж. Сәләхова һәм Р Ибраһн- мова Кенә авылында туып-үскән кешеләр. Үзешчән композитор И. Хисамоеның күп әсәрләре шулай ук Балтачта язылды. Район хезмәт ияләре зур эшләр башкарып, киләчәккә матур өметләр белән «ни. Бөтен көч КПССның XXVII съезды карарларын үтәүгә юнәлдерелә. Район партия оешмасы моңа кадәр ирвшелгәннәрне тагын да ныгытырга, экономика, культура, мәгариф, медицина өлкәсендә һәм башка тармакларда зур уңышларга ирешергә омтыла.