Поэзия
Сафуан Муллагалиев
Бер яктылык Белә-белтәнемнән бирле Бер яктылык килә мина — Ап-ак дөнья, ап-ак язмыш Булып, мине кинәндерә... Күңелләремә тула ул Аңга тула, җанга тула. Йөрәк белән сөйләшә ул — Тыңлап, гүя, дөнья тына... Урамнарда тыңлый тынып. Җил дә тора исми »б-мгегам»»ым Мармлиң шл1юр1н9о «имм, лә.«ел Казандв яши ...Чылбырыннан ычкынганмы дию, Көтмәгәндә котырынды давыл. Сындырды ул япьяшь тал-тирәкне, Ишеп китте сабый чишмә тавын... Җимерелде чишмә өстенә яр, Җир астында ятып калды сабый — Кем соң аны килеп казып алыр? Кем соң аны кирәкле дип саный?.. Бер хәбәрсез яуда калган улын Эзләп йөргән ана казый аны — Зәңгәр чәчәк сыман сулган сабый, Аңын җуйган, ләкин исән җаны... ...Учак ягып, шунда кала ана, Улын тапк а н сыман ул шатлана... Ана җылысын тоеп, чишмә хәзер Яңа юллар яра — юллар яңа... Сандугач су эчсә, моңы тама. Таллар эчсә, тама бал-шикәре Кеше эчсә, тама мәхәббәте. — Чишмә ага — белми ул чикләрне... Вакыт чыңлый юлларда да. Вакыт чыңлый кылларда да... Чынлый-чыңлый үткәннәрне Хәтерләрдән кубара да Алларыма җәеп куя — Ярты гомер бушка үткән... Ишетелә җирдәнкүктән: *Б\ шка үткән, бушка үткән»... Күз алдым караңгылана: Үткән вакыт, үткән вакыт... Кайтыр идем яшь чагыма, Тау-кыяны җимереп-ватып, Кызыл утларын кабызып, Йолдызлар кычкыра күктән: «Вакыт үткән, вакыт үткән — Яшел ут кабынмый бүтән»... Ай-Һай Тормышта чәчәк тә кирәк, Каен, тирәк тә кирәк. Яхшы-яманны иләргә Кылдан иләк тә кирәк... Тормышта барсы да кирәк, Берсе дә артык түгел. Тик нигә ташлап барыр! а Өйрәнеп бара күңел?.. Ы ргылабы j-c и керәбез Алга-артка карамый. Чын ак. дибез, ап-ак дибез. Дегеттән дә караны... Ай-Һай. иләк кенә җитәр Микән безне иләргә... Башта ил гамен йөкләргә Кирәктер шул иңнәргә. Өмет бетсә Өмет белән килдем дөньяга. Өмет белән бастым юлларга. Өмет белән акты уйларым. Өмет кушты мина җырларга. Өмет илтте мине көрәшкә. Өмет тартып алды үлемнән. Өмет мине күккә күтәрде... Өметемне җуйсам бүгеннән. Шыр ялаш ач дөнья калачак. Моңсызларның берсе, утын дип. Учагына мине салачак. Салачак... Бәхет Зәңгәр күзләр карый сыман. Яфраклар арасыннан... Сөю сихерләре шулай Җыр булып ага сыман. Ул зәңгәр күзләр, дигәнем Чәчәкләр икән бары. Шулай да сөю күтәрде. Күтәрде җырлы җанымны Йолдызлардан югары... Яна-көя. яна-көя Иңли торгач күгемне — Мәхәббәтем күңелемнән Туган җиргә түгелде. — Бу соң бәхет түгелме? Яфракка яфрак бәрелсә - Җил туа. Җилләргә җилләр кушылса Сил туа. Силләргә силләр кушылса — Ут туа. Уттан ялкын, ялкыннардан Җанда тетрәү була. Нәби Зарипов Киттек Салкын чишмә җырын кат-кат тыңлап, Үстек аунап яшел чирәмдә. Кулъяулыгы тигәч борыннарга. Егет булдык мәллә дигәндә, Үкчәбезгә басып үскән кызлар Фасон сайлап кием кигәндә, Оялчан күз белән аска карап, Мәхәббәтем сиңа, дигәндә, Килде төште илгә утлы дәһшәт. Эх, сыгылды билләр, сыгылды. Киттек яуга. Юллар үргә менде. Ничә ана һушсыз егылды. Сулышларын кыскан сагыш йотып, Кызлар һаман озата бардылар. • Узган чакта моңсу урманнарны, Төркем булып басып калдылар, — Кочаклады алар каеннарны... Яфраклар җил тоеп шаулады. Күрик бер дип артка борылдык без. Кучер абзый атын каулады. Безнең туйга атлар җигелмәде Мөгаен, танымыйсың Моннан дошманны кудык без, Купканда утлы давыл. Килдем мин тагын, күрим дип, И сугыш үткән авыл! Азат итешкән җирләрне Ничек ди сагынмыйсың!.. Син яшь, ә мин картайдым шул, Мөгаен, танымыйсың... Безнең туйга атлар җигелмәде. Кыңгыраулар ятты чормада. Кияү егет булып барыр дуслар Авып калды утлы кырларда. Чорнамадым кияү билбауларын. Киҗе-мамык бирнә кимәдем. Килен төшкән чакта өй алдында Уч тутырып тәңкә чөймәдем. Пуля үткән тишекләрне ямап. Кан тапларын юдым, сөрттем дә, Окопларда бергә йөреп кайткан Шинелемне кидем өстемә. Безнең туйга атлар җигелмәде, Камыт, дуга калды келәттә... Гадәтләргә кергән туй бәйрәме Булгандыр бит безнең теләктә. Разим Валиуллин Безнең язмыш Ил турында безнен уйлар. Гел кешеләр өчен җырлар. Уйлар, җырлар — безнең язмыш! — Каршылыклы, хафалы... Үр артыннан яңа үрләр... Үзәннәрдә туа ирләр. Юллар, үрләр — безнен язмыш — сикәлтәле, җәфалы. Кыйммәткә төшә җиңүләр. Тик юк җылап җиксенүләр. Егылып калулар булса да, җиңелү безгә ят әле. Чор сулышы — могҗизалар. Чын батырлык сорый алар. Кылган эшләр — безнең язмыш! Бәлки, аз-маз хаталы?! Бардыр. Гигантлар янында Алар бары тик вак таплар. Мәңгелеккә дип корабыз без Ил-Йорт, ихатаны... Планета һәм Ил язмышы, Ирегетләр, безнең язмыш! Каршылыклы, хафалы... , Сөенечле, мактаулы! Табынга мәдхия Әти-әни хәстәрләгән табыннар табындыра... Туганнар белән түгәрәк мәҗлесләр сагындыра. Гел күңелдә дус-иш белән гөрләшеп утырганнар. Табын күрке — матур җырлар — җаннарны тутырганнар. Ашъяулык җәю — ул муллык, хәзинәдән ризыклар. Аш-су тәме, табын яме — уен-көлке, кызыклар... Көлә белсәң, сөйли белсәң, табын-сәгадәтлелек. Табыннарны табын иткән — илаһи әдәплелек. Тантана узмый табынсыз: зур бәйрәмнәр, зур туйлар. Булмасын анда шәраблар һәм чуалмасын уйлар. Җаннар ачык, уйлар садә, мәкернең урыны түгел. Җыештырылмаган табын сыман булмасын күңел. РАЗИМ ВӘЛИУЛЛИН (1942) шиеыръяврг журналыбызда бгргнчг тапкыр басыла Лениногорск шяһарснда яши 1 .к v » II 97 Табынга чакырган икән, ише дип таный кеше. Шул табын дәрәҗәсендә кешегә саный кеше. Табыннар мәңгелек булсын, табыннар тулып торсын. Бөек табын хөрмәтенә җырлыйк әле монысын: — Табыннар абындырмасын, табыннар табындырсын! • Язлар килә, язлар, язлар... Еллар эри, гүя, карлар. Җырлый йөрәк моңлы саздай. А^скош кайта сагынып, казлар... Кошлар көнләшерләр, язлар — Шәлен-иңен ача кызлар. Сагындырган нәфис сыннар, Эрегәннәр кышкы бозлар... Дулый йөрәк очар тайдай. Тунын салган дөнья җырлый. Ташкыннардай хисләр ургый. Яз — йөрәктәй, йөрәк — яздай. Кайда яшьлек — шунда сөю, кайда сөю — шунда җыр. Бу яшьлекнең канатлары сөю белән җырлардыр. Яшьлек — хыял, романтика, балкып яну, нурлардыр. Яшь күңелнең канатлары яну белән хыялдыр. Кайда яшьлек — анда хезмәт, хезмәт булса, уйлар зур. Җиңүләрнең канатлары тәвәккәллек, уйлардыр. Еллар җитез, узып китә, әйтерсең, аргамаклар... Гомерләр кичәргә җитәр яшьлек биргән канатлар!