Поэзия
Галимҗан ЛатыйпЗәңгәр ялкын Дан калкулыгында зәңгәр ялкын. Яктырта ул җирне, һаваны — Дошманнарын тукмап тезләндергән. Җиңеп чыккан утның дәвамы... Тәүлек буе. айлар, еллар буе. Ул гасырлар буе яначак. Алышына гомер белән гомер. Яктылык гел алга барачак. Олы-кече, башын ия-ия, Ут янында антын кабатлар: Ята монда — без яшәсен өчен Утка әверелгән солдатлар... Зәңгәр утлар, тыныч утлар яна, Хәтерләрне безнең яңарта. Көн арты — көн. Төн арты — төн китә... — Яктылыкны дөнья ярата. * Бер җырым бар минем җырланмаган. Сиңа гына җырланырга тиеш. Куркам ләкин, куркак булмасам да: Калмагай дип җырланмаган килеш... Бер сүзем бар минем әйтелмәгән. Сиңа гына әйтелергә тиеш. Куркам ләкин, куркак булмасам да: Калмагай дип әйтелмәгән килеш. Бер серем бар минем ачылмаган. Сиңа гына ачылырга тиеш. ГАЛИМҖАН .'I АТЫЙ fl (I9I2) - шмгмй/ч-. «ЛНымяиг- чң-ыр* «Жи|- җыры* һ. б. tamp һм рус гелларендо басылган угызга якын шигырь к табы авторы. Казанда яши. Куркам ләкин, куркак булмасам да: КалмаГай дип ачылмаган килеш. Суларга да, янган утларга да Минем белән бергә керерсеңме?.. Бер ут яна миндә көне-төне. Син шул утта янып эрерсеңме!? Бар булганым, ханым, тәнем белән Әйтәм аны бары сиңа гына, Хыялларым, өметләрем белән — Сиңа гына — җаным сөйгәнемә! Сагынылган җыр кебек Күкләрең болытсыз, зәп-зәңгәр, • Алдыңда офыклар ачыла. Сизгер ул, өркетмә, җыр булып Мәхәббәт киләдер каршыңа. Ул синең бәхетең, тәхетең, Йөрми ул чаң сугып, кычкырып. Хаклыкны, сафлыкны ярата. Җибәрмә син аны очырып. Беләмсең, йөрми ул, мәхәббәт Шомарган, тапталган юллардан. Нәфис ул, өркә ул, курка ул Тупас һәм боз чәчкән куллардан. Ул сине ал итә, гөл итә. Ул — синең гел янар чәчәгең... Сагнылган җыр кебек матур ла Мәхәббәт бар җирдә яшәве. Гитара Гитара, гитара Бер зыңлый. Бер тына. Ник болай моңлана. Әйтәсе сүземе Бар аның дөньяга? Тирә-як шундый тын, һавалар зәңгәрсу. Гитара кыллары Кайчакта ярсулы, Кайчакта ямансу. Җыр оча. талпына. Әйләнә ялкынга. Егетнең бар моңы, Кайгысы, шатлыгы Мәхәббәт хакында. Яшьлегең үзе дә Бер тоташ ут бит ул. Яшьлектә янмаган. Өзелеп сөймәгән Йөрәкләр юк бит ул. Гашыйклар хыялы Тота бу дөньяны: Уйнасын гитара. Зыңласын гитара, — Өзелә күрмәсен Тылсымлы кыллары! Җилфер-җилфер җилләрдә Җәйге эссе көннәрдә Бик рәхәттер керләргә. Җилферҗилфер җилләрдә Бии-бии кибәргә. Җилфер-жилфер керләрне Кем чайкаган, кем элгән? Шул керләргә карый-карый Рәхәтләнә күңелләр. Агармаса керләрең. Күңел ак буламыни? Күңелләр ак булмаганда Дөнья яктырамыни! Керләреннән таныйм мин Уңган куллы кызларны. Андый куллар салкыннарда Эретәләр бозларны. Кеше җирен кереп сөрә күрмә, Ызаннарга, балам, кагылма. Көчек өрә диеп, өрә күрмә, Ялган аллалар! а табынма. Фәрештә дип ышанып йөрегәнең Иблис булып чыкса — аяма. Дөнья бит ул бары көчлеләр|ә, Гаделләргә генә таяна. Ата-баба гаме — дөнья яме. Тап төшерә күрмә син аңа. Халык бәхете өчен, илең өчен Янырга да кирәк, янырга... Соңгы көннәренәчә Берсен-берсе хуп күреп. Ике карчык йон яза. Ашамыйлар, эчмиләр — Көн үтә дә төн уза... Аннан алар җеп эрли, Озын кичләр утырып. Эшкә тисә куллары, Почеты юк йокының. Оныкларга оекбаш, Бияләйләр бәйлиләр. Озакламый кыш килер, Менә үтәр җәй диләр. Сабыйларның куллары Туңмасын, аяклары.. Бала чакка ни җитә, — Уйнап үсәр чаклары! Кайгырталар әбиләр Кечесен һәм олысын. Соңгы көннәренәчә Биреп йөрәк җылысын. Әткәм сүзе Нәҗип Мадъяров Кырлар тулып, кайнар дулкын булып Офыкларда эссе йөгерә. Җәй мичендә игеннәрем минем Шул ялкыннар белән өлгерә. Сөенеч бит күреп йөрүләре Башакларның «йөзе килүен»! Ул башаклар иелә төшкән саен. Күтәрелә минем күңелем. Чакма чагып Ут эчендә калды чал Европа. Янды шәһәр, янды авыллар. Ул елларда безнең йөрәкләрне Өтеп үтте утлы давыллар. Шул чакларда туган утлы уйлар Әле дә китми безнең башлардан... Ут эчендә тордык, үзебез утны Чакма чагып алдык ташлардан. $ Гаҗәп түгел, гади бер нәрсәдән Калкып чыкса әгәр зурлык, дан. Гигант нарат! Ул да үскән әнә Энә күзе кадәр орлыктан. • Акыллы баш игән Җүләргә; Афәт килер инде Кемнәргә?! НӘҖИП МАДЪЯРОВ (1928) — шагыйрь. -Чык бөртекләре». гУтлы кыя». •Рәшәле офыкларым» һ. 6. шигырь китаплары авторы Брежнев шәһәрендә яши. Чәчәкле тугай Җаннарыңны әсир итәрлек Биредәге хуш ис. гүзәллек, һәрбер чәчәк балкый үзенчә. Менә кайда икән бердәмлек! Еллар үткәч... Төштә, урам буйлап, икәү Каяндыр кайтып килеш... Сөюемне белдерергә Кыенсынамын имеш. Төш кенә икәнен сизсәм. Оялыр идеммени?! Юкка чыгасыңны белсәм. Уяныр идеммени?! • Дөрли ялкын күңел учагында. Дөрләсен ул, берүк сүнмәсен. Көйдерсен ут, юк-бар моң-зарларга Көчәергә ирек бирмәсен. Дөрли ялкын күңел учагында. Дөрләсен ул, әйдә, дөрләсен. Яна бирсен кайгыларым. Тик ут Шатлыкларга үрли күрмәсен. Яши торгач беләсең Туган җирендә дә Туган җиреннән Ерак яшәүчеләр Бар икән...