НИГЕЗ ТАШЛАРЫН САЛГАНДА
ТАТАР ТЕАТРЫНА 80 ЕЛ ТУЛУГА КАРАТА
Татар иҗтимагый фикеренең һем культурасының яңа чоры мәгърифәтчелек хәрәкәте белән бәйләнгән XIX йеэиең соңгы яртысында аеруча кечәеп киткән бу хәрәкәт, татар тормышының бетен елкәләренә үтеп кереп, халык тарихында чын-чынлап уяну, яңару чорын ачты. Мәгърифәтчеләр дөньяны яңарту өчен көрәштә әдәбият һәм сәнгатькә зур урый бирделәр. Ш. Мәрҗаии шулай ди: «Мөхәммәт пигамбәр тере әйберләрнең сурәтен ясаудан тыйган, чөнки ул чакта кешеләр сурәткә табынучы булганнар. Ә хәзер андый куркыныч юк. Шулай булгач, сурәт ясау, рәсемгә төшерү дә тыелмаска тиеш.. Музыкадан төп максат — төрле тавыш һәм көйләрне берберсенә яраштырып, күркәм һәм матур ител тезү аркылы җанга рәхәтлек бирү, иеше рухын сафлык һем лакьлык дөньясына этәрү» ' К. Насыйри исә үзенең «Фәвакиһелҗөласә» (1884) әсәренең аерым бүлеген музыка һәм җыр мәсьәләсенә багышлый, җыр сәнгатенең, динчеләр әйтүенчә, гөнаһ эш булмыйча, кешенең рухи тормышында әһәмиятле роль уйнаганын күрсәтә. Шуның өчен, ди К. Не- сыйри, музыка белемен мәдрәсәдә фәннәр һем һөнәрләр белән берреттән өйрәнергә кирәк. Әлбәттә, К. Насыйри һәм Ш. Мәрҗанинең югарыда китерелгән фикерләре мәгърифәтчеләрнең сәнгатькә булган уртак карашын чагылдыра иде. Шул ук вакытта алар халык иҗаты белән генә чикләнмичә, сәнгатьнең яңа, югары төрләрен булдыру бурычын алга куялар, ә инде Г. Ильяси, Ф. Халиди кебекләр турыдан-туры практик эшкә дә тотыналар. Моны җәмгыятьнең, халыкның үзаңы, үсеш дәрәҗәсе таләп итә. Мәсәлән. Казанда рус телендә спектакльләр куела башлагач, динчеләрнең катгый тыюларына да буйсынмыйча, татар яшьләре әлеге театрның актив тамашачысына әйләнәләр Ул гына да түгел, араларында бу сәнгать турында шактый тепле фикер йәртүчеләре дә барлыкка киле. Димәк, татар мәгърифәтчеләренең театр эшен оештыруга омтылышы тормыш соравына җавап булып тора иде. Ә тарихта бу уңайдан шактый гыйбрәтле вакыйгалар булып узган һәм алар үз заманында чыккан китапларда да язылып калган Мәсәлен, тарихчы М Рыбушкин «Краткая история города Казани» китабында (1834) шулай яза: «Бераздан соң татарлар бик дертле театр яратучылар булып киттеләр. . Татарлар хәзер театрга гына түгел, төрле күңел ачу урыннарына да бик яратып йөриләр. Хәтта заманча укыган кешеләр дәрәҗәсеннән торып бу тема турында фикер дә йөртәләр» Тарихчы Н Баженов «Казанская история» китабында (1847), бу фактларны раслап, болай ди: «Татарлар да театрны яраталар, һәр спектакльдә, бәяләренә карамыйча, барлык урыннарга билет алалар» 1852 елда Казанда бер күчмә труппа, уйиар урын тапмаганнан, концерт кую белән чикләнергә тиеш була Шунда килә алмаган кешеләрне тынычландырырга теләп, «Казанские губернские ведомости» газетасы (1852, 4 сан) хәбәрчесе эре генә болай яза: «Килә алмагансыз икән, берни дә югалтмадыгыз: театр татар балалары белен тулган иде» Бу фактлар В. Г Белинскийның да игътибарын җәлеп иткән, һем ул татарлар арасында культура хәрәкәтенең кечәюенә. үсүенә чын күңелдән шатланып, матбугатта язып чыккан. Бу менесәбет аның материалны ничек җыюыннан да һәм аерым күренешләргә биргән бәясеннән дә ачын күренеп тора М. Рыбушкинның мәгълүм китабын укыганда ул берничә мәсьәләгә тукталган. Шулар арасында татар халкының тормышына караган 1 Хкиатуялн» X Ш»һ«6 М«рм»к»н»ч теп. »д»в-»' һ»- с»«г»т» »••»• >»р»шы — »Со»»> М»в«»ты». 1*44. 4 сан, ПО в Т сәхифәләрме аерым алган, татарлар турында терле урыннарга сибелгән мәгълүматларны бер урынга җыеп һәм алар турындагы уңай күренешләрне сайлап алып, рус укучысына тәкъдим иткән. «Рыбушкин әфәнде китабыннан,— дип яза ул, аеруча зур канәгатьләнү белән шундый фактлар белән танышабыз: казан татарлары күпмедер дәрәҗәдә цивилизацияле булулары, хәтта укымышлылык белән аерылып торалар икән. Алар — әдәпле һәм түбәнчелекле кешеләр Әгәр үзләренең милләттәшләренең нәфрәтенә дучар булырга те- ләмәсәләр, аларның һәрберсе укый-яза белергә тиеш Аларда биш елга якын дәвам итә торган махсус уку тәртибе кертелгән» (В. Г. Белинский. Әсәрләренең тулы җыентыгы. 1 том, М.. 1953, 214 б ). «Татарлар бик теләп театрга йериләр һәм аны бик яраталар икән»,— дип дәвам итә ул. Патша ялчылары изелгән милләтләрнең культурасын үстермәс өчен бөтен көчен куеп көрәшкәндә, мәктәп-мәдрәсәләрне ябып, газета-журнал, китап чыгаруларны тыеп, һәр яңалыкка каршы килеп торганда, бөек демократ милләтебезнең культурасы үсүен чын күңелдән яклап чыга, шул өлкәдә ясалган һәр адымны «аеруча зур канәгатьләнү белән» каршылый һәм бу фактларны башкаларга белдерергә ашыга. Бу — татар халкы турында. В. Белинский журналы аша, бөтен илгә, бәлки Европага да беренче дөрес хәбәрләр җиткерү булгандыр. Тагын бер кызыклы фактка тукталып үтәргә кирәк. 1876 елда Казанда рус телендә «Первый шаг» исемле альманах басылып чыга. Анда әдәби әсәрләр белән бергә, юлъяэма- лар, истәлекләр, иҗтимагый һәм культура мәсьәләләренә, шул исәптән татар халкы тормышына караган материаллар урын алган. Альманахта Г. Потанинның «От Новочеркасска до Казани» дигән мәкаләсе аеруча кызыклы. Ул Казан театры тамашачылары арасында татарларның зур урын алып торганын әйтә. Шуннан соң автор, театрның репертуарына күчеп, аның берьяклы булуын тәнкыйтьли, бу төбәкнең төп халкы булган татарлар тормышына кагылган әсәрләрнең булмавы репертуарның зур кимчелеге, дип белдерә, һәм эшләр киләчәктә дә болай бара торган булса, татарлар театрга йөрми башлар, дип кисәтә. Мәкалә авторы чоры өчен шактый кыю булган тәкъдимнәр дә кертә: «85 ел яшәү дәверендә Казан театры җирле халык интереслары белән ни дәрәҗәдә бәйләнгән булды икән... Бу театр ике халыкка да — русларны һәм татарларны бергә кушкан Казан халкына ни дәрәҗәдә аңлашыла икән?. Әлбәттә, әгәр театр аларның (татарларның) ихтыяҗларын искә алып, үзенчәлекле тормышларына якынайса һәм шулай итеп аларга аңлаешлы булып әверелсә, һичшиксез, алар спектакльләргә ешрак йөрерләр иде Аннан соң биредә языла торган драмаларга урындагы татар тормышы күренешләрен һәм типларын кертү турында кайгыртырга кирәк...» Татар театрының оешу тарихын өйрәнгәндә, бу материалларның әһәмияте бик зур. Беренчедән, әлеге язмалардагы фикерләр татар тамашачысын күздә тотып, татар тормышына бәйләп әйтелә. Икенчедән, бу чыгышлар, алдарак әйтелгәнчә, милли изүләр һәрьяклап көчәйгән чорда, патша хөкүмәте татар мәктәп-мәдрәсәләрен ябып, мәче- -әрен җимереп, көчләп чукындыру кампаниясенең кызган чагында ясала. Менә шул чакта В Г. Белинский кебек эшлеклеләрнең әйткән җылы сүзләре татар җәмәгатьчелеге тарафыннан ничек кабул ителгәнлеген күз алдына китерү авыр булмаса кирәк. Әлбәттә, алар татар мәгърифәтчеләре күңелендә рәхмәт хисләре уятып кына калмаган, шул юлда тырышлыкны арттырып эшләргә илһам да биргән. Шушы катлаулы иҗтнмагый-политик шартларда татар мәгърифәтчеләре башка бик күп мөһим практик чаралар белән (яңача укыта торган мәдрәсәләр ачу. газета-журналлар чыгару өчен көрәш, культура оешмалары төзү, китап бастыру һ. 6 ) беррәттән, татарча театр оештыру максатын да алга куялар. Бу эш театр сәнгатенең идея-эстетик нигезе булган драма әсәрләре язудан һәм тәрҗемә итүдән башлана, аларны сәхнәгә кую тәҗрибәләре ясала. Шулай итеп, ун ел чамасы вакыт эчендә (1887—1898) Г Ильяси, Ф Халиди, М. Казани. Г Камал пьесалары языла, «Хасәт баба», «Комедия Чистайда» комедияләре басылып чыга, театр булдыру кирәклеге, аның беренче адымнары турында «Тәрҗеман» газетасында һәм Казанда русча чыга торган газеталарда хәбәрләр басыла башлый. Татар телендә беренче сәхнә әсәре булган «Бичара кыз» драмасы (1887) мәгърифәтчелек хәрәкәтендә актив катнашучылардан Габдрахман Ильяси. икенчесе — «Рәдде бичара кыз» (1888) Фатих Халиди тарафыннан языла. Г Ильяси татар драматургиясенә нигез салучы булу белән бергә, татарча беренче спектакль куючы да, беренче режиссер һәм артист та. Л. Җәләйнең язуына караганда, «Бичара кыз» әсәре язылган чорда сәхнәгә дә куелган. Биографиясеннән шул күренә ки, Г. Ильяси беренче башлап Казанда «Чыбылдык театры» (өй театры) оештыра. «Бичара кыз» әсәре әнә шул сәхнәдә һәвәскәрләр көче белән уйнала. Л. Җәләй әлеге мәкаләсендә Г Ильясиның кызы Зәйнәп Ильясииың сүзләрен дә китерә «Әни әйтә торган иде, әтиең өйдә театр корып йөри торган иде»2 . Бу факт Г. Камал истәлекләре белән дә раслана. Татар дөньясындагы шушы беренче драма- йың беренче артисты да Габдрахман Ильяси үзе булган булса кирәк. Габдррәшнд Ибраһил Җ»л»й Т«тар драматургиясен» 60 »л тулу учае 6»л»н. >Со»«т »д«6н»гы~, 1947, || сан, 110 6 мовның «Миръатындагы мәгълүматка караганда. 1900 елларга кадәр үк Касыйм шәһәрендә рәсми театр уйналган була. Әнә шунда куелган әсәрләрнең берсе шушы «Бичара кыз» булуы бик ихтимал Әлеге пьеса басылып чыкканчы ук сәхнәдә уйналган дигән хәбәрләр дә бар: «Бу әсәрне китап булып басылганга хәтле үк йортта-гаиләдә (домашний спектакль рәвешендә) уйналган дип сейлиләр, бу хәбәргә караганда, бездәге йорт-таилә спектакль1 ләре 1885—1886 елларда ук булган була»3 . Дерес. бу чорда куелган спектакльләр турында хәбәр иткәндә, күпчелек очракларда нинди әсәр уйналганы әйтелми. Шулай да моңа кадәр татар телендә басылып чыккан пьесаларның исемнәре билгеле булганлыктан, сәхнәгә, әлбәттә, шулар куелган дияргә була. Димэи, аларны драма әсәре буларак кына түгел, театрга бәйләп тә. шул чор сәхнәсенең репертуары буларак та тикшерергә нигез бар. Иҗат методы ноктасыннан караганда, мәгърифәтчелек театры репертуары — шактый катлаулы һәм үзенчәлекле күренеш. Мондый әсәрләрдә шул чорның реаль тормышы күз алдына килеп баса, андагы фикер көрәшләре, төрле көчләрнең бәрелеше-конфликт- лары шактый тулы гәүдәләнә Аеруча тормышның тискәре яклары реалистик күренешләрдә ачыла. Әмма уңай идеалның ничек сурәтләнүенә килгәндә, мәгърифәтче язучы, реалистик типизация юлыннан чыгып, хыял дөньясына кереп китә. Мәсәлән, «Хисаметдин менлапдагы Хәнифә, «Бичара кызпдагы Маһитап, «Морад Сәлимоәвтагы Морад, «Комедия Чистайдапгы асрау Хөсни образлары әнә шундый алым белән иҗат ителгән Җәмгыятьтә изүче һәм изелүчеләрне күреп тә, изелүчеләр өчен чын күңелдән борчылып та, шуларны әдәби әсәргә күчергәндә яхшылык һәм начарлык категориясеннән чыгып кына, димәк, социаль анализ кулланмыйча, мораль яктан гына гәүдәләндергәнлектән, әлеге әсәрләр тормыш турында тулы мәгълүмат бирә алмыйлар иде. Шушы сыйфатлар мәгърифәтчелек реализмының шактый чикләнгән булуын күрсәтә Әмма шул чорга тәкирләре ягыннан бу үрнәкләрнең дә уңай роль уйнаганлыгын һич тә шик астына алып булмый. Алар хәтта үзләреннән соң килгән язучыларны да рухландырганнар. Г Тукайның «Рәдде бичара кызндан аерым монологлар сөйләп йөргәне, ә Г. Камалның аны хәтта яттан белгәнлеге мәгълүм. Димәк, шул чорда сәхнәгә куелган беренче татар пьесалары үз чорының әһәмиятле актуаль мәсьәләләрен күтәреп чыгып, аларны җәмәгатьчелек алдына куялар. Шунысын әйтергә кирәк: мондый иҗат методында реализм элементлары уңай геройларны яки киләчәкне сурәтләгәндә, нәтиҗәләр ясаганда түгел, ә чынбарлыкта яшәп килгән һәртөрле гаделсезлекләрне, иске тәртипләрне тәнкыйтьләү дәрәҗәсенә күтәрелгән әсәрләрдә алга чыга, шулерда тормыш дөреслеге тирәнрәк чагыла Менә шушы сыйфат — аның кечле ягы. Бу сыйфатлар аеруча комедия-сатира жанрында язылган әсәрләргә хас. Аларда әлеге реалистик элементлар күбрәк урын алып тора Әлеге сыйфат билгеле күләмдә критик реализмга да күчә, һәм бу фактта без мәгърифәтчелек реализмындагы кайбер тенденцияләрнең дәяамын күрәбез Әмма соңга таба, уңай геройлар демократик катлаулардан алына башлатач, критик реализм бу берьяклылыктан торган саен кыюрак котыла бара Төрле урыннарда, күбесенчә «ей театры» шартларында башлаган спектакльләрнең эчтәлеге шулай камилләшә, булачак театрның идея-эстетик нигезе шулай формалаша Бу әсәрләр булачак театр алдында нинди бурычлар куелуын һәм ничек хәл ителүен өйрәнү өчен дә әһәмиятле документ булып хезмәт итәләр Аларның кайберләренә үз вакытында үзенчәлекле бәя дә бирелә, анализ ясала. Күләме һем формасы ягыннан бик чикләнгән мондый бәяләрдә шул чорның, башлангыч дәрәҗәдәге булса да, әдәби-эстетик карашларын күрергә мемкнн. Бу тәҗрибә башта әдәби әсәрдә — Ф Халидинең «Рәдде бичара кыз» драмасында ясала, сәхнә әсәре тормыш белен чагыштырып карала Әнә шулай беренче тапг.ыр театр тәнкыйте элементлары сизелеп кала Исеменнән үк аңлашылганча (рәдде — кабул итмәү), әсәрдә полемика бар Аның геройлары Г Ильяси пьесасындагы вакыйгаларга, персонажларның эш-гамәлләренә бәя бирәләр, бәхәсләшәләр, хөкем чыгаралар. Вакытлы матбугат булмаганлыктан, Ф Халиди бу елкедә барган бәхәсләрнең асылын әдәби әсәр ярдәмендә ачып бирү юлын таба Гомумән, аның «Рәдде бичара кыз» драмасы — фикердәше Г Ильясига каршы чыгучыларга җавап рәвешендә язылган әсәр Милли газета-журналлар булмаган вакытта бер әдәби әсәргә икенче әсәрдә бөя бирү, аның турында фикер йертү гадәткә кергән була. Мәсәлән. 3. Һадиның «Мәгъсүм» хикәясендә Ислам хәлфә М Акъегетнең «Хисаметдин менла» романы турында фикер әйтә: «Бу хикәят гыйшык-мәхәббәт хакында язылган кеби күренсә дә. милләт ханында булган нәрсәләр күп икән». Г Камал исә «Бәхетсез егет» драмасында үзенең геройларыннан театрның әһәмияте, кирәклеге турында сенлете «Хуҗа һәм приказчик» комедиясендә шундый ук фикерләр бар Милли драматургия елкесенде барлыкка килгән яңалыклар белән бергә, турыдан- туры театр тамашалары оештыру эше дә башланып ките Габдрахман Ильяси тарафыннан куелган беренче спектакль турындагы хебер халык арасында тиз тарала Моның шаһиты булган Г Камал соңыннан үзенең истәлекләрендә бу турыда язып та чыга. М Парой 70 в» »»»»л» татар «ымтим. Кама, ТӘМ 71 6 Бу вакыйгалардан соң төрле урыннарда театр эшенә хәзерлек чаралары — пьесалар язу, тәрҗемә итү һ 6. турында хәбәрләр ешая бара. Алар «Тәрҗеман» газетасында шактый басыла. Гомумән, бу газета татар культурасындагы яңалыклар турында вакытында хәбәр итеп бара, театр тирәсендәге беренче бәхәсләр, фикер алышулар да шушм газета битләрендә сакланып калган. Мәсәлән, 1892 елның 10 декабрендә чыккан санда драматург Д. Фонвизин турында мәкалә урнаштырыла, аның иҗат алымы безнең җәмгыять өчен дә бик файдалы дип, комедия язучыларга үзенә күрә бер күрсәтмә бирелә. Аның көлүе, күңелле итеп һәм шул ук вакытта ачы телле көлүенең зур тәрбияви әһәмияте бар иде, диелә газетада. «Безнең җәмгыять өчен нәкъ менә Фонвизинча көлү урынлы һәм вакытлы». Күрәсең, бу чакырулар эзсез калмаганга охшый. «Хасәт баба» (1893), «Комедия Чистайда» (1895) кебек әсәрләр басыла башлау шул турыда сөйли. Ф. Халиди- нең «Надан, саран Теллә бай» комедиясенең шулар тәэсирендә язылган булуы мөмкин. Шул ук «Тәрҗеман» газетасында (1893 ел, 10 сентябрь) басылган хәбәргә караганда, Сембер губернасында яшәүче Мөхәммәт Акчурин дигән берәү Н. Гогольнең «Өйләнү» комедиясен тәрҗемә иткән. Димәк, театр репертуары турында сүз барганда, жанр мәсьәләсенә дә игътибар ителә башлый, репертуарның идея юнәлешен билгеләү омтылышлары ясала. Алдынгы җәмәгатьчелек репертуарның эчтәлеге мәсьәләсенә игътибар итү белән бергә, турыдан-туры даими театр булдыру, спектакль уйнау эшенә керешергә кирәклеген дә көн тәртибенә куя. «Тәрҗеман» газетасы 1895 елның көзендә казанлылар- ның бу юлда шактый әкрен кузгалуларына борчылып язган хат бастырып чыгара. Бу хатта татарлар арасында театрга йөрүчеләрнең күплеге, аларның театрны яратулары, димәк, хәзер милли театр кирәклегенең өлгергән мәсьәлә булуы басым ясап әйтелә. Аннан соң бу эштә үрнәк итеп алырлык мисаллар китерелә, мөселман динендәге кайбер халыкларның инде театр уенын башлаганлыгы искәртелә. Әлеге хатта түбәндәге юллар бар: «Казанда театр тамашасы аз түгелдер. Ахшамнарда театрда энҗеле, фәсле ханымнар да буладыр. Ләкин милли театр улдыгыниан хәбәре бу чакта бик аздыр. Бу хосуста Кавказия мөселманнары алда бара. Араларында зыялы вә мәгълүматле адәмнәр булдыгыннан ара- тирә Тифлиста, Бакуда милли театр тамашалары тәртип итәрләр». Мондый хәбәрләр, аерым алганда, театрның әһәмиятен аңлатып язган кыска-кыска мәкаләләр Казанда чыгып килгән рус матбугатында да басыла башлый- «Мөселман халыкларында, алдынгы әдәбиятның үсә баруы белән бәйләнештә, халык театры булдыру мәсьәләсе дә көн тәртибенә куелды. Алдынгы әдәбиятның үсеше кешеләрнең рухи ихтыяҗларын уятты, бу нәрсә мөселманнарны да театрны «җен шаукымы» дип түгел, ә башка күзлектән карауга этәрде»4 . 1898 елның көзендә «Казанский телеграф» газетасы бу эшне оештыручылар да бар икән, дип белдерә: «Татар телендә спектакль булдыру — Казан мөселман җәмәгатьчелеге алдынгыларының күптәнге хыялы. Изге хыял, әмма ул тиз генә тормышка ашармы? Соңгы вакытта татар телендә спектакльләр кую мәсьәләсе үзенең үсешендә яңа дәвергә керде. Интеллигент татар мөселманнарыннан берәү Казанда татар театры мәсьәләсен хәл итү эшенә җитди рәвештә алынырга булды» 5 . Бу оештыручының исеме дә билгеле: ул — Заһит Шамил. «Кем белә,— дип яза газета,— бәлкем, Шамил әфәнденең җиңел кулы белән мөселман җәмгыяте файдасына беренче булып оештырылган Казан театры Болак артындагы Яңа тамашачыларның да мәхәббәтен җәлеп итәр» 6 . Шул ук вакытта булачак театрның репертуары мәсьәләсе дә күтәрелә. Югарыда әйтелгән газетада бу турыда бәхәс тә булып ала. Татар телендә сәхнә әсәре һәм театр уеннары булуы мөмкинме-түгелме дигән сорау да куела. Бу бәхәсләр, театр турындагы хәбәрләр әлеге газеталар битләрендә беразга сирәгәеп кала. Моның сәбәпләрен аңлау, әлбәттә, авыр түгел. Царизмның аяусыз колониаль политикасын тормышка үткәрүче патша ялчылары, изелгән милләтнең алдынгы көчләре башлаган бу яңалыкны бик тиз күреп алып, гадәттәге алымны кулланалар: моңарчы татарча газеталар чыгаручыга ничек аяк чалып килгән булсалар, бу эшкә дә юл куймаска тырышалар. Димәк, театрга да патша самодержавиесенең милли культураны үстермәүгә юнәлтелгән реакцион политикасы каршы төшә. Әлбәттә, бу турыда сүз йөртә башлаган газеталарга да тиешле «күрсәтмә» бирелгән булырга тиеш. Моның шулай булуы шушы чорда Татар укытучылар мәктәбендә булып узган кайбер вакыйгалардан да күренә. Театр эшен практик юлга салу омтылышы шушы Укытучылар мәктәбе укучылары арасында да башлана. Бу турыда шул чор рус матбугаты да яза, моны архив документлары һәм истәлекләр дә раслый. Күренекле театр тәнкыйтьчесе һәм татар театрының беренче адымнарыннан ук бу өлкәдә актив эшләп килгән Г Кәрам болай дип искә ала: «Учительская школада тәҗрибә өчен рус телендә вак-вак рус пьесалары куела. Менә шул школа сехиэсе театр русларга гына махсус бер нәрсә дип йөргән шәкертләргә бик зур тәэсир иткән булса кирәк Бу яшьләр, үзләре уйнау белән генә канәгатьләнмичә, аның татарча уйналуын таләп итә башладылар. Моңа, әлбәттә, школа идарәсенең, бигрәк мәхәлли хекүметнең (урындагы властьларның — Б. Г.) рөхсәт бирү ихтималы юк иде. Алар бу таләпләренә ирешә алмадылар. Ләкин алар моның белән генә калмадылар. Шуннан 5-6 елдан соң бәгъзе бер өйләрдә шул ук школа шәкертләре русчадан тәрҗемә ителгән кечкенә әсәрләрне ара-тирә уйный башладылар» 7 Татар театрының 20 еллыгына карата тезислар рәвешендә басылган материалда моңа түбендәге фактлар өстәлгән: «1898 елда Казанская учительская школада укучы татар яшьләре татарча спектакль куярга рөхсәт сораганнао. Рөхсәт бирелмәгәч, рус әдәбияты белән файдаланып, спектакльне русча куйганнар» . Г. Кәрам китергән фактлар башка документлар белән дә раслана. Татарстан Үзәк дәүләт архивында Татар укытучылар мәктәбендә оештырылган спектакльләр турында мәгълүматлар саклана. 1897 елның январенда мәктәпнең инспекторы Ш Әхмеров Казан уку-укыту округының попечителеннән кышкы каникуллар вакытында бу мәктәптә укучыларга Н. Гогольнең «Өйләнү» һәм «Ревизор» (2 акт) пьесаларын куярга рөхсәт сорал мөрәҗәгать иткән. Үтенеч язуы өстенә 1897 елның 24 декабрендә (иске стиль белән) округ попечителенең «рөхсәт итөм» дигән резолюциясе салынган ’ Моннан соң да бу мәк - тәптә татар укучылары русча спектакльләр кую эшен дәвам итәләр. Шул ук вакытта татар тәлеидә әдәби музыкаль кичәләр үткәрү үтенече мәктәпнең педсоветы тарафыннан кире кагыла 10 Бу вакыйгаларда катнашкан Г Кәрам әлеге мәктәптә татарча спектакльләр кую да тыелганлыгын әйтә. «Татар театры (1906—1926)» җыентыгында шул факт раслана. Укытучылар мәктәбендә башланган тыюлар шәһәр күләмендә оешып килгән труппа язмышына да кагыла. Газеталардан күренгәнчә, шәһәр яшьләре Ф Халидинең «Рәддә бичара кыз» драмасын сәхнәгә куярга хәзерләгән булганнар һәм спектакльне күрсәтергә рөхсәт сорап үтенеч җибәргәннәр. «Волжский вестник» газетасы шул уңай белән кызыклы фактлар китерә «Шәһәрнең татарлар яши торган өлешендә озын колаклардан татарча спектакль куелачагы турында хәбәр таралды. Бу хәбәр бераздан «Казанский телеграф» газетасында да басылган иде. Ул хәзер дөрескә чыга башлады Безгә хәбәр итүләренә караганда, инде тиешле үтенеч тә җибәрелгән һәм, әгәр дә рөхсәт итәлсе, татарча спектакль һөнәрчеләр клубында, ярлыларга ярдәм максаты белән, мөселман бәйрәме., көнендә куелачак икән. Ирләр ролен дә. хатын-кызлар ролен дә ирләр башкарачак. Катнашучылардан безгә шушы кешеләрне атадылар 3 Шамил (бу эшне башлап йөрүче), 3. Димов, бертуган Айтугановлар. Киләчәк күрсәтер Хәзергә яшь мөселманнарга Казанда моңарчы күрелмәгән башлангычларында зур уңыш телик. Куелачак эсер — «Рәрде бичара кыз» пьесасы икән («Бичара кызага тәнкыйть»). Казаилылар тәрәккый итә» Әмма күл еллар буе хәзерләнеп килгән, зур өметләр багланган бу вакыйга булмый кала — патша властьлары аны тыя. Бу турыда газеталарда хәбәрләр бастыру да шуннан соң сирәгәя. Шулай да башланган эшне бөтенләйгә тыю инде мөмкин булмый Мәсәлән, шул ук елларда театрның әһәмиятен аңлаткан, аны булдыру кирәклеге турында чыгышлар татар телендә дә күренә башлый. Бу хакта беренче башлап Г. Камал язып чыга, һем яшь драматург бу мәсьәләдә үзенең шактый хәзерлекле булуын күрсәтә. Аның бу чыгышы татар театр сәнгатенең башлангыч чорына карата үзенә күрә бер программа булып саналырга хаклы. Моның өчен ул үзенең беренче әсәре булган «Бәхетсез егет» (1898) драмасын файдалана, театрга караган фикерләрен әсәрдәге яңача укыган яшь геройдан әйттерә «Минем театрга бару дигән сүзем дә гаеп түгел, анда никадәр гыйбрәтләр бар начар юлда йөргән кешеләр ниндәй эшләргә очраганын һем дөньяда ниндәй хурлыкларга тешкәннәрен күз алдында күрсәтелер» Пьесада бер биткә якын урын алган монологта шул чорда театр турында барган бәхәсләр дә чагылып үтә, сәхнә сәнгатенә тискәре карашлар белдергән, аны уен-көлке дип кимсетүчеләргә җавап та бирелә. Театр тамашасының башка әһәмиятле яклары да онытылмый. «Анда биргән акчаларыбыз да җилгә китми, анда җыелган акча белән фәкыйрьләрне, мәктәп вә мәдрәсәләрне тәрбия кылалар» Шушы карашлар нигезендә Г. Камалның үз иҗаты да башланып китә, һәм ул бер-бер артлы «Бәхетсез егет», «Өч бәдбәхет» исемле пьеса яза, «Кызганыч бала» драмасын тәрҗемә итә Шунысы игътибарга лаек: 19 яшьлек Камал, әле иҗат тәҗрибәсе булмааы нык сизелүгә дә карамастан, күп кенә мәсьәләләрдә, мәсәлән, алган вакыйгалар, аларны ничек күрсәтү, конфликтларны хәл итү өлкәсенде яңа юлга баса. Биредә гел бәхетле тәмамлана торган финаллар да юк. тискәре типларның кетмегеиде уңайга үкереп китүләре де күренми. Әсәрләрдә тормышның катлаулылыгы, драматизмы чагыла Уңай геройларның характеры да башка... Әйткәнебезчә, патша самодержавиесенең колониаль политикасын тормышка ашыручылар казан татарлары арасында барган вакыйгаларны, һәртөрле яңалыкларны каты күзәтү астында тоталар һәм прогрессив башлангычларны даими рәвештә тыеп киләләр. Менә шушы кысулардан соң, күп кенә әһәмиятле эшләр чит төбәкләрдә оештырыла башлый. Мәсәлән, шул ук театр уены Казанда әзерләнеп тыелгач, аны моннан ерак булган шәһәрләрдә оештырырга мәжбүр булалар. Күрәсең, урындагы властьлар моңа артык зур игътибар итмичә генә рөхсәт бирәләр. Әнә шулай ител, Казанда «Рәдде бичара кыз» спектакле тыелган вакытта, Касыйм шәһәрендә ике көн рәттән ачык спектакль куюга ирешәләр Ә бераздан Ташкент шәһәрендә уйнала, Оренбургта хәрәкәт башлана. Патша властьлары, газета-журнал чыгаруны гасырлар буена тыеп килгән кебек, театр булдырмау өчен башлаган көрәшне дә мәкерле рәвештә дәвам иттерделәр. Әмма моның да чиге якынлаша бара иде. 1905 елның көзендә Оренбург театр сөючеләренең спектакльләрен тыюлары властьларның соңгы хурлыклы «җиңүе» була. Казан Укытучылар мәктәбендә укыганда, Ф. Әмирханнар белән аралашып, театрга гашыйк булган И. Кудашев (Ашказарский) Оренбургка эшкә килгәч, үз тирәсенә һәвәскәрләр җыеп, спектакль куярга алына һәм, А. Островскийның «В чужом пиру похмелье» пьесасын татарчага күчереп, спектакль хәзерли, афишалар тарата. Менә шунда кара көчләр тагы хәрәкәткә килә, һәм губернатор тамашаны тыя. Әмма бу реакциянең соңгы тантанасы була. Беренче рус революциясе ташкыннары самодержавиене бик нык какшата, куркуга сала. Нәтиҗәдә аның газета-журнал чыгаруга, театрлар булдыруга, төрле культура оешмалары төзүгә каршы килә алырлык көче калмый. Менә шундый шартларда Казанда һәвәскәрләр труппасы 1906 елның 22 декабрендә «Кызганыч бала» белән «Гыйшык бәласе» спектакльләрен рәсми рәвештә тамашачыга күрсәтә. Бу спектакльләрдә катнашалар: Зәйнәп Габит ова-Терегу- лова (сәхнәдә Хаҗаееа һәм Солтансеа), Суфия Коләхметова (Морадова), Әминә Тере- гулова (Гәрәева), Рабига Габитова, Әбүбәкер Терегулов (Юнысов), Шакир Мәхәммәтъяров, Газиз Сәйфелмөлеков, Шәриф Сүнчәләй, Гариф Габитов, Габдрахман Мостафин, суфлер Гыймад Нугайбәк. Моннан соң куелган спектакльләрдә Шәмсекамәр Коләхметова, Гайшә Богданова, Гафур Коләхметов (сәхнәдә Ширалеев), С. Газизов, С. Рәмиев, А Кайбышев һ. б. катнаша. Бу труппа «Яшьләр» дип атала башлый. Беренче ачык спектакльләргә рөхсәт сорап язылган прошение Ибраһим Терегулов исеменнән бирелгән. Бу труппаны оештырып җибәрүчеләр арасында Ф Әмирхан, Г. Колахмәтов, М. Вахитов, Г. Мостафин, Q. Рәмиев, И. Кули һ. б. була. Бу тарихи вакыйганы ул чорда инде барлыкка килгән вакытлы милли матбугат күтәреп ала, һәм 1906 елның 22 декабре татар театрының туган көне булып тарихка керә Г Ибраһимов татар театрының нинди шартларда тууын тикшергәннән соң, аның кара көчләргә каршы көрәштә үсә, көчәя барганын күрсәтеп болай дип язды: «... ике кара көчне: 1) татар феодаль кара динчелеге белән, 2) рус алпавыт самодержавиесен җиңеп, иркен дөньяга чыга алуы — тик 1905 нче ел революциясе аркасында гына мөмкин булды. Бу революция татар театры өчен җиңел тууга ярдәмчелек ролен уйнады... Татар театрының ул беренче башлангыч еллары 1905 ел революциясенең каты көрәшләре астында булганга, байтак революциячелек рухы бар иде12 .