Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОҢЛЫ ГОМЕР

Татар музыкасы тарихында утызынчы еллар аерым урын алып тора Бу рес- | публикада социалистик музыкаль культураны актив төзү, профессиональ музыка иҗатын зур тизлек белән үстерү еллары иде. Шул чорда Мәскәү. Ленинград шәһәрләренең музыкаль уку йортларында милли кадрлар әзерләнде. Алар арасыннан Мансур Мозаффароа, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин. Җәүдәт Фәйзи, Заһит Хәбибуллин кебек композиторлар. Сара Садый- коеа, Фәхри Насретдинов. Мөнирә Булатова кебек башкаручылар үсеп чыкты. Шушы буын вәкиле булган талантлы скрипкачы, югары профессиональ музыкант, фольклорчы галим Хәсән Гобәйдуллин — татар совет музыкаль культурасы үсешенә зур хезмәт күрсәткән кеше дәрәҗәсенә күтәрелде Хәлбуки, аның эшчәнлеге бүгенгә кадәр тиешенчә яктыртылганы юк әле. Замандашлары сөйләвенчә. Хәсән Гобәйдуллин композиторлар һәм музыкантлар белән зур иҗади дуслыкта яши. 1934 елгы бер фоторәсемдә ул Муса Җәлил, Александр Ключарев һәм Җәүдәт Фәйзи белән төшкән. (Бу рәсем беренче тапкыр «Музыкаль Татарстани дигән китапта урнаштырыла). «Композиторлар эшкәртүендә татар халык көйләре» дигән китабында (1964) Мәхмүт Нигъмәтҗанов 1935 елда Хәсән Гобәйдуллин җыеп, язып алган Касыйм татарлары җырларын бу төбәк музыкаль фольклорының бердәнбер документы итеп атый. Р. Исхакова—Вамба төзегән «Татар халык җырлары» китабына (1981) X. Гобәйдуллин язып алган һәм эшкәрткән 11 көй кертелгән. Хәсән Миңлевәли улы Гобәйдуллин 1904 елда Петропавловск шәһәрендә тимер юлчы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне ул Омск музыка училищесы каршындагы музыка мәктәбендә ала. 1926—1928 елларда Казан шәрык музыка техникумында А. Литвинов җитәкләгән скрипка классында, аннары бер ел Уфадагы музыка техникумында укый. Аны тәмамлаганнан соң Ленинград консерваториясенең радио бүлегенә укырга керә һәм 1933 елда югары квалификацияле музыкаль тапшырулар редакторы таныклыгы белән Казанга кайта. Монда ул шул заманның кайнап торган иҗтимагый-музыкаль тормышына чума. Социалистик музыкаль культура тудыру гаять катлаулы бурыч иде. Композиторлык иҗатын уңышлы үстерү өчен, бер яктан, музыка сәнгатен үстерүдә фидакарьлек күрсәтердәй белемле башкаручы кадрлар зарур булса, икенче яктан, яңа сәнгатьне аңларга әзерлеге җитәрдәй тыңлаучысы булуы да шарт иде. Мәгълүм ки. башкаручысы белән тыңлаучысы булмаганда, теләсә нинди, хәтта иң гүзәл әсәр дә җансыз килеш ята бирә X. Гобәйдуллин шушы өчлек — композитор, башкаручы, тыңлаучы арасында элемтә урнаштыруда күп көч куя, яңа культура казанышларын пропагандалый, яңа совет тыңлаучысын тәрбияләүне үз бурычы итеп саный. Тыңлаучыларны оста һәм рухланып уйнавы белән сокландырып, ул бик еш концертлар бирә Композитор Заһит Хәбибуллин менә болай искә ала: «Хәсән Миңлевәлиевичны мин бигрәк тә скрипкачы буларак оныта алмыйм. Ул чын артист иде. Аның уң кулы гаҗәп гүзәл иде. Ә сул кул бармакларының җитезлеге «күзләрне камаштырырлык» иде Ул матур һәм тигез «аваз» белән, халык иҗатының бөтен нечкәлекләрен белеп, татар һәм башкорт көйләрен башкара. Репертуарында шулай ук Европа һәм рус классикасының скрипка өчен язылган иң яхшы әсәрләре дә бар иде Нәфис зәвыклы музыкант иде Хәсән, коллегалары аны хөрмәт итә, ярата иде. Аның һәр чыгышы хуплап каршы алынды, вакытлы матбугат исә талантлы скрипкачы турында күп тапкырлар язып чыкты ...» Радиода музыкаль тапшырулар редакторы буларак, X. Гобәйдуллин бу вазифаның никадәр җаваплы эш икәнлеген аңлап эшли. Ул елларда радио халыкны музыкаль эстетик яктан тәрбияләүдә һәм музыка сәнгатен пропагандалауда бик әһәмиятле чараларның берсе иде Редактор эшкә дәртләнеп торуы белән башкаларны да рухландыра. Шушы елларда аның белән бергә эшләгән Зәйнәп Хайруллина болай искә ала: «Яшь белгеч эшкә бөтен барлыгы белән тотынды. Ул килгәч, музыкаль тапшырулар һәм эчтәлек, һәм форма ягыннан шактый баедылар». Хәсән Гобәйдуллин башкару һәм редакторлык эше белән генә чикләнеп «алмый Аның фольклорчы буларак эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия. Халык музыкасына ул балачактан гашыйк була. 1934 елда Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты Хәсән Гобәйдуллинны СССР Фәннәр академиясенең Ленинград антропология һәм этнография институты аспирантурасына укырга җибәрә. Утызынчы елларда монда, СССР халыклары музыкасын җыю һәм өйрәнү эше бер үзәккә тупланып, социалистип төзелеш бурычлары белән тыгыз Т бәйләигән идеология фәне буларак, совет фольклористикасының тап принциплары формалаша. Совет властеның милли политикасы яктылыгында милли культураларны үстерү бурычы беренче планга куелды. Монда инде фольклористика проблемалары белән практик музыкаль иҗат проблемаларының тыгыз бәйләнештә икәнлеге ачыкланды Бу жәл, экспедицияләр оештырып, халык авыз иҗатын фән нигезендә җыя башлауга китерде Институтның фонограммалар архивына гаять бай материал туплана. Шул фондларда аспирант X Гобәйдуллиниың 1934 елда Мари автономияле республикасына барыл язган фонографик язмалары да бар Анда авыл җырлары һәм төрле уен коралларында башкарылган көйләр язылган. Ә шул ук елның сентябрендә Татарстанның Беренче Май һәм Шөгер районнарында булганда ул татар көйләрен яздырып ала 1935 елда композитор Н. Чаплыгин һәм шагыйрь Ә Ерикәй белән бергә Хәсән Гобәйдуллин Касыйм районына музыкаль фольклор җыярга бара. Монда рус һәм татар авыл җырлары языла. Җырларны кәгазьгә күчерү Е. Гиппиус җитәкчелегендә зур төгәллек белән эшләнә. Соңрак бу таләпләр Е. Гиппиусның «аналитик нотация» принциплары нигезенә ята. Аспирантурада укыганда X. Гобәйдуллин совет фольклористикасының методологик принципларын өйрәнә, җыю эшенең техникасын һәм методикасын үзләштерә Архив документлары арасында мари авылларында эшләгән экспедиция турында отчет сакланган. Аннан без X. Гобәйдуллиниың фольклорчылык эше турында фикер йөртә алабыз. Экспедиция СССР Үзәк Башкарма Комитеты каршындагы тел һәм язмачылык комитеты тарафыннан, фәнни-тикшеренү институты белән берлектә мари теленең үзенчәлекләрен өйрәнү, шулай ук халыкның поэтик һәм музыкаль авыз иҗаты әсәрләрен язып алу өчен оештырыла. X. Гобәйдуллин эшләгән отряд Таулы Мари районында тикшеренү эшләре алып бара (унбишләп авыл). Отчетта тау ягы марилары белән болын ягы марилары культурасындагы мәгълүм аерымлыклар географик үзенчәлекләр белән бәйләп аңлатыла. Отчетта бер үзенчәлек күрсәтел үтелә һәр авылның үз җырлары бар, һәм башка авыллар җырларын бу авылда белмиләр дә, белергә дә теләмиләр. Чит җырлар җырлау бу якта үзеңне үзең санламауга исәпләнә икән. Тупланган материал нигезендә X. Гобәйдуллин мари җырларына хас үзенчәлекләрне күрсәтә. 1 Мари музыкасы бер тавышлы. Ансамбль һәм хор белән җырлаганда униссонга җырлана 2. Авазлар пентатоникага корылган Моннан тайпылу бик сирәк очрый. 3. Мари җырлары ике кисәктән тора, икенче кисәк беренчесен тулысы белән кабатлый диярлек, ләкин бер квинтага түбәнрәк була. 4 Җырның үлчәме бик симметрияле, речитативлык юк 5. Бизәкләр юк. 6. Иҗекләрне сузу юк. 7. Киң интерваллар бар 8. һәр җырның үз сүзләре бар Инструменталь музыкага тукталып, X. Гобәйдуллин түбәндәге уен коралларын күрсәтә: 1. Төрле гармуннар. Алар асылда көй уйнау эчен кулланылалар 2. Геслә-куслью. Тау ягында гөсләдә хатын-кызлар уйный, болын ягында—ирләр генә диярлек. 3. Тынлы уен кораллары төркеме озынча флейта, аркылы флейта һәм һәрчак кул астында булуы белән уңайлы агач яфрагы Кайберәүләр яфрак белән гаҗәп матур кей чыгара беләләр. Моннан тыш. X. Гобәйдуллин шебер дигән уен коралын атый Ул мөгез һәм куыктан гыйбарәт Аның үзенә генә хас — туйда уйный торган репертуары бар Ул — туйны башлау җыры, туй биюе, озак җырланучы туй җыры, карак җыры Шебергә еш кына дом- бер-кечерәк кенә барабан да кушыла. Бу экспедиция мари җырларын фонографка беренче булып язып ала. Шуңа күрә X Гобәйдуллин мари халкының җыр иҗаты хакында кистереп йомгак ясамый тора. «Мари халык авыз иҗатының аз өйрәнелгән булуы.— дип яза ул.— экспедиция эшен дәвам иттерүне һәм тагын ике районда фольклор җыюны таләп ите. Шулай иткәндә генә проблемаларны хәл итүгә якын килергә мөмкин...ь Диссертация естендә эшләү барышында татар халык музыкасын язып алу һәм өйрәнү өчен экспедициягә чыгуны да күздә тота. 1Д1ул максат белән ул Беренче Ман һәм Шөгер районнарына бара Анда җырлар язып алу белен бергә, үзе дә концертлар оештырып, скрипкада уйный, музыка турында әңгәмәләр үткәрә, рәсемнәр ясый (аның андый сәләте дә була). Бу экспедициядә язып алынган «һаваларда йолдыз» җыры Р Исхаковә-Вамбә җыентыгына да кертелгән 1935 елда Рязань өлкәсенең Касыйм районына оештырылган экспедиция дә үз алдына татар совет фольклорын ейрену бурычын куе Экспедиция материалларына нигезләнеп, X. Гобәйдуллин «Касыйм татарлары җырлары» дигән мәкаләсен яза Анда автор, Касыйм татарлары фольклорының музыкаль стилистикасы турында актык фикерне әйтү иртәрәк булыр иде, ди. Мәсьәлә киңрәк куелырга тиеш — Идел һәм Касыйм татарлары авыз иҗаты турында заман таләпләренә җавап бирә алырлык фәнни тикшеренүләр бастырып чыгарырга кирәк, ди ул. М. Нигъ- мәтҗановның «Идел татарлары халык җырлары» китабында (1982) X. Гобәйдуллин тикшеренүләренә «Касыйм татарлары музыкасы буенча галимнәре киләчәк өчен бик кыйммәтле бердәнбер хезмәт», дип, югары бәя бирелә. X. Гобәйдуллин язмаларындагы әсәрләрне совет чорында гына туган әсәрләр дип әйтел булмый. Аларның һәркайсының диярлек революциягә кадәр үк элгәрләре булган. Аларны я тематикасы, я башкару рәвешләре заманча итә. «Кызыл эскадрон» җырын алып карыйк Ул Р Исхакова-Вамба җыентыгында өченче җыр итеп урнаштырылган. Ачык ритм. Темасы — гражданнар сугышы. Сафта барганда җырлана торган типик җыр. А Ключаревның 1941 елда чыккан җыентыгында шул ук җыр «Күгәрчен» исеме белән яңа сүзләргә җырлана торган, Октябрьгә хәтле туган җырлар бүлегендә бирелә Аңлатмада аның гасыр башында лирик сүзләр белән җырлануы, ә гражданнар сугышы вакытында бигрәк тә киң таралып китүе әйтелә. Музыкаль стилистикасы ягыннан ул типик кыска көй. Тематикасы—гражданнар сугышыннан соң яңа тормыш тезү Бу җыр да утызынчы еллар тирәсендә язып алынган. М. Нигъмәтҗанов җыентыгында аның Казанда X. Алмаевадан язып алынган «Күгәрчен гөрлидер» дигән варианты бирелә. Ул А. Ключарев җыентыгындагы җыр белән бик охшаш. Автор бу көйнең егерменче елларда Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар арасында бик популяр булганлыгын күрсәтеп уза X Гобәйдуллин язмаларына кире кайтып, Р Исхакова-Вамба китабында 106 нчы номер белән урнаштырылган «Оренбург кала» җырына игътибар итик. Монда бөтенләй башка җыр булган «Кызыл эскадрон» белән ап-ачык бәйләнеш сизелә. Ә җавапны аңлатмадан табып була — ике җыр да бер үк башкаручыдан язып алынган икән. Җәүдәт Фәйзи җыентыгында «Оренбург кала» җырының бер варианты «Сандугач-күгәрчен» исеме белән урнаштырыла. Бу очракта инде җырның ритмы һәм характеры бөтенләй үзгәрә, ә аның структурасы һәм интонацион әйләнмәләре ныклырак элемент булып калалар. Күргәнебезчә. X. Гобәйдуллин язмалары утызынчы еллар музыкаль фольклорының фәнни нигезләнгән, «тавышлы документ»лары булып торалар. Аларны түкми-чәчми кәгазьгә күчерәсе һәм фәнни хәрәкәткә кертәсе бар. (940 елның 30 июнендә РСФСР составындагы автономияле республикалар композиторларының иҗади конференциясендә X. Гобәйдуллин ясаган чыгыш зур әһәмияткә ия. Анда аның халык сәнгатенең мөстәкыйль кыйммәткә ия булуына инанганлыгы, фольклорның читтән тәэсирләрне кабул итә-итә үсә торган аерым бер сәнгать дөньясы икәнлеген тирәнтен аңлавы чагылыш таба. X. Гобәйдуллин фольклорны өйрәнгәндә бар мәсьәләне музыкаль ладка гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде ди, чөнки халыкның музыкаль теле бик күп элементлардан тора. Кызганычка каршы, аларның күбесе темпка корылган уен коралларында башкарылганда тоныкланалар, юкка чыгалар. Аннары ул татар җырының гаять үзенчәлекле хасиятенә — аның бизәк чараларына туктала. Бизәк чараларының күп булуын музыкант күптавышлыкның булмавы нәтиҗәсе дип исәпли Төп көйне бизәкләп җырлый-җырлый, башкаручы ладның ныклыгына ирешә. X. Гобәйдуллин куйган мәсьәләләр бүгенге көндә дә яшәүчән һәм бик актуаль яңгырыйлар халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү профессиональ музыка үсешенең иң кирәкле шарты булып тора. Кызганычка каршы. X. Гобәйдуллин үз алдына куйган максатларының барысын да үтәп чыга алмый калды. Ул 1941 елда 36 яшендә Бөек Ватан сугышы башланырга ике көн кала вафат булды. Матбугат өчен әзерләнгән «Касыйм татарлары җырлары» дөнья күрми калды, диссертациясе өзелгән җирендә тукталды. Сугыштан соң күп нәрсә югалган, онытылган булып чыкты. Яңа проблемалар барлыкка килде. Әмма без музыкаль культурабыз үсешенә, татар совет музыкаль фольклористикасына бөтен көчен биргән һәм шул вакытта ук инде аның интернациональ нигезен аңлаган кеше алдында бурычлы булып калырга тиеш түгелбез. Хәсән Гобәйдуллин чын югары профессиональ дәрәҗәгә ирешкән музыкант-галимебез иде Аның мирасы әле җитди өйрәнүне көтеп ята. Уңышлы төстә алга бару өчен бездән үҮкән буын тикшеренүчеләр яулаган белемнәрне җентекләп өйрәнү таләп ителә.