Мәхәббәтнең бәхет кичендә
Бер хат булып килдем мин сиңа, Алалмадым ләкин җавабын. Сагыш кына идең әле син. Хәзер — мәңгелек җан газабым... Мин килгәндә, өйдә юк идең, Өстәлеңдә — бары бер сурәт. Анда — синең, минем яшьлегем Карап тора иде күз төбәп. Сагыш кына идең әле син, Сөю көтми иде ташлама. Мин килгәндә, өйдә юк идең, Җан газабы шулай башлана. Син яшьлегем минем, нарасый кыз, Без хыялда бүген күрештек. Элеккечә — соңгы тапкыр гүя — Күз карашлар белән үбештек. Гаҗәпләндем: син бит һаман шул ук,— Китмәгәнсең яшьлек ягыннан... Ичмасам гел тигез гомер теләп Нигә шаулый икән каеннар?! Ә йолдызлар бишек җырын көйли, Ала да күз кысып тын гына. Авыл халкы моңлы җырын суза Элеккечә сабан туенда. Нигә шулай бар да кабатлана Элеккечә, бәгырь яндырып?! Киткән идем юкса, ул елларны Үкенечле утта калдырып. Сине искә төшерү күңелемнең Чатырларын каерып ыргытты. Чигәләрне утлы кыршау кысты, Үз-үзеннән йөрәк курыкты... ...Авыл буйлап киткән идек, ярым. Күз нурлары итеп түгеп бары Чиксез кайнар йөрәк хисләрен. Шундый якты, матур иде дөнья! Ә кичләрен инде, кичләрен?! ФӘННУР СЛФИН (1948) шагыйрь. ’Кеше юлга чыкса’, «t ri квмпар». *Тымлык» ft. б. шигырь кисаплары аагоры Каламда яши. Яңгыравык көлү, пышылдаулар Маныладыр шәфәкъ нурына... Төн, менгән дә күкнең гөмбәзенә, Зөһрә йолдызны алган кулына... Ә тупылның озын бармаклары Шул йолдызга таба үрелә.— Аның белән тиңләшергә мөмкин Әкияттәге шүрәле генә! Көлдермәкче микән ул галәмне. Аз-маз гына шулай кытыклап? Бу дөньяны шатлык итәр өчен. Юк. син, дидек, башка юлын тап! Юк. бер генә йолдыз җитмәс диеп, Бәхет йолдызлыгын эзләдек. Йолдызларга нинди генә сүзләр Пышылдамый иде күзләрең! Ә көнләшү? Ә көнләшү синдә! Хәтерлимсең? Минем исемдә! Уйнап кына күрше кызыбызның Кулып сыйпап куйган өчен дә Киреләнеп беттең, үпкәләдең, Читкә киттең— авыл кырына (Шуңадырмы, инде әверелдең Мәңгелек бер Сөю җырыма....). Ә аннары кинәт, шаяртыпмы: — Яле,куып тот!—дип кычкырдың. Йөгердең син ындыр ягына таба, Караңгыга таба, кичкырын. Кавышкандай ике планета, Кулларыңны кулга алганда, «Өзеләбез!..» диеп тирбәлделәр Йолдыз кебек кыргый алмалар... Сүзләр генә түгел, күзләр иде Керсез аңлашуның чарасы. Яшералмый иде күзләр серен Хәтта' айсыз төннең карасы... Пар аккошлар чиккән кулъяулыгың Күкрәгемдә — җылы урында. Без уйлап та ул чак карамадык Ялгыз аккош булу турында. Җанлы абагадай үрмә гөлләр Аккошларның тирәягында. Мәхәббәт тә шулай серле була Сафтан да саф булган чагында. Кайда соң ул гөлләр, пар аккошлар?— Мин сагынам сезне, сагынам! — Кайтарыгыз Бәхет йолдызымны!— Диеп болытларга кагылам. Йолдызларга таба кулым сузып Сине эзләп узып барамын. Табышмактай серле күз карашың.— Таба алдыммы соң җавабын? Истәлекләр белән сөйләшәм мин, Тыңлаусызлар алар, үҗәтләр. Мин аларның телен беләм дә бит. Ләкин акцент миндә бик хәтәр!.. һәм аңладым, бәгырь, соңлап белдем: Чын мәхәббәт бездә булган ул! ...Япа-ялгыз барам... Сагышымнан Уянмасын берүк дип авыл. Ә бәхеттән үзебез качтык бугай, һәм без шуңа тиле төследер. Мәхәббәтнең йолдызлыгын кичкән Адәм исә изге кешед&р... Таңда инде бары хат булып. Бер хат булып килдем мин сиңа.— Кулъяулыгымдагы аккошлар. Абагадай гөлләр юксына... Гөлләр көтә, ә син юк һаман. Өстәлеңдә — бары бер сурәт. Анда — синең, минем яшьлегем. Йөрәк кебек яна ул дөрләп. Йолдызларга үрләп яна ут. Талбасмалар суга ташлана. Җитәкләшеп кайтыр юллар юк. Җан газабы шулай башлана. Башлана да олы юлларга, Диңгезләргә килеп тоташа. Сөю исән кала, бары тик Сикереп чыга алсаң ут аша. Үзәннәрдән йөгерә ул яшьлек Зур калага таба, бер генәм. Кала инде, кала уфтанып, Кызарыплар пешкән бөрлегән. Сагындырыр юкса барыбер Җитәкләшеп барган тар сукмак. Бөрлегәндәй кызыл җөй булып Җанда калыр хәтер-ярчыклар. Нигә соң без вакыт тапмадык Бөрлегәнне иелеп алырга? Ник ашыктык, кая ашкындык?— Имеш, дөнья күреп калырга! Дөнья күрдек менә!.. Үзең юк. Өстәлеңдә — бары бер сурәт. Күзләремә карап тора ул. Бәгыремә тула мөлдерәп. Сагыш кына түгел инде син. Син. бәхетем, хәзер — газабым!.. ...Бер хат булып килдем мин сиңа. Алалмадым ләкин җавабың. Ә бәхеттән үзебез качканбыз, һәм без шуңа тиле төследер... Йолдызларын күрдек Сөюнең. Ә андыйлар изге кешедер.— Бәлки менә безнең ишедер?!