МӘҢГЕЛЕК БӘХӘС
Фәнүзәнең югары бәя алган күзәтүләре кешенең яшьлеген хәзерге белән чагыштырганда бермә-бер озынайту мөмкинлеген расласа да. шуның организмдагы төгәл механизмы тәҗрибәдә тәгаен ачылмаган әле. Шулай икән, эшләргә дә эшләргә, бөтен гомер буе эшләргә кирәк булачак. Бәлки бер-ике буын кеше гомере генә җитмәс тә. Әйе, җитмәү ихтималы бүгеннән соң тагы да артты Бүгеннән соң Фәнүзә бу эштән читләшәчәк. Чөнки аның адәм балаларыннан гайрәте кайтты Адәм баласы иң әүвәл кеше булсын икән Шуңа ирешкәч, шул исемгә лаек икәнлеген раслагач кына, аңа яшьлек кебек гүзәл халәтне кабат бүләк итәргә мөмкин булачак Наҗар бу фи Гади су белән коенган гади кешегә — Наҗарга эчке кием кер-гергә кирәк. Сурәткә төшереп куймасыннар. Әйеме? Башына шундый гади фикер килеп. Фәнүзәне урыныннан кузгатты Үз тезләреңне, үз гарьлегеңне үзең кочаклап, күпме утырырга мөмкин?! Фәнүзә. шкафтан майка һәм трусик табып, ванна бүлмәсендәге батареяларга элеп куйды Наҗарның үзенә борылып карамады. Чөнки аны бу кыяфәттә хатыны гына түгел, башка адәмнәр дә күргәндер сыман тоела һәм шул тойгы Фәнүзәнең йөрәген әле дә агулый бирә Наҗар хаклы агуның рәвешләре чынлап та төрле, бик күп төрле икән. Наҗарны терелтеп кайтардылар, ә менә Фәнүзәне кем дәвалар һәм ничек итеп? Дәвамы. Башы 10 санда керне үзгәртергә һич тә мәҗбүр итә алмаячак. Кайдандыр чишмә чылтыравы ишетелә. Яшьлек чишмәсе. Якында гына берничә генә ел аша кулыңны сузсаң, кул җитәр кебек. Аның кайдалыгын Фәнүзә белә. Аның кайдалыгын Наҗар белә. Кешеләргә шул чишмәнең кайда икәнлеген күрсәтмәкче иде алар Инде ул чишмә чылтыравы бүтәннәргә тиз генә ишетелмәс Ник дигәндә, аның чылтыравы әнә тиз генә үзгәрде дә куйды — ул нибарысы ванна бүлмәсендәге су агышына әверелде Аңа да әле-бәлки, барча адәмнәр лаеклы дип әйтү кыендыр Торбалардан аккан су шулай ук саф һәм изге. Ләкин ул барыбер яшьлек чишмәсе үк түгел шул, андый ук кодрәткә гади су ия түгел әле. Савыкты дигәһ тә. Наҗар әле эшкә чыгарлык хәлдә үк түгел Ике-өч көнгә бер кабат поликлиникага барып күренергә кирәк. Авырудан гына түгел, ялгызлыктан гына да түгел, ә эшли дә. укый да алмаганнан интегергә туры килә. Шулай да аның хәле Фәнүзәнекеннән җиңелрәктер * Фәнүзә җайсызлыкны эшкә килә-килешли үк аерымачык к\реп тора: кемнәрдер «күрмичә» узып китсә, кемнәрнеңдер күзләрендә кызганх — \ нәрсәдер беләләр, әйтмиләр генә Ә бит шундый чак аларның һәркайсы Z Фәнүзәне котларга тиеш кебек. Ни дисәң дә инкарь ителмәстәй эш 5 башкарылган — к^ше гомерендә бер генә кабат була торган нәрсә Әмма. = очрашмый карашлар, күрмиләр, танымыйлар Фәнүзә бүген турыдан-туры лабораториягә барып керде. Анда да ♦ шул ук хәл — унөч баш берьюлы микроскопларга иелә. Светлана белән = Вәкил генә торып бастылар Исәнләшкәндә боларның да бөтен нәрсәдән 3 хәбәрдар икәнлеге күзгә ташланды Урыннарыннан кубып, каршыга ук « килүләренә карамастан, барыбер сизелде ярыйсы ук төче, ясалма * кыланышлар. ' х Бик исән, Фәнүзә, котлыйм сине,— дип пайпылдаган булса да. J Вәкил тавышында — ялган пафос - Әллә кайчан ук котладыгыз түгелме сон? Майны ботка бозмый,— дигән булып шаяртты тагын Вәкил Котлыйк әле, мондый җай гел генә чыгып тормас Шулай бит, Света5 • Шулай Котлыйм Сезне. Фәнүзә Кадыйровна. чын күңелдән Светаның күзләрендә шулай ук уңайсызлану галәмәте Шуны үзе дә сизгәнлектән, оялган кеше төсле башын ия ул Тиз арада тынлык урнаша һәр икесе пробиркалар белән булашкан- да. яки бүтән шөгыль табып, арлы-бирле йөренгән вакытта да эштән бигрәк Фәнүзә хакында уй йөртә Фәнүзә дә гел үзе турында уйлана Нәрсәдер караган, күзәткән булып утырса да, колак төбендә һаман бер үк алама сүзләр Света бүтән көннәрдә мондый тынлыкка үзенең, сәеррәк булса да, матур һәм яңа көй шыңшуы белән ямь кертә белсә, бүген авызына су капкан диярсең. Ул да кайгыга калган Уйлар, уйлар, сүзләр, сүзләр Искеләренә бүтәннәре, яңалары өстәлә. Башын иеп, Вәкил каядыр чыккан гына иде. Света тиз генә Фәнүзәне арттан килеп кочаклады да, шул ук җәһәтлек белән аның янына утыргач, искитмәле мөһим хәбәр җиткергәндәй тезеп китте Белмәссең инде, ышаныргамы, ышанмаскамы Наҗарның романы хакында бөтен кала шаулый. Имеш, ул ниндидер кызга өйләнә икән, минем ирем шәһәрнең бөтенләй икенче читендәге заводта эшли. Шуннан ишетеп кайткан. Ә без монда янәшәдә генә берни белмичә утырабыз Хәер, син белгәнсеңдер инде Күптәннән башланган тарих диләр бит Хәзер генә ишетелгәч тә Ишетмәгәнгә сабышырга җыенса да. Фәнүзә: Нәрсә ишетелде? дип сораганын сизмичә калды Ну. разводтыр инде, аннан соң. Кызын, син нәрсә әйткәнеңне беләсеңме? Нәрсә дип... Ишеткәнемне генә - тамчы да өстәмичә. Уфф! - Нәрсә, ялган хәбәрме әллә? Ялган, ялган, ялган' Бүтән вакыт булса, болай турыдан-туры ярып салмас, хисап бирмәс, чак кына башкачарак әйтер иде дә. тин бугазга ук килеп тыгылган агу һәм нәфрәт уйларга ирек бирми шул Үртәлүне сиздермәскә дә көч җитми кала. Кызны утырган җирендә калдырып, кечкенә савытлар алырга дигән булып. Фәңүзә салкын шкаф капкачына тотына Үле генә белгән өзек-төтек көй көйләп һәм сөенечле кыяфәт белән Вәкил хәбәр китерә — Фәнүзә Кадыйровнаны Садир Хәкимович сагынган икән. • Бу көннәрдә Садир Хәкимович директор кабинетында утыра иде. Фәнүзә шунда керде. Ишеккә якынрак урындыкларның, берсенә утырырга җыенгач, Садир Хәкимович: — Узыгыз мондарак, курыкмагыз, мин кешегә тимим,- дип көлгән булды — Менә шулай Чырайдан язгансыз. Кәефегез шәптән түгел ахры димме? — Шәптән түгел, Садир Хәкимович, киресенчә, бик начар — Менә монысына ышанмыйм. Юк, теләсә генә нәрсә әйтегез, ләкин монысына ышана алмыйм Шулкадәр олы уңыштан соң, башкала кешеләре үзләре үк соклангыч эшләргә йомгак ясаганнан соң. кәеф начар була димени? Моннан да олырак шатлык була диме? — Моннан да мөһимрәк нәрсә бар икән бит — Шаяртмагыз, Фәнүзә Кадыйровна. Мин ул хәтле үк беркатлы бәндә түгел. — Беләм. — Шуннан? Нажарның хәле ничек? — Больницадан чыкты. — Менә шәп — кайчан эшкә? — Әле больничныйда. Операциядән соң. . — Ничек? Операция дә булдымыни? Нинди? Фәнүзә бик тәфсилле рәвештә ире кичергән хәлләрне сөйләгәч. Садир Хәкимович чын күңеленнән кайгырган кыяфәткә керде. Менә инде, без бернәрсә белмибез Янына да тәки барып булмады Ике вазифаны берьюлы өстерәгәч, шулай була икән — кичерер инде Нажар — Садир Хәкимович, мин Нажарның кайсы больницада икәнен фәкать сезгә генә әйткән идем бит — Я, я, шуннан? — Сез ул адресны кемгәдер биргәнсез. — Ничек, ничек? — Ә ул кеше күчтәнәчкә агу китергән. - Фәнүзә Кадыйровна! Моны ничек аңларга? Чак кына вөҗдан кирәк ләбаса! — Кирәк шул, Садир Хәкимович, бик тә кирәк. — Мин сезне шундый да түбән уйлы кеше дип белмидер идем. — Өйрәттеләр, Садир Хәкимович, шактый өйрәндек. Шушы урында сүз арасына телефон чылтыравы кереп бик дөрес эшләде Икесенә дә хәерле тоелмаган бәхәсне туктатып, башка темага күчәргә жай туды. Диссертация якланса да, бу юнәлештә тикшеренүнең чынлыкта хәзер генә башлануын һәм моннан соң тагын да ныклабрак эшкә керешергә туры киләчәге искә кабат төшерелде. Фәнүзә үзе дә шуны раслагач, гәп озакка сузылмады Ләкин кузгалырга дигәндә, Садир Хәкимович киная белән генә елмаеп куйды да: — Инде бер кечкенә мәсьәлә,— дип, Фәнүзәгә кабат утырырга ишарә ясады — Нажар хакында. Гаиләгез турында. Сез, нәрсә, аерылышасыз- мыни? Дөресме шушы хәл? — Кәефе кинәт кырылган Фәнүзә, аптырап, ни әйтергә белми торган арада, тагын да катырагын өстәде.— Бөтен бүлекләр шаулый анда — Ж.итте сезгә! Фәнүзәнең күнегелмәгәнчә җикереп эндәшүеннән Садир Хәкимович үзе курыккандай кинәт читкә тайпылып куйды Нәкъ шушы вакытта ишек ачылды Аннан Алсуның бик вакытлы күренгән гүзәл башы һәм ягымлы чырае Садир Хәкимовичны үгет-нәсихәт бирүдән коткарып калды. — Нәрсә. Алсу Гаффаровна?— Беренче тапкыр Садир абзасы аңа атасы исеме белән ихтирамлы сүз кушты бугай — Рим Сәлихович исеменнән шалтыраттылар Бүген сәгать биштән соң кереп чыксын әле, диделәр. Рим Сәлихович — хәзерге вакытта барча институтлар өстеннән җитәкчелек иткән йогынтылы кеше. Аның дөньяда барлыгын бигрәк тә бу институтта бер көнгә дә онытып тормыйлар Чөнки Садир Хәкимович үзенен ин ихтирам иткән кешесе сыйфатында аның исемен көнгә бер генә кабат атамый торгандыр. Менә хәзер дә Алсудан шул исемне ишетүгә, кәефе күз ачып йомган арада күтәрелеп китте. Ярый. Фәнүзә Кадыйровна. дәвам итәрбез әле,— диде дә киенергә кереште һәм тиз арада китеп тә барды. ♦ Зур бүлмәдә бер-берсенә охшаш ике хатын-кыз үзләре генә калды, s Алсу Фәнүзәгә шул кадәр текәлеп бакты ки, әйтерсең, гомерендә беренче тапкыр күрә. Әйтерсең, Фәнүзәнең бите алама чир-махау белән кап- * ланган Ныклап карасаң, бәлки чынлап шулайдыр әле Фәнүзә бит үзе ь дә шулайрак сизә Ә кешеләргә кызык кешеләргә кешене мыскыллы ± кызгану белән кызганырга җай чыккан икән, файдаланып калсын ул, = үзенең өстенлеген тоеп рәхәтләнсен. Аргос кешеләре үзләрен коткарган каһарманны кулларына таш, сә- * нәк, имән күсәкләр тотып каршылаган кебек, рәхмәтләрен шулай белс дергән кебек. Фәнүзәгә каршы да аягүрә бастылар Күсәкләр, сәнәкләр * белән киләләр. Ә Фәнүзә ялгыз, бу минутта аның беркеме дә юк — әтисе * дә, әнисе дә. сөйгән яры да! «Наҗар! Син! Син китердең миңа бу хурлыкны Хыянәтең ясаган " җәрәхәтләр канап тора! дип уйлады Фәнүзә - Синең хыянәтең мине х шушы хәлгә төшерде Шашкан күселәр көтүе кебек, бөтен каланы ° кимерә синең хактагы гайбәт Алар минем җәрәхәттән тамган канны эчә, симерә бирәләр. Мин, үзем дә сизмичә, кинәт картайдым - ничә генә көн эчендә! Бер генә теләк тә калмады!» Син миңа әйтәсеңме бу сүзләрне. Фәнүзә Кадыйровна? Фәнүзә кычкырып уйлаганын төшенсә дә. һич кыенсынмыйча җавап бирде. Әйе. мин дә ишеттем, тиздән Наҗарның туе буласы, диләр Шул туйда сезнең лабораторияләрдәге барлык бөҗәкләр, барча микроб лар. җыйналып, танцага чыгачаклар икән Колакларын учлап. Фәнүзә ишеккә ташланды. Әмма котылырга җай юк иде Кайсы бүлмәгә кермә, менә шушылай шуыша шуыша, чыш- пыш йөри Аларны таптап кына үтереп тә. бетереп тә булмый һәм булачак та түгел, агу да җиңә алмый менә ичмасам адаптация! Кай арада җайлашканнар алар! Җитмәсә, тагын, тагын исемсез кыз! Кабердән казып алынган скелет кебек, шуның өрәге йөри институтның бер ишегеннән икенчесенә, аннан өченчесенә, дүртенчесенә уза. Әнә ул авызын кыйшайткан да Фәнүзәнең колакларын авырттырып кычкыра «Менә мин. менә күрегез! Мин Наҗарның сөяркәсе! Күреп калыгыз!» Янында гына әллә Алсу, әллә шул өрәкнең үзе Кабат борылып, өрәккә булган нәфрәтен Фәнүзә гайбәтчеләрнең берсенә Алсуга кай тара: - Хуҗасына өргән эт сафлыкка хыянәт Мин синең күзләреңне чокып чыгарам, мин синең авызыңны, бөерләреңне алып, үзеңнән дә хәтәррәк ерткычларга ыргытам Саклан! Сакланыгыз! Әләй. әләй. котырган! Фәнүзә котырган' Арты белән акрын акрын чигенә барып, нәрсәгәдер абынган Алсу әнә шулай дип кычкырып җибәрде Ары китә алмаганлыктан күзләрен коточкыч зур ачкан хәлдә диварга аркасы белән ябышып каткан кызга күз дә салмыйча, кая барганын үзе дә белештермәстән. Фәнүзә урамга ук чыгып китте: «Тиз, тизрәк, тынычрак җиргә!» Каядыр ашыгып атлавын белде Соңыннан ачыкланганча, аны аяк лары өйгә алып кайткан икән Өйдә беркем дә булмаганга, ишекне үзе ачып кергәч, шулай ук ашыгып чишенгәч, тиз арада тагын кушеткага менеп кунаклады һәм поликлиникадан кайткан Наҗарны таныш кыяфәттә каршылады Ире тагын шаккатып тнк тора Беркөнгечә үк тезләрен кочаклап бөкшәйгән Фәнүзә. зур зәңгәр күзләре белән томыраеп. бнлгесезлеккә текәлгән Үзе матур, үзе үлгән кеше төсле йөзе куырылып калган — Нигә бөрештең, тагын нәрсә бар? — дип, хатынының чәчләреннән сыйпыйсыйпый сорарга мәҗбүр булды Наҗар — Кала тулган кимерүчеләр белән! Өр-яңа вируслар белән! — Фәнүзә, акылыңа кил! — Шулар, шулар эчте канымны. Йөриләр, кимерәләр, йөгерешәләр — институтның барча бүлмәләрендә, өстәлләрдә, кәгазьләр арасында, шкафларда, тәрәзә төпләрендә. Шулар аркасында мин бер көн эчендә картайдым. Алар әле дә сиздермичә генә канымны эчә. Син анда барма, син алар белән сөйләшмә Югыйсә, сине дә харап итәчәкләр! Наҗар! Саклап кал мине, коткар! — Тынычлан, Фәнүзә, аңладым. Якларга, коткарырга сүз бирәм. — Җитәр микән көчең? Сине дә бит шулар авыруга сабыштырды. — Мин инде терелдем — Ай, юк шул әле, терелеп җитмәдең шул. Ә аларны җиңәр көч тә юк. Алар инде бар дөньяны баскан. — Ләкин көрәшергә мөмкин. Бөҗәкләргә каршы бөҗәкләр көрәшә ала. — Ә син кеше — көчсез. — Кеше бөҗәкләрне ашый торган бөҗәкләр чыгара ала. — Аңладым. Басуларда корткычларга каршы микроблар көрәшә. Агуны алмаштырган микроблар. Тик бит, ул микроблар ашап бетергәч, икенче төрле бөҗәкләр барлыкка киләчәк тә, кеше тагын яңа микроблар үрчетергә мәҗбүр булачак — Корткычлык, күпме җайлашмасын, бездән барыбер котыла алмаячак. — Онытма сүзләреңне. Фәнүзә, Наҗар күкрәгенә сыенып, тын калды. Наҗар аны бала йоклаткандай тирбәткәч, ул, нәкъ сабыйдай, йокыга да китте. * * * Нәфрәтнең әче төсе, вөҗдан газабы дип исемләнергә тиешле авыр тойгы белән берлектә, җиргә караңгы кич булып тарала. Дөньяны караңгылык баса Поликлиникада врач Наҗарга рецидивтан сакланырга кирәклеген кисәтте: абсцесс яңармасын өчен, салкын тидермәскә, бүлмә җылысыннан салкынрак сыекча эчмәскә туры киләчәк Алга-артка каранып йөрү һәм яшәү ирекне кысачак Шулай да түзәргә мөмкин, ә түзә алмасаң, беркемне гаепләү уе тумас, вөҗдан таныч калыр. Әмма Фәнүзәнең рецидивлары Фәнүзәнең күптән түгел генә тынычлангандай тоелган күңел чире бәйләнчек уйга әйләнә түгелме? Диңгез төсле — бер дулкын юкка чыккач, икенчесе калкамыни! Шушы чир, ничек кенә гаепсез дисәк тә. Наҗарны үз авыруыннан да яманрак газаплый, җанын сызлата, агулый лабаса — менә бусын нинди шеш дип атарга? һәм аннан ничек котылырга мөмкин икән? Кайдадыр ерак юлда автомобиль чаба. Каршысына... Әйе, каршысына кабан кыяфәтле Тилебаш чыга. Ул каршыга килеп басуга, автомобиль чыелдап юлдан кырыйга мәтәлә Аның эчендә — кешеләр Коткарырга кирәк, мөмкин кадәр тизрәк! Тилебаш исә, дүрт аягының кайда икәнен дә онытып, урман чытырманлыгына томырыла Еракка — җинаятеннән мөмкин кадәр ерагракка! Әмән абзый кулыннан ычкынган, кешеләр күзеннән һәм зиһененнән ычкынган Тилебаш! һаман йөри! Больница түрендә гипсланган аягы күккә сузылган директор ята Теге чакта җәнлекләр бакчасын су басмаса, Садир үз дәрәҗәсендә утырса, Вәкил институт бусагасын уза алмаса, директор әүвәлгечә сәламәт аягы белән матур гына йөрер, һәм бу көннәрне төрле афәт чуарламаган булыр иде. Әмма, төптәнрәк уйласаң, барысы өчен Наҗар үзе дә гаепле булып чыга. Җиде-сигез ел чамасы элек ул Садирны үз канаты астына сыендыр- маса, бөҗәкләр болай ук үрчи дә алмаган булырлар иде Вөҗдан газабы дигән исем алырга тиешле авыр хис шул гаепне аңлаудан ук яралды булса кирәк Ничек аны йолкып атарга? Теш врачы гына ярдәм итә алмастыр Йолкып ташлаганнан сон да. аның тамырлары калырдыр Бәлки черетә торган тутык күптәнрәк барлыкка килгән булгандыр’-*. Нажар яңадан атна чамасы вакыттан сон гына эшкә чыга алды. * Көн саен Фәнүзә алып кайта торган хәбәрләр аркасында, институт ч бусагасына аяк басасы килмәс дәрәжәгә жителгән икән Шул сәбәпле, = институт каршындагы кечкенә бакчаны узып, урамга чыккач, ул кинәт | икенче якка борылды. ' ф Иренең кая барырга җыенуы белән дә кызыксынмыйча. Фәнүзә = институтка кереп китсә. Нажар үзе күптәннән бирле күрәсе килгән S дусты янына музейга юл тотты Сагындырган дусты — кайчандыр үзе * ясаган һәм музейга бүләк иткән аю карачкысы да чирләгәндер, хәлен 1 белергә кирәктер сыман тоелды = Мәгәр аю әйбәт кенә басып тора иде Нәкъ тере хәлендәгечә елтыр 3 күзләре белән кешеләргә карап, гуя ки елмая Аю шат. чөнки аның * янында кешеләр өзелеп тормый, бигрәк тә бала-чага җыйнала икән Бала- ’ чаганың кочаклыйсы, сыйпыйсы килгәне күзгә куренеп тора Көлешә- көлешә әйләнә, тулганалар Әмма елтыр күзле дусны ераграк яшергәннәр шул пыяла читлек эченә бастырып куйганнар кул житмале түгел Димәк, ул мәңгелек әсирлеккә эләккән булып чыга Аның өчен бу тормыш мәңгелек сагыш Озак яшәү, үлемсезлек вакытны жиңү дигән сүз. Әмма болай мәңгелек эч пошу хәлендә яшәүдән ни мәгънә? Аю чынлап та тере булса, мөгаен. Нажарга үзенең үпкәсен әйтер иде. Әйе. Нажар аңа бик үк сокланырлык тормый) бүләк итә алмаган икән. Әмма әмма хата инде төзәтелгән түгелме соң? Теге көнне бит Әмән абый шундый хәбәр алып килгән иде Ул геннар хәзинәсеннән нәкъ менә шушы аюның исән калган күзәнәген алып, аңа икенче гомер биргән ләбаса Менә бит ничек монда торган аюның төп-төгәл күчермәсе инде яшәп ята — ашый, йоклый, тугайда сикергәли, агач башларына үрмәләп менә. Әйе. бу аю үлеменең очраклы хата икәнен белгән һәм аны авыр кичергән Нажар сөеклесенең тере күзәнәген алын калырга өлгергән иде Күзәнәкне кайчан үстерергә икәнен генә хәл итмәгән иде Әмән абый аны хәл иткән Ана аюны шуның белән аталандырып, ихтимал, рәхмәт әйтеп бетерә алмаслык изгелек эшләгән ул Шулай, кайчандыр очраклы ядрәдән үлем тапкан аю икенче тормышын башлады булып чыга Днмәк ки. вакыт чигенеп, кирегә китеп алды да атылган ядрә яңадан үз патронына кереп утырды? Тикшереп карасаң, нәкъ шулайдыр да ул. Бер ук аюның ике кабат яралуыннан һәм дөньяга килүеннән сон. нинди генә могжизага ышанмаска мөмкин икән? Могжизаны инде кул белән тотып карау мөмкин түгелме соң? Каравылчы абый ярдәме белән узе тудырган могжизаны уз күзе белән күреп, үз куллары белән сыйпар өчен. Нажар карачкы аю белән хушлашты да автобус тукталышына китте Ике-өч сәгатьтән соң исә тәжрнбә хуҗалыгына яңадан тергезелгән лаборатория бинасына барып та җитте Ярдәмче хуҗалык дигәне бик каты үзгәргән икән Нажар. дигәндәй, аптырабрак калды хәтта Берничә ел элек тугайны су баскач һәм. куп нәрсә җимерелеп. барча җәнлек- хайван һәлак булгач, финанс ягыннан аксаган институт, тиешле оеш мал ар белән килешү нигезендә, хуҗалыкны шушындагы совхоз карама гына күчергән иде. Совхоз шактый куәтле икән санаулы ел эчендә менә дигән кирпеч бина зоологик база калкытып куйган һәм аны кышын да. җәен дә көтүлексез эшли торган фермага әйләндергән Институтның ярдәмче дигән хуҗалыгы шул рәвешле зур селекция үзәгенә әверелгән Дөрес, совхоз бу эшләрне әле дә институт кешеләре белән берлектә башкара. Әмма галимнәр инде бу жирдә кунак кына икәнлекләрен яхшы тоялар Александр Иванович, хәтта үзе дә хәзерге шартларда совхоз директорына бәйле булып яшәде Нажар исә. совхоз зоотехнигы вазифасына катнашып, селекция эшенә нигез салышты. Бүгенге көндә рәсми зоотехник булып эшләгән Әмән абый Нажардан калган аю күзәнәген башкалардан сер итеп кенә саклаган һәм. мөмкинлек тугач, аңа икенче тормыш бүләк иткән. Уртак иҗат уртак бәхет тә булсачы! Баскыч төбендә Нажар шундый теләк белән уйланыбрак торган арада, ишек үзе ачылмасынмы — Югалган мал, кайттыңмы? Әйдә. уз. — Ә! Әмән абый! Узганчы... әллә башта карыйкмы? Сүз мәгънәсен тиз төшенгән Әмән абый хәйләкәр елмаеп куйды: - Шулаймы? Шулай дисеңме? Шулай була ул — Күтәрмәдән төшеп, Нажарның кулын кысты.— Киттек соң. Бозаулар өчен салынган абзарда... аю яшидер дип күз алдына китерү кыен, әлбәттә. Ж.әй көне, мөгаен, һавага чыгарырлар, исәнлекләргә аерым читлекләр куелыр Әмән абзый үзе дә шулай эшләргә жыена икән. — Искә төшермә, зинһар. • Үз хаталарыбыздан гыйбрәт алабыз. Шулай, башкаларныкыннан түгел. — Абзарда тәжрибә алып бару өчен бозаулар да урнаштырылган икән. Киләчәктә, бәлки, ишәерләр Ни дисәң дә. селекция киләчәктә ал арга inn гзләнә. Аргы почмакта — аерым бүлем. Ачык ишек артында гына . аю көтә. Нажарның йөрәге кинәт сулкылдап куйды. Очрашу! Нинди очрашу! һәм... әнә ул — таныш аю! Шулай бит? Әмма, юктыр, солы арасыннан баш калкыткан бу хайван аю түгелдер Ничек шулай була алсын икән? Шайтан алгыры, гап-гади нәрсә башына тиз генә килмәгән - бу аю теге яшенә җитмәгән бит Аның әле яшьрәк чагы. Шуның аркасында Нажар ятсынса, аю үз үтерүчесен тану түгел, аңа хәтта күтәрелеп тә карамады. Шуңа күрә Нажар читлеккә якын ук килде. Таныш чалымнар эзләде. Тапты. Күзгә иң нык ташланганы — елтыр күзләр, колаклар, борын. Бу тән кешегә бәлки охшашлык та. аерма да күренми торгандыр. Ә Нажарга алай ту гел. Нажар исә бөтенесен хәтерли — йонның ничегрәк үскәненә хәтле. Музейдагы аюның чынлап та төп-төгәл күчермәсе бу. Тик әлегә яшьрәк кенә, гәүдәгә дә бәләкәйрәк. Моңа ничә яшь инде. Әмән абый? — Яңадан бер ел кирәк әле. — Атып үтерергәме? Кырда очрашырга Бу юлы — мылтыксыз. — Тотып ашаса? — Ж.әй көне бит... кагылмас. Нажар читлеккә кулын орындыргач, аю шомлана калды. Шул хәрәкәт берничә мәртәбә кабатлануга, каты гына ырлап куйды. Яле. син дә шулай эшләп кара әле. Әмән абый читлеккә ничә генә тапкыр кагылса һәм хәтта кулын эчкәрәк сузса да. аю тынычсызланмады. Шуннан нәтиҗә ясарга мөмкин- дер. Димәк, ул сизенә. Әле танымый, әлбәттә. Ләкин бер елдан сон таныячак. Әмән абый . Аның хәтере дә терелсен дисәк, яз җитүгә, үз урманына илтеп куярга кирәк Шуннан ул монда килеп чыгачак. — Хатынын, балаларын эзләп Тик тапмаячак. Нинди фаҗига! Ә теге юлы теге юлы фаҗига тагын да зуррак булды бит. — Белмим шул. зурракмы икән? — Кызык әйттең. Әмән абый. Ә чынын без бер елдан соң белербез. Тик син аны илтеп куярсың инде, ә? Икәүләп илтсәк, яхшырак булмасмы? Икәүләп? Әйе. алай да була Наҗар, саубуллашырга теләгәндәй, читлек аша кулын сузган иде. аю тагын сагаеп калды Бераздан янә ырлады Танырга җыена. Таныячак. Хуш. исән булып тор. аю иптәш' Шулай саубуллашып, абзардан чыктылар Аннары совхоз дирек- * торына барып, хәл-әхвәл һәм киләчәк планнар турында күнел өчен генә -■ бераз сөйләшкәннән соң. Наҗар кире калага кайтып китте Юл буе 2 аюны ничегрәк үзенең туган урманына илтеп кую хакында башы кат- ± канчы уйласа да, төгәл фикергә килә алмады Кайчандыр дөньяга килгән ~ һәм үскән урманы аның өчен хәзер үз була алырмы? Ни генә әйтсәң = дә. аю бит бу юлы үз урманында тумады Киресенчә, үзенең һәлак я булган төшендә, бөтенләй чит җирдә һәм чит анадан туды Ул үз ♦ урманын, кайчандыр югалткан гаиләсен эзләп, бу якларга кабат сәяхәткә ? чыгармы? Ә чыга калса, хатынын һәм балаларын таба алмагач, шулай = ук бөтенләй башка язмышка дучар булмасмы? Әйе. ул монда беркемне < һәм бернәрсәне дә тапмаячак бит хәтта теге юлы тапкан үлемен дә. j Шулай булгач, аны үз урманы, үз гаиләсе, үз тормышы, үз язмышы Ч булган чын җан иясе дип әйтеп булырмы? Әйтеп булачакмы1 Күпме генә уйланса дә. гади генә тоелган бу сорауларга җавап - табылмады, һәм табылмавы ихтимал кебек Чөнки ике ай чамасы вакыттан сон Әмән абзыйдан «Аюны үз урманына илтеп куйдым», дигән хәбәр килеп төшсә дә. Наҗар шатлана алмаячак Кешенең очраклы рәвештә ясалган хатасын да төзәтү мөмкинлеге юк сыман һәм ул мәңгелек вөҗдан газабына тартыла сыман тоела башлады. Ә шундый газап белән мәңге яшәргә хөкем ителсәң? Үлем хыялый максатка әйләнмәс идемени? Бу хакта Наҗарга тагын-тагын да күбрәк уйларга һәм тагын да зуррак газаплар кимерергә туры киләчәктер Ә иртәгә исә. кичәге гадилектән дә гадирәк тоелган, әмма чынлыкта четереклерәк. катырак чәбәләнгән җавапсыз сораулар, төеннәр әзерләп, институт каршы алачак Чәбәләнгән төенне кисеп ташлау мәслихәт булса да. Наҗарга андый мөмкинлек калмаган, ахрысы Юанырлык бер генә яңалык көтә иде Наҗарны: ул да булса, өч ай тәнәфестән соң. директор, ниһаять, эшкә чыккан иде Битләрне әчеттергән җил Наҗарның савыгып бетмәвен искә төшерсә һәм шундый ук ачы стену галәмәте күңелне чәнчи торса, авыруны җиңәргә мөмкинлек биргән уй да шул тирәдә әйләнә иде директор эшкә чыккач, тиз арада тәртип урнашачак Тамак кымырҗавын һәм лимфатик төеннәр чәнчешеп сагайтуын да шул уй җиңеләйтә иде. Уй матур да. әмма чынбарлык Анысы ничек булыр1 Наҗар ишекне ачып Исәнме, Алсу! дип өлгергәннән соң, баскан җирендә баганадай катты калды Бу ни? Бу кем? • . Алсу урынында Әйе. .Алсу урынында, елмаеп, бөтенләй ят кыз утыра' Гаҗәпләнүе аркасында исәнләшергә дә онытып. Наҗар директор ишеген шакыды. Сезнең янга керергә ярынмы соң5 Ярый, дигәнне аңлатып, директор баш каккач, җайсызлыктан тиз котылу өчен, ашыгып исәнлек-саулык сорашса да. кешене гадәттә аягүрә каршыларга күнеккән әдәпле директор бу юлы креслосында утырган килеш кенә кул сузды һәм анда да ике ай күрешмәгән кешеләрчә түгел, тырышып кына елмая алды — Әйдәгез. Хәлләр ничек? — Сездән калышмаска тырыштым. Александр Иванович. Мин дә ай ярым чирләп яттым. — Шулаймы? Да. монысы әйбәт үк булмаган икән.— Директор, нидер исенә төшеп, кулы белән кемгәдер изәгәндәй итте дә исәнлек-саулык белешүне дә бүлә куйды,— Син бераз гына көтеп тор инде — мин хәзер керермен.— дип. ишекне ачык калдырып, чыгып китте. Директорның уң аягы әле дә бераз аксый икән Чыгып китүен шулай ук хәерлегә юрау кыен булса да. бераз уйларга форсат бирүе җәһәтеннән бәлки әле шулай файдалырактыр да. Шуны уйлап, салмак адымнар белән ишекле-түрле йөренергә кереште Наҗар. Әүвәл озак кына башына юньле фикер килми аптыратты Аннары ерактан ишетелгән кыюсыз көй кебек, зәгыйфь бер аваз зеңләгәндәй итте. Фикер туды: «Алсу максатына ирешкән — фәнни хезмәткәр мәртәбәсе алган! Мөгаен!» Директор керде. Сүзсез генә үз урынына утырды. «Нык утыр, иптәш директор, хәзер бөтен нәрсә сезнең ныклыкка бәйләнгән». Әмма бүлмәдә шом куера гына төште Шуны сыегайту теләге белән Наҗар үзе сүз башларга мәҗбүр булды. — Алсу., нәрсә... әллә ул да чирләгәнме? Юк бугай. Аны күчергәннәр — лабораториягә. — Ә! Менә ничек! Ә сез аннан бик зур ачышлар көтәсезме? — Мин килүгә — сюрприз. Шулай да., шулай да зыян китерә алмас Күптән сорап йөри иде. — Бераз сәеррәк. Александр Иванович. Алсу бит артык сабый җанлы, бөҗәкләрдән курка, шикләнә торган кеше. — Карап карыйк, бәлки алай ук түгелдер Бәлки без кешеләрне күрә, күтәрә белмибездер Ә Саднр Хәкимовнч. — Институтны фәнгә бернинди катнашы булмаган Вәкилләр. Алсулар чолгап ала түгелме? Алар белән нинди уңышлар яуларбыз? — Алда күз күрер карарбыз. Төшендек. Директорның бернәрсәгә исе китмичә сөйләшүе тагын җайсыз булып китте Каян килгән шундый салкын битарафлык? һаман терелеп җитмәгәнме әллә? — Ничек соң, Александр Иванович, аяк-кул сызлыймы? — Түзмәслек түгел. Аның каравы, баеп кайттым әнә.— Директор түр почмактагы таягын ым белән күрсәтте — Аяклар хәзер өчәү Алай- болай тәртип бозсагыз, шул каты аяк тиз күтәреләр. Ә? Төшендекме? — Сез моңарчы таяксыз да төшендерә белә идегез. Хәзер исә.. — Хәзер аңлатып торырга көч җитмәс кебек. — Бәлки, кыюлык?. Гафу итегез... — Ихтимал. Сагаймыйча нишлисең. Директор бит үз көчсезлегенә үзе кул куйды. Димәк, ул күбрәкне белә. Димәк, аңа нидер сөйләгәннәр. Димәк... — Ярый, Наҗар Зәбирович. уйны дәвам итәрбез, әле вакыт бар бугай Ә хәзер... хәзер онытыла язган эшләрне карыйк — Сүзегез хак. Александр Иванович, дигән булды Наҗар берни аңламаган хәлдә. Бүлмәсендә аның урынында Вәкил утыра иде. «Әллә мине дә алмаштырып куйганнармы?» дигән уй күз ачып йомганчы «Шулай булуы хәерлерәк!» — дигән икенче фикергә әверелде. Тыныч кына газеталар караштырып утырган Вәкил. Наҗарны күрүгә, сикереп үк торды Менә ичмасам бер кеше шатланды институтта Наҗар күренүгә Кышкы кояшның барча нурларын сагыну хисләренә әверелдереп. бөтенесен Наҗар тарафына бөрки белде: О! О' Менә ичмасам' Язган мал’ Ниһаять' Ай-яй сагындырдың! Шушы хәтле озак чирләргә ярыймыни шушы тынычсыз дәвердә. Дөнья язмышы кыл өстендә торганда. Әйдә, үз урыныңа утыргандай утыр — Бер колагыннан икенчесенә кадәр елмайган хәлдә, газеталарны өстәлнең икенче ягына чыгып рәтләргә кереште ягымлы иптәш - Ярый, соң булса да ун булсын Терелеп дөрес эшләгәнсең. Яныңа берничә мәртәбә талпынсак та. Фәнүзә Кадыйровна адрес бирмәде Үз уйлары булгандыр инде — Булгандыр, булмыйча калмагандыр ♦ — Әйе. әйбәт, ярый Шулай, дөрес Гадәттә әйтелә торган өзек-өзек сүзләр, әлбәттә, күңелдәге хәерсез ' хисләрне үзгәртерлек түгел иде. Бу минутларда нәрсәнедер ачыкларга. * азагынача аңлап бетерергә кирәк иде. Нажар шунда ук бүлмәдәге яңалыкка күзләре төшеп. Вәкилгә сүз = кушты: Әллә селектор үткәргәнсез инде? ♦ Садир Хәкимович зирәклеге Кешеләр белән арасын якынайтты ; Нәрсәгә тотынса, кулыннан шул килә Александр Иванович ничәмә ел = эшләмәгәнне, ике айда башкарды да куйды Инде бөтен кешенең күз- ’ ләре ачылды безгә нәкъ шундый директор кирәк икән. Гомер буе - телефонсыз яшәгәнне телефонлы итеп бетерде Квартиралы итте Сезне г дә. Ә? Анын яхшылыгын сизмәгән кеше бездә инде калмагандыр, бил- - ләһи.я Ялганның жиңүе вакытлыча гына була. Әмма бөтенләйгә булуы да ихтимал. Ничек, ничек дидегез Нажар Зәбирович3 Болай. үз уйларым гына Яле. бас әле селекторга. Лабораториягә чык. Вәкил, шатланып, селектор сәдәфенә баскалады. Лаборатория? Светлана Владимировна. Сезме? - Әйе. тыңлыйбыз. - Алсу Гаффарониа. Сез ничек? - Мин ДӘ ТЫН 1ЫНМ - Монда менегез әле. Сезне Нажар Зәбирович күрергә тели - Ай. ай! Кайттымыни Нажар Зәбирович? Хәзер менәбез, хәзер. Иң аскы каттан түгел, әйтерсең күрше бүлмәдән генә килә тавыш Шуны гүяки үз уңышы итеп тойган Вәкил: Шушыңа бассаң, иптәш директорның да. Садир Хәкимовичнен дә ни сөйләгәне ишетелеп тора. дип. тагын сәдәфләргә баскалады Безнең кебек гади халыктан сер яшерү бетте Ишетү жайлары күбәйгән саен, аралашу мөмкинлеге артамы соң? Аргамы дин Анысы бездәндер инде. Дус булсак, фикердәшләр булсак. — Ә селектор булгач, фикернең кирәге дә калмыйдыр әле,— Нажар шулай авыр тойгылардан арыныр өчен шаяртмакчы иде дә. бик үк барып чыкмады бугай Шаянлыкка тумас борын дигәндәй чик куелды Югары оешмалардан Садир Хәкимович кайтып кергәч, хәл янә мөшкелгә әйләнде Нинди куәтле тавыш дисәм, чирле дигән тамак авазы икән әле.— дип. хәл белергә үзе керде директор урынбасары Шул хәтле дәвалауга, куәтләнсә дә гажәп түгелдер, дип. Нажар аңа утырган килеш кул сузды Күрешкәч, креслодан тәрәзә янындагы урындыкка күчте һәм. бераз гына хәл белешүләрдән соң. сүзне кирәгрәк жыпкыга кайтарырга тыры шып. мөмкин кадәр ачык чырай белән гәпне дәвам итте Нажар Шактый ү и эрешләр әзерләп куйгансыз, байтак сюрприз. Сиңа күңеллерәк булсын дидек • Алай гынамы? Әллә тагын ла зуррак идея бар идеме? Төшен хФдек. Төшендегез — Ягъни? Ягъни дисәк интригаларга яшьләрне катнаштырып, аларның вөҗданын, әхлагын пычратмаска, бозмаска иде. Кешелеклелекләрен югалтмаска Минемчә, бу — авыр җинаять. Менә хәзер кызык булып китте. Ары киттек, тәгаенрәк... — Кыз балалар ярдәме белән кешеләрнең яманатларын сатып... Әдәпсез сурәтләр булдырырга тырышып... Ә барып чыкмагач, уйлап чыгарып — Ягъни? Тагын да тәгаенрәк мөмкиндер кебек Ә? Дөрес сизәсез — сезнең хакта бара сүз. Рухландыручы - сез. Максатыгыз кемнәрнедер моннан җибәрү, котылу. Миңа калса, тиз арада сезгә үзем ярдәм итәчәкмен Кызык Ә кем каршы килер дип уйлыйсыз? Ашыга төшсәгез дә ярыйдыр, ә? Гамәлдә ашыга төшелгәнен Наҗар чамалап алды алуын да. соңгарак калынды бугай тик. Бу вакытта бүлмәдәгеләргә генә түгел, көчле тавыш белән бөтен институтка кычкыруын, барча бүлмәләрдә селекторга дистәләрчә кеше колак салуын шәйләми, белми иде шул. Хәтта директорның да тоташканын башына китерми һәм бу элемтәне бая Вәкилнең үз күз алдында урнаштырганын аңышмый ук калган иде. Их. нервалар, нервалар'. Их. янында Фәнүзә булса! Ул ничек тә ярдәм Иткән булыр иде. Ерактан ишеткәч үк Фәнүзә тыны-көне бетеп килеп кергәндә, инде соң иде. артык соң иде Җитмәсә, аның артыннан ук бастырып. Светлана Владимировна белән Алсу кереп җиттеләр. Ничәмә кеше, нишләргә икәнен белмичә, каттылар да калдылар. Наҗар тәрәзә янындагы урындыкларның берсендә, ә Саднр аңа каршы як дивар буенда — икесе бүлмәнең ике башында киерелеп утырганнар да берсен-берсе хәйләсез нәфрәт белән чәнчи бирәләр — карашларыннан ут чәчри Вәкил генә эчендәге тирән шатлыгын көчкә тыеп, әле Наҗарга, әле Садир ахирәтенә, әле яңа гына кергән кызларга карап елмая һәм. әрле-бирле йөренеп, селектор микрофоны тирәсендә бутала Светлана Владимировна, сүзсез бәрелешне күрмәгәнгә сабышып. Наҗар абыйсы каршына килеп басты. Наҗар Зәбирович. Сезне терелүегез белән котлыйбыз. Рәхмәт.— Зур тырышлык белән елмайган Наҗар, үзе дә хәл сорашырлык көч тапты — Үзегездә ничек соң? Бездә менә шушылай инде Түзәбез. - Ә сезнең хәл? — дип. Наҗар Алсуга ихлас кызгану хисе белән күз ташлады. — И-и. Наҗар абый. Сез миннән сорамагыз инде минем хәлне, аннан сорагыз — Шулай дип. кыз Вәкилгә ымлады. - Ни булды соң? — Ул белә. Алар!.. — Кемнәр? - Кем дип.. Шулар инде, бөҗәкләр. Бая микроскоптан караган идем Анда да мыжгып тора. Мин аны башта сез үрчеткән бөҗәкләр дип уйлаган идем Ә аларны болар тараткан икән. Менә шушылар тараткан микроблар Алсу Садир белән Вәкил абыйсына баш изәде.— Шушылар. Безне ашап бетерсен өчен.. Әнә. адәм канына ук үрмәләгәннәр бит инде. Үзем, үзем күрдем, микроб рәвешле корткычлар, чикчамадан аштылар инде. Бу сүзләрне гаҗәеп тынлык саклап, көләргәме, еларгамы икәнен белмичә тыңладылар, чөнки хәлне аңлап бетермиләр иде Ә Вәкил белә. Алсуны үз төркеменә алгач, атна-ун көн уздымы, кызның сәеррәк хәрәкәтләре күзгә бәрелә башлады. Хәерсезлек сизгән Вәкил Алсуга әйбәт киңәшләр бирсә дә. төркем башкарган күзәтүтәҗрибәләрнең җитдилеге. лабораториядә иҗат ителгән бөҗәкләрнең иген басуларында корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшүчеләр икәнен, химикатлар белән эш итүгә караганда күп мәртәбә куркынычсызрак. җайлырак булачагын, гомумән, бу эшнең һәм фәндә, һәм тормышта әйбәт ачыш икәнлеген аңлатырга тырышса да кая ул' Микроскоп янында утырганда, колбалар белән булашканда яки көпшәдән көпшәгә сыекча кичергәндә, кыз кинәт сикереп тора да каты итеп, кабат-кабат кулларын юарга керешә Ике көн элек исә. «Әләй!» дип кычкырып җибәрде дә нәрсәләрнедер себереп төше- ♦ рергә тырышкандай, түшләрен, беләкләрен, кулларын сыпыра башлады * Якындагы иптәшләре гаҗәпләнеп карасалар да. моңа әллә ни җитди j игътибар итмәделәр шикелле Хәзер исә шул хәрәкәтләре тагын кабат- Z лангач. Вәкил, катырак булу фарызлыгын чамалап, үзенә дә. кызга да = һәм. аннан бигрәк, җитәкчегә ярдәм кулы сузу нияте белән акылсызлыкка = отпор бирергә ашыкты: £ Син. кызый, ипләп. Нинди бөҗәк, нинди микроб? Шыр надан « башың белән нинди эшкә үрләдең Микроб — сип үзең ул' Чырае көл төсенә кергән Садир Хәкимович. Фәнүзә Кадыйровна 2 янына килеп, ярым пышылдап әйтте: Сез., хәзер сез сүз әйтергә тиеш Ирегез аткан пычрактан безнең « йөзне акларга тиеш Сез бурычлы Хәзер үк! Ишетәсезме? — Фәнүзә = кырыс кыяфәт белән сүзсез торганга күрә, боерган рәвештә искәртте: . Хәзер, яки һичкайчан. Югыйсә юлларыбыз аерыла Тыңлыйбыз Я” - Әмма Фәнүзә кискен адымнар белән икенче почмакка күчте. Ерактан күзләре очрашкач та Садир карашы белән: «юллар аерылды'» дигәнне аңлатып, баш какты. Алсу, хәерсезгә каршы, тынычланырга һич чамаламый иде әле: Эпидемия Света дөрес әйтә Сез китергән афәт, сез үрчеткән бөҗәкләр Сез йоктырган! Беренче чиратта сиңа йоккан — әнә тәнеңә үрмәли' Вәкил бу вакытта үзенең тәкъдир ялгышы белән генә чагыштыру мөмкин хата ычкындырганын абайлап өлгергәнче, кыз кычкырып та җибәрде: Әләй. тәнемдә йөриләр, үрмәлиләр — ашыйлар! — һәм кыз шулай әле билләрен, әле аркаларын, әле ку крәкләрен-башларын уа-уа сикергә- ләргә. сыпырынырга керешмәсенме Бөжәкләр тәнем буйлап йөри, ашыйлар, бетерәләр мине ашап Ай. уләм бит. уләм. коткарыгыз, коткары гыз! Башта нишләргә белми торсалар ы. эшиен угннан у «ып. истерикага тоташканын барысы берьюлы сизеп, урыннарыннан сикереп тордылар Ашыгыч ярдәмгә шалтыратыгыз! Тизрәк! Күреп торасыз бит. кеше акылдан язды' дип белдерде Садир Хәкимович. кискен рәвештә Ләкин аның кайгыртуы Айсуның янган йөрәгенә керосин сипкәндәй генә тәэсир итте шул Тизрәк! Ярдәм! Сезгә кирәк ярдәм, сезгә' — дип. кыз үз хәлен Вәкилгә күчерә бирде - Бөтен чирнең башы синдә Иптәш кызларымны, белгән егетләремне яллап, күпме мин синең агулы сүзләреңне шәһәр буйлата таратыштым? Имеш, шуның өчен мине үстерә, үрләтәләр' Ә чынлыкта адәм көлкесенә калдым Нинди галим ди мин? Нинди лаборант? Вәкил үзе үк. мыскыллап, бик дөрес эшли Менә ничек кайтарды ул минем тырышлыкларымны. Оят' Жнрдә яшәмәслек итте Уфф' Бу сүзләр селектор аша шулай ук барча бүлмәләргә яңгырап таралды Аларны тыңлап, барча халык аһ итте Теге яки бу сәбәп белән тыңламый ишетми калганнарга тыңлаган ишеткәннәрне фаҗига төсләрен һәркайсы ү г сәләтенчә куерта төшеп, бүлмәдән-бүлмәгә җиткерә, ташый торды Институт тирәсендә генә тукталмыйча. Алсуның бар көченә үрсәләнеп кычкырхы бөтен калага ук яңгырамады микән әле һәрхәлдә тиешле itiii.Hii 1.>|н •• ул ишетелмичә калмады дияры тхры килә ГавыШСЫЭ кыч кыруларны да ишетә белгән иптәшләр, мөгаен, монысын гына ишетми калмаганнардыр Сез. сез мине шушы хәлгә төшерүче Менә күрегез үз эшегезне. менә мин ул — хужасын югалткан эт. Мин сезнең, күзләрегезне чокып чыгарам Мин сезнең бавырларыгызны, бөерләрегезне ашап бетерәм, Сезгә генә димәгән бавыр-бөер ашарга Җәнлекләрнекен генә түгел, бер- берегезнекен! Әкертен генә, сиздермичә генә! Сез хәзер бармагыз йөрәксез. бавырсыз, башсыз яшәп ятучы карачкылар! Үзегез дә беләсез, тик бүтәннәргә сиздермәскә генә тырышасыз. Микробларны да сез үрчеттегез — берберегезне кимереп бетерсен өчен. Ә алар сезнең ихтыярга буйсынмый башладылар. Үзләрен тудырган, үстергән бәндәләрнең дә жаннарына. үзәкләренә үткәнче мыжгылдый, үрчиләр. Бөтен институтны басты сез үрчеткән бөжәкләр! Әнә. әнә бит! Ай! Шушы сүзләрне ишеткәч, күрше бүлмәдә утырган яна секретарь кыз. үзенең элгәре булган Алсудан һич ким булмаганча, алама төш күреп уянгандай чарылдап, директор бүлмәсенә керде. Директор шулай ук бөтенесен ишетеп торган икән. Башын ике кулы белән учлаган да өстәл тактасына текәлеп каткан. Үзенең чираттагы бөек ачышы хакында уйлана диярсең. — Александр Иванович. Александр Иванович, нишләп болай тыныч кына утырасыз, нишләп чик куймыйсыз?! Кызның үрсәләнүенә каршы директор: — Инде без дә көчсез Йөгәннән ычкынды.— дип кенә куйды. — Нәрсә ычкынды, кем ул? - Үзегез дә күреп торасыз. - Әйе. Александр Иванович, күрәм. ә сез кемнедер гаепләргә, кемгәдер жәза бирергә тиеш түгелме? Гаепле кешене, жәза алырга тиешле кешене дә күреп торасыз. Ул Сезме? — дип. сабыйларча ялгыш кычкырып җибәрүен тәҗрибәсез кыз тиз сизсә дә. соң иде инде. Директор аңа хәзер күрмәгәнен күрсәтәчәк. Ләкин монысы да ул уйлаганча булып чыкмады, һич ачуланмыйча гына, директор: - Бар. кызым, үз эшеңне эшлә, дип кенә боерды. Кабатлау сабагы Ә тормыш агачы яшьнәп яфрак яра И В Гт • Наҗар директор янына бер атна чамасы вакыт узгач кына, керә алды Ташудан соң дәрья үз җыпкысына кайткандай, хәлләр тынычлана язды шикелле. Алсуны больницага озаткач, һәрхәлдә шау-шу тынды. Гәрчә бу. ихтимал, тышкы яктан караганда гына шулай күренгәндер. Кайбер кешеләрнең ярсу тойгылары басылырга һич җыенмыйдыр әле. Акыл шул хакта сөйЛи Директор ямансу каршылады Кызганычка каршы, бүтәнчә көтелми иде. Наҗар ике ел рәттән отпускасын бухгалтерия аша уздырса да. гамәлдә ялга чыкмаган һәм, эш күп булгач, директор да шулай дөресрәк дип тапкан иде. Үлгәннән соң да өч көнлек эш кала дигәндәй, хәзер дә кул кушырып утыра торган вакыт түгел, билгеле. Әйе. эшнең бетәсе юк. әмма көч һәм теләк дигәндә . Көч чамалы, ә теләк каядыр очты Аягын сындырганнан соң. директор үзе дә шундыйрак хәлдә кебек. Наҗар моны сизеп, күреп тора. - Кәефләрегез ничек. Александр Иванович? — Минеке зыянсыз, ә сезнеке — мөһимрәк... — Мин бик терелеп бетә алмыйм бугай әле. Александр Иванович Ике ел рәттән ял итмәү дә үзен сиздерә. Хәзер вакыт җитте шикелле. - Ике ай рәттән ял . түзә алырсызмы? — Киресенчә, монда түзү кыенлашты. — Төшендек Кайчаннан? — Иртәгәдән. — Каршы килмим — Рәхмәт Шуннан соң, алар тагын бер биш минут чамасы утырдылар Әмма ♦ гәп дөрләп китә алмады. Бөтен нәрсә кирәгеннән артык аңлаешлы иде j Наҗар, шул рәвешле, институтны бөтенләйгә дип ташлап китте. 1 Бер үк вакытта, көтелмәгән хәлләр килеп чцгу ихтималын күздә тотып, * китү хакында 1ари>а калдырмады. Дөресрәге, кыюлыгы җитмәде бугай. = Алда күз күрер. = Нишлисен бит. бөтен Союз күләмендә әһәмияте булган фәннн-тик- = шеренү институтының гыйльми советы члены һәм лаборатория башлыгы ’ дигән исем көчле яңгырый, әлбәттә, һичшиксез шулай Әмма ^еше j исем алу өчен генә тумый, ә нәрсәнедер күбрәк күрү, һаман күбрәк “ белү өчен туа һәм шуның хакына яши. Наҗар исем өчен туган кеше - түгелдер, ул күбрәк белү өчен тугандыр, мөгаен һәрхәлдә, ул үзенә о аң кергәннән бирле шушы хис, шушы омтылыш белән яшәде Калганы вакытлы мәшәкать Кемдер кешенең төп бурычын һәм функциясен биологик программага кайтарып калдыра: мәхәббәт һәм җенси яшәү тормышның өзлексезлеген хәл итә. Дөрес тә ул Ләкин тулы түгел Мәхәббәт - зур нәрсә, ләкин мәңгелек түгел Мәхәббәт ул бетеп тә куя белә. Үлгән мәхәббәтне терелтү өчен дару, ай-һай. бармы икән. Булса, кирәге дә юктыр. Менә хәзер шундый дәвер бугай. Әмма Наҗар, сөюнең ни икәнен сизми башласа да. тормыштан кул селтәргә җыенмый Киресенчә, моңарчы белгәннәренә караганда киләчәктә өйрәнергә, табарга тиешле яңалыклары чагыштыргысыз күбәйде төсле. Шулай тоела, һәм чынлыкта да шулай ул. Наҗар тукталган җирдән бүтәннәр башлап китәчәк Тик директор гына — бу юлы совхоз директоры гына каршы килә күрмәсен. Отпуск бетәр алдыннан, шундый теләк һәм өмет белән. Наҗар үзе такырайткан таныш юллардан үз кыйбласына таба китте. Шул теләк белән совхоз директорына килде Дөресрәге, башта Әмән абынсын эзләп тапты. Әмән өчен Наҗарның килеп чыгуы — гадәтн хәл һич тә гаҗәпләнмәде. . - Күрергә килгәнсездер инде, ә? — дип куйды. Сүзнең нәрсә хакында икәнлеге күптән билгеле, янәсе Карт ялгышмый иде. Аю шулай ук алгы планда Әмма Менә. . вакыт бар Илтеп куярбыз бергәләп. Әйдә, карыйк та. - Нәрсәне карарга? Аю дусны. — Аю дус инде юк. Я. шаяртмасана. Чынлап. Үлдеме? Наҗар куркып өлгергәнче, карт аны тынычландырырга ашыкты Илтеп куйдым. Үз урманына. Өч көн элек кенә. Кн-и-т’ Нишләп ашыктың ул хәтле? Үзең кушкан идең ләбаса. Юл уңае туры килде дә Совхоз машинасы. Көннәр инде җылына, аюлар болай да уяна Исән булырга тиеш Ышанырга мәҗбүр иде Наҗар Әмма гаҗәпләнүе барыбер тиз генә ү г мәде. Торган урыныбыздан купмыйча көтәбез, алайса? Авылда-төпләнергә туры килмәгәе. Әгәр совхоз директоры каршы килмәсә... Син. Әмән абый, мине тәкъдим ит әле ана Шул рәвешле, икәүләп дирекциягә килделәр Директор кәнсә янында кемнәр беләндер сөйләшеп тора иде. Нәҗар тынлап-тыңлап караса да, берни төшенә алмады. Сүз сирәгәйгән арада исә Әмән абзый директорга Наҗарның нинди ният белән килгәнен әйтте дә: — Әгәр дә мәгәр бик тә чибәр кәләш тапсагыз, төпләнеп үк калырга исәбе, дип шаярткан булды. - Чынлапмы? — дип. Наҗарның кулын кысты директор Анатолий Степанович Киселев. Каладагы директорның нәкъ киресе: артык озын булмаса да. шактый калын гәүдә, тулы йөз. Кул кысуына караганда, үгезне мөгезеннән, бүрене бугазыннан эләктерерлек гайрәт иясе Үзе кебек үк куәтле адәмнәр белән эш иткән җитәкче нәкъ менә шушындый булырга тиештер дә. Наҗар каладагы директорның гына түгел, үзенең дә капма-каршысы булган бу кешене җитәкче сыйфатында кабул итә алачак бугай. Шуңа күрә ул. чынын шаяруга әйләндереп булса да. көттермичә: Чынлап! — дип катгый җавап бирде — Исәп шулайрак. Хәзер, гафу итегез. Сүзнең дәвам итәчәген ым белән аңлатып, машина әһелләренә директор үзенең соңгы күрсәтмәләрен бирергә кереште Тәгаен нәрсә, кем турында сүз барганын аңламаса да. шул кадәресен Наҗар колагына сала алды: каядыр баралар, кемнедер күрәләр дә Киселев исеменнән нәрсәдер әйтәләр икән Процедура төгәлләнгәч тә Наҗарга борылды: — Киттек. Наҗар Зәбирович — Директор аның исемен интегүсез әйткәннән соң. баягы тәкъдимен кабатлады.— Кереп сөйләшик Шулай дисә дә, мәгәр сүзен ул чынлыкта кергәндә үк башлады. Дөресрәге, дәвам итте. Ә нәрсә? Бер дә шаяртасы юк. Безнең монда теләсә нинди галим, кирәксә, дөньякүләм танылган академик өчен дә эш табылачак Шулай бит. Әмән Зарипович? Бер дә елмаясы юк. Кайсы институтка тигән безнең база? Ә’ Сезнең кулда чакта карап торган шул өч аюыгыз бар иде. бала-чага ысулы белән тота торган күгәрченкаргагыз. әрлән-тыч- каныгыз Тагын ни өсти аласыз? Хәзер аю да юк,— дип көлгән булды Наҗар. - Аю — ул уенчык кына Әллә ни зур фәнни ачышка ярдәм итмәде бугай Бәлки итәр, әле эш бетмәгән. Көтәбез әле. кайтканын,— диде Әмән абзый. Кабинетка керделәр. Монда да игътибар итәрлек нәрсәләр байтак җыйналган икән Наҗарның түрдәге байракларга, стеналарга ябыштырылган мактау кәгазьләренә күз төшерүен күргәч, шуларның сәбәпләрен санап китте директор: Терлекчелек буенча, аллага шөкер, сынатканыбыз юк Әлбәттә, сезнең хезмәт, сезнең киңәшләр белән Әмма без сездән башка да шактый \сә белдек Уйлап карыйк: нәрсә ул бүгенгесе көндә безнең зообаза? Чын фәнни үзәк Тыюлык дисәң дә хәтере калырлык түгел. Шулай бит. Әмән Зарипович? Шулай. Бая санаганнардан тыш әкертен әкертен яна җан ияләре җыйнала: урман кәҗәләре, аслар, якут атлары. Себер сарыклары, байбак, улар, кеклик тагын диңгез аръягыннан килгән кунакзар Шотландия сыерлары Тагын Я. Әмән Зарипович. ярдәм Ит. Болай да ышандырырлык булды. Анатолий Степанович Кунак аларны үзе дә белә. Ул бит чынлыкта күптән безнең кеше. Бик әйбәт. Монда, әйтәм бит. өч институт берьюлы Ишләсә дә тарлык сиздермәбез. Күңелебез җиребездән киң. эш кенә эшләгез — нәсел яхшыртырга, мал арттырырга ярдәмегез тисен Шул гына шарт. Әйе. Әгәр дә шаярмыйча әйтсәк, сезнең монда төпләнүегез үзегез өчен дә кызыклырак. Мин сезгә чынлап тәкъдим ясыйм Хезмәт хакы дигәндә Сез анда күпме аласыз әле? - Ике йөз җитмеш ♦ Монда да шуны ук бирә алабыз. Шулай бит. Ә.мән Зарнповнч? у Директор сәдәпкә басты да селектор аша тиешле кешене дәшеп 3 кертте Владимир Алексеевич баш бухгалтер. Безнең баш зоотехник- 2 ның хезмәт хакы ничек каралган әле? Ике йөз алтмышмы? Шулай, ике йөз алтмыш. Ишеттегезме. Наҗар Зәбирович? Аерма юк диярлек Аның ка- • равы башка яклары Сезнең анда шәхси машинагыз бармы? — Хәзергә юк. Ә монда булачак Инде утырып өлгергән баш бухгалтерның ’ нәрсәдер әйтергә җыенганын сизеп, директор аны бармак очы белән - туктарга мәҗбүр итте Ягъни, совхоз машинасы. Сезнең карамакта = булачак Теләсәгез, шәһәрдә торыгыз. Кырык илле чакрым каян килеп - кая китмәгән эшкә машина белән килеп йөрерсез Булдымы? Баш зоотехник булып бүгеннән эшкә тотына аласыз Мин риза. Ничек? Ничек дидегез? Үзенең әле генә тырышып тырышып үгетләвенә карамастан, ул тәкъдименең кабул ителүенә бик үк ышанмаган икән Гаҗәпләнүе чама сыз иде Бот чаба куйды Менә бит. ә! Менә ничек' Хитте, шаярудан уздык Мин шаяртмыйм. Анатолий Степанович Ниче-ек? Сез куйган шартларга мин риза Әгәр үзегез кире кайтмасагыз. Менә инде. Нишләп үз сүземнән баш тартыйм Тнк тик сезнең анда институтта барысы да тәртиптәме соң5 Персональ эшегез алда тормыймы диюем Юк. юк. бөтенесе ажур Булды алайса по рукам' Директор һич авырсынмыйча торып басты да кулын сузды. Наҗар рәхәтләнеп По рукам! дип җавап бирде « • • Александр Иванович җитәкчелегендәге фәнни-тикшеренү институты башка институтның бер секторыннан үсеп чыкты Микробиологиянең кешелеккә могҗизалы казанышлар бүләк итәчәген аңлаудан бигрәк, аның күп тармаклыга әйләнә баруын һәм асылда үз эчендә хәзер үк төрле юнәлешләр хасил булганлыкны директив оешмалар бик тиз чамалаган лыктан. бөтен кварталга сузылган менә дигән сары йорт салып бирделәр Моңарчы да аның һәр башлаган эшен шулай яклап килгәнлектән, җитәкче оешмаларга карата булган ышаныч, акрын акрын тынычлануга, директорның галим булу белән бергә хуҗалык кешесе һәм администратор да икәнен оныта башлауга барып тоташты бугай Шул тойгы аркасында ул: «Галимнәргә бары тнк галимнәр җитәкчелек итәргә тиеш».— дигән карашын нигездә онытты һәм үзе кайгыртырга тиешле күп нәрсәләрнең югарыда хәл ителүен көтеп торырга гадәтләнде Югары урынның иң беренчесенә институтның элекке гыйльми секретаре куелгач һәм монда аны Садир Хәкимович алыштыргач исә. директорның кешегә салынуы хәтта арта төште дисәк тә ялгыш булмастыр Күп кенә принципиаль мәсьәләләрне Садир Хәкнмовнчның яхшырак хәл итә белүе, кешеләр иеп тормыш-көнкүрешен яхшыртуны да әйбәт кайгыртуы исә Александр Ивановичка илаһи дигәндәй тынычлык китерде. Ике-өч ел эчендә өйсезләр өйле булса, ә зуррак галимнәр үз эшләренә муафыйк мактаулы исемнәр алса, каядыр сайланса, барча бу казанышлар Садир Хәкимовичнын кешелеклегенә бәйләп аңлатыла башлады Хезмәткәрләргә стенка-шкаф- лар. башка җиһазлар, төрле келәмнәр табу, теләгән барча иптәшләргә табигатьнең гүзәл төшеннән бакча участоклары юллау да Садир Хәкнмо- вичның олы кайгыртучанлыгын исбатлап яфрак ярды һәм чәчкә атты гына түгел, ачымы, татлымы, җимешләрен дә бирә торды. Аның кай- гыртучанлыгы җыелышларда, утырышларда киң җәмәгатьчелеккә бәйнә- бәйнә сүз ителә иде. Садир Хәкимович шәхесен, шул рәвешле, салават күперенең барча төсләрен җыйган балкыш чолгап алды. Гыйльми совет утырышыннан кала барлык җыелышларны оештыру, ачу һәм ябуны Александр Иванович үзенең ышанычлы һәм һәрвакыт тере урынбасарына тапшыра торган булды. Александр Иванович бу җыелышларда ниндидер ясалмалык сизсә дә: «Яхшылыктан яманлык эзләмиләр» дигән тыйнак фикер белән үзен тынычландыра килде. Ясалма пафос дигәнне ул менә нәрсәдә күрә иде: гуманизм хакында, тормыш шартларын яхшырту хакында артык күп сөйләшү дәрәҗәгә һәм комфортка омтылу кебек аламарак хисләрне дә кузгата түгелме? Урын һәм бүләкләр бүлешүгә дә шулар этәрмиме? Синең җитәкчелегеңдә кемдер акылдан яза икән, син моны кыз баланың нервлары йомшаклыгына, яки генетик кодына бәйләп — тәкъдир тарафыннан алдан ук билгеләнгән нәтиҗә дип карый алмыйсың. Алсу атлы кызның бөтен институтка иләмсез кычкыруы тиешле оешмаларга көне-сәгате белән барып ишетелде. Селектор аларга да тоташкан диярсең. Шулайдыр да ул — күзгә күренми торган селектор уздыручылар һәм сәдәпкә вакытында баса белүчеләр бездә юк түгел бит Берничә ел инде шундый шартларда яшәлде һәм директор бу җәһәттән дә үзеннән башка беркемне дә гаепле дия алмады. Югарыга дәштеләр — больницада булган әңгәмә хакында, пенсия яше хакында сак кына искә төшерделәр. Төшендек. - дип. елмаерга тырышты Александр Иванович.— Сез хаклы. . Аны гыйльми секретарьлыктан күтәрелгән элекке үз шәкерте чакырткан иде Яшь җитәкче, әдәп-тәүфикъ иясенең нәкъ үзе сыйфатында, сөйләшүне аты ихтирам белән башлады һәм шулай төгәлләде дә: — Без сине ашыктырмыйбыз. Александр Иванович. Үз көегез белән генә карарсыз. Директор кешелекле сүзләр өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Яшь җитәкче, актык сүзен шуннан соң гына бик гади нәрсә хакында әйткән кебек әйтеп куйды. Директор колагында уз шәкертенең кайгыртып әйткән сүзләре менә хәзер дә яңгырап тора: Сезнең институт контрольдән ычкынган булып чыкты Лабораторияләрегечнең берсендә Тилебаш туды — Тилебаш Анысы Садир Хәкимович хезмәте Наҗар Зәбнрович пробиркасыннан килеп чыккан җен Аю кыяфәтендә! Анысы тагы ниләр кылмас! — Аю гади аю Аннан курку урынсыз. Анда бернинди мутация, табигать хатасы юк. Контрольсезлек — куркыныч нәрсә. Үзешчәнлек Ниндидер очраклы кешеләр җеннәр оясын ача, хәзергечә әйтсәк, геннар хәзинәсенә керә ала. Ана бит исемне дә дөрес биргәннәр — хәзинә! Үзегез уйлап карагыз: әгәр дәүләт хәзинәсенә теләсә кемнең кулы җитсә, кая барып чыгар иде безнең бу җәмгыять? — Төшендек, рәхмәт. - Аюдан кешегә күчү — бер адым. Шул рәвешле без мутантлар — гарип албастылар иҗат итеп, дөнья кинлегенә чыгарып җибәрсәк? Әлеге аюны, кабанны чыгарып җибәргән кебек? Ә? Ә ул кешедән өстен көчкә әверелсә, пәригә? Наҗар Габбасов әйткәнчә. Тилебашка? Ә? Менә бит. Александр Иванович дөнья каршында, кешелек каршында җаваплылык безне шәфкатьсез дә булырга мәҗбүр итә. — Җитәр, төшендек Гаепне үз өстемә алдым - Артык рыцарьлык файдалы булмас Бераз өлешен гаепле кешеләр- ♦ нен үзләренә калдырсак, гаделрәк булыр. Александр ^Иванович Мин = беренче нәүбәттә иптәш Габбасовны күздә тотам — Габбасов — кристаллдай саф кеше, ходай үзе яраткан галим х Больницада сөйләшкәнчә, минем урынга лаеклы бердәнбер кеше ул. г Тыйнаксызлыгымны гафу итегез. „ = — Шулай укмы икән? Ну. анысын да карарбыз, уйларбыз — Карагыз сон. уйлагыз. Ләкин чынлап уйлагыз « — Рәхмәт, рәхмәт Вәгъдә — иман. Бу хәлләрне Наҗар, әлбәттә, белми, читтә йөри Асылда яна урын- 8 да - совхозда эшли, гәрчә әле институт кешесе булып калса һәм чират- » тагы ялда гына булып исәпләнсә дә. Ялны кем ничек файдалана, анысы - - һәркемнең үз эше. Наҗар сизә ки. ул инде китте. Аны институттан = читләштерделәр Ничек оста эшләделәр! Атарга Наҗар үзе бик шәп ярдәм итте! i Гомернең ин матур бер өлешенә нокта кую өчен нке ай вакыт һәм бер утырыш җитте Совет утырышын Садир Хәкимович үзе алып барды Александр Ивановичның пенсиягә китәргә ризалык сорап язган гаризасын кычкырып укыганнан сон тирән кичерешкә бирелеп: — Хөрмәтле остазыбыз ял сорый Ул моңа, әлбәттә, лаеклы Сездә нинди фикерләр булыр? дип сүз башлады Яшь һәм талантлы галимнәрнең берсе: — Үзен тыңлыйсы иде. дип аваз бирде. Александр Иванович үзе дә теләмәстән һәм сизмәстән кызарып куйды һәм сүз куәсенен кинәт кимеп куйганлыгын тойды Шулай да. иптәшләр сорый икән, сүз әйтми калу аңлашылмас дип. гадәттә утырып кына сөйләргә күнеккән булса да. бу юлы торып басты Садир Хәкимович дөрес әйтә Чынлап та шактый арылган икән Кайбер хаталар да булды , Нинди хаталар. Александр Иванович? Шулай кискен дәшүче кем дисә. Габбасов икән. «Менә сиңа шыпырт егет! Менә тиле!> Әмма егетнең нияте начарлыкта түгеллеген белгән Александр Иванович үртәлүсез җавап бирде - Әхлакый тәрбия хакында уйлап җиткермәгәнбез. Наҗар Зәби- рович Шуның аркасында кайбер кыенлыклар барлыкка килде Кеше хакына. бөтен кешелекне сәламәтләндерүгә, камилләштерүгә багышланган тырышлыклар, ин гуманистик ачышлар да. явыз затлар кулына эләксә, һәлакәтле кодрәткә әйләнә ала Кайчандыр бик гади булган ку керт мылтык һәм туп эчендәге дарыга әйләнгән кебек. Атом төтенен таркалуы тормышны юкка чыгарырлык көчкә әверелгән кебек Безнең саксызлык аркасында пәйда булган кара кабан әнә шундый куркыныч хакында кисәткән карачкы ул. Әйе. Төшендекме? Шулай Кешенең баш миенә, геннарына утеп кергән фәнни оешмага намуслы кешеләр генә җитәкчелек итәргә тиеш Мин үземне шул ышанычны аклый алдым дип әйтә алмыйм Минемчә, бу гаять җитди мәсьәлә хакында махсус сөйләшү булыр әле Шулай бит. Александр Иванович? дип. Садир Хәкимович директорны якларга ашыкты Александр Иванович һәрвакыттагыча зирәк фикер әйтә Кушылам Инде шул. лиле директор.— мина ял чынлап та зарур Ә соңыннан карарбыз Дөрес, Александр Иванович, галим пенсиягә чыкмын Директор гына чыга Сезнең акыллы киңәшләрегезгә без һәрвакыт мохтаҗ булачакбыз. — Рәхмәт, бүтән сүзем юк,—дип директор бөтенләйгә тынды һәм шуннан соң тавышка куярга нәүбәт җитте. «Александр Ивановичка сезнең исемнән, Гыйльми совет исеменнән яхшы эшләгәне өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез», дигән сүзләрне кул чабып хупладылар Аннары көн тәртибенә яңа директор сайлау куелды. Беренче сүзне иң өлкән галим — Александр Ивановичның якын дусларыннан берсе, үзе теләп, хәтта ашыга һәм каушый төшеп, тәкъдим кертте: — Соңгы вакытта, барыгыз да, беләсез, үзенең күренекле гуманист булуы белән дә, гаять актив җитәкче буларак та безнең хөрмәтле якташыбыз Садир Хәкимович Шаһгалиев җәмәгатьчелек ихтирамын казанды. Дөресен генә әйткәндә, мин бүгенгесе көндә аннан да кулайрак кандидатура күрмим. Аннары, директив оешма вәкиле — моңарчы тыйнак кына утырган Рим Салихович калкып корыч баритон тавышы белән үзенең һәм башка иптәшләрнең уртак фикерен хәбәр итте. Ахырда шуны өстәде: - Дөрес әйтәсез, иптәшләр Иптәш Шаһгалиев Садир Хәкимович гаять кешелекле, саф намуслы кеше. Зур оештыру таланты барлыгын да раслады. Безгә бит галим генә түге i. каты куллы администратор да кирәк. Садир Хәкимович безнең уртак ышанычыбызны аклар дип уйлыйбыз. Башкалар исә. аның тукталуын гына көткәндәй, ярыша-ярыша ул әйткән матур сүзләрне җөпләп, яңадан-яңа уңай сыйфатлар таба тордылар Наҗар белми йөргән икән, нотыкларны гаҗәпләнеп тыңлады: «Менә кем белән эшләгәнбез, үз бәхетебезне үзебез белми яшәгәнбез! — дип уйлады ул — Оят, валлаһи!» Күз алдында — чират Этеш, төртеш, кычкырыш Берәү, икәү, өчәү тәртип боза, ә калганнар калганнар берни эшләми — сукранып тын тора Алда — кассамы, мәңгелек хәзинә тишегеме? Шуннан алалар — кем сугышып, кем чират белән Чиратсызлар алданрак өлгерә, элегрәк эләктерә: акчаны, мактау кәгазьләрен. данны, дәрәҗәне, эш урынын, директорлыкны тагын, тагын нәрсәләрне? Хәтта мәхәббәтне? Калганнар тын тора — Александр Иванович та, Наҗар Зәбирович та. башкалар да. Ник? Ник? Инде менә тагын тавыш бирергә вакыт җитте. Бер каршы тавыш барлыгын белеп. Наҗарга тагын мәгънәле карап алганнан соң, яңа директор тиз арада бүлмәдәге һәр кешегә ихлас елмаю бүләк итеп чыкты. Ул үзенә ышаныч күрсәткән хөрмәтле хезмәттәшләренә рәхмәтләр яудырган мәлдә, Наҗар икенче төрлерәк уйларга җөрьәт итте: «Менә бит ничек күңелле — ялган акча ясаучы максатына иреште — баеды Ялган җиңүче — ялган батыр, ләкин ул барыбер — җиңүче Рыцарь җиңелде — аңа хәзер ышанмыйлар, ышанмаячаклар». Котлаулар, яңа директорга уңыш теләүләр Бәйрәм, шау-шу. «Менә бит ничек күңелле: Һабил үзенең туганын үтерде Кабилне. Аңа гынамы? Тагын кемне? Александр Ивановичны? Аны гынамы? Ә Наҗарны ничек? Ул исәнме әле?» Дустын котларга үзен мәҗбүр итә алмыйча, Нажар бүлмәдән ялгыз чыгып китте Юлында беразга тукталып, күзләрен сыпырып куйса да. көн-барыбер яктырмады— ямьсез, шыксыз килеш калды. Исерек кешедәй чайкала-чайкала. Фәнүзә бүлмәсенә таба китте. Ул анда керде. Фәнүзәне күрде дә бугай, ләкин таныды дип әйтү җайсызрактыр. Фәнүзә нәрсәдер әйтеп ирен култыклап урамга ук алып чыкса да, ул һаман мәгънәсез тәкрарлавын белде «Инде кем. кем генә ярдәм итә алыр?» Аның исеме — Фәнүзә. Кайда ул? Кайда? Фәнүзәң яныңда гына — синең белән бергә атлый Урам Салкын жил Зиһенне җилләтергә нәкъ шул кирәк тә Ир белән хатын салкын җилле урамда йөри — бүтән беркайда да урын тапмаганнар гүя ки — Ялган вакытлыча гына җиңә...— дип. ир үзен ышандырырга тдярыша. — Ләкин бит без дә вакытлыча гына яшибез. Нажар Ә алар * яшәп кала.. Эшебезгә житәкче булып Садир Хәкимович калды Ул үзе. 5 әшнәләре, дуслары ни генә кыланмаслар? Без шул кешеләргә тагын 2 бер кабат яшьлек бүләк итәргә тиешме? Мәңге тантана итсеннәр өчен? * Ул жәмгыять әшәке жаннар җәмгыятенә әверелү мөмкин, ә җитәкчесе — 5 диктаторга Шуңа үлемсезлек бүләк итәргәме? Бу инде сугыштан да г начаррак булачак. х Артык каушарга да ярамый. Ни генә әйтсәң дә. батар бит ♦ сугышның кан коелмый торганын сайладылар Бәхәсне хәл иткәндә. “ кулларына күсәк тә. хәнҗәр дә. мылтык та. пистолет та алмадылар = Хәтта тавыш күтәреп трибунага да чыкмадылар Бөтенесе әдәпле хәл < ителде Бәхәсләрнең бу рәвеше җәмгыятьнең, цивилизациянең югары ш үсеш дәрәҗәсен күрсәтә торган мисалдыр — Ә күңелгә барыбер алама юшкын утырды Алар уйлаганча ук түгел Алар сине акылдан яздыра алмады - лар. буталдылар Бөтенләй тиешсез кешеләре шашты Минем дә нәрсәдәндер арынасым, чистарынасым килә Совхозда хайваннарга хезмәт итү чистарак эш булыр сыман Мина да шхнда күчү хәерле. - Рәхмәт. Ир белән хатын шул вакыт урам уртасында кул кысыштылар Ләкин аларга җиңүче булып китәргә туры килмәде Отпуск беткәннән соң икенче көнне гариза бирергә дип калага кайткач, телефоннан яңа директор үзе эндәште: Исәнме. Наҗар. Кәефләрең ничек? Кәеф? Искиткеч Ярап тора дигән сүзме инде бу5 Кайберәүләр теләмәгәнчәрәк дигән Ярый Син минем янга иртәгә сәгать уникегә кил әле Нишләп алай бик тәгаен? Би ик мөһим бер эш турында сөйләшәсе бар Чак кына нервланып әйтте Садир бу җөмләсен Димәк, хәерлегә түгел Сон. би-ик мөһим булгач, нишлисен, барырмын Сүз шуның белән бетте «Мөһим эш»нең нәрсә икәнен Наҗар сора мады. тегесе әйтмәде «Башланды! Башланды кызыклар' Башланачак!» — дип уйлады На жар һәм ялгышмады. Сәгать төгәл уникедә директор кабинетына килде Кабул итү бүлмәсендә үк күрештеләр. Кул биргәндә, Садир күзләрен яшерде Үз аламалыгыннан ояламы? Юк. мөмкин түгел, сүзнең кискен төс алуыннан курка Әнә бит. кабул итү бүлмәсенең нәкъ ишек төбендә аның хатыны утыра Кулында мылтыгы гына юк нәкъ сакчы Юккамыни? Юкка гынамы дисең, үз хатынына һәм шул ук бүлмәдә утырган тагын бер ике хатын-кызга Садир бөтен торышы һәм тавыш төсмерләре белән ялварып Без хәзер сөйләшәбез, дип. үзенчә серле итеп карап куйды Бу өч сүздән: «Алайболай хәл кискенләшә калса, уяу торыгыз». дигән мәгънәне аңлау ансат иде Билгесезлек бераз эчен тырнаса да. ип ■ эшенең каушый төшүе кызык тоелып. Нажар сизелерлек үк ачык елмаеп куйды «Директор икәнлегенә әле дә ышанып бетми, димәк». Үз урынына үтырды яңа директор Карашын тагын яшерергә һәм чәчсез башын да. өстәлне дә. фикерен шомартырга тырышып ышкыса да. жайсызлыкны жиңә алмыйча, сүзен шактый интегеп башлады: Мин әлбәттә, бу очракта, кушканны гына үтәүче, ыһы — Нажар аңа ярдәм итмәс өчен юри сүз кушмаганны сизеп булса кирәк, ниһаять, кыюлана төште — Сүз синең мөдирлектән китүең турында бара. Син безгә шул теләгеңне әйткән идең. Рим Салиховичка да барып житкән шул фикер Сицең китүеңә алар да каршы түгел — Аларга кайсыгыз барып әйтте? — Анысы инде... Нажар ни әйтергә белмичәрәк, аптырабрак торды. «Минем андый сүзне әйткәнем юк. нишләп алай гайбәт белән эш йөртәсез?» — дип куярга мөмкин иде. Ләкин моны яңа директорның үз файдасына боруы ихтимал Болан да шактый файдалана белгән бит — Нажардан алдарак өлгергән әнә Нажар үзе китми, аңа без тәкъдим ясадык, дияргә жайны тәки оештырды дус кеше Җитмәсә, урамга чыгарып ташларга һич жыенмый Җитәкче иптәшләр әйтә — төп эшенә бөтен көчен бирә алырлык шартлар тудырырга, ярдәм итәргә кирәк ди — Рәхмәт сезгә, иптәшләр. — Менә ичмасам, егетләрчә,— дип эләктереп тә алды Садир — Иптәшләр әйтә: бөтен кешелек турында кайгыртучы андый егетләргә ярдәм итәргә кирәк ди. — Нинди олуг кайгырту! — Син шул ук лабораториядә каласың, өлкән хезмәткәр булып Тиздән анда конкурс игълан итәчәкбез. Кайберәүләр белән хушлашырга туры килүе бар Ләкин сиңа кагылырга җыенмыйбыз Кайберәүләргә Фәнүзә Кадыйровна керәме? Сезнең бит юлларыгыз аерылды — Ихтимал — Димәк, мин дә китәм. Бу сүзнең чын булуын теләсә дә. Садир Нажарның чыраена карап аптырабрак калды «Шаяртамы, чынлап әйтәме?» янәсе. Шунлыктан Нажар кабатларга тиеш булды: — Чынлап әйтәм, иптәш директор. «Директор» сүзенә артыграк басым ясалуын сизгән Садирның үпкәләмәскә көче житте: Алайса сүз бетте! Садир сөйләшүнең жиңел төгәлләнүенә гаҗәпләнү белән бергә, ансат котылу шатлыгын да яшерә алмыйча, «егет икәнсең» дип, ишеккә хәтле озата барды. Шунда гына Нажар: Сиңа да егет булу мөмкинлеге бар иде,— дип кәефне боза язды Ничек? — Хатын-кыздан болай ук үч алуны, гафу итегез, затлылык галәмәте дия алмыйм. Нажар Зәбирович. что син! Нинди үч! Дөрес, ул бөтен коллектив алдында минем битемә төкерүчеләрнең берсе булды Синең сүзләрне дөресләргә маташып. Александр Ивановичка да кереп әләкләгән. Ә мин аның өчен, жанымны гына кисен бирмәгән кеше. Ләкин, ләкин... Гаризалар иртәгә сәгать икедә синең өстәлдә булыр Гаризалар' Хатын хакына гомер бәрабәре тарырлык эштән баш тарталармыни? Чын галим эшеме инде шушы? - Син юкка курыктың мин беркайчан да директорлык вазифасына кызыкмадым бит — Нажар Зәбирович! — Мина каршы көрәшүеңнең сере ап-ачык күренеп торды — суга төшкән кара таракан кебек. Кул бирмичә генә чыгып китте Наҗар Ишек төбендә тамаша кылыр! а җыелган хатыннар төркеме тагын да куера төшкән иде Ләкин алар өчен кызык бөтенләй була алмады Жәнжалга. яна кычкырышны күрергә, ишетергә әзерләнеп килгән мескеннәрнен кәефләре кырылды төште Шушылар гына җитмәгәндәй, өйгә кайтышлый, больницада яткан ♦ иптәш очрап, янә бер начар хәбәр әйтеп салды: о — Яков Моисеевичка, безне үлемнән коткарган кешегә, инфаркт j булган. Ниндидер командировкадан каш кач ди Юл буе изге кешенең сурәтен күз алдына кйтерергә тырышып атлаган 5 Наҗар: «Андый кеше үзе китсә дә. дөньяда төсен калдырырга тиеш». — - дип уйлады. s Инде нәрсә? Калганы — вакытка. « Совхозда эшләү Наҗар өчен яна дөнья ачу белән бер Ни генә * әйтсәң дә, дипломатия дигән нәрсәне аның җене сөйми бит Хәерлесе шул: Наҗарга директор бөтен кеше алдында бер ген.» бурыч куйды: Без нәселле сыерлар һәм бүтән төр маллар сатып алуга күп акча түгәбез. Максатыбыз - ул чыгымнарны киметү Сез аны үз өстегез гә ала аласызмы, иптәш Габбасов? Ягъни, нәселләрне без үзебез яхшырта алачакбызмы? - Алачакбыз. Ул очракта без сезне башка эшләрдән азат итәбез Ягъни, ирекле художникка әйләндерәбез. Шулай диләрме әле? Төшендек, иптәш директор Шул көннән соң Наҗар лабораториягә тулы хуҗа булып калды Гадәти эш. гадәти шөгыль, гадәти күзәнәкләр, аксым агышы, геннар, ходай хикмәтенә якынлашу, табигать белән бәхәскә керү йокысыз төннәр Иҗаттан аерган афәтләр артта калгач, күңел үз җыпкысына кайтырга тиеш иде кебек Ләкин тормышның көен бозган яна хәбәр күңелен сискәндереп җибәрде Совхоз авылларының берсендә яшәгән бер әби күрше авылдан күчтәнәчләр күтәреп кайтып килә икән. Аяклары ул уйлаганнан акрынрак атлаганга, кичкәрәк калган. Эңгер төшкән бер мәлне авыл кешеләре бик каты кычкырган хатын-кыз тавышын ишеткән Коточкыч тавыш, якын-тирә кешеләрнең үзәкләрен өзеп, җаннарын калтыраткан Фажигага ышанмыйча ике-өч көн азаплансалар да. ачы тавыш һич онытыла алырлык түгел әби чынлап та юкка чыккан бит Исән кеше атна-ун көн буе нишләп күзгә күренмәсен, ди. Кемнеңдер күреп калуына караганда, әбине кешегә охшаш кабан ашаган Галиәкбәр абзый, сез ничек уйлыйсыз, кеше ашаучы ерткыч яшәргә тиешме, әллә юкмы? — диде Наҗар авыл агайларының берсенә. Абзый, бу нинди тиле сүз дигәндәй, авыз-борынын җыерып, үчекләгән ымлыклар чыгарса да. авылдагы яңа кешегә каты бәреләсе итмәде сакал мыегын сыйпап шомартты да тыныч кына җавап кайтарды - Без. ни. шулай уйлыйбыз, энем Сугышта йөргәндә, телебездән «Үтерүчегә үлем!» дигән сүз төшми иде Тешли башладымы, этне дә юк итәргә туры килә Бүтән ни чара?' Без шулай уйлыйбыз, знамы дискет. Шулай кем. энем Гәп җанлана төште - Кабан җинаятьче. Кылган явызлыклары өчен җаван бирергә тиеш һәркем тормыштан үзенә лаекны ала. диде Галиәкбәр янында утырган кыска муенлы карт Каптырылмаган кара пиджак эченнән ак майкасы һәм ындыр тйбагы чаклы, йонлач күкрәге күренеп торган яшь механизатор — Аның исәбендә — урманда сөякләре генә табылган Хөснибикә әби,—дип җинаятьнең иң зурысын искә төшерде. Нажар үз белгәнен өстәде: — Анын исәбендә — безнең Александр Иванович — Аның исәбендә... — Котырса, хәләл малны да тотмыйлар, әйе Хайван да, адәм дә үз башына котыра. Тәмәке суыра-суыра әйтелгән фикерләр шул рәвешле кабанның табигатен дә. язмышын да ачыкладылар Аның явызлыгы кан белән үк килгән — үз ишләрен, бала дуңгызларны бәләкәй чагында ук тешләп чинаткан, шуннан кызык тапкан икән. Үсә төшкәч, ата дуңгызларга гына үчләшә башлаган һәм сугыша-сугыша. үз җенесеннән булган барча чучкаларны калтыратып тоткан, һәм. шул рәвешле, көт^ башлыгы булып үрләгән Бәлки матур гына яшәп тә яткан булыр, үзе кебек дуңгызларны сөяркәләре-хатыннары ярдәмендә тагын-тагын. тагын да ишәйтә алган булыр иде дә бит. әмма, әлеге дә баягы, характеры харап итә — хәтта дуңгызны да. Усал булу белән бергә, ул артык горур да икән Уңышлардан тиз масаеп өлгергән - Менә шулай,— дип тәмләп сөйләргә кереште Галиәкбәр абзый — Әйе Көтү башлыгы булган кабан аты юл аркылы чыгышлый, автомобиль килгәнен күрсә дә. башта курыкмады, көтүен саклап, горуранә атлавын белде Машина үзе курыксын, янәсе. Ә машина шулай ук куркырга теләмәде Чатырдап-чатырдап юл читенә тәгәрәүне артыграк күрде. Бу вакытта инде кабан үзенең нишләгәнен, нишләргә тиешлеген абайламыйча. олы юлдан үзе дә баштүбән мәтәлеп китте Мәтәлсә дә. «ә» дигән арада янә торып, бар көченә урман эченә.куаклыкка томырылды. Җилләр генә исте кабан артыннан Күзләре дөньяны яңадан күрә башлаганда, ул инде бозлы су уртасында иде Күл өстен кар күмсә дә. астай язгы су йомшартканга күрә, боз кабанны күтәрә алмыйча харап иткән Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан, язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дигән акыллы китап Ә дуңгызга нәрсә? Китап укыймыни ул дуңгыз3 Укымагач, кайдан гыйбрәт алсын? Бәкедә аңа салкын суның һәм ләмле күл төбенең нәрсә икәнен озак кына өйрәнергә туры килә килүен Әмма бу гыйлем озакка җитәрлекме икән? Яшь механизатор аны җөпләп — Ярый әле без, басудан салам ташыганда күреп, ярдәмгә килдек,- диде.— Сәнәкләр, колгалар белән бозны ваткалап, дуңгызны ничек булса шулай коткардык тәки. Бу мәлдә чучканың тәкәббер кыллары күздән югалган, соп-соры һәм кап-кара бозлар белән капланган иде. Кабанның монда ничек килеп эләккәнен без, Наҗар энекәш, ул чакта белми идек шул Белсәк ки. коткарырга бик үк ашыкмаган булыр идек. Әйе, кем, туган Кабан бу юлы хәтсез җиңел котылды. Әмма шуннан соңгы тормышы барыбер бозылды, көйсезләнде. Әлеге җинаятьтән соң ул ялгызлыкка дучар ителде. Ничекме? Анысы болай Үзенең элеккеге көтүен усал дуңгыз артык озакламыйча, интекмичә генә янә таба алды. Бик пычранып беткәнгәме, әллә яңа «юлбашчы» ул якта яулап алган дәрәҗәсен бушлай гына кире кайтарырга теләмәгәнме, һәрхәлдә, бу кабан көтүгә инде кабат кушыла алмады Килә башласа, яңа «юлбашчы» аны куа Сугышып карарга рөхсәт, әмма хәл мөшкел. Салкын һәм пычрак су, комсыз ләм аның куәтен шактый какшаткан, знамы дискет Галиәкбәр абзый нотыгын механизатор егет очлап куйды - Трактор белән печән ташыганда болында без икенче юлы да гаҗәп хәлгә юлыктык Урман кырыенда — бүреләр көтүе Бүреләр, ни хикмәттер, печән кибәненә сикерәләр дә кире чигенәләр, чигенәләр дә кабат шунда ыргылалар Бүреләрнең әле монарчы печән ашаганнары юк бугай Алар печән куышына кергән берәр кешегә һөҗүм итә торганнардыр, дибез Бәлагә таручыны коткару өчен, трактор белән туп-туры шул кибәнгә таба элдерттеккилдек тә бүреләр өстенә шатыр-шотыр ташландык Ерткычлар качкач, куыштан кеше килеп чыгар дип көтәбез Әмма Әмма ләкин кеше түгел - дуңгыз! Дуңгыз чыкты печән эченнән, кабан дуңгызы Килеп чыгуы булды, үзен коткарган тракторга ташлануы булды Тешләрен ямьсез ыржайтып, тимерне кимерә, тракторны талый Ярый * әле тимер дуңгыз тешләреннән катырак, ярый әле дөньяда дуңгызлар $ нын. бүреләрнең, тагын башка төр ерткычларның тешләре үтми торган 1 нәрсәләр була Югыйсә... Шулай бит’ Шулай Тракторны җинә алмая- f чагына ышангач, тагын аяклары атлаган якка юл тотты кабан. Тик z озакламый куркуны янә оныткан булып чыкты Аның исәбендә — якын- 2 тирә белгән ике кеше Әби һәм директор . Шулай бит? г Тәмәке пыскыта-пыскыта кыйсса сөйләүчеләр дуңгызның котырган ♦ булуын шиксез таныдылар һәм җыйнаулашып ауга чыгарга дәрт бел- | дерделәр. Наҗар: Мин сезнең хисләрне аңлыйм, әлбәттә.— диде. Ләкин, иптәшләр. < бу дуңгызны минем карамакка калдыруыгызны үтенәм. Чөнки минем анын Z белән шәхси исәп-хисабым бар. Шул исәпне икәүдән-икәү генә өзәргә Ч тиешбез. Әгәр берүзенә генә бирешмәсә. . бергәләп тотынырбыз Тере туган ~ һәр зат яшәргә тиеш. Шулай. Әнә Локман бабай мең яшәгән Ә Тилебаш- нын мең кәшәдә хакы юк Чөнки ул табигать белән адәм хатасы Хатаны төзәтү фарыз. Агайлар хөкемнең шундыен расладылар Әмән карт белән Наҗар икәүләп күл буена килделәр Бирге як дуңгызларның су эчә торган урыннары Монда аяк басмау, адәм исе калдырмау дөресрәк булыр, дип. күлнең икенче ягына шактый урап чыктылар Көтәр өчен ышык урын сайладылар Тал арасы . Кыштырдавы мөмкин булган коры талларны йолкып, кисеп читкәрәк аттылар Инде көтәргә кала. Көтә белү шулай ук ихтыяр таләп итә Каравылчы ашьиа белми, кирәк булса, бер урында мәңге карап утыра алачак Наҗар исә тормыш агышын, аксым хәрәкәтен күзәтеп күнеккән . Шулай итеп, тыныч кына көттеләр. Әмән абзый озынча күлнең бер башында. Наҗар икенче очында. Хаҗәте чыкса, карт яшеренгән җиреннән торып, кабанга күренәчәк һәм тегесе куркып. Наҗарга таба китәчәк. Әгәр дә килгән юлынһан кире тауга элдермәсә. Монысы бәхәсле, чөнки Тиле- башның эчәсе бик килә бит... Асылда ялгышмадылар. Өч сәгать чамасы үткәч, ерактан кыштырдау ишетелде. Наҗарның колаклары радио аппаратыннан һич ким бу i маганча. шылт иткән авазны да эләктерергә ашыкты Әйе. аваз бар. кемдер килә Кешеме, ерткычмы, дуңгызмы’ Әйе. дуңгыз Чөнки ерактан булса да. борын тарту барыбер бу тән тавышлардан нык аерыла: Мырык мырык.. Наҗар тораташ Әмән абзый да шундый хәлдә булырга тиеш. Мырык. мырык! Дуңгыз! Дуңгыз... тик... берәү генә түгел икән. Икәү. өчәү, дүртәү, биш. алты. җиде, сигез... тугыз дуңгыз! Тугызы берьюлы килеп, этешә- төртешә су чөмерергә керештеләр бернинди тартыну, кыстату юк Ә кешеләр, аларны куркытмабызмы дип икеләнгән иде Хафаланасы түгел Икән. Әмма саклану ярын, куркытмау ярый рәхәтләнеп эчсеннәр Базарның кешелек каршында җинаять кылганнары сизелми бит әле һич тә җәл түгел эчегез, чучкалар, тик суны гына пычратмагыз Ашыкмәгы без түзә беләбез, көтәрбез, сезне шушылай якыннан күреп тору үзе бер кызык, үзе бер тамаша Дуңгызлар күл буенда ким дигәндә ярты сәгать әйләнделәр^ Эчтеләр, читкәрәк китеп йөренделәр мыркылдап-мыркылдап килделәр дә тагын олпат кыяфәт белән генә тереклек суын чөмерделәр Ниһаять, байтак рәхәт чиккәннән соң. арада иң зур дуңгыз моңарчы ишетелгәннән катырак итеп чинады да килгәндәгечә үк салмак адымнар белән өскә таба атлап китте. «Юлбашчы!» — дип уйлап алды Нажар. Башкалары да бернинди бәхәссез-нисез житәкче чучка артыннан иярделәр Менә, ичмасам, тәртип! Директорлар күрсә, мөгаен, көнләшмичә калмаслар иде. Киттеләр Ә көтелгәне? Әгәр дә ерак күлгә ияләшмәгән булса, озак зарыктырмас, анысы да килер Субординация дигән кагыйдә.. Тукта, чү! Әнә бит. көт\ куздән югалганны көтмичә, килеп тә чыкты Кайда гына яшеренеп торган диген!? Әһә! Тилебаш! Килеп тә чыкты, ашыга-ашыга, су эченә кереп, чөмерергә дә кереште. Әллә, тегеләр кире килмәгәе дип шүрли, әллә артык сусаган, әллә чамасыз комсызлана. Мавыккан мәлендә эләктереп калырга кирәк. Нажар белән дуңгыз арасы күп дисәң — ике йөз метр Бу арадан ядрә барып житмәскә дә мөмкин 4 Ким дигәндә илле метр ара узарга кирәк. Ә күрешү бөтен эшне бозачак Шул сәбәпле, Нажар шуышып барырга мәжбүр Нишләмәк кирәк. Илле метр араны шулай узды аучы, һәм кинәт Нажарның калагына кызы Энженең өзгәләнеп кычкырган тавышы эленгәндәй булды: «Әти, атма, атма!» Шул тавышка алданып икеләнеп торганда, кабан ике аягына басты да туп-туры аның өстенә килә башлады. Нәкъ кеше! Ап-ачык дошман! Хужасына шулхәтле охшаган! Охшамаган да бугай: качып-посып түгел, дипломатия чапанына төренмичә, мылтыкка каршы күкрәген киереп килә «Әти, атма, атма!» Әгәр атмасаң? Тилебаш кинәт дүрт аякланды да... аннары, күз ачып йомган арада дошманы өстен.) ырг ылды Нажарныя мылтыгы шул чакта гына шартлады Сикергән дуңгыз Әмән абзыйга алты метрлы хәшәрәт тасма-аждаһа булып күренде. Күзләренә ышанмас дәрәжәдәге могжиза абайлап, үзен дә шашкан кешегә исәпләп, кабан белән Нажар артыннан чатыр-чотыр чаба китте. Әйе. ни күрсен: Нажар кабанның сыртында утыра! Җайдакмыни - жилдерә күл буйлата Дуңгыз урманны, тауны калтыратып, күлне чайкалдырып акыруын белә — биш аждаһа тавышын үзенә жыйган чинау белән чыелдый ҮЗе чаба! Шулай — өстенә дуңгыз ташланган мәлдә куркудан катырак сикерү аркасында булырга тиеш — Нажар кабанның сыртында булып чыкты. Атланырга чынлап тырышса, мондый ук талантлы уңышка ирешә алмаган булыр иде. әлбәттә Әйе Кабанның да башы ике түгел. Барча сәбәпләр аркасыида коты очканлыктан. инде ул тау сукмагы буйлап, астан өскә томырылды. Текә тауның яртысына житкәч, шунда жайдак шуа төшеп... Ялт! Бөтерчек кебек, бер нәрсәгә яраксыз таш шикелле, аска тәгәрәде. Әмән абыйсы килеп туктатмаса күлгә хәтле олагасы иде. Сулышлары тигезләнә язгач, алар шаркылдап көләргә керештеләр. Әмән абзый эчен тотып җиргә утырды. Жайдак! Цирк остасы! Тагын бер һөнәрең артты, валлаһи! Ай! Үтердең 1 Кабанны түгел, мине үтердең — көлдереп. Үләм! Ай! Уфф! Әмән абзый хәтле булдыра алмаса да, Нажар да хәл кадәренчә хахылдарга тырышты. —: Кайда кабан? — Тү-тү кабан! Очты'тау башына. Шулай да, ныклабрак карасалар, үләндә карасу-кызгылт таплар күзгә чалынды Менә ничек икән хәлләр! Болай булгач, ерак китә алмас. Фикер дөрес иде. Югала язган эзләрне барлап атлый-атлый, берзаман Тилебашның нәкъ өстенә барып чыктылар Муенын, борынын, дулкынга ташланган дельфин шикелле сузган, һәм шул рәвештә катып калган. — Тилебаш! Күзләре боз төсле — салкын, төссез. Дөньяга бу күзләр белән караган жан иясенең котыруы бер дә гажәп түгелдер. Менә ул ята — табигать хатасы Адәм балаларының кара ижаты... Нажар анын бер генә тере күзәнәген дә хәзинәгә салмаячак. Яман адәмнәрнең барча дуңгызлыгын жыйнап туган һәм яшәгән Тилебаш - кеше ашаучы ерткыч — яшәү белән мәңгелеккә хушлашты. Ул бары тик шуңа лаек иде. Нажар минутлар эчендә шуны ачыкларга тырышты: күзгә күренеп * торган ерткыч хаклы жәзасын татыгач, кешеләр тәмам тынычлана алыр- _ мы? Юк, тынычланырга иртәрәктер әле. Дуңгызның котыру чире кай- < сыдыр яшь дуңгызлар канында һаман яшәп ята бит Димәк, ерткыч- * лыкның ниндидер жәнлек кыяфәтендә тагы дөнья буйлата чабып китүе ~ ихтимал Кайчан? Бары тик шунысы гына ачык түгел. Әллә кеше шул 5 «кайчан»ны көтәргә тиешме? Хәзер үк. яңа Тилебаш туганчы ук. аңа 5 каршы көрәш башларга тиеш түгелмени? Әйе. корбаннар булмасын г өчен, шулай тиеш Ләкин моның өчен бөтен көтүне юк итәргәме2 .Алама * нәселле жанвар белән бергә асыл хайваннарны да юк итәргәме? Күзәнәк с яки яралгы хәлендә, бәлки, гөнаһсыз яшь дуңгыз хәлендә, урманда ~ йөгереп йөргән, хәзергә тамыр-томыр белән ризыкланып канәгатьләнгән * чагында укмы? Ә соңынтын кан исенә сусаячак яшь ерткычны ничек табар- х га. ничек танырга һәм ничек зарарсызландырырга2 . Бурычы катлаулы адәм баласының. Катлаулы һәм тиз генә хәл ителүе - мөмкин дә түгел һәрхәлдә якын араларда Уйла, адәм баласы, шуның өчен табигать сиңа акыл бүләк иткән Кирәк булса, башкалардан ярдәм сора Ярдәм сорап аваз сал дөньяга, галәмнәргә. Ниһаять, вакыты житте Нажар институтка килде. Кулында - төргәк... Директор ишегендәге ачкыч Садирнын үз урынында икәнлеген күр сәткәнлектән. Нажар сорап-ннтеп тормыйча гына керергә жыенгач. секретарь кыз ымсынгандай кузгалып куйды Башта кем керәсен хәбәр итмичә генә узарга ярамый димәкче иде ахры. Тик шунда ук тынды, чөнки бу вакытта Нажар ишекне киереп ачкан иде инде Ике катлы ишекнең икенчесе эчкә таба шулай ук киң ачылмыш Нажар үзе исә ишекләрдән дә киңрәк булырга тырышкан ачык чырай белән, начальникка төкселәнергә һичнинди жай калдырмыйча, сәламнең иң кайнарын тондырмы иг О. Саднр Хәкимович?! Кабинет сиңа бик килешә! Шә-әп! Молодец! Олы төргәкне сул кулына күчереп. Нажар чын дусларча кул сузды. Ә күпме генә вакыт элек беркайчан да бу кешегә кул бирмәс кебек иде Тәкъдим ителгән пафосны Садир да кабул күреп торып басты: О. иске дуслар ташламыйлар! Менә ичмасам молодцы' Әйдә, утырып жибәр Озак утыра алмам Мин әле сиңа шундый эш белән. — дип. Нажар төргәкне чишәргә кереште Нәрсә соң ул? Кызык әйбер бу. шәп нәрсә Хәзер Күрерсең дә аһ итәрсең - Төргәкне чишеп, жәеп тә жибәрде Менә — кабан тиресе Мнннәй бүләк Шул сүз белән тирене яңа директорның аяк астына ыргытты Нажир Саднр. нишләргә белмичә, ике кулы белән урындык артын кочаклады. дә Дияргә базмыйча торган арада Нажар тагын ачыклык өстәргә тиеш булды Ришвәт дип уйлама тагы Бу - табигать бүләге, бушлай бирелә торган нәрсә Үзем аттым Теге легендар кабан Шул үзе түгелдер бит* Александр Ивановичның дошманы2 — Нәкъ үзе. нәкъ шул! — дип кычкырып көләргә ашыкты Наҗар. Чөнки форсатны ычкындырмау мөһим иде.— Әйе. һәм ул — синен аяк астында!.. Шунда гына җан керде яңа директорга. Өстәл кырыенарак чыкты. Шкаф тирәсенәрәк китеп, тирене шуннан карап бәяләргә тырышты. — Шәп мал. Шәп.. Ким дигәндә, утыз тәңкә тора инде ул. — Иң мөһиме — ул җиңелде. — Урманда тынычлык урнашты. — Ип мөһиме — юл хәвефсез хәзер. Урманга теләсә кайчан кил — кабул итәрбез. — Рәхмәт. Гәп төгәлләнсә дә. Наҗар әле төп фикеренең әйтелмәгәнен чамалап, сүзнең кирәк юнәлешкә күчүенә җай чыгарыр өчен, үзалдына уйланган, дога укыган сыман: Бүреләр дә тук. сарыклар да исәп, диде Чоннан ары сарыклар. бүреләр, дуңгызлар су эчәргә күл буена бергә төшәчәкләр һәм бер-берсенә матур итеп елмаячаклар. — Монысы нн була инде? — Директор сагаеп дөрес эшләде. — Бу шаян кыйсса гына, безгә катнашы юк. — Ай-Һай. син адәмчә генә сөйләшерсең микән? Ә азагы? Кыйссаның дим. — Азагы шул: йодрыклар белән тәпәләшү, кылычлар белән кисешү, каракаршы басып пистолетлардан атышу чорлары артта калды. Хәзер инде яшертен чәнчеш, ягымлы ерткычлык кына яши ала — тарихи үсеш, прогресс Шулай түгелме? — Ихтимал, шулайдыр да.— дип. ниһаять. Садир Хәкимович килешкән төсле кылангач. Наҗар урындыктан кинәт кубып аягы белән тирене шудырды да җаны өнәмәгән нәрсәне тибеп очыргандай иткәч, тагын пафослы сөйләмгә күчте: Иң мөһиме - Тилебаш җиңелде. Аның кемнәр өрәге икәнен үзең беләсең. Менә шул. Җәмгыять контроленнән ычкынган Тилебаш үзенең куркыныч икәнлеген, җае чыкса, үзен иҗат иткән хуҗасын да кызганмаячагын. тамагы туйгач, ялманып куячагын сиздереп ятачак Минем йомыш тәмам Хуш. — Рәхмәт, зурладың, онытмам. . Садир Хәкимовичның әйтер сүзләре тагын да бар иде. әлбәттә. Ләкин ул тыйлыкты. Моның сәбәбен Наҗар шулай ук белә. Матбугат аша таралган яңалык. Фәнүзә үзенең күпьеллык тәҗрибәләрен, күзәтүләрен, язмаларын өйгә алып кайтып киткәч, биоген этәргечләр бүтәннәр өчен башланмаган өр-яңа тема булып калган. Аны дәвам итүче юк. Шундый ук сәбәп аркасында. Александр Иванович төркемендәге ми эшчәнлеге, Наҗарның генетик юнәлеше дә бу институт карамагыннан алынып, башкаладагы тагын да махсусрак булган институтларга күчерелгән. Шулай итеп, чынында өч иптәш кенә түгел, өч фәнни юнәлеш эштән чыгарылган булып чыкты. Садир дус моны фаҗига төсендә кабул иттеме, әллә бик гадәти хәл дип карадымы — шуны белмәкче иде Наҗар Әмма андый аңлашуны Садир артык санады Чөнки бу вакыйга аның җиңүенә аз булса да күләгә төшерә иде. Ләкин ул тыныч; гомерне озынайту проблемасы, әйдә, тагын бер ярты гасырга кичектерелә торсын — адәм баласы хәзергә андый ук озын гомергә лаек түгел әле. Аны әле ким дигәндә тагын ярты гасыр тәрбияләргә кирәк булачак Шул җөмләдән, шәхси эгоизмнан арына алмаган, гомер бәһасенә тиң эшләрен җиңел генә ташлап киткән Наҗарны һәм аның сөекле хатынын да. Бәлки әле Александр Ивановичның үзен үк. Бәхеткә, институт исән, директор вазифасын бетерү җае беркемгә дә бирелмәгән, эш хакы элекке микъдарында кала. Шулай булгач, тагын ни кирәк адәм баласына?! Гәрчә, югары урын белән бергә, тикшеренү өчен дәрәҗәле темаларны да ул үз кулына алмакчы иде дә. Аңа Наҗар Зәбирович Габбасов ярдәм итәргә тиеш иде Нишлисең — күңел теләгән һәр хыял тормышка тулысы белән ашмый бит Табигый хәл Булганына канәгатьлек кылыйк. Әйе, нык борчылырлык сәбәп юк: чыгышлар, җыелышлар, утырышлар калсын, бүләкләр, квартир, башка төр нәрсәләр бүлешү аның ихтыярында. Тагын ни кирәк адәм баласына? * Бер тел остасы әнә: «Тәрәзәдән башыңны сузма».- ди Чөнки тирә- | якка күренеп торган динозаврларның җирдә исеме генә калса, кандала j әле дә булса иркенләп яшәп ята Ничек кенә яши әле! Ә бөҗәк — микроб f лар. вируслар?! Тормыш тормыш инде ул — аның мәгънәсе хакындагы _ бәхәстә күп буыннар тарафыннан расланган Садир позициясе чын = материалистик караш булып кала. Идеалистлар, әйдә, үзләренчә яши ' бирсеннәр Алар да кирәк. * Садир болариы күңелендә генә калдырды, билгеле. «Батар тел белән f әйтелми торган хакыйкатьләр. Аларның көче дә әнә шунда». - дип уйлый ~ Садир Хәкимович Шаһгалиев Наҗар да әнә. ишек эргәсендә тукталып, соңгы сүзе белән чынлыкта ~ үзенең көчсезлеген таныды Без сиңа лаеклы булып чыктык Мин сине җиңүең белән котлыйм - Молодец! - диде. Шулай дигәч, кычкырып озак кына көлде Гәрчә дус өчен сөенүгә, аның бәхетен уртаклашуга охшамаган иде бу көлү Киресенчә, истерика галәмәте кебегрәк иде Ихтимал, тәгаен шулай булгандыр да Кабан дуңгызы тиресен яңа директор бүлмәсендә калдырып. Наҗар кабинетка бүтән кермәс өчен, хушлашмыйча чыгып китте Бер ай чамасы вакыттан сон аны башкалага чакыртып алдылар Соңыннан белүенчә. Александр Иванович тәкъдиме белән эшләнгән икән монысы Александр Ивановичның пенсиягә китүенә башкаладагы зур белгечләр ризалашмыйча, аны шунда эшкә чакырып алганнар Садир дус монысын да әйтми калдыруны хәерлерәк санаган булып чыкты Зур абруйлы киңәшмәдә Наҗарның доклады әйбәт бәя алды һәм. шул рәвешле, хәер-хак дусларның соңгы янавы да сабын куыгы шикелле юкка чыкты. Җитәкчеләр гаять әһәмиятле фәнни эзләнүләргә мул өлеш кертүен әйткәч, яна бурычлар куйганнан һәм. күп кенә киңәшләр биргәннән соң. Наҗар Габбасовның академия карамагында калуын хәтеренә төшереп, боерык төсендә: Дәвам итегез! диделәр Кала белән табигать арасында тыныч юл яга Ике төрле яшәү шәһәрдә ял көннәре, елга буенда эш көннәре Фәнүзә гел диярлек аның янында Ни әйтсәң дә. максат бер бит кешелеккә хезмәт итү Кеше гомере Шулай да күңелгә һаман нидер җитми кебек Җитәчәк тә түгелдер кебек Моның сәбәбе билгесезлек Билгесезлек идеясе кайчандыр кара урманга каравылчы абзый илтеп ташлаган аю мисалында, мәңге кайгырып йөрер кебек Көч якынлашкач. Наҗар, көн саен төнге сәгать икедә торып, кайчандыр күкрәп солы уңган җиргә бара торган булды Ләкин инде бу төштә, беренчедән, нишләптер, солы чәчмәгәннәр, икенчедән, шуңа күрә бугай, басу үче дә элекке түгелдер кебек һәм ул да булган хәлләрне яңадан кабатлый алмаячак сыман. Әнг. хатаны төзәтү, аюны тормышка кире кайтару өмгче матур хыял гына булып чыкты Бер генә җан иясе дә ике кабат яши алмый Яңадан тергезелгән аюны бәхетсезлеккә очраган элгәресенең үченнән дә бәхет сечрәк игезәк туганы дияргә генә кала Терелтү сабак бирде. Терелтү сабагы табигатьтә һәм тормышта кабатлануның мөмкин түгеллеген кабат раслады Яшәү шунда гына үз жыпкысына кайтты. Шәһәр — авыл, авыл — шәһәр Юл — эш. Нажар бүген шоферга аю кыйссасын сөйләде. Юлдашы, уйлап та тормастан — Җаны ике булса да. безнең якка килеп чыгарга курка инде ул хәзер,— дигән хөкемен чыгарды Бу дөбер-шатыр дөньяга Ник алай әйтүенең сәбәбен Нажар. әлбәттә, сорашмады. Үзенең бүгенге томанлы көн төслерәк булган уйларына талды Ләкин күпмедер баргач — Тукта әле! — дип. көйле генә барган шоферның кулларына ябышты. Иләмсез, таныш чыелдау Шоферның күзләрендә гажәпләнү һәм каушау. — Сез нәрсә? — Күрәсең ич...»— Ерак та түгел, кара пальтолы хатын-кыз юлны аркылы чыгып бара иде — Мин аны кабан дип торам Гафу итегез. — һы! — дип кенә куйды шофер, тиле белән бәхәсләшмим дигәндәй ымлык чыгарып Узышлый билгесез хатын белән Нажарның күзләре очрашты Таңгы табигатьнең чиксез-төпсез серләре тулган күзләр моңаеп карап калды. Иртә таңда нишләп ялгыз йөри икән бу хатын-кыз? Сәбәп бер генә булу мөмкин — мәхәббәт Сөеклесен көнгә күрсәтә алмавына караганда, гөнаһлы, яшьле, үкенечле мәхәббәт. Шулай да ул түзәр. Котырган дип кенә хәбәр таратмасыннар. Балачакта ишетелгән жыр хәтергә килә: Кызарып таннар аткан чакта. Менеп килә чокырдан Аска карый, өскә карый Гулять иткән чукынган Шуннан? Әгәр ул язмыш сукмагы булса? Ул чакта мәхәббәт гөнаһлы була ала димени? Кеше үз уйларына үзе елмая. 1984-1985.