Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәдхе Болгар

Гали Чокрый

Менә шэһре Казаннан күп Мокатдәм шэһре Болгар.хуп Дәрел ислам иде мәхбүб, Мәгәр, тәкый, харап саздыр... Латыйф җайда булып мәгъмүр Ләтыйф хәлләр табыптыр ул, Ки мәсҗедләр итеп мәхсул. Мәгәр тәкый хараб саздыр... Дәхи анда китап-коръән, Уку-язу — бары булган. Тәмам дин асаре тулган, Дәрел ислам эшен саздыр... Ләимнәрдән ләим тәкый, Кем ул Аксак Тимер багый. Мөселман һәдменә сәгый Булып шәһри харап саздыр... Мөбарәк шэһре Болгарга Килеп җиткән, тулып нарга, Кыйлып күп тәхкыйр айларга Золымлыкны гаян саздыр... Гадиләр һәр тарафдин күп Кылыч, мылтык илә күп туп Калага ягдырып атып — Ватып шәһри тәләф саздыр... Ләимнәрнең йөзе кара, Ничек тупка кулы бара Атарга шэһре Болгара, Ничә әбрар мәкам саздыр?! Янә Болгарда күп әхъяр Карап торганда егьлап зар, Нә йөз берлә карап хунхар, Нә кул берлә кыйвам саздыр?! Чон ул шәйтан эшен итмам Итеп кыйлган сөрүрен там, Ки куркып шәрридән һәр гам Биначар ихтирам саздыр... Карап яткан каршы җирдә, Халыкны куймаган бер дә. Сөреп куйган ерак җиргә. Мәкаме чөн харам саздыр... Риҗалөне кырып салмыш, Хатынларын әсир алмыш, Тәмам Болгар янып калмыш, Имам әһле фөган саздыр... Шу дөм Болгар күреп хәсрәт, Таралып һәм кыйлып һиҗрәт. Нә михнәт күрде, нә гыйбрәт. Иман әһле һаман саздыр... Болгар Менә Казан шәһәреннән күп Борынгырак гүзәл Болгар шәһәре. Исламның яраткан йорты иде. Әмма, тәкый, харап булды... Матур урында салынган булып, Гүзәл хәлләр кичерде ул, Мәчетләр барлыкка китерде, Әмма, тәкый, харап булды... һәм дә анда китап-коръән, Уку-язу — бары булган, һәм диннән әсәрләр тулган, Исламйортның эшен йөрткән... Кабахәтләрнең кабахәте Аксак Тимер атлы юлбасар Мөселманнарның егылуына сәбәпче булып, Шәһәрне харап итте... Күркәм Болгар шәһәре янына Килеп җитеп, аны утка күмеп, Аңа күп тентүләр ясап. Күп золымлыклар кылган.» Дошманнар һәр тарафтан Күп кылыч, мылтык белән Калага күп туп яудырып, атып. Шәһәрне җимереп харап иткән. Кабахәтләрнең йөзе кара. Ничек тупка кулы бара Никадәр изгеләр торган Болгар шәһәренә атарга?! Янә Болгарда күп яхшы кешеләр Карап торганда зар елап. Ни йөз белән карап кан эчүче. Нинди кул белән каршы күтәрелгән? Чыннан да, ул, шайтан, эшен тәмам иткән, Тәмам шатланып-куанып, һәммә кеше аның явызлыгыннан куркып. Аны хөрмәтләргә мәҗбүр булган. Карап яткан якын җирдә. Халыкны куймаган бер дә. Сөреп куйган ерак җиргә. Ул халыкларга Болгарда торуны тыйган. Ир-атларын кырып салган. Хатыннарын әсир алган. Тәмам Болгар янып калган. Мөселманнар зар елаган. Шулчак Болгар, күреп хәсрәт. Таралып һәм кылып һиҗрәт, Нә михнәт чиккән, нә гыйбрәт,— Иман әһле зар эчендә. Мәдхе Казан (Өзек} Чыгар аннан кием-салым, Читек-башмак тезелеп киткән, Матурлыклары белән дан тоткан, Дөнья халкы аны олылый. Һәм дә анда хатын-кызлар Чигү-чәнчү эшенә бик оста. Анда эшләнгән киемнәр һәм кәләпүшләр саны Җиһан халкы санынча бар. Иң әүвәл йортлары бик саф. Икенче — ирләре бик саф, Өченче — җырлары бик саф. Эшләре — карап туйгысыз. Галимнәр күплеге белән, Әдипләр күплеге белән, Табиплар күплеге белән Тәмам бөтен илгә мәшһүр... Азанчылар, ораторлар, Карый-хафиз вәгазьчеләр, Суфый-догачылар, намазчылар Тәмам, урман кебек, күптер... Шәһре Болгар җирләрендә Ничә кала, ничә авыл, Берсе дә аңа пар түгел, Казанга тиңләшә алмый. Яз Хәмәл тугьды, бәһар улды, Ләяли чөн нәһар улды, Көнә-көн мәстанәр улды, Һәммә әкван әҗәр баздыр. Бизәнде йир нияз илә, Тунанды төрле наз илә, Куанды фаслы яз илә, Нәбате берлә дәм саздыр. Әгәр дарда йөресәң дә Вә йә тагда йөресәң дә Япанларда йөресәң дә,— Хода зикрилә ауаздыр. Бу дәмдә җәм каю җанвар Җиргә дәүран идеб сайрар; Буларда һәм дәлилләр вар: Алар да гыйшкилә саздыр. Күгәрчен, карлыгач комре Сәна берлән үтәр гөмре. Сабан тургай ничә төрле Нәуалар берлә дәм саздыр. Апрель туды, яз булды, Төннәр көндездәй булды, Көннән-көн матурланды, Бар тереклек уянды. Бизәнде җир кирәгенчә. Тулды төрле наз белән, Куанды килгән яз белән. Яшеллектән ямьләнде. Әгәр йортта йөресәң дә, Яки тауда йөресәң дә. Яланнарда йөресәң дә,— Ходаны мактау авазы. Бу мәлдә һәртөрле җанвар Җиргә әйләнеп кайтып сайрар. Боларда һәм дәлилләр бар: Алар да гыйшык җырын суза. Күгәрчен, карлыгач уйный, Язны мактап үтәр гомре. Сабан тургай ничә төрле Моңы белән җырын суза. Чыгар андин кием-салым, Читекбашмак булып мәнзум, Зифалык васфилә мәгълүм, Җиһан халкы мәдех саздыр! Дәхи анда хатын-кызлар Чигү чәнчү, нәкыщ дәяр, Җиһан халкы санынча бар Сияп-сәрпүш гаян саздыр... Иң әүвәл йортлары бик саф, Икенче — ирләре бик саф, Өченче — җырлары бик саф. Әмерләре нәзар саздыр! Ләбибләр күплеге берлә, Әдипләр күплеге берлә, Табибләр күплеге берлә Тәмам илгә гаян саздыр... Азанчылар, хатыйбчылар, Карыйхафиз вәгазьчеләр, Суфый-закир намазчылар Тәмам, урман кеби, саздыр... Ходүде шәһри Болгарда, Ничә кальга, ничә карья, Берәрсе киләме парга, Кеми Казан мисал саздыр?! Бүре, төлке, елан, куян. Балыклар һәм каму хайван Сәна итеб калыр әфган,— Бары дәрд илә дәм саздыр. Бакалар су якасында Булып гаркаб гатасында. Ертып дамен, якасын да Садалар берлә дәм саздыр. Кеме япраг илә әзһар. Арасында укыр әшгар. Кеме җәүве һавада зар. Газәл хан, бала пәрваздыр. Кеме җирдә, кеме суда, Кеме көндез, кеме төнлә Йөреп һәр ан, кеме көндә, Кеме бер җирдә дәм саздыр. Кеме җәһран, кеме хөфийә. Кеме ялгыз, кеме җөмлә. Кеме зикер идә бер диллә. Кеме күб диллә дәм саздыр. Кичәләр мөстәмигь улсаң, Тәфәккер әйләер булсаң, Гаҗәпме дәрт илә тулсаң,— Бары безгә кәрәм саздыр. Килеп былбыл күрер бостан, Нәмүнә, дир, гөле дустан, Укыр гөлгә Һәзар дастан. Гөле гүштер вә Һәмраздыр. Киләлем каремә бән уш, Диялем ярыма бән хуш, Булалым, кош кеби, яз-кыш: Кем ул зикре һөнәр саздыр. Бүре, төлке, елан, куян Балыклар һәм төрле хайван Мәдех кылып өзгәләнер. Дәрт белән сайрар бар да. Бакалар да су буенда. Ары сикереп, бире сикереп. Ертылырдай киерелеп, Садалар әйтеп тавыш бирә. Кайсысыдыр яфрак белән гөл Арасында шигырьләр укыр. Кайсы күккә күтәрелеп Гыйшкын газәл итеп сузар. Кеме җирдә, кеме суда. Кеме көндез, кеме төнлә Кеме һәр тарафта. Кеме бер җирдә җырын көйли. Кеме тавыш сала, кеме өнсез. Кеме ялгыз, кеме бергә, Кеме телгә ала бер телдә. Кеме көйли күп телдә. Кичәләрдә тыңлар булсаң. Фикер йөртеп уйлар булсаң. Гаҗәпме дәрт белән тулсаң,— Бары безгә хөрмәт җырлый. Килеп былбыл күрер бакча, Соклангыч дип, гөлгә кунар. Укыр гөлгә меңләп дастан. Гөле тыңлар, серен белер. Килим инде мин дә эшемә. Хуш диим ярыма. Булыйм яз-кыш та, кош кеби: Аның кебек һөнәргә, эшкә мактау җырлый торган.