Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге

ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫ НДА 17 сентябрьдә Татарстан Язучылар союзы партия оешмасының чираттагы жыелышы булды «КПСС Үзәк Комитетының апрель (1985 ел) Пленумы карарлары яктылыгында Язучылар союзы идарәсенен оештыру эшлә- рен яхшырту чаралары турында» доклад белән идарә секретаре М. Хәбибуллин чыкты. Фикер алышуда Г Бәширов. А. Расих. Ш Галиев. Ж Тәржеманов. Н. Дәүли. К Латыйпов һәм башкалар катнашты Алар Язучылар союзы идарәсе алдында торган проблемалар турында сөйләделәр, ижат итү өчен шартларны яхшырту һәм башка мәсьәләләргә тукталдылар. КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМ ХӨРМӘТЕНӘ 1 сентябрьдә Оренбургта күренекле татар галнме. тарихчы, язучы, журналист һәм педагог Риза Фәхретдннев истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды Галимнең тормышы һәм ижаты Оренбург белән тыгыз бәйләнгән Ул биредә чыга торган «Шура» журналы редакторы була. «Хө- сәения» мәдрәсәсендә эшли Ижатынын Оренбург чорында ул 90 лап кнтап бастырып чыгарган. «Правда» урамындагы йортта мемориаль такта ачылу тантанасына Казан һәм Уфа галимнәре, язучылар. Р Фәхретднневнең кызы Әсма Шәрәф, оныклары А. Шәрәф һәм Л. Еникеевалар килгән иде. Р. Фәхрет- линсвнек истәлеген мәңгеләштерүдә Оренбургның Ленин район Советы башкарма комитеты председателе урынбасары А. Фролов, хезмәт ветераны М. Рәхнмкулова. X Яма- шев исемендәге китапханә каршында эшләүче әдәбн түгәрәк житәкчесе 3 Шакиров. Бөтенсоюз тарих һәм культура истәлекләрен саклау жәмгыяте членнары зур көч куйган Митингта чыгыш ясаучылар галимнең күпкырлы эшчәилеге турында сөйләделәр Тантанада Ленинградтан академик А II Кононовтан килгән тәбрик телеграммасы игь- ла(Г ителде. Мәрмәр тактага алтын хәрефләр белән мондый сүзләр язылган: «Здесь стоял дом. в котором с 1906 по 1918 год жил ученый-мыслитель, педагог, создатель татарской историко-биографической энциклопедии, редактор журнала «Шура» в г Оренбурге Рнзаэтднн ибн Фахрет- дин. (1859— 1936)' Шул ук көнне X Ямашев исемендәге шәһәр китапханәсендә Р Фәхретднневнең тормышы һәм ижатына багышланган фәнни конференция үткәрелде Конференция эшендә Казаннан Г Ибра- һнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре Ә. Хәнруллин катнашты. ТЕАТРГА ИКЕНЧЕ УРЫН М Жәлнл исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры быел жәй илебез башкаласы Мәскәүдә гастрольләрдә булган иде Татарстан сәнгать осталарының чыгышын башкала тамашачылары яратып кабул итте Сентябрь аенда бу нжадн коллективка тагын бер шатлыклы хәбәр килде СССР Культура министрлыгы һәм культура работниклары профсоюзы Үзәк комитеты жнтәкче- ләре кул куйган телеграммада театрның быелгы беренче ярты еллыкта тсатр-тамаша оешмалары арасында барган Бөтенсоюз социалистик ярышында икенче урынны алуы турында хәбәр ителә. ЯҢА КОНЦЕРТ СЕЗОНЫ Сентябрьдә Татарстан дәүләт симфоник оркестры яна концерт сезонын башлап жи- бәрде Концертта СССРның халык артисты Нәжнп Жнһановнын симфоник сюитасы беренче тапкыр яңгырады. Казахстанның һәм Татарстанның халык артисты, профессор Ф Мансуров жнтәкчелегендә симфоник оркестр сюитаны зур рухи күтәренкелек белән башкарды Бу концертта шулай ук П Чайковский- ның фортепьяно һәм симфоник оркестр өчен язган Беренче концерты. Д Шостаковнчнын Беренче симфониясе башкарылды КЫРГЫЗСТАН РӘССАМНАРЫ КҮРГӘЗМӘСЕ Сентябрьдә Казанда Кыргызстан рәссамнары әсәрләреннән төзелгән күргәзмә ачылды. Татарстан Художниклар союзының күргәзмәләр залында соңгы биш елда ижат ителгән йөз иллеләп әсәр куелды Аларның авторлары — тугандаш республиканың танылган осталары А Даиров. Д Оморкулов.' Н Евдокимов. А Осмонов. М Әхмәтов* Д Жолчуев Күргәзмәдәге әсәрләрдә бүгенге социалистик Кыргызстаннын чынбарлыгы ачык чагыла Байтак рәсемнәр туган якнын бай табигатен тасвирлый Яна экспозицияне татар сәнгате аксакалы Б Урманче һәм Кыргызстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе М Оморкулов ачты МӘСКӘҮЛЕЛӘР ГАСТРОЛЕ Моннан берничә еллар элек Москониерт каршында «Хыял» исемле татар эстрада ансамбле оештырылган иде Үткән чорда ул Урта Азия һәм Казахстанда. Идел буе һәм Уралдагы автономияле республикаларда, тврлс влкәләрдә гастрольләрдә булды Сентябрьдә Мәскәу артистларының чыгышлары белән Татарстан тамашачылары танышты Композитор Сәйяр Хәбнбуллин житәкче .тегендәге бу коллектив халык ижаты һәм хәзерге заман эстрадасына нигезләп театр лаштырылгап тамаша жанрында чыгыш ясый Җырчылар Гүзәл Багыйрова. Роза Хәбнбуллниа. Илдар Шнһаповның башкару осталыгын тамашачылар чын күңелдән яра тып алкышладылар ЯНА ПЛАСТИНКАЛАР Бвтенсоюз «Мелодия» фирмасында .Татарстан сәнгать осталарының яна язмалары донья күрде Илһам Шакиров ижаты «Туган моңнар» дигән исем астында туплап чыга рыллы Анда халык жырлары һәм композиторлар әсәрләре кертелгән Римма Ибраһимова пластинкасы «Уйла ну». Зөһрә Сәхобиева белән Хәйдәр Бигичен жырларын туплаган диск «Рәхмәт сиңа» дип атала ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХвРМӘТЛӘП Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре вчен һәм тууына 70 яшь тулу уңаеннан күренекле шучы Атилла Расих. СССР Верхов ный Советы Президиумының I486 ел. 15 сентябрь Указы нигезендә. Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде Совет культурасы, әдәбияты һәм сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре, хезмәт ияләрен ком мунистик тәрбияләүдә актив катнашкан һәм унберенче бишьеллык задаиисләрси уңышлы үтәгән ечен СССР Верховный Советы Президиумының 1986 ел. 22 август Указы нигезендә республикабыздан бер теркем әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре илебез орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр Композитор Хвсңул Вәлнуллин. В И Ка чалов исемендәге Зур драма театры артисты Юрнй Федотов — Хезмәт Кызыл Байрагы орденына; Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Илһам Шакиров. СССРның халык художнигы Харис Якупсв — Халыклар дуслыгы орденына. Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ирек Баһманов. язу чы Илдар Юзеев — «Почет билгесе» орденына; Әлмәт татар дәүләт драма театры артис ты Зәкәрия Гыйлемов. М. Җәлил исемендәге Та?ар дәүләт опера һәм балет театры ешне ты Владимир Яковлев «Аеруча хезмәтләр күрсәткән ечен» медаленә лаек булдылар МАКТАУЛЫ ИСЕМ Совет му-зыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре ечен Җәлил исемендәге Татар дәү ләт опера һәм балет театры солисты Хәй дәр Бигнченка. РСФСР Верховный Советы Президиумының 1986 ел. 25 август Указы белән, «РСФСРнын атказанган артисты» ди гән мактаулы исем бирелде СИЫ АТ ХӘКИМ МИРАСЫН ТУПЛАУ РСФСРнын М Горький исемендәге. ТАССРнын Г Тукан исемендәге дәүләт ире мияләре лауреаты Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең әдәби мирасын жый •нау максатыннан Татарстан Ятучылар союзы каршында мирас комиссиясе төзелде Аның председателе итеп Р Мштафин, секретарь итеп Р Хәкимне, членнары итеп Г Рәхим, II Юзнев. И Ютесв. Ф Мнннуллнн. I Шә рәфетдмноа һәм Р Мнннхллин иптәшләр IJH ланды Мирас комиссиясе шагыйрь С Хәкимгә кагылышлы барлык истәлек хатирәләрне, фоторәсемнәрне, башка документларны гү бәйдәге адрес белән жибәрү стезие үтенә 420012. Казан шәһәре. Комлев урамы. 14. Татарстан $1 тучылар союзы идарәсе