Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨНДЕЗГЕ ЯКТЫЛЫК

нән арестантлар халатын салган килеш, ярым шәрә хәлдә горур басып тора. Карашлары җитди, шикләнүләр-үкенүләрнең әсәре дә сизелми. Тагын өч минуттан соң аның башы гильотина пычагы астына куелачак. Ә иреннәре әйтерсең лә шигъри юлларны әйтеп Тиздән сүнәр, сүнгән йолдыз кебек, Соңгы яшәү көчем. Үләм, ләкин бөек хаклык өчен, Илем, халкым өчен) Мин рәссам Фәрит Якупов картинасына карап уйланам... Төрмәдәге гильотина пычагы — фашистларның «акыл хезмәте» җимеше. Шактый камил итеп эшләнгән. Ярым чуен, ярым титан. Тәкәббер палачның куллары гильотина пычакларын төшерергә әзер. Җиңнәре сызганылган. Палачка каршы урында, гильотинаның икенче ягында, чал сакаллы, йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыккан, ачулырак карашлы мулла басып тора. Башында — чалма, кулында — боҗралы, шомарып беткән озын таяк. «Шәфкатьле» мулла хезмәтеннән шагыйрь баш тарткан, «ахирәт газапларыннан» котылырга теләми, кылган «гөнаһларыннан» тәүбә итми. Инде шулай икән, Мостафа углы Мусаны «теге дөньяда» тәмуг җәзасы көтә. Бер генә дә түгел, ике җәза: берсе тәннеке, берсе рухныкы!.. Юк. шагыйрьнең рухы төненә тәңгәл. Ул Туган иле, туган халкы белән бер тән, бер җан булып яшәде, эшләде, иҗат итте, көрәште. Моңа аның бөтен гомере, тормыш һәм көрәш юлы шаһит. Авыр, котылгысыз, газаплы фаҗигаләр аны үлемсезлеккә, гильотина пычагына китерде. Моның өчен аңа 791 көн үтәргә туры килде .. Гильотинага свастикалы һәм кара кошлы фашистлар гербы чокылган. Әҗәл кошы Җәлил йөрәген чукырдай, канын эчәрдәй тора. Шагыйрь күкрәгенә мылтыклар төбәлгән. Алга атларга да, артка басарга да урын юк: аны бары тик үлем көтә. Җәлил тәненең яртысы кояшлы, якты, ә яртысы күләгәле, караңгылык каплап алган. Тоткыннар артында ике олы тәрәзә. Тимер рәшәткәләр аша төрмәгә яктылык сирпелә. Рәссам Ф. Якупов сурәтләгән яктылык — җиһантереклек, тормыш-яшәү, хакыйкать- инану билгесе. Әйтерсең лә ул шагыйрь күңеле яктылыгы. Җәлил тарафыннан таш капчыкта язылган өч мең шигырь юлы көрәш, ирек яктылыгы бирә кебек. Әлеге яктылыкның кояш нурлары белән тоташканлыгын Җәлил һәм аның көрәштәшләре аңлый да, тоя да. Алар шул яктылык өчен якты дөнья белән саубуллашалар. Бөтенроссия күргәзмәсенә куелган «Шагыйрь һәм палач» («Муса Җәлил») исемле картина, фронтовик-шагыйрь буларак, миндә әнә шундый уй-фикерләр уятты. Бөек Ватан сугышының кырык еллыгына багышланган әлеге зур күргәзмәдә меңнән артык рәссам катнашты. Алар арасында, илкүләм танылган сынлы сәнгать осталары белән бергә, яшь рәссам Фәрит Якуповның да әсәре бар иде. Әлеге картина күргәзмә девизына бик аваздаш иде: «Тынычлыкны сакладык һәм сакларбыз». Сугыштан соң дөньяга килгән яшь рәссамның М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгына мәдхия укуы бик сөендерә. «Шагыйрь һәм палач» картинасы — авторның озак эзләнүләр нәтиҗәсе, иҗади уйланулар җимеше. Батыр йөрәкле шагыйрь образын калку итеп гәүдәләндергән әсәрләрдән, аерым алганда, X. Якуповның «Хөкем алдыннан», И. Рафиковның «Җәлилчеләр» картиналарыннан соң, Б. Урманченың мәрмәрдән, В Маликовның чүкелүле тимердән эшләнгән портретбюстларыннан соң, каһарман Җәлил турында яңа әсәр тудыру җиңел эш түгел, әлбәттә. Яшь рәссам Ф Якупов өчен батырлык темасы очраклы түгел. Ул аңа СССРның халык художнигы, Ленин премиясе лауреаты, профессор А. Мыльников һәм СССРның халык художнигы, Художество академиясенең членкорреспонденты, Дәүләт премиясе лауреаты X. Якупов кебек күренекле остазлары йогынтысында килде. Яшь рәссам үзен чын мәгънәсендә бу ике олы рәссамның шәкерте дип әйтә ала. Колачлылыкка һәм масштаблылыкка турыдан-туры ул алардан өйрәнде. Ф Якупов. Ленинградның И Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтында укып, монументаль сынлы сәнгатьче дигән белгеч һөнәрен үзләштерде һәм уенында — элмәкне хәтерләткән, үлем җәзасына хөкем ителү турында немецча язылган калай жетон. Кулларында — тимер богау Өстен диплом эшен А. Мыльников җитәкчелегендә вклады: Кырлайдагы Тукай музее өчен бу яулы бизәкләр төшерүне башкарды Яшь рәссам үзе Казанда туып үссә дә, аны табигать, авыл темасы җәлеп итте. Аның моннан сигез ел элек ясалган беренче картинасы «Җылы җил» дип атала. Бу рәсемдә тормыш шатлыгы тирә-якка бөркеп тора. Картинада ата, ана һәм малай тарафыннан әйтелмәгән шатлыксөенечләрне, телгә килеп, төрле төсләрдәге салават күпере сөйләп бирә кебек. Геройлар табигать балалары рәвешендә сурәтләнә. Шатлык-сөенеч авазлары тугай- болыннарда, басу-кырларда канатлы кошлардай яктан-якка очып йөри сыман. Ә җылы җил кешене табигать белән үзара бәйли шикелле Әйтерсең, табигать баласы булган кешенең кайнар хисләре шул тере, җылы җанлы җилләргә әверелгән. Җылы җил белән кешенең шатлыгы-сөенече тәңгәл килә, һәм алар бер кошның ике канаты төсендә кабул ителә. Биеклектәге малай кулларын канат шикелле җәйгән, ул, әтисе һәм әнисе белән бергә, тормыш-яшәү өчен кинәнә, тантана итә, җил аңа салават күпередәй төсле-бизәкле булып тоела. Яшь рәссамның «Җылы җил» исемле беренче картинасы Художество академиясенең күргәзмәсен ачып җибәргән иде. Белгечләр аны Татарстанның бай табигатен тасвирлаган «синтез-образ» дип бәяләделәр. Картина-репродукция, яшь рәссамнарның эшләре белән бергә, төсле альбомда басылды, хатын-кызлар өчен чыгарылган календарьда да урын тапты «Җылы җил» картинасы сынлы сәнгатькә үзенчәлекле саф җил килүен белгертте. «Җылы җил» яшь рәссамның иҗат күгендә беренче карлыгач иде. Фәрит очырган карлыгач очышын дәвам иттерде, әйтерсеЦ лә, ул эчәргә чишмә эзләде һәм тапты. Ул онытылган чишмә иде. Бәлки шуңадыр, Ф Якуповның икенче картинасы «Онытылган чишмә» дип аталды. Кайчандыр яшьлекләрен, пакь судай саф мәхәббәтләрен табигать кочагында уздырган карт белән карчык чишмә янында уйга талып утыралар: яшь чак, матур чак үткән дә киткән, белми дә калынг^н. Кеше гомере бер генә мизгел микенниГ Ул мизгелне туктатасы иде генә дә бит! Юк, дерес уй түгелдер бу Болай булса, тормыш үзе, хәрәкәт тоткарланачак... Онытылган чишмә генә тасвирланмый бу картинада, тереклек чишмәсе турында сүз бара. Онытылган чишмә — тереклек чишмәсенең яшерен, серле ■су асты» агымы гына Бабай белән әби янындагы бала — чал табигатьнең тере, җанлы җимеше Онытылган чишмәнең башы — тереклек чишмәсендә Яшь рәссам сәнгать теле белән әнә шул хакта әйтә һәм шуны картина итеп сурәтли. Мәскәүнең «Советский художник» нәшриятында басылып чыккан «Совет Татарстанында сынлы сәнгать» исемле альбомда ■Онытылган чишме» лаеклы урын алды «Кызыл туй» әсәре яңа гына никахлашкан яшь кияү белән кәләш турында. Кәрзин тулы җиләк-җимешләр Иң татлылары Канатлары ныгыган казлар каңгылдаша. Әйтерсең лә алар яшьләрнең кавышу шатлыгыннан очынып, кешеләрдәге сөенеч-куанычны җиһанга таратырга телиләр Яшьләр каршысында — тормышның ямен-тәмен белгән, ачысынтөчесен татыган өлкәннәр. Алар янында сөенече эченә сыймаган бер малай тора Ул бөтен авыл халкын кызыл туй мәҗлесенә чакырырга әзер Авызы ерылган, йөзе келәч. Өйләнешүчеләрне яше-карты урал алган. Өй капкасы төбендә кешеләр күренә Туй зур булыр Яшьләрне котларга килүчеләр өйгә сыймас. Хәер, йорт артында гына болын: ул киң, иркен. Ә богыл-кибәи бер бөтен каравай-икмәкне хәтерләтә. Картина куе сары, кызыл буяулар белән эшләнгән. Ул буяулар, кояш нурларыдай, күңелгә җылылык бирә «Кызыл туй» картинасы 1980 елда Казанда оештырылган «Зур Идел» зона күргәзмәсендә сынлы сәнгать сөючеләр тарафыннан яратып кабул ителде Ә инде рәссамның «Әхмәт бабай һәм аның авылы» дигән әсәре, Бөтенсоюз күргәзмәсендә булганнан соң, Татарстан сынлы сәнгать музеенда үз урынын Менә рәссамның «Әни җәе» исемле тагын бер шигъри картинасы Табигатькә, болынга сокланып, алай гына да түгел, хуҗа булып ана утыра. Янында — балалар Менә кемнәр — булачак хуҗалар! Бетен табигатьне, болыннары-тугайлары, чишмәләре-сулары белән алар кабул игәчәк •Җиңүче» дигән әсәр сабан туе турында. Атка атланган егет Кулында — радиоалгыч. Чабышта ул беренчелекне алган, җиңүче булып чыккан Аңа карап торучы малайларның да җиңүче буласылары килә Җиңүче егет хәтта карчыкларны да канатландырган, күңелләрендә горурлык хисләре уяткан Сагыш-гамь-уй-моң уяткан «Шәһәр кешесе һәм ат» картинасы берәүне дә битараф калдырмастыр. Бер агай шәһәр урамында ат белән очрашкан, һәм ул. үзенә дигән икмәк телемен кесәсеннән алып, гәпләшә-гәпләшә аны яраткан хайванына ашата Ага кеше аңа узган яшьлеген, гомер юлын сейли төсле. Аңлыйлар алар бер-берсен ■Кич» картинасында кичке бистә күренеше сурәтләнә Капка төбендә утыручы ана бишектә бала тирбәтә Тирәсендә — балалар. Агай курайда уйный Тылсымлы моңнар, бишектәге сабыйны йоклатып, еракларга китә дә кичке шәфәкъ белән аралаша, тирә-як тесле моң бизәкләренә күмелә «Риваятьләр илендә» исемле әсәр чал тарихны чагылдыра Әлеге картинаны «Болгар бабайлар илендә» дип те атап булыр иде Археолог кулындагы табылдык чүлмәк игътибарны шундук үзене җелеп итә. Кемнәрдер эчен ул гади чүлмек кенедвр Ә гомерен тарихка багышлаган белгеч ечен — халыкның зур хәзинәсе, гыйбрәтле вакыйгалар шаһиты. Шуңа да археолог йөзендә нур балкый. Җир казучы агайның да бу табышта өлеше бар. Мускул көче белән генә түгел, күңел күзләре белән тапкан ул әлеге кадерле хәзинәне. «Риваятьләр илендә» картинасы белән Ф. Якупов Чувашстан башкаласы Чабаксарда оештырылган «Зур Идел» зона күргәзмәсендә катнашты. Рәссам күптән түгел тынычлык һәм авыл темасын берләштергән күләмле әсәрен төгәлләде. «Бүген дөньяда» дип исемләнгән әлеге картинада заман киеренкелеге тасвирлана. Алгы планда — кулына әфлисун тоткан ир бала һәм кулларын сузган ата. Атаның йөзләре хафалы, күзләре уйчан. Сугыш җилләрен тидертәсе килми аның бәгырь җимешенә. Бала атаның тәнен-җанын җылыта, ул аңардан яшәр өчен күңел җылысы ала. Әлеге җылылык бөтен өйгә тарала, идәнгә сузылып яткан мәче дә моны тоя шикелле Кышкы урамнан әле генә уйнап кергән малай гына аркасы белән җылы мичкә сөялгән. Ул әле күңел җылысын әтиседәй аңларлык дәрәҗәдә түгел... Картлар — бабай белән әби «Бүген дөньяда» тапшыруын карап утыралар. Аларны донья, заман хәлләре борчый. Кечкенә генә өй — әйтерсең, бүгенге киеренке дөнья көзгесе. Алты кашыктан торган гаилә кешелек дөньясы белән бер камертонда яши. Чаршау артында яшь хатын күренә. Мөгаен, ул тагын бер бала анасы булачактыр. Дөнья нинди генә киеренке һәм катлаулы булмасын, яшәү дәвам итә. Фәрит Якупов — тирән фикерле, кайнар хисле, төсләрне нечкәләп тоя белүче, лирикфәлсәфи юнәлештә иҗат итүче, туктаусыз ээләнүчән рәссам Милли сынлы сәнгатьнең ул сыналган юлыннан бара. Яшь рәссам бу юлда әтисе белән әнисе җилкәләрен дә тоя. Әтисе X Якупов — «В. И. Ленинның Татарстан АССРны оештыру турындагы декретка кул куюы» (Л. Фаттахов соавторлыгында), «Пролог», «В. И. Ленин 1887 елда Казан университеты студентлары сходкасында», «Хөкем алдыннан». «Чаллы чибәрләре», «Көчле кешеләр» кебек күпләргә билгеле булган, танылган картиналарның авторы. Әнисе Рушан ханым Мостафовна да үзенчәлекле рәссамнардан санала. Ул үзенең натюрмортлары, табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләре белән күп кенә күргәзмәләрдә катнашты. Хәзер дә яңа әсәрләр өстендә эшли. Фәритнең энесе Әнвәр Якупов та — рәссам Югары промышленность художество училищесын тәмамлап, ул рәссамдизайнер булып эшли башлады, Брежнев шәһәрен төзү проектын булдыруда, Казан каласын һәм андагы музейларны реставрацияләүдә катнашты. Бер төркем дизайнерлар белән бергә, аның хезмәтләре күргәзмәләрдә лаеклы урын тапты. Икенче энесе Айдар гына үзе ечен башкачарак һөнәр сайлап алды: Казан дәүләт университетының физика факультетында укып, ЭВМ белән эш итүгә кереште. Хәер, ул да балачакта рәсемнәр белән мавыга иде. Шуңар булса кирәк. Айдарның ике баласы — Тимур белән Линаның кулларыннан төсле карандашлар төшми. Фәрит кызы Алсу белән бергәләп, бабалары, әбиләре, әтиләре янында ярыша-ярыша матур-матур рәсемнәр ясыйлар. Фәрит тә аларның эшләрен даими күзәтеп бара, чөнки ул яшь рәссамнар өчен үзе остаз, биш ел инде художество училищесында укыта. Беренче шәкертләре яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә укыдылар. Ә хәзер икенче чыгарылыш әзерли. Ял көннәрендә Харис Габдрахманович Якуповның иҗат мастерскоена кадерле яшь кунаклар җыела. Алар арасында аның оныклары да була. Харис Габдрахманович, хатыны Рушан Мостафовна белән бергә, кулларына беренче мәртәбә пумала алучыларга сабаклар бирә, төсле рәсемнәр ясарга өйрәтә. Бу игелекле эштә аның беренче ярдәмчесе — художество училищесы укытучысы, СССР Художниклар союзы әгъзасы рәссам Фәрит Якупов Фәрит, нәни шәкертләргә карап, үзенең балачагын искә төшерә. Ул да шулай, бәләкәй чакта, әтисе белән әнисе янында бөтерелде. Сынлы сәнгатькә аның сүнмәс мәхәббәте шуннан башланды Ләкин төсләр дә һәм моңнар да яратканга, ике төрле хис- тойгы кичерде: рәссам да, музыкант та булырга хыялланды. Балачакта художество мәктәбендә дә, музыка мәктәбендә дә укыды. Гобой, саксофон, труба кебек музыка коралларында менә дигән итеп уйнарга өйрәнде Ләкин тавыш-аһәңнән битәр, төсле моң өстенлек алды, әтисе белән әнисе йогынтысында, сынлы сәнгать юлыннан китте, художество училищесын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Икеләнүләр-шикләнүләр шулай артта калды. Ә бит художество училищесына укырга кергәндә, ике сәгать буена бина янында уйланып басып торган иде: «Барып чыгар микән? Биредә әзерлекле, исемнәре билгеле булган рәссамнар укыйлар түгелме’.. Хәер, әтисе тудырган сынлы сәнгать мәктәбен күпмедер үзләштерде инде ул Бу гына җитәрме?.. Кире борып җибәрмәсләрме?.. Мәһабәт бер бинаның иң соңгы катында урнашкан иҗат мастерскоенда Фәрит Якупов көндезге яктылыкта эшләргә ярата. Ә бу рәссамнар өчен уңыш башы икән Мәскәү- нең М. Горький исемендәге әдәбият институтында сынлы сәнгать нигезләрен укытучы профессор авызыннан минем үземә дә шул хакта ишетергә туры килде Фәрит Якупов көндезге яктылыкны тормыш-чынбарлыкның үзеннән ала. Озынрак, күбрәк булсын иде көндезге яктылык мизгелләрең, яшь рәссам! К