ХӘСӘН ТУФАН ГӨЛЛӘРЕ
Каядыр дәшәләр. Нәрсәдер әйтәләр... Мегаен. матдәнең Җырыдыр чәчәкләр. Хесен Туфан. ала чагыннан ук ул чәчәкләр ярата, аларның бүтәннәр күреп- аңлап җиткерә алмаган ямен күңел күзе белән тоя Аккош күле буендагы дачасында да балачак хыяллары кебек нәфиссадә гөлләр үстерә. Аның бакчасы иртә яздан алып беренче кар ятканчыга чаклы шау чәчәктә утыра Гүзәллек эстафетасы, әдәбият бакчасындагы буыннар эстафетасын хәтерләтеп, бер чәчкәдән икенчесенә тапшырыла бара: бер иш гөлләр сула-сүрелә башлауга, яңа балкыш булып чираттагылары ачыла. Шагыйрь-бакчачы ал арны юри шулай, бер-берсенең дәвамы булып янарлык итеп утырткан! Хәсән ага үзеннән соң да чәчәкләрен корытмаска, таптамаска, төсе итеп сакларга васыять итеп калдырды Кырыс сынаулар кичкән кешенең күңелендә гөл-чәчәкләр үстерерлек наз-җылы саклап кала алуы чын мәгънәсендә сокланырлык бит! Без әле яңа- дан-яңа буыннарга кешелеклелек, түземлелек сабагы бирәчәк бу язмышка кабат-кабат әйләнеп кайтырбыз һәммәбезгә дә гыйбрәт-үрнәк булырлык бу шәхесне юксынырбыз. Кайсы коштыр, исемең белән Сиңа кычкыра кебек; Урмандагы һәрбер чәчәк Сине юксына кебек.. Хәсән Туфанны табигатьтән, дөнья-көн агышыннан, халык язмышыннан аерып карау мөмкин түгел. Татар халкының иң күркәм, иң асыл сыйфатлары безнең хәтердә нәкъ менә аның сурәтендә теркәлеп калгандыр шикелле Шагыйрьнең тышкы йөз-кыяфәте аша, җаны-рухы, әйләнә-тирә мохитка, кешеләргә мөнәсәбәте аша. «Туфан — авыр, катлаулы юл үткән, татар поэзиясенең зурлыгын гел сиздереп торган, Такташлар чорын бүгенге белән нык тоташтырган бердәнбер олы фигура. Татар поэзиясендә Туфан бер генә, башка Туфан юк!» — Каләмдәш дусты Сибгат Хәкимнең бу саллы сүзләре әле һаман күңелдә яңгырап тора, еллар үткән саен аларның чынлыгы, зур мәгънәсе раслана бара. Хәсән Туфан — татар шигърияте багына да шифалы назын юмарт сарыф Б иткән, аның чәчәк атуына, яңа исемнәр һәм яңа төсмерләр белән баюына актив булышкан әдип. Аның иҗат яктысы яшь буын шагыйрьләр иҗатына да бәрәкәтле йогынты ясый, татар совет поэзиясен яңа эзләнүләргә рухландыручы көч булуын дәвам итә. Туфанның шигъри гөлләре сулмый, табигать фасылларына, вакытның тыелгысыз агышына буйсынмыйча, яңа буыннарны сокландырып, аларның рухын баетып яши Мәскәүнең «Современник» нәшриятында дөнья күргән, рус телендә Хәсән Туфанның әлегә иң тулы басмасы булган җыентыкка да (төзүчесе — Гәрәй Рәхим) «Миләүшә» («Фиалка») дигән бик гади һәм бер үк вакытта ифрат шигъри исем тикмәгә генә кушылмагандыр. «Юл читенә басып, уйга талып, карап тора гүзәл миләүшә...» Җәйге урман-болыннарның күз явын алырлык мең төрдәге, мең төстәге гөл-ганҗәләре арасында ерактан ук күзгә ташланып тормаса да, нәфис хуш исе белән безне әсир итүче бу табигать иркәсе Хәтта ул да игътибарга лаек, соклануга лаек, ди сыман шагыйрь, чөнки дөнья бербөтен, без барыбыз да күзгә күренми торган җепләр белән, тамырлар белән бер-беребезгә бәйләнгәнбез Мин — бу кырлар, сулар, җилләрдәге Атомнарныц иске туганы: Материя мин, җаным, Аныц бары Сөйли, җырлый, сагына торганы Шушы еллар миңа мәңге булгандыр кебек тоела. Алар табигатьнең үзендәге һәр җисем, үсемлек, җан иясе кебек, ифрат табигый, ятышлы, гади һәм... шул ук вакытта биредә искиткеч катлаулы тойгы, катлаулы образ, катлаулы структура Туфан китабын кулыма алган саен, иң әүвәл шушы шигырьне эзләп табам. Ничәнче кат укыймдыр инде (русчага аны Рувим Моран тәрҗемә иткән),— һәрыолы беренче мәртәбә укыганда туган кичерешләр яңара. Кырыс гыйбрәтле чынбарлык аша тормышның гармониясен, диалектик бөтенлеген тою, дөньяның аклыгына ышану тәшкил итә бу шигырьнең нигезен. «Ничә миллион гасыр үтте инде безнең шушы җиргә килгәнгә • «Сөйли торган материя» — шагыйрь тормышының авыр сынауларга дучар ителгән бер чорында язылган әсәр Әмма анда сыктау-сызлану. кызгандырырга тырышу, яисә дөньяга, кешеләргә үпкә-үчләшү кебек нәрсәләрнең эзе дә юк. Киресенчә, сабыр сагыш, якты моң саркып торган нык юллар безне тормыш ямен, рухи яшәү мәңгелеген раслаучы фәлсәфи сөземтәгә алып килә Җан олылыгын сыйфатлаучы гүзәл бер мисал, яңа буыннарга гыйбрәт булырдай рухи ныклык гәүдәләнеше түгелмени бу'” Хәсән Туфан гаҗәп дәрәҗәдә оптимист һәм мавыгучан кеше, һич «ден- гә кермәс» бер хыялый иде. Ун яшьлек үсмер чагында ул күктә атаклы койрыклы йолдыз — Галлей кометасы пәйда булганны күреп хәйран кала Җитмеш алты елдан соң, галәмнең чиксез киңлекләрен урап, сәйях Галлей быел яңадан җир белән күрешергә әйләнеп кайтты Хәсән ага шушы көнгә кадәр яшәргә, кайчандыр үзенең яшьлегеннән сәлам алып киткән «Койрыклы йолдыз»ны төнге күк йөзендә кабат күрергә хыяллана иде Туфанның үз тормышына да мондый илгизәрлек хас. анда да ерак сәфәрләр, аерылышулар, еллар үткәч очрашулар чиратлашып, тезелешеп тора «Язуын язам, ләкин нәрсәдер җитми, һаман нәрсәдер эзләнәм Шул эзләнүләр мине 1928 елның язында тормыш эченә сәяхәткә алып китте Кояшка да якынрак якларда. Кавказ һәм Урта Азия республикаларында халыкларның яңа тормышлары эчендә ике ел буе җәяүләп йөрдем Сәяхәттә йөргәндә төрле төрки халыкларның гади вәкилләре белән очрашып, язылмаган фольклорларын өйрәндем. » Хәзер инде бик күпләргә билгеле, әмма кызыклы, гаҗәп факт: Урта Азиядә ул. . үзенең беренче китабы белән очраша. Көтмәгәндә, бик очраклы рәвештә. Бу җыентыкны шагыйрь сәяхәттә йөргән арада, аның Казанда' калган дуслары туплап чыгарган була. Шунысы да бар, Хәсән Туфан үзе бу китапны күреп әллә ни сөенми Юк, анда кайбер йомшак шигырьләр дә үтеп кергәнгә генә түгел. Сәбәп зуррак, җитдирәк «Язуын язам, ләкин нәрсәдер җитми...» дип, «тормыш эченә» шушы сәфәр барышында шагыйрь нык уйлана, нык эзләнә. Аның шигърияткә карашы принципиаль рәвештә үзгәрә. Бу үзгәрешне Хәсән Туфан үзе болай аңлата: Без; «Җыр бу»,— дип Тезмә тоттырдык, Тезмә — башка, җыр башка. Тезмәләрдән битәр тере шигырь — Җыр сорыйлар бездән чордашлар. Ә бит бу вакыйгалар инде танылган шагыйрьләр сафына баскач, чорының иң таләпчән тәнкыйтьчеләре дә аны «татар совет әдәбияты күгендәге иң якты йолдызларның берсе» дип атаганнан ,соң бара! Әйе, үз-үзеңә югары таләпчәнлек, тыйнаклык, заман һәм укучы алдында искиткеч җаваплылык тою — әлеге сыйфатлар һәрвакыт чын мәгънәсендә зур шагыйрьләрнең юлдашы булып кала Хәсән Туфан шигырендәге яңарыш ничек чагыла, нинди конкрет билгеләре белән күзгә ташлана соң? Иң беренче нәүбәттә, күрәсең, төгәл ритмика, төгәл рифмалар ярдәмендә музыкаль яңгырашка ирешүдә, халык иҗатына хас тел бизәкләренә, сурәт чараларына байый төшүдәдер. Ләкин иң мөһиме — шагыйрь «тере шигырь», эчендә кеше җаны талпынып торган лириканы беренче планга куя, поэзиясендә яңа сыйфатка — чынбарлыкны күңел күзе белән сурәтләүгә омтыла. Туфан иҗатында лирик агымның бу көчәюен әдәбият белгечләре дә хаклы рәвештә төп игътибарны кешенең рухи дөньясын тикшерүгә, аның катлаулы кичерешләрен ачуга юнәлтү, халыкның лирик җыр традицияләренә йөз бирә башлау дип билгелиләр Халык җыры Аның тирән агымында, тыенкы гына торган саллы борылмаларында бөтереп алып киткән җегәрен ахыргача тоеп-аңлап бетереп була микән Хәсән ага белән минем танышлыгым да халык җырыннан башланган иде Инде ничә еллар узды, ә шул «Шахта» көенең йомшак моңы күңелемдә әле дә булса яңгырап тора.. Март аеның бер кичендә очрашуга җыелган татар язучылары бер тын белән, ниндидер рухи күтәренкелек белән җырлаганнар иде аны. Йөзләр, күзләр чал чәчле, җиңел гәүдәле Хәсән Туфан белән нык бәдәнле, терекөмеш кебек тере Сибгат Хәкимгә таба борылган Халыкның ике улына, ике зур шагыйренә. Әлеге җырның «Шахта» дип аталуы мине гаҗәпләндергән иде Янәшәдә утырган татар дусларымнан шуның хикмәтен сорадым. Асыл егетләрен ерак күмер шахталарына әледән-әле озатып торган халык әнә шундый җыр чыгарган икән Минем өчен татар халкы тормышындагы зур бер сәхифә ачылып киткән кебек булды. Соңрак мин Хәсән Туфан якташларының да бәхет эзләп Себер якларындагы шахталарга, Урал заводларына чыгып китүләре турында укыдым, 13—14 яшьлек чагында ук аның үзенең дә шахтер абыйлары янына китеп, җир астыннан бакыр колчеданы чыгару эшендә катнашуын белдем. Кочаклыйсы килә шул Уралның Яшьлек эзем калган һәр төшен...— дип сагынып язган юлларын бетен тирәнлеге белән аңладым «Урал эскизларымнан башланган кабатланмас колоритлы, эпик колачлы, иркен сулышлы поэмаларының нигезе әнә шунда икән «Пролетариатның шеһрәтле бер үзәге булган данлы Уралны, аның эшчәнлеген Туфанга кадәр берәү дә бу кадәр җанлы һәм мәһабәт итеп күз алдына китереп бастырганы юк иде»,—дип яза татар әдәбиятының олы затларыннан Гомәр Бәширов. «Узган юлында гөлләр утыртып калдыргандай, шагыйрь иҗат гомере буе шулай, еллар күкрәгенә онытылмастай нәфис бизәкләр чигә-чигә, шигъри камиллекнең торган саен югарырак баскычларына менә барды»,— дип дәвам итә Гомәр ага. Илдәге зур үзгәрешләргә багышланган, сугыш һәм тынычлык темасын күтәргән шигырьләре дә, мәхәббәт һәм олы әрнү белән тулы әсәрләре дә шул фикерне раслый Белми калдым, күрми калдым Киттең, хушлашмадың да Эзең генә калды миңа Йөргән сукмакларыңда Менә шундый гади генә сүзләр белән, ихлас интонация белән шагыйрь безне тирән кичерешләр дөньясына алып кереп китә Күңелдәге иң нечкә тойгыларга әйләнә-тирәбездәге табигатьтән аваздашлык эзләп, ул әлеге хис- кичерешләрнең чынлыгын көчәйтә: Урмандагы һәрбер чәчәк Сине юксына кебек . Хәсән Туфан шигырьләрен укыганда бер кызыклы үзенчәлеккә игътибар итәсең: табигатькә— үзенә иң якын торган һәм камиллек мисалы булган дөньяга — адәм баласы каушап, кайгыга батып калган чакларында, кичерешләрен уртаклашырлык, хәленә керерлек иш тапмаганда гына мөрәҗәгать итә Дулкынланып серен уртаклаша, киңәш сорый, аңа килеп сыена Табигать күренешләре лирик геройның халәтенә битараф кала алмый Шагыйрь өчен менә шушы мөнәсәбәт, җавап бик мөһим Нигә дәшми? Ник эндәшми? Ник сөйләшми бу тургай?! «Әйтермен дә йөрәге ярылыр, Егылып китәр...» ди бугай . Табигать күренешләренә без поэзиянең даими атрибуты дип карарга күнеккәнбез, кайчакта рифмалы юллар гына тезә белүче кәсепчеләрнең ясалма, кыланчык чагыштырулар белән шыплап тутырылган «шигырь»ләреннән д» образлылык билгеләрен, яисә, һич булмаса, табигатьне саклау мотивларын эзлибез Ләкин ул тезмәләргә көчләп, юри кертелгән «табигать», өзеп-йолкып алынган чәчәк төсле, бик тиз төсен югалта, шиңә, үлә Хәсән Туфан гөлләре табигый туфрагында тамырлана, үсә һәм чәчәк ата Бу поэзияне бервакыт Мостай Кәримнең менә-менә ачылырга торган чәчәккә охшатуы бик урынлы иде Кулга алырга өлгергәнче таҗлары коелып төшкән чәчәк шикелле үк, бөтен хикмәте ачылып беткән шигырьнең ни кызыгы да ни шатлыгы бар? 149 Хәсән Туфан — хикмәтле шагыйрь. «Миләүшә» җыентыгына кыска, әмма бик дулкынланулы, тыгыз фикерле кереш сүз язган шагыйрь Ренат Харис поэзия аксакалының гүзәл гамь белән иҗади накалда яшәү үзенчәлеген аның кабатланмас шәхесе аша ача. Әйтик, шагыйрь туктап калган сәгатькә тыныч карый алмый: «Вакыт никадәр генә кадерле булмасын, аны туктатып торырга ярамый»,— дип, шунда ук аны төзәтергә керешә. Туфан — һәрвакыт киләчәккә ашкынып яшәгән, вакыт агышын туктатырга яисә кирегә борырга маташучылар белән көрәшеп яшәгән шагыйрь Ул төзәткән сәгатьләр бүген дә ил-көн адымыннан калышмый. «Яраткан мавыгуыгыз ни?» дигән сорауга шагыйрь үзе дә: «Сәгать төзәтү, чәчәкләр үстерү».— дип җавап биргән иде Аның Аккош күлендәге бакчасы инде язга кадәр кар катламы астында калырга әзерләнә.. Анда, көзге контрастлар арасында, салкын сулышын өреп килүче кышны үчекләгәндәй, әле дә сап-сары чәчәк башлары күренә. Хәсән Туфанның бөтен гомере чәчәкләрдән аерылгысыз. Ул аларны бер ялгызы дала уртасында калганда да. Казанда, бөек Тукай һәйкәле каршында горур басып шигъри ант сүзләрен кабатлаганда да күрә. Елларым да, гомер юлларым да Шундый җылы, җиләс көннәрдә Көзге җилләр кагыла аламыни Йөрәктәге шигъри гөлләргә?! Аның күзләренә малай Чакның Кармәт болыннарындагы беренче чәчәкләр яктысы күчкән. Җәйге болыннар киңлегендә ул дөньяның төрле төсләргә, төрле кичерешләргә байлыгын күргән. Ниһаять, үзенең күңел хәзинәсен башкаларга ачкан, шигъри гөлләрен юмарт өләшкән. Сибгат ага Хәкимнең Туфан турындагы иң соңгы истәлекләреннән берсе— «Аккош күлендә сагыш, моң. » дигән эссесы искә төшә... «Туфанның гомерендә бер тапкыр тукталып ял иткән урыны — Аккош күле. Ерак юл. ерак сәфәрләрдән соң арып килеп егылган урыны — шул урын. Дачасы, бакчасы Урманнан җыеп, кешеләрдән җыеп чәчәк үстерде. Тургай чәчәгеннән башлап, бөтен чәчәкләр дә бар аның кечкенә бакчасында. Көз җиткәч, ул аларны берәм-берәм өзеп, букет ясап, иртән Тукай һәйкәленә илтә. Балалар — мәктәпкә. Туфан — Тукайга. Һәр елны шулай, һәр елны бер вакытта. Бер үзе Ялгыз Уйлары да үзе. Изгеләрчә. Авыл карты кичтән әзерләнеп, иртән изгеләр каберенә барган күк бара. Бара, басып тора, икәүдән-икәү Шунда рухы аның Тукай рухы белән тәмам кушыла сыман. Хәзер ул тыныч. Үз бурычын үтәде. Менә бит Туфан чәчәкләре каян үсеп чыга. Тукай —Туфан туфрагыннан. Җирлеге бай » Татар совет әдәбияты бакчасындагы Туфан гөлләре фасылларга буйсынмый, кырыс җилләргә бирешми, шау чәчәктә утыра. Чәчәкләрдә Төсе калды, Җирдә җылы эзе калды. An-ак, ап-ак чәчкә төсле Балкып тора җанда төсе Мәскәү.