Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИР ХУҖАЛАРЫ

Сугыштан соңгы татар сынлы сәнгатендә тарихи революцион тематик карти на жанры мәһим урын алып тора. Мондый төрдәге әсәрләр Татарстан рәссамнары нжатында күзгә күренерлек үсеш кичерде. Кырыгынчы-илленче елларга хас иллюстратив тенденцияне калку чагылышлы героик концепция, бүгенге заманның көн үзәк вакыйгаларын философик гомумиләштерү кысрыклап чыгарды. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Исмәгыйль Хәлиуллов татар сынлы сәнгатенең тарнхи-революцион картина жанрын үстерүчеләр рәтенә керә. • В. И Ленинның беренче мәртәбә кулга алынуы», «Крестьяннар авыру Тукай янында», «Беренчесе», «Отряд китте»... Сәнгать сөючеләргә яхшы таныш булган әлеге полотноларында автор тарнхи-революцион теманы төрле яклап колачларга омтыла. Сурәтләнә торган вакыйгаларда үзеңне катнашучы итеп тою әсәрләрнең ышандыру көчен арттыра. Рәссам моны яхшы аңлый. Алтмышынчы еллар сынлы сәнгатенең күркәм казанышы булып саналучы «Җир хуҗалары» картинасында И. Хәлиулловның үткән тормыш вакыйгаларына нәкъ менә шәхси кичерешләре аша карарга омтылуы сизелә. ...Көзнең сүрән көне. Яшеллеген жуймаган иген басуына болытлар күләгәсе төшкән шикелле. Мәчетле авыл күренеп тора... Яшкелт-соры, зәңгәр һәм аксыл шәмәхә төсләрдә сурәтләнгән менә шундый пейзаж геройларны «эре планда» бирү өчен уңайлы җирлек булып хезмәт итә. Монументальлеккә якы- найтылган фигуралар... Бу җирдә күл мәртәбә чәчкәнурган могтәбәр ил карты, гражданнар сугышыннан туган туфрагына әйләнеп кайткан солдат, буыннан- буынга мирас булып күчә баручы игенчелек хезмәтен кабул итәргә әзер яшүсмер... Карап торышка тыныч булып тоелучы әлеге геройлардан «җир җи мертеп» эшләрлек эчке куәт ташып тора. Табигать манзарасы да тыныч итеп сурәтләнгән. Әмма геройлар үткән һәм үтәчәк юллар алай ук идиллик булып сизелми. Картинаның «тыныч» композициясенә эчке динамизм яшерелгән. Алгы пландагы суканың кызыл төстә булуы авылдагы бөек үзгәрешләр символы буларак кабул ителә. Картина геройлары йөзендә без героик чорның өч буынын күрәбез. Октябрь революциясеннән соң менә шундый хезмәт кешеләре җирнең чын хуҗаларына әверелделәр. Халыкның кан-яшен сеңдергән шушы җирдә алар хуҗаларча басып торалар һәм ышанычлы рәвештә матур киләчәккә карыйлар.