ИҢНӘРЕНДӘ — ИЛ ГАМЕ
Язучы Рифкат Кэрами, шагыйрьләр Әхмәт Рәшитов һәм Рәшит Әх мәтҗанов Көнбатыш Себердә, нефть чыгаручы якташларыбыз янында булып, әдәби кичәләр, иҗади очрашулар уздырдылар, нефтьчеләрнец тормыш көнкүрешләре белән таныштылар. Бу юлъязмада алар шул тәэсирләре белән уртаклашалар. ез ерак сәфәргә кузгалдык «Ерак- сүзен җөмлә матур булсын өчен генә әйтәбез шикелле Себер, ничектер, балачактан ук күңелгә урнашып калган як Халык бәетләрендәге -Безнең Гали Себер китте, бунтарь дип тотып биргәч*. «Габдрахман мулла Себер китте, патша сурәтен ертып». «Әсма мескен Себер китә, елга түгел — гомергә- дигән юлларны искә төшерү генә дә. күңелдә язылмаган поэмаларны, романнарны, шигырьләрне барлый сыман. Ә «Көнбатыш Себер нефте», «Төмән нефте» кебек сүзләр безгә яхшы таныш Шулай да алар безгә бик ерак, кайдадыр җир читендә итеп тоймадык Чөнки урамда безнеңчә сөйләшүчеләр очрый, туган телдә игъланнар күзгә ташлана Монда күптән түгел генә Әлмәт татар дәүләт театры булып киткән Гастрольгә Р. Хәмиднең «. диде кардәш » Р Мингалимнең «Кунак кызы гел килмәс». Ф. Садриевның «Эһем. эһем, дигәчтен. » пьесалары буенча куелган спектакльләрне алып килгәннәр. Алар Лангепас. Сургут. Нижневартовск шәһәрләрендә булганнар Табигате дә әллә ни ят түгел Төмәннең кояшы да бездәгечә кыздыра, агачлар да яфрак ярып утыра. Ләкин, бу әле сәфәребезнең яртысы гына булып чыкты Юлыбыз — Лангепас шәһәренә Сургут,, Нижневартовск, ни дисәң дә таныш иде. ишеткәләп торабыз Лангепасы нәрсә тагын7 Ни исеме таныш түгел, ни үзе Урыны да Төмәннән Казан белән Мәскәү арасы ераклыгында Шулай да мәһабәт ТУ-154 аны бер сәгать дигәндә очып үтә. Самолеттан елга, урманнар, сазлыклар күренә Без һаман югарырак күтәреләбез Самолет безгә «Карагыз, күрегез Себер киңлекләрен'*— ди сыман . Пассажирларның күбесе — эшче, инженер-техник работниклар Алар бик тыныч, үз дәрәҗәләрен белеп-тоеп утыралар кебек. Бу очулар алар өчен гадәти хәлгә әйләнгән. 30-40 чакрымдагы буровойга эшкә баралар диярсең! 1 Безнең өчен бу гади рейс түгел Күренешләре үк сәер. Әйтик, әгәр без Бөгелмәдән Казанга баручы самолетта булсак, аста берөзлексез авыллар, шәһәрләр күзгә чалыныр иде Ә монда Өсте җыерылып торучы сазлык-күлләр, сирәк агачлы урманнар, боз белән капланган җансыз елгалар гына Аста бөтенләй тормыш юк, кеше яшәми сыман Бәлки алай да түгелдер, бу тирәнең Көнбатыш Себер түбәнлеге икәнен белгәнгә күрә генә шулай тоеладыр Б Самолет безне Сургут шәһәренә китереп төшерде Сургут, Аңа 1593 елда нигез салынган Төмәннән жиде яш^кә генә кече (Быел Төмәннең 400 еллыгын бәйрәм итәләр) Сургут—хант сүзе, балыклы урын дигәнне аңлата. Элек кечкенә бер авыл, политик тоткыннарны сөрү урыны булган, халкы да 20 меңнән артмаган Ә хәзер —220 мең Сургут — яшь кала Анда яшәүчеләрнең уртача яше — егерме җиде генә, 63 милләт вәкиле яши биредә Шәһәрдә — нефть, газ, электр энергиясе, геология, балык һәм урман промышленносте предприятиеләре. ГРЭС Ике Бөтенсоюз удар төзелеше — энергетика объектларын һәм нефть-газ үткәргечләрен төзү — гомумхалык эшенә әверелгән Кайбер социалистик илләр вәкилләре дә бу эштә катнаша Кая карама — төзелеш: актарылган җир. краннар, тракторлар, тырпаеп торучы субайлар (монда бөтен корылмалар да субай өстендә утыра), төзүче егет-кызлар Бер урында тугыз катлы йортлар өчен нигез салынса, икенче җирдә кинотеатр, йөзү бассейны Кирәк, барысы да кирәк Чөнки халык төпләнеп, матур итеп яшәргә исәпли. Сургут безнең Әлмәт шәһәренең күтәрелеп килгән чагын хәтерләтә Әлмәтне төзүдә катнашкан кешеләр буларак, без шундыйрак хисләр кичердек Кем белә, бәлки Әлмәтне төзүдә катнашкан кешеләр, бу шәһәрдә дә җиң сызганып эшлиләрдер’ Безнең, Лангепаска киткәнче, бераз вакытыбыз бар әле Шәһәр белән бигрәк тә аның кешеләре белән танышабыз «Геолог» исемле культура йорты бар Анда татар фольклор группасы да оештырылган Аның концертлары әледән-әле булып тора. Сәнгатькә гашыйк якташларыбыз — 3 Гамилова Г Шакирова Н. Сәфәрова. Ф Гыйззәтуллин, А Галин. И. Шайдуллин. Н Җиһаншина. Д Уртабаева кебек Һәвәскәрләр үзләренең җырлары, нәфис сүзләре белән күпләрне сокландыралар. Шунысы кызыклы кайберәүләр бирегә гаиләләре белән йөриләр. Ирле-хатынлы За- кировлар. Зәйнуллиннар. Сәфәровларның чыгышын халык көтеп ала икән. Бу матур эшләрне армас-талмас Г Рангулова оештырып йөри Төмәндә кояш, чалт аяз иде. ә Сургутта яңгыр, салкынча Лангепаска кадәр поездда тагын ике сәгатьләп барасы икән Поезд сирәк агачлы, тәбәнәк нарат каен урманы эченнән бара Сазлык. Авыллар очрамый Ике станция уздык Ульт-Ягун. Чумпас Урман эче Вокзал бинасы Бер-ике йорт Салкын Кар Җил Бездә яз иде. монда чын мәгънәсендә кыш икән әле Ниһаять, безнең станция Әле бу шәһәр үзе түгел. Берничә автобус тора, ләкин алар без күреп өйрәнгән гадәти автобусларга охшамаган, куәтле «Урал» машинасына көйләнгән вахта автобуслары Юлда шофер ике балыкчыны утыртты Таза, эре сөякле, кызгылт йөзле, көрәктәй куллы. Аларга карап, бу якларда ниндирәк баһадирлар эшләвен чамалап була Болар шәһәр кешеләреннән бөтенләй аерылып торалар Сабыр халыклы, аз сүзлеләр Унбиш минут чамасы урман эченнән баргач, ике катлы такта йортлар будкалар. мастерской-гаражлар күренде Бу — Баулыдай килеп эшләүчеләрнең базасы икән Арырак, урман эчендә — минзоләлеләр Тагын бераздан шәһәр үзе башлана Анда да әле башта гаражлар. Бөгелмә бораулау идарәсе объектлары тезелеп киткән Ә шәһәрнең үзәге—ике катлы агач йортлардан гыйбарәт Яңа микрорайон исә бераз арырак, анда— тугыз катлы йортлар Безне «Урьевнефть» идарәсенең кунакханәсенә урнаштырдылар Бу идарә элек Төмәннеке булган хәзер «Татнефтьжә карый Бүлмәдәшебез дә якташ булып чыкты Казан төзелеш институтын тәмамлаган Проект институтында эшли. Туган ягы — Буа районы Билгеле, ике тәүлек диярлек юлда булганнан соң шактый арылган Йокы тәмле булды Шулай да иртәнге алтыда ук (безнеңчә әле дүрт кенә) тордык Күзгә беренче ташланган күренешләр саз итеге кигән, аркасына биштәр аскан бер ир бара, аугадыр, күрәсең, ике-өч кеше йөгерергә чыккан, тырык-тырык юырталар Чү1 Әнә каршыдагы йорт артыннан бер ир белән бер хатын чыктылар Хатыны спорт костюмы кигән, ә ире ак трусиктан гына, хәтта аягында да берни юк' Утыз яшьләр тирәсендә булыр, сакаллы, кыпкызыл тәнле таза ир Ниһаять, чын себер, чын тайга кешеләрен күрәбез' Аяк асты карлы боз Ә моңа’ Алга китеп булса да әйтик, без ул адәмне көн саен күрдек. Шундый иртәнге күнеп — аның өчен гадәти хәл икән Лангепаска (бу сүз хант телендә «тиенлек» дигәнне аңлата) килүебезнең максаты — нефтьчеләр белән очрашу Эш урыннарында, тулай торакларда булу, татар әдәбияты белән таныштыру Беренче очрашу — «Урьевнефть» тулай торагыңда булды Анда Азнакай егетләре дә. Белоруссиядән килгән механизаторлар да бар Сорауларны яудырдылар гына Ләкин безнең үзебезнең дә сораулар байтак иде Хакасиядә сәнгать училищесын тәмамлап килгән яшь кенә кыз монда тәрбияче икән — Эшләве бик авыр,— ди ул.— Тулай торак гадәти йортка урнашкан Кызыл почмак өч бүлмәле фатирны били Килүчеләр күбәйсә, тоталар да бер бүлмәсенә кеше кертәләр Алар киткәч, буяп агартабыз. Бераздан тагы кеше кертәләр Елына 2-3 тапкыр шулай була. — Егетләр ничек ял итә’ — Төрлечә. Культура йорты берәү генә, кино буласы көнне — мәхшәр. Билет җитми. . Әйе, монда тормыш-көнкүреш әле җайга салынмаган Чөнки шәһәр яңа формалашып килә Тирә-якка төзелеш мәйданнары җәелгән. Яңа йортлар, социаль көнкүреш объектлары салына, һәр квадрат метр җирне зур авырлык белән сазлыктан яулап алалар Ни дә булса кору өчен башта мәйданга ком ташырга кирәк, аннары гына эшкә тотынырга мөмкин. Егетләр ял вакытларын ничек уздыра соң? Даими яшәүчеләр телевизор ала, ә вахта белән йөрүчеләр моны кирәксенми Чөнки айның унбиш көне генә монда үтә, калганы — өендә Кино билетына чират тору, әлбәттә, яхшы күренеш. Ләкин башка нәрсәгә дә чират шактый иде шул... Димәк, культуралы ялга мөмкинлек булмагач, башкасына тартылалар Нигездә монда халык эшләргә дип килә Моның шулай икәненә без Баулы бораулау идарәсенә баргач та инандык. Партбюро секретаре Елена Әхмәтовна Мәҗи- това бүлмәсендә баян да. телевизор да бар. Ләкин ул аның үзе өчен түгел. — Әле генә кайтардык Урнаштырып өлгермәдек,— ди элекке укытучы Елена Әхмәтовна.— Менә безнең идарә бригадаларының эше белән танышыгыз И Мах- ленов һәм В Филимонов бригадасы (монда бер бригадада ике мастер, вахта ысулы шуңа ихтыяҗ тудыра) ел башыннан 20 мең метрга якын бораулады инде Планнарын. социалистик йөкләмәләрен үтәрләр алар. Дөресен әйтик, бу бригаданың 1986 елга социалистик йөкләмәсе идарәдә иң югары — 70 мең метр Идарә тулаем 187 скважина тапшырырга тиеш. Р Галин — Н Лазарев бригадасы ел башыннан — 7. Г Головкин — Н Коврин бригадасы 13 скважинаны сынаган. — Экспедициянең иң яхшы вахталарымы? — дип сорый Е. Мәҗитова — Менә алар бораулаучылар М. Солтанов, Г Шульгин, С Гимаев, В Журавлев Ә иң әйбәт эшчеләребез бораулаучы ярдәмчесе Н Любин, токарь А. Җамалетдйнов. электр белән эретеп ябыштыручы А. Миңаев Аннары без И. Д. Лагио бригадасына юл тоттык. Юл дигәннән, ул монда бик кыйммәткә төшә. Чөнки башта бүрәнә тезәргә, ком җәяргә, аннары тимер-бетон плитәләр түшәргә кирәк Ә барысын да читтән, ерактан ташыйлар Шулай да юл әйбәт, эчкә кату төшерлек итеп дыркылдатуын исәпләмәсәк, түзәрлек Ул — домино тезеп куйган кебек шакмак-шакмак. өч рәт буйлап салынган плитәләрдән гыйбарәт, плитәләр тоташкан урынга битум агызсаң, дыңгырдавы бетәр иде Монысы — киләчәк эше. Урман эчендә, сазлык өстендә мәһабәт буровой манарасы Өр-яңа техника, өч мең метрга хәтле бораулый ала. Ком өстендә тумбалар, алар өстендә, рельстагы локомотив кебек, насослары һәм корылмалары белән буровой манарасы үзе. Ни өчен рельста’ Монда буровойлар төбәкләп-төбәкләп урнаша Бер төбәктәге манара 5 әр метр читкә күчә-күчә, егермеләп скважина бораулый һәм туп-туры түгел, әлбәттә, ә 1400 метрга хәтле авышлык белән Тирәнлеге дә шактый — 2400 метр (Татарстанда 1600—1800 метр) Төбәктә дистәгә якын будка бар Кызыл почмагы, кочегаркасы. ашханәсе, мунчасы Чөнки кешеләр шунда яши Мунча көн саен диярлек ягыла икән Ашау-эчү әйбәт. Татарстаннан вахта белән килеп йөрүче апалар өчпочмагын да. коймагын да пешерәләр Эш авыр, көч күп түгел Димәк, ризык та туклыклы булырга тиеш. Бригаданың алдынгы эшчеләре бораулаучы Гыймаев, ярдәмчесе Н. Любин, электрик Н Хөсәенов, слесарь В Шумков — барысы да тәҗрибәле эшчеләр. Безнең эш һәм яшәү шартлары белән кызыксынуны сизгәч, бер егет, көлеп, әйтә куйды. — Монда кешеләр чирләми Мин үзем өч елга бер чирләдем, анда да Баулыга кайткач, грипп эләктәрдем Ни өчен чирләми соң монда халык? Аларның шыңшып, иркәләнеп-назланып ятарга вакытлары юк Һәркем эш белән мәшгуль. База ихатасында булсын, идарә бинасында булсын, без тик йөргән кешеләрне очратмадык Һәркем үз эшен белә, шуңа күңелен биргән Өлкәнрәкләр вәкарь белән йөрсә. Абрек Нуришанов кебекләр чын мәгънәсендә чатыр чаба А. Нуришанов — Бөгелмә бораулау идарәсенең Лангепастагы беренче экспедициясендә профком председателе Үзе Әлмәт егете, Миңлебай авылында туган. Когалымда (ул Лангепастан төньяктарак) комсомолда эшләгән Аңарчы нефть техникумын, читтән торып, Казан педагогия институтын тәмамлаган Хатыны әлегә Әлмәттә икән Абрек Әнәсовичның бер генә минут та тик торганын күрмәдек без Монда акча мул тешә Ләкин халык акчага гына ябышып ята дисәк, хата булыр Партком секретаре В Н Мордвинов элек баш механик ярдәмчесе булып эшләгән Хәзергә караганда акчаны ике мәртәбә күбрәк алган. Ләкин бу эшен бик ярата Эш дигәндә, Василий Николаевич кырыс, таләпчән, шүрләп сүз яшереп торучылардан түгел Буровойдан кайтканда, безне бер машина узып китте В Мордвинов аны танып алды да куып җитәргә кушты Шуннан ул теге пассажирны (ә ул начальник урынбасары икән) тетмәсен тетмәсенме'' — Ни өчен сез йөк машинасына утырып йөрисез7 Уз машинагыз кайда7 Теге ык-мык килә, фәлән җиргә фәлән нәрсә илттем, ди Василий Николаевич әле безнең янга кереп утыргач та тиз генә тынычлана алмады — Кешедә оят юк! Белеп тора югыйсә, һәр йөк машинасы исәптә Буровойга баргач та, бәләкәй генә ЧП булып алды Ипи китермәгәннәр икән Василий Николаевич рациядән тиешле күрсәтмәләр бирергә кереште Аның җыелыш үткәрүен дә күрергә туры килде безгә Гади генә мисаллар белән, ләкин һәркемнең йөрәгенә үтеп керердәй сүзләр белән ул сыйфат, социалистик ярыш, сакчыллык, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү турында сөйләде, КПССның XXVII съезды куйган олы бурычларны телгә алды, конкрет саннар китерде, бик җентекләп эшчеләрнең гозер-үтенечләрен, киңәштәкъдимнәрен тыңлады, куен дәфтәренә язып куйды, кайберләрең шунда ук хәл итә дә барды Сораулар четерекле, дәгъвалар нигезле Аэропорт эшендә дә четерекле нәрсәләр килеп чыга икән Эшчеләрнең таләбе урынлы Әгәр ул илгә нефть бирү өчен көчен кызганмый, унбиш көн буе. гаиләсеннән аерылып, бөтен уңайлыклары булган фатирын калдырып, буровойдагы будкада яши икән, димәк, аның транспорт, туклану кебек мәсьәләләрдә дә үзенә карата тиешле кайгыртучанлык көтәргә хакы бар Эшче кеше — илнең тоткасы, таянычы, ышанычы Партком секретаре М Вафин бригадасындагы пешекчеләр Рәмзия Хөснетдинова һәм Миңниса Нуриәхмәтова. кочегарлар Люба Дмитриева һәм Миңнур Мусина, лаборант Нина Еремина, бораулаучы Владимир Мурин, слесарь Фәрхетдин Хисамов һәм электрик Әнәс Әхмәтвәлиен исемнәрен олылап телгә ала Секретарь яхшы аңлый коллектив — абстракт төшенчә түгел,— ул аерым шәхесләрдән тора Бу бригадада үзара мөнәсәбәтләр яхшы, кешеләр тырышып эшлиләр, матур итеп яшиләр дә Кайберләре кулларына каләм алып, шигырь дә язалар Әнәс Әхмәтвәлиен безгә үзенең берничә шигырен укып күрсәтте Әлбәттә, ул үзенең шагыйрь түгеллеген белә Ләкин күңеле белән ул шагыйрь соклана, борчыла, сөенә, ил-көн белән бергә, халыкның уй-фикерлә- рен тоеп яши Бөгелмә бораулау идарәсендә алдынгылар шактый Ләкин бу тирәләрдә даны шаулаган В Колесников бригадасына тиңләшергә шактый кирәк әле Ул бригада узган ел 91 мең метр бораулаган Ә Б Старшов. М Вафин һәм башка мастерларның бригадаларына нәрсә комачаулый соң? Василий Николаевич Мордвинов — Технология хезмәте начар куелган,— дип аңлата — Мин Иваново-Франков- скида булдым, анда бөтенесе дә төгәл үтәлә, аварияләр дә юк Измә белән дә тәэмин ителгәннәр Ә бездә әле Авыш бораулауны да үзләштереп җиткереп булмый, төзәтү эшләре шөгылебезнең унбиш процентлабын алып тора. Бу күп Ярый әле. торбалар пресслауны җайга салдык, аерым цех төзедек Цемент склады өлгерә Торбаларны әрәмшәрәм итмәү, монтаж вакытында тик торуларны киметү — менә безнең өстәмә резервларыбыз Партия һәм хөкүмәтебез нефтьчеләр турында туктаусыз кайгырта Бу якларда техниканың аеруча куәтлеләре сазлыкта да йөри ала торган тракторлар экскаваторлар. куәтле краннар. «Ураган». Урал. КрАЗ, КамАЗ. ТАТРА машиналары Бо- ларны безнең беркайда да бу кадәр күләмдә күргәнебез юк иде Ә менә алар ничек файдаланыла, ни дәрәҗәдә кадерләп тотыла, кемнәр аларны йөртә — монысы инде механизаторларга, җитәкчеләргә бәйле Лангепастагы яңача тормыш оешып, ныгып кына килә әле Хәзергә җирле оешмалар «Татнефть» берләшмәсе коллективлары белән һәрвакытта да уртак тел табып бетерә алмыйлар Төпләнеп эшләүче коммунистлар — шәһәр партия оешмасына. вахтачылар туган якларындагы оешмаларга карый Бу хәл эштә шактый гына уңайсызлыклар да китереп чыгара Ләкин проблемалар гауга-низагларсыэ. шау-шуларсыз хәл ителә, психологик климат заман җилләре йогынтысында сафлана яхшыра бара Март ахырында бу якларда КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре Г. А. Быстров. «Татнефть» берләшмәсенең генеральный директоры КПССның XXVII съезды делегаты Ә К- Мөхәммәтҗанен, партиянең Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре Ф X Мөхәммәтшин, нефть һәм газ промышленносте эшчеләре профсоюзының өлкә комитеты секретаре Г Г Гыйләҗев һәм башка җитәкче работниклар булып киткән Хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәннәр, яшәп килгән кыенлыкларны җиңү юлларын билгеләгәннәр Бу хакта КПССның Лангепас шәһәр комитеты беренче секретаре Анатолий Игоревич Григорьев аеруча дулкынланып сөйләде. — Себер нефтен күмәк көч белән генә күтәреп була.— диде ул Лангепас куәт туплый. Лангепас яулыйсы үрләрне билгели Узган ел ул илгә 25 миллион тонна нефть. 1,2 миллиард кубометр газ бирде, быел тагын да куанычлырак нәтиҗә көтелә Шәһәр үзе дә күзгә күренеп үсә Былтыр монда 80 мең квадрат метр торак, 560 урынлы балалар бакчасы, 1176 урынлы мәктәп, универсам һәм башка объектлар файдалануга тапшырылган Ләкин -кирәк"ләр тагын да күбрәк кибетләр кинотеатрлар, спорт комплекслары, китапханәләр. Шунысы сөендерә кешеләр алдагы көнгә ышанып яшиләр. КПССның XXVII съезды беркемне дә битараф калдырмаган, кеше рухының яңа катламнарын ачкан Без ни турында гына сөйләшсәк тә, сүз шул яңалыкларга барып тоташты. Бер җирдән — икенче җиргә, буровойдан буровойга йөри-йөри көннәр үтә торды Язучы халкыннан без монда иң беренчеләр икәнбез — шуңа күрә әле анда, әле монда чакырып кына алалар Кешеләр шигъри сүзгә, җырга, музыкага сусаган. Без дә ялындырып тормыйбыз Иртә таңнан чыгып китәбез дә арып-талып төн уртасына гына кайтып җитәбез. Күңелдә яңа шигырьләр шыта. Ерак юллар үтеп килдек монда. Һәм торабыз менә хәйран калып Йокымсырап яткан тарафларга Көчле ташкын булып агыла халык Йолдызлар да шул ук. шул ук Ай да. Үзгә бары заман — уяу тайга; Яңгырап тора туган яктан килгән Таныш моңнар буровойда Һәр адымда таныш УБР лар — Әлмәт, Баулы һәм Бөгелмә атлы; Безнең кара алтын осталары Килгән Себер якларына хәтле. Көрәш мәйданнары һаман киңрәк. Мөмкинлекләр башка, көчләр башка Безнең Татарстан егетләре Мәйдан тота бүген Лангепаста