ИДЕЛ БУЕ БОЛГАРЛАРЫНДА РУН ЯЗУЫ
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы һәм Казан дәүләт университетының археологик экспедициясе 1983 елның җәендә Биләр шәһәрлегендә казу эшләре алып барды. Эчке шәһәрнең үзәк өлешен казып тикшеренүләр кызыклы табылдыклар вәгъдә итә иде. Гасырлар буе җир куенында яткан меңнәрчә балчык һәм пыяла савыт-саба китекләре, бик күп тимер әйберләр, шулай ук бронзадан ясалган бизәнү әйберләре калдыклары археологтарихчылар кулына күчте. Бу табылдыклар барысы да урта гасырның эре шәһәр тормышына хас булган гадәти көнкүреш һәм җитештерү әйберләре. Археолог тора-бара моның ише табылдыкларның күплегенә һәм төрлелегенә акрынлап күнегә. Әмма июль аеның эссе бер иртәсендә ниндидер ватык савыт тоткасы казу эшләре белән мәшгуль барча кешенең игътибарын үзенә җәлеп итте. Беренче карашка тотка үз ишләреннән формасы белән генә аерылып тора сыман: ул ниндидер бер җан иясенең башын хәтерләтә иде. Иң кызыгы — тоткадагы рун алфавиты билгеләре төшерелгән язу булды. Бу язулы тотканың табылуы Биләрдән чыккан археологик табылдыкларны гына түгел, ә бәлки бөтен Идел буе Болгар иленең кайбер ядкарьләрен янә бер күздән кичерүне сорый. Ислам дине кабул ителгәнгә кадәр казан татарларының борынгы бабалары булган болгарларда нинди язу кулланылуы турында без әлегә кадәр бик аз мәгълүматлар белән канәгатьләнәбез. Ул чорларның язма ядкарьләре безнең көннәргә килеп җитмәгән. Әлегә кадәр мәгълүм булган эпиграфик истәлекләр барысы да соңгырак дәвергә — Алтын Урда чорына карыйлар. Андагы язулар да гарәп яки кайберләре — уйгур хәрефләре белән язылган. Ул ядкарьләрнең телен һем стилен, шулай ук урта гасыр чит ил авторлары мәгълүматларын өйрәнү нәтиҗәсендә галимнәрдә монголларга кадәрге чорда ук Идел буе болгарлары югары үсешкә ирешкән язу культурасына ия булганнар дигән фикер урнашты. Бу нәтиҗә болгар шәһәрләрен казу вакытында табылган аерым археологик ядкерьләр белән дә раслана иде. Гарәп хәрефле язулар еш кына балчык сфероконусларда һәм бронзадан ясалган әйберләрдә дә очрый.Мягъпүм булганча, болгарларда гарәп язуының таралуы аларның Урта Азия белән тыгыз сәүдә менәсәбәтләреидә булулары һәм ислам динен кабул итүләре белән тыгыз бәйләнгән. Ә аңа кадәр болгарларда нинди язу кулланылышта йәргәи? Галимнәрдә бу сорау һәрвакытта зур кызыксыну уята. Совет чорында бу меһим мәсьәлә белән аеруча күп шегыльләигән галим X. Г. Курбатов 50 елларда ук, болгар шәһәрләрендә табылган ядкарьләрдәге билге һәм язуларны, Саркелда, Маяцк шәһәрлегендә, Сеит-Миклош хәзннәБиләрдә табылган рун яэулы савыт тоткасы сендә табылган аз санлы терки орхон-енкей язмалары белән чагыштьрып. Идел-Чулман болгарлары да рун язуы белән таныш булганнар дигән фикергә килгән иде' Соңыннан бу фикер һ- В Юсупов. А. X. Халиков. Г М. Дэүләтшнн хезмәтләрендә яклау тапты һәм естәмә дәлилләр белән куәтләнде. Мари АССРдагы Юрьино авылында рун яэулы таш табылу күренекле совет галиме тюрколог Ә. Р Тенишев эчен Урта Идел регионын терки рун язуьмың таралыш ареалына кертергә саллы нигез булды. Соңгы елларда рун хәрефләренә охшаш билгеләр тешерелгән әйберләр Болгарда, Биләрдә. Хулашта, шулай ук элеккеге болгар авыллары урынында һәм Танкееаск каберлегендә табылды. Рун тамгаларының зур булмаган коллекциясен археолог Е. П Казаков «Казан утлары» (1983. 6 сан) журналында да бастырып чыгарды. Кагыйдә буларак алар киң куллану коралларына тешерелгән аерым тамгалардан яки берничә билгедән тора. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы һәм Казан дәүләт университетының профессор А. X. Халиков җитәкчелегендәге археологик экспедициясе тарафыннан Татарстанның Алексееәск районында урнашкан Биләр шәһәрлегендә 1967 елдан бирле эзлекле рәвештә алып барылган казу эшләре галимнәрнең Идел буе болгарларының язу тарихы турындагы мәгълүматларын тагын да. баетты. Мондый характердагы материалларга, иң беренче чиратта, рун хәрефләренә охшаган билгеләр тешерелгән балчык чүлмәк китекләре керә. Безнең кәниәргә кадәр алар савыт-саба телләренә тешерелгән келәймә сыйфатында килеп җиткәннәр Хәзер андый келәймәләр коллекциясе 800 гә якын керамик әйберне үз эченә ала2 . Келәймәгә охшаган билгеләр кайвакытта сеяктән ясалган әйберләрдә һәм башка кенкүреш коралларында да очраштыргалый. Биләр шәһәрлегендә табылган келәймәләрне системага салу рун хәрефләре белән бәйләргә мемкин булган билгеләрне ачыкларга ярдәм итте. Ачыкланган барлык сурәтләрнең яртысын рун хәрефләренә охшаш билгеләр тәшкил итә Аларның кайберләре конкрет рун хәрефләре кебек, кайбер- ләреи исә рун хәрефләренең катлаулан- дырылган вариантлары дип карап була Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, келәймәләргә сурәтләрне тешерү принцибы да рун билгеләрен язу принцибына якын Биләрдә табылган келәймәләрдә рун язуы билгеләренең барысы да очрый. Рун билгеләрен башка максатларда файдалану — мәгълүм күренеш Күпсанлы күзәтүләрдән күренгәнчә, кайбер халыклар, шул исәптән теркиләр дә. язу билгеләрен һәр- терле тамга нигезе ител файдаланганнар Мондый күренеш болгарларда, елешчә әнә шул чүлмәк келәймәләрендә чагылыш тапкан дип әйтергә мемкин Кенкүреш әйберләреннән тыш рун язуы билгеләре тешерелгән ритуал әйберләре дә очрый. Җыелган археологик материаллар Идел буе болгарлары рун алфавиты белән таныш кына түгел, ә бәлки аны киң кулланганнар да диген фикергә ышанычлы дәлил булып Болгарларда рун язуының киң таралган булуы уникаль табылдык — Биләрдә табылган савыт тоткасындагы язу белән дә раслана. Бу табылдык Биләр шәһәрлегендә генә түгел, әбәтен Идел буе Болгар дәүләте археологик ядкарьләрендә очраган бу типтагы беренче табылдык Безнең уебызча, рун язулы бу тотка X—XI гасырларга карый. Мондый тоткалар, элеккеге болгар шәһәрлекләре өчен массовый табылдыклар рәтенә кермәсәләр дә, очрап торалар. Алар төрле җанвар башына, еш кына тәкә, поши яки берәр кош башына охшатып ясалган булалар. Кайвакытта мондый тоткалар шулкадәр стильләштереләләр ки, хәтта прототипларын да ачыклап булмый. Кагыйдә буларак, мондый тоткалар савытларыннан башка табылалар, шуңа күрә алар- ның савытларның төгәл бер формасы белән үзара бәйләнешен билгеләве дә кыен. Биләрдә табылган савыт бу уңайдан кайбер нәрсәләрне күзалларга мөмкинлек бирә. Бу — өч кыска аякта торган оригиналь савыт — трипод — формасы белән чүлмәккә охшаган, әмма аннан тәбәнәгрәк, базыграк. Савытның җентекле пөхтә эшләнеше һәм купшы бизәлеше аны тантаналы мәҗлесләр өчен махсус эшләгәннәр дип фикер йөртергә нигез бирә Тотка үзе әтәч башын хәтерләтә: кыска гына очлы томшык, сакалчык һәм кабарынкы кикрик. Язу савыт тоткасына әле аны яндырып чыныктырганчы ук очлы корал белән төшерелгән. Язуның ышанычлы төстә язылган булуы рун язуы белән таныш борынгы останың маһир куллы икәнлеген искәртеп тора. Барлык билгеләр дә пөхтә, ачык итеп төшерелгән, бары тик дүртенче билгене язганда гына тигезлек югалган, шуңа күрә дуга сыман сызык урынына сынык сызык хасил булган. Юлның биеклеге 1—1,5 см. Язу барысы биш билгедән һәм сүз аергычтан тора. Соңгысына караганда, язу уннан сулга таба укылырга тиеш Биләрдә табылган язманың палеографии үзенчәлекләрен тикшерү һәм аны башка тарихи истәлекләрдә сакланып калган рун язуы үрнәкләре белән чагыштыру, тикшерелә торган язманың Төньяк Кавказ һәм Идел-Дон төбәкләрендә (Саркел. Хумарин һәм Маяцк шәһәрлекләреидә) табылган рун язмаларына якынлыгы турында фараз итәргә мөмкинлек бирә. Моңа югарыда күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүче кайбер халыкларның кардәшлеге дә каршы килми. Әгәр дә бер төккем тюркологлар тарафыннан ул төбәкләрдә табылган язуларның протоболгар теленә нисбәт ителүен дә искә алсак, бу инде безнең фикерне тагын да ныгыта төшә. Биләрдә табылган рун язуын уку һәм тәрҗемә итүдә соңгы сүзне белгечләр хөкеменә тапшырып бу уңайдан үзебезнең кайбер фикерләр белән уртаклашасы килә Биләр язмасын укуда рун язуының Төньяк Кавказ варианты үзенчәлекләрен искә алганда, язмадагы хәреф- билгеләрне түбәндәге тәртиптә укырга мөмкин булыр иде: уңнан сулга беренчесе «а» яки «ә», икенчесе «ш» яки «ч». өченчесе «т», дүртенчесе «ай», бишенчесе «н». Килеп чыккан сүзтезмәгә — «аштайн» яки «әчтәйн» — борынгы төрки теле сүзлегендә тәңгәл килә торган гыйбарәләр юк. Әмма аңа охшаш сүзләрне бу сүзлектән табарга була һәм алар мәгънә ягыннан да бер-берсенә якын киләләр: «аш»— ашамлык, «аш тат« — ризыкны татып карау, «тай на» — әчегән сөт. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып савыт тоткасындагы язуны ризык кабул иткәндә әйтелә торган тәбрик-теләк яки савытның нинди ашамлык өчен кулланылганын белдерүче язу дип уйларга мөмкин Сөт ризыкларының борынгы заманнардан бирле төрки халыкларының яраткан ашы булуы киң мәгълүм. Мәсәлән, борынгы кыргыз халык эпосы «Манаспта әчегән сөттән ясалган «эҗигей» исемле эчемлекнең тәмлелеге һәм. шулай ук, дәвалау үзенчәлекләре турында да сөйләнелә. (Кара «Социалистик Татарстан», 1985, 24 февраль). Биләрдә табылган язуны укуда без тәкъдим иткән версия Ә Р. Тенишев тарафыннан да хупланды. Тоткадагы язу нәрсәне булса да аңлатканны исәпкә алмаган очракта да бу табылдык фәндә моңа кадәр яшәп килгән һәм Идел буе болгарлары рун язуы белән таныш булганнар дигән фикерне генә түгел, ә бәлки рун язуының аларда озак вакыт кулланылышта булуын да исбатлый. Бу уникаль табылдык Болгар илен ышанычлы рәвештә борынгы төрки рун язмасы таралган ареалга кертергә мөмкинлек бирә. Рун язуы Урта Иделгә Сал- тово-Маяцк культурасы белән турыдан-туры бәйләнештә булган һәм Идел буе Болгар дәүләтенең культурасын һәм халкын формалаштыруда актив катнашкан кабиләләр тарафыннан китерелгән булырга тиеш. Идел болгарларында рун язуы традицияләре төрле келәймәләрдә сакланган тамга яки шәхси милек билгеләре нигезен формалаштыруда да чагылыш тапкан Урта Иделдә рун язмалары әлегә кадәр сирәк табылса да, казан татарларының борынгы бабалары булган болгарларның бер өлешендә рун язуы гарәп алфавиты белән беррәттән кулланылган дип әйтергә нигез бар Шуңа күрә археологик тикшеренүләрдән Идел буе болгарлары язма культурасының әлегә кадәр билгеле булмаган сәхифәләрен яктыртырлык яңа кызыклы табылдыклар өмет итәргә була.