Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИБНЕ ФАЗЛАН СӘЯХӘТНАМӘСЕ ҺӘМ «КӘЛИЛӘ ВӘ ДИМНӘ» ТУРЫНДА

Борынгы Болгар дәүләтенә чордаш истәлекләр арасында Ибне Фаэ- ланның сәяхәтнамәсе аерым урын алып тора. Сәяхәтнамәне рус теленә тәрҗемә итүче һәм аны тәфсилләп өйрәнүче А. П. Коеалеескийиың сүзләре белән әйткәндә, «Ибне Фазланның китабы СССР халыклары тарихына караган чыганакларның алтын фондын тәшкил итә» 1 Галимнәр Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенә әледән-әле мөрәҗәгать итәләр, аны кайта- кайта тикшерәләр, яңа ачышлар ясыйлар Безнең илебездә генә дә бу мәшһүр сәяхәтнамә ике тапкыр нәшер ителде: беренче тапкыр 1939 елда, икенчесе 1956 елда Харьковта басылып чыкты. Сүрия гарәп республикасы галимнәре Ибне Фазланның Болгарга сәяхәтен өйрәнүгә күп тырышлык куялар Башка гарәп илләрендә дә галимнәр әледән-әле мәкаләләр язалар, китаптан өзекләр алып, алариы анализлап, фәнни бәхәсле мәсьәләләрне газета- журнал битләрендә бастыргалыйлар. Ләкин Сүрия галимнәре, алардан аермалы буларак, шактый җитди юнәлештә эшлиләр Мәсәлән, соңгы елларда гына гарәп халкының борынгы мирасын өйрәнү, яңадан торгызу Департаменты тарафыннан бу сәяхәтнамә ике талкыр нәшер ителде Күләме ягыннан зур булмаган бу китап (ул 195 биттән тора) «Рисалә- түн Ибне Фазлан» (ягъни «Ибне Фазлан илчелеге») дип атала 1 Аны басмага әзерләүче галим филология фәннәре докторы Мөхем- мәд Самий әд-Дәһһан Аның бу хезмәте һичшиксез олы мактауга лаек Шунысын да искәртеп китү урынлы булыр: аяторның. һәм башка күп кенә гарәп галимнәренең әйтүенә караганда, Ибне Фазланның терки халыклар, җөмләдән болгарлар, хәзерләр арасына, шулай ук руслар яшәгән якларга сәяхәте турындагы тарихи язма һәм башка гарәп сәяхәтнамәләре арасында иң әһәмият- лесе булып санала икән3 «Гарәп ялганыбызның төрле почмакларында яшәүче, аның борынгы мирасы, тарихы белән кызыксынган күпсанлы укучыларыбызның теләкләрен канәгатьләндерү ниятеннән чыгып. Сүрия хәкүме- тебез культура министрлыгы Ибне Фаэлан- ның бу мәшһүр сәяхәтнамәсен икенче тапкыр нәшер итүне кирәк тапты»,— диелә кереш мәкаләдә Шуны да өстәп китәргә кирем, әлеге кадәр гарәп илләрендә Ибне Фазлан ның Болгарга сәяхәтенең тексты мондый күләмдә, ягъни тулы килеш нәшер ителгәне юк иде Мөхәммәт Самий әд-Дәһһан китапны әзерләү процессында иң элек Ибне Фазлан әсәренең Ираида Мәшһәд шәһәре китапханәсе фондында табылган уникаль кулъязмасын нигез итеп алган, әлбәттә Моңардан тыш ул гарәп, фарсы, инглиз, немец, рус, чех, яенгр телләрендә чыккан. Ибне Фазлан сәяхәтенә кагылышлы булган фәнни хезмәтләрне дә актие җәлеп иткән Шулай ук дөньяның төрле илләрендәге Көнчыгышны өйрәнүче мәшһүр галимнәр белән дә очрашкан, алар- ның фикерләрен өйрәнгән. Шуңа күрә китапны укып чыгуга, Самий ед-Дәһһанның ифрат дәрәҗәдә зур эш башкарганлыгын күреп таң калмыйча булдыра алмыйсың Кереш мәкаләдән соң килгән елештә истәлеккә фәнни анализ ясауга шактый зур урын бирелгән. Тәфсилле анализ белән бяргә шул чордагы халыкара мөнәсәбәтләр, сәяси хәлләр турында, ерак илләргә оештырылган төрле сәяхәтләрнең максатлары, шулай ук Ибне Хордәдбәһ, Кодәмә Ибне Җәгъфәр. әл-Ягъкуби, Ибне Фәкыйһ, әл-Хәмадани. Ибне Рөстә. Ибне Хәүкаль, әл-Истәхри һәм башка гарәп аяторлары турында да бай мәгълүмат бирелгән Шулай ук гарәпләрнең әл- Әндалустан (Испаниядәге бер елкәдән) алып Кытайга кадәрге булган җирләрдә яшәгән халыкларның гореф-гадәтләрен, дәүләт тезелешләрен. әйләнә-тирә мохитларын ейренгәнлекләре һем зур күләмле хезмәтләр язып калдырулары турында киңеннән бәян ителә Әлбәттә, дип дәвам ите Самий әд-Даһһан, ул хезмәтләрнең барысын да бүгенге җитди таләпләргә җааал бирерлек югарылыкта язылган дип уйларга ярамый, ләкин ал ярның күпчелеге тарих, география, тел һәм башка өлкәләрдә эшләүче галимнәр эчен зур игътибарга лаеклар, чөнки алар кыйммәтле чыганаклар булып кала бирәләр Эчтәлекле фәнни анализдан соң еч биттә Мәшһәд кулъязмасының фотоиучермөсе бирелгән Алар 1956 елда Харьковта басылып чыккан А. П Ковалевский китабынн»! алынганнар Шунда ук фарсы теләнде басылып чыккан хезмәттән алынган Ибне Фазлан сәяхәтенең маршрутын чагылдыручы *• махсус карта да урнаштырылган и Димәшкъта нәшер ителгән китап бүгенге көндә билгеле булган Ибне Фазлан турындагы башка хезмәтләрдән шул ягы белән аерылып тора биредә х ике ял ер бер-бврсен- иән аерым рәвештә, билгеле бөр сан астында бирелә Шул рәвешчә, Ибне Фазланньҗ сәяхәтнамәсе егерме дүрт бабка, ягъни бүлеккә Б бүленгән, һәр баб бер, ике, яисә өч кыска хикәятләрдән тора. Мәсәлән, төркиләр, фарсылар, Бохара. Харәэм, Җөрҗания, Гаэзия, бәҗәнәкләр, болгарлар, руслар, хәзәрләр турында аерым бабларда сөйләнә. Мондый ысулны куллану китаптан файдалануны тагын да уңышлырак итә. Сүриядә басылган «Ибне Фазлан илчелеге» китабының тышлык бите Текстларда очрый торган кабилә, кеше исемнәре, географик һәм башка атамалар да хәрәкәләр (дөрес уку өчен кулланыла торган гарәп язуындагы ас-өс билгеләре) белән язылган. Шуңа күрә кыен укылышлы сүзләрне, исемнәрне, атамаларны бозмыйча укырга мөмкин. Мәсәлән, Итил, Суар һәм башка исемнәр. Итил (елга) исемен кайбер галимнәр Атыл, Атал дип тә укыйлар Ибне Фазлан китабының оригиналында бу исем гарәп алфавитының «әлиф» һәм «тә» (ба хәрефләреннән соң килә торган тел алды авазын белдерүче ике нокталы билге) хәрефе белән язылган, әмма эмфатик «та» хәрефе белән түгел Димәк, ул шулай «Итил» дип укылырга тиеш, ә Атал яисә Атыл түгел. Сәяхәтнамәдә эмфатик «та» хәрефе белән язылган сүзләр дә аз очрамый, әмма күчереп язучы беркайда да «тә» хәрефен эмфатик «та» белән бутамаган Гарәп географы әл- Идриси төзеп калдырган картада да Итил елгасы дип язылган4 Егерме биш ел буена сәяхәттә булып, күп илләрне гизгән, чыгышы белән сахрада тормыш итүче, бәдәви гарәпләреннән булган тарихчы Ибне Баттута(тулы исеме Әбу Габдулла Мөхәммәд Ибне Габдулла Ибне Мөхәммәд Ибне Ибраһим әт-Тан- Җий) төзегән картада да шулай ук Итил дип язылган 5 Бу ике галим төзеп калдырган карталарның нөсхәләрен Багдад шәһәренең «Бәйтел-хикмә» музеенда әле бүген дә күрергә мөмкин. Китапны төзүче автор гарәпләрнең җәһилийә чорында ук (ислам диненә кадәр булган чорны гарәп әдәбиятында шулай атыйлар) сәяхәтләргә бик маһир булуларын, теләп илләр гизүләрен күрсәтеп үтә. Мисал итеп Имрулькайс исемле шагыйрьнең Константинополь (хәзерге Истанбул) шәһәренә сәяхәт иткәнлеген һәм «Әнкарә»гә дигән шигырь язганлыгын да әйтеп үтә. (19 б.) «Ибне Фазлан илчелеге» китабын укып чыккач габбасилар чоры әдибе Ибне әлМокаффәгъның «Кәлилә вә Димнә» исемле әсәре искә төшә Ибне Фазланның язу стиле, хикәятләрнең бәян ителүе барыбызга да балачактан мәгълүм булган «Мең дә бер кичә», ә кайберләре «Кәлилә вә Димнә» хикәятләрен хәтерләтә. «Кәлилә вә Димнә» әсәре, әлбәттә, сәяхәтнамәдән аермалы буларак икенче максатны күздә тотып язылган. ләкин аларның икесе өчен дә уртак мотивларның барлыгын инкарь итү хата булыр иде. Мәсәлән, әхлаксызлык, караклык, зина кылучыларга җәза бирү һәм башка күренешләр Ибне әлМекаффәгъның «Кәлилә вә Димнә»сендә, Ибне Фазланның сәяхәтнамәсендә дә күзгә бәрелеп тора. Әйтеп үтүебезчә, бу әсәрнең икесе ике төрле стильдә башкарылган. Берсе олы затлар. хөкемдарлар өчен үгет-нәсихәт рухы белән сугарылып язылган булса, икенчесе халыклар, илләр, диннәр хәбәр итү максатыннан чыгып язылган Шулай да Ибне Фазлан сәяхәтнамәсен А П. Ковалевский һәм башка Европа галимнәренең «Мең дә бер кичә» белән чагыштырып караулары бер дә гаҗәпкә калдырмый. «Кәлилә вә Димнә»неИбне әл-Мөкаффәгъ якынча безнең эраның 750 елларында тәрҗемә .иткән. Ибне Фазланның Болгарга сәяхәте исә ике гасырга якын соңрак булган. Бу вакытта «Кәлилә вә Димнә»нең дистәләгән гарәпчә версияләре таралган була. Хәтта аны яңадан тәрҗемә итеп тә караганнгф, шул рәвешчә икенче төрлерәк, ягъни «дине исламиягә» муафыйграк итеп эшләнгән ирекле тәрҗемәләрен дә тудырганнар Моны исбатлар өчен бүгенге көндә Багдадтагы милли китапханәдә саклана торган «Кәлилә вә Димнә»нең шул чорда язылган кулъязмалары барлыгын искә алу да җитә. Багдад шәһәрендәге «Бәйтел-хикмә»дә йөзләгән грек, һинд, фарсы, ассирия һәм күп кенә башка телләрдә язылган фәнни китаплар сакланган, аларны гарәп теленә тәрҗемә итү белән зур осталар шөгыльләнгәннәр Болар барысы да ибне Фазлаииың «Кэлилә вә Димнә* белән яхшы таныш булуын танырга мәҗбүр итә. Аның мәдәниятле, олы әхлаклы.укымышлы. диндар, сүзгә маһир, беркайчан да югалып калмый торган, малның кадерен белүче бер зат булганлыгына ышанмау мөмкин түгел дип яза Самий әд-Дәһһан (18 бит). Ибне Фазлан н ис бәсе фарсылар арасында юк түгел Фазыл — гарәп сүзе, ә «ан» кушымчасы фарсы телендә күплек санын белдерә. Шулай итеп, Фазлан, Фазыйлен иисбәсен зыялылар. укымышлылар дип тәрҗемә итәргә дә Гыйрак гарәпләре арасында да Фазлан ннсбәбе сирәк кенә булса да очрый. Ислам дөньясында мәгълүм хәдисче Шәфигый мәзһәбеннән булган Әбу-л-Касим Җәмаледдин дә Фазлан нисбәсен йөрткән6 Ибне Фазлан үз хикәятләренең берсендә угызлар минем Коръән укыганымны яратыл тыңладылар дип яза (124 б ). Димәк, бүләкләр арасында китаплар да булган. Коръән белән бергә дидактик эчтәлекле китапларның, мәсәлән. «Кәлилә вә Димнә»нең дә булуы ихтимал Чөнки «Кәлилә вә Димнә» эчтәлеге белән заманына хас тәрбияви максатларга тулысынча җавап бирә алырлык, патшаларның зәвыгына муафыйк әсәр «Кәлилә вә Димнөодә пәйгамбәрләр тарафыннаи әйтелгән хикмәтле сүзләр, мәсәлләр дә аз түгел Менә шуннан чыгып. «Кәлилә вә Димнәв әсәренең Болгар иленә Ибне Фазлаи илчелеге белән, бая аталган Коръән белән бергә китерелгән булуы да бик ихтимал дигән нәтиҗәгә килә алабыз. Ул истәлектәге аерым сюжетларның безнең әдәбиятыбызга тирән үтеп керүе шул фаразның файдасына сөйләсә кирәк. Әлбәттә, бу гарәпләрнең болгарларны белемле, мәдәниятле итү теләгеннән түгел, ә бәлки сәяси максатларыннан эшләнгән, ягъни аларны ислам диненә күндерү, шуның аркылы сәүдә, алышбиреш мөнәсәбәтләрен киңәйтү өчен кирәк булган. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә Ибне Фазлан сәяхәтнамәсе язылганга мең елдан артык вакыт үтте, ләкин аның теле шулкадәр аңлаешлы һәм җиңел укыла ки, әйтерсең лә аны бүгенге гарәп язучысы язган Ибне Фазлан сәяхәтнамәсе әле бүген дә СССРда яшәүче кардәш халыкларның үткәнен өйрәнүдә һичшиксез кыйммәтле ядкарь булыр тора Тарихчы галим А. Ю Якубовский Ибне Фазлан сәяхәтнамәсен X гасырның иң ышанычлы чыганагы дип бәяли. Бу мәшһүр тарихи сәяхәтнамәнең Димәшкъта икенче тапкыр басылып чыгуы ул Сүрия һәм СССР халыклары арасындагы мәдәни. дуслык багланышларының үсе, ныгый баруын күрсәтүче тагын бер җитди дәлил булып тора