Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТТАГЫ ЕГЕТ ЧАК

 

РӨСТӘМ КУТУЙГА 50 ЯШЬ туры килде._ 1936 елда Казанда туган Рөстәм Кутуй — әнә шул буын вәкиле. Аның әтисе — күренекле татар совет язучысы Гадел Кутуй — илнең кыен көннәрендә үзе теләп фронтка китә. Сталинградны һәм Польшаны т азат итү сугышларында катнаша... Улына гомер генә түгел, язучылык очкыны да бүләк итә. Уйчан, сагышлы. артык чәчрәп тормаучан Рөстәм яшьтән үк иҗат белән шөгыльләнә башлый. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң ул байтак еллар Татарстан китап нәшриятында һәм республикабыз телевидениесендә редактор булып эшли. Бүгенге көндә Рөстәм Кутуй — Бөтенсоюз укучысына билгеле язучы, Казанда һәм кыен түгел. Тәүге китапларының берсе «Җир буйлап барам» («Я иду по земле») дип атала. Әйе, үз иленең гражданины һәм язучысы буларак, иҗатында Рөстәм Кутуй нәкъ менә җир буйлап бара Шигырьләрендә - лирика, романтика, тормыш җыры. Автор каядыр күккә ташланмый, җирнең үзендә тулып яткан төсләр-балкышлар белән эш итә. Шак- каттырыр1а тырышмый, язганнары тормышның үзендәгечә табигый. Шуңа күрә без инде ничә кабаг күреп сокланган чык тамчыларына анык күзләре белән янә. сокланып, гаҗәпләнеп карыйбыз Прозасында да табигый, салмак агыш, шатлык һәм сагыш дөньясында яшәүче реаль геройлар, тормышчан фәлсәфә. Әйтергә кирәк, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы яшүсмер язмышы Рөстәм Кутуй иҗатында аерым бер урын алып тора. Үзе белгән, кичергән вакыйгалар. Мохит һәм тирә-яктагы кешеләр йогынтысында шәхеснең формалашкан, дөньяны үзләштергән чоры бу. Мондый әсәрләрдә моңсулык та бар, вакыты-вакыты белән кискен хәлләр дә куерып киткәли Язучы яхшылык, рухи сафлык тантанасын зурлый, кыен хәлләрдә җебеп калмаска, тормышны яратырга өнди. Болар исә әдәбиятның гуманистик юнәлеше, тәрбиявгз йогынтысы турында сөйләүче күрсәткечләр. «Гөлҗамал әби» исемле бер хикәядә баш герой үзенең оныгына: «Тормыш юлларында инсафлы бул, каршы очраганнарның аякларына басма»,—дип теләк әйтә. Әйбәт һәм кешелекле киңәш. Рөстәм Кутуйның геройлары шушы киңәшкә тугрылык саклыйлар. тормышка ямь өстәргә омтылып яшиләр. Рөстәм Кутуй татар әдәбияты үрнәкләрен рус укучысына җиткерүдә дә актив эшли. Аерым алганда, ул X. Туфан, С. Хәким, Р. Фәйзуллин шизырьләрен, Ә. Еникинең повесть һәм хикәяләрен русчага тәрҗемә итте. Илле яшь—әдәби иҗат эшендә чын мәгънәсендә егетлек чоры. Тормышның ачыласы серләре әле дөнья кадәр мул. Алда — яңа эзләнүләр, яңа язмышлар, заман сурәтләре. Рашат НИЗАМИЕВ. Сугыш алды елларында туган буын... Аларнын әтиләре Боек Октябрь революциясе казанышларын ныгытуда, яңа тормыш төзү, Магнитка һәм ДнепроГЭС торгызу кебек тарихи вакыйгаларда катнашты. Илебезгә фашизм явы ябырылгач, шушы әтиләр изге көрәшкә — Ватанын, гаилә учагын һәм балаларын үлемнән коткару өчен дошманга каршы күтәрелде. Әтиләре фронтта, ут эчендә. Тылдагылар- ның да хәле җиңелдән түгел, йөрәк һәм беләк көчен Җиңү сәгатенә багышлыйлар. Сугыш чынбарлыгын, аның кырыс көннәрен үз җилкәсендә татыган балачак иде бу. Сугыштан соң аларның күбесенә әтисез үсәргә Мәскәүдә чыккан дистәләгән китаплар авторы. Аның әсәрләре чех, румын, венгр, испан, инглиз, немец һәм башка телләргә тәрҗемә ителде. Р. Кутуй рус телендә иҗат итүче татар язучысы Күп санлы ши> ырь һәм поэмалар, хикәя һәм повестьлар авторы. Шагыйрьлеге прозасында да сизелә. Ике жанр бер-берсен баета, тулыландыра. Авторның «Тамырлар» («Корни»), «Сөюнең беренче күз яшьләре» («И слезы первые любви»), «Нибары бер көз» («Одна осень»), «Уч төбендә кояш» («Солнце на ладони»), «Тормыш шундый ул» («Такая жизнь») кебек китаплары белән танышканнан сон моңа ышану