Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧАТНАГАН КӨЗГЕ

Е ХИКӘЯ

Театрга билетларны юан Гөләндәм апа тикшереп кертә иде. Аның авырлыгына агач басмалар ничек чыда! андыр. Аның йөзен көмеш кунган, сөлектәй боргаланган кара бөдрәләр әйләндереп алган Янып торган кысыграк күхпәре, елмайганда /кыерчыклар арасында калучы очлы борыны һәм кызыл бантка охшаган иреннәре әллә кайдан сәлам бирә Гөләндәм апаны чегән хатыны дни йөртсәләр дә. ул татарча сиптерә, чәчләрен катык белән юа. озын борынлы комганы белән мактанырга ярата һәм хатын-кызлардан көлә иде Теләсәмме, әгәр теләсәм, ирләр минем артымнан түш белән шуышып йөрерләр, баскан эзләремне үбәрләр иде Ә мин аларны үкчә белән, үкчә белән' Аннан сөлге кебек кибәргә эләр идем Бот чабып көләрлек булсын! Алар белән баш катырып торырга Шул сүзләрдән сон \ »е көләргә тотына •> куллары шәл почмагы белән уйный Алсу шәле Гөләндәм апаның иңеннән беркайчан да төшми. Бәлки ул төннәрен дә юрган өстеннән шул шәлен ябынып ята торгандыр Ялгызы матур шәлне ябынып ятып матур төшләр күрер өчен Көндезләрен уйнап-көлеп үткәрсә дә. кич җитте исә аны сагыш баса һәм ул шәм яндырып көзге каршына барып утыра иде. Тәрәзәсенә кайчан гына күз салма, мәче башлы ябалйк сыман, гел бер почмакта посып утыра Аллы-гөлле шәле канатлар кебек салынып төшкән Шәм яктысы көзгенең ике ягындагы кара бушлыкны ялый Анын йөргән кешесе Жабраил абын niilei алдында самавыр, примус, сәгать кебек нәрсәләр төзәтә иде Жабраил абын эшли. » Гөләндәм апа аның артына килеп басып, шәл чуклары белән уйный Шул гына истә калган. Әнә кара фәрештәң капка төбендә таптанып тора Бар. йөгер янына! дип аптекада эшләүче Клава аңарга төрттереп ала Ачуы килүдән түгел, болай гына Кем янынадыр йөгереп чыгасы, гармун көенә бөтерелеп туфли туздырасы килүдән генә Телеңне тый. фетнә! Юкса янтайган өенә аяк та басмам. Башка эшең бул м аса. әнә зиратка бар да попка сәдака бир' Менә ничек оста җавап бирә, аннары авызын ерып көлә иде Гөләп дәм апа Үземнеке итәм бит Җәбраилыңны. әй' дип. Клава да талпынып куя. Кая инде сиңа, буш куыкка' ди Гөләндәм апа. үтергеч итеп Синең аша бит коймадагы белдерүләрне укып була Тавыкларны санарга да уңай Ә син син Чегәннәрдән шәл чәлдереп' Жабраил бүләк итте' дип масая Гөләндәм апа Аннары ү ген көтеп торучы Жабраил абыйга кычкыра Әй. самавыр остасы' Бү ләк нттен бит. әйеме' Кызыл күлмәк кигән Җәбраил абый кояшта басып тора. Алтын тешен ялтыратып ала. Бераздан ул күренми башлады, юкКа чыкты. Сугыш аны да, аптекада эшләүче Клаваны да үзенә йотты. Бервакыт мин Гөләндәм апаның: — Харап кына булды башкайлары,— дип сәер пышылдавын ишетеп калдым. Тәрәзәләр күптән инде электр утында коена, ә Гөләндәм апа һаман базардан шәм ташый. — Исәнме. Шура! Нихәл. Катя! Ничек соң. яшәп буламы? Үрчисезме? — Үрчибез, ишәябез. Гөләндәм.— дип елмаешып жавап бирәләр хатыннар.— Син һаман шәм яндырасыңмы? — Пробкаларны таракан кимергәнгәме, счетчигы начар эшли Башлары беткере! Ә шәм ул сыкрап янса да, яктылыкны бирә. Миңа күпме кирәк инде. Шәмнәре кәрзиндә базардан алган тавык түшкәсе белән бергә ята, икесе дә алтын сары Майлы шәмнәр Гөләндәм апаның тырпайган бармакларын хәтерләтә Ак фитильләре чучка койрыгы кебек бөгелешкән. Кич җитеп. күктәге ай дага бөгә башлау белән. Гөләндәм апа театрга билет тикшерергә китә Аяклары күзгә күренмәс тузанны туздыра, бизәкле оеклары ялт та йолт килә. Чәчәкле шәле белән туфлиләре дә күзнең явын алырлык. Үзе дә гөл кебек ул Гөләндәм апа. Гөл кебек! Гөләндәм апа театр ишеге төбендәге биек аркалы урындыкта патша хатыны сыман утыра, иякләре күкрәгенә тия яза. иңендә зур-зур гөл- жимеш чәчәкләре төшкән шул ук шәл. Ара-тирә тулы беләкле куллары белән чәч бөдрәләрен төзәткәли. йөзендә елмаю йөзе. Артистларга да алыштыргысыз инде, билләһи! Затлы костюм кигән бер абзыйның аны бу урындыктан сәхнәгә күчәргә үгетләвен үз колагым белән ишетүем хак. — Син. Гөләндәм, пәрдәне генә ачарсың. Сүз әйтергә дә. жырларга да кирәкмәс . Чыгып бер күренсәң шул житә — зал минуты белән сәж- дәгә китәчәк. Аннан ул күктәге тулган айны, мичтән чыккан ниндидер бәлешләрне телгә алырга кереште Мин инде калганын тыңлап тормадым, малайлар янына йөгердем. — Гөләндәм апаның артистка буласы килә икән. Бер абый аны үгетли, конфет белән сыйлый Риза булсаң, яландай зур көзге алып би- рәм. ди! Б« I \ I абыйның нип/к-н си капшап, тукымасының ю мол сызыкларың карыйбыз Чалбарларының балакларын тарткалыйбыз, кыскасы тигәнәк кебек сырышабыз. Болай узынсагыз, икенче операга да кертмәм, әрсез алабайлар,— дип Гөләндәм апа безне шелтәләп ала. — Ул сине артистлыкка кодалый ич! — Курыкмагыз. мин үзем теләсә кемнән бишбармак ясый алам,— дип кенә җибәрә Гөләндәм апа Без. бушлай кергән малайлар, театрның бөтен почмакларын айкап чыгабыз Музыка безне, җәймә белән җилләткәндәй, иркәли, кулларыбызда белдерүләр кыштырдый Иң яраткан кешебез — Иван Сусанин. Кар көртләренә батып, таң турындагы соңгы җырын сузганда бигрәк тә ошатабыз. Аны кызганудан күз яшьләребез сытылып чыга. Фронтта үлгән әтиләребез искә төшә иде Гөләндәм ана кайчакта галеркага менеп, безне барлап китә. Җылы зур кулларын баш түбәбезгә куя. Шундук җанга җылы иңә Акча дигән нәрсәне без белми идек Шуңа күрә буфетка керү юк. Буфетта эшләүче Сания апа көмеш акчалар салынган тәлинкәсе яныннан бер дә китми Аратирә иренендәге иннекне генә яңарткалап ала. Тәнәфес җитте исә паркетта шуа башлыйбыз. Безгә квшелдиләр. тыялар, ачуланалар, куалар, тик берсенә дә исебез китми, - гаделсезлеккә күнегеп, каешлана барабыз Безне алай гына жнкәм димә. Өстебездә кырыкмаса-кырык ямаулы кием, күтәрелеп карарлык та түгел, бары телебез генә кычыткандай чага. Иң кыены — стена буйлап сугылган көзге каршыннан үтү Имичә дә булмый — әйләнеч юлы юк Шулай узып барышлый үзенә күз саласың да. оятыңнан җир тишегенә керердәй буласың. Сугыштан соң да тормыш тиз генә җайга төшмәде. Дөрес, ачлык үтте, әмма туклык алай тиз килергә ашыкмады. Ә көнләшүне без белми идек. Шулай да. тәлинкәдә баллы пирожныйларны күреп, төкерекне йотып куйган чаклар булгалады Аның каравы зур көзгеләрнең ялтыравы, ал арның боздай булып стенадан агып торуы, җемелдәве безгә чиксез бәхет китер-», кабырга астында нидер ашкынып тибә иде. Тәнәфес бетеп, кыңгырау чылтыраса да. мин һаман аста имрим Йөрәк күкрәктән сикереп чыгардай булып тибә Аяк очларына гына басып көзгегә якынлашам Күзләремне шар ачып, үз-үзем.» төбәләм Аннары, хәер сораган теләнче кебек, кулымны сузам да борын аша: Зинһар мәрхәмәтегездән ташламагыз' дип эндәшәм Көлмим Өстемдәге кыршылып беткән кхртканын терсәкләре ялык- йолык килә. Тотрыксыз томан эчендәге көзге бундан-буйга чатнап төшкән Кара яшен булып сузылган эз мине урталай бу лә Көзгедән мина ниндидер бер ят малай карап тора, аның күз карашы бөтен барлыгымны көйдереп ала Мин кинәт кыланчык бер хәрәкәт ясыйм, чөнки, шөкер театрдан чыккан да юк — сәхнәдәге кылычлар аһ-зар. йөз төрле кием салым көн дә күз алдында Мин бәлки малайлар үлеп яраткан хәйләкәр Хуҗа Насретдин булып кыланганмындыр Шулчак көтмәгәндә чатнаган көпе эченнән шәл ябынган Гөләндәм апа килеп чыгып, янәшәмә басмасынмы! Шәл канаты белән эләктереп алып, мине каядыр җитәкләп тә кйгк Бераздан буфет урындыгына китереп утыртты Тавышың чыкмасын, кара аны. диде ул Үзе сакланып кына буфет бүлеме артына керде дә тәлинкәдә яткан ике пирожныйга үрелде. Шунда чут кенә пыяла челтерәп куйды, киереп келектән Гөләндәм апаның йөзе гөлҗимеш чәчәгедәй алсуланды, шәлендәге чәчәкләр төсенә керде. Мин дә тыным кысылган хәлдә аның хәрәкәтләрен, сузылган чакта мәченеке кебек бөгелеп килгән аркасын, итәгенең җилфердәп алуын күзәтеп торам Буфетчы хатын Сания исә стена артында кем беләкдер серләшеп утыра, аратирә аннан фужер челтерәве ишетелеп куя Бу теге озын абый иде. ахрысы Ул Сания апаны да артистка булырга үгетли, аның алдында алтын көмеш, энҗе мәрҗәниәр тулы сандыкларны ача Минем башым әйләнә, бары шуны гына ишетеп калам Аша. тыгыла күрмә, дип. Гөләндәм апа уйларымны бүлдерә. Пирожныйлар авыз суларымны китерә - Без вакытны алай әрәм итмәбез, дип. Гөләндәм апа җиңел сулап куя. Анын нәрсә әйтергә теләгәнен мин аңлап бетермим Пирожныйларның тышы ката төшкән, ә кремы кырыеннан җәелеп аккан Эчендә нсә татлы һава - Тешеңне сындыра күрмә, ди Гөләндәм апа Киң шәлен бөркәнгән килеш миңа карап утыра Аннары капылт кына Сннен кебек улым булсын иде. дип әйтеп куя Бу сүз ыңгырашу кебек ишетелә. Шулчак ул башын артка ташлагач, муенында күренеп киткән икс тирән җыерчык мине гаҗәпкә калдыра Гүя кемдер ал арны мәңгегә сызып калдырган Гөләндәм апа башын төшергәндә мин инде белә идем ул картайган, авырайган икән. Ашыгып-кабаланып эшләп йөргәндә генә ул яшь. йөзе дә шат күренә, ә шәл астындагы Гөләндәм апа сары өрәңге яфраклары коелган көзге салкын җир кебек. Жабраил абый кочагының җылысын шәм генә алыштыра аламыни?. Пирожныйларны мин бик тиз кабып йотам Валчыкларына хәтле чүпләп авызга озатам Гөләндәм апа шәл чите белән йөзен җилләтеп ала Пөзе ни өчендер агарынган шикелле тоела Бәлки ут яктысында гына шулай күренгәндер . Менә ул кыймылдап к\я. кулларыннан ниндидер калтырау уза Аннан тыгыз итеп шәленә урана Кинәт яшәреп китә, кара чәч бөдрәләренә көмеш кунган, арү-талуны белмәстәй үткен бер хатын-кызга әверелә Аның тирәсендәге һава да хәрәкәткә килә. Өстә кемнеңдер ария сузуы ишетелә Гөләндәм апа мине, адашкан кешене коткаргандай, өскә алып менеп китә. Караңгы баскычтан күтәрелгәндә арыган тавыш белән: — Көзге алдый ул. ышанма син көзгегә. Син суга кара.— дип көлеп куя. — Ул чатнаган.—дидем мин.— Елан шуышкандай бер эз пәйда булган - Әле кичә генә исән иде бит. Ничек чатнаган? Кем төзәтер инде аны. я хода? Шул гына җитми иде... Русчалап Солтан ШӘМСИ тәржем.кс