Логотип Казан Утлары
Публицистика

Археолог А. Кочкинаның «Идел буе болгарларында рун язуы» исемле мәкаләсенә карата

Үз чорының белемле кешесе төшергән бу рун язуын. Сүз азагы билгесен — аые нокта куярга да онытмаган. Әмма бу бер гене сүзден торган язманың дөрес әйтелеше ничек — хәзергә ул ачык кала. Әгәр язма берничә сүздән, бигрәк тә берничә җөмләдәй торса, хәрефләрне һәм аларның нинди авазларны белдергәнен чагыштыра-чагыш- тыра, анык укылышка ирешеп булыр иде. Рун язуы (борынгы скаидинавлылар телендәге run «сер» диген сүздән) үзенең килеп чыгышы буенча арами алфавитына барып тоташа. Гуннар, болгарлар һәм башка борынгы төрки халыклар аны, согдиларның курсив язуы билгеләреннән файдаланып, үз телләренә җайлаштырганнар. Төрки халыклар урнашкан төрле төбәкләрдә ул тер- лечәрәк булган, һәм барыннан да бигрәк, бу язу өчен шул үзенчәлекле: анда сүзнең калыилыгы-нечкәлеге — сузыклар гармониясе (өлешчә иренләшү гармониясе дә) кагыйдәгә нигез итеп алына (морфонологии принцип). Бер үк тартык аваз өчен калын сүздә — бер төрле, икенче сүздә икенче төрле билге кулланыла. Сузык аваз күп офакта күрсәтелми (җитмәсә, бер үк хәреф калын сузыкка да, нечкәсенә дә йөри) — аның нинди булуы янәшә тартык аша аңлашыла. Язылышы—уңнан сулга. Яшь археолог, керамика технологиясе белгече Айна Федоровна Кочкина талкан савыт тоткасындагы язманы, мәкаләдә тәкъдим ителгәндәгедән аермалы буларак, ■ачыткан» дип укырга була. Ягъни уңнан сулга беренче хәреф «а». икенчесе «чы». өченчесе «т», дүртенчесе «ка». бишенчесе «н* авазларын белдерә Нәкъ шундый авазларга туры килгән хәрефләр рун алфавитының җыелма таблицаларында бар Эчендә нәрсә икәнлеге күренеп тормаган савытка аның ни өчен икәнен язып кую гаҗәп түгел. Казан шәһәр музеенда сакланган шундый балчык чүлмәкләрнең берсен — өстене рун хәрефләре белән «ичнг су» дип язылганын — Э Ленц үзенең бер хезмәтендә искә алып үтә1 Әлеге язманың дүртенче хәрефе «й» авазын белдергән билгегә дә берникадәр ошаган—ул вакытта «Ачытйан» яки «Ачыйтйан» укылышы килеп чыга. Савытны ясаучының исемеме бу? Ләкин оста үзенең исемен тулысынча язып торырмы — алар, гадәттә, кыска итеп, үз тамгаларын гына сугалар Әллә ул сүз шушы савыт иясенең исемеме? һәм гомумән, андый ялгызлык исем булырмы? Терки телләр фонетикасы өчен «ц» — ■г» — «й» тәңгәллеге хас. Әллә шул дүртенче хәреф «ачыткан» сүзенең төрле төрки төбәктә төрлечә яңгырашымы «ачыткан» — кыпчак төркемендә, «ачыйтйан» («ачыт- ган») — угызларда. һәрхәлдә, бу язманы «ачыткан» дип уку дөреслеккә якынрак булыр