Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ТЫЛСЫМЛЫ КӨЧЕ

да, көн саен диярлек радиода аның җырларын ишетеп, күңелебез хушлана, ул безнең көндәлек гадәтебезгә әверелгән гомер буена шулай дәвам итәр кебек тоела иде Сара ханым арабыздан китү белән, тормышыбызның кай төшедер кинәт бушап калгандай булды, нәрсәдер. җанга бик якын бер «нидер» юксындыра, сагындыра башлады Соңыннан гына бөтен тирәнлеге белән аңладык Сара ханым, танылган композитор булудан тыш. әле бик күбебезнең якын дусты, ышанычлы сердәше, фикердәше дә. сәнгать юлына яңа гына аяк баскан яшь шагыйрь һәм җырчыларның тәҗрибәле остазы, киңәшчесе дә. иҗат юлында*таләпчән ярдәмчесе дә иде бит. Үзенең шушы асыл кешелек сыйфатлары белән ул әдәбият һәм сәнгать даирәсен ничә еллар буена тулыландырып, баетып яшәде Аның беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелми торган күркәм холкы мине һәрвакыт сокландыра иде. Сара ханымның көләч йөзе әле дә күз алдымда, шат тавышы әле дә колак төбемдә. Кыскасы, соңгы ун-унбиш ел эчендә Сара ханымның тормышы безнең күз алдыбызда үтте диярлек. Шулай да ул минем өчен һаман да укыла гына башлаган мавыктыргыч серле китап булып калды Анда чит күзгә ансат кына ачылмый, әмма һәрдаим үзенә җәлеп итеп, сокландыра, үзен-үзе сөйдерә һәм шул ук вакытта гаҗәпләндерә торган ниндидер бетмәс-төкәнмәс, армас-талмас тылсымлы көч бар иде ахрысы Менә мин шул гаҗәеп көчнең серен Ьчасым килеп, бик еракта ук калган озын-озак гомернең аргы якларын Сара ханым Садыйкова Татарстан иҗат интеллигенциясенең иң популяр бер вәкиле булып, талантлы композиторларыбызның берсе булып күңелләргә кереп калды Ничә дистә еллар буена ул безнең белән янәшә яшәде, үзенә шөһрәт алып килгән популяр җырларын безнең күз алдыбызда диярлек язды Без. шагыйрьләр һәм әдипләр, авылларда һәм шәһәрләрдә, төрле тамаша залларында аның белән бергәләп әдәби-музыкаль кичәләр, очрашулар уздырдык, шау-шулы җыелышларда бергә булдык Аның нечкә зәнык белән җиһазландырылган курчак өедәй җыйнак фатирында каймакларны музыка хакында, теге көй бу көй турында кайнар бәхәсләр дә кузгалгалый иде Без аны гомеренең аерылмас юлдашы булган пианиносы янында да еш күрдек Концертлар исемә төшереп утырам Музыка дөньясында Салих Сәйдәшевнең зур таланты гөрләп чәчәк аткан. Татар академия театрында Кәрим Тинчурин Мохтар Мутин. Гөлсем Болгарская. Фатыйма Ильская. Хәлил Әбҗәлилов. Зәйни Солтанов кебек сәхнә корифейларының мәйдан тоткан истәлекле еллары иде бу. Шушы зур талант ияләре арасына егерменче еллар башында дәртләре ташып торган сәләтле яшь көчләр—Галия Кайбицкая, Сара Садыйкова килеп керәләр Мәгълүм ки. безнең Академия театры. «Сәйяр» труппасыннан ук калган элекке гадәт буенча, сәхнәгә куелган байтак драма һәм комедия әсәрләрен музыка һәм җыр белән баетып бирергә ярата Әлеге яшь җырчылар башта әнә шул спектакльләрдә, төрле концертларда катнашып таныла башлыйлар. Сара Садыйкованың и>цат юлы әнә шуннан башланган j Үзенең ничек җырчы булып китүе турында Сара ханым болай сөйли торган иде — Безнең гаиләдә җырны, музыканы бик яраталар иде Әле дә хәтерлим: әнкәм өздереп-өздереп гармун уйный, мин, сабый, шуңа хәйран калып, сокланып утырам Миндә дә шундый дәрт кузгалды алты яшемнән үзем дә гармун уйный башладым Аннары пианинода Яшьтән үк концертларда катнаштым Менә Академия театрында «Бүз егет» пьесасын куйдылар Анда мин хан кызы ролен уйнадым Шуннан соң, 1922 елда Татарстан хөкүмәте мине Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрде Менә афишаларда берзаман «музыкаль комедия», «милли опера» дигән яңа сүзләр пәйда була Билгеле, классик операларны Мәскәүнең үзендә яисә Ленинградта карап гадәтләнгән зыялылар бу спектакльләргә берникадәр икеләнебрәк, хәтта шигәебрәк баралар. Опера бит бай сәхнә тәҗрибәсе, зур талант, нечкә зәвык таләп итә Безнең яшь артистлар андый спектакльләрне күңелләргә үткәреп, эстетик ләззәт бирердәй итеп башкара алырлармы? Баштарак шундый шөбһәнең булуы табигый иде Әмма күбәләктәй җиңел гәүдәле, яшьлек матурлыгы белән үк үзенә җәлеп итүче Сара туташ сәхнәгә берьюлы мөлаемлык та. нәзакәт тә, ялкынлы дәрт тә алып чыга. Чөнки сәхнә өчен яралган була бу зат Тамашачыга аның колоратуралы сопраносы гына, тавышының кабатланмас үзенчәлекле тембры гына түгел, бәлки бөтен җаны-тәне белән бирелеп уйнавы, табигый сөйкемлелеге дә тәэсир итә Яшь артистканың музыкадан, сәхнә уеныннан алган эмоциональ ләззәте, хуш авазлар дулкыны булып, тамашачыга да барып җитә, аның да күңелен кузгата иде Шунда инде театрга шигәебрәк аяк басучылар да чын күңелдән кул чабарга тотыналар иде Менә шулай Хәзерге заман кешесенә үзен талантлы композитор итеп таныткан Сара ханым элегрәк елларда профессиональ осталыкка ирешкән талантлы опера артисткасы иде әле. Күрәсең, аның җырга булган чиксез мәхәббәте дә яшь чакларында ук бөреләнеп, соңгарак кына чәчәк аткандыр. Өлкәнрәк буын кешеләре, ул елларның музыкаль комедия һәм опера сөючеләре Сара ханымны «Эшче» операсында —Сәлимә, «Сания» операсында Сания итеп күрделәр. Ул «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр, «Наемщик» музыкаль драмасында Зөбәрҗәт. «Аршин мал алан» опереттасында Асия булып та уйнады Татар опера театрының беренчеләрдән булып пәрдәсен күтәргән артистка булуы, милли опера сәнгатен тудыруга зур көч салуы өчен Сара ханым шул елларда ук «Татарстанның халык артисткасы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Татар совет музыкасы тарихына күренекле затлардан берсе булып кереп калу өчен шул мактаулы хезмәт үзе генә дә бик җиткән булыр иде Ләкин, бәхеткә каршы, Сара ханымга сәнгать дөньясында тагын бер балкып алырга, тагын бер бәхетле иҗат гомере кичерергә насыйп булды Чөнки табигать аңа башта ук талантның төрлесеннән мул өлеш чыгарган, сирәк очрый торган композиторлык талантын да бүләк иткән, тормыш аны музыка сәнгатенең тагын да югарырак, хөрмәтлерәк баскычына күтәргән. Бу хәл заманында күпләрне гаҗәпкә калдырды — Ничек шулай һич көтмәгәндә җырчы, композитор булып китте соң әле? — диештеләр Көтелмәгәнме икән7 Сәхнәне яшьләргә калдырып, театрдан берникадәр читкәрәк китсә дә, артистканың музыкадан беркайчан да аерылганы булмаган Күңел җырын ул берөзлексез дәвам иткән — уйланган, моңланган Иң зур шатлыгын да. иң ачы хәсрәтен дә, иң нечкә күңел тибрәнүләрен дә Сара ханым пианино янына утырып, иң якын дусты, сердәше, юанычы һәм куанычы булган музыка белән уртаклашкан Аның нотага салган беренче көе дә иң кыен сугыш елларында мөлдерәп торган ил хәсрәтенең бер тамчысы булып барлыкка килгән Уйлап карасаң, табигатьнең адәм баласы аша гамәлгә ашырган бихисап могҗизалары, яшәешнең кеше күңеленә иңдергән биниһая серләре хәйран калдыра Ничек әле ул бер кешенең күңеле түрендәге шәхси кайгы-хәсрәте, юксынуы, өзелеп сагыну хисе миллионнарның йөрәгенә шифа булып тәэсир итәрдәй якты моңга, хушавазлар хикәясенә әверелә7 Сара ханым гомеренең уртасында әнә шул кадерле моңнарны, адәм баласының күңел серләрен башкалар да аңларлык итеп әйтеп бирүче «көйләр оотасы» булып китә. Сара ханым беренче җырының көе һич көтелмәгән урында — трамвай тукталышында күңеленә килүе хакында сөйли торган иде: — Каһәр төшкән сугыш газраиле мине иң. иң газиз кешемнән аерды Мин аны оныта алмадым, бик сагындым, һаман юксындым Әнә шул сагынуларым- юксыну моңнарым, йөри торгач, күкрәгемә сыя алмыйча, бер көнне шушы кой булып тышка бәреп чыкты . Без ул җырны сирәк кенә булса да радиода әле хәзер дә ишеткәлибез Син кайларда йөрисең икән, Алтыным, көләч йөзле иркәм Кайтырсың дип мин өмет итәм, Мин сине һаман көтәм. көтәм Беренче мәртәбә ишеткәндә бу җырның үзенә ничек көчле тәэсир итүен композитор Әнвәр Бакиров әле хәзер дә дулкынланып сөйли — Фронтка узышлый беразга гына Казанга тукталганда, радиода яңа бер җыр ишеттем. Бу җырның музыкасы эчке моңы, формасының камиллеге белән миңа бик ошады. Һәркемгә мәгълүм, бик хәвефле еллар иде Өйдән чыгып киткәндә, телдән әйтмәсәң дә. күңелдән Я кайтырбыз, я кайтмабыз, Сау булыгыз, туганнар...— дип. хушлашып киткән чаклар иде бу Композиторларның күбесе фронтта иде. Шундый дәһшәтле вакытта да музыка дөньясының тынсыз ятмавы, яшь талантлар пәйда булуы мине канатландырып җибәрде Фронттан кайткач кына белдем бу Сара апа җыры булган икән Шул еллардан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр Сара ханым татар музыкасын өч йөздән артык яңа җырга баетты, ике комедиягә музыка язды, романслар, вальслар иҗат итте һәркемгә мәгълүм татар музыка сәнгатендә җыр жанры элек-электән иң күренекле урыннарның берсен алып килә. Опера, симфония кебек катлаулы жанрларны һәркем дә аңлап җиткермәскә мөмкин. Җыр исә. музыканың иң популяр, иң аңлаешлы жанры буларак, бик борынгы заманнардан бирле үк халыкның тормышын бизәп, башка берни белән дә чагыштырып булмый торган, һәрвакыт тансык һәм кадерле күңел ачу чарасы, эстетик, әхлакый тәрбия чарасы булып килә Бу чиксез бай рухи хәзинәне С Сәй- дәшев. М Мозаффаров. Н. Җиһанов. Р Яхин кебек зур талантларның өзлексез баетып, яңартып торуларын да истән чыгармыйк. Сара ханымның хәтта менә шундый бай хәзинәгә дә ифрат үзенчәлекле һәм күп санлы иҗат җимешләре өстәргә көче җитте. Шуның өстенә. бу таләпчән художник музыкаль әсәрләрне никадәр генә күп иҗат итмәсен, үзен дә, башкаларны да кабатламады Аның музыкаль палитрасы ифрат бай иде. һәр җырының үзенә генә хас оригиналь аһәңе була, ул милли бизәкләрне нәкъ үз урынында, фәкать кирәгенчә генә куллана. һәр әсәре кеше рухының нинди дә булса бер нечкә кылын чиертеп ала. уй-хисләрен кузгата иде Ул язган көйләрдә без күкләргә ашыра торган патетик аһәңнәр дә. борчу-кайгы белмәс шат күңелле яшьлек, батырлык ашкынуларын да. лирик җырларында, табигый буларак, тирән кичереш, юксыну, сагыну моңнарын да ишетәбез. Аның җырлары якты моңга, музыкаль гүзәллеккә бай, алар тыңлаучының күңелен күтәрәләр, анда тормышның ямен, кадерен белү тойгысы уяталар Шул сәбәпле. Сара Садыйкова җырларын тыңлаганда, рәхмәт хисләре белән аның үзен дә искә алалар Сара ханым үзенең иҗатына ифрат таләпчән булды, һәрбер әсәрен тәмам камиллеккә ирешкәнче эшләде Ул үзенең иҗатына ике нәрсәне якын да китермәде битарафлыкны, төшенкелекне Язган көйләре, аның үзе шикелле үк, күбесенчә көләч йөзле, шат күңелле булып туалар иде Никадәр әсәрен ишетеп тә, мин аның эленке-салынкы, пассив интонациядә язган бер җырын да хәтерләмим Бу уникаль шәхеснең музыкабыз фондына нинди мирас калдыруы, халык арасында нинди популярлык казануы хакында тәфсилләп язып торуның бәлки кирәге дә юктыр7 Үзебезнең Идел буенда аның ни дәрәҗәдә танылган кеше булуы бик мәгълүм нәрсә Сара ханымның җырларын Уралның бирге һәм аргы ягында. Казахстан далаларында. Урта Азиядә. Мәскәү һәм Ленинград якларында да бик яратып җырлыйлар Ул әнә шул төрле тарафларда яшәүче төрле халыкларның музыкаль зәвыкларын канәгатьләндерерлек киң сулышлы, озын гомерле җырлар язып калдырды Шулай да композиторның халык аеруча хуплап каршы алган кайбер көйләрен тирән ихтирам белән телгә алып узасым килә. Менә алар: «Казан кичләре», «Дөнья матур, дөнья киң», «Минем республикам», «Өченче көн тоташ кар ява» «Җидегән чишмә», «Тын сукмакта тал тирбәлә», «И. язмыш, язмыш ». «Үз илемдә», «Уфа ни өчен матур» һәм тагын байтак җырлары. Болар, минемчә, теләсә кайсы композиторның визит карточкасы булып хезмәт итә алырлар иде Бу композитор иҗатында минем игътибарымны җәлеп иткән тагын бер «сер» — әсәрнең эчтәлеген музыка теле белән дә әйтеп бирә алу осталыгы. Сүз белән язылган мәгънәне аның музыкасы шулкадәр күңелгә үткәзә, син инде бу эчтәлекне нәкъ шушы көй генә әйтеп бирә алганын, моңа башка музыка язу мөмкин түгеллеген тоясың, һәрхәлдә, тыңлаучыда шундый тәэсир туа Бу хакта минем композиторның үзе белән дә сөйләшкәнем бар. — Белмим, алай ук чагыштыру урынлымы икән? Болар бит сәнгатьнең ике төре.— диде ул. Җырлар хакында сүз чыкканда, ул пианиносы янында утырып сөйләшергә ярата иде Ниндидер катлаулы уйларына җавап эзләгәндәй, ул сүз арасында пианино телләренә тиеп алгалый. Күрәсең, авазлар аның уйларына үз телләрендә җавап бирәләрдер, бу аның сүзләренә куәт була торгандыр — Бәлки монда Пушкин фикерен искә төшерү урынлы булыр? Ул, сүзнең көче җитми башлаган урында музыка телгә килә, дигән түгелме? — Менә, менә, нәкъ үзе! Әгәр дә тексттагы эчтәлекне музыка белән тагын да тирәнрәк, тагын да тәэсирлерәк итеп әйтеп бирәсең икән, бу инде шатлык, бу инде бәйрәм! Сара ханым кинәт кенә пианиносына борылды да дәртле авазлар дөньясына күчте Язгы ташкынның тыелгысыз сикерә-сикерә шаулап агуын хәтерләтеп, ниндидер бер ярсулы көй уйнарга тотынды. Уйнаганда ул бөтенләй үзгәреп, тагын да җанланып китте Аның бармакларына күз иярми, ул әле кашларын җыера, әле ниндидер тирән шатлык кичергәндәй елмаеп ала, кинәт чырае яктырып китә. Мондый минутларда ул яше сиксәнгә якынлашып килүен дә, бик үк сәламәт булмавын да онытып җибәрә, үзен чын-чыннан бәхетле хис итә иде Шунда мин Сара ханымны, төрле чәчәкләрдән тәкыя үргән шикелле, нәфис авазлардан музыка нәкышләре үрә белүче тылсымчы, могҗизачы итеп күрә башладым. Сара ханым үзенә дә, башкаларга да ифрат таләпчән музыкант иде. Чөнки ул композиторның музыка дөньясында нинди җаваплы һәм хөрмәтле урын тотуын бик яхшы белеп яшәде «Җидегән чишмә» җырының музыкасын язарга алынганнан соң берәр атнадан Сара ханым аңа көй язуы хакында әйтте. — Язуын яздым да, үземне бик үк канәгатьләндерми әле,— диде. Икенче атнада җыелышта очратып, яңадан шул хакта сүз кузгатты. — Синеңчә, ул җырның көе ниндирәк булырга тиеш? — диде. — Аның музыкасында халыкның табигатькә мәхәббәте сизелсен иде Аннары килеп, халыкчан булуын теләр идем Аны бит халык җырлый. Текстында халыкның гореф-гадәтенә дә басым ясала: чишмә — кыз белән егетнең вәгъдәләшү урыны, йөзек, җидегән йолдыз, хушлашу... Сара ханым тыныч сукмакларны бик үк өнәп бетерми, аның үз фикерен ап-ачык итеп, турыдан бәреп әйтү гадәте бар иде — Ә «халыкчан» дигәнне син ничек аңлыйсың? Халык җырларына охшатып язу дип түгелме? — диде ул. — һич алай түгел,— дидем мин. Композитор «халыкчан»лыкның нинди мәгънәдә йөрүен үзе дә яхшы белә иде. билгеле Күрәсең, аңа бу төшенчәне киңәйтебрәк аңларга кирәк булгандыр — Сез халык җырларын турыдан-туры үз әсәрләрегезгә күчермисез бит, шулаймы7 — Шулай Мин халыкчанлыкны Сәйдәшчә аңларга тырышам. Тик халыкчан дигәннән халык та мәңгегә бер төрле генә булып калмый бит, ул да үзгәрә. — Берәр мисал да китерсәгез! — дидем мин. — Мисалы шул — «Карурман» җыры чыккан заманнарда халыкның тормышы да башкарак, җырлары да сагышлырак булган Әйеме? Ә хәзерге заман яшьләре сузынкы көйне түгел, җанлы ритмны, җитез хәрәкәтне ошатарак төшәләр — Димәк, нишлибез соң инде? e Capa ханым, гадәтенчә, рәхәтләнеп көлеп җибәрде — Димәк, шундый көй язарга туры килә инде: үзе халыкчан да булсын, әмма анда хәзерге заман сулышы да сизелеп торсын' — Ул кинәт җитдиләнеп китте, сер сөйләгәндәй тавышы да акрынайды — Беләсеңме, ул көй мина унбиш көннән бирле тынгылык бирми инде, мин аны ике атна буена эзлим. Күңелемнән чишмә тавышларын да. кошлар сайраганны да тыңладым романыңны да укыдым, ямь-яшел болын буйларында да йөрдем Кайчак- ларны күңелгә ятышлы кирәк авазлар да ишет ел гали, менә-менә көй башланып та китәр шикелле Табам мин ул көйне, табам' Сүзендә торды композитор. «тапты» ул көйне. Аның көчле таланты җырны иң популяр әсәрләрнең берсе дәрәҗәсенә күтәрде Миңа Түбән Камада, аның авылларында. Казанның үзендә Сара ханым белән берничә әдәби-музыкаль кичәдә, төрле очрашуларда катнашырга туры килде. Шул кичәләрдә минем өчен аның тагын бер күркәм сыйфаты, популярлыгының тагын бер «сере» ачылды. Бу — Сара ханымның халыкка булган зур ихтирамы, тирән мәхәббәте Менә сәхнәгә җыйнак гәүдәсе белән яшьләрчә җиңел генә атлап. Сара ханым килеп чыга Аның күзләре нур чәчә, йөзе тулган ай төсле Ул сәхнә кырыена ук килеп баса да, кулларын күкрәгенә кушырып, ягымлы, йомшак тавышы белән: — Дусларым, туганнарым! Мин сезне бик-бик яратып, якын итеп килдем1 — ди Шулкадәр ихлас күңелдән, җаннарны эретердәй итеп, күңелләрне тетрәтеп әйтә, бу сүзләр залда да шундый ук дуслык, туганлык тойгысы кабызып җибәрә һәм тамашачы дәррәү килеп кул чабарга тотына һәм шул сулыштан Сара ханым тамаша залын бөтенләе белән үз кулына алып, аның белән үзе идарә итә башлый Ул. көлдерә-көлдерә. үзенең ничек артистка булып китүен сөйли, пианинода әле кичә генә язган яңа коен уйнап күрсәтә. әгәр кирәк икән, үзе уйнап, үзе үк җырлап та җибәрә Ничә тапкырлар сокланып утырганым бар — сәхнә Сара ханымның стихиясе, тормышының иң җанлы, күңелендә канәгатьлек тудыра торган иң нәтиҗәле бер өлеше иде Шактый өлкән яшьтәге бу ханым сәхнәгә килеп чыгуы белән кинәт яшәреп, матурланып китә, тавышы да көрәя, батырая бара, ул халыкка җан азыгы бирә алуы, аны рухландыруы белән, үзенең аңа кирәклеге белән илһамланып, шуннан җан рәхәте табып сөйли иде Сара ханым сәхнәдә чагында тамаша залында бер генә дә битараф, ваемсыз чырайны күрми идең. « Минем бу хакта уйланганым бар. Сара ханымның әнә шулай килеп чыгуы белән бөтен тамаша залын «яулап алуында», һичшиксез, аның артистлык талантының да зур өлеше бар иде Ләкин ул гына да түгел Моны Сара ханымның халыкка булган тирән ихтирамының сәхнәдә гәүдәләнеше дип карарга кирәктер Шәһәрдә булсын, авылда булсын, композитор үз чыгышларының һәркайсына. авыр фәннән имтихан бирергә җыенгандай, бөтен дөньясын онытып, барлык тырышлыгын куеп әзерләнә торган иде Әйтерсең. ул әдәбият һәм музыка сөюче гади кешеләр каршысына түгел, бәлки миллионлаган шәхесләрне берләштерүче халык дигән бөек бер көч каршысына килеп чыга Сара ханым гомере буена әнә шул бөек көчнең шатлыгына куанып, кайгысына кайгырып, үзенең зур таланты һәм тырышлыгы белән аның таләпләренә җавап бирергә. Салих Сәйдәшев мәктәбен дәвам иттерергә, аны тагын да баетырга омтылып яшәде. Сара ханым Садыйкова. үзенең замандашлары белән якыннан аралашып, алар белән кулга-кул тотынып, озын-озак һәм бәхетле иҗат юлы узды Ул киң күңелле, күркәм холыклы кеше, сәнгать әһелләренең, бик күп әдип һәм шагыйрьләрнең, атап әйткәндә. Хәсән Туфанның. Сибгат Хәкимнең якын дусты иде Бик күп җыр текстлары авторы Гөлшат Зәйнәшева белән дә аны якын дуслык җепләре бәйли иде Культурабызга бай мирас калдырган композиторның бик күп әсәрләре татар музыкасының беркайчан да искерми, кадерен югалтмый торган алтын фондына керде Безнең халыкның әдәбиятта югалмаслык эз калдырган мәшһүр шагыйрәләре. сугышларда дан казанган Мәгубә Сыртланова кебек батыр кызлары бар. Җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың якты истәлеген дә халык әнә шул кызларының истәлеге белән бергә киләчәккә алып барачак