ҺАДИ АТЛАСИ ТУРЫНДА
ҺАДИ АТЛАСИ ТУРЫНДА ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 110 ЕЛ r ең тугыз йөз бишенче елгы буржуаз-демократик революция Россия импе- I риясендәге халыкларның барлык катламнарын да дулкынландырып, куз- [ гатып җибәрде, аларның социаль һәм милли аңнары үсүгә гаять зур этәргеч булды Шул зур хәрәкәт дулкынында татар җирлегендә дә җәмәгать эшлеклеләренең, әдипләрнең, галимнәрнең, халык мәгарифе һәм культурасы эшлек- леләренең яңа буыны мәйданга чыкты Чорында матбугатта исеме киң мәгълүм булган Һади Атласи— Һади Мифтахетдин улы Атласов (1876—1938) — әнә шул буынның бер вәкиле иде. Мәгълүм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы галим һәм халык мәгарифе хезмәткәре Һади Атласи 1876 елда Сембер губернасы Буа өязе Чәке авылында (Татарстанның хәзерге Чүпрәле районы) дөньяга килә Башлангыч белемне туган авылында әтисеннән алгач, Һади укуын, ул вакытларда шактый билгеле булган Буа мәдрәсәсендә дәвам иттерә Кадим мәдрәсәдә бирелгән гыйлемнәр белән канәгать булмаган егет үзлегеннән белемен үстерү чараларын күрә төрле фән нигезләрен үзләштерә, бик тырышып, рус һәм немец телләрен өйрәнә Культура һәм фән казанышларын үзләштерүдә аңа Оренбург янындагы Сәгыйть бистәсендә (Каргалы авылы) укытучылар хәзерләү өчен оештырылган өчьеллык курсларда уку да мәгьлүм күләмдә уңай йогынты ясый Нәтиҗәдә һ Атласи татар укымышлыларының үз заманы өчен шактый киң карашлы. белемле вәкиле булып җитлегә Төрле фән нигезләрен үзләштерү белән бергә ул. туган теленнән тыш, рус, немец, гарәп, фарсы һәм төрек телләрен дә яхшы белгйн 1898 елда Һади Атласи Буа мәдрәсәсенә мөгаллим-укытучы булып кайта һәм җиң сЫзганып уку-укыту эшләрен заман таләпләре югарылыгына күтәрү чараларына керешә Моның белән ул укуукытуның иске ысулларын яклаган хәлфәләрнең кискен ризасызлыгын тудыра Озак та үтми, ул фән нигезләрен пропагандалау өлкәсендә дә беренче адымнарын ясый «Гыйльме һәйәт* (• Астрономия фәне») һәм «Тарихе табигый» («Табигать гыйлеме тарихы») кебек хезмәтләрен язып бастыра 1903 елда һ Атласи Бөгелмә өязенең Әлмәт авылына имам һәм мөдәррис итеп чакырыла Имамлык вазифасын үтәгән хәлдә ул иҗат һәм уку-укыту эшләре белән шөгыльләнүен, публицистик әсәрләр язуын ташламый Озакламый аның «Ахыр заман ишаны». «Идел буе». «Мәктәп һәм мулла» кебек әсәрләре дөнья күрә. Мәдрәсәдә ир балалар укыту белән бергә ул кызлар өчен дә мәктәп ача Россиядә революцион хәрәкәтнең күтәрелеш елларында Һади Атласиның иҗти- магый-политик эшчәнлеге сизелерлек дәрәҗәдә активлаша 1907 елда ул II Дәүләт думасына депутат булып сайлана һәм «Мөселман депутатларының зәхмәткәш фиркасе» — мөселман хезмәт фракциясе эшендә актив катнаша Аның турыдан-туры катнашуында Питербургта татарча «Дума» исемле газета чыга башлый Бу газета агымдагы политик хәлләрне трудовиклар позициясеннән торып яктырта Барысы алты саны дөнья күргән газета хөкүмәт тарафыннан ябыла 1905 елның маенда хөкүмәт тарафыннан Россиянең Көнчыгыш өлкәләрендә яшәүче рус булмаган халыкларда мәгариф эшләренең торышы мәсьәләләре буенча махсус киңәшмә җыела Киңәшмә карарлары нигезендә, мәктәптә укыту процессында рус булмаган халыкларның милли үзаңы уянуны һәм үсүне булдырмау, тоткарлау максатыннан чыгып, кагыйдәләр төзелә Кагыйдәләр 1906 елның 31 мартында Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана һ Атласи 1908 елда шул кагыйдәләрне тәнкыйть иткән «Яңа низам вә голямаларымыз» исемле әсәрен дөньяга чыгара Кискен политик рухта язылган бу китап царизм һәм кадимче-мөселман руханиларының халык мәгарифе өлкәсендәге политикасына каршы юнәлтелгән иде Шушы китабы өчен Һ Атласи W 1909 елда политик җавапка тартыла, һәм еч айга төрмәгә хөкем ителә, шулай ук ул указлы мулла һәм башка рухани дәрәҗәләрдән мәхрүм ителә Төрмәдән чыккач полиция аны даими күзәтү астына ала Аның тарафыннан оештырылган кызлар мәктәбе дә ябыла Нинди дә булса рәсми вазифалар башкару мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән Һади Атласи үзен гыйльми, әдәби-публицистик һәм мәдәни—агарту эшләренә багышлый фәнни хезмәтләр яза. «Йолдыз». «Вакыт» -Шура» кебек газета-журнал битләрендә публицистик мәкаләләр бастыра. Бераздан ул Әлмәттә яңа мәктәп ачып, җәдитчә ягъни яңа ысул белән укыту эшләрен башлап җибәрә 1921 елны Әлмәттәге совет власте вәкилләре тарафыннан бирелгән белешмәдә дөрес күрсәтелгәнчә. «Бу мәктәпне тәмамлаган укучыларның күпчелеге соңыннан совет мәктәбе хезмәткәрләре, партия эшлең- леләре булдылар Мәктәп җитәкчесе буларак. Һади Атласи үзенең укучыларында халык арасында культура таратуга омтылыш тәрбияләде» Егерменче йөзнең унынчы елларында Һади Атласи үзен күренекле тарихчы итеп таныткан хезмәтләр яза Мәсәлән. 1912 ел башында галимнең «Себер тарихы» ә 1913 елда Казанның соңгы ханбикәсе турында «Сөембикә Тарихи хикәя - исемле очеркы басылып чыга Гыйльми җәмәгатьчелек каршында үзен төпле, җитди тарихчы итеп таныта алган һ Атласи 1913 елда Казан университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте»нең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана 1914 елда галимнең төп фәнни хезмәте булган «Казан хаклыгы» исемле зур китабы басылып чыга Бу хезмәтнең фәнни әһәмияте хакында аның Совет чорында яңадан ике тапкыр (1920 һәм 1924 елларда) нәшер ителүе үк күпне сөйли булса кирәк һ Атласиның тарихи хезмәтләре максат һәм концепция ягыннан оешкан ә эчтәлек җәһәтеннән исә бай булулары белән аерылып торалар Тарихи тикшеренүләрендә автор татар, рус гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә язылган беренче кул тарихи чыганаклардан җыелган фактик материалларга таянып гамәл кыла Бу уңайдан аның В Н Татищев. С М Соловьев һ б рус тарихчылары хезмәтләрен һәм шулай ук рус елъязмаларын яхшы белгәнлеге ачык күренә Асылда ул — татар тарихчылары арасындаХУ-ХҮ! йөз русча тарихи истәлекләрдән алынган күпсанлы материалларны беренчеләрдән булып фәнни хәрәкәткә кертеп җибәргән галим Шуның белән беррәттән һ Атласи — аңа кадәр галимнәргә билгеле булмаган кыйммәтле татарча тарихи чыганакларны да фәнгә кертүдә зур тырышлык күрсәткән галим Мисал рәвешендә. 1523 елны Сәхиб Гәрәй хан тарафыннан бирелгән тарханлык ярлыгын беренче тапкыр (1914 елда) матбугатта чыгару Казан шәһәренең беренче рәсми исеме «Яңа Болгар» булуы хакында хәбәр итүче мөһим факт теркәлгән «татар елъязмасы»ның фарсы телендәге версиясен табу, тикшерү, шулай ук беренче булып «Ханәкә солтан» исемле тарихи бәетне бастырыр чыгару һ б фактларны күрсәтергә мөмкин Тарихчының бу хезмәтләре үз вакытында ук көнчыгышны өйрәнүче рус галимнәренең дә игътибарын җәлеп иткән иде Мәсәлән, күренекле ориенталист галим академик В В Бартольд Һади Атласиның «Себер тарихы» һәм -Казан ханлыгы» дигән китапларына язган рецензиясендә, әлеге китапларда очраган кайбер текстологик кимчелекләрне һәм ялгышларны күрсәтү белән бергә аларның бәхәссез уңай сыйфатларын да билгеләп уза‘ һ Атласиның бу китапларны татар патриоты* позициясеннән торып язуын әдәпле рәвештә махсус искәртеп узгач гадел хөкем йөртүче В В Бартольд, рецензияләнә торган хезмәтләрнең авторы XV-XV1 йөз рус дәүләт эшлеклеләрен дә тиешле дәрәҗәдә объектив бәяләгән дип күрсәтә Бер үк вакытта шуны да әйтеп үтәргә кирәк һ Атласи методологик яктан әле җитлекмәгән тикшеренүче буларак, татар ханлыкларының җимерелү сәбәпләрен со- циаль-экономик шартлардан түгел, бәлки аерым татар хөкемдарларының -ихтирамга лаек булмаслык» гамәлләрендә ззли һәм бөтен «бәла-казаларның» башын аларның алдан күрә алмаучанлыкларында. үзара ызгыш-талашларга батуларында һ б күрә Әлбәттә, болары да булган һәм андый фактлар хакында рус һәм совет тарихчылары а-г язмадылар инде Ләкин болар асылда Казан ханлыгын җимерүче төп сәбәпләрнең үзләре булмыйча дәүләтне шул һәлакәткә китергән социаль-экономик мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәләре генә иде Нәкъ менә шушы үзенчәлекле социаль-экономик мөнәсәбәтләр өлкәсендәге буталчыклыкның. таркалышның нәтиҗәсе буларак әлеге үзара ызгыш-та- лашлар. гауга-тартышлар илдә тамыр җәйгән, киң таралган иде Вак буржуаз тарихчы буларак, һ Атласи әнә шул тирәндә яткан беренчел процессларга игътибар итмәде диярлек Дәүләтләр, илләр тарихын ул бары тик политик тарих — ханлыклар, династияләр яки аерым дәүләт башлыклары тарихи рәвешендә генә бәян итә Шунысы белән ул үз чорының башка буржуаз тарихчылары дәрәҗәсендә иде ТАССР ҮДА ф 3 таса. зз аш. «5 бит (Аяга таба бу ашитп бит саимры п һ Атласи иҗатының характерлы тагын бер үзенчәлеген билгеләп үтәргә кирәк: беренче әсәрләрен ул гади татар укучысына авыр аңлашыла торган һәм шул вакыттагы кайбер әдипләр, галимнәр карашында «могтәбәр» саналган корама телдә язган. Соңрак Һ Атласи хезмәтләренең теле сөйләм теленә якыная төшә, ягъни күзгә күренеп халыклаша Әгәр Атласига мондый характердагы җитешсезлекләрдән котылу чагыштырмача җиңел бирелгән булса, вак буржуаз авторларга хас кайбер идеалогик буталчыклардан котылу аңар, кызганычка каршы, гомумән, насыйп булмый диярлек һ Атласи энергияле һәм нәтиҗәле иҗатчы булу белән бергә татарлардагы вак буржуаз тарихи фикернең идеологик җәһәттән эзлексез һәм каршылыклы вәкиле иде Аның эзлексезлеге фәнни иҗатында да. публицистикасында да чагылыш тапкан. Тарихчының хезмәтләренә методологик җитлекмәгәнлек, тикшерелә торган күренешләрнең объектив нигезен ачып бирә белмәү хас. Аның дөньяга карашында методологик яктан идеалистик күрсәтмәләр өстенлек итә. ә бу исә. үз чиратында, тарихи вакыйгалар турында фикер йөртүдә субъективлыкка китерә. Автор үз хезмәтләрендә бик тәмләп, тәфсилләп дигәндәй интим характердагы фактлар турында сөйли, һәртөрле вак имеш-мимешләргә артык куп урын бирә Тарихи чыганакчылык белеме күзлегеннән караганда, һ Атласи хезмәтләре өчен бер төр чыганакларның хәбәрләрен тәнкыйтьсез генә кабул итү. ә икенчеләренә исә. киресенчә, нигезсез рәвештә шикләнеп карау, ышанмау хас Дөрес, бу өлкәдә ул бернинди дә үзгәреш, үсеш кичермәде дип әйтеп булмый Соңрак язылган хезмәтләрендә һ. Атласи, гомумән алганда, үз чорының буржуаз тарихи чыганакчылык белеме дәрәҗәсенә күтәрелә яза Көндәлек матбугат битләрендә аның хезмәтләренә карата бирелгән бәяләр нәкъ менә шул хакта сөйлиләр Уз чоры өчен традицион, мәгълүм истәлекләрдән тыш, күптөрле яңа чыганакларны (хан ярлыкларын, тарихи риваятьләрне һ б ) фәнни хәрәкәткә кертеп җибәрүдә галим биргән яңалыклар турында сөйләгәндә шуны да истә тотарга кирәк: Һади Атласи хезмәтләрен тарихи чыганакчылык күзлегеннән карап бәяләү—ул әле киләчәктә махсус тикшеренүне сорый торган мөстәкыйль мәсьәлә. Һади Атласиның политик эшчәнлеге дә махсус тикшерүгә, бәяләүгә лаек. Аның политик эшчәнлеге һәм фәнни иҗаты арасында үзара бәйләнеш һәм тәэсир итешүне инкарь итмәгән очракта да, аларның бер-берсенә тәңгәл килеп бетмәүләрен дә истә тотарга кирәк Һ Атласи вак буржуаз политик эшлекле һәм вак буржуаз тарихчы иде. Тарихчы буларак ул эре буржуазия позициясенә якынрак торса, җәмәгать эшлек- лесе хәлендә халык массаларына тартымрак иде Мәсәлән, һ. Атласи, җәмәгать эшлеклесе сыйфатында кыска вакыт эчендә суллаша барган булса, тарихчы Атласи исә ике арада, урталыкта кала бирде дип әйтерлек. һ Атласиның вак буржуаз эшлеклеләргә хас эзлексезлеге һәм каршылыклы шәхес булуы аның иҗтимагый-политик эшчәнлөгендә аеруча ачык чагыла. Иҗтимагый- политик көрәш мәйданында ул крестьяннар мәнфәгатен чагылдыручы көрәшче буларак чыгыш ясый, әмма крестьян массаларының сыйнфый бүленешен исәпкә алмыйча. • гомум крестьяннар* мәнфәгатеннән чыгып эш итәргә тырыша II Дәүләт думасына ул крестьяннар куриясе буенча сайланган иде Дәүләт думасында ул. трудовиклар рухында чыгыш ясап, үзен татар халкының вак буржуаз катламнары мәнфәгатьләрен яклаучы итеп танытты Һ Атласи патша хөкүмәте политикасын мөселман хезмәт ияләре исеменнән тәнкыйтьләде һәм бу мәсьәләдә трудовикларга теләктәшлек күрсәтте Ул монархия һәм полиция режимының килешмәс дошманы булды Беренче бөтендөнья сугышы башлангач ул. аңа каршы чыгып, сугышны хезмәт халкы өчен бәла-каза дип бәяләде Шул ук вакытта һ. Атласи бу тенденцияне эзлекле рәвештә үстереп, аны буржуазия һәм алпавытлар строена каршы юнәлгән революцион көрәшне тану югарылыгына җиткерә алмады Һади Атласи социалист-революционерлар партиясе члены иде. Дөрес, «сугыш һәм революция һәм буржуазия белән килешү* мәсьәләләрендә эсерлар политикасы белән килешмичә, ул соңыннан бу партиядән аерылды Бер үк вакытта һ Атласи «РКП(б) программасының кайбер пунктларына* теләктәшлек белдерде Шулай да ул тулысын- ча пролетариат партиялелеге позициясенә дә күчә алмады Үзенең әйтүе буенча, ул эсерлар һәм большевиклар арасында бәргәләнде Бер яктан ул «большевикларны, ә икенче яктан эсерларны яклый, ягъни һәр ике партия программаларының кайбер пунктлары белән килешсә дә. кайберләрен кире кага, икенче төрле әйткәндә, бу партияләр арасында урта линияне тотарга тырыша» (80 б.. 131 битләр) Һади Атласиның бу вак буржуаз эзлексезлеге, принципиаль линияне сайлый белмәве, буржуазия һәм алпавытлар строе белән хәлиткеч көрәш чорында — Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында үзен бигрәк тә ачык сиздерде Бу вакытта ул тотрыксыз культура эшлеклеләренә хас позициядә торды Февраль революциясеннән соң һ Атласи Бөгелмә өязенең Земство идарәсе һәм мөселман оешмалары составына керде, «анда хезмәт ияләре ягында торып ачыктан-ачык буржуаз элемент ларга каршы чыгыш ясады» (29 б.). Ул Земство идарәсенең халык мәгарифе бүлегенә «итәкчелек итте Октябрь революциясе җиңгәч һәм совет власте урнашкач. Һ Ат лаем Бөгелмә өяз советы составына кереп, аның башкарма комитеты члены булып сайланды, совет мәктәпләре өчен кадрлар хәзерләүне юлга салуда актив катнашып, яңа оештырылган дүртьеллык укытучылар семинариясендә укытты Ләкин озак та үтми контрреволюция баш калкыта, чехословаклар корпусы фетнә күтәрә. Совет органнары һәм хезмәткәрләре Бөгелмәне ташлап китәргә мәҗбүр булалар Ләкин һ. Атласи алар белән бергә китми, фетнәчеләр власте урнашкач, яңадан эшли башлаган Земство идарәсенә эшкә урнаша Чехословаклар шәһәрдән киткәндә дә ул Земство идарәсенең башка членнары кебек Бөгелмәне ташлап чыкмый, бәлки шәһәргә кергән Кызыл Армия частьләрен каршылый һәм яңадан совет мәктәпләрен оештыру эшендә катнаша, укытучылар семинариясендәге эшен дәвам иттерә Озак та үтми Бөгелмә өстендә яңадан болытлар куера, шәһәргә Колчак армияләре якынлаша. Кызыл Армия частьләре һәм совет хезмәткәрләре шәһәрне калдырып чыгалар Ләкин, бу юлы да һ Атласи алар белән китми, бәлки Колчакны «иң рәхимсез рәвештә халык восстаниесен бастырган иң зарарлы элемент» дип санаса да. шәһәрдә кала бирә Аклар аңа Земство идарәсенең эшен яңадан торгызырга тәкъдим итәләр һ. Атласи тәкъдимнән баш тарта Әмма соңыннан. хәрби комендатура һәм гарнизон начальнигы басымы астында, ул Земство идарәсе урынбасары булып эшләргә ризалык бирә, хәтта Россиянең «Гали идарәчесе»нә котлау телеграммасы да җибәрә, аклар шәһәрдән чигенгәндә ул да. алар белән китә Ләкин беренче мөмкинлек тууга, ул ак армия обозын ташлап кача Чиләбедә аңа аклар армиясе контразведкасында үзенең большевистик характердагы эшчәнлеге хакында материаллар туплануы турында хәбәрләр ишетелә Шуннан соң Һ Атласи ашыгыч рәвештә хәрәкәт маршрутын көнчыгыштан көнбатышка таба үзгәртә һәм Троицк аркылы Бакуга килә. Баку советы Мәгариф комиссариаты нәшриятының төрки бүлегендә эшли башлый (81. 89 бб) Һ. Атласиның бу аумакайлыгы, кыска гына, ләкин бик давыллы чордагы эшчәнлегенең зигзаглары аның вак буржуаз интеллигенция вәкиленә хас эзлексез һәм тотрыксыз позициясенең ачык үрнәге булып тора Әлбәттә, һ. Атласиның ул вакытларда үз-үзен тотышын берьяклы гына бәяләп булмый, һәм бу хәзер зарури да түгел Андый позиция революциядә «өченче юл» эзләүче күпләгән вак буржуаз демократлар өчен типик күренеш иде Мондый омтылышларның хыялый һәм политик яктан зарарлы булуын тарих үзе исбат итте «Кем белән барырга7» дигән сорауга өздереп җавап бирергә кирәк булганда бик күп вак буржуаз эшлеклеләр. бигрәк тә аларның сул өлеше, һаман да әле революция һәм контрреволюция арасында бәргәләнүен дәвам итте Әмма, аларның күпчелеге ахыр чиктә дөрес позицияне сайлый алдылар һ Атласи да шулай ук төрле хаталар һәм икеләнүләр аша революциягә таба якынлашты, әмма, кызганычка каршы ахырына кадәр аны дөрес аңлау дәрәҗәсенә барып җитә алмады Соңгы елларда дөнья күргән кайбер хезмәтләрдә һ Атласига Бөгелмә өязе Колчак гаскәрләре кулында калган чорда совет хезмәткәрләрен һәм укытучыларын эзәрлекләүдә катйашу кебек гаепләр тагылды Әмма бу гаепләүләр нигезсез, чөнки алар тарихи документлар белән расланмыйлар Киресенчә, архив документлары һ Атласиның ак чехлар фетнәсе һәм Бөгелмәдә Колчак гаскәрләре хуҗа булган вакытта, үзенең эш урыныннан файдаланып, мөмкин булган кадәре совет хезмәткәрләрен контрреволюция тырнагыннан саклап калу өчен тырышуы хакында сөйлиләр Мәсәлән. Һ Атласи үлем вагонына ябылган РКП(б) члены. Бөгелмә өязе башкарма комитеты председателе Закир Исхаковны акларның контрразведкасы кулыннан коткарып кала һәм качарга булыша (39. 81 82. 86 бб ) Өяз комитетының агитация-пропаганда бүлеге мөдире. РКП(б) члены С Рахманкулоп халык мәгарифе бүлеге инспекторы С Уразмановлар да аклар контрразведкасы тырнагыннан шул ук һ Атласи ярдәмендә коткарылалар (23. 37. 40. 82. 86 бб ) Бөгелмә шәһәренең ятимнәрие тәрбияләү эшләре комиссары, өяздә беренче совет газетасы булган «Бөгелмә мөхбире»н оештыручыларның берсе. РКП(б) члены 3 Гыймазетдинов аклар контрразведкасыннан һ Атласи өендә яшеренеп ята (43, 44. 81. 82 бб ) һ Атласи татарлар арасындагы контрреволюцион хәрәкәтнең идеологы, хәтта аның җитәкчеләренең берсе булган дигән кайбер раслауларның да нигезсез икәнлеген архив материаллары ачык дәлиллиләр 20-30 елларда Һади Атласи актив рәвештә совет мәктәпләрендә укытучылык эше белән шөгыльләнде 1921 елдан 1929 елга кадәр Бөгелмә шәһәрендәге икенче баскыч мәктәбендә тарих һәм немец теле, ә утызынчы елларда исә Казанда немец теле укытты Замандашлары аның татар мәктәпләре өчен педагогик кадрлар хәзерләүгә керткән өлешен тәкъдир итәләр һәм бу өлкәдәге эшчәнлеген югары бәялиләр Күп еллар буе һ Атласи көнчыгыш халыклары һәм төрле илләр тарихы буенча төрле телләрдә язылган оч меңнән артык китапны, шул исәптән рус, татар, фарсы һәм гарәп әдәбиятлары классикларының әсәрләрен үз эченә алган уникаль китапханә туп-лый 1925—1928 елларда һ. Атласи фарсы әдәбияты җәүһәре — Сәгъдинең <Гөлстан»ын татарчага тәрҗемә итә. Бу әйтелгәннәрдән без һ Атласиның актив иҗат иткән бай мираслы һәм бер үк вакытта татар вак буржуаз интеллигенциясенең үтә каршылыклы, эзлексез бер вәкиле булганлыгын ачык күрәбез Әлбәттә, ул буржуаз милләтчелек идеологиясе йогынтысыннан да азат түгел иде Шул ук вакытта аны. кайвакытлардагы кебек, контрреволюцион хәрәкәтнең әйдәп баручы идеологы яки җитәкчесе итеп күрсәтүнең дә кирәге юк Киресенчә, фактлар мондый раслауны кире кагалар Безнең каршыга ул үзенчә намуслы һәм үзенчә халыкка тугрылыклы интеллигент буларак килеп баса. Һ Атласи — халык мәгарифен һәм татар тарихи фикерен үстерүгә үзеннән билгеле күләмдә өлеш керткән галим һәм җәмәгать эшлеклесе Шул ук вакытта аны тәмам калыплашып җиткән мәгърифәтче итеп сурәтләргә дә җитәрлек нигез юк. һ. Атласи— Россия чынбарлыгының катлаулы революция алды һәм революция чорының татар җирлегенә хас вак буржуаз мохиты вәкиле булды һәм ахырга кадәр шулай булып калды да Ул күп тапкырлар ялгышты, адашты, икеләнде, кискен тайпылышлар ясады, әмма ахыр чиктә, совет чынбарлыгына килде һәм калган көчен, сәләт-тәҗрибәсен совет мәктәбен үстерүгә, яңа культура төзелешенә бирде.