Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ярымшарлар

 

Ибне Сина варислары аңлатадыр: «Бел, кеше! Сөенергә әмер бирә миеңнең сул өлеше...» Менә кайчан, елмаешып, дөнья ал да гөл, дибез. Ә уң ягы белән, димәк, көенәбез, елыйбыз. Кешелекнең табиблары шул хакта да уйлыйдыр: кайсы ярымшары белән елмая һәм елый Жир?.. «Диңгезне яндырам!..» Ышанмагыз бытбылдыкка — гадәтенчә, лаф ора. Әмма шушы чеп-чи ялган йөрәгемне яндыра.. Хәтта арыш камчысы да бәгырьләргә сызыла. Күктән безне күзләп тормый көянтәле кыз гына... Җирдә үскән утчәчәккә чыкмый багар җай бер дә — янар таулар, канатланып, күктә очкан дәвердә. •Диңгезне яндырам'...» ЗИННУР МАНСУРОН (1'>4Ч) ш.чынрк - Ку i бир.»м» -й«и ( Г.ил<ч глн китап нәшрияты). «Тысячелистник» (Мәскәү. «С ««ремени!»») исемле шигырь китаплары аяторы. Әдәби тәнкыйть илкәсендә дә эшли Казанда яши. Әгәр Жирен әверелсә утлы яшен ташына, килүчеләр табылмастыр: «Калдымы,— дип,— аш мина?» ...Ышанмагыз бытбылдыкка — әтәчләнеп, лаф ора... Шушы ялган күпме җанның тынычлыгын качыра. Куркылык Борынгы ырым-ышануларга караганда. татарлар, берәр нәрсәдән бик каты курыксалар, эретелгән кургашынны суга агызып, куркылык койганнар. Торле рәвештә оешу чан әлеге кургаш, имеш, кеше кыяфәтендә дә ката икән. Шуннан соң аны курыккан кешегә таккан нар. шулай итсәң, чир китә дип уйлаганнар. Яралардан чәйнәп төкерелгән барлык кургашларны бер итеп, ташып торган кан-яшь дәрьясына салып булса икән эретеп... Канда күбеп беткән кара кургаш катар иде нинди сурәттә? Жиңү алиһәсен хәтерләтер башсыз сындай?! — Булмый юрап та. Пәйда булыр, бәлки, иләмсез зур, гөмбә кыяфәтле зур болыт?! Имләү түгел, үзе йорәксезгә әйләндерер мондый куркылык. Мондый бөти-имне күтәрергә көче җитмәс хәтта Жирнен дә... Ә шулай да нинди бәйләнеш бар кургаш белән курку чирендә? Им-том гынадырмы? Борынгылар саклый бирсен, әйдә, сер итеп. Куркусызлар йолдыз итеп тага кургашынны канда эретеп... Яуда юлбарыстан көчле халкым күпме койган шундый «куркылык»! ...Оешмасмы утлы кургашлардан гөмбә кыяфәтле зур болыт?! Куркырлык— Сызлаулы хәтерне яңарту Күтәрелеп Кече манарага, тарих төпкеленә төшкән бар. ...Эскәнҗәдәй кысып язмышларны, идән булып иңгән түшәмнәр. Хакимият илаһ кыяфәтле ташваткычның үзен он иткән! Болгарымның көле борынгыда гөл булганын әллә оныткан. Чәрдәкләнеп беткән таштабакның китегендә тере нур калган! Оешмасмы җырлы тәлинкәгә?! — ярчыкларның кайсы янган, кайсы урланган... Вәхшилекләр күрдем — культуралы катлам читен бераз ачтым да. ...Каендагы карга оялары һаман тора кояш астында. Яшәүнең бер хикмәте Чулман яры. Бер кыз аулактарак салып тора кысан күлмәген. Күтәрелә алмый бәргәләнгән аккош итеп күрдем шул мәлен... Дирбиясен җил дә салдырыша, аяк буйлап төшә — тач тышау! Еллар аша карыйм: үзебезнең Алабу1а кызы На-дю-ша!..1 Егерме оч тулган көнне, әнә, толымнарын кисеп ыргыта; атлы казак булып киенә дә ирексехюп үзен— ир итә. һәм кушылып китә Сарапулдан яуга сәфәр тоткан чирүгә. Ир-атларга камыт кидерерлек кызга менә шундый чир йога. Ирдәүкәлек өчен үртәлүле җанын телгәләүче уй-гамьнән Дурона Н. А. (1783 1866) России» рус хатын-кызларыннан беренче офниер, азучы. йөрәгендә әллә атай каны галибанә ярсып уянган?! Күлмәгенә сыймас гыйсъянчыны миргә алып чыккан хөр уе. Куркынычтыр язган тәкъдиреңә күкрәк белән каршы торуы. Кызыкайны ияр ястыгына Дөнья абзый каты утырткан! Канкайларын түгеп егетләрчә, эчкә никадәрле ут йоткан. Язмышбикә сөйми итәгенә зәгыйфь затның зәһәр басуын. Нинди хикмәт чыга кызлар кулы кысып сыккан чакта таш суын? Гомеренең алтмыш әйләнәсе ирләр өммәтендә узылган. Ялгызлыкта ниләр кичергәнен сөйләп бирә алмас сүз белән. Картлык баскач, хәлсез калгач кына асылына кайтып егылган. Хатынлыгын тәмам онытканда әллә егетлеге юк булган?! ...Чулман яры. Бер кыз аулактарак күлмәк салып тора — әт-тәтә!.. Әллә, сеңлем, синең эчеңдә дә иярләнгән ярсу ат ята? Теләгәнең Гыйффәт туташлыкны күздән яшерми дә бирелер. Төшенсәңче бөек хакыйкатькә: татлы (татлы!) дошман ир булыр... Иңнәреңдә күтәр яшәешнең өлешеңә тигән шул гамен. ...Чулман яры. Бер кыз аулактарак салып тора кысан күдмәген... Өлкәннәр ямьсез елый... Онытканнармы — бала чакта, кояшлы кыска яңгыр төсле, бит алмасын юып алуларын?! Өлкәннәр ямьсез елый, әллә ничек чырай сытып... Күз яшьләре авыз читенә сузылып төшкән сырларны, вакытэрозия тирәнәйткән җыерчыкларны өтеп аламы?! Өлкәннәр ямьсез елый, хәтта сөенечтән дә... Килешми — теле белән әйтә алмаганны елап аңлатучы сабый кыяфәтенә керү... Өлкәннәр ямьсез елый, өлкәннәргә елау килешми. Шуңадыр да олыгайган саен, җир астына киткән дәрьядай, күз яшьләре эчкә йотыла бара, эчкә — күңел күзенә... Кайтавазсыз урманда борчылу Кабатлыйбыз уйламыйча: урман булмый кйексез... Киексезгә әйләнмиме — карагызмы килеп сез. — Ур-ман бул-мый ки-ек-сез!.. Урман җавап бирә иде берне түгел — йөз. меңне... Хәзер инде кайтавазы җөпләмәстер сүземне. .Шүрәлеле урманнарда бүген киек аз нигә? Мәкальләрне үтерәбез — менә шундый фаҗига... Көшел өстендәге көрәк Таш дәвере, бронза, тңмер... Чордан чорга, көрәп-өеп. ул үзенчә юл саба. Баштанаяк агач кына, агач кына булса да... Байконур рәсеменә штрих Ак күбеккә батты очкыч — (Жир белән Күк тартышы!..) Еракта бер чабан уйлый: «Күпме шунда ат көче?..» Җиләк кагы Жырның моны гына калды: «Жиләк җыям, как коям...» Әллә сөю рухы өчен агып китте такыяң?! Адаштырып калдырмакчы идем сине йөрЗктә... Бергә койган җиләк кагы ачы булды бигрәк тә. Төсмер Бер ишарә кешеләрне зур иткән һәм хур иткән. Нинди төсмер белән әйттең: «Акылың алтын икән,— дип,— акылың алтын икән!..» Жиләк бердән җыела Кемнәр болын ашъяулыгын төйнәп алыр җай белә? Җиләк бердән җыела шул, җиләк бердән җыела. Тырышсам да тырысымның төбе һаман күмелми. Яхшы әйбер күп булмый шул. яхшы әйбер күп булмый. Матурлыкны шулай бердән туплагандыр мир кулы. Ә мыскаллап җыелганны җуеп була берьюлы, җуеп була берьюлы...