Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫК — ТОРМЫШТА ҺӘМ ӘДӘБИЯТТА

яшь ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР ӘҢГӘМӘСЕ ӘХМӘТ СӘХӘПОВ: — Шифалы яңгыр көтеп утырган иген кыры кебек, без дә социаль һәм рухи тормышыбызга матур үзгәрешләр алып киләчәк яңалыкка сусаган идек Әнә шундый уй-теләк- ләребез, ниятгамьнәребез партиябезнең тарихи XXVII съезды кабул иткән мөһим документларда табигый чагылды. Съезд илебезнең социаль-экономик үсешен тизләтү стратегиясен генә булдырып калмады, халкыбызның рухи тормышын яңарту, әхлакый яктан сәламәтләндерүнең киң программасын да эшләде. Әнә шулай, һәр кешенең күңел түрендә йөргән хыялы чынбарлыкка әйләнде. Ләкин эчке ихтыяҗ таләбе белән туган яңалык —абстракт төшенчә түгел, ул конкрет бер мәгънәгә ия. Яңалыкны мин, шәхсән, экономикада матди байлыкларыбызны икеләтә арттыру, социаль өлкәдә ленинчыл принципларны тагын да ныгыту, рухи тормышыбызда күңел дөньябызны баету, камилләштерү, заман теләвенчә үстерү дип аңлыйм һәм бөтен барлыгым белән шуңа ышанам. Җәмгыятебез үсешенең бу борылыш чоры никадәр катлаулы һәм үзенчәлекле булмасын, һәр кеше үз урынында намус белән эшләгәндә, хәләл көчен һәм булган сәләтен тулысынча эшкә җиккәндә, заман ихтыяҗын тизрәк канәгатьләндереп булачак, яңалыкның тулысынча җиңүе өчен тиешле шартлар туачак днл уйлыйм. Бары шулай булганда гына илебезнең куәте ныгыячак, байлыгы артачак. Димәк, безнең тормыш-көнкүрешебез дә күзгә күренеп яхшырачак, рухи-әхлакый дөньябыз ямьләнәчәк, яшәү принципларыбыз матураячак. ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА — Әйе, илебез зур социаль үзгәрешләр, яңалыклар чорына керде дип әйтәбез икән, димәк, без үзебез дә тормышны яңача үзгәртеп корырга тиешбез Беренче карашка бу яңалык, үзгәреш илнең экономикасына, бигрәк тә производствода югары җитештерү- чәнлеккә ирешүгә, авыл хуҗалыгында һәр тармакның рентабельле булуына, техник прогресска. сыйфат мәсьәләсенә кагыла кебек Ләкин әле бернинди отчетларга да теркәлми, планнарга сыймый торган тагы бер зур өлкә бар Шул өлкәдә уңай якка үзгәреш булмый торып, югарыда санаганнарга ирешү кыенга киләчәк Ул өлкә — кешенең аңы, күңел дөньясы, илдә барган шушы үзгәрешләргә аңлы мөнәсәбәте, гражданлык позициясе Бу — шулай ук зур көрәш мәйданы Көрәш дигәнгә гаҗәпләнергә кирәкми. Чөнки бу үзгәрешләр, бу яңалыклар каршылыксыз, көрәшсез генә бирелми. Соңгы елларда илдә бюрократлык, битарафлык, хуҗасызлык тамырны тирән җибәрде, кешенең шәхси тормышы, шәхси хуҗалыгы беренче планга чыгып, ил мәнфәгатьләре онытыла, зыян күрә башлады. Менә шушы тискәре күренешләр көрәшсез генә юкка чыгамы? Соңгы елларда йомшак кәнәфиләренә чумган чиновниклар җиңел генә урыннарыннан торып китәме? Авылларда дәүләт милкенә кул салып, кулак дәрәҗәсенә җиткән бәгъзе кешеләр үзләрен гаеплегә саныймы? Юк шул — алай түгел. Алар инде бүген үк, күкрәк кагып, трибуналарда нотык тоталар, үзгәреш, яңалык диләр, ә үзләре һаман искечә яшәү рәвешләрен дәвам итәләр! Әдәбият, бигрәк тә драматургия, аннан килеп журналистика менә кемнәрне көн яктысына тартып чыгарырга тиеш, менә кемнәр белән көрәшергә тиеш! ГАЗИНУР МОРАТОВ: — Хәзерге шартларда яңалык критериен беренче нәүбәттә ФТР һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләр билгели. Акыллы машиналар, компьютерлар, дәһшәтле атом-төш кораллары алдында кешеләр кешелеген саклап кала алырмы? Үзләренең табигать баласы икәнлекләрен онытмаслармы алар? һәм тагын — Чыңгыз Айтматовның «Гасырга тиң көн» романындагы теге манкорт хәленә төшмәсләрме? Кешедәге кешелекне саклап калу проблемасы Яңалыкмы бу? Әлбәттә һәм нинди генә яңалык әле! Бүгенге көндә кешелек җәмгыятенә, беркайчан да булмаганча, реаль куркыныч яный. Юкка чыгу куркынычы! Димәк, әлеге мәсьәләгә дә яңача якын килү сорала. РАВИЛ КУКУШКИН: — Тышкы ялтырау белән мавыкмыйча, әйбернең, күренешнең асылына үтеп керергә омтылу— тормышта һәм танып белүдә дөреслеккә ирешүнең иң мөһим адымнарыннан беренчеседер, мөгаен Иҗтимагый хәрәкәтнең эчке механизмын ачык итеп күрү генә гомум үсеш процессындагы перспективаларны тоемларга һәм мондагы төрле тайпылышларга төгәл диагноз куярга, димәк, алариы төзәтү-дәвалауның җитди чараларын билгеләргә дә мөмкинлек бирә. Минемчә, бу беренче мөһим адымны бүген яшәешебезнең һәрбер өлкәсендә сизәргә була. ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА — Ләкин илдә үзгәреш, яңалык дигәч, нишләптер безнең күп кенә язучылар производство темасын гына күз алдына китерәләр Минемчә, бу мәсьәләне гадиләштереп аңлау Әдәби әсәрдә станоклар гөжләве технологик процесс турында түгел, ә шунда эшләүче иешенең күңеле, аң дәрәҗәсе, язмышы турында язарга кирәк! Аның аңында барган катлаулы үзгәрешләр турында Эшче дә бит моннан 60 ел элеккеге эшче түгел, ул да күп яңа сыйфатларга ия, ә кайберләрен югалтты. Кызыклы вакыйгалар аша менә шуңа социаль анализ ясарга, сәбәпләрен ачарга кирәктер! Менә шушы процесс, үзгәрешләр тулысынча яктыртыла алмаганга, заманында зур сүзләр тудырган күп кенә производство әсәрләре онытыла, төшеп кала бара. Тагы шунысы да бар: борылышлар чорына, гадәттә, публицистик рух хас, әмма тормыш барышында кеше күңеле, кеше язмышы турындагы чын сәнгать әсәрләре барыбер мәңгеләшеп калалар Халык өчен кеше язмышы кадерлерәк, якынрак Производство темасына да әсәрләр кирәк Ләкин алар документаль җирлектә булсалар. шул төзелеш өчен, ил өчен күбрәк файда китерер иде. Әйтик, мең битле производство романына караганда, гаепле кешеләрен конкрет күрсәтеп язган ун битле проблемалы мәкалә зуррак эш эшли ала. Журналист буларак авылларга чыкканда, заводларда йөргәндә, кайвакыт халык тормышыннан үзәк өзгеч хәлләргә очрыйсың, тәртипсезлекне күрәсең. Әлбәттә, кайтып-китеп, бик вәзенләп, ике ел буе шул хакта роман да язарга мөмкин. Ләкин халыкка синең ярдәмең бүген кирәк! Хәзер кирәк! Җимерелеп беткәч анализ ясау түгел, саклап калу кирәк Көчәнә-көчәнә роммга сузганчы, бер сүз белән, вакытында ярдәм итик кешеләргә. Ә роман-повесть ларыбызны кеше күңеленең гүзәллеген. анда барган үзгәрешләрне, каршылыкларны, табу һәм югалтуларны тасвирлауга багышлыйк. ӘХМӘТ СӘХӘПОВ — Әгәр без әдәбиятны иҗтимагый аң көзгесе дип атыйбыз икән, илебезнең социаль һәм рухи тормышындагы яңалык иң беренче чиратта аңарда чагыла Әдәбиятыбызны заманнан калыша дип әйтеп булмый. Әдипләребезнең соңгы елларда иҗат иткән әсәрләрендә чорыбызның үткен проблемалары да яктырып куйдылар Әйтик. Ә Еникинең «Тынычлану», А. Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә», «Җомга кон кич белей», М. Юнысның «Табу һәм югалту», В Нуруллинның «һәлакәт», Ә Баяновның «Таш китап», һ. б. әсәрләрдә җәмгыятебез үсешен тоткарлап торган киртәләрне җимерү зарурлыгы сәнгатьчә камил итеп исбатланды Шул рәвешчә, рухи өлкәдә яңалыкның җиңүе өч®< кайбер омтылышлар булды дияргә мөмкин Ләкин шуны да әйтергә кирәк кайбер әдипләребез чорыбызның кимчелекле яклары хакында сөйләгәндә, ничектер, юашланып калалар. Социаль һем рухи явызлык белән актив көрәш алар иҗат иткән әсәрләрдә сүлпән бара Еш кына, яхшылык белен явызлыкның алышы ике якның килешүе белән тәмамлана Әйтерсең ле яшел келәмдә ике дус очрашып көч сынашкан! Әсәрләрдәге шундый «матур бетемнәр» инде рухи торгынлык. гамьсезлек, битарафлык кебек тискәре сыйфатларның тамырын көйдерергә сәләтсезләр Күңел дөньябызга рухи хәзинәләр өстәгән, әхлагыбызга матур гадетләр алып килгән яңалыкның көндәлек тормышыбызда тамырлануын тоткарлыйлар Аннары, яңалыкның әдәби әсәрләрдә чагылуын зәгыйфьләндерә торган сәбәпләрнең берсе кайбер әдипләребез тормыш басымына түзә алмыйча, еш кына, аньҗ агымына буйсына. ияре, көчсезлек күрсәтә Бу хәл бүгенге көн аша килечеккә күз сала алмаганда килеп чыга Моңар дан әдипләрне тормышиьҗ кайбер көчләренә каршы тору, тормыш агышына бирешмәү генә коткара ала Яшәеш һәм кешелек белән бергә тугай меңгелек проблемалар әсәрләрдә чор таләбе югарылыгында куелганда гына, тормыш агышына тиешле юнәлеш бирергә, һәм димәк, яңалыкның кенкүрешебездә җиңүе өчен ышанычлы плацдарм әзерләргә мөмкин. РАВИЛ КУКУШКИН: — Яңалыкны һәм яңарышны тар мәгънәдә генә күзалларга кирәк микән? Замандашларын һәм килер буынны сокландырган яңа, саф агымнар һәрбер чорда булган һәм алар һәрвакыт бар Мәрҗани, Насыйри, Тукай, Әмирхан. Такташ. Җәлил кебек әдипләребез иҗаты һәм эшчәнлеге моңа ачык мисал. Яңаруны тормыш һәм заман дәреслеген, тарих дәреслеген җуймау, аны бертуктаусыз эзләү һәм саклау, дәвам итү дип аңларга кирәктер Хәлбуки, күпчелек әдипләребез тормышның үзеннән, үзәгеннән шактый читтә -йөри әле Әлбәттә, безнең бүгенге культура үсешебездә дә тормыш каршылыкларын тулы тоеп, үз принципларын кыю алга сөреп, көрәшеп иҗат итә белгән фидакарь җаннар юк түгел Моңа мисал итеп мин Н. Исәнбәтне, Ә Еникине. С Хәкимне, Ә Кә- римуллинны һ б күрсәтер идем Без. яшьләргә алардан шактый үрнәк аласылар бар әле. Миңа калса, аларның иҗат иткәне—һәрвакыт яңа, китаплары һәрвакыт көтелгән кунак. Әдәбият фәне өлкәсендә соңгы еллардагы үзгәрешләр аеруча күзгә ташлана. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында классикларыбызның күп томлыклары, татар халык авыз иҗатының унике томлыгы, әдәбият тарихының алты томлыгын әзерләп чыгарылу, әйтик, культура тарихыбызда өр-яңа бер сәхифә итеп сакланырлык күренеш ГАЗИНУР МОРАТОВ — Соңгы елларда совет әдәбиятында сугыш һәм тынычлык проблемасына багышланган байтак гүзәл әсәрләр дә иҗат ителде. В. Быковның «Бәла билгесе», Ю Бондаревның «Уен». Евг. Евтушенконың «Фуку1», X. Камаловның «Безне өйдә көтәләр» әсәрләре әнә шундыйлардан. Сер түгел, элегрәк елларда сугыш мәхшәрен тасвирлаганда, романтик буяулардан артык мул файдаланучы әдипләр булгалады. Кайбер роман-повестьлар чын мәгънәсендә детектив әсәрләрне хәтерләтә иде. Ә геройлары—әкият геройларын. Кызганычка каршы, андый әсәрләр хәзер дә язылып һәм басылып тора әле Бигрәк тә балалар өчен. Бусы, минемчә, икеләтә аянычлы. Язучы кем өчен генә язса да һәм нәрсә генә язса да. беренче чиратта дөресен язарга тиеш. Хәтта чынбарлыктан да чынрак итеп язарга тиеш ул. ӘХМӘТ СӘХӘПОВ — Мәгълүм булганча. К. Марксның бер хезмәтендә сәнгать башка нәрсәләрдән тыш. бөек социаль идеяләр язмышының халык тормышындагы чагылышын да тикшерергә тиеш диелә. Бу фикер халыкның матди һәм рухи культура үсешенең даими характерда булуын гына искәртеп калмый, бәлки, әдәбият алдында торган мөһим бурычларның берсенә дә ишарә итә. Бу очракта, тормыштагы яңалыкның кеше күңеле аша әдәбиятта чагылуы күздә тотыла. Безнең җәмгыять шартларындагы бөек социаль идеянең — бу очракта социаль-эко- номик тизләнеш стратегиясенең һәм рухи климатны сәламәтләндерү программасының язмышы — халык тормышы белән ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнгән соң? һәм ул яңа чор кешесенең рухи ихтыяҗларын ничек канәгатьләндерә ала? Минем уемча, бүгенге көндә әдәбият алдында менә шундый җитди сорауларга җавап эзләү бурычы тора. Бу җиңел бурыч түгел. Чөнки, яңа чор кешесенең рухи дөньясы, тормышыбыз кебек үк каршылыклы һәм күп төсмерле. Ләкин бу каршылык үзәгендә сыйныфлар конфликты ятмый. Конфликтның социаль асылы үзгәрде, заман кешесенең күңеленә күчте Шулай булгач, әдәбиятыбыз да яңа чор кешесенең җанын борчыган авырту тойгысын бөтен хасияте белән чагылдырырга тиеш. Дөнья гаме белән янып яшәгән олы җанлы кешенең кичерешләрен табигыи халәтендә сурәтләргә тиеш. Аның җанында кайнаган эчке каршылыклар диалектикасын тулы итеп ачу, катлаулы рухи дөньясын тирән анализлау, борылыш чорын үзенең эчке ихтыяҗына әверелдергән замандашыбызның образын дәвернең социаль һәм фәлсәфи проблемалары югарылыгында иҗат итү — мөһим , бурычларның берсе дияргә була. һәм, шул ук вакытта, тормышыбыздагы яңалыкны әдәби әсәрләрдә күрсәтү белән генә дә чикләнеп калырга ярамый Без аның сокландыргыч куәтен расларга, зур өстенлеген дәлилләргә, матур киләчәген яктырту хакында да уйланырга тиешбез. ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА — Яңа чор кешесенең рухи ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү. Миңа калса, халык кайсы чорда да әдәбияттан югары сәнгатьчәлек һәм дөреслек көткән. Хәзер бу сыйфатлар бигрәк тә кирәк Тормышның кырыс хакыйкатен нечкә зәвык, зур осталык, сизгерлек белән җаннарны тетрәндерерлек, аңнарны уятырлык итеп әйтә белергә кирәк. Чыңгыз Айтматов, Әмирхан Еники кебек. Аның өчен тормышның үзеннән — зур, хәтта ки фаҗигале язмышларны таба белергә кирәк. Соңгы вакытта татар әдәбиятында характерлар, типлар күп. фәлсәфә күл — язмыш юк Халык шуңа сусады ГАЗИНУР МОРАТОВ: — Барыбыз да күреп торабыз соңгы елларда халыкның тормыш хәле яхшырды. Шактый мул, җитеш яшибез без хәзер Бигрәк тә авыллариВн- 'йөзе танымаслык булып үзгәрде. Әйтергә кирәк, зур тизлек белән шәһәрләшә башлады Яңалыкмы бу? Яңалык! Хәтердә: әле без үскәндә дә бөтен авылына бер, күп булса, ике телевизор бар иде. (Магнитофон, суыткыч, җиңел машина турында әйткән дә юк). Телевизордан хоккей буенча дөнья беренчелеге ярышларын күрсәтәләр, ә без үзебез бозда кәшәкә сугабыз Телевизордан «Күрсәтермен әле!» бара, ә без үзебез җыйнаулашып куышлы уйныйбыз Ә хәзер?.. Олысы да, кечесе дә— телевизор каршында. Шул исәптән— үзебез дә. Дус-иш- ләр белән дә күбрәк кичә караган телевизион фильмнар, футбол, хоккей матчлары турында гәпләшәбез. Әйтерсең, башка сөйләшер сүз калмаган! Дөресен әйтергә кирәк, бүгенге көндә телевизор кешенең рухи дөньясына шулкадәр тирән үтеп керде ки. хәзер күбебезнең әдәби китап укырга вакыты калмый да диярлек Телевизордан әле кызыклы фильм була, әле — футбол... Кешелек җәмгыятенең бөем язучылары иҗат иткән том-том китаплар да өй җиһазына әверелеп бара шикелле Димәк, телибезме-теләмибезме, бүгенге көндә телевизор һәм әдәбият үзара конкурентлар булып чыга1 Ләкин шундый язучылар була, аларның әсәрләрен һәрвакыт чират торып укыйлар Хәтта поэзия әсәрләрен дә! Димәк, бөтен хикмәт — әсәрләрнең талантлы һәм укымышлы булуында! Соңгы вакытта тираж турында шактый сүзләр әйтелде, һәм хак сүзләр әйтелде Шулай да. бер мең данәдә генә чыккан кайбер шигырь китапларының киштәләрдә озак еллар буена сатылмыйча ятуын ничек аңлатырга? Югыйсә араларында талантлы шагыйрьләр дә юк түгел. Димәк, талантлы әсәрләр дә укылышсыз булырга момкин?! Ләкин язучының төп вазифасы укылышлы әсәр язудан гыйбарәт! РАВИЛ КУКУШКИН: — Әйе, әдәбиятның бервакытта да искерми торган бурычы—кешене өйрәнү Безгә дә замандашларыбызны һәм үз-үзебезне аңлауда тирәнгәрәк төшеп зш итү сораладыр. Соңгы елларда тормышның теге яки бу аспектын чикләп алган модалы темалар кулланышка керде: табигатьне саклау темасы, производство темасы, яшүсмерләр темасы һ. 6. Чын сәнгать турында сүз барганда, әдәбиятның бурычын болай чикләп кую аз дигәндә — урынсыз. Сәнгатьтә бер генә тема бар, ул — Кеше! Монда табигате дә. производствосы да... барысы да сыйган. Тормышны ясалма кысалар зченә кертеп, чикләп карау күңелдә һәрвакыт канәгатьсезлек уята Иң куркынычы — мондый әсәрләрдә кешенең шәхес буларак гармоник бөтенлеген аңлауга игътибар нык кими. Кеше — механик бер роботка мерелдерелә ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА — Мине күбрәк прозабызның хәле борчый Безнең прозада сөйләп бирү күп, производство темасы күп, артык шәхси, вак әйберләр тирәсендә фәлсәфә куерту күп. Нәрсә аз? Эре, кабатланмас халыкчан язмышлар аз. зур нечкәлек, зәвык белән тасвирлап бирү кеше күңеленең мөмкинлекләре” «мып 6иРҮДөресен язу. символлар белән оста эш итү. поэтик тел белән яза белү аз. Күп планлылык, параллельлек юк. мәгънә бик өстә ята Без як-ягыбыэга каранып, чамалап кына язабыз Әдәбиятта акыллы кыюлык кирәк! Әдәбиятта талант кирәк! Татар язучыларыннан. каләмдәшләремнән мин шуны кетем. ӘХМӘТ СӘХӘПОВ — Дөрес, бүгенге әдәбиятта безне борчыган проблемалар күп. Ә минем күңелне иң тырнаганы — уңай герой проблемасы Ченки уңай герой проблемасы — сбразлы телгә күчерсәк, ул әдәбиятның нигез ташы. Билгеле, безнең әдәбият уңай герой проблемасын күз уңаеннан ычкындырмый һәр яңа әсәрнең үзәгендә уңай герой образы тора, һәм автор уенча, ул үзенең мөлаем сыйфатлары белән әйләнә-тирәгә нур чәчә Ә чынлыкта, кызганычка каршы, бер де алай булып чыкмын Дөньяны яңартырга килгән уңай герой әсәрдә күп вакыт ваи-төм проблема, лар диңгезенә чума. Кабалана, ашыга, ыгы-зыгы килә, ләкин әсәрнең, соңгы бите ябылу белән үк. гомере өзелә. Ул укучы күңелендә икенче гомөр белән яши алмый Моның сәбәпләре герле булса да, берсенә аеруча тукталу кирәктер Ул да булса, уңай героиның активлыгы мәсьәләсе Юк. сүз тышкы активлык, герле эшләргә кысылып йөрү хакында түгел ә рухи тормыш белән яшәүдәге активлык турында бара Кем өчен дә сер түгел: безнең уңай геройларыбызның рухи дөньясы бай түгел. Дәвамлы рухи тормыш белән яши алмыйлар алар. Әйләнә-тирәбезне чолгап алган җисемнәрнең җанлысын да җансызын да сурәтли, эченә керә белә язучы, ә менә уңай геройның тирән күңеленә ташбака адымнары белән генә якынлаша. Намуслы, көчле рухлы, үз заманы йөген күтәрергә сәләтле актив уңай геройның роле бүгенге көндә тагын да күтәрелә төште. Төрле рәвешләргә керә, хамелеондай төрле шартларга тиз яраша алган явызлыкны җәмгыятебездән кысрыклап чыгару, аның яшәү тирәлеген чикләү кебек изге миссия йөкләнгән аңа. Үсешкө-яңарышка комачаулый торган явызлык көчләренә соңгы хөкемне бары ул гына — ачык максатлы Заман герое гына чыгара ала. Җөмләдән, актив уңай герой образын тудыруда очраган кыенлыкларның берсенә тукталу урынлы булыр. Билгеле булганча, заман герое ул җәмгыятебезне алга әйдәүче, үсешебезне тизләтүче көч. Аңарда бүгенге заман билгеләреннән тыш, узган чорның кайбер эзләрен табып, киләчәкнең асыл сыйфатларын да төсмерләп була. Шул сәбәпле, кайвакыт ул каршылыклы, ике төрле тәэсир калдыра, фикердәш-җандашларын таба алмый интегә Чөнки, аның бүген кылган гамәлләре һәрвакыт киләчәккә юнәлгән була. Еш кына герой өчен үзе яшәгән тирәлекнең рухи дөньясы шактый тар булып чыга. Чордашлары уңай герой рухының тизләтелгән үсешенә иярә алмый ярты юлда туктап калалар. Уңай герой киләчәктә яши, ә замандашлары бүгенге чорда көн итәләр. Шул җирлектә каршылык чыга, конфликт туа, драматик ситуацияләр баш калкыта... Фикерне йомгаклап әйткәндә, бүгенге әдәбиятта мине иң борчыган проблема — ул актив уңай герой проблемасы. Әдипләребезнең иҗади эзләнүләре шушы юнәлештә тагын да көчәер дип юанам... РАВИЛ КУКУШКИН: — Әдипнең эшчәнлеген мин икегә бүлеп карар идем, иҗаты һәм иҗтимагый культура үсешенә иткән хезмәте. Миңа калса, бездә һәр икесе авторның үз инициативасы белән генә — бик стихияле төстә алып барыла. Беренчесе ярар да инде — һәркем әйтер сүзен үзенчә эзли. Ә менә соңгысының үзәкләштерелгән бер план нигезендә оештырылуы язучының үзе өчен дә, культура үсеше өчен дә отышлырак булмас идемени? Бездә җайга саласы эшләр аз түгел. Район һәм авылларда китап сату яисә китапханәне комплектлаштыру эшләренә карасаң — чәчләр үрә торырлык. Яшь язучыларга да «әйбәт караудан әллә ни уза алмыйбыз шикелле. Аларга дөнья философиясен, эстетика фәнен, психологларның бүгенге казанышларын уртага салып аңлаткан дискуссия-дәресләр, гыйбрәтле кино караулар, яңа спектакльгә барып бергә анализ ясаулар, очрашулар, үз иҗатлары турында төпле анализ- фикерләр ишетү, эшләгән эшкә отчет бирү, булган кыенлыклар белән уртаклашу һ. 6. әлегә хыялларда гына кала. Бу дискуссия-сөйләшүләр ничектер урамга куып чыгарылган сыман Ә еш кына ул сыра залларына барып керә. Әлеге шартларда яшь әдипнең шәхесен тирәнәйтү турында нинди сүз алып барырга мөмкин?.. Үзеңне кызыксындырган сорауларга консультацияләр, һич югы әдәбият алу мөмкинлеге булса иде. Дөнья классикларын өйрәнү кирәк дибез. Аларның томнарын табу мөмкинлеге булса иде. Китап кибетендә эшләүчеләргә кызыгып гомер үткәрмисе иде. Язучыларны бүген соң өлгерә дибез. Аның башкача булуы мөмкин дә түгел — иң элементар яшәү шартлары булдыру өчен дә без 35-40 ка, ягьни дөньядан арып җанда язу дәрте сүрелә башлаган яшькә җитәргә тиешбез. Кыскасы, әлегә бездән эш сораучы да, аны оештыручы һәм шартлар куярга әзер торган кеше дә күренми. Үз көнең үзеңә. Әмма безне бер нәрсә өметләндерә — шушы хәлне җиңеп чыгу гына синең талантлы булуың турында сөйләячәк. Безне бер генә нәрсә юата—культурабыз үсеше гомер- гомергә фидакарьләр көче белән алга этәрелгән—нишләп әле бүгенге заман гына аерылып торырга тиеш ди?! Аннан соң тагын бер фикер: «Казан утлары» журналы битләрендә төрле сөйләшү- әңгәмәләр еш булып тора. Киләчәктә аларны ешрак оештырганда да зарар итмәс иде. Тик менә бу сөйләшүләрнең нәтиҗәләрен ачыграк күрү теләге туа. Бәлки журнал үзе кузгаткан фикер, проблема, тәкъдимнәрнең ни дәрәҗәдә тормышка ашырылуын укучылары белән таныштырып баруны да үз өстенә алыр? Әйтик, журнал битләрендә махсус бер контроль-рубрика оештырганда һич начар булмас иде кебек. Әйтелгән сүзнең үтәлү- үтәлмәвен төгәл белгән очракта гына теге яки бу эшне (сөйләшүне, тәкъдимне) кыю дәвам иттерергә мөмкин бит...