Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВУЗНЫҢ ИРТӘГӘГЕ КӨНЕ

Илебез фәне, техникасы авиация, кибернетика, радиотехника, приборлар тезү өлкәсендә яңаданяңа уңышларга ирешеп тора Бу хәл ул тармаклар өчен белгечләр хәзерләүче безнең институт укытучыларында һәм студент ларында тагын да тырышыбрак эшләү, уку дәрте уята. Безнең авиация институтында белгечләр күл юнәлешләр буенча әзерләнә Уку планы да биш ел саен үзгәреп тора. Ten курсларның эчтәлеге тамырдан яңара. Укыту һәм тәрбияләүнең яңа методлары, чаралары кертелә. Институтның инфраструктурасы. тармаклар. предприятиеләр белән элемтәләре дә яңартыла бара Эшебез катлаулы да, кыен да1 Бу юлда ялгышлар, югалтулар да булгалый Шунсыз мемкин түгел. Яңа бишьеллыкның үсеш баскычларын ышанычлы иттереп билгеләү әчем аларның чыганакларын табу, аңлау бигрәк тә мөһим. Бүген безнең институт, инженерлар әзерли торган башка вузлар кебек үк, үсешенең чираттагы шактый катлаулы этабын кичерә Аның төп үзенчәлеге һәм каршылыгы шунда бер яктан, инженерлык эшчәнлегенең катлаулылыгы, җаваплылыгы арта бара, ә икенче яктан, яшьләрнең шактый өлешенең инженерлык белеме алуга әзерлек стандартлары түбәнәя. Вузларның фәнни-педагогик һәм техник потенциалы тайпылышсыз үсә, ә мәктәптәге әзерлеге йомшак, ихтыяры ныгымаган яшьләр аны тарта алмый Техник вузларга конкурс кимүнең төп сәбәпләреннән берсе әнә шунда Кайберәүләр моның белән килешми. Башка тармакларның, әйтик, көнкүреш хезмәте күрсәтү сферасының «тарту көче» зурайды дип аңлатырга телиләр Алай түгел! Көч, ихтыяр сынала торган кыен эшләр яшьләрне гомер-гомергә кызыктырды Хәзер дә алар тау инженеры, металлург, математик, очучы кебек кыюлык сораучы һөнәрләргә сокланып карыйлар Ә инде хәтта хыялында да авырлыкны иярләргә үзендә көч сизмисең икән, ул чакта юрганыңа карап аяк сузарга Монда гомуми һәм профессиональ белем мәктәбе реформасына кадәр, мәҗбүри урта белем бирү турындагы законны үтибез дип. процент куу. күз йомып карау да үзен нык сиздерде Партия һәм хөкүмәтнең реформа турындагы карары моңа чик куйды Яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирүгә йөз тоту — хәзерге вуз тормышындагы әлеге төп каршылыкны хәл итүнең принципиаль һәм бик вакытлы юлы Ләкин вузда әле үткәндәгенең яман тәэсире шактый вакытлар сизеләчәк. Безгә, институтка килүче яшьләрне чын инженерлар итү өчен, мәктәптә бирелергә тиешле булган белем һәм тәрбияне иңдереп җиткерү буенча да зур тырышлык куярга туры килә. Педагогия коллективларына һәм җәмәгать оешмаларына һәр студент белән аудиториядә генә түгел, тулай торакта, өмәләрдә, спорт мәйданчыкларында да бик ныклап эшләргә кирәк булачак Үз-үзебеэгә һәм студентларга карата таләлчәнлекне киметүгә юл куярга һич ярамый Югыйсә реформага кадәрге урта мәктәптән башланган тискәре нәтиҗәләр вузда гына түгел, илебезнең инженерлар корпусында да үзен сиздерәчәк Мактанып булмый безнең институтта студентларның уку барышында төшеп калу проценты илдә иң зурлардан. Әмма, ирешкән дәрәҗәбездән чьгып караганда, ул кимрәк була да алмый. Югыйсә, күз буяу кебегрән аяныч хәл килеп чыгар иде Уку-укыту эшләре хәзергечә куелган шартларда байтак студентлар дәрес калдь<эа. Өй эшен үтәү графикларын өзә, әхлаксызлык күренешләре очрап тора Наркайдагы КОЖЕВНИКОВ ЮРИИ ВАСИЛЬЕВИЧ (1932) - Татарстанның атказанган фән һәм техника лшлеклөое, техник фәннәре докторы, профессор. Күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы. А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институты ректоры И кебек бездә дә мондый кимчелекләрне бетерүдә таләпчәнлекне, оешканлык һәм дисциплинаны югарырак дәрәҗәгә күтәрү ярдәм итәргә тиеш. Шушы елдан башлап без институтта «Дисциплина» дигән максатчан эчке программа кертәбез. Ул уку процессын тәшкил иткән һәр тармакта администрациянең, партия, профсоюз, комсомол оешмаларының тырышлыкларын бергә туплый. Бу чаралар арасында яңа нәрсәләр юк диярлек. Сүз студентларның һәм укытучыларның, күптән мәгълүм булып та, еш кына истән чыга яисә игътибар ителми торган төшенчәләр һәм нормаларны төгәл, эзлекле үтәве турында бара. Бу программаны тормышка ашыруның төп катлаулылыгы да яңартыла торган чараларның әһәмиятсез, юк кына нәрсә булып күренүендә Шулай да ул инде үзенең нәтиҗәләрен бирә. Менә беренче, зур булмаса да. кызыклы нәтиҗә. Очу аппаратларының двигательләре факультетында лекцияләргә йөрү яхшырды һәм деканат сводкалары буенча алганда дәрес калдырулар... 2-3 тапкыр артты Бу каршылык — эшкә чынлап тотынуларын күрсәтүче куанычлы факт Хәзер техник вузларның бүгенге тормышына шактый зур йогынты ясаучы икенче бер факторга тукталыйк. Сүз җәмгыятьтә инженер фигурасының абруе һаман кимү турында бара. Уйлап карасаң, аның җитди сәбәпләре бар Җәмәгатьчелек фикере белән исәпләшмичә булмый Яшь белгечләр җибәргәндә завод вәкиле аларның нинди билгеләр алып чыгуы белән кызыксынып тормый икән, монда инде ачык күренә: аларны инженердан бигрәк штат расписаниесен тутыру гына кызыксындыра. «Иөз тәңкәлек» инженерлар армиясе әнә шулай барлыкка килә. Аларның башкарган эшләре институтта бишәр ел алган белемнәреннән ерак тора, идеалларына, принципларына бер дә туры килми. Киләчәктә әҗерен кайтарыр дип инженерны институтта күпме әзерлибез, ә аны бик кыйммәткә төшкән бу багажының һич кирәге булмаган эшкә билгелиләр Кирәк чакта урам себерергә чыгаралар, яшелчә аралауга да иң элек шулар китә Кайберәүләрнең инженер курткасын эшче киеменә алмаштыру турында уйлый башлавы да гаҗәп түгел. Ә бит ул кеше яшьтәшләре станокта эшләгән, җир сөргән, ил саклаган вакытта биш ел гомерен институтта үткәргән. Аңа күпме акча тотылган. Бурычы бик күл җыелган. Иөз тәңкәлек эштә гомерең буена да түләп бетерерлек түгел. Шуның өчен генә булса да инженерның абруе югалуга чик куярга вакыт Әйтик, бәлки, инженерлык дипломы баса торган станокларны башка эшкә көйләргә кирәктер? Уйлашыйк! Җәмгыятьтә бәһанең анык, мораль һәм материаль яктан нигезләнгән, социаль акланган шкаласы булырга тиеш. Монда куп нәрсә тарих барышында формалашкан, аларның ваклануыннан сакланырга кирәк. Шул исәптән инженерның югары исеменә дә баштагы абруен, дәрәҗәсен кайтару мөһим Бу аларны әзерли торган уку йортларының да абруена файда итәр иде. Инженерларны оптималь масштабларда һәм пропорцияләрдә хәзерләү, алардан дөрес файдалану мәсьәләсен ничек хәл итәргә соң? РСФСР югары белем министрлыгы буенча хәзер кертелә торган система шуңа юнәлдерелә. Ул белгечләрне предприятиеләр белән килешеп, максатлы иттереп хәзерләүне күздә тота. Булачак белгечләрне баштан ук. иң яхшысы—институтка кабул ителү белән үк. киләчәктә эшләячәк урынына билгеләү планлаштырыла. Республика вузлары эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләсе партия өлкә комитеты бюросында каралды Анда инженерларны хәзерләү һәм бүлү проблемалары буенча ачыктан-ачык һәм кискен фикер алышу булды. Алда зарур дип табылган юнәлешләр шундый институтка керүчеләрне формалаштыруда предприятиеләр актив позициядә торырга тиешләр, институтта индивидуаль планнар һәм программалар булдырылсын, институт һәм предприятиеләрдәге җәмәгать оешмалары студентларның максатчан группалары белән идея-тәрбия эше алып барсын, студентлар баштан ук завод тормышына тартылсын. Бу положениеләр фәнни-техник эзләнүләрнең нигезен тәшкил итә. Фәнни лаборатор базаны яңарту программасы да эшләнде. Хәзер яшь белгечләр хәзерләү бурычы институтка гына түгел, предприятиеләргә дә бик якын. Бу яңалык КПССның XXVII съезды карарларына турыдан-туры җавап бирә. Болай эшләгәндә инде предприятиеләр әзер яшь инженерлар килгәнен әүвәлгечә кул кушырып көтеп тора алмый, мәсьәләне чишүгә үзләре дә турыдан-туры катнаша. Инженерларны максатчан хәзерләү укытуның эчтәлегенә һәм технологиясенә дә яңача карарга мәҗбүр итте, белгечлекләрне, специальләшүне үзгәртеп коруда тизрәк кыймылдарга этәргеч ясады. Безгә, мәсәлән, туры элемтәләр басымы астында бер белгечлекне ябып икенчесен ачарга, технологик юнәлешне көчәйтергә, укыту процессының барлык якларына ЭВМ кертүне тизләтергә; яңа үзгәрешләргә, аерым алганда, яңа белгечлекләр булдыруга һәм булганнарын үзгәртеп оештыруга әзерләнергә туры килде. Вуз тормышын активлаштыруда куәтле юнәлешләрнең берсе — укыту-фәнни процессны кибернетикага көйләү хәзер генә башланган нәрсә булмаса да, бу — яңа күренеш. Аның төп казанышлары алда әле Шунысын өзеп әйтик, физик-математик, конструкторлык- технология, дөньяга караш юнәлешләре белән беррәттән кибернетика инженерлар хәзерләүдә баштан ахырга кадәр бара торган иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора Элек студент логарифм линейкасы һәм сызым тактасы белән генә эш итә иде. Хәзер катлаулы электрон-хисаплау машиналары, шуңа бәйләнешле башка нәрсәләр сорала Яңа штатлар, мәйданнар, махсус тәэминат, шактый кыйммәткә төшә торган чаралар кирәк булып чыга. Бу башлангыч институтта юл яра инде, элекке гадәтләрне кысрыклап, яңадан-яңа мәсьәләләр баш калкыта Моңа әзер торырга, шул исәптән ауэда производство мәйданнары һәм штат нормативларын яңадан карап чыгуга да әзер булырга кирәк. Яңача эш итү ааыр. Хисаплау техникасын булдыру үзе генә дә ни тора! Үз-үзен аклау ягыннан вузлардагы ЭВМ бик файдалы, әмма аны табу, алу безгә бик кыен, кыйммәт Заманча ЭВМнариың җитмәве бик нык сизелә. Бу бер бездә генә дә түгел, шуңа күрә вузларны хисаплау техникасы белән тәэмин итү механизмын җайга салырга кирәк. Әлегә исә эш шәхси бәйләнешләргә таянып кына алып барыла. Предприятие җитәкчеләре еш кына, вуздан килүчеләр эшкә тиз генә кереп китә алмый, дип зарланалар. (Сүз кичке факультетларда укучылар турында бармый) Минемчә, зарланырга кирәкми. Ни өчен дигәндә, вуз белән производство икесе— бөтенләй ике донья, һәм кеше аларның берсеннән берсенә күчкәндә тиз генә күнегел китә алмый. Яңа машинаны да әле беренче көннән үк тулы нагрузкага эшләтмиләр Инде сүз яшь белгечләрнең алгы позициягә басуы турында бара икән, бусы —башка мәсьәлә Бу яклап алганда, вузда әлегә бөтенесе дә эшләнми Мәсәлән. «Производство экономикасы, производствоны оештыру һәм идарә итү» курсында эштәге мөнәсәбәтләрнең этикасы һәм культурасы белән бәйле бүлекләргә ныграк игътибар бирү аларны тирәнәйтү кирәк иде. Хәзерге курс инженерның оештыру һәм идарә итү сәләтен җитәрлек үстерми еле. Үз институтыбызда без бу юнәлештә кайбер чаралар күрдек тә инде «Инженерлык педагогикасы һәм психологиясе» дигән кафедра ачтык Хәзер бу кафедраның төп дисциплиналары турында ныклап уйлыйсы бар Үзгәртеп корулар уңаеннан әйтәсе килгән тагын бер теләк укытуны җитештерүчәи хезмәт белән бәйләп алып бару турындагы ленинчыл положение югары мәктәпкә дә тулысынча кагылсын иде ЮУыйсә. сәер хәл килеп чыга, урта мәктәп тәрбиянең шушы үтә меһим принцибы яктылыгында үзгәртеп корыла, ә аны тәмамлап чыгучылар, үсә төшкәч, институт аудиторияләренә килеп керәләр, монда исә әлеге принципны искә тешерүче дә юк. Уку планына «Хезмәт» дигән дисциплина кертелмәгән Хәтта, без күздә тотканча, предприятиеләрдә кафедра һәм лаборатория филиалларының киң челтәрен ачу да хезмәткә тарту проблемасын хәл итеп бетерә алмый әле. Бу мәсьәлә теоретик яктан да, практик яктан да өряңа чишелеш көтә Сүз, көндезге укудан баш тартып, кичке укуга күчү турында бармый Көндезге укуны хезмәт белән бәйләп алып бару юлын табарга кирәк Аның структурасын хезмәт көннәре, предприятиеләрдә өзлексез лаборатор практика үтү, бетен уку барышында реаль курс һәм диплом проектлары эшләү рәвешендә күз алдына китерергә мөмкин. Яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирү мәсьәләләре буенча ауэда гына түгел, гомуми һәм профессиональ белем мәктәпләрендә башкарасы эшләр күп Шунлыктан, югары мәктәпне үзгәртеп кору алдыннан — агропром үрнәге буенча —урта белем реформасының кайбер положениеләрен аныклау да урынлы булыр иде Бүгенге вузларны ике нәрсә борчый алда әйтелгәнчә, яшьләрнең институтта укуга җитәрлек әзерлекле булмавы һәм. икенчедән мәктәп — армия —вуз чылбыры егетләрнең яшь үзенчәлекләре белән туры килми. Армиягә институтның беренче курсын тәмамлаучылар китә. Бу хәл бөтен эшкә таркаулык кертә Минем ышануымча, кайсы күзлектән генә карама— хезмәт тәрбиясе, социаль гаделлек, өзлексезлек ягыннан да. логика ягыннан да. урта белем алуны 18 яшькә кадәр дәвам итү файдалы кебек Шуннан соң барлык егетләр Армиягә китә, вузга шуннан соң гына кабул итү хәерле Гади дә. аңлаешлы да. гадел дә! Урта белем алуның сузылуы дәүләт өчен кыйммәткә төшмәсен, яшьләрнең әхлагына, мораленә зыян китәрмәсен өчен урта мәктәпнең соңгы ике елын кичке схема буенча укытырга була Минем тәкъдим шундый 6 яшьтән 15 яшькә кадәр балаларны гимназия тибындагы мәктәпләрдә, 15- 18 яшьлекләрне соңгы ике елы кичке мәктәп тибындагы училищеларда укытырга; аннан соң егетләр чын ир-атлар булып формалашу ечен Совет Армиясендә хезмәт итәләр. Менә шундый дүрт еллык хезмәт һәм гражданлык чыныгуы үткеннән соң гына вузга керүне планлаштырырга мемкин Шуның естеиә без югары мәктәпне де тиешенчә үзгәртеп корсак, илебез моңарчы күрелмәгән энергия, ихтыяр һәм акыл кечене ия булган инженерлар алачак. Туполевлар. Королевлар Барднннар. Заяенягинмар Тееосяннарның яңа буыны киләчәк! Шулай итмәгәндә, нәрсә килеп чыга соң? Хәзер кадрларны кабаттан хәзерләү зур эш булып алга баса Шуның өчен бетен бер факультет ачабыз Инде әллә кайчан укып чыккан, олыгайганнарны укыту күздә тотылса бер хәер иде Юк бит. шактыеның техник вузларны чагыштырмача күптән түгел генә тәмамлаган булуы күздә тотыла Бүген вуз тәмам лап чыгучылардан күбесенең, тормыш чыныгуы җитмәгәнлектән, тормыштан, производстводан, коллективларга җитәкчелек итүдән куркуы сер түгел бит Вуз техникумнан нәрсәсе белән аерыла соң? Өйрәнелә торган предметларның квт- лаулылыгы белән дип һич тә әйтмәс идем. Бөтен хикмәт шунда: вуз үз укучыларын эш- чәнлекнең югары формасына — чынбарлыкны иҗади үзгәртүгә, идеяләр тудыру һәм аларны машиналарга, приборларга, программ комплексларга әверелдерү «технологиясенә» өйрәтә. Укытучылар үзләре идеяләрнең конструкторлары һәм технологлары, ягьни зур галимнәр булмаганда, моңа өйрәтү мөмкин түгел, Монда вуз гади уку йорты гына түгел, ә зур фәнни-тикшеренү үзәге булырга тиеш. Шулай икән, үзеннән үзе мондый нәтиҗә килеп чыга: фән — югары белем бирүнең табигый нигезе, һәм вуз фәненең төп җимеше — институтны тәмамлап чыгучылар. Вузның нәтиҗәлелегенә бәя биргәндә моны еш кына онытып җибәрәләр, күпме мәкалә һәм монография басылып чыгуын, кертелгән яңалыклардан ничә сум экономия алынуын санарга тотыналар. Вуз төрле белгечлеккә өйрәтә икән, фәнни «монокультурага» гына ябышып ятып булмый. Фәнни юнәлешләрнең күплеге, үз чиратында, тикшеренүләрне комплекслаш- тыруны таләп итә. Вуздагы фәннәрнең менә шундый үзенчәлекләрен онытырга һич ярамый. Ул гына да түгел, аларны дөрес бәяләү турында да уйларга кирәк. Башлангычы ягыннан фундаменталь, ә кулланылышында да әллә ни нәтиҗәле булмаса, ул чын, җанлы фәнлелектән туктар иде. Вуз фәненең гамәли эффектларын да исәптән алып ташлау һич мөмкин түгел. Бу — аның тормышчанлыгы һәм җәмгыять каршындагы бурычы Институтта бу каршылыклы диалектиканы үрнәк төстә хәл итү мисаллары бар. Менә СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты профессор В. Е Алемасов җитәкчелегендәге кафедра. Биредә хәзерге двигательләр теориясе барлыкка килде. Бу — физика. химия, математиканың соңгы казанышларына таяна торган зур фән. Шушы теория нигезендә дәреслек язылды. Барлык авиация вузлары студентлары шул дәреслектән укый Бу теорияне практикада кулланудан миллионнарча сум файда алына Аның СССР Дәүләт премиясенә лаек булуы тикмәгә түгел. Профессор Т К. Сираҗетдинов кафедрасында динамикалы системаларны оптималь идарә итү теориясе күп еллар буена уңышлы үстерелә. Институтның укыту һәм фәнни белгечлекләреннән берсе шул теориягә таяна. Ул, парашют динамикасы бурычларын хәл итүдән алып, бөтен бер тармакны идарә итү моделен булдыруга кадәр промышленность белән ныклы элемтә тотып, шуннан яшәү көче ала. Менә шундый төрдәге эшчәнлек вуз фәненең илебездәге фәнни-техник прогресска йогынтысын арттыру ысулының рухландыргыч үрнәге була ала. Проблемалылык, материаль дөньяның иң яңа һәм иң нечкә законнарына таяну, студентлар белән тыгыз элемтәдә тору — безнең көннәрдәге вуз фәненең мөһим сыйфатлары әнә шундый. КПССның XXVII съезды карарлары таләп иткәнчә, фәнни-техник прогрессны кардиналь тизләтү һәммәбезнең уртак бурычы булып әверелде. Вузларның гаять зур мөмкинлекләре кайберәүләрдә мондый иллюзия тудыра: имеш, галимнәр алынсын гына, фәнни- техник прогрессның төп мәсьәләләре шунда ук хәл ителәчәк. Алай гына булса икән! Беренчедән, фәнни-техник прогресс тибындагы процесслар фәннең үзендә үк актуаль. Икенчедән, галимнәр үзләренең йөзләрчә, меңнәрчә яңалыкларын, идеяләрен тормышка ашыруны оештырса да, моны әле фәнни-техник прогресс дип әйтеп булмый. Сүз производство сферасында яңа культура, яңа «цивилизация» булдыру турында бара Шунысын яхшы аңларга кирәк: бу цивилизация өчен көрәшнең стратегик мәйданнарында галимнәр, чыгыш ясый алса да. «патрон ташучы», көрәшнең төл тупларының «фитилен кабызучы» кебек ярдәмче рольдә булачаклар. Бу көрәшнең төп хәрәкәтләндерүче көче — җәмгыятебез базисының экономик законнарын камилләштерү һәм монда, партиянең XXVII съездында билгеләп үтелгәнчә, Госпланның тоташтан планлаштыруы нигезендә фәнни-техник прогрессны идарә итүнең бөтен системасын үзгәртеп кору, «барлык яңаны һәм алдынгыны актив кертә торган, югары сыйфатлы һәм файдалы әйберләр җитештерү юлларын эзли торган тикшеренү учреждениеләренә, промышленность предприятиеләренә генә өстенлек тәэмин итүче этәргечләрне табу» бурычы тора Шушы алымны үткәрү фәнни-техник прогресста тамырдан борылышка китереп, аны җитештерүче көчләр үсешенең төп закончалыгы итеп кенә калмас, фәннең үзенең дә гөрләп үсүе өчен яңа стимуллар бирер, ф. Энгельсның мәгълүм формуласын искә төшерик «Җәмгыятьтә техник ихтыяҗ барлыкка килә икән, бу фәнне бер дистә университетка караганда ныграк алга җибәрер». Мондый борылышны дөрес аңлау һәм зиһенгә алу өчен безгә фикер сөрешебезне, психологиябезне үзгәртеп корырга кирәк. XXVII съезд карарлары фән эшлеклеләре алдына күтәренке таләпләр куйды. Бу исә җәмгыятьнең экономик базисында үзгәртеп корулар процессы инде башланып китүнең ышанычлы бер билгесе, һәм безгә, галимнәргә, үз хезмәтебезнең нәтиҗәлелеге өчен җәмгыятьнең тагын да катырак таләпләренә әзер торырга кирәк. Кайбер урыннарда әле дә очраучы гамьсезлек, җавапсызлыкны бетерергә туры киләчәк, һәм никадәр тизрәк бетсә, шулкадәр яхшырак! Гади генә мисал. Мәгълүм булганча, партия һәм хөкүмәтебез инженер-техник һәм фәнни работникларның хезмәт хакын камилләштерү турында мөһим карар кабул иткән иде. Иҗади хезмәтне стимуллаштыру, тигезләүчелек тенденцияләрен бетерү турында сүз бара Әмма без бу чарадан файдаланырга ашыкмыйбыз, чөнки яңалык күнегелгән тынычлыгыбызны боза, агым уңаена җай гына барырга мөмкинлек калдырмый Вуз галимнәре, эшчәнлекләрен активлаштырганда, әлбәттә, производствоның фәннилек сорала торган мәсьәләләрне теләбрәк кабул итүенә исәп тотачаклар. Монда әле күл нәрсәне төзәтәсе, үзгәртәсе бар һәр тармак, һәр предприятие, өстән күрсәтмә ке- теп тормыйча, фәнни-техник прогресс нигезендә производствоны һәм үзләренең бөтен эшчәнлеген яңарту буенча анык, озак вакытка исәпләнгән программалар төзесә, бик дөрес булыр иде. Предприятиеләр һәм оешмаларга фәнни-техник прогрессны формалаштыруда мөстәкыйльлек кирәк. Моның өчен яңа техника һәм технология службаларын. завод фәнен командалык югарылыгына, директив дәрәҗәгә күтәрү мөһим Аларны оператив эшчәнлектән бушату, оештыру һәм материаль яктан шактый ныгыту, аерым алганда, эксперименталь цехлар һәм участоклар, хуҗалык исәбендә эшләүче үзешчән инженерлык үзәкләре булдыру, эчке иҗади инициативага юл ача торган башка формалар куллану таләп ителә. Бу чараларны тормышка ашыру — ә ул инде хәзер үк мөмкин эш —съезд карарлары таләп иткәнчә, производствоны фәнгә йөз белән борырга, фәнни-техник прогресска ныграк тартылдырырга мөмкинлек бирер иде Ниһаять, вуз галименең үз яңалыгын кертү ечен завод юлында гомер үткәрүе һич тә килешми, чөнки бу аның төп хезмәтенә зыян китерә, ә производство үзе фәнни идеяләр һәм ачышларны йолкып алырга, аны эшкә җигү белән кызыксынырга тиеш. Съездда чыгыш ясаганда партия өлкә комитетының беренче секретаре Г И. Усманов: «Иртәгәге көн бик тиз бүгенге көнгә әверелә», дип бик дөрес әйтте Хәзер бу фикер аеруча әһәмият ала. Артта сөйрәлмәс өчен, вакыйгаларны читтән күзәтел торучы хәленә төшмәс өчен һәр көнне, һәр сәгатьне конкрет яңарту эшләренә багышларга, тизләтүнең текә баскычларыннан киң адымнар белән атларга кирәк