Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ҺӘМ КАЗАХ ӘДӘБИЯТЫ

Татар халкының бөек шагыйре Г Тукай исеме һәм иҗаты илдә яхшы билгеле Чөнки ул үз милләтенең генә түгел, күпләгән шәрык халыкларының. бөтен Россия хезмәт ияләренең моңзарын чагылдырды. Тукай әсәрләре XX гасыр башында Идел-Урал буйларында. Урта Азиядә. Кавказда һәм Кырымда иҗтимагый-политик фикер үсешенә, демократик карашлар тамыр җибәрүенә саллы өлеш кертте, дистәләгән милли әдәбиятларда якты эз калдырды Шуңа күрә күп кенә шәрык халыклары, җөмләдән, казахлар да. аны «үз шагыйребез». «үз җырчыбыз» дип кабул итте. Егерменче йөз башында кардәш төрки халыкларга иң көчле йогынты ясаган әдәбият — татар әдәбияты, иң күп җан азыгы биргән язучы — Г Тукай иде. Чөнки татар халкы бу дәвердә экономик, иҗтимагый-политик үсеш ягыннан башка кардәшләреннән шактый алгарак киткән, социаль һәм милли азатлык көрәшләренә киңрәк, көчлерәк тартылган иде Табигый ки. шул сәбәптән татар әдәбияты да халык тормышындагы әлеге прогрессив үзгәрешләрне үз вакытында чагылдыра башлады, демократик фикерләрне байрак итеп, укучыларны яңалыкка, көрәшкә канатландырды. Г Тукай исә иҗтимагый эчтәлеге тирән әдәби осталыгы югары реалистик иҗаты белән туган әдәбиятын яңа биеклекләргә күтәрде, татар мәдәнияты өчен генә түгел, бөтен дөнья классик әдәбияты өчен дә әһәмиятле әсәрләр язды һәм үзен талантлы шагыйрь, прозаик, публицист итеп танытты. Габдулла Тукай Аның исемен һәм иҗатын белмәгән кеше казах даласында, мөгаен, бөтенләй юктыр. Чөнки аның иҗаты гына түгел, тормышы да бик иртә казах җире, казах халкына бәйләнә Булачак шагыйрь тугыз яшендә ерак Казан артыннан безнең Уральск шәһәренә күчеп килә Әйтергә кирәк, бу күчү ятим малай язмышында зур роль уйный Уральск шәһәрендә рус мәктәпләре генә түгел, татар мәдрәсәләре дә яшәп килә, үз көндәлек матбугаты да бар. Шәһәрнең эшчеләр катламы да шактый ук күзгә күренерлек була, алдынгы карашлы укымышлылары да очраштыргалый Шәһәрдә үз халкыннан тыш. руслар, казахлар һәм бүтән милләт вәкилләре белән дә аралашу мөмкинлеге ачыла. Нәни Габдулла өчен монда тагын бер бик күңелле як та мөһим — хәлле җизнәсе Галиәсгар Госманов гаиләсендә ул. ниһаять, бер сынык икмәккә тилмерүдән котыла Уральск каласы Тукай тормышына чын мәгънәсендә якты борылыш урыны, үсү. җитлегү, кечкенә Апуштан зуп-зур Тукайга әверелү дәвере булып кереп кала Монда ул ун ел чамасы «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә, бер үк вакытта өч ел рус классында да укый. Иргали. Нургали исемле казах шәкертләре белән дуслаша, шәрык- ның һәм гарепнең күп кенә шагыйрьләре, әдипләре, философлары иҗаты белән таныша, якындагы Җымпиты. Каратүбә дигән казах авылларын һәм җәйләүләрен ИСХАКОВ БӨРКЕТ ИБРАҺИМОВИЧ 11924) — СССР Язучылар союзы члены, шагыйрь һәм тәрҗемәче. филология фәннәре кандидаты. Казахстан Фәннәр академиясенең М. Әүэзов исемендәге Әдәбият һәм сәнгать институты елкән фәнни хезмәткәре. Казах әдәбиятының халыкара багланышлары, шул исәптән, казах-татар әдәби бәйләнешләрен өйрәнә. ’Казах-татар әдәби бәйләнешләре’ (1976) монографиясе һәм күп кенә әдәби җыентыклар авторы. Т барыл күрә Ул әдәбият дөньясына да беренче тапкыр шушында аяк баса Соңыннан язган истәлекләрендә Тукай казах җирендә үткән гомерен сагынып искә ала Үзе искәртүенчә, ул монда татар әдәбияты, татар халык иҗаты белән генә түгел- казах үләңнәре (шигырьләре җырлары) белән дә таныша, бигрәк тә сюжетлы казах җырларын ошата Мәгълүм булганча. Г Тукай 1910 елның 15 апрелендә Казанның -Шәрык» клубында «Халык әдәбияты» дигән лекциясен сөйли Ул монда кайбер китаби әсәрләрнең теле халыкның җанлы теленнән ерак икәнлеген борчылып билгеләп уза һәм фикерен раслар өчен. «Таһир-Зөһрә-гә дә мөрәҗәгать итә Сазың күп моң кылады. ишеткән таң калады Гариб гашыйк, якын кил исмеңез кем булады7 Шагыйрь шушы өзекне китерә дә Бу кем телендә7 — дип сорый — Кыргыз (казах — Б. И.) телендә. Бу кем китабы7 Татар китабы Бу — татарның искедән бирле укылып килгән әдәби китабы Минем гөманымча кечкенә чагында шушы китапны укып, җыламыйча үскән ирләремез вә хатыннарымыз сирәктер» Тукай бу лекциясендә казах теле үзенчәлекләрен дә, казах һәм татар телләренең үзара якын һәм аңлаешлы булуын да бик яхшы белүен раслый Алай гына да түгел, ул әле үзенең казах халык иҗаты белән яхшы таныш икәнлеген дә исбатлый «Кыргыз (казах — Б. И ) халкында булган кеби. бер-берсенә каршы җырлашу безнең халыкта әле һаман да бар Ләкин кыргызлардагы кеби. шома вә яхшы чыкмый»,— дип дәвам итә ул лекциясен Г Тукай 1912 елның маенда Троицк тирәсендәге бер казах җәйләвенә кымызга килә Карабалык авылында үзе өчен тегелгән махсус кунак тирмәсендә ике ай ярым ял ита. балачагыннан үз күргән халыкның хәяте гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше белән тагын да якыннанрак таныша Монда алган тәэсирләре мәшһүр шагыйрьнең берничә әсәренә илһам һәм этәргеч бирә «Бу — сахра. Бу — казакъ җире Коры степь һавасы Сөт каймак—теләсәң коен,' әле генә сауган саф кымыз Бүген генә суйган ит Бетен нәрсә табигый, бөтен нәрсә алдаусыз»,—дип яза ул бу хакта ■ Макал әи махсуса» дигән юлъязмасында Шәһәр сөременнән, бозык һавадан, ыгы-зыгыдан төрле бәрелешләрдән йончып, хәлдән таеп килгән шагыйрьгә дала табигате шифалы дәва була Валлаһи, и валлаһи и валлаһи. Бәхте барлар кырда җәйли, наллаһи' Ак күмәч берлән ашарлык саф һава. Җир яшел, кошлар да сайрый валлаһи* Ак болыт күчмә казакълардай күчеп. Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи* — дн Тукай казах даласының табигатен» сокланып Тукай казах тормышын, казах халык иҗатын гына түгел казах шигырь төзелешен дә әйбәт белгән Ике кардәш халыкның әдәби багланышларын да күздән җуймаган «Әле истән чыккан икән, тагы бер ярты казакъ, ярты татар Акмелла хәзрәтләре бар икән Шигырьләреннән казакъ исе. күчмә халык исе чыгып торадыр» —ди ул «Шигырьләребез» мәкаләсендә Тукай шунда ук казах шигърияте тәэсирен татып иҗат итүче бүтән татар шагыйрьләре дә булуын искәртә -Әлгасрел-җәдит»нең 1907 елгы 2 февраль санында басылган «Шагыйрьгә әсәре буенча без аның М Гафури һәм Н. Думавины күздә тотуын чамалыйбыз Бер үк вакытта. Тукай телнең дә. шигырь төзелешенең дә милли нигездә һәм халыкчан рухта булырга тиешлеген белдерергә онытмый Г Тукай исеме әле үзе тере чакта ук казах иленә яхшы мәгълүм була Казандагы -Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып йөргән бер казах шәкерте 1913 елда шагыйрь вафат булгач, түбәндәге шигырьне чыгара Татарда акын үтте Тукай дигән. Ятим булып яшь кае калган чирдән һәр сүзе гәүһәр таштай ялтыраган. Гаҗәп-әй. акын иде уе тирән* • V III 161 Менә шушы кечкенә күләмле әсәрдә дә казах халкының Тукайга мәхәббәте, аның иҗатына югары бәя бирүе бик ачык төсмерләнә. Башка милләт язучылары белән бергә, казах каләм әһелләре дә Тукай иҗатыннан илһам ала Аларның егерменче елларда Тукай шигырьләрен укымаганын, шул шигырьләрдән өйрәнмәгәнен табу, гомумән, үтә кыен Иҗтимагый тормышка актив катнашу, заманының иң актуаль мәсьәләләрен күтәрү. аларны үткен һәм оста куя белү, һәрвакыт хезмәт ияләре мәнфәгатен яклау — кайсы гына яктан алсаң да. Г Тукай казах акыннарына әйбәт үрнәк күрсәтә Элек туган тел. милләт һәм милләтчеләр, казах хатын-кызлары турында әсәрләр безнең әдәбиятта юньләп күренмәсә. Тукай тәэсирендә бу темалар казах язучылары иҗатында торган саен киңрәк урын ала бара Мәсәлән. С Турайгыров туган тел, казах кызларының аң-белем ягыннан артта калулары турында Тукай үрнәгендә шигырьләр яза С. Дүнәнтаевның «Милләтчеләргә» дигән шигыре дә иҗади бәйләнешкә мисал була ала. Тукайның остазлык роле С. Турайгыров. С Дүнәнтаев. С. Күбиев. Б. Кү- лиевләр иҗатында аеруча калку чагыла. Г Тукай исеме һәм аның әсәрләре 1913 елдан (-Айкап 7 сан) башлап казах матбугаты битләрендә даими урын алып килә, аңа әледән-әле махсус мәкаләләр багышлана. Казах укучылары Тукай әсәрләрен элек асыл нөсхәсендә генә укый алса, хәзер инде алар белән туган телендә дә иркенләп танышу мөмкинлегенә ия: Совет дәверендә алар алты мәртәбә аерым китап итеп басылды. Шагыйрьнең йөз еллыгы уңае белән исә җиденче җыентыгы— -Күңел йолдызы» дөнья күрде. «Үрнәк тормыш» сериясендә И Нуруллинның шагыйрь гомеренә һәм иҗатына багышланган -Тукай» документаль повесте басылып чыкты Тукайның ’Шүрәле» поэмасына нигезләнеп язылган Ф Яруллин балеты Абай исемендәге Казах дәүләт опера-балет театры сәхнәсендә уйналды Тукай тормышы һәм иҗаты С. Моканов. Җ Сыздыков. С Машаков шикелле язучыларыбыэ. Т Нортазин. С Талҗанов. С Сәетов кебек галимнәребез тарафыннан даими яктыртылып киленә Байтак шагыйрьләребез аңа багышлап шигырьләр, Эзтай Мамбетов исә «Тукай башланганда» дигән поэма иҗат итте. Татар кызына өйләнеп гомер иткән, татар язучыларының китапларын. -Казан утлары журналын өзлексез алдырып укып барган шагыйрь Җакан Сыздыков (1901—1978) исемен аерым телгә алу урынлы Ул татар язучыларын, бигрәк тә Г Тукай әсәрләрен тәрҗемә итүгә күп көч салды, аның тормышына һәм иҗатына багышлап мәкаләләр бастырды чыгышлар ясады, татар остазы образын байтак шигырьләрендә гәүдәләндерде Шагыйрьнең халык күңелендә яшәвен сурәтләп: «Олы остазым Габдулланың шигырьләреннән өлге аламын»,— дип белдерә автор Җакан Сыздыков Татарстанга икенче мәртәбә килгәч. Тукайга бәйле барлык җирләрне яңадан күреп күңелендәге тойгыларны яңарта һәм баета. Казах халкының кайнар мәхәббәт хисләрен шигырьләрендә дулкынланып бәян итә. Э Мамбетовның Тукай башланганда поэмасында. Т Әлемколовның -Габдулла Тукайга’. Г Җомабаевның -Тукай җыйган хәрефләр» шигырьләрендә дә кардәш халыкның мәшһүр шагыйре образы, аның иҗатының гүзәллеге, игезәк милләтләрнең дуслыгын ныгытуда әһәмияте зур хөрмәт белән һәм сөеп гәүдәләндерелә Тукай иҗатын сокланып өйрәнүче, аңа югары бәя бирүчеләрнең берсе — Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты М Әүэзов. Мәшһүр татар шагыйрен яшьли танып-белеп үскән казах язучысы үзенең бик күп фәнни тикшеренүләрендә Тукай исемен һәрвакыт Абай. Абовян. Ахундов. Чавчавадзелар сафына куя. аның шәрык һәм гареп классикларыннан бердәй өйрәнүең, әмма замандашлары ихтыяҗын тулырак канәгатьләндерү өчен. Европа әдәбиятлары, шул исәптән, демократик рус язучыларының реалистик иҗаты тәҗрибәсенә ныграк таянуын, шуңа күрә төрки халыклар тарафыннан аның әсәрләре бик тиз үз ителүен аңлата. Әүэзов 1949 елда язган «Пушкин һәм Совет Көнчыгыш кардәш әдәбиятлары мәкаләсендә: «Татар әдәбияты тарихында Габдулла Тукай гаять әһәмиятле эш башкарды.— ди.— Ул үз иҗатында рус реализмы, рус революцион-демократик традицияләрен дәвам итте. Ислам фанатизмын һәм рухи торгынлыгын кискен хөкем итүче, үз халкының алдынгы җәмәгать эшлеклеләрен ышанычлы төстә рус культурасын үзләштерүгә баг- ландыручы Тукайның горур шигърияте ирек сөюче Пушкин шигъриятенә якын Иде. Тукайның Пушкин реализмын кабул итүе дә мөһим. Шушы нигездә ул үз дәвере җәмгыятенең кимчелекләрен һәм тарихи каршылыкларын тирән ачуга иреште Тукай чын халык шагыйре иде Аның шигырьләренә төшенке рух бөтенләй хас түгел Аның ижатында һәрвакыт якты, кояшлы ометле башлангыч өстенлек итә Пушкин шикелле, Тукай да жаны-тәне белән ватанының якын киләчәгенә ышанаКазах совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе, атаклы шагыйрь Ильяс Җан- сүгерев (1894— 1937) тормышы һәм ижаты да татар халкы, аның әдәбияты белән тыгыз бәйләнгән Ул татар язучылары әсәрләрен балачагыннан укып үсә Моңа атасының татар китаплары да байтак булган шәхси китапханәсеннән файдалануы. Казан мәдрәсәләре үрнәгендә оештырылган Карагач мәктәбендә татар мөгаллимнәреннән укуы да этәргеч бирә Алар казах шәкертләрен Г Тукай. Г Камал Ф Әмирхан. М Гафури һәм башка татар язучылары әсәрләре белән киң таныштыра Укучылар мәктәпкә алдырган Казан. Оренбург. Уфа татар көндәлек матбугатын да укып бара Менә шундый мохигга үскән егет тагар кызына өйләнә Мәскәүдә укыганда да. Казахстан Язучылар союзы идарәсе председателе булып эшләгәндә дә гомер буе татар укымышлылары белән хезмәттәшлек итә. ике әдәбият дуслыгын ныгытуга теләп катнаша Моңа аның Тукай әсәрләрен тәржемә итүе дә дәлил Совет язучы- ларының беренче съездында Кави Нәҗми. Сәрвәр Әдһәмова һәм бүтән татар каләмдәшләре белән таныша бергә фотога төшә, съезд трибунасыннан казах халкы яратып укый торган бөек язучылар исәбенә Г Тукайны да кертеп сөйли Күренекле казах язучысы Сабит Моканов (1900—1973) татар әдәбияты белән шулай ук бала чагыннан дуслаша Тукай шигырьләрен укып әсәрләнә Ул бу хакта • Гомер мәктәбе» трилогиясенең -Габдулла Тукай- бүлегендә ихлас күңелдән олылап яза С Моканов Тукайның революциягә кадәр үк кулына төшкән татарча җыентыгын гомере буе кадерләп саклый, гомере буе кайта-кайта укЫй казах матбугатында кардәш халыкның атаклы шагыйре хакында күп мәртәбәләр чыгыш ясый Аның остазын югары бәяләгән -Мәңге яшәячәк шагыйрь- мәкаләсе Тукайның 75 еллыгы уңаеннан Алма-Атада «Казах әдәбияты» (1961. 14 июль) газетасында һәм Казанда • Совет әдәбияты-'(1963, 6 сан) журналында донья күрә С Мокановның бу хезмәте —татар демократик мәдәниятен аның иң зур вәкиле Г Тукайны тәкъдир итү. торки халыкларның иҗтимагый фикерен һәм әдәбиятын үстерүдә шагыйрьнең әһәмиятле ролен бәяләү ягыннан алега кадәр казах җәмәгать эшлеклесе һам иҗатчысы язган иң дөрес, иң гадел мәкалә С Мокановның Тукай әсәрләреннән юаныч һәм илһам алуы башка татар язучылары иҗатына да игътибар итәргә, тормышында һәм эшендә тугандаш халык вәкилләре белән дуслашуга сәбәп булды Соңра бу дуслык аның иҗатында да чагылды — «Бутакүз- романында һәм башка күп кенә әсәрләрендә татар халкы вәкилләренең сөйкемле һәм тормышчан образлары бирелгән С Моканов татар әдәбиятын, аерым алганда. Тукай иҗатын туган халкына таныту юлында һәрвакыт чын күңелдән бирелеп эшләде Казанда шагыйрьнең сиксән еллыгын уздыруда катнашты, хезмәтләре очен Татарстан АССР Верховный Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде Г Тукайның 90 еллыгы бөтен Казахстанда һәм аеруча шагыйрьнең яшьлеге узган Уральск өлкәсендә тантаналы төстә билгеләп узылды Уральск шәһәрендә аның исемен мәңгеләштерү чаралары күрелде татар һәм казах язучылары бергәләп үзләренең уртак остазларын хөрмәтләде, җаеклылар мәшһүр шагыйрьне онытма-ларын, аның исеме белән горурлануларын тагын бер кат исбат иттеләр Тагар халкының сөекле шагыйре Г Тукайның йоз еллыгын да Казахстан җәмәгатьчелеге үз улы бәйрәмедәй билгеләп узды Аның тормышы казах халкы тормышыннан. аның гаҗәп осталы» белән язылган бай эчтәлекле әсәрләре казах әдәбиятыннан аерылгысыз икәнлеген тагын бер мәртәбә басым ясап күрсәттеләр Чөнки Г Тукай иҗаты чыннан да, безнең рухи дөньябызны баетуга — социаль һәм милли аңыбызны уятуга туган әдәбиятыбызны үстерүгә — аның яңа фикерләр жанрлар һпм формалар белән тулылануына, сәнгатьчә маһирлыгы күтәрелүенә хезмәт итте Менә шуңи күрә б«нк татар шагыйре Г Тукайның изге исеме аның якты образы һәм гасырларга барачак ялкынлы иҗаты Казахстанда — безнең күңелләрдә, газиз Абаебыз шикелле һәрвакыт якты йолдыз булып балкый