ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Гариф Ахунов: Тәрҗемә практикабызда эчтәлекне тулы килеш саклау да. милли колоритны бирә белү дә, метафораларны түкми-чәчми укучыга китереп җиткерә алу да бик мөһим Болар бәхәсле мәсьәләләр түгел Ләкин шуңа ничек ирешергә’ Менә монысы катлаулы мәсьәлә һәм без аны әдәби тәрҗемә өлкәсендә тәҗрибә туплаган талантлы авторлар ярдәменнән башка чишә алмабыздыр. мөгаен. Безнең республикада тәрҗемә теориясе буенча җитди шөгыльләнүче кеше, минем белүемчә, фәннәр докторы Рүзәл Юсупов кына Ул әтрафлы мәкаләләр язып, журналда бастырса, бик файдалы эш эшләгән булыр иде Ләкин бит ул да рус теленнән татарчага тәрҗемә кылу мәсьәләләре белән генә шөгыльләнә Бездә русчаны да, татарчаны да яхшы белгән, дөресрәге русчаны бик яхшы, камил белгән, шул телдә иҗат итә алган, татарчаны чагыштырып карардай дәрәҗәдә белгән Рафаэль Моста- фин бар Ул инде үзәк газеталарда да, республика матбугатында да бу хакта язып чыкты Әгәр Мостафин капитал бер хезмәтен тәрҗемә мәсьәләләренә багышласа һәм ул хезмәт татар әдәбиятын русчага тәрҗемә итүгә багышланса, зур эш эшләнгән булыр Эчтәлекне һәм метафораларны укучыга тулы килеш җиткерү үзеннән-үзе билгеле мәсьәлә Ул бары тик тәрҗемәнең (квалификацияле тәрҗемәченең) үз эшенә намус белән каравы, иренмичә, җеп-бөртекләп эшләвенә бәйле булса, милли колоритны саклау мәсьәләсе шактый ук четерекле, тәрҗемәченең индивидуаль үзенчәлегенә кайтып кала Соңгы вакытта миңа берничә тәрҗемә әсәрен рецензияләргә туры килде Әйтик. Лирон Хәмидуллин казах язучысы Саин Моратбековның «Кыргый алмалар» повестенда милли колоритны саклау буенча моңарчы күзгә бәрелмәгән уңышка ирешкән Автор моңа бер яктан диалоглардагы үзенчәлекле казах сүзен татар теле текстында калдыру белән ирешсә, икенчедән, сүз тезмәләрен казахчадагы тәртибе белән саклау аркасында ирешә алган -Ат җилкәсенә берегеп утыра* кебек тәгъбирләр — шуның мисалы Соңгысы аеруча уңышлы, чөнки бу җөмләне уку белән күз алдына шундук атка атланган казахның кыяфәте күз алдына килеп баса Әйтерсең, ат белән кешене бер бөтен сын ител коеп куйганнар Моннан тыш Л Хәмидуллин тәрҗемәсендәге милли колоритны бирә торган тагын бер отышлы алымны күрсәтеп узасы килә Казах телендәге атамаларны тәрҗемәче парлы сүз итеп ала. ягъни казахча терминга аның татарчасын да китереп куша Мәсәлән, куй-сарык. исән-аман нукта-йөгән. табындастархан, болак-чишмә һ б Бу бик дөрес табигый хәл. ник дигәндә, бездә савыт-саба инде күптән парлы сүз булып киткән >Саба*ның үзен генә алып карасаң ул бит безнең сүз түгел Ул бит шул ук Урта Азиядән кергән сүз — бурдюкның казахчасы Боларга Л Хәмидуллин казах халкы телен, тормыш-көнкүрешен яхшы белүе, культурасын өзлексез өйрәнүе аркасында ирешкән Хәер, монысы журнал анкетасындагы икенче сорау Аңа да юл уңаенда гына түгел, нык уйлап, җитди итеп төпле җавап бирергә кирәк Әйе. тәрҗемәнең уңышлы килеп чыгуын тәрҗемәченең таланты да. осталыгы да. халыклар тарихын, культурасын, телен белүе дә хәл итә Беренче карашка болар барысы бер төшенчә кебек, әмма уАлана башласаң, барысы бер үк төшенчә түгел икәне аңлашылыр Беренче чиратта әдәби тәрҗемә эшенә тотынган кешенең талантлы булуы кирәк Чөнки талантны талант кына тулысынча аңлый ала Тукайны талантсыз тәрҗемәче русча ничек бирә алсын’ Җәлил белән Кәримне дә. Такташ белән Туфанны да талантсыз тәрҗемәчеләр -коры сөяккә* калдыруы мөмкин Үзәк нәшриятларда соңгы вакытта милли әдәбиятлар исәбенә туенып ятучы сәләтсез шигырьчеләр күбәйде Алар теләсә кайчан, теләсә кайсы телдән, теләсәң күпме шигырь аударалар Әйе. аударалар, тәрҗемә итмиләр, оригиналдагы зурлыкны аңларга теләмиләр Менә монда инде телне белү, һич югы халыкларның тормышын, культурасын белү ифрат та кирәк нәрсә Телне белмәгән, халыкның күңелен белмәгән, аның мең еллык иҗат хәзинәсен өйрәнмәгән тәрҗемәче, гәрчә талантлы булса да. тулысынча уңышка ирешә алмый Моның ачык мисалы —Такташ тәрҗемәләре Һади Такташны русчага күренекле рус совет шагыйре, даны илгә таралган шагыйрь Леонид Мартынов тәрҗемә итте Тик ул аны яртылаш кына бирә алды Яртылаш дип шуңа әйтәм. Такташ русчада трибун, революция трибуны Мартынов аны Маяковский кебегрәк итеп күз алдына китерә Әмма Такташ бит татарчада, оригиналында. трибун гына түгел, лирик та дөресрәге — Такташ революцион хисләрен, яңа җәмгыять идеяләрен җылы лирикага төреп бирә ТЬрҗемәче исә аның оригиналын белми, шул сәбәпле Такташ русчада бөтенләе белән үзе булып чыкмаган Без әлбәттә. Леонид Мартыновка эшләгән кадәрлесе өчен дә рәхмәтле. Такташны русчада яңгыратуга. классигыбызны пропагандалауга ул үзеннән җитди өлеш кертте әмма үз вакы1-19 тында Такташның рухын, язу алымын аңа аңлатып бирүче булган булса, без хәзер Такташ русчала тулысынча яңгырый дип горурланып йөргән булыр идек Өченче сорау — тәрҗемә оригиналның бвтен байлыгын биреп бетерә аламы, тәрҗемә ителми торган шагыйрьләр яки аерым әсәрләр буламы’ — беренче карашка бик ансат җавап биреп була торган сорау Тәрҗемә беркайчан да оригиналның бөтен байлыгын биреп бетерә алмый Юкса Көнчыгыш һәм Көнбатыш даһиларын бер гасыр эчендә генә дә унар мәртәбә тәрҗемә итмәсләр иде Биредә вакыт факторы да бик моһим Чонки заман сәнгать җәүһәрләренә үз таләпләрен куя. заман даһиларны үзенчә аңлый тәрҗемә яңабаштан эшләнергә тиеш булып чыга Классикларны бер читкә куеп торып, үз практикабыздагы гап-гади мисалга кайтып карыйк Мисал өчен, Әхсән Баян прозасын Ул безнең тормышыбыздагы кире якларны, үсүгә йуз тоткан кире тенденцияләрне сәнгатьчә шартлы алым белән камчылап бара, зур гомумиләштерүләргә китереп җиткерә Бер дә яшерен-батырын түгел аны тәнкыйтьчеләр арасында да. язучылар җәмәгатьчелегендә дә бик әллә ни хупламадылар Илебездә кискен борылыш, илдә ныклы тәртип урнаштыру, хезмәт дисциплинасын ныгыту башлангач, әхлак-мораль мәсьәләләре һәркем өчен—министрдан башлап гади эшчегә, колхозчыга һәм хезмәткәргә кадәр — тигез итеп куелгач. Әхсән Баянның прозасы безгә калкурак булып күренә башлады Димәк, аның моңарчы тәрҗемә ителгән прозасы (минем уемча, шактый ук дәрәҗәдә уртача тәрҗемә ителгән прозасы) яңабаштан каралырга, яңа таләпләр күзлегеннән каралырга, игътибар беләнрәк каралырга тиештер дип беләм ТЪрҗемә итеп булмый торган шагыйрьләргә яки аерым әсәрләргә килгәндә, беренче нәүбәттә моның үрнәген Пушкинда күрергә кирәк Шушы көнгә кадәр Пушкинны Европаның оригиналдагы дәрәҗәсендә укый алганы юк Моны совет классиклары Фе- дичнар. Фадеевлар. Твардовскийлар заманында әйтә килде Я помню чудное мгно- венье-ны илебез халыклары теленә, шул исәптән татар теленә дә ничәмә-ничә мәртәбә тәрҗемә итеп карадылар, булмый. Җәүһәр тәрҗемәдә югала. Тукайның -Туган тел-ен дә мин шундый әсәрләр исәбенә кертер идем -Әткәмәнкәмнең теле» төшенчәләрендә -И туган тел1- дип өзелеп әйтүләрдә моң бар. аһәң бар, газизлек бар. «отца- матери язык- дигән төшенчәдә моң да. аһәң дә юк Туфан шигырьләренең күбесенә тәрҗемәчеләрнең теше үтми Югала Туфан — ул 50 еллык титаник хезмәте белән ирешкән халыкчан моң, русча әйткәндә, сплав югала -Оригиналданмы. подстрочниктанмы тәрҗемә итү яхшырак - дигән мәсьәләгә мин болай карыйм Әгәр дә оригиналны белүче талантлы да булса, оригиналдан тәрҗемә итү шәбрәк Инде оригиналны белүченең өстенлеге бары тик оригиналны белүгә генә кайтып кала икән, талантлы тәрҗемәченең подстрочниктан тәрҗемә итүен кулайрак күрәм' Сибгат Хәкимне оригиналны белүчеләр дә тәрҗемә иттеләр, әмма Ярослав Сме- ляковның тәрҗемәләре аларныкыннан бер баш югарырак Чөнки талантны талант аңлаган, рухына төшенгән. С Хәкимнең хәтта татарчадагы моңын да саклый алган Подстрочник тәрҗемә ясаучылардан да талант таләп ителә Юкса, Рәсүл Гамзатов әйтмешли, сәнгатьчә ясалган кувшиннан чүлмәк ватыклары гына калырга мөмкин Бездә проза буенча подстрочник ясаучылар арасында иң зур осталыкка ирешкәне Рәис Сабиров дип саныйм Ул менә оригиналның барлык төсмерләрен подстрочникта аңлатып бирергә тырыша, ә тәҗрибәсез, яки сәләтсез подстрочникчылар турыдан гына ярып баралар, оригиналның рухын югалталар Әйтик, прозада «башлы-күзле булды» дигән тәгъбир очрый икән, алар аны «женился» дигән сүз белән генә биреп китәләр. Бу әдәби әсәрне корытуга китерә Ә бит ‘башлы-күзле булу» төшенчәсендә йортка баш булу да. күзәтү-барлау да. киңәшеп эшләү дә бар Мондый очракта Р Сабиров йөгертеп кенә узмый шул инде, җәя эчендә әлеге тәгъбирнең мәгънәсен иренмичә аңлатып бирә Бәй. шулай булгач, подстрочник ясаучыга әле таланттан тыш эрудиция дә, тел төсмерләрен белү дә. халыкның культурасын үзләштергән булу да. намуслылык та кирәк икән Шагыйрьнең чын тәрҗемәчесе кем’ Подстрочник ясаучы белән әдәби тәрҗемәче кулга-кул тотынып эшләгәндә генә чын тәрҗемә була ала Шунлыктан хәзер Татарстан Язучылар союзы идарәсе Тукайның, Такташның, Җәлилнең, Туфанның, минем белүемчә, яңа подстрочникларын эшләтә Бу инде гади подстрочник кына түгел, фән- ни-филологик тәрҗемә. Ул бер генә дә түгел. оч вариантта эшләнә әсәрнең эчтәлеге, формасы, ритмикасы бирелә Андый тәрҗемәләрне Кавказда типографиядә бастырып. тугандаш республикаларга әдәби тәрҗемә өчен кулланма итеп тарату очраклары гел арта бара Бүгенге шагыйрьләребезнең русча чыккан китаплары турында нәрсә әйтә алам’ Равил Фәйэуллин белән Ренат Харис үзләренә лаеклы тәрҗемәчеләрне таптылар Русчада да яңгырыйлар С Хәкимнең Р Моран. Н Беляе в, Н Сидоренко. Я Смеляков. Р Бохараев тәрҗемәләре яхшы яңгырый. Р Кутуй аны бераз үзгәртә, катлауландыра төшә, әмма поэзиясен югалтмый Шулар янында С Хәким рухына туры килеп җитмәгәннәре дә бар әле Нури Арсланов русчада барып чыкмады. Гамил Аф залның шушы көнгә тикле үз тәрҗемәчесен таба алганы юк Зөлфәт белән Марат Акчу- ринның дуслыгын әйбәт хәл дип саныйм Зөлфәтнең русчада күптән түгел басылып чыккан китабы зур өмет уята Илдар Юзеев та. ниһаять, тәрҗемә ителә башлады, хәзергә үз дәрәҗәсенә җитеп бетә алмый Хисам Камалов поэзиясе бик аз тәрҗемә ителгән Шәүкәт Галиевне Казан шагыйрьләре үзенчәлеген саклап тәрҗемә итеп киләләр Бездә тәрҗемә ителмәгән Нәкый Исәнбәт. Шәйхи Маннур. Әнвәр Давыдов. Роберт Әхмәтҗа- нов. Рәдиф Гатауллин, Мөдәррис Әг-ьләмов Роберт Миңнуллиннар бар Әхсән Баянның шигырьләре матур гына тәрҗемә ителә башлап, китабы үзәк матбугатта да уңай бәя алган иде. никтер тукталды Әдип Маликовны Н Старшинов әйбәт тәрҗемә итә иде — өзелде Саҗидә Сөләйманованың танылган Мәскәү шагыйрәсе Людмила Щипахина ике китабын тәрҗемә итте, рухы сакланган Әмма бүгенге шагыйрьләребезне тәрҗемә итү буенча да. миңа калса, эшлисе эш тау кадәр әле Бүгенге прозаикларның русча чыккан китаплары поэзиягә караганда сыйфатлырак дигән фикердә торам Мәсәлән. Шамил Бикчуринның ике романын да күренекле рус язучылары В Чивилихин һәм Ю Сбитнев тәрҗемә иттеләр М Хәбибул- лин. М. Маликова үз тәрҗемәчеләрен таптылар Озак кына азапланганнан соң Аяз Гыйләҗев га тәҗрибәле тәрҗемәче В Сафоновка юлыкты Шул ук тәрҗемәче Вакыйф Нуруллин китапларын русча яңгы- рата алды В Нуруллинның Р Кутуй эшләгән тәрҗемәлйре дә укучыда уңай фикер калдыра Мәхмүт Хәсәнов начар тәрҗемәдә генә күренде әле. Әхәт Гаффнр күп һәм яхшы тәрҗемә ителә Заманында Рафаил Тохфәтуллинны В Лукашевич бик яхшы тәрҗемә итә иде. ул үлгәннән соң Р Тох- фәтуллин русчада бөтенләй диярлек күренми башлады Шамил Рәкыйповкың хәрби- патриотик темага язылган повестьлары үз вакытында һәм яхшы тәрҗемә ителеп киләләр Атилла Расих русчада да яхшы яңгырый Ләкин татар прозаикларын тәрҗемә итүдә кайбер уңышларыбыз булуга да карамастан, ирешәсе бик күп Талантлы язучы, тарихи романнарга юл яручы Нурихан Фәттахны М Зарипов русча Казанда чыгарды. Фәридә Каюмова: Швүкрт Галиевнең рус телендә чыккан • Волшебное зеркало* (Казан. 1984 ел) дигән китабыннан кайбер мисаллар китерик әле Артык сайлап тормасТан. -Беренче тамчы* дигән шигырьгә тукталыйк Иң беренче Тамчы тамды Мәскәүдә аның беренче яшьлек романыннан башка әсәре басылганы юк Гаять дәрәҗәдә үзенчәлекле оригиналь язучы, тел «тасы Хәсән Сарьян русча чыкмады әле Әмирхан Еникине байтак тәрҗемәчеләр русчага әйләндереп карады күбесенең теше үтмәде. А Бадюгина аның иҗатына беркадәр якын килә алды, рухын төшенеп тәрҗемә итте. Хисам Камаловның «һәркемнең гомере бер генә- романын сугыш ветераны В Мальцев эшләде. -Безне өйдә көтәләр» романын югарырак дәрәҗәле язучы тәрҗемә итсә, яхшы булыр иде. чөнки ул В Быков әсәрләре белән ярыша алырдай роман Мөхәммәт Мәһдиев русчага күп тәрҗемә ителде, ■ Без — кырык беренче ел балалары »н исәпкә алмаганда, үз югарылыгында тәрҗемәсе булмады Илебездә милли әдәбиятларны баету, үзара якынайту чарасы буларак, киләчәктә тәрҗемә эшен ничегрәк яхшыртырга мөмкин9 Моның нинди чаралары бар'1 Тәрҗемә эшен яхшырту татар әдәбиятын республикаларда, ил күләмендә пропагандалауның мин бер юлын күрәм Ул хакта инде байтак еллар буе әйтеп киләм. әле һаман да шул фикердән кире кайтканым юк Татарстан китап нәшрияты каршында классикларыбызны русчага чыгару буенча безгә махсус редакция булдырырга кирәк Андый редакция оештырылып, гамәлгә керсә. без Мәскәүнең иң яхшы тәрҗемәчеләрен үзебезгә тарта алабыз, алар белән договорлар төзи алабыз, аларны үзебезгә чакыра, республикабызның иң матур урыннарында, урманнарында күл буйларында. Идел буе дачаларында урнаштыра алабыз Безнең әдипләр алар белән аралаша, бергә утырып эшли ала. киңәшә, консультация бир» ала Элемтәләр ул чакта елдан-ел ныгый, киңәя һәм без үз теләгәнебезгә ирешәбез Әлбәттә, үзара якынаю. элемтәләр киңәюнең башка төрле юллары да бар. тик алары кечерәк юллар. сукмаклар, иң кирәге — безне үзенә тарта, оештыра торган, финанслар белән эш итә торган үзәкнең булуы. Шуннан башка, күпме генә матур сүз сөйләмик, без әдәби тәрҗемә эшен, әсәрләребезне, бигрәк тә классикларны, русчага. русча аркылы башка телләргә тәрҗемә итүне ил күләмендәге, дәүләт күләмендәге эш дәрәҗәсенә күтәрә алмыйбыз Яз уянды1 Кушылырлар Тиздән аңар Зур елгалар' Бик гадәтн. җыйнак Боры алты юл Шигырьнең чынлыгы, кыйммәте дә фикер, хис зурлыгында һәм сурәт тыгызлыгында Менә шушы җанга нәрсәсе беләндер бик якын булган шигырьнең русчага тәржемә- сен укыгач, кинәт тәнеңә салкын су сипкәндәй чирканып китәсең: Капнула первая капелька маленькая и разбудила природу Скоро проснутся бурные воды. кораблики и пароходы. (Э. Блинова тәрҗемәсе) Бу шигырьдә, күргәнебезчә, күпме төгәлсезлек 1 «Капелька маленькая» дип әйтү дөрес түгел. «Капелька» дигән сүз үзе «совсем маленькая капля» (С И. Ожегов Словарь русского языка. 1953. с. 232 ) дигән мәгънәне аңлата 2. Беренче тамчы табигатьне уятмый, язны уята. Табигать — кешене чолгап алган органик һәм органик булмаган табигый маФериаль дөнья Табигать (природа) сүзе тәрҗемәгә урынсыз, ялгыш килеп кергән 3. Шигырьнең оригиналында корабльләр һәм пароходлар уянырлар» дигән сүзләр бөтенләй юк Ә шигырьне тотып торган -кушылырлар тиздән аңар зур елгалар» дигән йомгаклау фикере бөтенләй тошереп калдырылган. Тагын бер мисал Ш. Галиевнең -Шаһидә бал җыя» дигән шигырен тәрҗемә иткәндә тәрҗемәче Э, Блинова бөтенләй арттырып җибәрә Хәтта шигырьнең исемен дә «Бал җыюның яңа ысулы»'дип атый Шулай итеп шигырь тәмам шигырьлеген, эчтәлеген югалтып Бал җыюның яңа ысулы» дигән технологик процесска әйләнеп кала. Аның татарчасы болай. Шаһидә тапкан шешә, Шешәгә япкан шөпшә; — Ул миңа бал җыя ди. Монда куп бал сыя ди Тулып җиткәч баллары. Чыгарам ди аннары. Кузгалмыйбыз, карыйбыз. Шөпшәдән күз алмыйбыз — Шешә тиз тулыр микән. Күпме бал булыр икән’ Ә русчага тәрҗемә менә ничек килеп чыккан: Аниса поймала в лесу полосатую злую осу, в банку маленькую посадила, а заталкивая, говорила: — Пересажу ее в банку новую,— не в такую же — в трехлитровую, чтобы много мне принесла сладкого меда моя пчела Күрәбез, шагыйрь шөпшә япкан иде. ә тәрҗемәче башта шөпшәне -усал шөпшәгә-. аннан -бал корты»на әйләндерә «Икенче яңа банкага күчереп утыртам,— шундыйга түгел.— өч литрлыга»,— дигән сүзләрне тәрҗемәче -иҗат» итә Болар татарчада юк Ә татарчадагы: Кузгалмыйбыз, карыйбыз. Шөпшәдән күз алмыйбыз — Шешә тиз тулыр микән. Күпме бал булыр икән? — дигән юллар исә бөтенләй юкка чыгалар Тәрҗемәченең оригиналның авторы һәм укучылар алдында җаваплылыгы бик зур. Мин бу җаваплылыкнм врач-хирург җавап- лылыгына тиңләр идем. Хирург операциянең уңышлы үтүе өчен җаваплы булса, тәрҗемәче-шагыйрь художество әсәренең икенче телдәге яңгырашы, бөтенлеге ечен җаваплы. Без мисал өчен ике шигырьне генә алдык Кызганычка каршы, күпчелек шигырьләр белән дә шундый ук хәл Без «Дөнья әдәбиятына юл яхшы тәрҗемәләр аша».— дибез Әйе. хәзер шигырьнең юлы киң Рус теленә тәрҗемә ителгән шигырь рус теленнән башка телләргә дә күчә. Тик менә • Беренче тамчы». «Шаһидә бал җыя» шигырьләрен рус теленнән башка телгә күчерелүен күз алдына китерсәк күңел сискәнеп куя... Минем уемча, һәрбер шагыйрь үзен шигырьләренең тәрҗемәләренә карата ад- вокатяклаучы итеп эш итү белән бергә, аларга карата судья-хаким дә булырга тиеш