Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШНЫ ЯРАТУ

 

Кариев, Г Камаллар нигезләгән, М Фәйзи, К. Тинчурин, Т. Гыйззәтләр алга үстереп җибәргән, сәхнәсендә X Әбҗәлилов. Ф Иль- ская. Ф Халитов, Г. Шамуков кебек зур осталар уйнап киткән татар театрын җитмешенче-сиксәненче елларда «үз җилкәңә алу» ечен талантны саектырмый тотучы бер чыганак булырга тиештер? Җавапка мин көтмәгәндә юлыктым. Театр фойесында Т. Миң- нуллин китапларыннан оештырылган күргәзмәне карап йөри торгач, авторның яфрак кадәрле генә беренче китапчыгына күзем тештв Тәүге битен ачтым да елмаеп җибәрдем. Китапның кечкенәлеге елмайтмады мине. Беркем дә зшне калын томнар чыгарудан башламый. (Дистәләрчә еллар үтеп, бик күп китаплар бастыргач та. каләм әһелләре әнә шул беренче булып дөньяга килгән китапны кулга алу куанычын бүтән кичер- мәгәнлекләрен әйтәләр.) Мине китапның беренче бигенә яшь авторның үз кулы белән шаяртып язып куелган автографы елмайтты. «Күптомлык сайланма әсәрләрнең беренче китабы» дип язылган иде анда «Оптимист»,— дип әйтел куйганымны сизми дә калдым Шулчак башымдагы уйларым кинәт яктырып китте. Таптым бит теге сүзне! Оптимизм икән бит! Чыннан да. аның күпчелек әсәрләрендә шушы төшенчә гәүдәләнеше ярылып ята икән. «Бәхетле кияүндән алып «Әлдермештән Әпмәндәрпгә кадәр барысына да шушы сыйфат уртак икән. Театр бүген «халыкка дәрсе гыйбрәттер» генә дә түгел, ул бүген иҗтимагыи аң формалаштыруның бик әһәмиятле чарасы Т. Миңнуллин, драматург буларак, менә шуны аңлап эш итә Ул, иҗат иткәндә, бер үк вакытта укучыны да. тамашачыны да күздә тота. Укучы һәм тамашачы күңелен яулап алуның яңача ысулларын сынап карый. Пьесаларны укып, ләззәт алган кеше театрга тартыла. ә спектакльләрдән соң тамашачы кулына драма әсәрләрен алып укырга тели Бу юлларны язганда, алдыма драматургның барлык китапларын диярлек тезеп куйдым Алар арасында өчесе тышкы яктан берберенә нык охшаган «Китер юлың еракмы» (1978). «Кырларым-тугайларым» (1982). «Монда тудык, монда үстек» (1985) Өч китапны да рәссам Ю Денисов бизәгән Тышкы охшашлык шуннан килә булса кирәк Ләкин китаплардагы пьесаларда, бәхеткә каршы, форма төрлелеге күренә Аларда драманың да, комедиянең дә берничә төре бар. скетч интермедияләр дә онытылмаган Тагын да әһәмиятлесе — тормыш күренешләре төрлеАвтор. шул китаплардан үзенә иң уңышлы тоелган әсәрләрен җыеп 1985 елда «Совет ский писатель» нәшриятында аерым китап итеп бастырды «У совести вариантов нет» исемле әлеге китапта «Моңлы бер җыр» «Үзебез сайлаган язмыш-. «Әниләр һәм бәбиләр» ' Диләфрүзгә дүрт кияү» «Монда тудык, монда үстек». «Әлдермештән Әлмәндәр». «Ай булмаса. йолдыз бар». 'Дуслар җыелган җирдә» кебек әсәрләр бөтенсоюз укучысына тәкъдим ителә Тәрҗемәчеләр А Вольнов, О Дзюбинская Ал Санин Ю Мочалов әсәрләрнең русча шактый төгәл яңгырашына ирешкәннәр Иң беренче күзгә ташланганы — китапның исеме: «У совести вариантов нет». «Моңлы бер җыр» публицистик драмасының исеме русча шулай бирелгән Болан атау китапның тышына да чыккан Чөнки әлеге пьеса биредәге әсәрләрнең тема ягыннан гына түгел идея-эстетик эшләнеше буенча да иң әһә- миятлеләреннән Ни өчен тәрҗемәдә әсәр исеме үзгәртелгән? Биредә, әлбәттә, русларда моң сүзенең булмавы гына сәбәп түгелдер Болай исемләү әсәрнең идеясен шактый тулы ача шикелле. Яшь шагыйрь белән Муса арасындагы мондый диалогны искә тешерик Шагыйрь Ул дәһшәтле елларда гомерегезне саклап калу ечен мөмкинлекләр бар иде Гафу итегез, илне сату бәрабәренә димим Сезгә фронтка китмичә тылда калырга мөмкин иде. фронтта да тынычрак урын таба ала идегез Вариантлар бар иде Муса Вариант! Вөҗдан намус бер <енә бит ул. энекәем, вариантлар юк Бу диалогта совет кешесенең, коммунистның. шагыйрьнең сугышта уз урынының асыл мәгънәсен аңлавы никадәр тирән бирелгән! Муса бүтән юлдан китүне башына да китермәгән, җиңү хакына барысын да соң чиккәчә җиренә җиткереп башкарган Димәк, әсәрнең исеме үк укучыны шушы югары хисләр. Конкурска Г фикерләр дулкынына көйли. Китапны кулына алган кеше «Диләфрүзгә дүрт кияү» әсәре русчада ничек бирелгән икән дип кызыксыныр Чөнки татар телендә бик матур табигый яңгырый торган шаян- шук яшиләр сөйләме, җыр-такмак күренешләрен башка телдә яңгырату җиңел эш түгел. Бәхеткә каршы, ярыйсы гына килеп чыккан. Шул ук вакытта кайбер урыннарда, сүзләр •чүмәләсе»ннән тиешлеләрен эзләп тормыйча. турыдан гына кистереп чыгу белән дә очрашасың. Бу бигрәк тә җыр текстларына карый. Диләфрүз, мәсәлән, сәхнәгә дәртле җыр белән килеп чыгарга тиеш. Тәрҗемәче Ал. Санин җырны бирүне кирәк тапмаган Ә бит Диләфрүзнең уңганлыгы, матурлыгы, чаялыгы нәкъ менә шушы күренештә беренче мәртәбә күзгә ташлана Тагын бер детальгә тукталыйк Безнең карашка, ул тупас тоела. Галим атлы карт егеткә Диләфрүз мыскыл итеп болай җырлый: Сөям сине, сөям сине. Сөям сине үлгәнче. Русчада ул менә ничек; Обожать тебя я буду До доски до гробовой. «Головой» сүзенә рифма табам дип кенә ■ до доски до гробовой» дип булмый бит Тәрҗемәчегә әсәр тукымасының бик нечкә тирбәлешләрен белеп эш итәргә кирәк. Шунсыз оригиналдан читкә китүеңне көт тә тор. «Моңлы бер җыр» әсәрен исә автор тагы да камилләштерә төшкән. Муса, мәсәлән, үз гомерендә очраган иң яхшы кешеләрне исенә төшергәндә, русча вариантта аларны конкретлаштырып әйтә «Кайда сез, минем дусларым? Кашшаф Фәйзи, минем акыллы җитәкчем Александр Фадеев. Моабит мәхшәрләрен батырларча кичергән Андре Тиммерманс Минем җанга якын дусларым!. » һәм шуннан соң дуслары турында шигырь Розенберг белән сөйләшкәндә, киләчәк шагыйре фашистларның вәхши йөзен фаш итүдә дәлил итеп М. Җәлилнең «Бүреләр» шигырен файдалана. Болар әсәрнең тукымасын баетуга китерәләр Халкыбызның милли һәм интернациональ якларын ачуга Т Миңнуллин даими рәвештә көч сала. Әлмәндәр карт («Әлдермештән Әлмәндәр»), Гарифулла («Нигез ташлары»), Саттар («Монда тудык, монда үстек») һәм. ниһаять, Муса һәм аның көрәштәшләре («Моңлы бер җыр») — болар һәммәсе бер үк вакытта милли һәм интернациональ образлар. Яшәүгә дәрт, хезмәт ярату, бала җанлылык. уен-көлкегә маһирлек, халык бәхете өчен көрәштә батырлык, күңел көрлеге — Әлмәндәр картта гәүдәләнгән игелекле сыйфатларның кайберләре генә. Муса кебек үк, Әлмәндәр дә намусны вариантларга бүлеп карый алучылардан түгел Әҗәл дә аның урынына башка кешеләрнең җанын алырга тәкъдим итә Әмма карт кемдер исәбенә гомерен озайтучылардан түгел, мондый ахмак тәкъдим авыздан чыкмас борын ук кире кагыла. Кеше гомере чикле. Ләкин чын шәхес дөньяны үз яшәеше белән генә чикләп карамый, балалары, оныклары, килер буыннар турында кайгырта, дөньяны аларга да матур килеш калдырырга тырыша Кешеләрнең зур байлыгы — хәтер Халык хәтерендә саклануга һәркем лаек булмаска мөмкин. Моның өчен мәгънәле яшәү таләп ителә. Ә мәгънәле яшәү үзе ничек була? Ул әлеге дә баягы Әлмәндәрләр, Мусалар кебек яшәү. «Нигез ташларыхндагы Гарифулла да шулар рәтендә Ул да тормыш саф әхлакый нигезгә корылырга тиеш дип инанган. Балалары дә шулай дөрес яшиме? Соңгы вакытта аңа шул уй тынгылык бирми. Туган нигездән ара һәм вакыт ягыннан күбрәк аерылган саен, малайларында үзе канун итеп алган принципларның аерым очракларда йомшара баруын аңлый ул. Гарифулла картның йорты тузган, йорт җиткерергә каршы түгел ул, әмма моны намуслы юл белән эшләргә кирәк. Колхоз председателенә министр урынбасары булып эшләүче малае кушып салдырган йортның түбәсен икенче улы урлаган калай белән ябарга аның күңеле тартмый. КПСС Үзәк Комитеты һәм хөкүмәтебезнең хезмәтсез керемнәргә каршы көрәшне көчәйтү чаралары турында игълан ителгән карарлары һәм законнары да менә шундый күңелсез күренешләргә каршы юнәлдерелгән. Т. Миңнуллин андыйларга карата кискен чаралар күрүнең зарурлыгын моннан берничә еллар элек үк аңлаган һәм йөрәк кайнарлыгы белән әлеге әсәрен язган. Гомумән, Т. Миңнуллин — заман тормышын бик нечкәләп өйрәнә торган драматург Мәсәлән, «Монда тудык, монда үстек» җыентыгына тупланган әсәрләр бары тик бүгенге көн проблемаларына гына багышланган. Алар күп төрле, күп бизәкле, шуның белән кызыклы да. Шулай да автор вакыт-вакыт кабатлана башлый, әйтик, зирәк картлар белән артыграк мавыга кебек. Әлмәндәр белән Гарифулла образлары кайчакта бер-беренә охшап та китәләр. Саттар Биккинин да яшьләргә акыл өйрәтүче буларак күренә. Матур сыйфатларның өлкән буыннардан килүе табигый, аңа каршы килеп булмый, шулай да тормышны бүген төпкә җигелеп тартучылар арасындагы конфликт һәм ситуацияләрне язу зарурирак тоела. «Монда тудык, монда үстек» әсәрендә ул шулайрак булып чыккан да. Төп конфликт бертуган Илфат белән Надия арасында барлыкка килә. Туган җиргә, табигатькә карашта диаметраль капмакаршылыктагы коллизия әхлакый конфликтны хәзерли. Тик автор динамиканы ахырга кадәр югары накалда дәвам иттерми, аны гаилә кысалары белән чикләп куя. Илфат үсеш, эчке каршылыклар «ша дөрес юлга басуда ирләрчә ныклык күрсәтә алмый, ягъни вак даирәдә вакланып кала Әсәрдәге барлык персонажларның төп кайгысы шушы сакаллы сабыйны дөрес юлга бастыру булып чыга. Күрәбез, биредә авторга гаилә кысаларында барлыкка килгән производство конфликтын киң колачлы итеп хәл итү бурычы буйсынып бетми Әдәбиятның рухлану чыганагы тормыш дибез икән, Т Миңнуллинның «Без бит авыл малаем комедиясе нәкъ менә соңгы еллар чынбарлыгындагы уңай үзгәрешләр тәэсирендә язылган. Колхоз үзәгеннән еракта урнашкан авыллар язмышы, аларны бетерүгә йөз тоту күбебезне борчыды Хәзер хәл үзгәрде, киресенчә, андый авылларны ныгыту чаралары күрелә. Тик язучы иптәшләр колагына шуны әйтәсе килә: проблеманы хәл ителә башлагач түгел, бәлки авыр таш булып урынында ятканда күтәрү, җәмәгатьчелекнең игътибарын шуңа кыюрак юнәлтү күпкә файдалырак. Әдәбият вакыйгалардан алдарак барырга тиеш. Кайбер яшьләрнең инфантильлеген ачып салган «Уйланыр чак», «Эш сеймәсне — ил сеймәс» дигән мәкальгә туры килүче ситуациягә корылган «Күрше кызы», әйләнә-тирәдәге хәләхвәлләргә битарафлыкның зарарын күрсәтел биргән «Бәйләнчек» пьесалары һәм җыентыктагы башка әсәрләр Т. Миңнул- линга хас җорлык һәм үткен акыллылык белән язылганнар. Шулай да «Әниләр һәм бәбиләр» драматик хикәясе проблемасының тормыштан чумырып алынуы һәм бик тә актуальлеге белән җыентыктагы барлык әсәрләрдән аерылып тора. Әгәр дә без киләчәккә емет белән карыйбыз икән, димәк, яшь буынны тәрбияләүдән дә мөһим эш була алмый. Чөнки вакыты җиткәч, бу буыннар үз балаларын тәрбияләргә тиеш булачак. Безнең бу өлкәдәге эшчән- легебез бүгенге яшь буынның әхлакый сыйфатларын формалаштыруга юнәлтелгән булса да, асылда без икенче, өченче һәм аннан соңгы алмашларны тәрбияләүне програм- малаштырабыз икән Әнә Римма исемле хатын үзенең Дилемма исемле кызын хиссез-кичерешсез «манекен» итеп үстергән. Хәзер исә бу егерме яшьлек хатын, дөньяга бала тудырырга яраса да, аны күкрәк сөтен имезеп, бишек җыры җырлап тирбәтергә әзер түгел Ул әнисенә бала була да белмәгән, хәзер баласына ана да була алмый. Баш врач әйткәндәй, Римма ханым «кешеләр арасына бер имгәк үстерел җибәргән». Автор әсәрдә «Бишек җыры беләсезме?» дигән сорауны юкка гына бирми. Бишек җырыдай йомшак күңеллелекне. самимилек- не, җылылыкны, нәфислекне югалтмыйсы, бу затлы сыйфатларны тагы да үстереп җибәрәсе иде бит Менә нинди олы мәгънә салынган әсәр үзәгенә Шундый таләпләргә җавап бирүче Гөлфинә образы әнә нинди матур! Аның сүзләре һәм ихласлылыгы тормыш тоткасы булган мәхәббәткә гимн булып яңгырый. Менә бу инде олы драматургларга хас булган киң колачлылык, заман белән бергә атлау, бүгенгене, аның кешеләрен яхшырту аркылы киләчәккә оптимизм белән карау Әйе, Туфан Миңиуллин оптимист кеше һәм аның иҗат үзенчәлеге дә шушы олы, күп мәгънә сыйдырышлы сүз белән билгеләнә