Логотип Казан Утлары
Публицистика

САҖИДӘГӘ ХАТЛАР

Кадерлебез Саҗидә! Шигырьләрең турында кайбер фикерләремне сиңа Уфада очрашканда әйткән идем инде. Әйтү — җиңел, язу читен икән. Сиңа хат язарга дип утырам да, яңадан шигырьләреңне күздән кичерүгә күчәм. Әллә ничә шулай иттем инде. Исеңдәдер, без синең әдәбиятка килүеңне сокланып, шатланып каршы алган идек. Татар поэзиясенең Анна Ахматовасы булачак бу дип сөен ген идек. Әле дә шулай уйлыйбыз. Синең иҗади язмышың безнең өчен барыбер түгел. Битараф кына булып кала алмыйбыз. Кыскасы — мин сиңа ни генә әйтсәм дә, үз итеп, якын күреп әйтәм. Нишлисең син, Саҗидә? Артык ашыгасың что ли? Нигә әйбәт әдәби исемеңнең кадерен белмисең? Синең гаҗәп гүзәл шигырьләреңә, чын мәгънәсендәге көчле шигырьләреңә урта кул әрсез шигырьләр тагылып киләләр. Бу хәл безне — синең чын иҗатны башкаларга да үрнәк итүчеләрне — уңай сыз хәлгә калдыра, кайгырырга мәҗбүр «итә. «Уйлар, юллар»ның (кулъязма хәлендәге җыентык. Ә. М. искәрмәсе.) урта кулдагы шигырьләрен һәм алар эчендәге кайбер бик әйбәт строфаларны укый укый, «Серләремне сиңа сөйлим»гә килеп җиткәч: «Вог это да! Эчтәлеге гаҗәеп табигый, гади, ачык, җиңел тел белән, сокланырлык итеп әйтелгән» дип язып куйганмын шигыреңнең читенә. «Тынгысыз башкайла рым»ны да, «Сине сагынып»ны да. «Юлларыңда юлдаш булыйм*ны да. • Асмалы күперләре»не дә һәм «Җир-су»ның байтак урыннарын шулай сөенеп укыдым. Ләкин җыентыкта синең типик, ап-ак шигъри күлмәгеңә баш ка төстәге кирәксез ямаулар гына булып торган шигырьләр дә байтак бит анда. Бу җыентыкны, шигырьләр читемә язып куелган фикерләр белән булышу өчен, үзеңә җибәрермен. Менә минем әйтергә теләгән киңәшләрем шундыйрак. Саҗидә. Бер генә язсаң да, берәгәйле яз. Чын шагыйрь юлы иң катлаулы, иң авыр, ләкин иң гүзәл, ачы, бай, бәхетле юл ул... Абыйларча изге теләкләр белән Хәсән. 9. VII.68. Аның архивында укучыларын нан, редак цияләрдән һәм язучылардан килгән бик күп хатлар саклана. Язучыларныкы әле башка ларыннан күбрәк тә. Озак еллар буе район да, нефтьчеләр төбәгендә яшәгән Саҗидә, гомумән, хатлашып торырга ярата иде. Бу язмада без күренекле каләм осталары — татар, башкорт һәм үзбәк язучыла рыннан. шагыйрьләреннән Хәсән Туфан. Зөлфия, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким. Мос тай Кәрим, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Ибраһим Гази һәм Наҗар Нәҗми хатларын файдаланырга булдык. Алар — шагыйрә иҗатына җылы караштагы, өлкәннәрчә кай гыртучанлык тойгысы белән язылган, истәлекле, әдәби кыйммәтле хатлар. Сөенү дә. соклану да, борчылу да, хәтта әрнү дә бар ал арда... язылган гыйбрәтле хаттан башлыйсы килә: Яшел кара белән «чигеп» Таләпчән аксакалыбыз Хәсән Туфанның шагыйрәне тирән ихтирам итеп, яратып, өзгәләнеп язган. Сергей Есенин рәсеме төшерелгән конвертка салып җибәргән хатына аңлатма биреп торасы юк шикелле. Саҗидә бу хатны алгач, безнең белән дә ки ңәшләшеп, ул «әрсез» шигырьләрне башта безгә укымавына үкенеп. озак кына уйланып йөрде. Тәнкыйтькә очраган шигырьләрнең бер өлешен нык кына эшләде, ә кайберләрен элеккечә, үзенчә калдырды. Аның Анна Ахматова да. башка берәү дә ^үгел, үзе булып каласы килә иде. Бу уңай белән ул, берничә елдан соң укучыларга мәгълүм булган, җыентыкларына кергән «Шагыйрә» дигән шигырен язды. Аның соңгы юлы «Ахматова түгел мин, бү тән» дип тәмамлана. Хәсән абыйның «Артык ашыгасың что ли?» дигәненә карата шуны әйтергә мөмкин. Саҗидә Сөләйманова поэзия мәйданына 35 яшендә, унбиш еллап укыту стажы бетән килеп керде. Өчкә бүленеп яшәргә мәҗбүр булды ул: яраткан мәктәп коллективы да аны үзеннән арттырмый, алда, күңелен җилкетеп, шигърият маягы да балкып дәшә һәм өйдә балалар итәктән тота. Үткәнне кире кайтарып булмый, ә шигырь яше узып бара. Язып калырга ашыкты ул. Сан ягыннан куып түгел ләкин. Шигырьләрен бик авырлык белән, сызланып, газапланып язды Саҗидә. Яңасы төгәлләнгәнче, өйдә рәтләп сөйләшми, үз эченә бикләнеп йөри, хәтта ябыгып кала. Карыйсың, бер арада эш өстәлемдә пөхтә итеп күчерелгән яңа шигырь пәйда була. Ә авторы дулкынланып, үзенә эш табып, башка бүлмәдә йөренә. Дәшеп алганны көтә. Уңай фикер ишетсә, башы күккә тиярдәй булып сөенә. Аннары дустыбыз Гамил Афзалга барып укый. Тәнкыйть фикерләребез еш кына уртак була иде. Матур шигырь туган көнне өйдә бәйрәм. Саҗидә Сөләймановага иҗатта хәерле юл теләп, беренче фа тиха биргән олы шагыйрьләр Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким булды. 1963 елда басылып чыккан «Кыр казлары» дигән беренче шигырь җыентыгын, җәмәгать эше тәртибендә, С. Хәким редакцияләде. Гомере буе «Казан утлары» журналының редколлегия члены булгангамы, Саҗидәнең барлык шигырьләре диярлек аның кулы аша узды. Заманында озак кына еллар журналның поэзия бүлеген җитәкләгән тәҗрибәле шагыйрь Нури ага Арслан да авторларга бик игътибарлы иде. Бер юлы диярлек, икесеннән дә хатлар килеп төшә Саҗидәгә. Уңышына сөенәләр, кимчелекләрен төзәттерү чарасын эзлиләр (башкалар иҗатына карата да шундый мөгамәлә булгандыр дип уйлыйм). Сибгат Хәкимнең бер хатына мөрәҗәгать итик: Саҗидә! ...Шигырьләрне укып чыктым. Ахырдагы шигырьдән башлыйм. Иң җылысы шул кебек. Кыска, ачык, хисләр ышандыра. Шигырь шундый нәрсә инде ул, хиснең чынлыгы белән алдыра. Бу кыска шигырьдә дә бер строфа артык. Баштан икенче строфа... «Көнләшү» бик кыен җитә. «Табигать»,— матур. Шәмәхә шәлнең чуклары Алланып җиргә тамды... Авылны бик тиз искә төшерде, образ күз алдына басты. • Соңгы патрон...» Озынрак, сузынкырак. Сезнең кайчандыр әтиегез турында бик шәп шигырегез бар иде. Хисләр шунда кереп бетмәдеме икән. Бусы да басыла торган шигырь, тегесендә хис күбрәк кебек иде, никтер шул шигырь хәтердә нык сакланып калган. Бөтен язган шигырьләр дә әйбәт кенә булып бетсә... Пушкинны да, Лермонтов, Тукайларны да сайлап укыйлар. «Медный всадник», «Демон», «Белеет парус одинокий» яки «Өзелгән өмет», «Печән базары» дип... Шигырьдә дә. прозада да Сез талантлы, тик үзеңне җуймаска кирәк. Сезнең үз лирик шигырьләрегез. Сез генә сөйли торган лирик хисләрегез бар. Соңгы ике-өч елда алар бераз озыная төште, мудрить итү (татарча ничек?) күбәйде, описание күбәйде. Әллә мин ялгышам микән. Мин шулай тоям. Минем укып, күзәтеп барган шагыйрьләрем бар. Миндә шундый тойгы калды. Хәрәкәт, йөрү-күрү кирәк. Бигрәк тә шагыйрьгә. Дөрес әйтәсез, хисләрне гел яңартып торсаң, җиңелрәк языла. Шул җитми кайчакта. Сезнең 166 иҗатта алай куркырлык нәрсә юк. Шигырь ял иткәндә — прозага, прова ял иткәндә — шигырьгә. Саҗидә! Мин Чаллы тирәсендә әйләнә торгач, «Дәверләр капкасы» дигән бер нәрсә язып ташладым. 21 февральдә радиодан бирергә тиешләр. Тыңлап карагыз әле. Җитмешкә чыккач, шагыйрь ничек сукалый икән? Инде яңадан зур әйбергә тотынмам... Барыгызга да күп сәлам белән, иҗатыгызда уңышлар теләп, Сибгат Хәким. 8.1.74. 5 Шигырьләрне журналга тәкъдим итәм. С. X. < Сибгат Хәким Саҗидәнең шигырьләрен рус дөньясына чыгару буенча да игелекле зш башкарды. 1973 елда Казанда басы- - лып чыккан «Голубое эхо» исемле шигырьләр, поэмаларның 5 тәрҗемәчесен (Львов шәһәреннән шагыйрь Григорий Глазов) ул < табышып бирде, нәшриятта китапның хәрәкәте турында өзлексез Z кызыксынып торды. • Саҗидәнең поэзиясен күренекле прозаикларыбыз да сөенеп, игътибар белән күзәтеп бардылар (хәтта кайчакта шигырьдәге аерым сүзгә дә игътибар итеп.) Мирсәй Әмир, мәсәлән, «Укыту чы» шигырендәге: . Далаларда йөри манаралар — Нефтьчеләр, җырлар, чатырлар...» дигән юллардагы «йөри* сүзенә әһәмият бирә. Икенче бер урын да ул сүз «мәшһүр» дип басылган булган икән. Хатында (22 май, 1976 ел) болай ди: •Далаларда йөри манаралар» — гади юл гына түгел, грандиоз картина булды. «Далаларда мәшһүр манаралар» формасында чагында ул бо.лай ук күзгә ташлана алмый иде. Менә бит уңышлы табылган бер сүз нишләтә шигырьне!.. Өстән генә караганда парадокс булган (ягъни «манара йөримени?»), ләкин фәнни логикага караганда, мең тапкыр хакыйкатькә якын шигъри логикага нигезләнгән әнә шундый образларны яратам. Мин андый лардан тулы эстетик ләззәт алам. Бернинди склероз да оныттыра алмый аларны...» Заманында «борыч телле» дигән «яманаты» чыккан, аерата таләпчән Ибраһим ага Гази дә Саҗидәнең иҗатын күздән ыч кындырмады. Яңа шигырьләрен үзе сорап алды, әгәр җибәрсә, аңа рәхмәт әйтеп, киңәшләрен бирел хатлар язды: Саҗидә, сәламәтмесез! Карт кешене бөтенләй онытып ташламавыгыз өчен рәхмәт. Җибәргән шигырьләрегезне укып чыктым... Аңлый алуым ни дәрәҗәдәдер, мин шигырьләрнең бик күбесенә «әйбәт», «матур», «мәгънәле шигырь* дип язгалап куйдым. «Аңлашылып бетми, сизенеп кенә була» дип язганнарым да бар. «Иртән* дигән шигырьне «строфалар рассыпаются», «җилеме юк» дип язып куйганмын. «Фәридә» поэмасына «артык сузыла» дип резолюция салганмын. •Бергә чакта каен утын яктык», «Этюд». «Көзләр якты быел», «Чиш мә». «Ай кашы». «Уфа минем яшьлегем», «Улыма», аннары тагын берничә өч төрткеле шигырьгә «матур» дип куйганмын. Әгәр мине укып чыгып, шундый тамгалар салып чыксалар, мин бик куаныр идем. Кыскасы, лирикага сездә осталык бар. интимрак лирикага дип тә өстәргә була. Исәнлек-саулык теләп Ибраһим абыегыз. ...Миннән алып киткән гөлләргә сәлам. 5.V.70. Саҗидә язучыларның Казан читендәге «Аккол күле» дачаларында булган саен. Хәсән Туфан. Ибраһим Гази. Гомер Бәши ров, Сибгат Хәким кебек өлкән абыйларының шигырь укырга әзер торуларына, аның иҗатына карата гаять игътибарлы бу луларына сөенеп, һәркем үыәренең бакча түтәлләрендә ярыша ярыша чәчәкләр, гөлләр үстерүләренә сакланып кайта иде. Бер баруында Ибраһим Гази Саҗидәгә төбе белән пионнар бүләк итеп җибәрде. Хатында шул пион гөленә сәлам әйтүе... Гөлләр турында сүз чыккач, менә бу хатны да искә алмыйча булмый: Саҗидә, бәйрәм белән сине! Синең алда кипкән чәчәк! 1944 елда безнең гаскәрләр Кырымга кергәч, мин бу чәчәкне Кара диңгез буеннан өзеп алган идем. Сугыш елларындагы блокнотымны актарганда килеп чыкты. Сиңа җибәрәм, чөнки 8 мартка җанлы чәчәк бирә алмыйм — син бик ерак. Бакчагыздагы пионнар өшер дип куркасың икән. Өшемәскә тиеш, пион суыктан курыкмый. Яратып, Ибраһим абыегыз. 2.П1.68. Монысы Әмирхан Еникидән килгән бәйрәм открыткасы: Сажндә! Мал иясенә охшый дигәндәй, синең үзең кебек тыйнак, сөйкемле, кешелекле шигырьләреңне мин чын күңелдән яратам һәм хөрмәт итәм. Матур, шат яшә! Таза, нык бул! Әмирхан. 8.Х.86. Әмирхан абый Саҗидәнең «Эс-сәлями, Суфият!» дигән сәфәр хикәятен, әле басылып чыкканчы, беренчеләрдән булып укыды һәм әсәрне камилләштерү буенча эшлекле киңәшләрен биреп хат язды... Саҗидәнең архивында Гомәр абый Бәшировтан килгән тирән эчтәлекле берничә хат саклана. Үзенең кайбер моң-зарларын, иҗат кичерешләрен яшермичә әйткәннән соң, бер хатын болай дәвам итә: Саҗидә! Тирән хисләрне матур итеп, ифрат та үтемле һәм оста итеп әйтеп биргән һәйбәт шигырьләрең өчен чын күңелдән бик зур рәхмәт сиңа... Миңа синең шигырьләреңнең тирән эчтәлекле булуы, фикер уятуы, шуның белән бергә, «җырлап торуы» бик ошый. Гомумән, син, Саҗидә ханым, ярыйсы ук җитди кеше булып чыктың. Байтак вакыт элек хикәяңне яратып укыган идем. Менә әле һәйбәт кенә сәяхәтнамә язып җибәргәнсең. Карале, мин малай чакта китаплардан укып сокланган, гаҗәпләнгән бәдәвиләрнең үзләрен күреп кайткансың бит! Безгә ул бәхет эләкми инде, табиблар ерак сәяхәтләрне рөхсәт итмиләр. Шигырьләреңнән ялкынлы дәрт, эчке бер куәт бәреп тора, әйтелмәгән уйларың әйтелгәннәреннән дә күбрәк, баерак икәнлеге сизелеп тора. Димәк, бай. киеренке, омтылышлы рухи тормыш белән яшисең. Димәк, синнән яңа китаплар көтәбез! Тагын бер бик зур рәхмәт, Саҗидә. Зур уңышлар телим, сәламәтлек, иминлек телим... Ихтирам белән: Г. Бәширов. 29.VI.1974 ел. Казан. Хөрмәтле Саҗидә сеңел! Бая Союзда Әдипне күреп кайттым да сезгә хат язасым килеп китте. Менә бит язмыш. Кешеләр съездга җыела, Сезгә исә шифаханәдә ятып торырга туры килә икән. Съездга килергә ниятегез бар икән. Анысын ишетеп шатландым. Ләкин ул сәламәтлеккә зарар китерерлек булмаска тиешледер инде. Күптән түгел генә бик яратып һәм тәмен татып дигәндәй яңа повестегызны укып чыктым. Укучы буларак, әсәрегезне бик ошатып, элеккечә әйткәндә, канәгать хасыйл кылдым, язучы буларак куандым. Менә бит, безнең әдәбиятка тагын бер талантлы проза язучы килеп кушылды. Дөрес, Сезнең элек язган чәчмә әсәрләрегез дә һәйбәт, шома тел белән язылган була ида Әмма монысы, ягъни «Гөлбадран» тәмам өлгергән оста каләм җимеше булып чыккан дияр идем. Мине хәтта бу әсәрне журналның башыннан ук бирмичә. нигәдер туксан әллә ничәнче битләрдән генә башлаулары да җәберләде. Иң башта бу әсәрне язучының миһербанлы, йомшак күңелле, кешегә хәерхаһ булган игелекле хатын кыз икәнлеге сизелеп тора. Моны ирләр яза алмас, аларга шундый. Сезнең әсәрдәге шикелле мәрхәмәтле һәм ягымлы шәфкать туташының йомшак кулы җитмәс иде. Безнең хатын-кызларыбызга хас, кычкырып тормый торган тирән мәхәббәт тә, сабырлык та, нәзакәтлелек тә: бик күп авырлыкларны тешен кысып кына, һич тә чәбәләнмичә күтәрергә сәләтле булган чыдам рух ныклыгы да бар монда. Әнә Бибиса шундый. Үзегез беләсез, прозага сурәт кирәк, кешенең холкы-фигыле кирәк. Сез бик та сөйкемле табиблар сурәтен иҗат итә алгансыз. Әнә Аллаяров шундый, Гыйлфанның да үз йөзе бар, Фәрхәнә язмышы да истә кала торган итеп язылган. Күп әсәрләрдә алар турында йөзәр битләп язсалар да истә калмый. Сез исә кечкенә генә мәйданда да аларны күренерлек, яратып калырлык итеп бирә алгансыз. Әсәрегезнең бу сыйфаты миңа аеруча ошады. Чөнки медицина Хадимнәре халыкка, педагоглар кебек үк, бик якын торалар. ф аларның халыкка күрсәткән хезмәтләрен бик нечкәләп өйрәнгәнсез. Бу сый . фат та прозада бик кирәкле. Проза осталарында гына очрый торган нечкәлекләр байтак куллан < гансыз, алар әсәрегезнең кыйммәтен бигрәк тә күтәргән. Кайбер шундый * урыннарны мин сокланып укыдым. Мәсәлән, «.. бүтәннәр кулъяулыкларын - күз тирәсенә тидергәләгәндә ул үзенең сөйкемле борынын җебетмәскә ты 2 рышып утырды». Шәп бу! Оста да, «йомырысы» да бар. Яисә менә бу урын: 5 «...Хәер, икәүдән-икәү генә артык озак юанмаслар, икесен ике төбәктә юл * чатына чыгып баскан язмышлар көтә...» Калганын үзең чамала, укучы ♦ иптәш. Кыскасы, Сез бик һәйбәт шигъри әсәр язгансыз, безнең прозаны тагын да баеткансыз. Бик рәхмәт Сезгә. Шигырь белән бергә киләчәктә тагын шундый һәйбәт проза әсәрләре язарга насыйп булсын. Мин Сезгә озын гомер, сәламәтлек, зур иҗат уңышлары теләп калам Зур ихтирам белән: Г. Бәширов. 22 май, 1979 ел. Казан. ...1966 елда Әлмәт язучылары Уфада һәм Башкортстанның ике районында әдәбият атналыгында булдылар. Гаять матур узган онытылмас очрашуларның азагында Башкортстанның халык шагыйре, хәзер Социалистик Хезмәт Герое Мостай Кәрим безне өенә кунакка чакырып алды һәм һәрберебезгә сайланма әсәрләренең ике томлыгын бүләк итеп чыкты. Моңа иң нык куанганы Саҗидә булгандыр. Чөнки Мехтай абыйның үзенә дә. иҗаты на да ихтирамы бик зур иде аның. Үзе дә бурычлы булып калмас ка тырышты, чыккан бер китабын Уфага салып җибәрә торган булды. Мостай Кәрим аларның берсенә дә игътибарсыз калмады. Менә арадан ике хат (беренчесе кыскартып бирелә): ... Саҗидә, бик зур рәхмәт! Китабың һәйбәт, Саҗидә — дәртле дә, сагышлы да. Елыйсы килгән чакларда Җырласаң җиңел була Китапның җырлары елыйсы килгәндә җырланган төсле, һәм бу йөрәк тетрәткеч көч! Моннан соң да шулай эчеңдәге тыщыңда булсын, шул чакта гына поөзиянең үзе була ала... Хушыгыз. Сезне сагынып Мостай. 23.X. 66. Җырлы, моңлы, сагышлы Саҗидә! Көн артыннан көн, ай артыннан ай үтә торды. «Кызыл каурыйлар, һаман минем өстәлем өстендә ята бирде. Көн дә булмаса да. еш кына укып, битләрен ача тордым. Менә бүген ул китап киштәсенә күчә, чөнки сиңа рәх_ мөт һәм соклану тулы хатымны язып утырам. Бәлки ул хатны язмый торырга иде, китапны күз алдымнан җибәрмәскә иде?' Бик шатландым синең өчен. Саҗидә. Күңелне җилкендерә торган ши гырьләр дә. уйландыра моңландыра торганнары да бар. Бик әйбәтләре күп, тоныграклары очраштыра, ләкин бушка әйтелгән сүз юк, һәр сүзнең төбендә йөрәк, акыл ята. Котлыйм! Кайсы чак бик матур сүзләр дә поэзиядә бушка әйтелә. Синең һәр юлыңда тойгы биографияң (эмоциональная биография), атылган бөр кет канатыннан коелган кызыл каурыйлар шикелле, көннәрең, сәгатьләрең, минутларың ята Кулларыңны кысам, рәхмәт! Сәлам үзеңә, сине чолгап алган дөньяңа сәлам. Мостай Кәрим. З.Х.76. P.S Шигырь юлын ноктадан соң гына зур хәрефтән яза торган модага күчкәнсең икән. Һәйбәт шигырьнең һәр юлы гына түгел, һәр сүзен дә баш хәрефтән язу тиешле. Саҗидә Сөләйман ое а Үзбәкстанның халык шагыйрәсе. Меру премиясе лауреаты, хәзер Социалистик Хезмәт Герое Зөлфия бе лән Казанда. «Азат хатын» журналының 40 еллык юбилее көн нәрендә очрашты. Аларның шуннан башланган иҗади дуслыгы Саҗидәнең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. Үзара авто графлар белән китаплар алышып, хатлашып тордылар. Зөлфия редакцияләгән үзбәк хатын-кызлары журналы «Саодат»та С. Сө- ләйманова шигырьләре тәрҗемә итеп бирелде... Хәзер хатларга сүз бирик: Хөрмәтле Саҗидә ханым! Мин сездән кадерле бүләк алдым — бу «Фал китабы». Бик шатландым, сезгә зур рәхмәт. Исеме матур! Сезнең шигырьләрегез оригинал, һичберкем шигырьләренә охшамый. Аларда зур дөнья авазы. Табигать һәм җәмгыятьтәге һәммә вакыйгаларга, күренешләргә сизгер, үз күзе белән карап, үз йөрәге белән тойган нәфис, гаять тирән чынбарлык бар аларда. Мин сезнең шигырьләрегезне үзәк матбугатта очратсам, шатланып укыйм. Китабыгыздагы берничә шигырьне «Саодат» журналында бастырырбыз. Безнең укучыларыбыз сезнең иҗатыгыз белән электән дә таныш. Саҗидә ханым, безгә кунак булып килегез. Иөрешик. Без бит бик якын тугандашлар! Сау булыгыз. Иҗатыгызда зур уңышлар теләп, дустыгыз Зөлфия. 2.VIII.74. Кадерле, сөйкемле Саҗидә ханым! Хәерле көн! Сезнең китабыгызны алу һәм сезнең нечкә хисле лирик кенә түгел, ә әйбәт прозаик икәнлегегезне дә белү минем өчен бик күңелле булды. Юбилеегыз уңае белән, шагыйрь буларак. «Саодат» журналы укучыларына сезне янә тәкъдим итәргә җыенабыз. Гаҗәеп матур шигырьләрегез өчен зур рәхмәт. Чираттагы санда күренекле яхшы шагыйребез Әсгать Мохтар тәрҗемәсендә зур гына шигырьләр бәйләмегез басылачак. Тантанагыз көннәрендә безнең «Саодат. та сезгә бәләкәй генә булса да шатлык китерер һәм безнең олы мәхәббәтебезне алып барыр дип ышанам. Сәламәт булыгыз, яңа иҗат уңышлары телим сезгә. Сезнең Зөлфиягез. 11.VI.76. ... Саҗидәнең каты авырый башлаганын ишеткәч. Зөлфия ханым бик нык борчылып, аны төрлечә юатып хатлар язды, сирәк очрый торган дарулар җибәреп торды. «Бүген, авиабандероль белән, тормыш эликсиры (эликсир жизни — Ә. М.) салдым сезгә, — дип телеграмма сукты берсендә Зөлфия, — ул сезгә яңа матур шигырьләр тудырырга булышыр дип өметләнәм...» Күренекле башкорт шагыйре, РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты Наҗар Нәҗми 1980 елның февралендә язган бер хатында болай дигән иде: ... Саҗидә! Татар шагыйрьләре хакында «Дим буеннан ачык хатлар» дигән мәка лә-хатлар язган идем. Аларны үзебездә китапка кертәчәкмен. Менә шунда инде — хатта минем сиңа булган мәхәббәтем ачыла. Бигрәк мужественный кеше син, Саҗидә! Иҗатта да, тормышта да, хатын-кыз мужественный булмаса, шагыйрә булалмый. Синең хакта языл ган хатның төп фикерләреннән берсе — шул... Наҗар Нәҗминең бу хатлары 1983 елда Уфада башкорт телендә, «Кем уйлаган» исемле китабында дөнья күрде. Олы поэзия турында тирән кичереп, дулкынланып, масштаблы итеп язылган бу әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгындагы «Эзләнү газаплары» дип аталган, Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган хат 15 биттән тора. Зур булмаган бу язмада Наҗар Нәҗми хатыннан өзекләр бирү белән генә чикләнергә туры килә: ...Саҗидә! Хатымның шушы урынына җиткәч, җан тетрәткеч хәбәр килде... Бу хәбәргә ышансаң да. ышанмасаң да чараң юк — ул хакыйкать иде: син вафат булдың... Башта ни эшләргә дә белмәдем. Үлгәннәр турында, гадәттә, истәлек язучаннар, миңа да шул юлга басаргамы? Юк, хатымны дәвам итәм, чөнки ул синең гомерең турында, иҗатың турында, димәк, син тереләрдән тере. Чын шагыйрьләр үлмиләр, аларның шигырьләре үзләренең тудыручыларын үлемсез итәләр. Бу хатны башлаган чагымда, синең бик каты авыру икәнеңне, аннан сэд бик авыр операция кичергәнеңне белдем. Операциядән соң бик озак реанимациядә ятканыңны да ишеттем. Шушы газаплардан соң да менә дигән шигырьләр яздың — болар үзе генә дә искиткеч батырлык иде. Батырлык дигәч, уйларым әлеге шул син тере чакта башлаган хат юлларына килеп бәйләнә. Ул хат «Ир-егеткә» дигән шигырьдә озелеп калган иде Бу шигырь, минемчә, ират турында хатын-кыз гына, Саҗидә Сөләйма- нова гына яза алырлык шигырь. Анда хатын-кыз йөрәгенең нечкәлеге дә, - естә яткан тойгылар тирәнлеге дә, әрнүле мактау да, борчылулар аша z горурлану да — һәммәсе дә бар: ~ Вакланмаучы, акланмаучы җаннар, 5 Саклау, кадерләүгә сез лаек. ■£ Никадәрле сездә ирлек булса, Шул кадәрле башсыз малайлык. ф Абайламый агу биргән дә сеа, Саранланмый ширбәт эчергән. Шуңа да бит, без. хатыннар сезне Мең кат каргап, мең кат кичергән. ... үлемнәрдән өстен ир-егетләр. Сезнең белән көчле Ватаным. Үзеннән дә алда киләчәккә Яхшы аты бара атаның. Белмим, тойгыларга, соклануларга бирелү аркасында, минем дә баш сыз малайлыкка бирелүем бик мөмкин. Чөнки без дә, ир-егетләр, хатын-кыз алдында таш йөрәкле түгелбез, тиз эрибез. Әйбәт шигырь белән очрашудан да зур бәхет юктыр шикелле. Ә ул бәхет синең китабыңның битеннән битенә күчеп йөри. ... Хәсән Туфан миңа бервакыт: «Шигырьдә боль булырга тиеш. — диде... — Боль! Высокая боль!» — дип өстәп куйды. Безнең телдә аны күңел сызлануы, күңел әрнүе дип аңлатырга мөмкиндер. Шундый әрнүләрне мин Сибгат Хәкимдә күрәм... Шундый сызланулар, әрнүләр синдә, Мостай Кәримдәге шикелле, тирән ишерелгән. Саҗидә! Синең китабыңны укыгач, әлеге шул әрнүләр (высокая боль) турында уйлануларым юкка түгел. Күренүенчә, бу сыйфат синең һәрбер шигыреңдә дип әйтерлек чагылмый (киресенчә, синдә соклану күбрәк), аның шулай булуы табигый дә, югарыда әйткәнемчә, алар бик өстә ятмыйлар. Бу әрнү — мин аны якты әрнү дип тә әйтер идем — синең поэмаларыңда ярылып ята Поэмаларыңда дигәндә «Җырланмаган җырлар«ны, «Җир-су» ны күз алдымда тотам. Фикерләрне исбатлар өчен мисаллар китерү кирәк, ләкин ул авыр хәл, чөнки поэмаларыңны аз-мазлап бөтенләе белән күчерергә туры килер иде. Саҗидә! Хатымны син исән чагында язылган өлешендә мужествен Насть турында сүз алып барган идем. Иҗаттагы бу сыйфат нинди җенестән икәнлеккә генә кайтып калмый. Бу сыйфат — шигырьдәге тоелыгына (үткенлек. Ә. М.), аның аҗарлы, кыю, тирән булуына кайтып кала. Алтын, диләр, бик кирәгем чыкса, куштаннар. Алтын булсам, бер сатылыр идем. — Мин — Кеше. Ярага — тоз, арага ут сала дошманнар, Корыч булсам да. бер эрер идем. — Мин — Кеше. Синең бөтен иҗатың дип әйтерлек менә шундый «ачкычка» язылган шигырьләрдән тора. Бу инде ниндидер шигъри челтәр бәйләү (рукоделие) түгел. ... Үлгәннәргә «Тыныч йокы!» — диләр. Чын шагыйрь мондый йокыдан мәхрүм Әгәр дә сиңа, вафат булган кешегә, хат язып утырам икән, димәк, сиңа тынычлык юк дигән сүз. Чөнки чын шагыйрьгә үлгәч тә тынычлык юк. Гомергә шулай булсын. ...Башта әйткәнемчә, үзе исән чагында Саҗидәгә бик күп хатлар килде. Җавапсыз калдырмаска тырышты ул аларны. Беләсе иде аның ни язганнарын. Киткән хатлар, гадәттә, кире әйләнеп кайтмаса да, әдәбият хакына, моны эшләргә мөмкин булыр иде. Сүз биредә бер Саҗидә Сөләйманова турында гына да бармый. Укучыларында азмы язучыларның хатлары саклана! Очраштырасы иде шул илче хатларны, сөйләштерәсе иде кара-каршы матбугат битләрендә! II Болары — хатын-кызлардан. Шигырь, хәтта әкият белән башланганнары да бар. Мөлдерәмә хисләр. Аналарга, ир хатыннарына хас сабырлык һәм горурлык тойгысы да, моң-зарларын кушып, һәр күренешкә берәмтекләп бәя бирә белү осталыгы да... барысы да бар аларда. Мостай Кәрим әйтмешли, буш сүз юк ләкин. Тыгыз эш һәм тормыш мәшәкатьләре арасында язылган хатлар. Бу язмада шуларның берничәсеиә: РСФСРның атказанган артисткасы Евгения Лисецкая, Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая, язучылар Ләбибә Ихсанова, Кояш Тимбико- ва, Фәүзия Рәхимкулова. Мөкәрәмә Садыйкова һәм арада иң яшь автор — «КамАЗ» төзүчесе Сәлимә Шәрипова хатларына мөрәҗәгать итәбез. Соңгысыннан башлыйк әле: ... Бик зур рәхмәт Сезгә. Саҗидә апа! Безнең шигырьләрне мактап телгә алуыгыз өчен генә түгел. Безнең күңелдә йөргән тойгыларны мәкаләгездә әйтеп бирүегез өчен рәхмәт. Ир- ат шагыйрьләрнең өзлексез бер-берен мактаган язмалары туйдырып бетергән иде инде. (Ә үзләре — хатын-кыз хезмәтеннән башка бер кашык аш та кабалмый торган «мескен җаннар»). Дөньяның күзгә күренмәгән бөтен мәшәкатьләре безнең җилкәдә. Семьяга без бөтен килеш кирәк. Хезмәткә дә, язарга теләгең бар икән, ансына да. Ярый әле безнең ише гадиләрне күрә белүче Сез бар, Саҗидә апа. «Гөлбадран» повесте өчен дә рәхмәт, Саҗидә апа! Гади телдә, безнеңчә язылган. Авырып, больницада ятуларыгызның җимешләредер инде. Кичергән кыенлыкларыгыз да кешегә файда булып кайта. Йөрәгең, тәнең белән кичергәннәр генә кеше күңеленә барып җитә ала шул. Бөтенесе без белгән тормыштагыча. ... Шигырьләремә карата фикерләрегез өчен дә рәхмәт. Саҗидә апа. Җибәргән икесен «Азат хатын»да бассалар, бик әйбәт булыр әле. Сезгә кайнар сәлам белән — Сәлимә. Чаллы. 25.11.79. Яклаучың итеп күргән иң якын кешеңә генә шулай язарга мөмкин. Ә ир-атларны яратып кына «мескен җаннар» дип тәнкыйтьләгән икән, ансына үпкәләмәбез. Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби берләшмәсе членнары Саҗидә Сөләйманова белән актив бәйләнештә яшәделәр. Алар, үзләрендә язучылар оешмасы ачылганчы ук, Саҗидәне шеф-консультант- лары итеп таныдылар, һәр ике якның ихлас теләкләре буенча эшләнде бу. Чаллы кызлары янына барам әле дип, Саҗидә берара юлга чыгып китәр иде. Әдәбиятчы егетләр шигырь кичәсе оештырып тора. Ә кичәгә кадәр әдәбият берләшмәсе утырышын үткәрәләр, кулъязмалар укыйлар, бәхәсләшәләр... Редколлегия члены буларак, Саҗидә Сөләйманова «Азат хатын» редакциясе йөген дә җигелеп тартты. Эшнең нидән гыйбарәт икәнен белү өчен, шул чагында журналда бүлек редакторы булган язучы Кояш Тимбикованың бер хатына мөрәҗәгать итү дә җитә: Саҗидә! Борынгы әкияттә сөйләнгәнчә, «Бер көтү күгәрченнәр» җибәрәм. Хат кисәге салынган пакетны үзең белеп сайлап ал! Хәтереңдәме, әкияттәге бай, алдан килешкәнчә, тапкыр егеткә бердәнбер кызын бирергә тиеш булган, ди. Тагын бер кат сынау өчен, кызын күгәрченгә әверелдереп, кырык кыз — күгәрчен белән буташтырган да егеткә әйткән: — Арадан сайлап ал! — дигән. Мин сезнең тарафка ундүрт пакет җибәрдем. Берсенең эчендә — хат. Арадан сайлап ал! Алуың турында хәбәр ит, зинһар, яме?! Ихтирам белән — Кояш. 31 август, 1973 ел. Ә пакетларда — илебезнең төрле тарафларыннан килгән те- ф зем-тезем шигырьләр. Андый пакетларны озак яткырмый иде . Саҗидә. Кулъязма читенә үз билгеләрен куя-куя, бер-ике кич- - тә укып та чыга. Иң яхшы дигәннәре, әлбәттә, журналга тәкъ- < дим ителә, бер өлеше «Шигырь күзәтү «дә файдаланыла. Ә бөтен- 1 ләй булмастайлары белән бик вакланып та тормый. Чөнки андый = авторны шигырь язарга көчәндерүдән әдәбиятыбызга бернинди 3 файда тимәячәк. Кояш Тимбикова Әлмәт тарафларына «күгәрченнәр очыру» _ белән генә чикләнмәде, әлбәттә. Ул, Саҗидәнең иҗатына үз мө- ♦ нәсәбәтен белдереп, менә шундый хатлар да язган икән: Саҗидә-күбәләккәем! Әллә ничек, хат язарга тотына алмый йөри идем. Шигырь китабыңны алгач, бөтен эшне ташладым. Яңа җиңүең котлы булсын! Бик һәйбәт чыккан. Өсте килгән, асты да көймәгән һәйбәт бәлеш кебек. Бик шатландым. Беренче тәэсирем шул — мөгаен, матбугат аша да әйтерлек сүзләрем чыгар. Дөрес, сиңа аның әллә ни кызыгы булмастыр. Абруе саллы кешеләр, аксакаллар тарафыннан язылган мәкаләләрне күрәсең киләдер. Миңа калса, сине синең шигъриятне минем кебек тирәннән, матди дәрәҗәгә китереп тоючы, аңлаучы юк кебек. Син язганнар, бөек Тукай әйтмешли, «бигүк гали, бигүк нечкә»ләр. Аларны белү өчен сине белергә, сине тоярга кирәк. Мин синең язганнарыңда иҗатың белән шәхеснең тәңгәллеген тоям. Бу сыйфат, кызганычка каршы, барлык шагыйрьләргә дә хас түгел... Хуш. Яратучы — Кояш. Казан, 25.1.80. ... Шагыйрь Шәрәф Мөдәррис белән безнең дуслыгыбыз Бөек Ватан сугышыннан соң, Казанга кайткач башланды. Өйләнешеп алгач, бу дуслык хатыннарыбызга күчте Әйтергә кирәк, ул тулылана, яңара һәм активлаша төште. Араларны суытмыйча, Ләбибә Ихсанова белән Саҗидә арасында озак еллар буе канатлы хатлар йөреп торды: Саҗидә! Сездән кайткач та хат язармын дип уйлаган идем, мин җыенганчы, үзеңнән килеп төште. Ә юбилеең бик әйбәт узды. Биредә бик сорашалар. Без ничек булганын бәйнәбәйнә сөйлибез... ... һич арттыру түгел, ир-егетләрнең әйбәтләре белән янәшә торып иҗат итәсең. Тагын да шулай яшә, яз, тагын да күп китаплар чыгар. Тормышың тыныч, матур, таянычың — яныңда. Дөньяның ыгы зыгысына кызыкма, бар да үтә торган нәрсәләр. Ә китап кала, әсәрләр кала. Сәламәт итеңне сакла. Сездә утырган беренче көнне сокланып туя алмадым үзеңә. Ой обстановка- сында бигрәк тә сөйкемле икәнсең бит син. Парлап өстәл янында утырасыз, һич күземне аласым килми. 1^нде, ходаем, шулай яшәгез. Икегезгә дә зур рәхмәтләр белән — Ләбибә. 20.Х.76. Саҗидә Сөләйманова чыгышы белән Башкортстаннан иде («Чыгышым — Агыйделдән!»). Сугыштан соң Башкорт педагогия институтын тәмамлады. Студент еллары Уфа белән бәйле. Кыскасы, Казанны зурлап. Агыйдел буйларын сагынып яшәде ул. Башкорт ябучылары, бигрәк тә хатынкыз язучылар белән дуслыгы зур иде. Юл төшкәндә аралашып, ә күбрәк хатлашып торды алар белән. Минем алдымда шул хатларның берничәсе. Саумысыз, Саҗидә апа! Хатыгызны алып укыдым да: «Их, ул да Уфада яшәсә икән, никадәр иркенләп сөйләшер идек, бәхәсләшер һәм бер беребезне баетыр идек», дип Уфтанып куйдым... Әле бер генә дә менә шундый нигезле фикер ишеткәнем юк иде повестем турында- Ләбибә апа да. Сез дә нинди тирән анализ ясап яздыгыз. Нәхмәт, Саҗидә апа! Әлбәттә, әсәрне яхшырту ягыннан караганда, Сеанең хат әле дә соң түгел. Чөнки повесть 1975 ел планында китап булып чыгачак бит. Ә менә булдыра алырмынмы — хикмәт шунда гына. Тотып алган җитешсевлекләр бик дөрес күрсәтелгән югыйсә. Мин Сезнең укырыгызга өмет тә итмәгән идем, күзләрегезнең авыртуы исемдә. Әгәр мөмкин булса, нәшриятка Сезнең хатны рецензия итеп тап шырыр идем дә, аның буенча зшләр идем. Безнең нәширләр тагын нинди таләп куярлар... Да-а. «Современник»ка биргән шул кулъязмама бер уңай рецензия бар инде. Редактор; «Җиң сызганып эшләргә әзерләнегез!» — диде. Сезнең киңәшләрнең ул чакта да кирәк булуы ихтимал. .„ Үз хәл-әхвәлләрегезне язмагансыз. Ә минем Сезнең белән иҗади мәсьәләләр буенча гына түгел, тормыш-көнкүреш, кием салымнар хакында да сөйләшәсем килә. Әйткәндәй, нәрсәләр язып ятасыз үзегез? «Казан утлары»нда Әдип абыйның «Яшьлек утравы»н укыдым. Японнарны төнәткәнче тукмап җибәрү хакындагы әсәр бик әһәмиятле. Югыйсә, бу тема Германияне җиңү фонында бөтенләй югалып, онытылып бара бит. ... Ярый, хәзергә хушыгыз. Сәлам белән, Сезгә иң яхшы теләкләрдә калучы — Мөкәрәмә. 6.II. 74 ел». Кем яратмый мактаганны. Мактау сүзенә Саҗидә дә эреп китә иде. Әмма масаюны белмәде. Башкорт язучысы Мөкәрәмә Садый- кованың икенче бер хатында болай дип язган иде: ... Фотоларыгызга караганда. Сез элеккегә караганда да сылурак күренәсез миңа.Күрәсең, шигырьләрегезнең матурлыгы йөзегезгә нур өсти торгандыр. Ни әйтсәң дә. Сез гаҗәп актив эшлисез, апа! Мин шигырьләрегезне укыйм да: «И, хода, моның иҗат капчыгы чишелде, күрәсең!» — дип куям сокланып. Кыскасы, молодец кеше Сез! Бу юлларны укыгач, Саҗидәнең: «Бик үк молодец түгел шул, язасы иде әле, күбрәк язып каласы иде».— дип борчылу белдергәне хәтердә калган. Мактауга юлыкса — канатланып, тәнкыйтькә очраса — усалланып иҗат итте Саҗидә. Аларның берсен дә кире какмады. Танылган балалар язучысы шагыйрә Фәүзия Рәхимкулова хатыннан: Саумысыз, Саҗидә сеңлем! • Аланнарда балан«ың өчен бик нык куандым. Әйтеп бетергесез олы рәхмәт! Шигырьләрең йөрәк төпкеленә барып җитте. Фикер тирәнлеге, тасвирлау һәм теле— гомумән, һәр яклап та бу синең яңа үргә очышың, яңа олы җиңүең! Мине син, Саҗидә, тагы да бер тапкыр таң калдырдың, ярсыттың, җилкендердең... Безнең мөселман хатынының шул тиклем югарылыкка күтәрелүе, шул тиклем дөньяны аңлавы! Юк, мин гади сүзләр белән генә аңлата алмыйм үземнең дулкынлануымны. Гайния белән Кәтибә Киньябулатовага сәламнәреңне тапшырдым. Мөкәрәмә үзенә багышлап язган шигыреңне укып куанды һәм кайнар сәлам, рәхмәтен тапшырырга кушты. • Кызыл таң» синең бер шәлкем шәгырьләреңне бирергә әзерләнә. «Башкортстан кызы»нда шигырьләреңне май аенда бирәләр икән. Мин анда «Аланнарда балан» җыентыгы хакында да сүз әйтермен әле. „.Сине күрер өчен генә Әлмәткә барырга дип хыялланам. «Казан утлары«ның 12 санын алгач, мин тагын да куандым, горурландым («К.У.» С. Сөләйманова, «Сабыр канатлары» исемле шигырьләр циклы. 1979 ел. Ә. М.) Журналны синең башлап җибәрүең гаҗәп әйбәт бит! Молодец, сеңлем, бөтенесе өчен дә! Ак көннәр, хәерле сәгатьләр теләп — Фәүзия апайың. Фәүзия Рәхимкулова хатында башкорт язучысы Мөкәрәмә Садыйковага багышланган шигырь турында сүз булды. Бу уңайдан әйтеп үтик: Саҗидәнең багышлау шигырьләре шактый зур урын ала иҗатында. Китапларына кергәннәрдән без Г Тукай, М. Җәлил, Н. Исәнбәт, X. Туфан, С. Хәким, А. Ахматова. М. Цветаева. Г. Афзал. Л. Ихсанова. Р. Харис, Р. Гатауллин, Ф. Гыйз- зәтуллина һәм башка язучыларга, шагыйрьләргә, Илһам Шакиров. Венера Шәрипова кебек мәшһүр җырчыларга, экономия фәннәре докторы. Әлмәттәге нефтьчеләр институты профессоры В. Козыревка, Әлмәт больницасының баш хирургы атказанган врач В. Поляковка, атаклы бораулау остасы Дамир Нурисламов- ка багышланган шигырьләрен беләбез. Алар һәркайсы зур гомумиләштерүгә, фикер тирәнлегенә ия. Моны ачыклау өчен бер строфаны китереп үтү дә җитә: Ир кайгысын баса Ил шатлыгы. Биләүләргә бирмә йөрәгең! Изүеңне егетләрчә ачып. Дөньябызны нанлыклардан арчып, Арабызда, Туфан, йөр әле! («Хәсән Туфанга» шигыреннән. 1970.) ... Саҗидә мәктәп елларында сәхнәне ярата иде. Кичә саен ь биеттеләр аны, шигырь сөйләттеләр. Үзешчәннәр куйган спек- “ такльләрдә ул төп рольләрне башкарды. Аның шул мавыгулары ' соңыннан сәхнә осталарына карата зур ихтирам чыганагына ъ • әйләнде. Әдәбият мәйданына килгәч, Саҗидә Сөләймаяова бик 3 теләп, Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларының иҗат 5 портретларын язды, шәһәр һәм республика газеталарына спек- J такль премьералары турында анализлап язылган рецензияләр - биреп барды. Татарстанның халык артисткасы Галия ханым Кай- * бицкая моны белеп, күреп барган, әлбәттә. Иң авыр кайгы кичергән көннәрендә, ул, үзенең изге үтенечен белдереп, Саҗидәгә озын хат язды. Анда мондый юллар бар: Хөрмәтле Саҗидә ханым! Татарстанның халык артисты, күренекле сәнгать остасы музыкант Ильяс Эүхәдиевнең кинәт үлеп китүе республикабыз җәмәгатьчелеге өчен авыр югалту булды. Әлмәттә 1965 елда ул оештырган районара симфоник оркестр җитәкчесез калды. Оркестр яшәвен дәвам итәргә тиеш дип саныйм. Нефтьчеләрнең Техника йортында симфоник оркестрның беренче чыгышы әле дә күз алдымда: сәхнәдә һәммәсе яшь музыкантлар иде. Бөтен дәртләрен биреп, музыканың нечкәлеген аңлап, тирән хисләргә чумган хәлдә, онтылып, югалып уйнадылар. Залда утырган 600 кеше һәр башкарылган номер өчен гөрләтеп кул чапты. Дирижерлык иткән ирем — Ильяс Ваккасо- внчны кат-кат алкышладылар. Симфоник оркестрның уңышлары турында соңыннан республика һәм үзәк газеталарда язып чыктылар. Хәзер оркестрны Әлмәт музыка училищесы карамагына тапшыру турында сүз йөри. Училищеның, әлбәттә, моңа көче җитмәячәк. ...Саҗидә бәгърем! Балам күк күреп язам мин Сезгә бу хатны. Әлмәт шәһәрендә оешкан районара симфоник оркестр җиңел тумады. Ильяс Әүхәдиев гомеренең соң гы көннәрен шуңа багышлады. Ташланмасын, яшәп барсын иде ул оркестр Бу бит безнең культурабыз тарихында зур вакыйга Мин моны үземнең илле еллык сәхнә тәҗрибәмнән чыгып язам. Сөйләшегез әле. зинһар, шәһәр оешмалары белән, нефтьчеләр өлкә комитеты профсоюзы белән. Сео, язучы һәм культура фронтының алдынгы вәкиле буларак, моны эшли аласыз. Сезгә бар күңелем белән ышанам. Уңышлар теләп, зур ихтирам белән — Галия Кайбицкая. 21.111.68. ел. ' Саҗидә бу зур үтенечне игътибарсыз калдырмады, аңа кара та кайнар теләктәшлек белдерде. Ул партиянең Әлмәт шәһәр комитеты һәм нефтьчеләр профсоюзының өлкә комитеты җнтәк челәре белән элемтәгә керде, симфоник оркестрның язмышы турында борчылып, шәһәр активы җыелышында чыгыш ясады. Кыскасы, шактый вакытын шуңа багышлады. Нәтиҗәләре турын да Галия ханым Кайбицкаяга хат аша хәбәр итте. Күренекле артисткадан шундый җавап хаты килде: Хөрмәтле Саҗидә ханым! Сезгә биек таулар кадәр сәлам җибәрәм, чын кешелек йөзен күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәм. Хатыгызны укыганда — «миңа хәтерегез калгандыр, шак җавап язмый тордым» дигән сүзләрегездән үк йөрәгемә җылылык бәрелде. Билгеле, минем мөрәҗәгать итеп язган хатым тиз генә җавап бирерлек түгел иде. Шулай да сездән җавап хаты алырга теләгем бик зур иде. Рәхмәт Сезгә! Бар үтенечемә тулы һәм эшлекле җавап язуыгыз — миңа зур ярдәм юлын ,ТЬТагын бер мәртәбә рәхмәт Сезгә. Саҗидә бәгърем! Сезгә зур уңышлар теләп. Әлмәттәге язучы дусларыбызга ихтирам сәламе белән — Галия Кайбицкая 24 V 68 ел. ...Җан тетрәткеч менә бу хат Саҗидә Сөләйманонага исемләп язылмаган. Үзе юк иде инде. Шулай да мин аны «Саҗидәгә хат лар» дигән папкада саклыйм. Чөнки ул аңа багышланган. Авторы — РСФСРның атказанган артисткасы Евгения Владимировна Лисецкая. Укучы аны Саҗидәгә адресланган хат дип кабул итсен иде: Хөрмәтле Әдип Маликович! Һич көтмәгәндә мин Сездән гаҗәеп гүзәл бүләк — Саҗидәнең шигырь китабын алдым. Миңа җан керде. Рәхмәт! Әйе, шулай. Коточкыч газаплы көннәр кичергәндә, язмыш миңа «Красные перья»не җибәрде... Мин быел бердәнбер улымны югалттым. Бар булган тормышым, бәхетем, киләчәгем — Ул иде. Бу фаҗигале хәл Ленинградта булды. Улымны туксан яшьлек әтием белән күрештерергә дип барган идем. Башына кан сауды. Бер ай эчендә малаем юкка чыкты. Оныгын югалту кайгысыннан әтием йөрәге ярылып үлде. Соңыннан үзем белән ни булганын хәтерләмим. Аңымны җуйганмын. Хәсрәт утында янар өчендер, исән калдым. Шундый авыр чакларда ярый әле дусларым, иптәшләрем ярдәмгә килде. Эшләргә һәм яшәргә, әйе, яшәргә мәҗбүр иттеләр... Нәкъ шул вакытларда радиодан Саҗидә Сөләйманованың шигырьләрен укуымны сорадылар. Укыдым һәм алардан аерыла алмадым. Тапшыруны Сез тыңлагансыз икән. Тиз арада Сездән Саҗидәнең «Красные перья» исемле русча шигырь китабы килеп төште. Аның буенча шунда ук радиокомпозиция төзергә тотындым. ... Саҗидә Сөләйманова шигырьләре миңа яшәргә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Тирән кайгы базыннан чыгу өчен алар миңа таяныч булдылар. Аңымны, акылымны җуймас өчен, мин ул шигырьләрне күңелдән ятлап сөйләп йөрдем. Бәлки моңа кемнәрдер ышанмаслар да. Әмма бу шулай. Мине Саҗидә коткарды. Мин хәзер кадерле улым һәм әтием торып калган шәһәргә күчәм. Бөтенләйгә Казан белән саубуллашам. Хәтеремне җуймас өчен барам анда. Алар турындагы газиз истәлекләр югалмаска тиеш. Алар- ны киләчәк өчен миннән башка кем саклар! Язарга тиешмен. Мине моңа Саҗидә өйрәтте. Әйе, кәгазь битенә төшкән истәлекләр кала. Саҗидәнең шигырьләрен үзем белән алам. Аның юллары арасында гаҗәеп олы җаны, кешелекле йөрәге тибүен тоям. Ул, тере сыман, минем белән йөрәк серләрен уртаклаша. Шундый кадерле бүләк өчен тагын бер тапкыр рәхмәт Сезгә! Саҗидәнең поэзиясе белән беренче мәртәбә таныштырган Эльза Гобәйдуллинага һәм радиотапшырулар режиссеры Әминәгә рәхмәт! Алар әле аның иҗатына торыпторып мөрәҗәгать итәрләр. Алар Саҗидәне һәм аның поэзиясен яраталар. Ихлас күңелдән, тирән ихтирам белән — Ев. Лисецкая. 3/XII-80. Күренекле артистка үзе төзегән һәм башкарган радиокомпозиция язмасы Татарстан радио фондында саклана. Озак еллар буена Качалов исемендәге Рус дәүләт Зур драма театрында эшләп, Казан тамашачыларының ихтирамын казанган Евгения Лисецкая хәзер Ленинградта — сәхнә ветераннары йортында яши. Хатлашып торабыз. Соңгы хатыннан юллар: Саҗидә Сөләйманованың шигырь китабын ачкан саен яңа фикерләр табам. Гаҗәеп олы җанлы бу хатын турында, шагыйрә һәм чын Кеше турында күңелемдә иң якты хатирә саклана. Ул барысын да-барысын да аңлый белә торган шагыйрә иде... Хөрмәт белән — Евгения Лисецкая. Шушы язмага кергән хатларны раслап, миңа кул куярга гына кала инде, хөрмәтле укучылар.