Логотип Казан Утлары
Шигърият

РОБАГЫЙЛАР

 

Тукай бик яшь килеш мөнбәргә менде, Халыкның аһ-зарын киң илдә күрде. Шагыйрь булып бөтен төрки халыкка Яши җирдә, бөек булганга күңле. Нигә коллык богаулары кияргә, Берәүгә бил бөгеп ник баш ияргә?! Жәяү калма, онытма кемлегеңне. Егет булсаң, менеп аттан ияргә! Бабалар һәм аталар килде, китте-. Алар безне җиһанга варис итте,— Варислар җир бүлә — гауга да шау-шу. Иминлек язмышы һаман да шикде... Сугышта илле миллионлап кырылды... Кара язмыш ләкин бездән борылды: Үлемнән туймаса туймый берәүләр.— Дәшеп дауга тагын кычкырта быргы. Мүлек йоткан чабакны йотты чуртан, Ә чуртанны балыкчы тотты шуннан. Хәятта күп язылмаган кануннар: Үти һәр җан иясе... килсә кулдан. Килеп кәрван, кичеп күп төрле җирләр. Төнәргә дип учак яндырды ирләр: Җылыткан, якты биргән шул учакның. Китеп кәрван, көлен туздырды җилләр... Багын алтынга манды патша Шәддат. Кыядан су чыгарды көчле Фәрһад: Бере — даннан, бере мәхрүм гыйшыктан.— Әзәлдә' без дигәнчә булмый, һәйһат!1 2 Ике төрле икән мәгънәсе «дәртенең. Була бирсен, ике дәрткә дә мәндмен3 : Бере — кайгы, бере — рух омтылышлы. Шуңадыр мин шәкерте Дәрдемәнднең. Тимер Ләнк 4 5 , урнашып алтын тәхеткә. Талап илләр, ирешкән ди «бәхеткәе. Сыялмый тарсынып ярты җиһанны Сыйган бит Гүр-Әмирдә ’ тар ләхеткә. Казаныш килми ул тик дан яратып. Юнәлдер йөзне хезмәткә каратып. Бәхет, абруйга илтер тугры юлны Табалмассың тырышлыктан да артык! Караңгыны җиңә бер шәм генә дә; Кояш син! Мин — кояштан бер күләгә. Кая дәгъва кылу ул зур өметләр! Бәхет миңа сине күрсәм генә дә... Ачык тәрәзгә тын төн элде аен, Уятты сандугач сайрап тугаен: Уянды яктылык, хикмәт, мәхәббәт. Ачылды ай кебек балкып чыраем. Җиһанда күпме мескен бар өлешсез. Кунар җай. эшле көн яуларга көчсез... Шөкер кыл. илдәшем, үз хәлебезгә: Я. кем бар бездә йортсыз, ач һәм эшсез? 1 Әзәл — мәңгелек. 2 һәйһат — мөмкин булмаган әйбер турында өзгәләнеп әйтү. ’ Мәндмен — иямен, икесе дә миндә бар мәгънәсендә. * Тимер Ләнк — Аксак Тимер. 5 Гүр-Әмир — Тимер-Ләнкнең кабере. Тагын да яхшырак яшәр идек тә,— «Тынычлык!» — дип үзәкләр өзелә тиккә... Арынса җир кирәкмәс борчулардан. Йөзәр идек иминлектә, иректә! Юлыксаң юлда җитди каршылыкка, Егетлек күрсәт, ир, мәйданга чык та. Чыгаргансың икән кыннан кылычны. Чабып өзми торып һич кынга тыкма! И башкорт көйләре шук тай шикелле. Даладагы сихерле ай шикелле: Бер уйнак, бер тирән моңлы-сагышлы. Кереп ята йөрәккә май шикелле. Төсен йөртәм фашист биргән «бүләкнең»,— Таяк тотсам да юлда мин, кирәкмен. Серен ачтың яшәүнең, изге халкым. Кирәк булырга да үзен өйрәттең. Минем сүз уйнатырга оста халкым: «Сөйләү — көмеш,— дигән,— эндәшмәү — алтын Хәзер бу искерә төшкән төшүен, Шулай да син чамалап сөйлә артын. Миләш янды, кызарды... Җитте кышлар. Җимеш чүпләп ботакка кунды кошлар. Шәрә калган миләшкә охшый күрмә: Берәм-берәм тарала башлый дуслар... — Миңа буйсын! — диде, мин баш имәдем. Рәхимшәфкать сорап: «кызган!» — димәдем, Якалашты җаным гомер-гомергә, Ә язмыш пошмады — бирде кирәген... Алай ит тә болай ит ди врачлар. Киңәшләрдән тәмам әйләнде башлар... Яшәп карыйм әле тагын үземчә: Кая ширбәт, китер кыздырган ашлар! Күзен сирпеп урамнан үтте берсе, Йөзендә балкый тылсым, күрдегезме?! Сөеп еллар акылдан язды Мәҗнүн, Бу бер күз атты — Мәҗнүн итте безне... «Үзем!» — димә, борын чөймә — масайма. Бүтәннәрне алай түбәнгә сайма: Эрелек һәм дә ваклык бертуганнар, Кечелек шәп сыйфат, син шуны сайла. Миңа: Эзлән,— диделәр,—үргә бар эз! Чыгып киттем, арып та чүкмәдем тез: Карасам әйләнеп — артымда кәрван, Кая ару! Сынатмыйм, атлыймын төз. Кояш хикмәтле уйлар төсле якты, Тагын иртүк торып тапты, уятты. Күгемдә — ул, күңелдә — бай хыялым, Я нәрсә бар, хәят, синнән дә татлы! Үлем хөкме язылган без тугач та, Хисапсыз борчулар тулган бу башка... Фанилеген хәятнең бик беләбез, Ләкин мөмкин түгел дөнья кумаска. Кеше акылы үсеп буйларга җитте, Җиһанны тарсынып айларга китте: Уңышлардан масаймасмы замана, Чара бармы үлемгә куйса битне?! Әзәл — фани, аның төрле чагы бар, Язылмышның карасы бар, агы бар... Табарга син тырыш әйбәт сыйфатын — һәр инсанның яман-яхшы ягы бар. И дөньяның гүзәл яклары чиксез! Шулардан файдаланмый кайбер ипсез: Исән чакта яшәп кал дип өйрәткән Гомәр Хәйям. ә без... хикмәткә җикбез. Хәкарәтләү берәүгә берни тормый. Аның тырнаклары һәр җанны тырный. Сөрә дәүран адәм сынлы бу ерткыч. Ничек шундый каһәрне каргыш ормый?! Кырык елда кырык уй төште башка. Шулай да кермәдек ызгыш-талашка,— Акыл дәвере Җиһанда! Вәхшилеккә Кире кайт ди имеш, күкләргә аш та! Шулай, хаким, эшең уңмас бу көйгә, Җиңеп булмый бит әверелеп бүкигә: Сынап бактың: ысуллар төрле-төрле,— Сиңа каршы бөтен дөнья ду килә! * Арыслан иснәгәндә, сантый чыпчык Очып кергән ди уртка, дәүне борчып. Арыслан чирканып шунда төкергән: — Сөяк ни. ит ни синнән, әйдә бар. чык! Юату, иркәләүләргә баемсың. Караңгыда карап торган аемсың,— Синең сулышың белән яшим җиһанда. Аерса язмышым - җаннан аерсын! Яшен атты — янып күкләргә аштым, Томан сарды — болытларга тоташтым: Рухым йолдыз булып балкып кабынды Фәкать бер ымлавыннан серле кашның. Килә язлар: күңелләр азмый булмас. Килә илһам: шигырьләр язмый булмас: Мәхәббәт моң чала тылсымлы сазда, Булам Мәҗнүн, акылдан язмый булмас! Шагыйрь Мәшрәб • руханиларга, ханга Сүз атты ук итеп, куптарды гауга Мәшрәб Димна-и Машраб ү збәк шагыйре «Дивана» дип кушамат алды башта, Кара язмыш соңыннан асты дарга. Чәчәкнең сандугачка аллары бар, Тырыш кортларга җимгә баллары бар. Син алымсың минем, татлы балымсың, Телеңдә сандугач сайраулары бар. Кирәкмәс борчулардан тынгы тапмыйм, Җаным тетри, ишекле-түрле атлыйм. Ничек әйтеп бирергә бу халәтне? — Тимер читлектәге каплан да тап мин. Шаярсам мин шаярмыйм мутлыгымнан, Көлеп, уйнап яшим килгәнчә кулдан: Тумыштан холкы шук булса берәүнең Сөмәйми андый язмыш шуклыгыннан. Меналсаң мен икән үргә дә үргә, Офыкларны асат аннан күрергә: Хәят манзарасын өстән тамаша Кыла бөркет тә бит таулар түрендә! Букефалдан7 имеш шаһ Дарий * качкан. Дөреслек беркадәр бар монда, баксаң: Әл-Искәндәр җиһанда яулап илләр Шул атта бит тәхет-таҗларны баскан. Явызлыклар кылып әллә үкендең? — Гаепле мин,— дидең, гафу үтендең. Гафу иттем... шугалак бер балык син, Белеп торам сытылганын үтеңнең. Акан Актуктысын 4 алган да качкан, Ике яр бер йөрәк булып тоташкан. Аларны тик аерганнар кугыннар: Ләкин аерып буламы күзне каштан! ' Букефал — Александр Македонияленең сугыш аты * Дарин — Иран шаһы 4 Акан — бөек казакъ акыны. Актукты (Акбәрән) — сөйгән кызы. Алишларга, бөек Муса Җәлилгә Боермады исән кайтырга илгә... Тик акчарлак булып рухы аларның Яши безнен белән бергә Иделдә. Чыраеңны күреп таң калганым бар, Бер өнсез күз атып ялварганым бар: Дерелдәр дип синең керфекләрең дә Өметләнеп, көтеп... алданганым бар. Танышлардан берәү бар — иллә бәндә! Телендә: «Вәгъдә — иман!» ә гамәлдә: Ышандыра, үтәми бер сүзен дә,— Имансыз вәгъдәдә соң нинди мәгънә?!. Иген акты көзен алтын улакка, Өйләргә керде — әверелде коймакка: Чәчеп-урганда ил хужа саналса. Хәзер икмәк — хужа, ә без — кунакта. Берәүләр күчмә дип йөргәндә таплап. Игенчене Сарай 10 чыкты мактап: Идел йорты — иген йорты икәнне Шагыйрь шигърендә безгә бирде раслап. Ни әйтсәң дә тамандыр бу АКШка, Хужа мин ди Чыгышка һәм Батышка". Яшәү кадерен тоеп илләр жиһанда Бер әйтерме: «Җитәр сиңа, катышма!» Хатом-Тай-' булмасам да бит юмартмын, Тырыш хезмәттә тик бәхтемне таптым. Гөнаһым юк иде ул чаклы, язмыш. Сизиф" ташы биреп ник аптыраттың? 11 12 1,1 Слйфи Сараи XIV йоздә яшәгән татар шагыйре. " Чыгыш. Батыш — Канчыгыш, Конбатыш 12 Хагом-ТаЙ Канчыгыш дастаннарындагы юмарт кеше " Сизнф — саранлыгы ечен теге донья да тауга таш тәгәрәтеп мендерергә хекем ителгән кеше Менеп «.итүгә таш тмәрәп тошеп китә икән. Суларда батмады ир. йөзде-чыкты. Янып утта корыч төсле чыныкты. Батырлыклар күренми калса-калды. Ләкин дошманга ул кылды кылыкны! Хисем дип һич лаф ормас хисле бәндә, Хис ул көчсез халыктан иңмәгәндә: Үзеңнең кайтавазсыз хисләреңне Әҗәл даруы диеп белдеңме әллә! Тыныч төн. Жиргә йолдызлар түгелгән, Казан балкый, көмеш бәскә күмелгән: Көмеш төндә, хәтерлим, яуга киттем, Көмеш таңда исән кайттым үлемнән. Көтәм.. белмим үзем, кемне көтәмдер, Килер төсле... нигә өмет итәмдер? Яшим ялгыз, сагыштан сыкрый җаным. Тыныч ял да гаҗәп борчу икән бер... Асау ат төсле мин җилдән дә өркәм. Бөтен рәнҗешләремне эчтә йөртәм,— Ни файда зарланудан, аһ орудан?! Шунадыр тынгы бирми бер дә теңкәм. Кү.тәргән җилкәсенә җирне Атлант14 . Галәм әйтә аңа: — Сак бар,— ди,— атлап! Бөтен йолдызлы юлга газраиллар Куя бомба, агяһ15 бул, китмә шартлап! Сабый чак бирде тай, алтын тояклы. Менеп чаптым карамый алны-артны: Хыяллардан юлымда үсте таулар. Тәмам эштән чыгардым аргамакны... Шөкер әле, ярыйсы хәлләрем дә. Күзем, күңлем замана ямьнәрендә: «ирне җилкәсендә тотып торучы дәү. гафил булма, белен тор 14 Атлант — 15 Агяһ бул • Канәгать мин күреп уртак сыйфатлар Үземдә һәм Туфан Әлмәндәрендә16 . Мисырга чапты яу җитмеш мең атлы, һәлак булды сәмумда, комга батты... Ә мин, бөртек кенә булсам да, комнан Давыллардан сөйрәп чыктым хәятны. Ирек, ирек дияргә без күнеккән! . Шөкер, иске йолалар бетте күптән: Яңа дип бик алай тезген бушатма, Тәмам маймыллашып китмик иректән. Төн. Ай балкый көмеш балдак кигән дә, Тәрәздән яктысы төшкән идәнгә. Менә шат Кар кызы кергән яныма. Мөгаен, «Кыш бабай шулдыр», дигән дә. Бала чактан күңел сәнгатькә тартты, Зәвыкне сәхнәдә, җырлауда тапты. Рәсемнәр дә төшерде... Әмма шигьрем Гомергә тынгы бирми аптыратты