Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Иделләрем, илләрем... Иделләрем, илләрем — инешләрем, күлләрем... Кемгәдер яшәп китәр җир. иң изге җир кемгәдер. Иделләрем, илләрем — авылым, калаларым... Төзәлеп тә. күңелнең гел сызлаган яралары. Иделләрем, илләрем — гомер көтәр җирләрем... Мин бу җиргә бер көнгә дип. кунак булып килмәдем!.. Иделләрем-илләрем! МӨХӘММӘТ ШӘЙХИ (1449) ша<ыйрь, «Кой үзәге» исемле китап а»т<ры Түбәм Кам» шәһәрендә яши Жанда Булган болгавыр, михнәтле еллар, халык тынычлык эзләгән, күчкән... Калыккан җирдә яңа авыллар Шуларның берсе — «Еники-Чишмә...» Алдагы көне — киләчәк заман. Үткәне аның Болгарга җиткән. Жанда җыр булып яңгырап тора: • Еники-Чишмә...» «Еники-Чишмә...» Олы юл буйлап кешеләр узган. Ширбәттәй татлы суларын эчкән. Су белән бергә агып кергән ул: «ЕникиЧишмә...» • Еники-Чишмә...» бер исем Киткәннәр сагынып кайтканнар аны. Оныта алмыйча йөргәннәр читтә. Жанга до!адай сеңгән бер исем: «ЕникиЧишмә...» • Еники-Чишмә...» Шушы исемне якын, үз итеп Гомерлеккә яр-кнленнәр төшкән. Ирнең ил-җире — иң изге туфрак «Еники-Чишмә...» • Еники-Чишмә...» Бу исем минем җырым чишмәсе. Мәңге бетмәслек моңнарын эчәм. Дөньяга күзем ачылган урын: • Еники-Чишмәм...» «Еники-Чишмәм!..» Бу — минем туган җирем ...Белам дә, белмим дә сыман. Аңлыйм да. аңламыйм да — Әйтелмәгән ниндидер сер, Ниндидер моң бар монда... Бик ераклардан килә ул, Узганнан, борынгыдан — Бу җирдә халык язмышы сыналган урын булган... Серләре шуңа тирәндә, тирәндә яралары... Без менә шушы төбәктә дөньяга яралганбыз... Серләре, сагыш-моңнары җаннарга сеңгән күптән... Шуңа бу җиргә берегеп бабамнар гомер иткән... ...Беләм дә, белмим дә сыман, аңлыйм да, аңламыйм да, Гомер буе өйрәнергә серле моң калган миңа... Талпыну Чулман суның дулкыннары актыр. Төпләрендә асылташлар ятыр — Алкын суның, һәй тоныклыгы... Ерак диңгезләрне кичәр идем, Кәүсәр чишмәләрен эчәр идем — Таза ла көймәләрнең, әй, юклыгы... Күзләремне еракларга теким. Ничек кенә гомеркәйләр көтим — Югалды ла минем бүз чаптарым... Эзләп йөрим, далаларны иңләп, Тик кылганнар гына йөгерә җилдә- Табулар, әй, кыен югалтканны... Мәңгелеккә илтә бара сыман, Мине дәшеп хәбәр сала сыман — Сызылып киткән очар кошлар юлы... Кояш күзе астында дөнья иркен, Күңел канаткайларын ла җилпеп, Очып китим микән кошлар булып?! Хуҗалар тавы (Борынгы Бүләр җыры) Хуҗалар тавына менгән чакта кизләүләрнең күзләренә кара. Йөрәгеңнең януларын аңлыйм, Авыр хәлләр, дускай, авыр яра... Хуҗалар тавына менгән чакта Кизләүләргә ташла алтын-көмеш. Без күрәсен генә кемнәр күрсен, Язмыш бүлгән безгә шундый өлеш... Хуҗалар тавына менгән чакта Битләреңне чылат салкын суга. Без генәме җирдә хәсрәт күргән, Безнекеннән авыр хәлләр булган... Хуҗалар тавына менгән чакта Кизләүләрнең салкын суларын ал. Ж иребез сау, шөкер кылыйк әле. Сусын басар салкын чишмәбез бар... Хуҗалар тавына менгән чакта Бер кычкырып җырла, барсы ишетсен. Күрсен җиһан, барча җан уянсын. Хәсрәтләрне сулар алып китсен... Хуҗалар тавына менгән чакта Арма, дускай, ару хәле яман. Жәрәхәтләр гел төзәлми тормас. Тауларга бит үзебез хуҗа һаман... Суар капкасы Какма кеше капкасын. Үзеңнекен кагарлар. Әйтем Шәм-Суарның горурлыгы — җиде капка, капкасының такталары — имән ярка. Шул капканы ачып кергән адәмнәргә акыл керә, гамь уяна, мәне арта... Шәм-Суарның горурлыгы — җиде капка, түбәләре зәңгәр күккә тиеп тора. Дөнья әле бик болгавыр, ни язгандыр, капкаларын ачып кер дә хәлен сора... Шәм-Суарның горурлыгы — җиде капка, ап-ак ташлы юллар килә төрле яктан. Килгәннәргә илең күрсәт, җирең күрсәт, мактанырлык чамаң булса, әйдә, мактан... Шәм-Суарның горурлыгы — җиде капка, капкасында җиде алып тора сакта. Дуслар килсә, ач киереп җидесен дә, дошман килсә җидесен дә куй йозаклап... Шәм-Суарның горурлыгы — җиде капка, Шәм-Суарга кемнәр килеп, кемнәр китмәс. Дөнья фани, уйлар төрле. Уй чигенә чыгар өчен бер буынның гомере җитмәс.» Шәм-Суарның горурлыгы — җиде капка, искән җил дә үтә алмас капкасыннан. Кирәк булса, без дә барып кагалабыз,— ятлар килеп капкабызны какмасыннар! Илдар Әхсәнов ЯКТЫРДЫҢ ЧОРГА, ЗАМАНДАШ... Уралым Кабат киләм, тайга урманнары, К иләм сезгә — инде ничәнче; Балавызлар сыгып хушлангансыз Башта — ап-ак күлмәк кигәнче. «Хуш киләсең!» — дия Төньяк Урал, Сулар һавасыннан җиңел тән. Эрбетләрнең яшел иңнәрендә Кар энҗесе уйный җемелдәп.— Матурлыкка дәшкән маяк алар, Күк гөмбәзен тота очлары. Туганнарым йорты сыман газиз Ватанымның шушы почмагы. Ыругдашлар әүвәл заманнардан Руда-ташлар чапкан Уралда... Кайтавазлар яңгырый: — Яктыга бар. Сагышларга берүк уралма!.. Бу трассалар юлы киң Себернең Кай җиренә сине ташламас; Тундраның кызыл кояшында Кызынмыйча булмас, замандаш! Ни чикләсен безнең алгысуны? — Кеше бире аяк басмаган. Арттырырга булгач ил җегәрен, Михнәте дә кичсен башлардан! ...Бозга туңа нәни тәрәзәсе, Вагоннарда әле торабыз; Газүткәргеч өчен завод хәтле Тизләткечләр рәте корабыз. ИЛДАР ӘХСӘНОВ (1935) —шагыйрь. «Кыйбла» исемле шигырь китабы авторы. Әлмәттә Тәндә шулай йөрәк кан куадыр. Басымына түзсен торбалар. Агымыннан көнләп газташкыннын, Ил дошманы корттай үрмәләр! Көч-кодрәтен туплап, поляр төндә Йокысыннан бу җир тордымы, Иңбашына ала ал кояшын, Галәмгәчә — тизлек-ыргымы. Колонна Гайрәт,төтен чәчеп ак дөньяга, Ямбургка бара колонна; Узып китә тоташ атналарын. Күпме генә ярсып кабынма. Уза юлда бер тамгасыз-нисез, Әллә чигә юлың, әллә юк_. Озын поляр төндә күк читләре Куйган була бераз алланып. Йолкып ала гүя ут-фаралар Караңгыдан салкын бушлыкны. Ис тә китми мотор гүләвенә. Жан эзли тик йоклар ышыкны. Безнең йөктә — азык-ягулыктыр, Сүндермәбез яккан учакны! Шул изгелек белән безнең җаннар Сыналмаган юлда көч тапты. Томанлана кинәт күз карашы: Pyx-зиһенгә инде ял биреп. Ак диңгездә вагоннары белән Утрау сыман калка Ямбург! ...Синнән алда бире юл салганнар. Син дә соңгылардан түгелсең: Зур тормыш бу. Алда — яшәү үзе, Яккан учак ничек сүрелсен! Өтеп ала февраль суыклары. Боз шикелле металл таркала. Ак күбеккә төшкән ат диярсең. Капланадыр бәскә аркалар. Машиналар «теше» үтмәс җирдә Туң чабабыз кәйлә-лом белән. Ут чәчсә дә җилләр боз иленнән. Көн буена билләр бөгелгән. Бетон җиткер станца нигезенә. Сулыш белән җылыт бетонны... Поляр якта Таймыр. Уренгойлар Чыныктыра безнең буынны. 129 Эш-фигылең белән, замандашым, Бар сыныңа чорга яктырдың; Синең белән таптым бәхетемне. Синең белән илдә батырмын! Ямбург Гөрелдидер буровойлар, Мәңге туңга гамь биреп. Басты дөнья каршысына Куш йөрәкле Ямбург. Ишетергә язган аңа Жанлы сүзен кешенең; Иминлеккә башлавыдыр Тарихында эш көнен. Дулкынлана ак киңлекләр, Жыергалап маңгайны: — Хәлгә керер юллар төшсә. Яшәүләре уңайлы! Сузган ике кулы белән Якты шәмен яндырып, Карлар ераера атлый Зур тормышка Ямбург. Яз сөйләшә башлагандыр Туган якта, мөгаен; Гөрләвекләр шаулатса да, Белер димен үз җаен; Үз көенә бар нәрсәне Яз яңарта нечкәләп; Кем соң аңа кырыс дияр, Анда түгел һич сәбәп. Яңармыйча булмый: җан да Язларында яңара; Рух өстәлә торса аңа. Дөньялар да җай бара! Пакьлек бөркер шомырт-балан, Ак чәчәген сибер дә. Керфек кагып алыр шул чак Дәү эрбетләр Себердә. Яз сөйләшми килмәс инде, Өметләрем — бөредә; Яңарасы көннәрем бар — Гел куанып йөрергә!