Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘҢГЕЛЕК БӘХӘС

Яши башлыйм дигәндә...

Китл р»х»т *кил» башлый* ди.чнче.

Яшен һ»м юк була *яшьни* диг»нчг

Г Тукай.

Зәп-зәңгәр күкле чалт аяз көнне, юк. яшен сугарга тиеш түгел иде. Ничек бадай килеп чыкты соң? Ничек? Көннәр буе бихисап кабатлана торган чылтырау гына иде югыйсә Кичкә хәтле кабатланган чылтырауларга Алсу тыныч кына җавап кайтара торды Директор юк, әйе. совхозга китте Әйе. җәнлекләр янына Тиз кайтырмын дигән иде дә. нишләптер озаклады. Шулай кич җитте. Секретарь кыз. җиңел башмакларын салып, язгы-көзге туфлнләрен кигәннән соң. болай да гүзәл иреннәрен тагын да матурлар җиткәндә, тавыш тынган, аларны өхзексез пипелдәү алмаштырган иде инде Үз кадагына үзе ышанырга теләмичә «Мөмкин гүгел. түгел!» дип кабатлын-кабатлый кәгазьләрен җыйнаштырганнан соң, тагын күпмедер хәрәкәтсез утыргач кына, хәбәрне башкаларга җиткерергә кирәклеге исенә төште «Уф! Китеп бетмәделәр микән инде?» Ашыгып, каршыдагы бүлмәгә керде Директор урынбасарының Әле син мондамыни? Әйдә. уз. - дип елмаюы шулай ук мәгънәсезлек сыман тоелды ӘХСӘН БАЯНОВ (1927) - шагыйрь, пршаик. драматург «ILi.i.ipi. дятәт». «Тау ягы повесте», «Ут һәм су» һәм башка шигырь проза китшыары авторы Әдәби танкыйть плкәсенд.) дә эшли Кя «анда яши өчен ал төскә буяп торганда, телефон тагын чылтырады. Алсу бу юлы. нишләптер, дәртләп китте һәм күңеле ничек сизенгән диген көннәр буе кабатлана торган чылтырауларның бу соңгысы бер-берсенә су тамчылары дай охшаш көннәр һәм сәгатьләрне берьюлы актарды да ташлады Алло Директор юк. әйе. совхозга Ничек? Ничек? Нишләп больницада? Авария’ Мөмкин түгел! Аваз, теге дөньядан килгәндәй, сәер һәм куркыныч тоелып. Алсуны өнсез калдырды Трубканы кабат үз урынына куярга кирәклеге зиһененә Калага кайтышлый автомобиле юл читенә очкан Больницадан шалтыраттылар. Ужас нинди! — Ярый, тынычлан. Башкаларга хәбәр иттеңме? — Беренче булып — Сезгә. — Бар. бүтәннәргә дә җиткер Секретарь кыз барча бүлекләргә шалтыратса да, институтта җан иясе калмаган иде инде. Лабораторияләрнең берсе шулай да җавап бирде — Алло, Наҗар абый. Сезме? Гафу итегез, мин. Монысы да шаярмакчы. Ләкин хәбәрне ишеткәч, телен тиз йотты Берничә минуттан соң директор урынбасары бүлмәсенә күтәрелгәч, сүз- нен нәрсә хакында баруына илтифат итмәстән, үзенең соравын ишек төбеннән үк өстәлгә папкасы белән бергә ыргытты. - Чын хәбәрме? Шаяртмыйсызмы? — Менә Алсу.. — Садир Хәкимович кызга баш изәде.— Ихлас әйтә бит Ниндидер кабан ди, юл баскан ди Ужас нинди! — Кабан дисеңме? Кабан? — Яңа хәбәр авырлыгыннан Наҗар кинәт урындыкка чүкте Шулайдыр, шулайдыр. - Берара аптырап интеккәннән соң. баш күтәреп, чырае качкан кызга күз ташлагач, тиз үк больницага китәргә кирәклеген төшенде.— Кабан! Әлбәттә шул! Ә без., нишләп торабыз болай? Киттек! Садир Хәкимович, шул сүздән соң гына һушына килгәндәй, телефонга тотынып Дөрес шул. болай килешмәс,— дип, машина чакырды. Шул вакыт ишек шакыдылар Аннан төссез кепкалы, чәнти бармак кадәр мыеклы, кечкенә борынлы түгәрәк чырай сузылды. Әмән абзый. Үз холкы буенча шаулапдөбердәп, директор урынбасары бүлмәсенең нәкъ түренә узды Әмма түгәрәк көләч чырай: - Исәннәрмесез. саулармысыз! — дип канатланып керсә дә. иптәшләрнең артык җитди кыяфәтләренә төртелгәндәй, кинәт турайды, хәтта бераз гына арткарак чайкалып куйды. Наҗар торып басса һәм дустының кулын каты гына кысса да, к\птән күрешмәү аркасында җыйналган сагыну галәмәтен бөтенләй сиздерә алмады диярлек Карт. Садир Хәкимович белән керешкәндә: Әллә берәр хәл булдымы? — дип сорамыйча булдыра алмады Жавапны Наҗар бирергә ашыкты: — Бар шул. Директор автомобиль авариясенә эләккән. Исәндер бит? — Исән диделәр Тик больницада. Ничектер тагы. — Ә мин күчтәнәчләр алып кнләм имеш. Хәбәрләр дә байтак иде. - Соң машинада сөйләшербез, ә? — Наҗар. Әмән абзыйга эндәшеп, Садир Хәкимовичка карады. Тегесе каршы сүз әйтмәгәч, өчәүләп китеп тә бардылар Әмән абзый, машинага кереп утыру белән бәхетсезлекнең кайда һәм ничек килеп чыгуын сорашып белгәч, катгый нәтиҗә ясады: — Менә сиңа, ә Мин дә гаепле булып чыгам бит әле, ә Садир Хәкимович белән икәүләп. Урынбасар утырган җиреннән борылып карамыйча гына бәхәскә җай тудырмас өчен, тагын да катгыйрак итеп әйтте — Ипләп! Шаяру өчен бүтән объект табыгыз, яме? — Нишләп шаяру? Бик тә чынлап. Сезнең бүлектән алынган гомета әйе. тере күзәнәк. Кабан дуңгызыннан сез алып калган Теге хәерсез ташкыннан исән калды бит лаборатория. Сез килми башлагач, мин үзехг кызыксынып, бер дуңгызны ясалма аталандырган идем Алты чын чччка, бер кабан баласы туды Бер яшь тулгач та урманга качты Икенче яшендә инде ул, карт кабанны җиңеп, көтү башлыгы булып үрләде Аннары менә шул начар гадәте беленә башлады — ике аяклыга әйләнеп, аты юлга чыга да баса Аны таптатмас өчен, машиналар җайсыз хәлдә кала. Ликсандр Иваныч машинасы шуның корбаны булырга тиеш Менә шул. Наҗар, өстеннән йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды: — Ә мин тагы . Үзем ата алмаган теге кабандыр дип курыккан идем * Юк. юк. икенчесе, яшьрәге. Сез җан өргән кабан. Сад ир Хәки- ; мович. сез саклап калган Садир Хәкимович пырхылдап көлде генә Сөйләшеп тә торасы юк. * аның Катнашы юк, янәсе Ләкин эндәшмәве Әмән абзыйсынын кем ~ икәнен һәм бәхәсләшүнең үз файдасына булмаячагын белү аркасында = гына иде. Шулай да бу юлы эндәшмәве алтынга әйләнә алмас Ликсандр Иваныч исән булсын, шуны телик. Садир энем, безнең ♦ вөҗданда кала югыйсә. Төшендекме5 Садир Хәкимович таш сын кебек т утыра биргәнлектән. Наҗарга борылды Индесина да шундый сүз Снн = бит теге үзең ялгыш аткан аюдан шулай ук генетик матдә алырга ’ өлгергән идең. Шулай бит? — Әллә аны да.. z - Аны да булмыйча Мөмкинлек барда Аю барда Анысы да шул ук елны туды Мәгәр урманга качу түгел, куып та җибәрә алмыйбыз - Бер-ике чакрымга илтеп, адаштырырга тырышып та каралым, юк. китми генә читлегенә кайта да ята — Кызганыч икән, бик тә кызганыч Менә әйтәсе хәбәрләрем шушы иде. Сезне сөендерерлек яңалык булмасмы дип көткән идем дә булмады Яманрак булып чыкты, гафу итегез. Берегезнең кабаны, икенчегезнең аюы Икесенең берсе дә рәтле бул алмады — Үзебезгә охшагандыр инде,— дип шаярткан булды Наҗар Ләкин беркемнең дә йөзенә елмаю галәмәте чыкмады шикелле Киресенчә, ике галим дә. авызларына су капкандай, тын калды Шул рәвешле больницага җителде Директорны тиз таптылар һәм. ул күзгә күренүгә, өчесе берьюлы аһ иттеләр Башка китереп булмаслык сурәт бүрәнә хәтле юан итеп гипсланган аягын ап ак җепләр белән түшәмгә асканнар, һәм. җитмәсә, тагын бер кулын акка катырганнар Директор үзе. җитдилеген ахыр чиккәчә югалткан хәлдә, күккә багып ята. Әле кичә генә куәтле булган җитди җитәкче көчсезлегеннән оялып кызара Әйтерсең гаепле Кызганыч та. көлке дә. Көлеп җибәрмәс өчен шактый көч сарыфлап ике-өч минут басып торганнан сон гына, карават эргәсенә килделәр Әмән абзый хәлгә тизрәк җайлашты Тирән эчтәлекле сүзләр эзләп маташмастан. нәкъ авылча гадилек белән авыруның исән кулын кушкул лап кысты: • Исәнмесез, иптәш директор Күрәбез, беләбез Зыян юк баш исән булгач, терелербез дә танцыга да йөрербез Исән калуыгыз белән котлыйм Сезне — бәхетегез һай зур икән! Бәхетле кеше ихлас елмайды Акыллы сүз. молодцы, дип куйды Югыйсә бәхетсезлектән интегеп ята идем әле. Рәхмәт. Җайлы форсаттан файдаланып. Әмән абзыйларыннан бушаган кулны Наҗар белән Садир да елмаюларын яшермичә генә кыса алдылар «Менә бит. ә. аяк астында ята бәла!» Бәла дигәннәре автомобиль катастрофасымы, әллә кабанмы5 Аны кем, нәрсә барлыкка китергән5 Тиз генә җавап табарлык сорау түгел бугай монысы Уйлый китсәң монда утыручыларның барысы, шул исәптән ятып торучы үзе дә гаепле булса кирәк Әмән абзый хакны әйтте моннан өч ел элек, хәле артык та мөшкел. үзе әллә нинди томан эчендә йөзгән кебек булса да. һөнәренә хас гадәт белән Наҗар аюның тиеш.?е күзәнәкләрен компонентларга аерып, консервлап каравылчыга. Әмән абзыйсына нәрсәнең кайда икәнлеген күрсәтеп, аңлатып калдырган иде Әмән абзый — элеккеге биолог, һәвәскәр галим, хәзерге рәсми зоотехник — үз карамагына күчкән лабораториядә үзенчә эшләп ташлаган Киңәшмәгән Ләкин эше нәтиҗәсез бетмәгән уңышка ирешкән дияргә туры килә. Наҗар үз кулы белән башкарса да. шул ук хәл булыр иде генетик программаны ул үзгәртә алмый бит мөмкинлек анача барып җитмәгән. Тәҗрибәләрне дәвам итәргә мөмкин Әмма хәл хәзергә һич тә шатланырлык, аннан бигрәк мактанырлык түгел Садирнын кабаны исә үзен иҗат итүчеләрне хәтта алама хәлгә куйды. Сәбәп контроль җитмәү, уйлап җиткермәү, саклык кирәген тоеп бетермәү. Ихтыярдан тыш — әнә нинди тискәре көч дөнья буйлата чаба китте. ’ Житәкче буларак, директор бу эштә кырысрак тәртип урнаштырырга. Садир белән Наҗар исә. генетик банкны алай калдырмаска тиешләр иде Тугайны су басканнан соң. күп нәрсә җимерелеп, күмелеп калгач, институтның финанс куәте җитәрлек булмаганлыктан. директив оешмалар рөхсәте буенча тәҗрибә хуҗалыгын җәнлекләр бакчасы белән бергә, совхоз бик теләп үзенә кушып куйганлыктан, җаваплылык та аларга күчте дип исәпләргә мөмкин Шулай да Шуңа да карамастан, җавап- лылыкны җилкәдән төшермәү дөресрәк булыр кебек бит. Бигрәк тә — совхоз хуҗаларының анда институт кешеләренә сынаулар алып барырга шатланып риза булуларын искә алганда. Директор үзе. мәсәлән, төп эзләнүләрен шул базада алып барды һәм шушы көнгәчә дәвам итте. Үзенең яна ачышлары белән ул, беренче чиратта, совхозга бурычлы. Димәк, контроль дигәндә, ул бигрәк тә читтә кала алмый. Башкалар ни уйлагандыр, әйтү кыен. Ә менә Наҗар директор күзләренә бик кыска бер тынлык эчендә туган шундыйрак фикерләр белән карап торды Александр Иванович исә. әлбәттә, барысын да төшенеп. карашын читкә борды. Әйе. җаваплылыктан һич тә азатмын дия алмый ул Шуңа күрә бугай, әңгәмә әллә ни куерып китмәде. Хәл белергә килүчеләр, арытмыйк дигән, ә директор, вакыт әрәм итмәгез, дигән сылтау белән тизрәк хушлашу җаен карадылар Урамга чыккач та киеренкелектән котыла алмадылар. Шул сәбәпле. Әмән абзый, машинага утырмыйча, соңга калам дигән булып, автовокзалга ашыкты Наҗар совхозга тиз арада барырга тиеш, чөнки ана үзенең тере иҗатын \ з күзләре белән күрергә кирәк бит. Әмән абзый әйткәнчә, әгәр эчендә җаны булса Директорның авариягә юлыгуы институтта гүяки яңа борылыш барлыкка китерде, гүяки анда давыл алды тынлыгы урнашты. Атна-ун көн уздымы, юкмы. Садир Хәкимович үз бүлмәсенә Вәкилне чакырып кертте. Сүзне кыска тотты Кызыклы хәл Кичә Рим Салихович Александр Иванович янында булган Вәкил колагын шәмрәйткәч, дәвам итте.— Син. бик тырышсаң, мондый гына хәбәрне йота алырсың бит? Әллә сынатканым булдымы. Садир Хәкимович? Больницадан чыккач. Александр Иванович пенсиягә китмәкче икән. Яшьләргә юл бирергә күптән вакыт иде. Ә яшел утны ул. беләсеңме, кемгә кабызмакчы? Габбасовка була күрмәсен тагы - Нәкъ шуңа. Синең тырышлыгың белән урнашкан иҗади климат бозыла бит алайса Файдалы эшне тагын көрәш, бәхәсләр алмаштырачак Менә бит. ә? Александр Иванович кемнең кем икәнен тәки белә алмады. Ә? — Нажар директорлыкка лаек кеше. — Миннән башлаячак. Кулы сипа ук житә алмас та... тик барыбер канына тозны жәлләми сибәчәк. — Белмим тагы. Уйла инде, акыллы кеше бит син Вәкилгә биш әйтүнең хажәте юк, аңа ишарә итү дә бик җиткән. Бераз гына кыланчык рәвештә: ♦ — Теге чакта жайлы килеп чыккан иде дә. хәзер ул хутны кабатлап 5 булмас шул,— дип көлеп куйды. — Ул инде синең беләһ аракы эчмәс,— дип шаяртты Садир Ха- ± кимович. — Сине дә ресторанга чакырмас. Ә? — Ул Фәнүзә Кадыйровна белән бергә булганда көчле. Бер үзе генә г калса, бик тиз мескенәя. ♦ — Соң... алайса хәстәренә керешегез — Ничек итеп? — дип, гажәпләнгәндәй сорады Садир Хакимович. = — Әле зур биеклеккә күтәреп, әле упкынга батырып, кешене хәтта Z шаштырырга була. Фәнүзә дә корычтан коелмагандыр Ә миңа Нажар j калачак. . — Кызык бик тә. Нинди гөнаһын тапмакчы буласың? — Дөньяда гаепсез кеше булмый, табарбыз Тик шунысы бар ул сизәчәк. Минс компрометировать итәчәк. Анысыннан да курыкмыйм Әгәр миңа ярдәм кулы сузсагыз Баш сыйган жиргә койрык сыя ул — Анысы шулай, дип елмайды Садир Хәкимович - Бат ай мин Нажар кебек ялгыз эгоист түгел Эш башкарырлык кешеләрем инде монда да бар — Белмим шул Уйла. Кара Торып, Садир Хәкимовичның кулын кыскач, Вәкил, гадәттәгечә, башын боргалый төшеп, арты белән чигенде дә, ишекне ачкач, янә елмайды Ләкин коридорга чыккач, уйга калды «Тагын кирәксез гауга көтелә икән Ничек-ничек шуннан исән котылырга? Больницадан чыкканда. Александр Ивановичны лаеклы каршылау жнңе.т эш була алмас Ләкин каршыларга кирәк...» Шулай, һәркем үзенчә бәхетле. Вәкил фаразынча. Алсу бик рәхәт көннәр кичерсә, Нажар. ниндидер кабан, ниндидер аю аркасында изалана бичара. Әмма Нажарга үзенең җанлы и жаты белән дә. Садир Хәкнмовнч- ның кабан кыяфәтендәге хатасы белән дә тиз генә очрашырга туры килмәстер әле Ник дигәндә, ул максатларга икенче бер яңалык комачау итәчәк Яңалык дигәнең шуннан гыйбарәт: геологлар ерак тундрада миллион еллар элек яшәгән мамонт гәүдәсенә тан булганнар һәм шул хакта тиешле оешмаларга хәбәр җибәргәннәр Үзәктәге олы белгечләр карлы бозлы тирән чокырда яткан мамонтның баш сөяге эчендә ми матдәсе исән сакланмагае, мамонтны яңадан бар итеп булмагае дип фаразлыйлар. Шуны бергәләп тикшерү һәм киңәшү өчен, бездән дә бер кеше жнбәрүне сораганнар. Мондый эш турыдан туры Нажар төркеменә караганлыктан. Садир Хәкимович, теләгең ничегрәк дни сорамастан. Нажарга киләсе дүшәмбедә юлга чыгарга боерды Нажар мондый да гайре табигый эшкә боерыксыз да барырга тиеш иде. әлбәттә. Ләкин гел без дигәнчә генә булса икән лә! Китәргә боерык алганның икенче көнендә, кичке сәгать тугызлар тирәсендә ишек кыңгыравы чын итте дә Нажарның бөтен теләк -ниятләренә нокта булып төште дә куйды Телеграмма Авылдан Әнисенең хәле хәвефле тнз арада кайтырга кирәк. Күрше бүлмәдән Фәнүзә чыкты һәм аның кулындагы кәгазьгә карап бөтенесен сүзсез аңлады Нажарның нинди дә булса фикергә, анык карарга килә алмый интегүен күреп, шик-шөбһәләрне берьюлы юкка чыгарды: - Кайтырга кирәк Бу катгыйлыктан «Институтның хәле алай ук авыр түгел, анда кеше синнән башка да бетмәгән, кемне дә булса бүтәнне җибәрергә мөмкин, ә гомер кабатлана, яңара алмый- Синең хәзерге бурычың — анаң янында булу».— дигән мәгънәләрне аңлау бик ансат иде. Наҗар: «Әйе»,—дип баш какты. . Таң-иртә белән вокзалга юл тоттылар. Алдан сөйләшенмәгәч, билет алу шактый җайсыз булып чыкты Кичке сәгать сигездә китәсе поездга чират хәзердән тезелгән: иллеалтмыш кеше Төрле юнәлешкә булгач, әллә ни күп тә түгелдер, әмма Наҗар станциясенә билет булырмы- юкмы, булса — җитәрме юкмы — моны белешмәләр бюросы да һич әйтә алмады. Бердәнбер чара — көтәргә. Наҗар чиратка басты Ул чират торган арада Фәнүзә, кайбер күчтәнәчләр алырга дип. базарга китешли: - Билетны алып өлгерсәң дә, мине шушында көт,— дип кисәтте. Мәгәр ким дигәндә ике сәгать чамасы йөреп килсә дә, Наҗар ул киткәндә кайда калса, нәкъ шул төштә басып тора иде Фәнүзә гаҗәпләнеп кенә куйды һәм тәрәзә төбенә барып. Наҗарның портфеленә җимеш-җомыш салган арада туган фикерен Наҗарга портфеле-ние белән тоттыргандай итте: — Менә нәрсә, иптәш, болай көн буе торсаң да билетсыз калуың бар — аяксыз калуыңны әйткән дә юк. Телеграмманы тот та... — Телеграмма? Өйдә калды бит телеграмма. — Телеграмма минем кесәдә — менә. Шушының белән вокзал начальнигына кер. болай булмый. — Ничек инде начальникка? Ул билет сатамыни! — Әни берәү генә, аның соңгы тапкыр болай авыр чирләгән булуы ихтимал. Начальникның да әнисе бардыр — аңлар. Наҗар, моңа каршы берни әйтә алмыйча, сүзнең дәвам итүеннән курыккандай, аны авыз йомып кына уздырырга исәпләгән иде дә, ләкин Фән үзәнең исенә бер уй төштеме, син аннан тиз генә котылам димә инде. Үзәгеңә үткәнче онытмый ул аны — кабатлый бирә: — Авыл гыйбаты кебек торма, яме. бар, тизрәк бул. Гадәтенчә, шулай иренең горурлыгын кузгатмакчы. Аның кем икәнен дә күп белгәнгә күрә, бәхәсне артык куертмыйча, кискен рәвештә: Беләм, инерция — ихтыяр ялкаулыгы, — дип нәтиҗә ясарга ашыкты — Кеше күзенә күренергә куркасың, чөнки кеше белән сөйләшә. аралаша белмисең. Их, узды бит гомер... — Син. Фәнүзә!.. — Бир удостоверениеңны. — Анысы ни эшкә? — Сурәтеңне карыйсым килә — сагындым — Мордаңны диген. — Гүзәл кыяфәтеңне Я? Мин чынлап әйтәм. — Иренең нишләргә белми торуын сизгәч, йомшара төште. — Карап ышанасым гына килә: өйдә калдырмадыңмы? Юлныкын бит белеп булмый — алла сакласын, берәр бәлагә очрасаң, кая, кемгә хәбәр итсеннәр? — Кесәдә удостоверение, хәтта паспорт та — Әйбәт Алайса мине дә тынычландыр. Шулай итеп, таныклыкны кесәдән тәки чыгартты, һәм кулына алуга, капыл китеп тә барды Ярты сәгать уздымы-юкмы, елмаю өчен вакытның җайсыз чйгы булганлыктан, җиңү шатлыгын да иреннәрен кысып тыйган хәлдә, ләкин барыбер тантаналырак төстә иренә удостоверениесен һәм шуңа өстәп бер поезд билетын да сузды. — Бронь белән икенче кассадан икән — теге бинада — Синең бронең бар идеме? — Бар иде Син дә яшисең бит дөньяда, Наҗар, ә? Нәрсә исәбенә чуттан төшеп калмыйча барасың син. ә? Синең билет белән.. Билет булгач, төшереп калдырмыйлар — Начальник, между прочим, сине белә икән. Ишетел Мин аның үзен күрүгә шат булыр идем, ник керми ди Кайгыдан рәтләп сөйләшә алмам дип курыкты дигән булдым Ә синең, әлбәттә, фаҗигаң мәңгелек * — Житте. булды га — Житте. әлбәттә. Сине тәрбияләп ни файда. Аюн1 * тәләр, ә сине. Әйе. булды Мә. сакла. Таныклык белән билетны Наҗар кесәсенә салгач, китәргә дә җыен- ~ ды Ире аны трамвайга хәтле озата барды Урамнан атлаганда исә г вак-төяк тарткалашулар онытылып, сүз инде яшәү белән үлемгә бәйле ? мәңгелек уйлар һәмтойгылар тирәсендә әйләнде. Бу әңгәмәне дә Фәнүзә ♦ шактый хәйләле башлады. ■ Әгәр мин, бик каты чирләп, үлә башласам, син мине коткарырга = тырышыр идеңме? — Тырышыр идем. — Ә әниеңне? Наҗар, капыл борылыш көтмәгәнлектән. аптырамыйча булдыра ал- - мый Башын иеп, ул моңаерга әзер, әмма җавап дигәндә чынлап та Ярдәм итәргә көче җитмәсә, һич югы тырышырга кирәк ләбаса3 Фәнүзә Наҗарның әнисенә елга ким дигәндә ике тапкыр посылка тутыра да адрес һәм хат кисәге язуны, шулай ук почтага кертүне иренә калдыра Әрҗәдә нигездә чәй әйберләре җнләк-җимеш һәм кайбер витаминнар, дарулар була Димәк, ананың исәнлексаулыгына азмы күпме ярдәм күрсәтелгән. Ә чирне дәвалау дигәндә, әниләре ал арны, авырып, бик интектермәде. Салкын тию. бераз картая төшкәч, ялгыш кул-бармак сындыру кебек вак-төяк сырхаулар хакында гына хәбәрләр килгәли торды Ә болай ныклап чирләве инде картлык галәмәте Нишлисең. ни чаклы гына кадерле, ни чаклы гына якын булмасын, ахыр чик тә ярдәм итү мөмкин түгел, кеше үз тәненнән, үз дәвереннән аерылып кала алмый — күзәнәкләр үлә тора, яңару кими бара Котылу юк Котылырга кирәкме - анысы да бәхәсле. Фәнүзә әлеге сүзе белән, әлбәттә, әнә шул бәхәскә әйләнеп кайтты Алай гына да түгел, теорияләрне читтәрәк калдырып, мәсьәләне үткен ягы белән куйды - Бездә бит Тәҗрибә дәрәҗәсендә дисәк тә. кайбер препарат лар инде эшкә керешерлек Ә? Карт организмга ярдәм итә торган Безнең әнкәйгә нәкъ шул кирәк тә. Сазуленны әйтәм Декамевит төсле үк гади нәрсәгә әйләнәчәк бит ул бервакыт Ә хәзергә Хәзергә ярамыймы? дип. Фәнүзә ирен бүлдерергә ашыкты Ләкин ул бит инде бар Нигә файдаланмаска? Ә кем рөхсәт итә? Мин Үзем синтезлаган Акылыңдамы соң син? Бу бит бу наркотик урлаган төсле рәк булачак, башың бармы? Бар Ничәү? — Берәү Шулай булгач? Әни дә берәү генә Трамвайлы урамга җиткәч. Наҗар хатынын җитәкләмәкче иде. тик Фәнүзә кулын тиз генә ычкындырды урамны тотынышмый узу дөрес рәк Тукталышка җиткәннән соң исә. иренен кулын ике куллап каты гы на кысты һәм. үпкән кыяфәт ясап, битеннән сыйпап куйды да. хәерле юл теләп, эшенә китеп барды Юк. Наҗар башы авыртканчы уйласа да. тәгаен фикергә тәки килә алмады. Бер нәрсә ачык: кайбер нәрсәләр хакында ул, әгәр әнисенең зиһене томаланмаган булса, кайткач, аның белән киңәшергә тиеш булачак. Нажар — авылда нибары уналты ел яшәп, балалык, үсмерлек елларын гына шунда кичергән кеше Дөньяга мөнәсәбәте авылда чакта ук абайл-анса да, аның белән күзгә-күз карашып сөйләшү, бәхәсләшү студент елларыннан башланды һәм һаман кискенләшә барды. Өлгергән акыллы олы Нажар — каланыкы, ә яланаяклы малай, яшел урман, яшел болынны таптап йөргән гөнаһсыз үсмер — авылныкы. Нажар үзенең бәләкәй чакларын төштә күбрәк күрә. Кая гына барса да. кышкы суыкларда боздай салкын идән әле дә ул малайның аякларын әрнетә. Малай, шуңа күрә бугай, бәрәннәр белән бергә сикере- нә. йөгерә, моржа кырыена менеп куна. Урамда кар көри, чана белән тау шуа Куян сукмаклары буйлап, озын колакларны күрәчәгенә ышанып, көннәр буе карга бата-чума йөри Ә жәйләр — бөтенләй бүтән. Жәй — яшел әкият, аны гомер буе сөйләп тә бетерә торган түгел. Ләкин моңарчы беркемгә дә сөйләнелмәгән Наҗарның балачагы, үсмерчагы булганмы, юкмы, беркемгә дә билгеле түгел Хәтта үзенә дә Әйе, сөйләү түгел, бу хакта уйланырга да вакыт күп калмаган — барча хыяллар белән бергә, бөтен зиһенен фән - микробиология, микродөнья биләп алган да үз эчендә биләп тоткан икән Фәнүзә шактый хаклы шул Гомеренең бер өлеше, бәлки иң изге, иң матур кыйтгасы бәяләнмичә калган Моның өчен озын юл да җитми калды Поезддан төшеп, автобуска утыргач. аннан да төшеп, алты-жиде чакрым җәяү атлагач исә, сораулы фикер күз алдына аерымачык булып килеп басты. Таныш юл, таныш басулар, таныш урманнар Алар инде бик үк таныш та түгел икән Чик-чамасыз ераклыкларга сузылган басуларны яңа урман тасмалары бүлгәләгән Яшеллекләр, зәңгәр төсләр дә бүтәнчәрәк кебек. Бу кырлар, бу урман-болыннар, караганда күзне яшьләндергән күк кебек, күңелнең иң тирән төшләрен дә әлже-мәлже китерә икән Күңел төпкелендә изге бер дөнья сиздермичә генә, тын гына, тыныч кына яшәп яткан икән Нажар үзе моны белмәгән, бәлки әле юк дип, бушлык дип уйлап йөргәндер. Ләкин табигатьнең үзе кебек үк, күңел бушлыкны яратмый, ул үзен фикерләр, уйлар, хыяллар, истәлекләр белән тутыра. Ә менә Нажар Нажар үз тормышын чынлап та бераз тарайткан ахрысы Бәясез калган көннәр һәм елларны югалтмаска — тикшереп, бәяләрен биреп, яңадан барып алырга, кире кайтарырга һәм, бүгенге көн хыянәт итсә, шулар ярдәмендә кабат яшәргә мөмкин, ахрысы Кабат яшәргә? Әйе, моңарчы яшьлеккә кайтуның бердәнбер ысулы хәтер иде Ә хәзер? Ә Сазулен? Фикернең генә түгел, тәннең дә яшьлеккә кайтуы әкияттән реаль тормышка күчә дигән сүз түгелме? Халыкның шаян жыры аклана түгелме соң? Әжалгә дару бар диләр. Мәхәббәткә бар микән? Табигыйме, һәм. әгәр дә бар дисәк, кирәклеме ул? Монысы хакында Нажар әнисе белән киңәшәчәк. Тик әнисе нинди хәлдә икән? Йөрәк лепелдәп куйды да бөтен уй-фаразларны бер кеше — әни алмаштырды Бөтен нәрсә, бөтен табигать, бөтен тормыш әни кыяфәтенә керде Әни. Исәнме икән? Исәнме? Нажар соңгы ике чакрымны тирә-юньне күрмәгән, бер нәрсә ишетмәгән хәлдә йөгерә-атлый узды һәм менә, ниһаять, туган жир, туган урам, туган өй. ихата! Нажарның кайтуын әллә кайдан күреп, каршыларга чыктылар Димәк, исән Каршылаучыларның иң алдан чыкканы — Нажарның апасының улы, шахтер егет Фәсил Ярым елмайган хәлдә килә. Бу. әлбәттә, сагы ну галәмәте, шулай ук әни дә әле исән дигәнне күрсәтә Кул биреп ф күрештеләр, әмма бу нәрсә? Ник Фәсил болай сулагай күрешә’ Ун _ кулы, уңы кап-кара протез. Шахтада күмер төялгән вагоннар озатУ канда кулын өздергән Тагын бер кайгы Шулай да егет кыяфәтендә Д һич мескенлек сизелми, хәтта шушындый көндә Артык баш ватып, моңаеп торырга вакыт калдырмас өчен диярсең. - тиз арада Нажарнын бертуган энесе, башка энеләре һәм сеңелләре килеп = житә Алар чыраенда да. кырысрак булса да. тыныч гамь «Исән» ' — Исәнме? * Сорауның кем хакында икәне ап-ачык. — Исән әле Эх, «әле»се дә булмаса' Ак өйнең керешли уң ягында чаршаулы бүлем Кереп, ике-нч _ минут үткәч үк Вәзимә апасы чаршауны тартып кунды Чаршау эчендә- - ге караватта ул ята .. > Исәнме, әни. хәлең ничек’ Мин кайттым менә Сине күрергә * Ә син сынаткансың икән Нажар әнисеннән сүз ишетергә өметләнеп, һәр сүздән соң бераз тукталып, көтеп торды Тагын шундый кизү сүзләр дәвам итәчәк иде Тик әнисе чак кына ыңгырашып куйгач та. телгә килде Нажар балам таныдым Әйе. кайттым, әни. хәлеңне белергә Болай ук каты чирләргә ярамый бит инде Таныдым улыңны гына танымыйм Наҗарның янында Фәсил басып тора икән Авыру зиһен шуны На жарның улы итеп күрергә тырыша иде бугай Нишлисең бит. Нажар ның улы юк, ул инде була да алмастыр Ә ана нәселнең дәвамы турын t.i уйланган булса кирәк Әйе. нәсел үләргә тиеш түгел, үсәргә тиеш Ә менә бер малаең аны дәвам итә алмас ахры ул малай белән кайта ал мады Шулай булгач, ана кеше, син үзең үлмәскә тиеш мөмкин кадәр озак яшәргә тиеш исән калырга тиеш Нажар өчен дә. аның була алмаган малае өчен дә үзең яшәргә тиеш Фәнүзә тагын хаклы булып чыга сиңа әжәлне жиңә торган дару кирәк булачак Ничек сон. әни. бик авырмы хәлен? Кай төшең авырта’ Шул сүзләрне әйткән вакытта Нажарга урындык бирделәр һәм ул әгәр мөмкин булса, әнисе һушы акылында чакта бөтен сүзне әйтеп, сорыйсын сорап калырга тырышачак. Бер жирем дә авыртмый, балам, хәлем генә юк «Фәнүзә хаклы Нәкъ Сазулен кирәк » Шулай уйлан, ул икенче төрле әйтте - Алан булгач, ярый әле. тиз терелерсең. Терелү анысы булмас инде ул Бераз дәвалана төшкәч Монда әллә ни әйбәт врач та юк Шәһәргә барырбыз, бераз ныгый төшкәч Берәр профессорны монда гына чакыртып булмыймы соң? Бер дә таныш кешем юк. китертеп булмас, әни Ярар инде, барыбер ярдәм итә алмас әжәлдән дару юк Бар. әни. сүзнең шулай үзе курыкканрак темага табигый борылуына Нажар хәтта сөенеп куйды .Хәзер әжәл даруы булырга тора, әни Алладан юктыр, бүтәннән булса гына иблистән Кеше. әни. менә без. симен киленең, шундый дару ясарга жыена Болай табылган да инде ул. тикшереп, сынап кына бетерәсе калган Бераз гына сабыр итсәң Нәкъ менә сез әйтә килгән әжәл даруы. Шуны эчсәң, яңадан яшьлегеңә кайта язасың Гомер озыная һәрхәлдә — Мең яшәгән Локман кебекме? — Әйе. шулайрак. Мең яшәгән Локманны да жир үз куенына алган шул. Барыбер үләсе, барыбер килеп житә икән ул көн. Әни. беләсеңме, яңадан бер йөз елдан кешенең, гомумән, Локман кебек яши башлавы ихтимал — Миңа тәкъдир икенче төрлене язган — теге дөньяда мәңге яшәүне. Миңа шул бик җиткән. балам Ясалма гомер — гөнаһ ул. көферлек Гадел дә ту гел Минем яшьтәшләрем әллә кайчан үлеп бетте. Болай да оят алардан. Үзебезнең чишмә суын күп эчтем шул Шул суда андыз кайнатып та эчә торганыем. Бүтәннәр ышанмады, тиз киттеләр. Ә мин Шуның сихәтенә гел ышандым Чишмәбезнең андызлы суын әйтәм. - Алдагы заманда ул чишмәнең борынгы куәте тагын кайтачак. - Кайтса да, балам, сезнеке генә булыр ул. — Әле бит син бер дә бәхетле булып яшәмәдең... — Йөз елдан сон мин, надан кортка, яңа затлы кешеләргә чит-ят булырмын Кеше арасында ким-хур булып яшәгәнче, үлгәнең артык. Күңелсез булыр анда миңа, яшәү жәзага әйләнер. Әнисе үзенең уен,, теләген аермачык әйтте дә бирде шулай Аңарга кешедән, яшьтәшләреннән артыгы кирәкми Аларга караганда дөньядан күбрәкне алса, вөҗдансызлык булачак. Кешеләргә ничек, аңа шулай. Наҗарның әнисе югары әхлак кагыйдәләре турында беркайчан сөйләмәде, бәхәсләшмәде. Ләкин ул гомер буе шул кагыйдәләрдән чыкмый яшәде һәм шулар белән үләргә әзер. Аның тәрбиясе кан аша нәсел-нәсәптән, ыруг-токымнан киләдер, әгәр әйтергә яраса, бәлки әле Наҗарга да күчкәндер Ул да бит шул матдәләрдән ясалган... Күзәнәкләр бер үк, генетик программа . Аюдан чыпчык яралмый, дуңгыздан сандугач тумый. Наҗар бүген үзенең дә кем икәнлеген дөресрәк төшенә башлады кебек Күпме укып, тикшереп белә алмаганны бүген берьюлы һәм ачыграк аңлады бугай, мәңгелек дөреслекне, әйтерсең, ялангач хәлендә күрде . һәм әнисе белән бәхәскә керүнең акыллы эш түгелен чамалап, тынлап кына утырасы итте. Әнисе исә тиз арада бөтенләй башка юнәлештә фикерли башлады. Мин сине укыта алмадым, балам. Үзеңне үзең укыттың. Әле үзен безгә ярдәм итеп килдең Жәй көне ел саен кайтып печән әзерләдең. Малларга. Сыердан өзелмәгәч, сыйлы булдык Гомерне шулай ходай кушканча сакладык. — Шулай булды шул, әни. дөрес хәтерлисең. - Миннән фатиха, балам Барыгызга да миннән хәер-дога. Инде үз балаларыгыздан игелек күрегез. Үзегезгә дә тыныч вөҗдан белән дөнья куярга язсын. «Бәхилләшүе шушы түгелме соң?» — Наҗар сискәнеп киткәндәй булды һәм бүтән сүз дә әйтә алмыйча калды. Әнисенә тынлык кирәк иде инде — ул әллә йокыга талды, әллә һушыннан язды. Дөресрәге, йокысы-һушсызлыгы бергә булгандыр. Әнисе уянган, теленә килгән саен, Наҗар аның янында булырга тырышты. Вәзимә апасыннан юдырып, кала күчтәнәчләрен биреп карады. — Шушы җимешләрне ашасаң, терелерсең, әни. Яле Әфлисун телеме калтыранган иреннәрдән ары узмады Анар бөртекләре узгандай тоелган иде,анысы да кире чыкты Мескен ана1 Бу чакта ул әле ашарга да өйрәнә алмаган сабый кыяфәтендә иде. Шул кадәр хәлсез, шул кадәр ярдәмсез. Аерма тик шунда гына, әгәр бала ризыкны чәйни алмыйча кире чыгарса, ул моның өчен үзендә бернинди гаеп сизми һәм кәефе бозылмый Ә менә карт кеше үзенең хәлсезлеге-көч- сезлегеннән шул хәтле кыенсынды, күзләре шул чаклы кызганыч карады ки. ул оялудан башын читкә борып кына котылырга тырышты, ләкин барыбер котыла алмагандыр Әнисен тынычлыкта калдырыр өчен. Нажар тышка ук чыгып китте Бакчаларны, су буйларын карап әйләнде. Тик анда да һаман бер мәгъ- * нә. бер үк таныш авазлар ишетелә иде Кыйгак-кыйгак каз кычкыра, ни дип кычкыра икән5 Кемнәр андый 2 аны. кем ишетә, ә кемнәр ишетми, аңламый икән? Мәңгелек аваз, мин бит монда, син мине эзлисең, мин сиңа кирәк - һәм син минем язмышым! — хатын-кыз ир-егеткә эндәшә, җенес — же- = нескә. Ата-ана — балага, ә бала үткәннәргә һәм киләчәккә сүз куша ' Берсен-берсе мәңге эзлиләр кешеләр Берсенберсе алар я таба, я тап ♦ мыйлар. Кеше кычкыра: «Галәмдәге ерак жан һәм акыл ияләре, сез кайда? ; Мин сезне эзлим Бу зур бушлыкларда йолдыз сахраларында исән < калу өчен сез кирәк миңа һәм бәлки мин дә сезгә кирәкледер Бергәләп _ исән калыйк саклап калыйк акылны һәм шәфкатьне' Елга буенда — казлар. Әгәр алар тавышсыз калсалар5 Әгәр кеше телсез һәм өнсез калса, ниләр булыр иде нинди мәгънә ' калыр иде галәмдә? Ж.аваплар эзлә. тап. хәбәр ит» Инеш һә.м сазлык кырыеннан, арырак атлады Нажар Чишмә тавына җитте. Көн шактый суык булуга карамастан, изге су белән кулларын юды, эчеп карады. Мондый да тәмле суның булуы мөмкин түгелдер. Нажар. вакытны да. дөньяны да шактый күргән кеше, моннан да тәмле һәм саф суның хәзергә бер жирдә дә юклыгын белеп яши Юкка гына Яшьлек чишмәсе дип атамаганнар бит аны' Чишмә төбендә таныш сурәт Наҗарның яшь чактагы сурәте бугай Аны бүгенге көнгә чыгара башласаң, чишмә рәнжемәячәк. сызланып. яшь төсле түгеләчәк кенә. Яшь кыз төсле, беренче мәхәббәт төсле - Чылтыр-чылтыр, чылтыр-чылтыр Суларның һәм чыннарның башы да юк. азагы да Халыкның иң саф уйлары, жырлары. ниятләре барысы-барысы шул сулар чылтыравы рәвешендә аваз алуга ирешә. Ә ераграк заманда кешеләргә тормыш итү өчен көндәлек көч кенә биреп калмыйча, аларнын аккан сулардай кире кайтмас яшь гомерләрен кире кайтарып торган бөек кодрәткә дә ия булган имеш бу чишмә Бик бәләкәй чакта Наҗарга әнисе сөйләгән кебек, ул хәзер дә чылтырап шул риваятьне кабатлый сыман ‘ Элек заманда бер генә өнле бу авыл кара урманның сихерле дәвамы гына булган һәм бүтән авылныкылар чишмәнең нинди икәнлеген белмәгән дә, ишетмәгән дә Бервакыт әти кеше үзенең өч малаен башка чыгара икән. Биләмәсен балаларына туганнарча үзбаш бүлешергә боера бу Малайларның иң зурысы иген игелә торган басуларны сайлый Икенчесе, моңа бераз кәефе китсә дә. нишләсен, беренче булып тумагач, беренче булып сайлау хокукы аңа бирелмәгән Шулай да алданып ук калмас өчен биләмәнең икенче зур өлешен урманнарны сайлый ул Ә төпчек малайга эш бөтенләй җиңеләя абыйларыннан соң аңа бары тик тау итәкләре һәм сазлы болынлы җирләр генә кала «Нишләп алар миңа караганда күбрәкне эләктерергә тиеш икән5» дип аптыраса да. күңелен төшерми «Ан^а бит чишмә бар шуның чылтыравын тынлап гомер итәрмен әле». - дип. үзен юата Төпчек бала чишмә буенда әкияттәге төсле матур, челтәр челтәр тәрәзәләр белән бизәп, сарылы яшелле коймалар, зәнгәр капкалар белән уратып, әйбәт кенә өй салдырса да. абыйлары кебек куәтле була алмый Ж.ӘЙ көне печән чаба, балык тота Көзләрен ауга йөри вак җәнлекләрдән тыш, бүре, хәтта аюны җиңгән чаклары була Бер аюны, борынчак кидереп, авылдан-авылга хәтта биетеп тә йөртә. Аудагы уңышлары аркасында һәм саз буенда ялгыз яшәгәне өчен Аю Әббәс кушаматы алган егет күп гомерен чишмә аһәңнәрен тыңлап, үзе дә шуңа кушылыпжырлап моңая, бахыр Жырына-моңына сокланган бер чибәргә өйләнгәч, балалары туа Аларга тамак туйдырырга рәт калмаганлыктан, үскәне берсе читкә китә тора. Шулай тагын байтак ара яшәгәч, хәл белергә дип, олы туганнары килеп чыга болар янына Картайганнар, тешләре төшеп беткән... Ә энеләре егет чакта ничек булса, һаман шул ук чибәр кыяфәттә икән. Гаҗәпләнәләр, сорашалар — булган бөтен биләмәләрен бирмәкчеләр, тик матурлык — яшьлекнең серен генә ач, янәсе. Ә ул нинди сер белсен, нәрсә әйтсен? - Шуңа күрә, абыйлары аларның ничек яшәгәннәрен үзләре күзәтергә карар кылалар Таң белән чалгысын иңенә салып печән чабарга китә ир-егет. Яшел үләннәр рәт-рәт булып тезелеп кала Бәхетле Әббәс янагычлаганда чалгысы шундый итеп чыңлый, нәкъ менә яшь өмет, яшь дәрт шикелле инде. Ярты көн буе кулларын уңга-сулга селтәп арыган иргә хатыны ашарга китерә. Ризыктан бераз авыз иткәч, тау буендагы әлеге җырлы чишмәгә нәкъ яшьләрчә көлешә-көлсшә төшеп китә болар Карап- күзәтеп тора абыйлары килде болар чишмәгә, утырды шунда такта басмага Чишмә тавышын тыңлап тын гына утырдылар Аннары исә әкрен генә, мөгаен, чишмәдән откан якты моңнарын көйли башладылар— нәкъ яшьләрчә. Яшь чакта Әббәснең хатынына багышлап чыгарган көен әүвәлгечә ихлас җырлый болар Күпмедер вакыттан соң икәүләп кулларын, битләрен юалар Юалар да чиста кулларына агызып кына, рәхәт чигеп, су эчәләр. Бер йотым, ике йотым, өч йотым. Ә торып бассалар, күзләре кичәгедән дә нурлырак, йөзләре кичәгедән дә чибәррәк һәм яшьрәк. Аңлап алды абыйлары боларның серен: бөтен хикмәт чишмәдә икән, чишмәдә! Әнә бит Әббәснең бичәсе, кыз чагына кайтты куйды: кулындагы чәчәк бәйләменә һәмиренә чытлыкланып карый-карыи биегән була. Көлә, шаяра гүяки яңа чыккан кияүгә! Тегесе дә әле генә гашыйк булгандай, ничәмә ел гомер сөргән кортканы сөеп кочаклый! Шушыны манзара кылган туганнар инде нишләргә кирәкне белгәннәр Энеләре икенче килүгә ни күзләре белән күрсен чишмә биек койма белән уратып алынган, ә капкасы төбендә эт белән сакчы тора Әббәснең үзе булып үзенә мылтык төскәделәр: — Әй, кем анда? Киләсе булмагыз, атып, үтерәбез! Өс, өс! Каравылчы сүзләрен куәтләп, бозау хәтле эт һау да һау Әббәс өстенә ташлана Әббәс егылгач, аның аякларын чәйни Чишмә тирәсе кан белән чуарлана. Күз яше төсле саф суга кушыла кан төсләре һәм чишмәнең элекке төсе күзгә күренеп үзгәрәтоныклана Ниһаять, этне яңадан үз янына чакырып алган каравылчы соңгы тапкыр акыра: — Бу чишмә сезгә ялгыш бирелгән булган — атагыз хатасы Бу чишмә асылда синең олы туганың урманында — әнә кара, бу җир. б» урман аныкы Моңарчы аның киң күңелле булганлыгы аркасында гына рәхәт күргәнсез. Кеше малы белән кеше көн к\рмәс — бетте, бар, юлыңда бул. бүтән бу тирәгә аякларыгыз басмасын Нишләсен Әббәс. каргана-каргана карчыгы янына кайтып китә бу: «Харам ризык белән әллә кая җитеп булмый, бик тиз арада чукынышып катарсыз әле. алла боерса», — дип, чыннан да карчыгы янына баш иеп кайтудан башка чара тапмый шул. Инде шунысын өстәү кирәктер: чишмә олы туганнарга бик үк озак шифа кыла алмаган имеш Кеше авызыннан өзеп чөмерсәләр дә, ияк очларындагы сакал, авыз, күз тирәләрендәге җыерчыклар һич тә шо- марырга чамаламаган һәм. киресенчә, тиз арада картаеп, ике олы туган берьюлы диярлек тәпиләрен сузгач, алар корган биек коймалар да. ни хәтле генә биек булмасын, барыбер череп ауган һәм чишмә нәкъ әүвәлгечә үз ирке белән чылтырарга керешкән Әмма аның элеккеге куәтле шифасы кире кайта алмаган Карчык бер көнне, картының маңгай сырларын шомартырга теләгәндәй, үзенең шундый ук буразналы кул- * лары белән сыйпый-сыйпый. авыр сулыш алган — И. картым, син дә бирештең ләбаса 2 - Үзең дә әллә кем үк түгел, кортка: аркаңа тау кунды. Төрле- * сен күрдең, рәнҗегән чакларың да булгандыр Мәгәр кичер, бәхиллек 2 бир! = — Ә чишмә... чишмә кемгә калыр икән? s Малайга хәбәр җибәрик — кайтсын. ♦ Шәһәрдә тормышын әллә ни көйли алмаган малайлары, ата-ана ® сүзен тыңлап, нигезне корытмаска ризалык бирә Әнә шуннан башлана х Габбасовларның нәсел чишмәсе ’ < Туган чишмәнең югалган шифасын һәм серен эзләү легенда хәлендә л Наҗарга да килеп иреште Фәндә һәм табигатьтә даими үсешне һәм кинәт сикерешләрне инкарь ~ итү дә. берсен икенчесенә каршы кую да ярамый. Бөтен бер лаборатория - күзәтүләрен тән картаюына организм эшчәнлегенең яраклашуын өйрәнүгә туплау, яки картаюның сәбәпләрен һәм аңа юл куймау ысулларын эзләүне киләчәккә калдыру шулай ук дөрес булмас иде Шушы фикер ачыклангач. Фәнүзә белән Наҗар икесе ике якка тайпылды берсе урманга, икенчесе - сазлыкка, чишмәләргә таба Фәнүзә тизрәк тапты моңарчы булмаган биоген стимуляторы синтезлауга кадәр барып җитте Бу табышмак риваятьтәгечә, яшәүгә кирәкле матдәләр нәкъ менә саз үләннәрендә күбрәк булып чыкты - тормыш әүвәлгечә, бөтен каршылыклары белән бергә һаман суда яралырга тырыша икән Агуы да. даруы да - андыз белән аксыргак шикелле янәшә яши Фәнүзә күп кенә үсемлекләр һәм хайваннар табигатен өйрәнә килеп. тереклек итү барышында организмның яшәү процессыннан үз-үзен читләштерүе күренешен ачыклады Хәзер ул шушы күренешнеңдәгаен механизмын билгеләргә тырыша. Нәрсәдер табыла да язды дияргә кирәк. Тәҗрибәләр, эзләнүләр, күзәтүләр соңгы өч елда шул хәтле күбәйде ки, Садир Хәкимович алариы диссертация итеп язарга тәкъдим итте. Александр Иванович каршы килмәде Фәнүзә. әлбәттә, көчен дә. ва кытын да кызганмады Ул инде бөтен кешелек хыялланган ачышка якынлашты дияргә мөмкин Наҗар әнисенең каты авырып киткәнлеген ишеткәч. Сазуленнан файдалану хакында да сүзне башлап Фәнүзә кузгатты Ният изгелеге сизелеп торгач, мөмкин булмаганны вәгъдә иткәндә дә күңелгә, ничектер, җиңел булып китә бит Гамәлдә, авылның изге чишмәсе шикелле үк. Сазулен да легенда рәвешендә генә яшәсә дә инде ниндидер өмет уята лабаса! Әнисенең чын хәлен улы менә хәзер генә бөтен җитдилеге белән аңлады бугай. Әнисен хәзер әҗәл дар\ы гына коткарса коткара алачактыр Ә болай соңгы чик якын бик якында гына инде Наҗарның үзен дөньяга китергән, күкрәк сөте һәм көче белән үстергән ана җир йөзендә бөтенләй булмаска тиешмени? Бик теләсәң, бик каты теләсәң дә бүтән һич күреп булмаска тиешме? Гаделме бу? Табигатьнең шушы хәтле дә рәхимсез катылыгы белән кеше килешергә тиешме’ Юк. моның белән адәм баласы гомере буе бер генә көн, бер генә сәгатькә дә килешә алмаган һәм килешмәс тә. Юккамыни алайса дөньяда барча акыл ияләре адәмнең җаны һәм тәне чиксезлегенә һаман тирәнрәк, эчкәрәк керергә омтыла? Юккамы Наҗар кешенең нәсел хәбәрен хкырга һәм. кирәк булса, яңадан төзәтеп язарга хыяллана? Хыялдан узып, моңарчы акылга да сыймаган «язмакпарны кулына тотып, үз күзләре белән карый? Юккамы геннар хирургиясе чирле геннарны сәламәт геннар белән алмаштыру дәрәҗәсенә ирешергә тырыша? Юкка гынамыни профессор Бетфорд, имин киләчәккә өметләнеп, үзенең рак ябышкан гәүдәсен тере килеш түбән температуралы анобиоз хәленә кундырып, герметик кабергә салдырды? Юкка гынамыни? Ә әни? Ул риза түгел андыйга Наҗар исә бу нияте белән әнисе тәненә мәңге кагыла алмаячак. Әнисе аның өчен артык изге. Изге әйбергә кул белән кагылу мөмкин түгел! Әйе. кеше күңелендә икенче төрле тойгы. икенче төрле караш та бар икән әле. Кеше үзенә табигать биргәннән артыграк алуны иблистән килгән гөнаһ дип саный. Бәлки андый хиснең табигыйлегенә Наҗар ышанмас та иде, ләкин үз әнисенә аның беркайчан да ышанмыйча караганы булмады. Әнисе аңа шикләнер өчен әчмуха хәтле дә сәбәп бирмәде. Баланың анага табигый ышанычы һәм ихтирамы аркасында гына түгел, гомумән, алдаусыз дөреслекне үз колагы белән ишетеп, үз күзләре белән күреп торганга, шикләнергә хакы юк Наҗарның, һич тайчанмыйча нәтиҗә ясарга туры килә: Наҗарның әнисе кешелек мәңге хыялланган әҗәл даруыннан баш тартты... Хушлашканда әнисе: «Бәхилмен», — диде һәм үзе дә бәхиллек сорады. — Бәхил, әни, әлбәттә, бәхил. Тик әле син терелгәч, тагын бер кабат иркенләп сөйләшербез. Кеше чирләми тормый бит, —дигән булды Наҗар. ■ Әмма ул әнисенең терелмәячәген күреп тора иде, һәм үз хәлен ана үзе дә яхшы тойган булып чыкты Каранур дигән станциягә Наҗарны автомобиль белән ике энесе озата килде. Ә билет алу дигәндә, монысы шәһәрдәгедән дә җайсызрак икән. Узган кичтән үк чират тезелгән. Күпме билет сатылачагын ходай да белмидер Кечкенә вокзал шыгрым тулы Болай да җимерек кәеф, үз шкаласының иң түбәнге сызыгына төртелеп, бүтән төшәр җае булмаганга күрә генә тукталгандыр. Чырайдан гына түгел, чыгырдан ук чыгарган яңа үзгәреш — касса ачылды һәм чын мәгънәсендә мәхшәр купты Чиратка Наҗардан соң беркем дә басарга җыенмый. Аннан алдамы, әле генә килгәнме, барысы-барысы алга узарга, билетны чиратсыз алырга азаплана — этеш, төртеш, кычкырыш һәм кәгазь түзмәс сүзләр. Димәк, Наҗар Каранурда утырып кала. Ике көннән — командировка. Әйе, җәнҗал. Менә ул — күз алдында, хәзер үк башланды лабаса. Этеш һәм төртеш! Син дә эшкә кереш! Абыйсының нәрсәләр уйлавын чамалап бугай, энесе Фәсил: <Сабыр ит. Наҗар абый», — дип, кесәсеннән ниндидер таныклык алып кулына тотты да, адәм урманын аралый-аралый, кызыл касса авызына якынлаша башлады Аның кулындагы документны күргәнгә, ахры, махсус рәвештә каршы килүче булмаса да. барыбер юл бирергә дә ашыкмадылар. Шуңа күрә Наҗарның олы энесе Фәсилне эчкәрәк этәргә кереште Этеш-төртеш Фәсил өчен кулай түгел. Аның кулы авыртадыр, протез кулның төшеп калуы да ихтималдыр Авырту көзән җыерган рәвешле булып Фәсилнең йөзенә үк чыккан да инде — төркем арасыннан кызганыч чырай күренеп-күренеп, бәгырьне әнисе янында торган чактагы кебек үк кисеп-кисеп куя. Ләкин нишләргә? Читтән карап күзәтергә генә кала. Ә бүтәннәр? Бүтәннәр көрәшә! Ни өчен? Нәрсә хакына? Кечкенә нәрсә өчен, билет өчен генә болай ук тартышмас-этешмәсләр иде. Зуррак, әһәмиятлерәк нәрсә өчен булырга тиеш Кассадан билет түгел, барча авырлыклардан берьюлы котылдыра торган хикмәтле әйбер бирә торганнардыр. Нәрсә? Ни? Ах, ничек әле зиһене шуны төшенми торган - ул хикмәтле әйбернең исеме дә бар бит, ул «Сазулен» дип атала Әйе, кешене яшәртә торган Картларча әйткәндә, әҗәл даруы Мөгаен шул даруны аптекадан барып алырга рөхсәт язуы бирәләр кассада. Шул даруны башкалардан тизрәк һәм күбрәк эләктереп калу өчен сугыша адәм балалары ШУНЫҢ өчен, шуның өчен! Читтәрәк, тыныч почмакта, җимеш әрҗәләре катлы-катлы тезелгән төштә, көньяктан килеп чыккан сатучы икәнлекләре күренеп торган өч ир кеше тыныч кына басып тора Аларның берсе инде поезд тукталышына, платформага да барып килде һәм аңлашылмаган телдә нәр- * сәдер әйткәч, каршыдагы иптәше кесәсеннән билетлар чыгарды һәм j аларның мөгаен кайсы вагонга икәнлеген яңадан барлап, яңадан кесәсе2 нә салып куйды Бол^р әлеге җәнҗалга катнашмадылар, днмәк Би- * летны башка ишектән җайлырак ысул белән һәм чак кына алдан- 2 рак алганнар Монысы бәхәссездер ки Димәк, елгырлардан да өлгер- 2 рәкләр бар Яшәү өчен тырыша барчасы — тизрәк һәм күбрәк булды- s рырга ризыкны, чишмәдәге суны, билетны, данны, бәхетне, тормышны, ♦ даруны . әҗәл даруын. . = Адәм балалары! Бар бит менә шундыйлар да Барча бәндәләр На- = җарның әнисе кебек түгел ләбаса' Баш тартмыйлар, даулыйлар, су- < гышалар! ’ ' ■= Ул арада Фәсил дә плаш төймәләре өзгәләнгән һәм үзе тирләгән- * пешкән, бердәнбер кулына зәңгәр кәгазь (зәңгәр кош) тоткан хәлдә, « адәм дәрьясыннан атылып чыкты Шатлануы — чамасыз — Булды, Наҗар абый, менә! Наҗар үзе дә баш тартмады Баш тартырга җае да. хакы да юк. союз күләмендәге әһәмиятле командировканы өзәргә беркем дә рөхсәт итмәячәк Ә башкаларның? Менә тарткалаш-төрткәләшне уңышлы рәвештә әле дә дәвам иткән гражданнарның? Бәлки аларның да Наҗарныкы кебек үк «кичерерлек сәбәпләре» бардыр3 Югыйсә нишләп үзен-үзе суккалап та тарткалап мыскыллатсын һәм миңрәтсен ди кеше3 Аның да тәне авырта, жаны сызлый беләдер бит? Шул ук материалдан ясалган бит алар да Күгәрчен һәм әрлән төсле, тургай һәм аю төсле, кабан төсле үк? һәркемнең гомере бер генә Үзенә бирелгән вакытның минутын да әрәм итмичә яшәргә, ашарга, ләззәт кичерергә, мунча керергә, опера тыңларга ашыга адәм баласы Билет, билет, билетлар кирәк кешегә Магазиннарга барырга акча, акча һәм акча кирәк, күбрәк, мөмкин кадәр күбрәк һәм тизрәк Шул вакытта гына ул үзенең ТУЛЫ ХОКУКЛЫ, бүтәннәрдән һич ким дәрәҗәдә булмавын сизәчәк Өстенлек сизсә, шуна җай туры килсә, тагын да шәбрәк Шәбрәк! Матди һәм әхлакый капитал өстенлекнең алшарты, нигезе һәм түбәсе Нык ит шуны, биек ит. Башкаларның кулы һәм теше үтмәслек, җитмәслек булу хәерлерәк. Хәерлерәк! Яшәргә кирәк! Мөмкин кадәр озаграк Берничә гомер бирелсә дә баш тарту хаҗәт түгел. Кояшка һәм әҗәлгә туры карап булмый күзләр тнз яшьләнә Кояш шуңа күрә үзе безгә туры карасын, ә әҗәлнең күзләре сукырайсын! Поезд китәргә сәгать чамасы гына калгач, инде борчылыр сәбәп калмагач, энекәшләр, башка ашыгыч вазифаларын үти торыр өчен, авылга кайтып киткәч. Наҗарга ямансулап йөрергә тагын бераз вакыт бирелде Кызганыч та бит, нишлисең Наҗар Фәсил энесе калдырып киткән билетның дөреслегенә ышаныр өчен җентекләбрәк карыйсы иткән иде. кимчелек тиз көттермичә үк килде чыкты Энесе аңа очсызлы билет, инвалидларга бирелә торган билет алган лабаса Кулга тоткан удостовереннесе шундый булгач, шуны биргәннәр Ә Наҗар, билетны башкалардан алдарак алу белән беррәттән, әле очсызгарак та эләктергән икән Тагын бер ялган катнашачак Уф. ихтыяр көче бир. түзем бнр. ходай' Нишләргә? Инде билетның булганы сатылып беткән, булмаганны таптыра ал маганлыктан, җәнҗал да басылган, касса ябылган Шакысаң, ачулану лары мөмкин Г «К У » М 10 97 Тук, тук, тук. — Минем билетны алмаштырып булмас микән? — Ничек, ничек? — Мина льготапыны биргәнсез ялгыштыр инде. — (Тагын ялган!) Тулы хакы белән бирсәгез, әйбәт булыр иде. — Ниндие эләккән, шуның белән китегез Тик хәерсез, бүтән сүз ишетү мөмкинлеген шунда ук харап итеп, касса капкачы шап ябылды Тагын шакып карасаң, әдәпсезлеккә. тинтәклеккә охшаячак. Шулай бит? Шулай, тынычлан Нажар мөмкин кадәр тыныч булырга тырышкан хәлдә, поездга юнәлде. Купеда ниндидер командировкадан кайтып килүче слесарь-мон- тажникларның көн-төн эчеп кайтуын исәпләмәгәндә, хафаланырлык сәбәп чынлап та сизелмәде. Әйбәт кенә кайтып жителде. * * * Әмма таңда тагын юлга чыгарга кирәк. Ә күз алдында — һаман әнисе, чаршаулы карават Инде ни хәлдә икән? Соңгы сәгатьләрен кичерәдер ана. Сизенүнең чынлыгын раслап, кич белән, телеграмма... Нажар, хәлне аңлатып. Садир Хәкимовичка шалтыраткан иде, көтелгән һәм ишетелгән таныш җавап. «Үз үлемеңнән башка уважительный сәбәп була алмый. Командировка иң югары инстанцияләрдә хәл ителгән». Катылыкның ниндидер мәгънәсе төсмерләнә кебек. Кешелек тарихында терелтү мөмкин булган мамонтның табылу очрагы бүтәнчә мәңге кабатланмаска мөмкин. Ләкин әни? Нажарның әнисе кабатлана алачакмыни? Тик Нажар командировкага бармыйча кала алмады, һәм күңелендә гомер буе җуелмаячак төссез сурәт белән кайтты. Мамонт баш сөяге эченнән «яхшы сакланган» дип табылган ми матдәсен илнең иң күренекле һәм ышанычлы белгечләре бергәләп алдылар Битараф сыекча эчендә күзәнәкләрнең кайберләре тере кебек, ара- тирә селкенеп куйгандай итте. Микроскоп астында импульс кабатлангандай тоелды Ләкин озак та үтмичә тынды. Сыекчага кушылып, аның үзәк өлеше юкка чыкты. Шул рәвешле түгәрәк, контурлы сызык — боҗра — барлыкка килде. Ягъни, ноль сурәте пәйда булды. Нәтиҗә — ноль! Соңынтын исә ноль үзе дә эреп, шул рәвешле мамонт бу дөньядан тәмам китте... бетте... Нажар моны чын фаҗига итеп кичерде. Өстәвенә әллә юлда, әллә тундраның үзендә үк салкын тиеп, тагын тамагы үзен сиздерә башлады. Шулай да өйгә исән кайтып егылды дияргә кирәк. Ике кулы белән маңгаен, чигәләрен кысып диванда утырганда, Фәнүзә авылдан килгән хәбәрне җиткерде. Тундрада илнең могтәбәр белгечләре белән бергәләп, мамонтны кабат бар итәргә җыенган чакта, Наҗарның әнисен соңгы юлга озатканнар Нинди генә көчле логика белән дә аңлатып, аклап була алмас үкенеч: соңгы чиктә Нажар үзенең бала булу бурычын, табигать, әхлак, кешелек бурычын үти алмады — соңгы сәгать-минутларында әнисенең баш очында була алмады Мәңгелек үкенеч булыр төсле һәм аны беркайчан да төзәтеп булмас төсле. Мәңге кайтарып булмаслык югалту. Ул әнисен югалтты, һәм әнисен генә дә түгел бугай... Кинәтлек өстенлеге Бәла ялгыз йөрми диләр Соңгы вакытта ул Наҗарны үз итте. Кайтып, өч көн эшләгәч тә, сәер ангина башланды. Тәндә температура юк. ә баш авырта — бөтен гәүдә кыйналган кебек, кан оешкан кебек. Врач чакырдылар Кичкә таба практикант студентлар килеп керде. Авыз ачтырып маташтылар, ул индешешкән иде — рәтләп ачылмаганга күрә, әйбәтләп карый алмасалар да. бик хафаланмадылар Ангинадан антибиотик таблеткаларга рецепт яздылар да муенга тоз җылытып куярга, яки аракыдан компресс ясарга куштылар • ’ Көн —төнгә, төн көнгә әйләнде— йокысыз тоташ томан. Температура - утыз тугыз градус. Шулай да пеницилинны алып, патиклиннкага * барырга кирәк Жыенып беткәч кенә, кичәге практикант янадан килеп кер- 3 де дә тамак-колак авырулары белгеченә күренергә кирәклеген әйтте. 2 Врач авызны ачтырып бер секунд та карамагандыр, кулындагы тимер 2 калагын үз урынына бастырып та куйды. — Бра-ат' Хәзер үк — больницага Бүген үк операциягә — абсцесс! ? Икенче төрле әйтсәң, бу инде чирнең канга йогуы, эренле шешнең * үпкәгә таба шуыша баруы дигән сүз Бу — үлем дигән сүз. Фәнүзә * шуннан соң бер дә елмая, шаярта алмас булды Такси чакыртып, тиз ° генә больницага юл тоттылар ' ; Авыруларны кабул итү бүлмәсендә аның ярым һушсыз хәлдә ярты - көн диярлек утырырга мәҗбүр булуы, көндезге сәгать икеләрдә генә = чират җитеп, анда да белемнәрен камилләштерергә авыл больницаларын* и нан килгән яшь кенә ике хатын кыз врач, аннары ике ир кеше— £ лор бүлеге врачы белән ассистент төшеп каравы һәм шуннан соң гына палагага урнаштырулары истә сәер саташу шикелле булып калды — Лимфалар төененә тыштан керергә туры килә,— дип куйды врач Практикага авылдан килгән врач хатыннарның берсе аһылдап куйгангамы. хәлнең шәп түгеллеге Наҗарның үзенә дә аңлашылып җитте. - Ияк астында олы җөй калачак. — диде ул. — Зур түгел, кечкенәрәк — Барыбер ■ Яшәүне хәл итә торган нәрсә - Барыбер Врач баш чайкады бугай, һәм шуннан соң Наҗарга тагын палатага кереп, кара томан ябынып ятудан башка чара калмады Томан эчендә йоклапмы, йокламыйчамы төн уздырганнан соң торып караса, икенче ияк барлыкка килгән иде. Сул як бигрәк тә каты шешкән Чакырылгач, ашханәгә керсә дә. кая ул. тамчы ризык үтмәле түгел «Ризык барганда, аша да. эч тә син»,— ли торган иде аңа бабасы Фәнүзәнең әтисе — исән чагында. Соң аңлыйбыз, артыгы белән соң аңлыйбыз шул Врач бүлмәсе. Кичәге урта яшьләрдәге врач һәм өлкән яшьтәге хирург Башкалар мөнәсәбәтенә күз салсаң, соңгысының зур абруйлы белгеч икәнлеген күрү кыен түгел «Яков Моисеевич. Яков Моисеевич», дип кенә торалар Ә кичәге таныш врачка Унар Усманович дип эндәшәләр Анысы Яков Моисеевичка бүлек мөдире булган фән докторына кичәге уңышсызлыкларны санап чыккач. — Шеш авызны ачарга ирек бирми, ләкин эчке яктан керергә иде.— дигән теләк белдерде Яков Моисеевич, бер сүз дә әйтмәстән, инструментка үзе тотынды. Наҗар авызны чак кына булса да ныграк ачты буган, чөнки Яков Моисеевич үзенең бу хактагы искәрмәсен бүтән ясамас булды Боерык лары: «Төкерегез, төкерегез, тиз. тизрәк!» дигән кыска сүзләргә генә кайтып калды. Инструментлар алмашына торды Доктор кискен тавыш белән «Тиз, тиз. тиз», дигән сүзләрне генә ярдәмчеләренә әйтә һәм еш кына: «Сез нәрсә, үлдегезме әллә, тере түгелме әллә сез?» дип. тавышын югарырак нотага да күтәрә иде - Тиз. тиз. Төкерегез! Нәрсәнедер кисә, үзе кискән җиренә кечкенә марля кисәге белән ниндидер порошок сөртә тора Аннары, нәрсәнедер төенләп, төенгә беркетелгән тимер кисәген читкә каерып куйгач, яна инструмент сорый - Тиз Нажар сизә: үткен, нечкә тимер, тамак төбеннән аскарак уза, нәрсәнедер тишә, кисә һәм., секунд эчендә әйтеп аңлата алмаслык үзгәреш — Нажар хәтта ояла бугай Мәгәр нишләсен, шеш үз әшәкелеген үтәгән — эренләгән Нажарнын борынына шуның исе килеп бәрелгәч, уңайсыз булып китә, башкаларга да сизелгәндер дип кыенсына. Ярый әле врачлар бүтән халык Аларны мондые түгел, гаяррәкләре дә чиркандыра алмый — алар табигатькә якын — кеше организмын үзгәртү өчен көч һәм вакыт исраф иткән галимнәрнең үзләренә караганда да якынрак, батыр- рак һәм, ихтимал, кешелеклерәк. Менә доктор үзе генә үтеп керә алган әжәл чыганагын корытыр өчен һава белән эшли торган суырткыч сорап алды һәм аның белән дә тиешле тирәнлеккә үтте. Агулы сыекчаны ачулы суыртырга кереште, һәрхәлдә, Нажарга шулай тоелды. Аннары гына бәйләп куйган төеннәрен чишеп, тагын, тагын порошок сипте. Эш бетте бугай. Үзеннән башка беркем дә эшли алмаганны үтәүдән микән, канәгатьләнү алыр өченме, читкәрәк барып утырды да Нажарга текәлеп калды. — Сезнең тегендә китеп баруыгыз да ихтимал иде. — Бик тырышсакмы? — Тырышмыйча гына. Хәзер куркыныч бетте. Ләкин эш бетмәде. Миндальләр өшеп ләшперәйгән. Бигрәк тә сул як. Шунысын алып ташларга кирәк. Әгәр үзегез риза булсагыз. — Шулай кирәкме? — Әйе. — Ничек тиеш тапсагыз, шулай эшләгез. «Бер тапкыр үлемнән коткарган кешегә гомер буе ышанырга мөмкин».— дип тә өстисе килгән иде дә, кызганыч, мондый фикерне әйтү читен. Яхшылыктан яхшысынмый адәм баласы, төчелектән курка. Әмма доктор аның йөзенә карап барысын да аңлады мөгаен. Нажар үзедә коткаручысы күңелендә тиз арада яңа гамь туганын күреп алды. Әнә доктор башка врачларга борылды — Канның оешу тизлеге ничек? — Без, без., неотложка бит,— диде дежур врач. — Өлгерә алмадыгыз! Барчасы — ык мык. Курку, гаҗәпләнү, сөенү. Алар Нажарны коткарырга шулкадәр ашыкканнар ки. кан оешу тизлеген тикшерергә үк онытканнар Температура кызулыгының кырык градус икәнен бәлки белгән хәлдә Менә шушы буладыр «неотложка» дигәннәре. «Үз каныма бу- лыгып үлүем мөмкин булган һәм тагын очраклылык коткарган»,— дип уйлап өлгергәнче, яңа боерык: — Тиз. тиз генә анализлагыз. Тиз. Тиз генә операциягә. Хәзер үк. Шул сүз белән Нажар, палатага кереп тормыйча, лаборатория бүлмәсенә менгән иде. анысы бикле икән инде Палатага кереп хәл алудан башка чара юк Икенче көнне иртән лаборатория ачылышына менәм дип торганда исә ишекне өлкән сестра ачты: — Габбасов, киттек, сезне көтәләр. «Лаборатория ачылган икән»,— дип уйлап өлгергәнче, ниндидер таныш булмаган икенче кыз аны култыклап алды да: — Операция бүлмәсенә,—дип куйды «Бер тапкыр үлемнән коткарган кешеләргә икенче тапкыр ышану кыен түгел». Кан оешуы кичә харап итмәде бит — врачлар үзләре күреп инанды. Шуңа күрәдер инде, бу юлы да анализ нәтиҗәсе белән кызыксынучы булмады Алып төшкән кыз белән икенче врач хатын аны операция урындыгына утыртып, авыз-борын турысын гына ачык калдырып, ак киндер белән биләп куйдылар Наҗар яңадан сабый хәленә кайтты. Тамак төбенә уколлар кадагач һәм нәрсәдер иснәткәч, ул тормыштан янә ераклашты. Кешеләр ят дөнья әһелләре кебек тоела башлады. Дөнья караңгыланды «Кояшка һәм әҗәлгә туры карап булмый» Бу фикер инде көчен җуйгандай тоела иде. Ул күз алдында әҗәлне кургәндәй булды. Әҗәл, ни өчендер, кабан дунгызы рәвешендә алга килеп басты Әмма Наҗар каушамады Үзен киләчәктә һәм галәмдә яшәячәк зат итеп сизде һәм җирдән кайчандыр үзе юллаган мәгънәләрне чит кеше * булып тыңлагандай тоелды Күңелендә ышаныч «Кешелек — галәмдә j ялгыз. Ләкин ул үзен саклый алачак, исән калачак! Галәмнәргә адәм 3 үзенең барлыгы хакында хәбәр җибәрде Кеше — үлемсез. Үлемсезлек — “ вакытны җиңү дигән сүз» Тавышлар Тавышлар — төрле. Тавыш — калактан бирелә торган дару яки агу. i Наҗар шифалы тавышлар ишетә. Ул үз дөньясына кире кайта да инде ♦ каршында кем торуын күрә кичә Наҗарны бүлек мөдиренә тәкъдим ® иткән яшьрәк хирург — Батыршин күзгә күренгәч, кара дуңгыз тиз арада х юкка чыга. < Хирургның кәефе кичәге төсле түгел Бүген тәнне ярыйсы ук мул “ кискәләсә дә үз Прометеенын нык торачагын ул инде белә Шулай да ~ операциягә әзерлекнең нинди булганын тикшерер өчен генәме. әллә балай - бәйләнешкә керер өчен: — Авыртмыймы? — дип сорый. • Ә Наҗарның теле дә. тавышы да юк, иректә күзләре генә калган. Әйтәсе килгәнне ул күзләре белән әйтә доктор аңлый Кызык бит элемтә — бар бит менә физионизм дигәннәре, бар бит менә сүзсез аңлашу Наҗар еш кына шулай үз директоры белән - Александр Иванович белән аңлаша иде Кайчан да булса киләчәктә барлык кешеләрнең сүзсез- тавышсыз гына сөйләшә алачагына ышана Наҗар Бу зиһен үсешенең алдагы дәрәҗәсе булачак. Пычак белән тамак төбендәге миндальнең ничек киселүе тоелып тора, әмма авыртмый «Прометейга наркоз ясап тормаганнар шул - аның хәле авыррак булгандыр » — Без сезгә өлешчә наркоз ясадык,— ди Наҗарның нәрсә уйлаганын сизгән хирург Биотоклар! Әйе. шулар! Укый бит фикерне Батыршйн. ул зиһен үсешенең алдагы дәрәҗәсенә бүген ирешкән Нәкъ Александр Иванович кебек Дөньяда Наҗар белгән ике шәхес кешелекнең ерак киләчәгенә иң беренче булып барып җиткәннәр Аларны аңлаучылар, кирәгенчә, тиешенчә аңлаучылар, ай-һай. әле бар микән Наҗар тоя., чөнки анын эше шул тирәдә Наҗар үзенең барлык күзәтүләрен дөньяга игълан иткәннән сон. практика өчен менә шушындый үткен һәм сизгер куллы энә очы белән эшли алырлык хирурглар кирәк булачак Әгәр Наҗарны үлемнән коткаручы Батыршинны һәмдоктор Яков Моисеевич Вертлибне шул көннәргәчә саклап булса, кешелек башка төр операцияләр ясауга ирешәчәк! Батыршин кыскычы тамак эченнән чама белән ике квадрат сантиметр ит кисәге йолкып чыгарды. Үз тәнеңнең бер өлешен ит кисәге итеп күрү шулай ук сәер — Бөтен нәрсә бик гади бит. ди Батыршин фикер булып форма лашып бетмәгән тойгыны аңлап Һәм xwpypt тагын вак-теяк кисәкләр йолкып чыгаргач. Наҗар, үз тәненең ничектер җиңеләеп калганын, операциямен уңышлы төгәлләнгәнен сизде Батыршиннын үз эшеннән канәгать икәнлеге, кичәге Яков Моисеевич кыяфәте белән каршыга утырып, пациентына текәлеп калуын нан да күренде Я. ничек? Тел инде азат икән. Тагын ниләр эшләргә кирәк, барысын да эшләгез — Хәзергә җитеп торыр Бая операциягә әзерләшкән чибәр кыз (әйе. аның чибәрлеге күренә дә башлаган икән’) Наҗарны култыклап баскычка таба алып китте. Бер-ике генә адым арттан атлаган Батыршин: — Сезгә сестраның менә нинди чибәрен сайладык,—дип шаяртты — Болай булса, мин көн дә бер операциягә риза. — Болай булса, тиз терелерсез. Дөнья шулай тагын елмая, көлә башласа да, терелү теләге ашыгарак төшкән икән Ж.иһанда кешегә тормыш, дару бирүчепәр арасында агу бирергә азапланучыларның да яшәп ятуын Наҗарга җаны белән генә түгел, тәне белән дә тоеп расларга язган икән. Ике көн тыныч узды. Кичә бу вакытта Фәнүзә күчтәнәчләр белән бергә шактый озын хат җибәргән һәм аны: «Аска төшә аласыңмы? Көтәм»,—дип төгәлләгән иде Наҗар төшә алмаса да, ярыйсы ук күтәренке кәеф белән «Хәлем шәп, бер операция булды, иртәгә тагын берне ясаячаклар»,—дип җавап бирде. Фәнүзә бүген дә киләсе иде. Наҗар кемнең дә булса ишектән баш сузып: «Габбасов шушы бүлмәдәме, сезгә килгәннәр анда!»—дигән шатлыклы хәбәрен көтә башлады. Кичә, зиһене эшләмәгән көнне ишетелгән иде шундый матур сүзләр, ә бүген, нишләптер, соңлады. Эше җитди шул Фәнүзәнең: берничә көннән—диссертация. Наҗар бу көннәрдә аның янында булырга, чынлап ярдәм итә алмаса, яхшы сүзе белән үсендерергә тиеш иде. Нинди вакытта, нинди вакытта бер үзен калдырып китте бит Шулай да бөтенесе көйледер, чөнки директор урынбасары булган Садир Хәкимовичңың бу араларда гаять ярдәмчел кеше икәнлеге күренде, артык борчылырга ничек тә ирек куймас. Менә бит кеше ничек үзгәрә: университетта уку һәм аспирантура елларында да, соңрак төрле урыннарга киткәч тә якын дус булдылар, аннары багланышлары суынды, арада боз таулары калыкты һәм алар менә тагын язгы кар шикелле акыртын гына эреп югала башлады. Ярдәм итәр Садир дус, ташламас... Төш җиткәнне белдереп, ашханәгә дәштеләр. Анысы каршыда гына. Наҗар торып чыккач, гадәти аш бирделәр. Ашап караса да ..юк, бармады аш, уза алмады тамактан. Дөрес икән шул, әй дә хак икән: «Ашый алганда аша. эчә алганда эч». Чәй дә эчеп булмады, узмады. Фәнүзә ни дә булса тамактан уза торганны китергән булыр иде... Тагын палатага кер,, ял ит, уйла, башың эшләсә. — Габоасов. температурагызны үлчик әле? Температура утыз сигезгә төшкән иде. Тирә-юньдәге әйберләр үз төсләре һәм үз рәвешләре белән күренә башлаган икән. Торып басарга һәм тәнгә бераз тормыш бирергә кирәк. Ләкин аякка баскач куз алдында йолдызлы күк йөзе барлыкка килеп җемелдәргә керешкәч, йөрәк җилкенү аркасында, Наҗар караватка яңадан утырырга мәҗбүр булды. Нәкъ менә шул вакытта бүлмәгә яшь кенә егет кереп, аңа пакет тоттырды Фәнүзә килгән! Язуында бу юлы ике-өч кенә сүз — хәл сораша. Ә Наҗар аның үзеннән хәбәр көтә бит. Тиздән — яклау көне. Ничек бара икән эшләре? Төрлесен көтәргә мөмкин ләбаса! Хат алып менгән егет — унынчы класс укучысы, шушы ук бүлмәдә ята. Наҗарның нәрсәдер язганын һәм кире җибәрәсе вак-төяк белән бергә пакетка салганын күргәч, санитаркаларны көтәргә бирмичә, аска, Фәнүзәгә үзе үк алып төшеп китте. Фәнүзә аннан хәлне тагын сорашкан. — Ул беркем белән дә сөйләшә алмый, аның тавышы юк,— дигән егет. Тавышсызлык кара сакал шикелле һич тә калмый, иярә бит, иярә бирә... Фәнүзә китеп бер-ике сәгать үттеме-юкмы, күчтәнәчсез генә икенче язу менгезделәр. Кемнән булыр дип уйлап өлгергәнче, әллә нинди мәгънә сез сүзләр, жәядән ычкынган уклар мисалында, йөрәкнен яәкъ үзәгенә килеп тә кадалдылар. Аларнын мәгънәсенә түгел, үзләренең була алуына да ышану мөмкин түгел иде. Ләкин менә күр, алар менә язылган, алар менә күз алдында йөгерешә һәм биешәләр «Хөрмәтле Нажар Зәбирович! Авырып киткәнсез икән Шул сәбәпле без бик кайгырабыз, борчы- * лабыз. Хәлегезне бераз булса да жиңеләйтү иде теләгебез. Тик менә 5 үзебез дә кыен хәлдә калдык бит һәм монын да сәбәбе сезгә бәйлән- 2 гән. Эш шунда ки, сез моңарчы без белгән хөрмәтле һәм намуслы кеше * түгел, ә бәлки гап-гади карак булып чыктыгыз Мәгълүм булганча, үзәк нәшриятта бер фәнни жыентык чыккан = Анда илнең атаклы галимнәре рәтендә сезнең исем белән дә зур хезмәт г басылган Әйбәт мәкалә Тик менә аның авторы сез түгел бит Сез үз ♦ аспирантыгызның хезмәтен үзләштергәнсез Җитмәсә, шул нигездә доклад ® әзерләп, башкалага барырга жыенасыз икән Тик менә белеп торыгыз. = әгәр дә могтәбәр галимнәр каршында шул докладны ясарга жөрьәт итсә- ’ гез, шунда ук фаш ителәчәксез. Без сезгә ул хезмәттән рәсми төстә баш тартырга, аспирантыгыздан * гафу үтенергә киңәш итәбез Моны шушы көннәрдә эшләргә кирәк. - Үтенәбез: сак булыгыз, акыллы булыгыз' Хәер-хак дусларыгыз» Дөньяны эссе һава, кара төс күмде Нажар кәгазьне учына йомарлап бөтен көченә кысса да, сүзләр юкка чыгарга ашыкмады Нажар кара ватында үрсәләнеп ятканга, ахрысы, бүлмәдәгеләр тиз арада чыгып киттеләр Вакыт һәм мәгънә һуштан язды Кичке ашка чакырдылар - Нажар аңламады, кузгалмады Кемдер кереп телевизорда әйбәт тапшыру барлыгын әйтеп карады Нажар ишетмәде Аның бөтен тәнен кара ут чолгап алды. Мөмкин булган барча авыртулар бөтен куәтен туплап күпме көйдергән, сызлаткандыр, әйтү кыен Әмма бервакыт сызлау-авыртулар акрын-акрын кими, сүрелә барып, аннары тәнне тынычрак эсселек оета башлады кебек. Тагын күп медер вакыттан соң. гүяки аның бүлмәсенә телевизор үзе кереп, бүлмәдә әллә нинди сәер сурәтләр барлыкка килде Каршысында адәмгәме, әллә роботка яки берничә ел элек Нажар ядрәләреннән качкан кабангамы охшаган кара йолкыш пәйда булды сыман Чакырмыйча килгән кунак, хәерсезгә каршы, артык кыю. хәтта артык әрсез булып чыкты Әнә ул чит кеше караватына утырды да. аның тумбочкасыннан нидер алып, шатыр-шотыр кимерергә кереште Шул хәтле шатырдатмаса, Нажарның колак төпләрен авырттырмаслык кыланса мөмкиндер дә бит - ни көтәсең адәм дә. робот та була алмаган кара дуңгыздан Тумбочканың үзен үк кимерә бугай яраксыз нәмәрсә Кимереп-кимереп. нәрсәнедер голтголт итеп йоткач һәм чөмергәч, бушаган савытларын тумбочка өстенә шакылда тып куйды. Лап-лоп атлап ишек катынарак килгәч, кайбер нәрсәләрне шулай ук шапылдатып раковина янындагы кәржингә ыргытты Эше беткәндер, чыгып үз юлына китәрдер дип өметләнергә мөмкин иде Юк. Кабан, ике аякланып. Нажар каршына килде дә. тиле кеше сыман авызын ачып, текәлеп калды Нажар бу жан иясенең кем икәнен чамалый Ясалма рәвештә тудырылган чын кабан ул. Аңа исем кирәктер Нинди исем кулай булыр икән5 Бнокнборг биологик һәм кибернетик жайлан малар белән барлыкка китерелгән ясалма кеше дә шундыйрак буладыр Экстра-тойгылар. экстра фикерләүләр дәрәжәсенә ирешкән Демон Шуны гамәлдә раслар өчен туп-туры сорау: — Син кем? Карачкы, гажәпләнгән рәвештә чәүмәлгәндәй. башын чак кына ал- гарак иеп куйды — Ничек, ничек? — Син Тилебаш бит5 - Мин? — Исемең — Тилебаш. Явызлык тулы шушы хатны син яздын. кулыма үзең тоттырдың. Кабанның бераз гына кәефе киткәндәй тоелды. — Шулаймыни? Мин Тилебашмынн? Ә син аны каян беләсең? — Чөнки сине бар иткәндә минем белгечлегем дә ярдәм итте Минмикробиолог, геннар инженерлыгын барлыкка китерүчеләрнең берсе. Ә чын иҗатчың — Садир.. — Менә ничек! Менә нинди кызык! — Син әле дөньяда мөстәкыйль рәвештә шушы көннәрдә генә нөрн башладың. — Син чирләгәннән соң. — Әйе. Ләкин сине контрольдән ычкындыручы мин түгел. Без сине авыл белгечләренә тапшырган идек. Алар кем икәнеңне, куркыныч икәнең не белеп җиткермәгәннәр. Хәзер син. Тилебаш, авылдан шәһәргә, бер оешмадан икенчесенә тиз арада узып, акыллы кешеләрне куркытып, ал ардан өстен чыгачаксың да коточкыч деспотка әвереләчәксең Хуҗа булачаксың да аннары бөтен дөньяны үзең теләгәнчә идарә итәчәксең. — Юл күрсәтүеңә рәхмәт. Нәкъ шулай булачак. — Иреккә чыгаручыларга әйтерсең рәхмәтләреңне. — Монысын да шәп әйттең, бик кызык Шулкадәр дә башлы адәм икәнсең. — Бик тә кызганыч. Үзебезнең ачыш үзебезгә куркыныч дошман булып чыкты. Син безне харап итәчәксең, бернинди бомбаларсыз, тавыш- тынсыз. — Минем җиңү — бөтенләйгә!.. — Синең җиңүеңә кешеләр арасындагы каршылыклар ярдәм итәчәк. — Алар миңа хәзер үк булыша. — Син хөкемдарлык иткән, син яшәгән гарип дөньяны шундый адәмнәр үз кулларына алачак. Намуслы, вөҗданлы кешеләр колларга әвереләчәк Жәмгыятегез әшәке җаннар җәмгыяте булып торачак Ә бу инде теләсә генә нинди җимергеч сугыш нәтиҗәсеннән дә яман булачак Әшәке җаннар җәмгыяте! — Мәңгелеккә! — Сезнең өченмени. Тилебашны мәңгелек итәр өченмени без тырыш тык, шуның өченмени Фәнүзә һәм аның җитәкчеләре кеше гомерен озынайту юлларын шул кадәр олы газаплар аша эзлиләр?! Без үләбез, бетәбез. Ә сез каласыз. Вәкил дигән адәм кала. Чын иркенлек алгач, ул нишләмәс! Кеше гомерен озайту нигә, нәрсәгә кирәк иде? Тормышны мәңгелек залим кулына тапшыру өченме?! Тилебаш җавап бирмәде. Үзенең тәрбияле дуңгыз һәм кыргый кабан кушылмасыннан барлыкка килгән калын һәм куәтле тавышы белән нәкъ җүләр кеше сыман кычкырып көлә-көлә. ишектән чыгып китте. Менә нинди тавыш та яралды — менә нинди коточкыч тавыш та яңгырап китте галәм чиксезлекләренә! Әшәке җаннар җәмгыяте мәнфәгатьләрен яклаган куәтле аваз! Кем уйлаган!? Ә бит теләкләр нинди изге иде. Теләкләр, өметләр, хыяллар төгәл фикер орлыклары булып өлгергән иде Рациональ орлыкның генетик программасын ачыклау, икенче төрле әйткәндә, каты чикләвекне вату күпме намуслы кешеләрне тешсез калдырган иде, җитмәсә, чикләвеге кортлы булып чыкты. Төкерергә кыенсынып тору мөмкин, әмма төкермичә дә булмый. Тормыш мәгънәсен җуйды — мәңге яшәячәк кешеләр дә бер төс, бер аваз, бер ихтыярны тыңлап канәгать яшәячәк. Анда кояш инде бу кояш түгел, ай инде ай түгел: салкын, күңелсез һәм күзгә бер нәрсә дә күренми — бүген дә, иртәгә дә, аннан аргы көннәрдә дә. Ә дөнья буйлата кабан дуңгызы һәм кеше рәвешен берләштергән Тилебаш йөри. . Кешелекне үз кулында тота, патшалык итә Ләкин караңгылык патшалыгы күпме дәвам итте икән3 Чиксез вакытмы3 Ә чиксезлекнең азагы була микәнни? Әнә бит нинди ягымлы тавыш, кызлар тавышы төнне җиңде куйды: - 'Хәерле иртә! * Эх, жавап бирүче дә булса! \ — Габбасов сезме? S — Мин. * Градусник куегыз әле. Нажар күзләрен ачарга тырыша, ләкин алар тагын йомыла Шулай = да ул градусникны ала һәм жайлап кына куя. Шуннан соң йокы акрынлап s тарала Аң кайта Ләкин тәндәге кайнарлык кимергә һич жыенмаган, ♦ киресенчә арта гына төшкән, ахрысы Янадан кереп градусникны караган “ сестра шул тоемны расларга мәҗбүр: = — Менә сиңа — яңадан утыз тугыз! һәм карават култыксасына беркетелгән кәгазьгә, шул санны, мөгаен. “ төшереп тә куя. Сүзгә ышанасы килмәгәнлектән, Нажар язуны торып - карарга азаплана Ләкин нишли баш? Башта мең-мең йолдыз мириадасы £ айкала.. * Шулай да Нажар. башын учлап бераз утырганнан соң. үҗәтләнеп аягүрә басты. Тастымал белән тәннәрен сөртте дә кран янына килде. Жылымса су белән юынгач, күзләре көннең ярыйсы ук якты икәнлеген абайлады Нажар кухня ишеге янындагы чиратка басты Нибары ун-унбиш кеше. Ләкин чират бозучылар шунда да бар Бүлмәдән берәу алдарак чыгып баскан да бүтәннәре аның янына елыша Минутларны булса да. кемнән булса да отып, хәрәмләшеп алырга кирәк Уффу! Үртәлә Нажар Хәлсезлектән генә түгел. Чират бозу - кешелекнең иң алама чире. Кемгәдер, кемнәргәдер күбрәк кирәк көч. өстенлек, жир. күк Нәкъ тере организмдагыча югары төзелешле күзәнәкләр урынын түбән төзелешле күзәнәкләр алах Башта бу чир сыман тоелмаса да. соңыннан яман шешкә әйләнә Кешенең җанына күпме шеш. эрен җыйналган, ә үзе сау-сәламәт төсле йөри башкаларны акылга, сафлыкка чакырып һәм яман чир йоктырып. «Хөрмәтле Батыршин, хөрмәтле Вертлиб. зинһар минем җаныма операция ясагыз!» — дип алар килмиләр Я хода! Килмәячәкләр, чөнки бу чир аларга файда китерә Операция - куркыныч Әгәр аларның шешләрен ачсаң, дөньяның барча гөнаһсыз адәмнәре борыннарын томалап йөрерләр иде Әнә бит Нажар да максатына иреште — аның да чираты барыбер җитте Хәтта бүген аш биреп торучы хатын, фамилия сорап, операция ясалган кешегә махсус ризык әзерләнгән булуын әйтә белде һәм. хатасын төзәтеп, сөт төслерәк аш салып бирде: Аллалар ризыгы! Бу сүзнең шаярту гына түгеллеген Нажар бер кашык аш капкач ук үзенең мескен тамагы белән тойды Ризык бернинди ышкылусыз, терекөмеш шикелле, тиешле юнәлеш табып узды китте Бер. ике. өч кашык. Тагын, тагын Башкалардан һич калышмастан тамагын туйдырды Нажар Калориянең тәнгә генә түгел, инде фикергә дә җитүе ихтимал Юынган чакта Батыршин кереп сәлам бирде дә кабул итү бүлмәсенә чакырды Профессор үзе тишкәләгән һәм кискәләгән урыннарны караганда: Чиста, чиста.ярый,—дип кабатлый торды һәм авырудан да хәл сорашты Нажар зарлана белми. - Әйбәт. - дип кенә куйды - Әйбәт? Ә нигә температура төшмәгән? Яков Моисеевич бу сүзләрне Батыршинга карап әйтсә дә. Нажар оялып башын иде Батыршин шулай ук аптыраудан уза алмыйча: — Логикага бөтенләй туры килмәгәнчә! — дип кенә куйды. Чамаларга мөмкин булганча, дәвалаучыларның агулаучыларга каршы көрәшендә Нажар үзе ярдәм итә алмаганлыктан, шушындый рухтагы әңгәмәләр озакка сузылачак икән. Пеницилинның электән дә күп бирелүе аркасында, Нажарга тәэсир итми башлавы ачыкланып, ампио- киска күчеләчәк. лимфалардагы шеш жинелергә ашыкмагач, тубс-кварц билгеләнәчәк, капельница дигән аппарат белән яңа кан яралышына булыша торган, кан бәясе торган эретмә биреләчәк һәм фурацилин яки стрептоцидлы сыекча белән тамак чайкау даими шөгыльгә әйләнәчәк. Ләкин сүз йоктырган өянәкләргә каршы докторлар дәва билгели алырмы? Бармы икән дөньяда шундый дару? Бу хәлдә Нажарга бер генә кеше — Фәнүзә генб ярдәм итәр иде кебек, ләкин ул нәкъ кирәк мәлендә юкка чыкты. Нажар моның сәбәбен фараз итсә, йөрәге тагын жуылдап куя «Әгәр Әгәр дә Нажарны аяктан еккан хәбәр Фәнүзәгә дә сугылып узган булса? Шулайдыр, мөгаен, шулайдыр. Югыйсә ник килмәсен ди Фәнүзә?» Әмма күңел булмастайга исәп тота, бәлки әле Фәнүзә эш аркасында гына килә алмыйдыр дип өмет итә, көтә. һәм менә, ниһаять, хәерле вакыт житте дә бугай. Ишектән санитарка сузылып, кемнеңдер килгәнен хәбәр итте. Ашыга-ашыга. каушый-каушый төшсә, аста аны кызы Энже көтә икән. Кызын күрүгә ул беренче тапкыр тиешенчә сөенә алмады: «Эх, бала, балакай!» Кочаклашып күрештеләр Кыз әтисен күргәч шундый шатланып кычкырды. хәтта йөз кешенең йөзәве дә борылып карады бугай. — И. әти. әти! Шушы хәтле куркытырга соң безне? Үзебез генә калабыз дип торабыз Синсез шул хәтле күңелсез икән — бернишлисе дә кил Xi и — Укыйсы да килмиме? — Укыйсы да Хәтта телевизор карыйсы килми - Барыбер карыйсыңдыр әле? Карамасаң. гел кайгырып утырырга туры килә. — Үзегезнең хәл ничек соң? - Үземнеке ярыйсы да бит —' Әниең? — Ул авырып тора. — Авырып? Нажар сискәнеп киткәндәй булды.— Грипп түгелдер? — Грипп шикелле. Бүген бераз дарулар кабып, аякларына грелка куеп калды. Кызының дөресен сөйләсә дә. нәрсәнедер әйтми калганлыгын күзеннән абайлап. Нажар кабат сорады: — Ә болай булгач институтта анда ничек булыр икән инде? — Белмим шул. әти Анысын ул миңа әйтмәде. Чире грипп кына булган очракта да Фәнүзә өчен моның Нажар чиреннән авыррак булачагы хәзер үк ап-ачык күренә иде. Шул сәбәпле, шатлыклы күрешү сагышлы саубуллашуга тоташты. Киткән чакта Энже үзе дә әтисе күкрәгенә башын куеп, моңаеп алды. — Әти, их, әти. Тизрәк терел, әти. Бу сүзләрдә әйтеп бетерелмәгән уфтану ишетергә мөмкин иде. Шуңа күрә бугай, жаны тынычлана алмады Хәле чак авырайдымы, әллә күз алдында, әллә кайдадыр еракта шомлы күләгә арлы-бирле йөренергә керешә. Тилебаш дигән кара өрәк йөри дөнья буйлата. Фәнүзә белән Эн- жене куркытыр өчен балконга үрмәли, тәрәзә кага, ишек шакый. Алай да булмаса. автомат телефон будкасына кереп, үзенең яман авазын телефон аша житкерә Кешеләргә ял итәргә ирек бирмәскә, йоклатмаска азаплана Тилебаш! Нәкъ менә шуның аркасында Нажарның температурасы яңадан күтәрелә башлады һәм кан басымы төшмичә аптыратты, ангина өр- янадан тигән кебек, авырту кабат-кабат көчәя торды. Кан анализы РОЭнын артык югары икәнен күрсәтә — илле ике, кырык бер, утыз биш. унтугыз, кырык ике . ■ Чирнен китәргә ашыкмавын күрсәтә торды саннар Фәнүзә Наҗарны больницада әллә ничек бөтенләйгә калдырып кайт- * кан кебек хис итте Өстеннән йөк төшкәндәй булып, өй генә түгел, ирек 5 тә киңәеп киткәндәй һәм, икенчедән, ничәмә ел бергә гомер кичергән = кешесен инде ул тере килеш алып чыга алмас шикелле тоелып, җанына s декабрь җиледәй салкын шом да жуылдап керде Урамга чыккач та кая ♦ таба барырга икәнен чамалый алмыйча интекте Алар монда такси белән килде бит, троллейбус яки трамвай юлының = кайда икәнлеген белмәве дә һич гаҗәп түгел. Әмма больницадан чыккач * хәтсез араны ул трамвайгамы яки троллейбускамы барырга кирәген уй- - ламыйча ук атлаган булып чыкты Бнш-ун минуттан соң гына сорарга z дип каршыга килүче бер апаны туктаткан иде, бөтенләй кире якка баруы - ачыкланды Тукталышның кайдалыгын һәм өйгә кайтырга кирәклеген * төшенгәч, каядыр ашыккандай йөгерә-атлый китте Күңеле нилектәндер өши, күзләре елыйсы килгәндәй әчетә иде Беренче нәүбәттә Садир Хәкимовичка керде. Хезмәттәше көтелмәгән хәбәрне хафаланып кабул итте Соңыннан гына тынычландырырга тырышып — Ул хәтле үк коелып төшмик, Фәнүзә Кадыйповна. кеше чирләми тормас Терелер Өч көннән, әйе. нинди олы эш Шуны онытма һә.м батыр бул Җиңеп чыккач, мин сиңа бераз моңаерга да рөхсәт итәрмен, диде — Рәхмәт, Садир Хәкимович, ярый әле сез бар — Хатын-кызны өйрәтәсе юк. ләкин алдан искәртеп куям - сез ул көнне гомер буе кайгы дигәнне бөлмәгән кеше булып күренергә тиешсез Килештек бит шулай? — Килештек, Садир Хәкимович Садир Хәкимович. әгәр мөмкинчелек булса, хәл белешергә барачагын әйтеп, больница адресын календарь битенә язып куярга да оныт магач, бераз күңеле тынычлана төшкән Фәнүзә. барыбер файдалы нәрсә башкара алмам дип тиз арада өйгә кайтып китте Порт мәшәкатьләре белән асылда бит иркенләп шөгыльләнергә туры килми бит хәзер өстәлне тәртипкә китерергә кирәк. Күпме кер җыелган Ванна бүлмәсендәге крайны ачып, кухня ягында газ колонкасын кабызды да кер җебетергә тотынды. Бөтен өйне, бөтен киемнәрне чистарту хисе әллә ничек күңел җилкендергәч максатка әйләнеп куйды Үз киемнәреннән тыш, бүтән вакытта үзе юсын дип калдыра торган Энҗе киемнәрен дә ванна бүлмәсенә чыгарды Аннары Наҗарныкыларга тотынды Сабынлауны шулардай башлады Гадәттә Наҗар киеп ташлаган кием яна юылган кердән аерылмый Аларны ул үзе генә аера белә Шулай да барыбер юарга кирәк чисталыкның чиге юк. Менә шулай Иренең күлмәген кулына алгач һәм кайнар диярлек су ага башлагач, күңел бераз җылына төште шикелле Әлбәттә, эшләргә кирәк, нәрсә белән булса да шөгыльләнмәсен, ялгызлык тиз .арада ихтыярны какшата, үтә җил шикелле өреп, җанны өшетә. Ә бу күлмәкләр һәм эчке киемнәрне юу үзе бер бәхет, ахрысы Телефон шалтырый Эшне бүлдерерләр микәнни3 Әллә тыңламас камы? Юк, алай ярамый, институттан булуы бар. больницадан булуы бар. Әйе Бу Наҗар Габбасов квартирасымы3 — Әйе — Фәнүзәме бу? — Әйе. — Бу сезгә яхшылык теләп шалтырата торган кеше. — Кем соң сез? — Эш менә нәрсәдә, Фәнүзә, мин сезнең күзләрегезне ачмакчы булам, дөреслекне күрсен өчен — Менә инде.. Нинди дөреслек? . Юк, кем соң әле бу? — Сезнең ирегез хакында... — Әллә ул... зинһар, куркытмагыз. - Юк, куркырлык нәрсә юк Шулай да белеп торырга тиешсез. — Ходаем, операция уңышлы узды дигәннәр иде бит. — Белеп торырга тиешсез. Әйе, ул.. Ул бер лаборантка белән сезгә хыянәт итә бит — Уф, котымны алдыгыз. Әллә ниләр уйлап бетерә яздым — Ә сезгә хыянәт сезнең өчен кечкенә нәрсәмени? — Хыянәт? Нинди хыянәт? — Әйтәм бит, сез белмисез. Сез белмәгән бер лаборантка белән көн саен бергә булалар. — Ә сез көнләшәсезме? Үзегез белән булмаганга күрәме? — Ышанмаска тырышасыз. Ярый, бик әйбәт. Бер заман ышанырсыз да, соң булыр. - Җитте, сез Наҗар салып ташлаган эчке киемдә казынмакчы буласыз. Сез. үзегез дә пычрак пычрак эшкә тотынгансыз Белеп торыгыз, аның үзенә түгел, киеменә дә кер кунмый. Сезнең генә кулыгыздан килмәс, пычрата алмассыз. Фәнүзә ачу белән шыпылдатып трубканы урынына куйды да баскан җирендә каккан казыктай катып калды Күңеле нәфрәт, җирәнү хисе белән тулды, ә башы һичнәрсә уйлый алмый иде Була икән, шушындый хәл дә була, шушындый бәндәләр дә бар икән, һәм алар әле кеше арасында йөри кайберәүләргә чисталык хакында вәгазьләр укый, кемнәрнедер оялта Үзен судан пакь, сөттән ак дип ихлас уйлап йөри Син алар өчен тырышасың, шул кешеләрнең гомерен озынайту бәрабәренә үзеңнекен кыскартасың Ә алар? Алар сиңа ярдәм итәргә тиеш, ә гамәлдә үз гомерен озынайтырга тырышкан кешеләрнең гомерен кыскарту өчен менә ничек тырыша, нинди түбәнлекләргә бара-бара үзләренең бөек максатларына ирешәләр! Ирешәләр! Юк, дөрес түгел, сез Фән үзәнең әле кем икәнен белми эш итәсез. Сезгә Фәнүзә гомерен кыскарта алу сәләте бирелмәгән Сез.. Сез Тукта, чү' Гайбәт һәркайчан гайбәт булып кала Ләкин аңа бит бераз гына җай, элмәк кирәк Кем бирде шундый җайны? Наҗар? Чынлап та бирде микән, чынлап та ялгышты микән әллә? Юк, мондый хәлнең ишетелгәне түгел, сизелгәне дә булмады. Сәбәп шул гына кемгәдер Наҗарның яманатын чыгарырга, пычрак атарга, намусын сатарга кирәк Кемгә кирәк, ник? Бу кеше Наҗарның больницага кергәнен. Фәнүзәнең үзе генә, ялгыз гына калганын һәм зәһәр белән агулау өчен ип җайлы вакыт икәнен белеп эшли Кешегә төркем эчендә кул күтәрү җайсыз, шуңа күрә әшәке җан кешенең ялгыз калганын көтә һәм үзенең пычрак гамәлен кыла — почмакта сагалап торып, арттан килеп һөҗүм итә. Кинәтлек өстенлеге аркасында синнән көчлерәк булып чыга Бу исемсез хатын да әнә шундый мәлне көткән Үзенә күрә аның планы бардыр Беренче өлеше инде үтәлде.. Икенче өлеше: Фәнүзә, хыянәт җәрәхәтеннән зиһене зәгыйфьләнгән хәлдә, үлем түшәгендә яткан иренең битенә көнләшү зәһәрен бөркиячәк Өченчесе: Көтелмәгән чукмардан Наҗарның хәле тагын да авыраячак Ни хәтле начарланса, шул хәтле яхшы Дүртенчесе Хыянәт авырлыгыннан һәм Наҗарның ихтимал һәлакәтеннән, ә киметеп әйткәндә, аерылышу авырлыгыннан Фәнүзә үз их тыярын да югалтачак һәм диссертациясен яклый алмаячак Конференц- зал тулы хаЛыкка үзенең фикерләрен баштанаяк сөйләп, анлатып чыга алмаячак. Алган хәлдә дә бик интегәчәк мескенкәй' Иң ихтималы - яклауга бара да алмаячак, ә барса, чыгыш ясарлык көч тапмаячак. Бер атуда ничә куян?! Бер атуда! Менә бит әшәкелекнең көче Бер җиңүгә ирешкәч, аның ул уңышын рәтле кешеләр мәңге тартып ♦ ала алмаячак бит Менә бит нинди стимул' Нинди матур чишелеш' = Күңелдәге буталчык уйлар һәм тойгылар ваннадагы кер каралы- j гы белән буталып чайкалдылар Рәнжү, ваннага гына түгел, күңелгә * генә түгел, дөньяга, галәмгә сыешмас дәрәҗәдәге рәнҗү җилкәне сыгып ? төшергәч, Фәнүзә ванна төбенә таянып, егылмыйча калды Бөтен рән ь җүе тамак төбенә тыгылып, аннары кулына, бармакларына, күзләре 5 иә күчеп, күкрәкне, чигәләрне кыскач авыртуга чыдый алмыйча кыч- ф кырып җибәрмәс өчен, тәндәге барлык әрнүләрен җыеп, ал арны На- « җарның юеш күлмәге белән бергә ияк астына кысты Шул вакыт болай 2 да суга манчылган күлмәккә Фәнүзәнең күз яшьләре өстәлә башлады. « Күз яшьләре шабырдап түгеләме, әллә сабынлы кара сумы белүе дә Z кыен иде. х Бер мизгелдә Наҗар кайтып керер дә аның башын тотар, маңгаен. • чәчләрен сыйпар төсле тоелып китте. Көтте Ләкин тирә-як тып-тын иде х Тынлыкны ишетү бераз айныткандай булгач. Фәнүзә тураеп басты с Күлмәк әле һаман аның кулында икән. Аңа күзе төшүгә. Наҗарның нинди хәлдә ятканы хәтеренә килеп, кызгану хисе яңаргач, ул өнсез ачыргаланган хәлдә, инде аңлы рәвештә юеш күлмәкне күкрәгенә кысты һәм тагын елап җибәрде Тик бу юлы инде ул яшьләрен тыярга да ты рышмады — үкседе дә үкседе хәлдән тайганчы. Күпмедер вакыттан соң юасы керләрен ваннада калдырып, залга чыкты һәм, мендәр салып, йокларга ятты Наҗар янына барырга вакыт җиткәнен тоеп, яңадан торса, бүген анда бара алмаячагын, телефон нан чаккан гайбәтченең беренче максатына инде ирешкән булуын аңлады Ярый әле Энҗе кайтып җитте Әнисенең чырайсыз-хәлсез калганын тиз үк күрсә дә гаҗәпләнмәде - әтисенең авыр хәленә юрады Ул. әлбәттә, бераз хаклы иде Такси чакырып, китеп тә барды Кызының ягымлы сүзләреннән бигрәк, тыныч карашыннан һәм ышанычлы хәрәкәтләреннән көч йоккандай булгач, һәм битләрен-күзләрен әйбәтлән югач, җанга чынлап та бераз булса да сабырлык инде «Ярамый, ярамый җебеп-таралып төшәргә Алар кушканны һәм көткәнне үтәмәскә, башкачарак, үзебезгә файдалы булганчарак тырышырга кирәк Менә шулай, нинди эш башлаган идең әле? Чистарту, юу? Дөньяны чистартырга алыну бәлки дөрес булмагандыр, иллә һич югында үз өеңне чиста тотарга тиешсен Дәвам ит». Унбиш-егерме минут дигәндә, Фәнүзә барлык керләрне сабынлады да чиләккә шабырдатып су агызганнан соң. иелеп-бөгелеп, үрмәли -чү кәйли идән юарга кереште Өч бүлмәнең өчесен дә юып чыккач, йокы бүлмәсенекен һәм Энҗе бүлмәсенең форточкаларын киереп ачып, ан нары кухня ягында аш әзерли башлады Кызы кайтып кергәндә өйгә инде күңел көрлеге һәм тәмле аш исе тәмам таралган иде И. әллә нинди тәмле исләр чыгаргансың, әни. — дип кайтып керде Энҗе Нәкъ элеккечә шат үзе Ничек соң. кызым? - Әйбәт. Әти үз аягы белән минем янга төште. Кит аннан! Фәнүзәнең дә чырае яктырды Кочаклаштык, сөйләштек Температурасы утыз җидегә төшкән Саташмыйча йоклый башлаган Менә әйбәт, кызым Син барганга күрә ул шулай Сиңа - сәлам. Авырый дигәч кенә бераз кәефе китте Син ин де. әни. чирләмәскә тиеш, болан булгач - Аңладым, кызым, менә бит ничек, син мине хәзер алмаштыра алырлык яшькә җиттең — Үстем инде, әни: зу-у-ур булдым Шунда кыз белән ана гадәттәгечә кочаклашып кундылар һәм. Энҗе тиз-тиз чишенеп юынгач, тәмле итеп кичке’аш ашадылар. Болай булгач, бер кайгы икенчесен җиңәргә ярдәм итте һәм тормыш тукталмады түгелме соң? Әмма кич барыбер борчулы булды Телефон шалтыраган саен Фәнү- зә дертләп куя. Энҗе сөйләшкәндә сагаеп тыңлый һәм трубка рычагка | куелгач кына тынычлана иде. Гадәттәгедән аермалы буларак, төн дә шулай кабат-кабат бүленде. Берничә мәртәбә тәрәзәгә жил кагып уятты. Әмма җиңелмәслек фаҗига юк сыман иде. Иртән эшкә баргач кына, хәл тагын начар якка үзгәреп, сынавын дәвам итте. Директор урынбасары яки гыйльми секретарьның нинди дә булса сүзләре юкмы икән дип кабул итү бүлмәсенә керүгә Алсу Наҗар абыйсының хәлен сорашырга кереште Аннары кичә дә. бүген дә Фәнүзәне сорап кемнеңдер шалтыратканын әйтте. — Хатын-кыз тавышымы? — дип сорады Фәнүзә кичәге ямьсез авазны кылт искә төшереп. Алсу нидәндер уңайсызланып кызарды. Ник? Аның тавышы түгел иде бит. югыйсә Фәнүзә таныган булыр иде Шулай да. — Юк. ирләр тавышы — Ирләр дигән сүзен Алсу сизелерлек ихтирам белән кабатлады — Наҗар абыйның өйдә юклыгын белгәндер инде Урынсыз шаяртуы да уңайсызлану галәмәтедер Ләкин кыек атып туры тидергән булуы ихтимал. Кичәге хатын чынлап та бит Наҗарның өйдә юклыгын белеп шалтыратты Тик ул арада кайдан белгәннәр диген? Садир Хакимович та гыйльми секретарь да килеп җитмәгәннәр иде. Соңыннан керермен дип Фәнүзә үз кабинетына, аннары исә лабораториягә үк төшеп китте Садир Хәкимович бу көнне Наҗарның хәлен белешергә үзе төште. Больницага күчтәнәчләр белән барырга җыенуын искәрткән иде. шул вакыт кинәт үзгәргән Фәнүзә: - Барсагыз үзегез генә барыгыз зинһар, башкаларга әйтмәгез, адресны да бирә күрмәгез. — дигән үтенече белән җитәкчене шактый гаҗәпләндерде Гафу итегез. Чөнки соңгы вакытта әллә нинди шикле хәлләр күбәйде. Үзе больницаның кайда һәм нинди икәнлеген хәл сорашучыларга да әйтмәде Көннең икенче яртысында ясалачак чыгышын кабат күздән үткәрде Карамыйча укырлык хәлгә җиткәнче ятлады. Текст белән Александр Иванович та. Садир Хәкимович та күптән таныш, аны алар да «әйбәт» дигәннәр иде Борчылырлык нәрсә юк та кебек Ләкин йөрәк барыбер ашыгып тибә, бөтен тән кыза. Шуңа Наҗар борчуы өстәлә... Җитмәсә, әнә ишек ачылды, Аслу елмая: — Фәнүзә Кадыйровна. сезне телефонга. Иртәнге тавыш — Кызның күзендә мут ишарә. — Фәнүзә Кадыйровнамы бу? — Әйе Сез кем? Мин мин Эш миндә түгел Эш Наҗар Зәбнровичка кагыла. — Ә иик мине чакырттыгыз? — Сезгә би-ик кызыклы бер әйбер тапшырасым бар Ул... Ул — Наҗарның фоторәсемнәре. — Бирерсез... үзенә. - Ул карточкалар сезнең өчен кызыклырак булачак Чөнки чөнки анда сезнең ирегез атабыз Адәм кыяфәтендә — Ничек? — Адәм инде, җирдәге беренче кеше. Ул ялангач булган бит. — Сез гафу итегез. Сез кабахәт кеше! - Ә сезнеңчә, шәрә килеш сурәткә эләккән бәндә нинди кеше була? — Сез. сез... Ашыкмагыз, хәбәрем кызыклы бит. чөнки ирегез ул сурәттә берүзе генә түгел, анда бүтән кеше дә бар Анысы да шәрә Ник сора- мыйсыз кем икәнен? Анысы — хатын-кыз Анабыз һава Мин сезгә ул сурәтләрне тапшыра алам Кайчан дисәгез, шулчак — Фәнүзәнен шаккатып калганлыктан тиргәшә дә. телефон трубкасын да куя алмавыннан файдаланып, исемсез кеше үзенен уен тузын чыгарып чәпәде — Монда бер унлап сурәт — хакын кыйбат сорамам. Йөз тәңкәгә нега- тивы-ние белән бирәм. Ризамы соң? Свидание билгеләсәгез, очрашыр- ф быз Кайда? Сез ничек теләсәгез, шулай булыр Фәнүзә сурәтләрне инде күз алдына китереп, калтырый ук башла 3 ды һәм. оөтен көчен җыеп, ишетелер-ишетелмәс кенә нке-өч сүз укмашты- 2 ра алды: _ _ * - Бераз уйлыйм Бер сәгатьтән шалтыратыгыз. Ярый. Шалтыратырмын, бер сәгатьтән Әмма. ярый, килештек дисә дә. бер сәгатьтән соң шалтыратырмын J дисә дә. ул тавышны бүтән ишетергә насыйп булмады Алсу бүлмәсе- ♦ нә Фәнүзә үзе кереп утырса һәм тагын бер сәгать көтсә дә. кара хәбәр = китергән ак телефон дәшмәде. Эш көне тәмам Алсуга китәргә вакыт ° Әх, ана гына түгел. Фәнүзәгә дә китәргә кирәк ләбаса Бүген Наҗар ж янына ул барырга тиеш, чөнки Энҗе ике көн рәттән барды инде Фәнү- * зәнең өч көн рәттән хәл белешмәве Наҗарны каты рәнҗетәчәк. Ләкин х барып, ничек сөйләшергә? Эш беткән чакта транспортның хәле билгеле - барысы да шыгрым « тулы. Этештөртеш. кычкырыш-талаш Чират тору юк һәркем ал- “ данрак өлгерергә азаплана Фәнүзәгә дә тиз барырга кирәк, соңласа, кабул итү бүлмәсе бикләнәчәк. Ләкин ул. беренчедән, хатын-кыз. икенчедән. Наҗар хатыны Ул көтә генә ала. Әмма көтеп тә уңышка ирешмәгәч. тере дәрья эченә керә һәм. троллейбус килгәч, теләсә-теләмәсә дә агым белән вагонның, нәкъ уртасына уза Бер троллейбуста шулай, икенчесендә, һәм бераз җәяүләп барасы Артык интекмичә генә тапты больницаны. Наҗарга язу да менгереп җибәрде Кызы янына төшсә дә хатыны янына ире төшмәс сыман тоелды - Фәнүзә. әйтерсең, үзе гаепле Аның күңелендә әллә нинди алама уйлар, пычрак хәбәрләр. Шикләнүләр, рәнҗүләр, әрнүләр һәм тагын әллә нинди исемсез хисләр тулы Шундый хәлдә ничеК инде бернәрсә белмәгән, уйламаган кеше янында басып торырсың? Төшмәсә. күрми китсә, хәерлерәк төсле. Ләкин күрмичә китәсе дә килми Көтәргә генә кала Наҗар Йөзе ап-ак булса да күзләрендә күрешү шатлыгы бәхетнең үзе төсле очкынланып тора Фәнүзә! Фәнузә елмаерга тырыша. Я. күреш мибезмени? Җавап көтмәстән. Наҗар Фәнүзәнен кулын үзе ала һәм кысынкысын тотуы белән сагынып өлгергәнлеген аңлата Ә Фәнүзә — җансыз. Наҗар шуны сизә. Терелеп җитмәгәнсең ахры. дип. Фәнүзәнен башын тоткач, тагын сүзгә үзе керешә Болай кайнар түгел дә Ничек сон? Температура юк Авыртуын авыртамы? Күз аллары караңгы, буталчык Болай ярамый һич тә Кайт та томаланып ят. Грелка куй. кайнар нәрсәләр ашап эч Берсекөнгә бит үзен беләсең. Шуны белеп тор. әгәр син җиңеп чыксаң, мин дә тиздән терелеп өйгә кайтачакмын Җиңелсәң, үз аякларым белән чыга алмам Менә шулай, хатынкаем Үзең нидер әйтергә дә җыенган кебек Нәрсә бар соң? Ә? Фәнүзәнен тагын елыйсы килеп китә. Елап кына кеше көлкесенә калмасам ярар иде дип иреннәрен тешли, күзләрен киереп ача һәм башын Наҗар кулбашына терәп, тынып тора Шулай күпмедер вакыт узса да. сүзләр ябышмый Инде Наҗарның аякларына салкын үрмәли. Башкалар тыныч кына, матур гына гөрләшә. гәпләшә, ә ул аягына тигән салкынны сизә Аның калтыраганын абайлаган Фәнүзә кайтырга кирәген чамалый Ярый, өзлегә күрмә, бар. кнт инде менеп — Башта син... Тагын бераздан сон Фәнүзә чынлап та кузгала һәм ишек төбеннән хәтта елмайгандай итеп кул изн. Нажар ихлас теләк теләп, ихлас кул болгап озата: — Исән йөр! Авырма! Фәнүзә, гадәттә иртәрәк торып, чәйләр әзерләгәч кенә кызын уята. Ә бу көнне киресенчә килеп чыкты Бераз соңгарак калып уянган Энҗе шактый вакыт әнисенең адымнарын һәм кухняда савыт-саба шалтыратуын ишетергә тырышса да, ни өчендер, шылт иткән аваз да килмәде. Көннең яктырган икәнлеген күргәч, хәлнең көйле түгеллеген чамалап, үзе торырга мәҗбүр булды. Сагаеп кына йокы бүлмәсенә күз ташлады. Әнисе күзләрен ачкан килеш бернәрсәгә дә игътибар итмичә ята иде. — Әни, хәлең ничек? — Ярыйсы, кызым. Кызы тиз генә килеп әнисенең башын тотып карады. — Болай әйбәт кебек. Берәр җирең авыртамы? — Бер җирем дә авыртмый, кызым, борчылма. — Алайса нигә тормыйсың? Нинди көн икәнен беләсең бит. — Беләм шул, кызым — Шулай булгач? — Әле сәгать икедә бит ул. Энҗегә әнисенең искитмәүчәнлеге бөтенләй яңа һәм ят тоелганга, мондыйга һич тә күнекмәгәнгә күрә, гаҗәпләнә калды. — Менә инде, әни, икедә дип. Көтелмәгән нәрсә килеп чыкмасын... Килеп чыкса, чарасын күрергә кирәк булса. . Соңыннан борчылмас өчен алдан ук тикшереп куярга кирәк булса Тулы ышаныч белән залга керер өчен. Каушамыйча чыгыш ясар өчен... — Җөмләләрен очлап бетерә алмаса да фикере төгәл иде кызның. Фәнүзә сизә, Энҗе, әлбәттә, әнисеннән ишетеп-тыңлап күнеккән- чәрәк, «нотык» укый. Әмма кайгырта, борчыла белүе әни кешегә җан кертә — ул хәтта елмаерга тырыша. — Ярый, кызым, мин тиз... Чәйләр куя тор, бар. Гадәттә әнисе башкара торган иртәнге вазифаларны кыз үз өстенә алып, чәйнеккә су агызырга кереште һәм тагын өйгә җан керде. Телефон. Кухнядагы шалтырауларын бүлеп, Энҗе трубканы ала. — Әйе. Юк. ул түгел, бу аның кызы. Сез кем соң? — Трубкада шуннан соң кыска гудоклар.— Менә кызык. Кем дип сораган идем, әйтәсе килми Бүген! е көндә син теләсә кем белән сөйләшә алмыйсың бит инде, ә? Шулай бит, әни? Кыз тәки олы кешегә әйләнгән икән Кай арада! Фәнүзә инде беркайчан да ялгыз булмаячак, яклаучысыз калмаячак икән. Шуңа күрә күңеле тагын да ныгый төште. Кичке якта сөйләшергә туры килсә, чак кына иртәрәк кайткан булса, бәлки әле төн йокысы да әйбәтрәк булыр иде Ә болай йокы шәп үк була алмады шул. Уенда төн буе Наҗар мең сораулары белән күз алдына килде дә басты, килде дә сүз кушты. Хәзер иренең авыруыннан һәм аны кызгануыннан бигрәк, әллә нинди аңлата алмаслык рәнҗү хисләре җанга тула башлады Беркайчан булмаган авыр хис хәзер барлыкка килде. Ник? Ник болай? Чын гөнаһ табып та шаулата алмаган гайбәтче максатына барыбер ирешә түгелме соң? Ник болай? Әллә Әллә бераз гына хаклымы «яхшылык теләп» шалтыратучылар? Әллә хыянәт чынмы? Юк, юк, чын түгел хыянәт, монысы көн кебек ачык. Әмма ник соң йөрәк телгәләнә? Юк икәнен белгән килеш ник ярсыну яңара? Әйе. шик туды, шик мәгънәле сорау булып укмашты. Димәк, ул ачыклау таләп итәчәк! Чылтырау. Трубканы алмадылар Тиз-тиз капкалап. Энҗе үз эшенә китте. Әмма телефон тагын шалтырады. Трубканы алмаска карар кылган Фәнүзә бу юлы үзе дә сизмәстән, телефонга ташланды «Шулар гына булса ярар иде» Теләге кабул килде. Шулар! Ике көн элек ишетелгән тавыш ♦ — Фәнүзә Кадыйровнамы бу? - Әйе — Без сөйләшеп бетермәгән идек бугай бит Теге фотокарточка- * ларны нишләтәсәз? Аласызмы? Әллә... — Фотокарточкалар? Әйе. хәтерлим Күпме акча кирәк сезгә? ч — Кичә булса йөз сум иде. бүген — йөз илле. Иртәгә анда инде -- сон булачак. — Сез ни әйтмәкче буласыз? — Иөз илле сум. Матур сурәтләр — үзегезгә дә ошаячак Ирегез. ~ гафу итегез, чибәр кыз кочагында. z — Нинди түбәнлек! — Мин сезнең, белән килешәм. Я? Ничек? — Килегез, алып китегез йөз илле сумыгызны - Әллә очрашыйк кынамы? « — Кайда? - Сонгородны беләсез бит? Шунда культура сарае янында. Мин сезне сәгать икедә көтәм — Сәгать икедә? Көндезге? — Әйе көндезге. Кайбер нәрсәләр шунда яшен тизлеге белән ачыкланып китте, һәм сүзе дә табылды: «Шантаж!» Юк. бернинди сурәт тә юк! — Әгәр чынлап та фотогыз булса, акча кирәк булса, сез бер сәгатьтән Чернышевский белән Профсоюз урамнары почмагына килегез. Минем бүтәнчә мөмкинлегем юк —Ярый алайса, карарбыз, хәлегезгә керергә тырышырбыз' Булмастай булса, ярты сәгатьтән тагы шалтыратырбыз Менә нинди гуманистлар! Әмма ничек исән котылырга бу гуманистлардан? һәм аларның ярдәменнән?! һәм нишләргә? Кем белән киңәшергә? Менә ничек бит — күңелдәгене актыгынача бушатырлык бер генә кеше дә юк икән. Наҗардан һәм Энҗедән башка Нинди ялгыз икән Фәнүзә! Ә аралаша торган кешеләре, хезмәттәшләре кичә генә нихәтле күп иде! Ә бүген шушы олы бер дөньяда, бөтен бер галәмдә Фәнүзә япа-ялгыз! һәм нинди көндә! Әчеткән күзләрен ышкып, тагы бер туйганчы еларга теләсә дә, бу юлы күзләренә яшь килмәде йөрәк кенә тигәнәк кадалгандай тоташ бер авырту белән авырта «Кем? Кем белән киңәшим? Кемгә таяныйм, кем иңенә башымны куйыйм?» Уйлый торгач, бер кеше табылды да, Фәнүзә ашыга кабалана номерлар җыйды. — Садир Хәкимович? Сезме? Саднр Хәкимовнч. исәнмесез?! Фәнүзәнең тавышы, нишләптер, шат кеше тавышы сыман әйбәт яңгырады һәм җитәкче аны шулайдыр дип кабул итте да Исәнмесез. Фәнүзә Кадыйровна Тавышыгыз көр чыга, хуплыйм Кәеф бик тә шәптер инде, димәк? Кәеф бик тә шәп. Саднр Хәкимович. Сугышка баручы солдат итеп тоям үземне Башка бөтенләй кереп тә карамаган сүзләр каян чыга икән? Молодчина. Шулай тиеш тә Тырыштык бит инде, ни сучка, ни задоронкн бөтенесе хәл ителгән, принципта сөйләшенгән Хәзер инде матур киенеп, кунакларны гашыйк итәрлек кыяфәт белән кил дә бернәрсәдән курыкмыйча чыгыш яса Курыкмаска, каушамаска сүз бнрәм Сезнең йөзгә кызыллык китермәскә. Н .К У • м I" 113 — Менә рәхмәт, шәп сүз әйттең. — Сезгә — теләктәшлегегез өчен рәхмәт. Пока. Садир Хәкимович Зарланырга, мескенәергә. ярдәм сорарга диебрәк, дөресрәге, ник икәнен белмичәрәк кенә шалтыраткан Фәнүзә шул рәвешле үзе җнтәк чене тынычландырып куйды. Директор урынбасары моңа үзе дә шун дый бәя биргән булырга тиеш. Менә бит ничек, көтмәгәндә хәл үзгәрә дә куя Димәк, хәрәкәттә — бәрәкәт Димәк курку, борчылу — урынсыз Теге яман адәм сурәтләрне китергән хәлдә дә Фәнүзә инде бирешмәя чәк — коелып төшмәячәк Иренең хыянәте фашланса да. көч табачак Садир Хәкимович белән сөйләшүдән әнә шундый ышаныч туды. Димәк, шалтырату дөрес булды. Димәк, киңәшер кеше бөтенләй юк түгел икән — акыл, ихтыяр яңадан кайтты. Ярты сәгать үтте. Телефон шалтырамады Шулай да Фәнүзә иренең сурәтләрен сатып алырга әзер иде. Ире алай очсыз ук тормый икән, ни әйтсәң дә. йөз илле тәңкә бит ул кемнеңдер айлык эш хакы! Ләкин аны сөйләшенгән почмакта беркем дә көтеп алмады. Биш, ун минут узды Матур киенгән хатынга, гадәтн кызыксынулы карашлардан башка, игътибар итүче булмады Туп-тулы бер сәгатьтән соң да килүче күренмәде. Тагын бер кабат расланды юк. бернинди әдәпсез сурәтләр була алмый. Нажар шундый алама хәлгә төшә алмый һәм беркайчан да төш мәячәк! Менә шул. Ә соң. алайса. Фәнүзә ник ышанды, ник килде? Ярый әле килде. Мөгаен ул шушының белән шантажчыларның карталарын бераз гына булса да бутады. Алар мөгаен, килмәс, куркыр. сөйләшмәс, кешелеген ж.уеп. өйдә генә ятар дип уйлаганнардыр Озакламый сезнең үзегезгә куркыныч килүе ихтимал Сезнең тавышыгызны. пычрак тавышыгызны тану — язып алу мөмкинлеге барын һәм тиешле төштә үзегез ңазыган базга үзегезнең төшү ихтималы барын онытмагыз. Күренергә курыктыгызмы? Килмәдегез? Бу инде көч билгесе түгел. Әшәкелек — куркак! Әшәкелек мәңге куркак булган һәм үз куркаклыгыннан калтырап яшәгән. Бүген дә шулай, иртәгә дә шулай булачак. Сәгать унике Институтка шушыннан гына барырга мөмкин. Шулай уйлаган иде Фәнүзә. Тик Тик чыгышының тексты өйдә калган бит Кайтмыйча булмый димәк Ашыга төшәргә туры килә Шулай да зыянсыз Өйдә нишләргә билмичә калтырап утыруга караганда, алама булса да. шөгыль табылу хәерлерәк. Пычрак бәндәләрнең явыз нияте тагын әйбәткә әверелде. Гел шулай булачак — кемдер начарлык кылам дисә, чынлыкта ул һаман ярдәм итү генә булып килде һәм шулай булачак. Өенә кайтты. Бая ашык-пошык эчкән кофены яңадан кайнатып, бая ашый алмаган ризыгын өр-яңадан ашарга, аннары үзенең тышкы рәвешен кабат рәтләргә дә вакыт табылды. Садир Хәкимович теләгәнчә. үзенең тыйнак та. матур да булган киемен киде. Бөтенесе әзер Газларны, суларны өченче кат тикшергәч, аякларына. өсләренә киде. һәм. тагын шалтырау Алыргамы? Әлбәттә, алырга. — Әйе. — Фәнүзә. исәнме? — Нажар! Я. кәефләрең шәпме? Нажар Нажар' — Кинәт күкрәкне тагын түзеп булмаслык авырту каплап алды тавышы еламсырагандай чыкты Зәгыйфь тавыш яфрак шыбырдавыннан чак кына көчлерәк аваз: - Фәнүзә. мин ышанып көтәм, хәтта таләп итәм — нык бул. ишетәсеңме? Фәнүзә? Фәнүзә! «Хәбәр аңа да барып житкән! Ничек? Нишләп?!» Битләрен, күзләрен сыйпап торгач кына Фәнүзә һушына килгәндәй булды Нажар бит авыруын да. фажиганы да жиңеп, инкарь итеп шалтырата һәм аның тавышы да бар. йомшак булса да — Фәнүзә. хәлең ничек? — Синеке ничек? — Минеке ярйй, бүген — синең көн Дөньяда син генә бар Син җиңеп чыксаң, мин дә исән булырмын Ишетәсеңме — бөтенесе синнән тора. — Ишеттем. Нажар Әйе Тырышырмын, бигрәк тә синең өчен — Сиңа ышанам, сагынам, жнңү көтәм! * — Рәхмәт. Нажар. 5 — Исән.бул. мине онытма! — Хуш! Z Сәгать бер Китәргә чынлап вакыт Болай булгач. Фәнүзә инде ч һәр тарафтан әзер Нәрсә генә онытыла? Менә сиңа, кара- чыгыш = тагын онытыла! Ярый әле кире керәсе булмады, вакытында искә төште 2 Китте Фәнүзә үзенең жиңүенәме яки жиңелүенәме таба Әлбәттә. * жинүгә! Бүгенге низаглардан чыккан нәтижә нәрсә эшләнсә дә. фай- ® дага була икән — Вольтер каһарманы дөрес уйлаган х Институтта ул башта Садир Хакимович бүлмәсенә керде Анда Фә- ’ нүзәнең башкаладан килгән житәкчесе. оппонентлар Барсы да аягүрә * бастылар. Хәерлегә. әлбәттә, хәерлегә! * Кичә аларны каршыларга поездга төшәргә кирәк булган икән дә хәтереннән чыккан Шуның өчен ул күрёшкәндә үк гафу үтенде. Ку * наклар үзләре. — Зыян юк. соңгы килү булмас әле. — дигән булып шаяртсалар да. барыбер хатаның хата икәнлеге аңлашылып калды Анда да Садир Хәкимовичның ярдәме тиде Ул: — Аның каравы, ул әйбәт итеп озатачак. — диде. — Чынлап та. күңелем сезгә рәхмәт хисләре белән тулы Тик., өйдә безнең жайсыз, авыр чак туры килде Бөтен хаталарым шуның аркасындадыр. — дип акланырга туры килде Фәнүзәгә - Мин барча хаталарымны төзәтергә сүз бирәм Бүген үк. Аннары иртәгә — Аннары гомер буе — Дөрес сүзегез өчен рәхмәт. Садир Хәкимович Елмайган була Фәнүзә Габбасова, ә йөрәге — дөп, дөп. дөп Минутлар, секундлар дөпелди Дөнья тагын караңгылана, кешеләр, үзләренең чынлыкларын жуеп. тагын шәүләләргә әйләнә Ниндидер сүз ләр ишетелә, сөйләшәләр, ә зиһен, жилсез кич рәвешле бөтен нәрсә эңгер эченә керә бара - Вакыт, киттек Садир Хәкимович аның терсәгенә кагылып кая барырга икәнен сиздермәсә, нишләр иде икән Фәнүзә? Вакыты шундый вакыт ки. әйтерсең, эшафотка алып баралар Нишләп соң болай? Болай булмаска тиеш ләбаса Авырлыкны югалту дигән нәрсә жирдә булырга тиеш түгел Зиһен нихәтле генә таркалса да. яңадан оешырга тиеш Инде әнә утырыштылар да Гажәпкә каршы, конференц зал шыгрым тулы Шушы хәтле игътибарны нәрсә белән аңлатырга’ Әллә яклауга куелган тема мөһимлеге беләнме? Әллә аның бүгенге көндә буталчыклыгы, хәл ителеп бетмәгәнлеге сәбәпме? Садир Хәкимович. совет утырышын ачып, көн тәртибен игълан иткәч һәм вакытлыча гыйльми секрцуарь вазифаларын башкаручы Вәкил якташ залда утыручыларны диссертантның фәнни һәм биографик документлары белән таныштырганнан соң. кай арада! сүзне Фәнүзә Ка- дыйровна Габбасовага биреп тә куйды Тик Фәнүзә берни аңламыйча утыра биргәнлектән, кабатларга мәжбүр булды - Сүз сезгә. Фәнүзә Кадыйровна — Миңа? Аның гаҗәпләнүеннән зал көлеп куйгач, үзе дә көләргә тырышкан буллы да... тик көлүе каушаганын яшерә алырлыд түгел иде шул. көчсезлек дәлиле генә иде — Зыян юк. зыян юк. — дип куярга мәҗбүр булды башкаладан килгән җитәкче Шуннан соң гына Фәнүзә трибунага барып җитәрлек көч таба алды Тынычланыр өчен ашыкмаска тырышып кына кәгазьләрен җайлап куйды һәм бу эшне башкарганда беркемгә дә күтәрелеп карамады Бер җөмләне тавышсыз укыгач кына залга карады. Зал тыныч, карашлар җитди Мыскыл сирпүчеләр күренми Шулай булгач, башларга .мөмкин. Фәнүзә язылганны укырга кереште. Тавышы йомшак, көчсез, вак кисәкчекләргә кискәләнгән һәм ышанычсыз иде. Әмма аның хәленә кергәндәй, ризасызлык сиздерүче булмады Югыйсә бит мондый вакытта астан «Кычкырыбрак!» — дип кисәтергә Дә күп алмыйлар. Фәнүзәгә биш минут чамасы үз тавышы чит кешенекедәй, каяндыр киләчәктән ишетелгәндәй һәм аны башкалар да шулайрак кабул иткәндәй тоелды Шулай булгандыр да ул Чөнки тере организмның картаю механизмы тәгаен процесс буларак бер илдә дә беркем тарафыннан да тасвирланмаган бит. Күп нәрсә әле дә бәхәсле. Дөресрәге, кайбер төгәллекләргә үтеп керергә әле өлгереп җитмәгәннәр Әмма күренеш принципта контурлар рәвешендә булса да,тасвирланган һәм кайбер тотрыклы галәмәтләре табылган инде Алар рефератта да. диссертациянең үзендә дә җентекле күрсәтелгән һәм эксперименталь күзәтүләр белән ныгытылган Шул фикерләр укылганнан соң, Фәнүзә үзенең бераз гына булса да эш башкарганын сизеп, тагын кешеләргә күтәрелеп карады. Башлангандагы кебек үк иминлек. Бусы әйбәт. Әмма урта бер җирдә нин- нидер сәер хәрәкәт. Күн куртка кигән симез бер егет үз янәшәсендәге иптәшеннән ниндидер кәгазьләр алды да алдарак утырган кызларга бирде Кызлар кулына күчкән кәгазьләрнең фотокарточкалар икәнлеге аерым-ачык иде. Фәнүзә «ә» дигәнче төшенде: йөз илле сумлык фотолар! Шулар! Алгы рәтләргә җибәрде аларны симез егет — кыйбатрак тү- ләтмәкче. диссертация һәм язмыш бәясе белән. Әмма син. егет, күбрәк өмСт иттең һәм. күпне өмет итеп, мөмкин булганнан мәхрүм калдың. Фәнүзә өчен ул сурәтләрнең бүгеннән соң әһәмияте бетәчәк. Чөнки Фәнүзә инде төп фикерләрне әйтеп өлгерде — аны ишеттеләр, аңладылар да мөгаен Өстәмәгә әнә фотоларны һәр кеше ким дигәндә биш минут к.рый Шулай булгач, кулдан-кулга күчә барган серле бозыклык президиумга менеп җиткәнче. Фәнүзә язмышы хәл ителәчәк. Фәнүзә үзенең язмышын сезнең әдәпсез сурәтләр өчен генә яраклы булган шакшы кулларыгыз белән тотарга ирек куймас! Көтмәгез. Фәнүзәнең беразга тотлыгуын залда утыручыларның бераз җанланып. пышылдашып алуыннан күреп бугай. Гыйльми совет рәисе буларак. Садир Хакимович ручка башы белән өстәл шакып куйгач, сурәт караучылар да берни булмагандай башларын күтәреп, чыгышны тыңларга мәҗбүр булдылар һәм. димәк, сүзсез көрәш Фәнүзәнең чираттагы тактик отышы белән төгәлләнде һәм. Фәнүзә, үзе дә сизмәстән, тәмам тынычланды Дөресрәге, аның таркау күңеле сурәт караучыларга нәфрәт аркасында көтмәгәндә усаллашып ныгыды Тавышы тиз арада көчәеп китте Залның күзенә туп-туры караган хәлдә, артист күптән ятлаган сүзләрен кыю рәвештә халыкка сипкән шикелле, бернинди абыну сөртенүсез сөйләргә кереште Фәнүзә. Алда яткан текстны ул. әйтерсең, бармаклары белән укый иде Бармаклары кәгазь өстеннән шома гына шуган кебек, сүзләре дә залга тоткарлыксыз сибелә торды. Кешеләрнең күзләрендә күптән түгел генә җемелдәгән кызгану хисе соклану, җөпләү галәмәтләре белән алмашынды һәм зал үзе дә яктырганнан яктыра барды Куркыныч хәл Фәнүзәгә тел ачкычы бирде. Ә кемнәрнеңдер исәпләре бөтенләй бүтән иде Инде күн курткалы си мез бәндә дә авызын ярыу< ачкан да шашкан адәч кебек шаккатып калган. Ә син кара, күр: әнә синен төннәр буе утырып кара уйлар белән ясаган пычрак сурәтләрең бая тукталган җирдән ары китә алмады Ә Фәнүзә инде чыгышның ахырына җитте — Тыңлаганыгыз өчен сезгә рәхмәт! — дигәч, хәтта кул чабып куйдылар ♦ Курткалы егет үзе дә ике кулын бер-берсенә ярты кабат булса да ? чәпәп куйды. Монысы аптыраганнан булмагае. Бу аптырау йөз илле 2 тәңкәнең генә түгел, зуррак максатның юкка чыгуы, чәлпәрәмә ватылуы * дигән сүздер. Кемнәрнеңдер яман нияте шушы мизгелдә кырылып төшкәндәй булды һәм Фәнүзә гүяки пыялаларга баса-баса үз урынына = узды һәм аннары оппонентларга сүз бирелгәч, шулай ук алар да Фәнү- 5 зәнең зур эш башкарган булуын әйткәч, теоретик фаразларның үсте- ♦ реләчәгенә өметләр белдергән чакта Фәнүзә инде кайбер фикерләрне = ишетер, аңлар дәрәжәгә килгән иде. Ләкин житәкче сүзләрен, Саднр = Хәкимович сүзләрен ул үзенең чын яклаучылары икәнен белеп, тоеп ’ кына утырды — мәгънәләренә керә алмады Сораулар башлангач кы- - на, зиһен үзлегеннән кайта язды Көтелгәнчә, беренче кеше булып. = кара курткалы симез адәм торып басты — Сезнең формулаларда, - дип әшәке карточка тоткан кулы бе- - лән түрдәге таблицага ишарәләде кара куртка, — күзәнәкләр яралышында аерым компонентларның шул эштән үзләрен үзләре азат итүе, читләшү механизмы ышандырырлык күрсәтелгән Экспериментлар белән дә ярыйсы ныгытылган Сез шушы күренешне табигатьнең хатасы дип исәплисезме? Монысы бер. Икенчедән, шул процессны уңай якка үзгәртерлек чара инде тәмам табылган дип саныйсызмы’ Кара курткадан провокацион сорау ишетелмәве гажәбрәк нде Шуңа күрә, кискен отпорга әзерләнгән нервалар киеренкелеген бераз бушатыр өчен. Фәнүзә берара сүзсез торды Тавышына мөмкин кадәр жылылык өстәп, кара курткага ягымлырак карарга үз-үзен мәҗбүр итте — Беренче сорау Әйе, табигать хатасы дияргә мөмкин Шулай да, иң әүвәл, вакыт белән тере организмның мәңгелек бәхәсе төенләнгән күренеш дияр идем Табигатьнең әле тиешле үсеш дәрәҗәсенә житмәве белән аңлатыла торган камилсезлеге, кимчелеге дип атау дөресрәк булыр Без. кешеләр, шушы процесста табигатькә ярдәм итәргә алындык Икенчедән, формулалары күрсәтелгән синтезларны бу максатка ярдәм итә торган беренче табыш дип исәплим Эзләнүләр дәвам итәчәк Ихтимал, проблема киләчәк буыннар тырышлыгы белән хәл ителә барыр. Фәнүзә бу сүзләрдән соң җитәкчесенә карады Сак җаваптан жи тәкче риза иде Шулай да ул укучысының үзара бәхәсләшүгә кайтып калган бүтән сорауларга җавап биргәндә сәхнә түрендәге таблицалар, диаграммалар күрсәтү беләнрәк чикләнүен тулыландыру өчен шактый сорауларга җавап бирүне үз өстенә алды Чыгышларны тыңлаганда исә, Фәнүзәнең зиһене аңлау функциясеннән үзен тагын азат итте Сизми дә калды, ниһаять, инде аны котлар вакыт та җиткән икән' Ипчәмә елдан соң! Шулай кемнәрдер аның кулларын кыса, ниндидер теләк белдерә Ә ул үзе ишетми, һәртөрле сүзгә «рәхмәт»тән башканы әйтә дә алмый Ә күзләре һаман аста, бая кемнәргәдер карточкалар күрсәткән курткалы егеттә Ул симез кеше. Фәнүзәнең аерым игътибарын шәйләгәндәй. үзе дә бу якка текәлебрәк карый башлады һәм. кыюлыгын җыеп булса кирәк, сәхнәгә менде дә Фәнүзәгә йөз тапкыр әйтелгән сүзләрне кабатлады Котлыйм сезне, университет әһелләре исеменнән, бигрәк тә биофак исеменнән Сезнең өчен шатбыз! Кулында күптән түгел генә Фәнүзәне' чыгырыннан чыгарырга тиеш булган, әмма, киресенчә, дәртләндерә генә төшкән карточкалар Әмма бернинди әдәпсез сурәт юк. Алар кулдан язылган картотека карточкалары икән!. Бу минутта, әгәр мөмкин булса, хәлсезлектән Фәнүзә баскан төшендә җиргә утырырга тиеш иде Әдәп рөхсәт итсә, симез егетне бөтен көченә кысып кочарга тиеш иде Ярый әле оят дигән нәрсә бар - шул саклады Әмма ул барыбер шушы егеткә рәхмәтне җитәкчеләренә әйткәнгә караганда да ихласрак белдерде: Рәхмәт яусын, сез мине бик зур бәладән коткардыгыз. Ярый әле мендегез, котладыгыз. Егет, әлбәттә, бу пайпылдауның мәгънәсенә төшенеп бетмәгән- лектән. аймылыш сүзләр сәбәбен каушаганлыкка юрап: Ярый, ярый, зыян юк, әйбәт! — дип кенә баш ия-ия китеп барды Сурәтләрнең юклыгы тәмам исбат ителде. Әгәр дә алар булса, чынлап та кулдан-кулга күчә-күчә президиумга тиз арада менеп жи- тәр иде һәм астыртын мыскыллы хихылдаулар залны иңләп-буйлап аяк асларыннан шуышыр иде. Сирәк кенә шундый көлү болай да үрмәләргә азапланды бит Ләкин моның өчен явыз бәндәләр кулына җинаять дәлилләре эләкмәгән икән шул. Ә эләккән булса! Сурәтләре чынлап та булса! Күрер идең син аларны! «Молодец. Нажар, харап иттермәдең! Мин сиңа, синең затлы кеше булуыңа ышанып яшәдем һәм менә ышанычым ныклыгы тагын яңарды Дошманнар синең кешелегеңне мыскыллый алмадылар Моның исә хәтта матди отышлы ягы да ачылды — синең шәрә кыз белән төрле рәвештә анадан тума төшкән фотоларны сатып алырга дигән акчаң янга калды. Мәгәр күңелне әллә нәрсә барыбер яшертен генә астыртын гына тырный иде Кунакларны озаткаң кичтә бу тойгы тагын арта төште. Ихтыярдан тыш Көндезге сәгать дүртләрдән соң Нажар өенә кабат кабат шалтыратса да, жавап бирүче булмады Институтның да үз секторлары аваз бирергә ашыкмады. Чит секторлар, трубканы алсалар да, бернинди мәгълүмат бирмәгәнлектән, күңелендә чак кына сәбәпсез ризасызлык туса да, Нажар моны акылы белән хәерлегә юрады: эш бара дигән сүздер бу. • Кич Энҗе килде. - Хәерле кич, кызым. - Хәерле кич, әти Хәлең ничек? Минеке әйбәт Сезнеке ничек? - Безнеке дә әйбәт бугай, әти. - Әниең нишли? Әни кайтмады әле. Кайтмады? Шалтыратмады дамы? Юк шул. Син аның янында булмадыңмыни? Юк. лекцияләрдә утырдым. Әниең янына барырга иде, кызым Ул үзе кушмады Болай да бик каушармын, кызарып, оялып утырырсың диде. Ярый, кызым. Тагын ниләр бар? - Бүтән нәрсә юк инде, әти. — Әниеңнен эше ничек беткәнен зарыктырмый хәбәр итегез, яме? — Ярый, тыныч йокы, әти. Эшнен ничек, тәмамлануын ул көнне тәки белә алмады Нажар һәм шуңа күрә йокысы тыныч була алмады Тамак авыртуы көчәеп, тәмне калтырата бирде. Жып-жылы бүлмәдә, юрган астында аяк өши Иртән үлчәсәләр, температура яңадан утыз сигезгә менгән Моның җан * газабыннан һәм кичә астагы салкын бүлмәгә еш төшеп, трубканы кем j дә булса алыр әле дип телефонга йөрүләрдән икәнен врачларга ничек 2 әйтергә? Шуңа тагын кеше тулы бүлмәдә ялгызлык өстәлүен ничек * аңлатырга? Бер. ике, өч көн Өченче кичтә, ниһаять - Фәнүзә. Язуында бер генә җөмлә. <Дис- ? сертация белән эш бетте!» • Әмма нәкъ шул сөенечле көнне Нажарның аска төшәргә хәленнән f килмәде. Жавап кәгазендә кич шалтыратырга вәгъдә итсә дә. шул = вәгъдәсен дә үти алмады. < Хәлне төшенгәнгә күрә микән. Фәнүзә көн саен килә башлады - Язулары яшь чакта алышынган хатларның дәвамы кебек иде Читтән торып хәбәрләшүләргә тагын берничә көн үткәч кенә чнк - куелды. Ниһаять. Нажар аска үзе төште Фәнүзә ишек төбенә өелгән бер төркем кешеләрдән арттарак басып тора иде. Кыяфәте - чирле. Нажар моны коридордан борылгач ук шәй ләгәнгә күрә, күрешүдән артык канатланып китә алмады. Әдәп өчен генә елмаеп, хатынын шулай ук әдәп өчен генә кочаклагандай итте Шун нан сон гына Фәнүзәнең күзләренә карады Ә күзләрдә җиңү тан танасы китерергә тиешле яктылыкның әсәре дә сизелми ичмасам Бу күзләрдә хәтта ниндидер ят мәгънә, читләшү төсмере бар бугай Ниндидер хәерсез үзгәреш Монысын Нажар аермачык күрде Шулай ла яман кәефкә бирелергә ярамавын да чамалап, хатынын бик вакытлы рәвештә котлый белде. — Мин сине котлыйм, Фәнүзә, молодец. Котладың бит инде язмача Читтәге бер почмакта озак кына сөйләшеп тордылар Фәнүзә Садир Хәкимовичның һәм башкала кунакларының үзенә бик ярдәм итүләрен, хәтта дусларча якынлык күрсәтүләрен сөйләгәннән соң гына, иренә тиеш булганча, ихлас елмаеп куйды — Башкала кешеләре синең эш белән дә кызыксыналар Бигрәк тә соңгы мәкаләңне яратканнар Үзләре дә бу темалар буенча нык эзләнәләр, тикшеренәләр икән Теләктәшләк тәкъдим иттеләр — Ә син? — Мин үз исемемнән дә, синең исемнән дә рәхмәт әйттем Син ризамы соң? Ыһы Тагын ниләр? Бүтән юк. Искә төшкәндә тагын сөйләшербез Нюанслар калгандыр әле. Ә син тизрәк чык инде Больницага йөрү туйдырдымы3 Аннан гына булса Хатынның нигә кирәге бар? Күзләрдә таныш якынлык чалымнары Тагын бер сорыйсы нәрсә бар иде Сора. Нажар Минем кайсы больницада ятканны институтта беләләрме3 Садир Хәкимовнчтан башка беркем дә белми - Ләкин кемнәрдер белә. Гажәп Ник алай дисең? — Әйтә алмыйм әле Ярый, хәзергә җитеп торыр Юл бик кыен булса, килеп интекмәгез Үпкәләмичә генә дәвалан, килербез, тик барыбер тиз терел — Тырышырмын Гадәттәгечә, Нажар хатынын ишектән чыкканчы озата килде, һәм шулай ук гадәти рәвештә кул болгады Күрешү тәмам Айның калган өлеше шушы рәвештәрәк узды. Больницадан Наҗар ай ярымнан сон — яна ел алдыннан гына чыга алды. Сәгать икеләр тирәсендә ул урамда иде инде. Шимбә көн булгач. Энже дә. Фәнүзә дә өйдәдер дип шалтыратып караган иде, трубканы алмадылар. Энже институттадыр, ә Фәнүзә кибетләргә чыгып китте микән? Нажарның кайчан кайтасын алар төгәл генә белми, чөнки врачлар бүген генә әйттеләр бит - алай-болай өйдән озаккарак чыгып китмәсеннәр тагы. Алай да зыян юк. Нажарның үз ачкычы үзендә. Керер дә өйдәге- ләрнен кайтуларына үзе ишек ачар Көн шактый салкын икән. Әмма ай ярым хәрәкәтсез ятканлыктан, әлбәттә, ипләп кенә атлаган хәлдә дә маңгайга тир бәреп чыкты, җилкәләр юешләнде. Салкын тию ихтимал. Җитмәсә, троллейбуслар тукталышы шактый ерак имеш. Тагын да яманрагы, мондагы троллейбуслар артык сирәк йөргәнгә, алар көндез дә шыгрым тулы икән Ким дигәндә ярты сәгать көткән троллейбуска утыра алмыйча һәм такси да тота алмыйча. икенче линиягә кадәр тагын ун-унбиш минут чамасы атларга туры килде. Шунда гына ул Фәнүзәнең хәлен аңлады Ә бит Фәнүзәгә әле бөтен кеше эштән кайткан сәгатьләрдә йөрергә туры килә иде. Хатыны да. кызы да көн саен диярлек батырлык эшләгән булып чыга Шул уй белән якаларын күтәреп, һәм. авыз-борынны каплаган хәлдә, ашыгаашыга, тирли-тирли, өйгә кайтып житте Нажар Кыңгырау чылтыратты, тик эчтә хәрәкәт сизелмәде Ишекне үз ачкычы белән ачып керде Кешесез өйгә кайтып керү күңелсез дә соң, нишлисең. Чишенде. Беренче булып, ванна бүлмәсенә керде һәм кулларын, битләрен рәхәтләнеп юды Аннары кухня ягына чыгып нәрсәләрнедер барлыйсы итте. Энже бүлмәсен ачып куйды һәм зал ишегеннән узган гына иде . уң як кушеткада — хатыны! Бөрешеп, бәләкәйләнеп калган. Чырае — күп-күмгәк Шул кадәр кызганыч төскә кергән! , — Фәнүзә?! Син? Нишләп болай? • Фәнүзә кушеткада утырган жиреннән бер генә секундка күз ялтыратып куйды да. башын иеп һәм ике тезен берьюлы кочаклап, тын калды. Ниндидер хәерсез нәрсә сизенсә дә. вакытлы үзгәрешкә ышанырга теләмәстән. Нажар Фәнүзәне башыннан кочакламакчы булып килгән иде, тик хатыны башын ки^әт чайкап борылды да, тагын ике аягына сыенып утырды Анын суырылып калганын, чырайдан язган булуын шунда гына шәйли алды Нажар Бөтенләй сабыйга охшап калган. Каян шушындый кинәт үзгәреш! Җитмәсә, ябык, нечкә гәүдәсен бөкрәйтеп тезләренә йомылуы аны тагын да кызганычрак иткән — кечкенә бер дүмгәләк — ике кулыңа күтәр дә ал — Ни булды? Авырыйсыңмыни? Ичмасам, күзләреннән бер генә очкын сирпелсен икән! — Фәнүзә Соң болай нәрсә инде? Нәрсә анлатмакчы буласың? Терелеп кайтуым ошамадымы? Кайтмаска идеме әллә? Соң. Бик теләсәң. кире китәм, алайса. — Кая китмәкче буласың? Ниһаять беренче сүз. Мәгънәсе бары тик үртәлүдән генә торса да, өнсезлектән ул юньлерәк — нәрсәнедер ачыклый башларга мөмкин — Теләсәң кая. — #Кая гына качсаң да. ялангач күләгәләрең артыңнан калмас, иярер. — Качарга? Мин нәрсә. Җинаять эшләгәнме әллә? — Ә син эшләмәдем дип йөрдеңме? — Ипләбрәк, Фәнүзә. Югыйсә бит нервлар миндә дә бар Минем дә протест белдерә башлавым ихтимал Күләгәләр нәрсәдер сөйлиләр. Нинди күләгәләр? Соң бит Фәнүзә инде хәерсез сурәтләрнең юклыгын гамәлдә үзе раслаган, аннары, мең мәртәбә уйлап. иренең гаепсез икәнен тәмам аңлаган лабаса! Наҗарны юкка рәнҗетсен, үзенең гаделсез тузынуын да бик яхшы белә ул. Тик менә күңелдәге җенне барыбер тыя ал,мый Ай ярым вакыт эчендә бөтен кар-яңгыр аның ялгыз башына яуганлыктан, бөтен җанында һәм тәнендә тулышкан кара дәрья тыелгысызга * әйләнгәнлектән, ихтыярны саташу алмаштырырга азаплана Әйе. тулган 5 шеш тишелмичә кала алмый, югыйсә ул кешенең исән күзәнәкләрен. 2 бөтен гомерен агулый башлаячак Мөгаен шулай Фәнүзә моны яхшы * белә һәм белгән килеш үзенә-үзе хуҗа була алмын Менә ул сугышырга җыенган тәрбиясез зат сыман кискен борылып. = диварга арка терәп утырды да гаепләүләрен баягыдан да аяусызрак s итеп ыргытырга кереште ♦ — Сиңа инде бернәрсә дә ярдәм итә алмас Белмим, кеше күзенә “ ничек күренерсең Ояты бит, ояты ни тора' — Кешедән оялырлык мин нәрсә эшләгән? Нәрсә? Нәрсә дип co- ’ рыйм мин синнән! — Үзең шәп беләсең. ® - Больницада . Норсә өйрәнергә мөмкин? Аңарчы булганы бик җиткән Аңарчы нәрсә булган? Үзен белгәне күбрәктер Миңа сурәтләр генә килеп җитте Нинди сурәтләр? Синеке һәм тагын бер кешенеке Анысы — хатын-кыз. - Шуннан? Җитмәдемени? Җитми калдымы? Бар. тагын төш сурәткә ялангач килеш. - Тфү! Акылдан язган бит бу хатын Ә мин адәмчә сөйләшмәкче булам тиле хатын белән. - Ә сурәткә төшмәдеңме? Нинди сурәткә? — Сөяркәң белән, оҗмахтагы кебек, шыр ялангач! Наҗар әле һаман бер нәрсә дә аңламый, ә дөресрәге аңламаска тырыша сыман иде Ләкин инде хәлнең мондый ук аламалыкка тоташуы тиз арада ачыклау таләп итә иде Битенә шушындый әшәке нәрсә сибелгән икән, син инде дөньяга бу чырай белән карый алмыйсың - сөртергә, юарга, чистартырга тиешсең Йөзеңне акла тиз, бик тиз Менә нәрсә. Фәнүзә Бу шаяра торган нәрсә түгел — Ә син шаярмадыңмы’ Шаярмыйча, чынлап гөнаһ кылдыңмы? Мин сиңа иң дөресен әйтеп карыйм - җитди итеп Минем бернинди сөяркәм юк. Булганы да юк. — Булмагач, ничек сурәткә төштегез? Әһә, менә ничек! Күрсәт сурәтләреңне - Сурәтләр сезнеке! - Әйе, минем сурәтләрне күрсәт! - Үзең сатып ал, йөз тәңкә сорыйлар Кем сорый, кайда? Шуннан соң. бик интегебрәк булса да, Фәнүзәгә күптән түгел бул ган хәлне — үзен ничек интектерүләрен, диссертация яклар алдыннан булган сонгы кичтә һәм хәтта көндез нихәтле бәргәләнүләрен, өзгәләнү ләрен сөйләп бирергә туры килде Шуннан соң гына Наҗар иркен сулыш алды Дөресен әйткәндә, җанына әллә нинди чиркандыргыч нәрсәләр килеп тулгандай булып, ул шушындый кабахәтлеккә бара алган кеше ләрнең яшәвеннән, шуларнын да кеше исемен күтәреп йөрүләреннән, кеше генә түгел, галим дигән изге дәрәҗәгә күтәрелүләреннән, ә үзенең, ә Фәнүзәнең вәхшилек каршында көчсез, яклаусыз булуларыннан ча масыз зур оят кичерә иде Кинәт аның битләрен, күзләрен юасы, са бынлый сабынлый кат-кат юасы килеп китте Больницага, тып-тыныч палатага шушы вәхшәтнең бер дулкыны гына кагылуы аңлашылгач, күзләренә тузан тулгандай, күкрәкләре, чигәләре чатнагандай, колак пәрдәләре ертылгандай ачытырга, әрнергә һәм әллә нинди агулы, әллә нинди ямьсез авазлар бөтен зиһенне мәсхәрәләп чеңгелдәргә кереште. Шулай да бөгелеп төшәргә ярамый, чөнки Фәнүзәгә хәзер иң шифалы сүзне әйтеп калдыру кирәк. Әйтмичә калу исә әшәкелек-түбәнлекләр- нең тагын да зураюына — чын төсле тоела башлавына сәбәп булыр иде. Наҗар үзен кулга алырга тиеш, һәм ул шуңа иреште дә Якындагы урындыкны мөмкин кадәр тыныч хәрәкәт белән күчереп, хатыны каршына килеп утырды. — Ышанасыңмы, ышанмыйсыңмы — анысы синең эш. Тик мин шуны әйтәм: кем беләндер. кайчандыр син әйткәнчә шыр ялангач кыяфәттә, бигрәк тә. кемнеңдер бозык фантазиясе күпертеп күрсәткәнчә, әдәпсез кыяфәтләрдә минем беркайчан да фотога төшкәнем булмады. Син әйткән сурәтләрнең булуы мөмкин түгел Бүтән сүзем юк. Больницадан. үлемнән котылып чыгуым белән бик әйбәт котладың, гаҗәп матур каршыладың. Рәхмәт. Бетте сүзем Наҗар торып урындыгын үз урынына баягыча ук саклык белән күчереп куйгач, зал ишегеннән чыгып барган җиреннән тукталып, шуны да өртәргә кирәк тапты: — Әгәр ул сурәтләр чынлап та булса, ул бәндәләр аларны зал буенча таратып йөртерләр иде. Житәкчеләргә дә, башкала кунакларына да тиз ирештерерләр иде. Синең башка документларың белән бергә. ВАКка да ияртеп җибәрерләр иде. — Бәлки җибәрерләр дә .. Өлгерерләр әле. — Алар, димәк, шундый рәсемгә җай эзләгәннәр, форсат көткәннәр Кызганыч, минем андый ук батыр кеше түгеллегем комачау иткән. Өметләре акланмагач... ялган үрдәк булса да очыртып җибәрергә тиеш тапканнар. — Аларга бу ник кирәк булды дисең? Наҗар, урындыкка утырып, тагын шәрехләп аңлатырга мәҗбүр булды. — Исәпләре бик мәкерле, әлбәттә. Бер атуда — берничә куян. — Нинди? — Алар минем больницага кергәнне белделәр бит? — Мин синең кайсы больницада икәнеңне беркемгә әйтмәдем — Садир Хәкимовичка? - Аңа да ышанмагач, кем кала? — Менә шул иң ышанычлы кешеләр агуның колактан бирелә торганын тапканнар — Ходаем! Сиңамы? — Икебезгә берьюлы. Икенче исәпләре — сине диссертация якларга бара алмаслык хәлгә китерү. Үзләре яхшы булып калган шартта. Тик анысы да эшкә ашмаган — син алар уйлаганнан көчлерәк булып чыктың. — Ниятләребез гел изгелектә иде ләбаса! Шуны белгән килеш! — Төкерәләр алар изгелеккә. Үз кирәкләре өчен алар үз әниләрен, бөтен кешелекне сата алачаклар — Без шундый кешеләр гомерен озынайтырга тиеш булабызмы? Юк. адәмнәр мондый кайгыртуга лаек түгел, безнең хезмәтләр әрәмгә китте ахры Мин хәзер элеккечә эшли алмам, булдыра алмам! Кеше моңа лаек түгел, түгел, түгел! — Әле генә мине үлемнән коткарган кешеләр, алар да лаек түгелме? — Белмим, беләсем дә килми! Моңарчы Наҗар Фәнүзәнең болай ук ачыргалануын, үрсәләнүен күргәне юк иде. Димәк, ялгыз хатынны мөмкин кадәр җәзалаганнар Хәзер ул менә ихтыярын бөтенләй югалткан хәлдә. Ана шушылай тугарылырга туры килгән. Тик хәзер аның янында аркаланыр өчен ыша- нычЛы кешесе бар Хәзер аны ул кадәр үк беркем дә газаплый.котырта, агулый алмаячак Нажар бер сүз әйтмичә генә хатынының чәчләрен, аркаларын сыйпап торганнан соң. йокы бүлмәсеннән мендәр алып чыкты һәм. са- * быйны көйләгәндәй, хатыны өстенә калын шәл китереп япты да. Фәнүзә J елавыннан туктагач, ванна бүлмәсенә кереп, кайнар су агызырга кереште. 3 Аннары озак-озак ванна керде, кат-каг юынды. Аңлашылмаган нәрсә калмаган кебек иде инде. Шулай да Фәнүзә- 5 нең чырае тиз генә ачылмады. Күңелендә сулкылдап торган җәрәхәтләр = һәм шикләр бөтенләй тынычланырга тиз генә ирек бирмәячәктер Бел i дермәскә, сиздермәскә, күрсәтмәскә тырышкан килеш тә ир белән хатын ♦ арасы барыбер сизелерлек ерагайды. Өйне күңелле шау-шу белән ту- ~ тырырга тырышкан Энҗе дә элекке җиңеллекне. ихлас әңгәмәләрне = кайтара алмаячактыр Сурәтләр, сурәтләр. Кала буйлата чышан-пышан үрмәләгән гай- * бәтләр артыннан шул кара күләгәләр әле дә ияреп йөри кебек Ж.иңү, гыйльми дәрәжә шатлык китермәде £ Кемнәрдер үзләренең мәкерле максатларына шул рәвешле бары- ~ бер ирештеләр Әйе Кемнәр? Кемнәр алар? Наҗарның эш ансат — төп-төгәл генә атар да куяр Садир Хакимович һәм Вәкил, янәсе. Алар юкта мондый түбәнлекләр эшләндеме? Юк. Садир Хәкимович эшли башлагач күренгән фотокарточкалар Вәкил дусты килгәч бермә-бер арттымы? Артты Бу кешеләрне бу кадәр дәрәҗәле эшкә кем күтәрде? Әлбәттә, алар моның өчен хәлиткеч чаралар ны үзләре күрделәр. Хәзер югары оешмада эшли торган элекке гыйльми секретарь аша байтак нәрсә майтардылар. Әмма директор бик тә принципиаль булса, ныграк торса, әлеге директор урынбасары лабораториядә гади хезмәткәр булып утыра бирсә (Нажар нәкъ шулай гына булыр дип уйлый да иде бит), Вәкил бу институтка урнаша алмаячак иде Житмәсә, тагын күп кенә яшь аспирантлар алар тирәсендә чуала Алар га да бу җитәкчеләр үз тәрбияләрен бирмәсмени? Бирәчәкләр Дөрес рәге. хәзер үк бирәләр инде. Моны хәзер үк сизәргә мөмкин артык зирәк булмаган хәлдә дә. Иң зур оят, дөресрәге, оятсызлык шул мәхәббәтне, анын да иң табигый, иң нәзбереген җинаятькә тиңләп рисвай итәргә бөтен дөнья әзер. Ә бит бөтенләй киресенчә, мәхәббәтне мыскыл итүчеләрне, тойгыларның эчкерсез мәлен сагалап, күзәтеп, пычратып йөрүчеләрне хурлык баганасына бәйләп яки асып куярга кирәк иде. Баштүбән йөреп, астан тиешсез урынга карарга күнеккән әхлакны ничек аякларына бастырып куярга? Кайчан, ниһаять?! Вәкилнең кем икәнлеген электән белгән Нажар аның институтка эшкә керүенә башта ук катгый рәвештә каршы иде Фикерен директорга ап-ачык итеп әйтте Ләкин директор мөнәсәбәтләр тирәнлегенә, аларның катлаулану мөмкинлегенә әһәмият биреп бетермәде Ана югарыдан шалтыраттылар Элек шушында гыйльми секретарь, аннары директор урынбасары булып эшләгән, хәлер югары инстанциягә күчкән Рим Салихович дигән коллегасына исә Садир Хәкимович дусларча сүз кушкан иде Кул кулны, ике кул битне юа Александр Иванович шуны белгән көе. ахыргача нык тора алмады Әйе. өстән килгән теле фон тавышы тынып ярты сәгать уздымы-юкмы. Вәкил директор кабинетына килеп тә керде Александр Ивановичка да. хәтта Наҗарга да. билдән иелеп, салам бнрдс. Директор урын тәкъдим итмәгәнлектән. әнисе йомышы белән килгән малай кыяфәтендә басып калды һәм шулай борын тартып шактый вакыт торырга туры килде Директор аны юри сыный, юри интектерә Вәкил моны сизә. Директорның максаты көн кебек ачык шул ысул белән булса да иптәшкә үз дәрәҗәсен аңларга ярдәм итмәкче ул. Вәкилне үпкәләтергә һәм үпкәләтеп шәхес тойгысын уятырга, мыскылдан саклану дәрте кабызырга тырыша, килгән юлыннан борылып кире чыгып китмәсме дип өметләнә. Кешеләрне белеп бетерми иптәш директор. Ә Вәкилне бигрәк тә... Әйе. һичнинди коткы-фәләнгә алдана торган кеше түгел ул Вәкил. Башкалар бәлки белеп бетермидер, ә ул үзен шәп белә. Нык тора. Әрсезләнергә туры килә килүен дә, ләкин ләкин нишлисен, — назлы назланып торган арада әрсез ашап гуйган бит. Ул да — Вәкил дигән кеше дә шушындый җаваплы, хәлиткеч мизгелдә горурлык хакына ниятеннән чигенә торган дивана т-үгел. Кирәк икән, кимсетелүдән дә курык- мый, кирәк икән, иптәш директор, әгәр әдәбен сыйдырса, кил дә син аның битенә төкер. Вәкил түзәчәк. Түзү генә димә, елмаячак һәм сиңа матур сүз әйтәчәк — синен зирәклегең, кыюлыгың хакында Кайгыру, үкенү юк — соңыннан бит барыбер әҗәтне кайтарырга җай чыгачак. Шулчакта кемнең кайчан кимсетелгәне, кемнең кимсеткәне саф су астындагы кара таш шикелле күренеп торачак һәм исәп-хисап дөрес хәл ителәчәк. Гаепле кеше һичшиксез, үзе кылган катылыкны үзе татыячак. Хәтта артыгы белән. Вәкил, изгелекнең, ихтирамның җанлы рәвеше сыйфатында, директорның нәкъ каршысына килеп утырды. Утырды да. туп-туры караган хәлдә, үзенең балачактан кадерләп саклаган һөнәрен яңартып, колакларын. . әйе, ике колагын берьюлы селкетергә кереште. Бик җитди кыяфәттә. Директор, нидер сизенеп, башын күтәрде дә, ни уйларга белмичә, шаккатты да калды. Әйе, күр. иптәш директор, үз кул астында эшләячәк кешеләрнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген җитәкче белеп торырга бурычлы Күрегез менә — нинди тирән фикерле күзләр белән карап, сезнең кабул ителәчәк хезмәткәрегез үзенең сөекле колакларын селкетепме селкетә ләбаса. Тагын кайсы кешегезнең хәленнән килә бу?! Директорның күзләре чынлап түгәрәкләнде. Колаклар аның саен катырак, күңеллерәк селкенә иде. Ах. менә бит шайтан токымы, менә бит нишли! Нишли! Мондый чакта теше сызлаган кеше дә кычкырып көлмичә булдыра алмас. Олы ир кеше үзен-үзе хуҗаның ишәге и!еп күргәзсен әле! Директор сирәк була торган ихлас көлү белән кычкырып көлеп җибәрүен сизми дә калды. Шул секундта ук Вәкил үзе дә сабый шикелле ихлас кеткелдәп җибәрде. Ләкин кызыктан түгел, үзенең җиңүен сизүдән һәм шуның лаеклы тантанасы шатлыгыннан көлде ул. Аларнын көлүе Наҗар чыраена гына кара күләгә булып төште. Мәсьәлә хәл ителде. Берничә көннән мөдир дигән кеше гыйльми секретарьга, ә соңрак директор урынбасарына — Садир Хәкимовичка әйләнде. Наҗар нәкъ шул көннәрдә тагын командировкага киткәнләктән, соңгы вакыйгаларга катнаша алмады. Өйдә чагы туры килсә дә, каршы килүдән инде барыбер файда юк дип, бәлки әле кул гына селтәгән булыр иде Ә Фәнүзә кул селти алмады Әмма Вәкилнең дә. мөдирнең дә интригаларга сәләтле генә түгел, хәтта шуларсыз яши алмый торган- кешеләр икәнлеген, шуны акыл билгесе, көч билгесе, ихтыяр билгесе дип санауларын, ни хәтле генә аңлатырга тырышса да, юк. уңышка ирешмәде. — Әгәр без һәрвакыт үзебез теләгәнне генә эшли алсак, дөньяда күптән бернинди проблема калмас иде, яшәүнең кызыгы кимер иде, — дип елмаерга тырышты Александр Иванович. Әйе. шуннан соң яшәү шактый кызыкланып та китте шул. Тик директорның хәзергесе көндә, елмаясы гына, ай-һай, киләме икән? Әгәр Вәкилнең колак селкетүенә алданмаса һәм шикле иптәш кыңгыравыннан курыкмаса... автомобиль һәлакәте дә килеп чыкмыйсы иде...

Ахыры бар.