Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫМЫЗГА БАРУ ЮЛЫНДА

 

Әдәбият галиме, профессор И Нуруллин «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә чыккан «Габдулла Тукай» (Казан. 1979, 270 6 ) исемле китабында «шагыйрьнең Троицк чоры турында без бик аз беләбез», дип яза. Ш. Рахманкуловның 1983 елда «Казан утлары» журналының дүртенче санында басылган мәкаләсе дә шушы мәсьәләгә багышланган Ул Г Тукайның Троицк шәһәренә баруын һәм аны далада кымыз эчүгә урнаштыруны бары тик Габдрахман хәзрәт исеме белән генә бәйли. Тукайның хәзрәт белән элемтәсен аның муллалыгы «динем ечен түгел, кенем өчен» генә булуыннан чыгып аңлатырга тырыша. Ә менә безнең кулда булган материаллар бу эштә социал-демократия вәкилләренең дә катнашуын сөйли. Сүзне рәсми документка бирик. СПРАВКА1 По обмену мнениями с бывшими членами Троицкой организации РСДРП(б). я, Леонид Алексеевич Кулик, как бывший председатель этой организации, удостоверяю следующий факт в 1906—1908 годах и раньше чайная в доме Викулова в гор. Троицке б. Оренбургской губ. служила местом распространения подпольной литературы. Крупное участие в распространении этой литературы, принимал местный житель Багаутдин Шафигуллин, что и удостоверяю подписью. Кулик, 29 июля 1935 г. Подпись руки Кулика Л. А. удостоверяет секретарь института (подпись). Бу белешмәне бирүче турында бер-ике сүз. Зур Совет Энциклопедиясенең 24 томында (15 6.) аның турында түбәндәге мәгълүматлар теркәлгән: Леонид Алексеевич Кулик (1883—1942) —совет минералогы, метеоритларны өйрәнү буенча белгеч, совет метеоритикасына нигез салучыларның берсе. Бөек Ватан сугышы башлангач Л. А. Кулик үзе теләп халык ополчениесенә языла, яралана һәм әсирлектә һәлак була. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр Л. А. Кулик Уралда политик сөргендә булган. Инде мәсьәләнең асылына күчик. Югарыда китерелгән документта искә алынган Баһаветдин Шәфигуллин Викуловлар йортында (Базарная һәм Гимназическая урамнары почмагында) чәйханә тоткан. Аны шәһәрдә «Чәйни Баһави» дип йөрткәннәр. Чәйханә каршында уку залы булган, анда төрле газеталар һәм журналлар алынган. Баһаветдин бабайның өч кызы һәм ике улы булган. Олы кызы Сәрвәр — минем хатыным Розаның әнисе. Ул мәрхүмә инде. Икенче кызы Мәймүнә укытучы булып эшләгән. Әтисенең яшерен эшләрендә ярдәмче булган Мәймүнә апа да, бабайның ике улы да шулай ук мәрхүмнәр инде. Баһаветдин бабайның кече кызы Хәдичә апа исән, хәзерге вакытта Чиләбе шәһәрендә олы кызы, РСФСРның атказанган укытучысы Роза Мәүлүтова белән тора. Аңа хәзер 84 яшь. Фикере ачык, хәтере яхшы. Тукай Троицкида булган елларда ул рус гимназиясендә укыган. Хәдичә апа Ш. Рахманкулов мәкаләсендә телгә алынган Г. Әхмәров кызларын да хәтерли. Хәдичә апаның һәм Сәрвәр әниебезнең сөйләве буенча Тукайны Троицкида каршы алучы һәм далага озатучы Баһаветдин бабай булган. Хәдичә апа Тукайның өйләренә килүен түбәндәгечә хәтерли «Әти белән безгә яшь егет килеп керде, буе кечкенә, бик гади генә киенгән. Йөзе ак, авыруы сизелә. Әтигә без, балалар, сораулы күз белән карагач, ул килүченең бик талантлы шагыйрь Габдулла Тукай икәнлеген аңлатты». Баһаветдин бабай өендә Тукайга аерым бүлмә бирелгән. Анда бер кич кунганнан соң, Баһаветдин бабай үз аты белән Г Тукайны яхшы танышы казах Хәсән Имамбаев җәйләвенә илтеп куйган. Әлеге казахның атлары күп булган һәм кымызның сыйфаты да тирә-якта дан тоткан. Сәрвәр әниебез җәйләүгә баруларын. Тукайны еш күрүләрен сөйли торган иде Баһаветдин бабайның төннәрен бик еш миллионер Яушев эшчеләре янына коралланып чыгып китүен, бер мәртәбә полиция кууыннан чак котылып калуын да Сәрвәр әниебез еш искә төшерә иде. Баһаветдин бабай Габдрахман хәзрәт белән таныш булган. Бабайның хатыны үлгәч, Габдрахман хәзрәт зиратта ясин укыган. Г Тукайны кымыз эчәргә чакыру, аны каршы алу, урнаштыру турында аларның килешеп эшләүләре бик мөмкин.