Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨЗ МӘЛЕ

 

Күктә көзге болытлар йозә. Ничектер кулың белән кагылсаң, алардан кояш нурлары тамар шикелле. Җиргә алтынсу төс иңгән. Алтын көзнең тылсымлы җиле каен ябалдашларын да үзенчә «чалартып» узган. Яр астында алкын су күренеп тора. Елганың көзгесе шундый зәңгәрлек белән җемелди, мондый төсләр балкышы көзен генә буладыр... РСФСРның атказанган рәссамы. ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әнәс Тумашевның «Көз мәле» исемле пейзажы шуны раслый: автор иксез-чиксез табигать манзарасыннан үзенең күңелендәге аһәңгә дәвам була алырлык халәт-мизгелне сәнгатьчә тотып алуга ирешкән. Нәкъ менә шушы күренеш сәнгать остасына үзенең күңел халәтен төсләр балкышы аша аңлатырга ярдәм иткән. Көз мәле... Картинада табигать матурлыгының сулуы сурәтләнми. Юк. Рәссам үзенең әсәрендә көзге төсләрнең бәйрәмчә кабынып китүен бирергә омтылган, һәрнәрсәдән затлылык сирпелә. Алтынсу төсләрдә уйчанланып калган Җир- ананың зирәклеге бөтен барлыгы белән чагыла төсле. Боларның барысы да рәссамның көзге баеш алды мизгелен нечкәләп тоюыннан киләдер. Соңгы елларда пейзаж өлкәсендә аеруча нәтиҗәле эшләүче рәссам Ә. Тума шев «Көз мәле» әсәрендә үзенең уйчан иҗатчы икәнен шактый ачык итеп раслый. Әлеге картинасында ул композицион чишелешләр остасы булуын да, табигатьнең күзгә бәрелеп тормаган чалымнарын тотып.ала белүен дә күрсәтә. Иң әһәмиятлесе: Туган илгә мәхәббәт белән сугарылган пейзажларда художник-гражданин төсмерләнә.