КЕМНӘР АЛАР «ӘСТЕРХАН КАРАКАЛПАКЛАРЫ?»
Татар халкы һәм аның теленең килеп чыгышын өйрәнгәндә галимнәр тарихи, археологик, этнографик, фольклор һәм тел материалларына таянып эш итәләр Әлбәттә, иң ышанычлы һәм мөһим чыганакларның берсе — татар халкының теле, бигрәк тә аның диалектлары һәм сөйләшләре. Бу өлкәдә татар гел гыйлеме шактый зур уңышларга иреште татар теленең диалект һәм сөйләшләре монографик планда өйрәнелде, диалектологик сүзлек чыгарылды, һәм, ниһаять, тагар теленең диалектологик атласын төзү тәмамланып килә. Ләкин татар халкының зур булмаган кайбер этник төркемнәре моңа кадәр аз өйрәнелде Ә бу этник төркемнәрнең тарихын, этнографиясен, фольклорын һәм телен өйрәнү этногенез мәсьәләләрен фәнни нигездә хәл итүдә өстәмә чыганак булып хезмәт итә алыр иде. Галимнәр игътибарыннан читтә калып килгән аз санлы этник төркемнәрдән, мәсәлән, Әстерхан өлкәсенең Лиман районында яшәүче җидәле татарларын (русча — зен- зелинские татары), «Әстерхан һәм урал каракаллаклары»н күрсәтергә мөмкин Болардан башка татар халкының кечкенә төркемнәре Ставрополь һәм Краснодар крайларында һәм Чечен-Ингушетия АССРда да бар. Бу мәкаләбездә без укучыларны «әстерхан каракалпаклары» дип аталып йөртелгән этник геркем турында кайбер материаллар белән таныштырмакчы булабыз •Әстерхан каракалпаклары» хәзерге вакытта Волгоград өлкәсенең Палласовка һәм Старополтав районнарында. Казахстанның Урал өлкәсе Джаныбек районында һәм Палла- совка. Гмелинка, Сайхын, Түбән Баскунчак станцияләрендә яшиләр. «Әстерхан каракалпаклары» дигән этник төркем фәндә XIX гасырның икенче яртысында билгеле була «Әстерхан каракалпаклары» турында беренче булып П. Небольсин үзенең «Очерки Волжского Низовья» дигән мәкаләсендә язып чыге! Автор «каракалпакларның» тору урынын төгәл күрсәтми, бары тик Чернояр тирәсендә яшәүләрен генә яза. Ул, безнең уйлавыбызча, Баскунчак «каракалпакларын» күз алдында тота булса кирәк. П Небольсин фикеренчә, «каракалпаклар» 1817 елда Түбән Идел далаларына килеп чыгалар һәм рәсми документларда 1827 елдан билгеле булып китәләр. 1827 елда Мөхәммәт Биктимеров дигән кыргыз (татар — Л. А.)дүрт гаилә исеменнән (барлыгы 61 җан) властьлар исеменә үзләрен «кундару татарлар» (хәзерге Әстерхан өлкәсе Краснояр һәм Харабали районнарында яшәүче карагачлар) итеп язуларын сорап үтеиечнамә яза. Сүз. һичшиксез, Баскунчак күле тирәсендә яшәгән «каракалпаклар» (татарлар) турында бара, чөнки П. И. Небольсин язган заманда «каракалпаклар» Казахстанның Урал өлкәсендә дә яшиләр. 1847 елда «каракалпакларның» саны 68 ир, 66 хатын җенесе исәпләнә. • Каракалпакларның» килеп чыгышына килгәндә. П. Небольсин антропологик яктан аларның казан татарларыннан аерылмавы турында яза. Ләкин татар икәнлекләрен кистереп әйтми; аларның теле турында да мәгълүмат китерми. Шулай итеп, 1852 елдан башлап фәндә серле «әстерхан каракалпаклары», «урал каракалпаклары» яки - калпаклары» дигән атама кулланышка кереп китә. «Әстерхан каракалпаклары» турындагы кайбер мәгълүматларны А Терещенко ■ Әсераан иараиаллл» ллры» турында фаини әдәбият беәниц -Советская тюркология» журналының 4 санында С»81) басылып «»|»нан «О так называемы! «лстражансииа нараналпаиД!» и их языка» дитан макаладе бирелә Т үзенең «Следы Дешть кипчака и внутренняя киргиз-кайсацкая орда» дигән мәкаләсендә иитере А Терещенко аларны Баскунчак күле буена Россиянең төрле өлкәләреннән хилгаинәр һәм биредә татар (?) белән кушылып, телләрен югалтканнар һәм мөселман динен кабул иткәннәр дип яза. Нинди телдә сөйләшүләре турында автор язмый. А. П. Хорошхин исә Зур Үзән (Большая Узень) буйларында Җаек (Урал) казакъларына буйсынып торган 30 гаиләдән торган «каракалпаклар» турында яза. Болардан тыш А, П. Хорошхин казах арасында яшәүче «каракалпакларны» да искә ала Автор аларның хрымнүчмә тормышта яшәүләре һәм тормыш-көнкүрешләре белән казахлардан аерылып торулары турында яза. (Сборник статей, касающихся Туркестанского края. СПб., 1876. 497 б.). «Киргизы Букеевской орды» дигән мәкаләсендә А. Харузин «каракалпакларга» махсус бүлен багышлый. «Каракалпакларны» автор ике төркемгә: «чын каракалпак» һәм «исеме буенча гына каракалпакнларга бүлә. Соңгыларын А. Харузин төрле тарафтан щыелган татарлар, бохарлыклар, хивалылар дип саный. Башка авторлардан аермалы буларак, күрсәтелгән автор «каракалпакларның» яшәү урыннарын да күрсәтә. Мәсәлән, ул «каракалпакларга» Җиһангир ханның җир бүлеп бирүе һәм бер төркеменең Әстерхан 'иркендәге Биштүбә авылына күчереп утыртылуы турында яза. 50 кибиткадан торган икенче төркем Сарбаста авылында кала, ә өченче төркем Урал өлкәсенең Сегир-Кудук аеылына күчереп утыртыла. А. Харузин китергән материаллар безнең тарафтан Әстерхан өлкәсе Нариман районының Биштүбә (Биштубиновка), Көлдермеш (Нов. Кучерганоека) авылларында язып алынган материаллар белән дә раслана. Чыннан да, бу авылларда «каракалпак», «калпак» нәселләре әле дә бар. Ләкин алар чыгышлары буенча көнбатыш диалект вәкилләре — мишәрләр. Димәк, болары «исеме генә каракалпак»лар. «Каракалпакларның» бер өлеше Әстерхан өлкәсе Лиман районының Җидәле (Зен- эели) авылына да күчереп утыртылалар. Болардан башка А. Харузин «чын каракалпаклар» турында да яза һәм аларның 80 көймәле арбадан (кибиткадан) торганлыгын әйтә. Соңгылары Таргын һәм Таловка т»фә- сендә яшиләр, ди. А. Харузин әйтүенчә, кыргызлар (казахлар—Л. А.) аларны кыргыз дип танымыйлар, ә «калпак» дип атыйлар һәм аларны аерым халык дип саныйлар, ди. А Харузин алар («каракалпаклар») татарларга тартым һәм кыргызлардан (казахлардай) кискен аерылып торалар, ди. «алар урта буйлы, аксыл җирән чәчле, күзләре соры»— Дип яза. ■Каракалпаклар» турында кайбер мәгълүматларны И. Л. Щегловның «Трухмены и иогайцы Ставропольской губернии» (т. I, Ставрополь, 1911) дигән хезмәтендә табарга мөмкин. Автор 1790 елда Ставрополь төрекмәннәренә 80 гаилә кыргызларның («казак- чиев род») килеп кушылуы турында сөйЛи Автор фикеренчә, бу «казакчы ыруы» яңадан ■казанлылар» дип аталган булса кирәк, ди Бу «казакчы» ыруның кайберләре Ставрополь крае Камыш Борын авылына күчереп утыртыла. Г. Н. Дроздов «каракалпакларны» кайчандыр Урал округында яшәгән һәм XVIII гасырның 40 елларында Россиягә буйсынып, һәм соңыннан. Сыр-Дарья һәм Аму-Дөрья елгаларының түбән агымына күченеп киткән күпсанлы халыкның (ягъни каракалпакларның— Л. А.) калдыгы дип саный, ягъни бу этник төркемнәрне каракалпакларга кайтарып калдыра. Ләкин үз фикерен бернинди фактлар белән дә дәлилләми. Г. Н. Дроздов «каракалпакларның» санын да күрсәтә Урал округында — 845. Таловск районында — 597, Джаныбек районында 247 каракалпак яши. ягъни барлыгы 1687 кеше «Каракалпакларның» нинди телдә сөйләшүләре турында автор язмый Күренекле тюрколог Н А Баскаков үзенең «Введение в изучение тюркских языков» хезмәтендә «әстерхан каракалпакларын» шулай ук каракалпак халкының локаль теркеме Каракалпак галиме Д. С. Насыров, П. Небольсин. А. X Хорошхин, А. Харузин. Г. Н. Дроздов. Н. А. Баскаков хезмәтләренә таянып «әстерхан һәм урал каракалпакларын» каракалпак халкының төньяк-көнбатыш локаль төркеме итеп таный һәм аларны казах һәм татар йогынтысына бирелгәннәр дип яза Аларның телен исә автор казах теленең көнбатыш группасы составында карый Шулай итеп, кайбер галимнәрнең «әстерхан каракалпакларының, татарларга яный ’орулары турында язуларына карамастан, күпчелек галимнәр аларны каракалпак халкының локаль төркеме итеп карап килделәр Тюркология фәнендә мондый ялгыш фикернең яшәп килүе әлеге »каракалпаклар»ның теле өйрәнелмәү белән аңлатыла 1978 елда бу юлларны язучыга серле «каракалпаклар» Да булырга насыйп булды, һем аларның теле, фольклоры, этнографиясе буенча материал тупланды Материал Волго- рад өлкәсе Палласов районы «Кумыс» санаториясендә. Фурманов совхозының 3 номерлы (термасында һәм Палласовка станциясендә тупланды Без өйрәнгән «каракалпаклар» революциягә кадәр, җирле халыкның сөйләвенә нарван да, Урал өлкәсенең Джаныбек районы Бурсы авылында һәм шул ук өлкәнең Казталое- ский районы Карасу авылларында. Түбен Баскунчак тирәләрендә яшәгәннәр. Мәсәлән, Бурсыда Бүләкбай, Каугабаш, Абдрахман, Зөпәр. Баттал авыллары булып, һәр авыл 20 ләп өйдән торган Серле 'каракалпакларның» килеп чыгышына килгәндә, җирле халыкның аңлатуынча, һәм •без туплаган тел, фольклор, этнографик материал күрсәткәнчә, алар «каракалпак» түгел, ә чын казан татарлары. Хәзерге вакытта «каракалпакларның» «казах», «татар», -каракалпак» дип язылганнары да бар. Җирле казахлар аларны казах дип тынымыйлар, ә «калпаклар» дип йөртәләр Бүкәй урдасына (казах арасына) килеп чыгуларын -калпак-ар» үзләре түбәндәгечә аңлаталар аларның бабалары көчләп христианлаштыру һәм 2Ь еллык солдат хезмәтеннән качып, казах далаларына килеп чыгалар. Ләкин алар белән кушылмыйлар. Үзләре аерым төркем булып яши бирәләр, телләрен, гореф-гадәтләрен, материаль һәм рухи культураларын саклап киләләр Ата-бабаларының туган иле итеп, Бөгелмә, Бәләбәй һәм Оренбург губернасының Бозаулык өязен саныйлар Беренче булып килгән татарлар үзләренең килеп чыгышларын яшерә торган булганнар, еш кына фамилияләрен дә беркадәр үзгәртеп язганнар. Мәсәлән. Кошманов, Байдуллин, Җопаров һ. б (Кошманов фамилиясе Апае районының Кошман авылына ишарә итә булса кирәк). -Каракалпак» яки «калпак» исемен аларга казахлар биргән, чөнки татарлар үзләре баскан кара киез эшләпә киеп йөргәннәр (казахча эшләпәне «калпак» диләр). Казах арасында шактый озак яшәүләренә карамастан, «калпакяларда үзаң, татарларга хас материаль һәм рухи культура, татар теле сакланган. Җирле татарлар ике телле. Татарча да. казахча да иркен сөйләшәләр Үзара татар телендә сөйләшәләр. Билгеле, икетеллелек аларның теленә йогынты ясамый калмаган. Бу бигрәк тә морфология һәм лексика өлкәсендә ачык күзәтелә Алар фольклор үрнәкләрен дә шактый тулы саклаганнар. Мәсәлән, аларда «Сак-Сок бәете», «Җизнәкәй». «Баламишкин», «Карурман», «Зиләйлүк» көйләре киң таралган. Серле «каракалпаклар» гаиләдә татар телендә сөйләшәләр, туган тел дип татар телен саныйлар һәм үзләрен татар —казан татары дип йөртәләр. Җирле татарларның формалашуында урта диалект вәкилләреннән тыш Волгоград өлкәсенең Ленин һәм Старополтав районнарында яшәүче татарлар (мишәрләр) дә катнашкан Тел ягыннан аларны урта диалектның аерым мөстәкыйль сөйләше итеп карарга Түбәндә без җирле татарларның кайбер фольклор үрнәкләрен китерәбез. Мәзәк Торба җаба гуй. Торба җапканда әйтә;. Иөз маниттан бер манит ким булса да алмас идем».— ди. Хуҗа Насретдин түбә җабып җата Шол соң берәү ишетеп тора да уны: «Ни кылар микән, алар микән, алмас микән,- мин туксан тугыз манит куйып, бер манит җиткерми куйыйн»—дип туксан тугыз манит акчаны әкилеп куя. «Менә минең кичәге теләгем булган икән гуй, туксан тугыз манит биргән ходай, тагын бөр манит бирәр»,— дип Хуҗа калтасына акчаны салып ала Туксан тугыз манит салган кеше килә гуй. «Минең акчаны бир. мин. ди. нарошно куйган идем»,—ди Хуҗа: «җук ди, мин ходайдан сорадым ди, «бер манитын да бирәм» дип әйтте».— ди. Туксан тугыз манит акчаны кесәсенә салып ала. Палласов районы Кумысолечебницада Нигъмәтов Давуҗдан 1978 елның маенда язып алынды Җизнәкәй Иртән иртә китәм инде җизнәкәй, җизнәкәй? Үзем тотып чыгарып салам, балдызым, җалгызым. Өңкәл булып җазыламын, җизнәкәй, җизнәкәй? Чүмеч булып сөзеп алам, балдызым, җалгызым. Подувалда нигә җаттым җизнәкәй, җизнәкәй? Сабын орлап сатканга, балдызым, җалгызым Кичә төштә кайда булдың, җизнәкәй, җизнәкәй? Күршеләрдә утыра идем, балдызым, җалгызым. Был айагың нидән йәзек, җизнәкәй, җизнәкәй? Кыйшык итек кигәнгә, балдызым, җалгызым. Был билләрең нидән йәзек, җизнәкәй, җизнәкәй? Каеш билбау буганга, балдызым, җалгызым. Был айагын нидән йәзек җизнәкәй, җизнәкәй? Йазлый җәяү җергәнгә, балдызым, җалгызым. Был күлмәгең нидән көрле, җизнәкәй, җизнәкәй? Апаң салак булганга, балдызым, җалгызым. Апам нидән салак булган җизнәкәй, җизнәкәй? Ике катын тотканга, балдызым, җалгызым Сары (тары) булып чәчеләмен җизнәкәй, җизнәкәй? Тавык булып чокып алам, балдызым, җалгызым. Кара бүрек кимә дидем, җизнәкәй, җизнәкәй? Кама бүрек табалмадым, балдызым, җалгызым Волгоград өлкәсе Палласов районы «Фурманов» совхозының 3 номерлы бүлекчәсендә Дәүләтова Фәрига Хәнәфиевнадаи (1929 елгы) 1978 елның маенда язып алынды Мәкальләр I Өйрәнгән җау сугышуга җакшы. 7 Алыстан чыккан җаудан качып котыларсың, өй эченнән чыккан җаудан нишләп коты- ларсың. 3. Сүз сүзне чыгара, җодрык күзне чыгара. 4 Үземнеке үзәгемдә 5 Тешең барда ашап кал. Кечең барда эшләп кал. 6 Чикерткәдән курыксаң, иген икмә. ' Әңгемә бозау имезә, бозау таяк җийгезә (ашата). Сары үзән Сары үзәнкәй буйы ай бу тәкә. Нигә ашамый да икән куй тәкә, куй тәкә Сары үзәнкәй буйы минан тисә. Бирер идем, бәгърем, куш тәңкә, куш тәңкә Сары үзәнкәй буйы киртләч, киртләч. Киртләчләре китә кар киткәч, кар киткәч Сары үзәнкәй буе бик иләмле Иләмнәре китәр без киткәч, без киткәч Анау өйгә бәгърем ай кем килгән. Иярләнгән, бәгърем, ат тора, ат тора Аның, җаный бәгърем шунысы бар, Пичәтләгән бәгърем мат тора, хат тора Тугай гына, бәгърем, аи илебез. Миңлебайда безнең өебез, өебез Җыеп дуслар арасында, бәгърем. Җырлый торган безнең көебез, көебез Агыйделдән генә аи кичкәндә Җырлап кына ишкәк ишкәндә, ишкәндә Бер җырласа»ъбәгърем, бер җыларсың. Үткән гомер иске дешкәидә. дешкәндә Волгоград өлкәсе Палласоеиа районы -Фурманое» совхозының 3 номерлы бүлекчәсендә Мөхәммәтҗан ага Җаппароатаи (190.2 елгы) 1978 елның маенда язып алкыды Бу җыр .Ишкәкче карт, көен хәтерлеге. Әкият Бер ж егет була Эшләмитен була. Аннан соң әтисе үлә кайгысыннан Шуннан сон инде әнисе кала. Әнисен тыңламый бу Тора бара акчаларны с®<дыгыннан күгәреп чыга башлый Шулай жәрә. жәрә акча да бета Үзеннән үзе генә кала инде. Әнисе дә кайгыдан инде үлем хәленә килә. Шуннан соң әнисе әйтә «Инде мин үләм, балам, ди, инде мине үтерәсең. Мин үлгән соң, син адәм булмассың. Калай дә булса минем зиратыма килеп төнәп китәрсең»,— ди Ну, йарый, был шул әйткәнне күрә Барын да күрәдер дә. был бала әнисенең зиратына бара. Төнни. Төнәгәннән соң, әнисе әйтә: «Я, балам,— ди,— минем әйткәннәрем булдыма»,— ди төшендә. Шуннан соң әйтә: «Минең зиратымның уң ягыннан, ди, жул чыгар, ди, шул жул мынан кит, ди Барарсың бер илгә, ди, шул илдә сиган табылар хезмәт»— ди. Бара был илгә. Барса, илгә көрә, Барса, бер адәм булмый инде. Бер зат та жук, балачага да жук, зат та жук Жөрә. жерә бер читеннән икенче читенә чыга Утыра бер бабай. Бабайга киләдер дә сәлам бирә. Бабай әйтә: «Ну,— ди.— сәлам бирмәсәң, эчеп идем каныңны.— ди, алып идем жаныңны»,— ди. Шуннан соң был әйтә инде: «Сәламемне алмасаң. мин дә синең каныңны эчкән булыр идем,— ди, жаныңны алган булыр идем».— ди. Шуннан соң инде был бабай әйтә: «Нишләп жерәсең»— ди. Был әйтә. «Хезмәт эзлим»— ди. Бабай әйтә: «Хезмәт миндә була,— ди,— Миган мунча йагасың,— ди әвәле. Мунча төш, ди. Шуннан соң хезмәт бирәрмен»,— ди Ну был мунчага керә, мунчаны ягып ятканда каршында беркемне күрмәде. Инде моның артыннан берәү тарткандай була. Артына карай. Караса—бер кыз тора Кыз әйтә: «Беләсеңме, син кайда килдең?» Был әйтә «Кайда'- Кыз әйтә «Шайтан өенә килдең,— ди.— был шайтан өе.— ди Был карт шайтан сине үтерә, ди Мунчага керсәң, эшең бетте, ди Миган ышанмасаң, мунча артына чыгып бак, ди. Канча адәмнең сөйәге йата».— ди Был төшенәдер дә, жакмый. «Нишлим?»— ди, кызга әйтә. Кыз әйтә: «Бар, ди, миган мунчаның кирәге йук, миган хезмәт кирәк дип әйт».— ди. «Ә инде сиган хезмәт ни зат? Минең конюшта айгырым бар, шуны өйрәтеп кил»,— дип әйтер»,— ди. Ә акчаны сиган күрсәтеп суга салар, ди, кодыкка биш тиен. Шул биш тиен акча суда калкып торат. ди. батмый. Ә инде кайвакытта ул качан җаны кыйнала ул картның, ул вакытта гына бата, ди, акча ди. Ул карт айгыр булып үзе торат конюшта, ди Син өйрәткән вакытта башка бер зат да ясый алмыйсың, ди Ул сине күккә дә алып очар, жиргә дә алып төшәр, только маңдаена кыйна, шуннан башка зат ясама»,— ди. Шуннан килә, өйрәтә. Шуннан соң картка бара. «Бабай, ди. мин өйрәтеп килдем»,— ди «Я. ни, ди, бир акча, өйрәнгән зат ул, өйрәнмәсә, бар. бак, ди. Шуннан соң бабай маңдаен бәйләгән, ята. Шуннан соң әйтә: «Минең срогым бәлки тулгандыр, акчаны карайык», ди, Нинди срок ул. Ничә акча булган, ди. Барып карай, караса — акча йук. Баткан. Шуннан соң «Ни аласың» дигәндә, ди. сора, ди, кыз. «Мин зат та алмыйм, мин жабаи батырдың өч көчеге менән күк атын сорыйм»,— ди — Шуннан башка бер зат та сорамыйм, маган бер зат та кирәк имәс дип әйт ди. Аны бирер ди. курыкканнан синнән ди. Шуннан соң монда торма ди. кит ди. үләсең ди, кыз әйтә. Был, йахшы, барын выполнять итә. Далага барайтырганда бер алма ята. (Безнең бит наданлыгыбыз көчле, барабыз да алабыз). Ул барган да алган Алган да кесәсенә салган. Был бара, алма орлый бирә, орлый бирә. Шул соң, «бу алма булмас, башка зат бул ар» дип ташлый бирә Ташлый биргәндә тора да кыз хасыйл була. Баягы кыз буладыр да әйтә: «Син, ди, мин әйткәннең бәрен ясадыңма»,— ди. И ас адым — Котылдыңма? — Котылдым. «Ну инде улай булса жөр, ди. фәлән жирдә урман бар. ди. Күркәмлегемә кызыгып, сине берәү булмаса берәү үтерәр, ди. Гомер итәлмәсбез, ди. Шул урманга барып, шул урманда бер өи бар. шунда гомер итәрбез», ди. Шуннан киткәннәр урманга. Шул урманга барып, ничә бер жыллар гомер итеп торганнар Аларның инде бала-чагасы булганмы, булмаганмы — белмәем. Волгоград өлкәсе Палласовка районы «Фурманов» совхозының 3 номерлы бүлекчәсендә ТКаппаров Мөхәммәтжаннан (1902 елгы) 1978 елның маенда язып алынды.