Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМӘР БӘШИРОВНЫҢ «И язмыш, язмыш» ПОВЕСТЕ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР

Исәнмесез, Гомәр aral Бүген яңа килгән санда Сезнең «И язмыш, язмыш...» повестен бер сулыштан йотылып укып чыктым да хат язарга утырмый түзә алмадым. Әсәрне укыганда, бөтен барлыгымны соклану биләп алды. Сюжетның, эчтәлек — чорына хас, гаять киеренкелеге дә, сөйләмнең чын халыкчан-тормышчанлыгы да. теленең искиткеч нәфислеге дә, Сезнең картаю белмәс иҗади дәрт-куәтегез дә—барысы да сокландырды Повестьның һәр җөмләсе — чын татарча, халыкчан итеп, җырлап торган ител әйтеп бирүнең гүзәл үрнәге. Әсәр бурыч-иман, анага тирән хөрмәт-мәхәббәт мәсьәләләренең, яшьлек мәхәббәтенең мәңге ачылып бетмәгән серләренә мөрәҗәгать итүе белән гаять заманча яңгырый. Повестьны укып чыккач, ул биргән сәнгати ләззәт-хистән, ул уяткан уйлардан айный алмый утырдым. Шунда кинәт әсәрнең исеме «И язмыш, ялмыш . » дип түгел, нигәдер «И, әни, әни...» булып яңгырап китте. Нилектән бу? Әсәрнең герое әнә пант» сүзенә дә "искелвк калдыгы түгелме?..» дип шикләнеп карый. «Язмыш» сүзе исә халкыбызда борын- борыннан «язмыштан узмыш юк» дип, фанатик мәгънәдә йөри ич. (Хәзер генә ул •язмыштан узмыш бар!» дип укучыны ышандырырга тырышу китте). Димәк, әсәр герое үз хикәятен дә «искелек исе килә» дип алай атамас иде шикелле. Ярый, монысы минем тик шәхси фикерем генә. Иң мөһиме — әсәр сокландыра, уйландыра. Яңа иҗат уңышыгыз белән чын күңелдән тәбриклим, Гомәр aral Күп сәламнәр юллап, яңа иҗат уңышлары вә шатлыклары теләп Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН Хөрмәтле Гомәр aral «И язмыш, язмыш»ны укыдым. Гадәттәгечә канәгать хасил иттем. «Ат аунаган җирдә тек кала» дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Сез әнә кайсы заманнарны уятып, соиләп биргәнсез. Чыннан да, ипи тотып ант итүләр белән революция тәэсирендә туган өр-яңа кешенең кичерешләре гаҗәп гади һәм дөрес тасвир ителгән 6ит1 Афәрин. Гомәр абзый! Иҗади уңышлар телим. Нури АРСЛАН Моннан берничә еллар элек «Казан утлары-нда Гомәр абый Бәшировның «Сарут» хикәясен укып мин таң калган идем Менә быел хөрмәтле язучыбызның тагын бер әсәре «И язмыш, язмыш» дип аталган поеесте басылды Повестьны мин бор тында укып чыктым. Яратып, исем китеп, сокланып укыдым Әсәр һәр яктан камил Сиксән биш яшьлек кешенең шундый тәэсирле итеп мәхәббәт хикәясе яза алуы үзе бер могҗиза. Әдәбиятта мондый хәл сирәк очрый Бер дә арттырмыйча әйтергә мөмкин без Гомәр Бәшировның «Намус» романын укып, аннан өйрәнеп, аның белән рухланып үстек Г Бәширов безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды Бүген дә ул яшьләр өчен генә түгел минем үзем өчен дә. минем кордашлар эчен дә буй җитмәслек талант иясе булып кала бирә «И язмыш, язмыш» повесте моңа ышанычлы дәлил булып тора. Нурихан ФӘТТАХ Хөрмәтле якташ һәм кордаш Гомер! Әле генә «Казан утларымның 3 нче санында басылган «И язмыш, язмыш» дигән озын хикәягезне укыл чыктым да. шуның хакында фикеремне язарга булдым «Иске байның келәтендә он бетте дигәч тә. өсәк төбен себерсәң, бер күәслек он чыга» дигән сүз бар бугай- Шуның шикелле, үзенең күп әсәрләрендә байтак яшь йөрәкләрне җилкендергән карт әдип хәзинәсендә әле хәтта картрак йөрәкләрне дә кытыкларлык татлы образлы сүзләр калган икән. Бу әсәрне укыгач, яшь чаклар искә төшеп, күңелем кытыкланып алды. Их, бар иде безнең дә яшь чаклар... Иң элек шул заман турында. Ие. кордаш, без гаять бай эчтәлекле, кызыклы да. авыр һәм бераз четерекле дә — һәртөрле вакыйгаларга гаять бай, гаҗәеп бер заманда яшәдек Бездән элегрәк яшәп китеп барган буыннар да, киләчәк буын кешеләре дә көнләшерлек гаять бай эчтәлекле заман бу Заман безне иркәләде дә, шелтәләде дә. маңгайга чирткән, муен тамырына кундырган чаклары да булды Ай-Һай, кешесенә карап булгалады андый чаклар да.. Әмма моның өчен без үзебез яшәгән заманга үпкәләмибез Чөнки ул — безнең заман, үзебезнеке! Ул безне чәчләребездән тартып үстерде. Үсәргә сәләтле кешеләрне тәхетләргә мендерде Әгәр үзебез яшәгән заман турында чын дөресне, ак кәгазь өстенә төшереп, киләчәк буын кешеләре — оныкларыбызга мирас итеп калдыра алсак, бу аларга дөнья бәясе бүләгебез булачак Монда һич тә шик юк. Сез моны булдыра аласыз һәм Сезнең хезмәтегезнең шундый булуына ышаныч та зур. Озын гомер, какшамас сәламәтлек юлдашыгыз булсын! Киләчәк буынга мирас калдыру теләге миндә дә булды, булмады түгел. Ләкин кешеләр барысы да бер үк микъдарда сәләтле булмаган кебек, «язмыш» аларга бүләк иткән мөмкинлекләр дә граммлап бүленмәгән Инде хикәянең кабыргаларын капшап карыйк. Башта ук әйтеп куйыйм, хикәя миндә яхшы тәэсир калдырды. Гасыйм агайның бер ел чамасы вакыт эчендә кызын — атасы ризалыгыннан башка коммунистка кияүгә чыгарга җыенган үзсүзле кызын — алтын-кемешкә күмәрлек, ефәккә урарлык, шуның өстенә кызына шәһәрдә я фатир табып, яисә йорт алып бирерлек хәлле нэпманга әверелеп китүе дә гаҗәпләндермәде (элек сельпо рәисе булганлыктан, сәүдәнең нечкәлекләрен белгәндер) Әмма Зәйни уйландыра. Ул анасына зур хөрмәт белән караучы буларак бик уңай тәэсир калдыра Шулай да Кызыл Армиядә хезмәт иткән, бер ел Мәскәүдә укып кайткан Зәйни нигездә бик үк шәп егет түгел булып чыга Беренчедән (ничек кенә булмасын!), ул үзенең сөйгәнен, комсомолка кызны (әле аңа унҗиде яшь кенә) кыска сыйраклы бай малаена корбан итә. икенчедән, ул һаман хосусый милекче крестьян булып кала түгелме соң? Ул өйләнәсе иткәндә, беренче чиратта, әнисенә килен, йортка хуҗа хатын булдыруны максат итеп куя шикелле. Бу исә Хөмдүнәне тагын күлмедер вакыт шәһәрдәге ире турында уйланып саргайту булыр иде кебек. Менә шуңа күрә дә яшь комсомолка кыз чаяланып китеп, протест белдерә дә Ә Зәйни аны язмыш кочагына ташлый да, анасының туй ризыкларына да артын куеп, дулап чыгып китә. Болай шәп түгел, минемчә. Зәйнине камилләшкәнрәк итеп күрәсе килә Гасыйм ЛОТФИ