ЭПОСНЫ ӨЙРӘНҮДӘ ЯҢА АДЫМ
Татар халык эпосы — зур әһәмияткә ия булган, инде күптәннән махсус өйрәнүне көтә торган катлаулы проблема. Дөрес, аның аерым жанрлары, аеруча бәетләр. байтактан бирле галимнәрнең игътибарын җәлеп итеп киләләр Соңгыларына багышланган берничә махсус җыентык, төрле характердагы мәкаләләр, тикшеренүләр бар. Татар халык иҗатының бу үзенчәлекле жанрын өйрәнүгә X. Бәдигый, Г. Рәхим, Г. Толымбай, X. Ярми, И Надироолар зур өлеш керттеләр. Соңгы елларда М. Бакиров белән Ф. Әхмәтованың бәетләргә ба- гыСиланган җитди мәкаләләре дөнья күрде Табигый ки, еллар үткән саен, халык иҗатын өйрәнү тирәнәя һәм киңәя бара. Фольклор экспедицияләрендә яңадан-яңа фактик материаллар язып алына. Шушы җирлектә татар халык дастаннары мәсьәләсе дә зур актуальлек казанды. Бу юнәлештә беренче теоретик хезмәт — «Кузы- Күрпәч белән Баянсылу» дастанының татарча версиясенә багышланган мәкалә X. Ярми тарафыннан язылган иде Соңгы елларда исә татар халык эпосының бу жанрын өйрәнү дә ярыйсы ук җанланып бара. Бәетләр белән бергә, дастаннарга багышланган махсус тикшеренүләр дә басылып тора, 1983— 1984 елларда «Татар халык иҗаты» җыелмасының «Бәетләр» һәм «Дастаннар» томнары дөнья күрде Татар халык эпосының төрле жанрларын фәнни өйрәнүдә соңгы 20 ел дәвамында аеруча актив эшләгән галимнәрнең берсе Фатих Урманчиев «Советская тюркология». «Советская этнография». «Казан утлары» журналларында татар һәм. гомумән, төрки эпоска багышланган күп санлы мәкаләләр, «Халык авазы. Татар халык бәетләре тарихыннан очерклар» (1974 ел), «Татар халкының эпик дастаннары» (1980 ел) кебек җитди монографияләр бастырып чыгарды. Әнә шул ике дистә ел буена алып барылган фәнни эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак. Татарстан китап нәшриятында Ф Урманчисв- ның зур күләмле яңа хезмәте — «Татар халкының героик эпосы» дигән китабы дөнья күрде Монографиянең беренче бүлегендә сүз халык эпосын ейрәнүнең методологик һәм фоннн-теорөтин мәсьәләләре турында бара. Татар халык эпосы мәсьәләсенә автор яңача килә һәм татар халкының төрле этник төркемнәрендә таралган аерым жанрларга махсус тукталып үтә. Эпос әсәрләрен ул өч зур төркемгә бүлә: дастаннар, бәетләр, тарихи җырлар Бу классификациядә аларның милли үзенчәлекләре һәм тарихи үсеш этаплары ярыйсы ук төгәл чагыла. Татар халык эпосын өйрәнү һәм. гомумән. татар фольклор фәне тарихын автор киң планда алып яктырта. Элегрәк чыккан хезмәтләрдә, гадәттә, татар халык иҗатын өйрәнү тарихы XVIII. хәтта XIX йөздә башлана дип карала иде Ф Урманчиев исә бу тарих X йөздән — Ибне Фазланның «Иделгә сәяхәт» (922 ел) исемле мәгълүм язмасыннан башлана дип исәпли һәм беренче бүлектә татар халык иҗаты әсәрләрен җыю, бастырып чыгару, фәнни өйрәнүнең төп этапларын билгеләп үтә. Моны хезмәттәге игътибарга лаеклы моментларның берсе дип әйтәсе килә Китапның икенче — иң зур бүлеге татар халык дастаннарын өйрәнүгә багышланган Автор дәрес күрсәтеп үткәнчә, биредәге материалларның күбесе татар фольклор фәне тарихында беренче тапкыр өйрәнелә Бүлекнең гомуми эчтәлеге шактый бай һәм катлаулы. Билгеле булганча, әле 1984 елга кадәр татар халык дастаннарыннан торган махсус җыентык юн иде (ә Ф. Урманчиев китабы 1980 елда язылып беткән). Димәк, авторга күп герле чыганакларга, җыентыкларга. гыйльми язмаларга мерәҗәгать итәргә туры килгән Конкрет материал күп төрле булу сәбәпле, автор дастаннарны да аерым төркемнәргә бүлә Болар — борынгы героик дастаннар, батырлык дастаннары, лиро-эпик дастаннар һәм китаби дастаннар Аерым әсәрләрне өйрәнгәндә Ф Урманчиев бүгенге совет фольклористикасында төп юнәлеш булып торган тарнхи-ча- гыштыру ысулыннан файдалана Ягъни, ул безнең халык телендә яки язма чыганакларда сакланган дастаннар белән гене чикләнми. ә казах, кыргыз, үзбәк, башкорт эпосы материалларына да еш мерәҗәгать итә Бу ысул татар халык дастаннарыннан •Түләк». «Ак Күбек» «Кузы-Күрпәч белән Баян-сылу» һ 6 күп кенә әсәрләрнең башка терки халыклар эпосы ядкарьләре белән генетик һәм типологик бәйләнешләрен, әлеге дастаннарның милли версияләренә хас үзенчәлекләрне мөмкин кадәр төгәл билгеләргә ярдәм иткән. Автор аерым эпик сюжетларның һәм мотивларның, образларның, төрле поэтик алымнарның килеп чыгышын һәм үсеш-үз- гәреш этапларын ачыкларга омтыла. Бу ысулны эзлекле рәвештә куллану нәтиҗәсендә ул җитди фикерләр әйтә, кызыклы күзәтүләр ясый. Ф Урманчиев халык дастаннарының идея-тематик эчтәлеген һәм образлар системасын шәрехләү белән генә чикләнми, ә төрле характердагы ярдәмче материалларга да зур игътибар белән карый, эпик әсәрләрдә халыкның тарихы һәм этнографиясе белән бәйле булган детальләргә киң туктала. Бу исә хезмәтнең фән- ни-теоретик нигезен нык кына киңәйтә һәм тирәнәйтә. Татар халык бәетләре турында Ф Урманчиев әлеге монографиясенә кадәр дә күп кенә тикшеренүләр бастырган иде инде Рецензияләнә торган хезмәттә дә бәетләргә киң урын бирелгән. Бәетләрне халык эпосы әсәрләре рәтеннән карау — инде фәндә урнашып киткән фикер дип булмый Безгә калса, Ф. Урманчиевның бәетләрне татар халык эпосының башка төрләре белән бергә тикшерүе игътибарга лаеклы факт булып тора. Нигездә казан татарлары фольклорына хас булган бәетләрне автор типологик яктан украин халык эпосы әсәрләре думаларга, көньяк славяннар эпосының ге- роик һәм лиро-эпик җыруларына, бигрәк тә славян халыклары балладаларына якын әсәрләр итеп саный. Элегрәк дөнья күргән хезмәтләрдә бәетләрнең килеп чыгышы нигездә XVI йөзләргә карый дип языла килде Ф, Урманчиев исә бәетләрнең килеп чыгышын XIII — XIV йөзләргә үк нисбәтли. Билгеле, бәетләр «буш урында» гына барлыкка килмәгән. Татар халык иҗаты бәетләргә кадәр озак тарихи юл үтеп, бай тәҗрибә туплый, Шуның белән бәйле рәвештә, бәетләрнең килеп чыгышы һәм формалашуы төрле иҗади традицияләргә нигезләнә Автор бу традицияләр арасында аеруча әһәмиятле урын алып торганнарына туктала, борынгы төрки һәм болгар-татар язма культура чыганаклары, бәетләрдән элегрәк формалашкан халык эпосы әсәрләре; халык әкиятләре һәм борынгы җырлар. Бу фикерләрен автор күп санлы материаллар нигезендә эзлекле рәвештә дәлилләп барырга омтыла. Китапның соңгы бүлеге тарихи җырларга багышланган. Бу мәсьәләне автор моннан шактый еллар элек «Казан утлары» журналында (1969, 3 сан) күтәреп, тарихи җырлар безнең фольклорда да бар дигән фикерне әйткән иде Яңа монографиясендә ул бу төр җырларның барлыкка килү чорына, үсеш-үзгәреш этапларына туктала, тарихи җырларның бәетләргә һәм лирик җырларга мөнәсәбәтен тикшерә. Әлбәттә, китапта эпоска бәйле барлык мәсьәләләр дә яктыртылыш тапкан дип булмый. Әйтик, автор татар халкы арасында киң таралган китаби дастаннар проблемасына киңрәк туктала алган булыр иде Дөрес. үзе әйтеп үткәнчә, аның төп максаты — халыктан язып алынган эпик яки лиро-эпик әсәрләрне генә өйрәнү Күрәсең шунлыктандыр, монографиядә китаби дастаннардан академик В. Радлов язып алган «Таһир белән Зөһрә» әсәре генә тикшерелә. Шуның белән бергә, монографиянең исеме эчтәлегеннән таррак булуын да искәртеп үтәргә мөмкин. Китапта героик эпос әсәрләре генә түгел, лиро-эпик әсәрләр дә, бәетләр дә, тарихи җырлар да тикшерелә. Бу очракта автор совет фольклор фәненең электән килгән традицияләренә, аерым алганда, В Жирмунский, X. Зарифов кебек галимнәрнең элегрәк дөйья күргән хезмәтләренә таянган булса кирәк. йомгаклап әйткәндә, «Татар халкының героик эпосы» монографиясе — Ф Урманчиевның зур фәнни әһәмияткә ия булган хезмәте Ул халык иҗатының әлегә кадәр тиешенчә өйрәнелмәгән мәсьәләләрен күтәрә, татар фольклорының жанрлары составын тагын да киңрәк һәм баерак итеп күзалларга мөмкинлек бирә.